ФАЙДАЛЫ ХЕЗМӘТ
Соңгы елларда татар әдәбияты тарихын өйрәнү өлкәсендә кайбер сизелерлек казанышларга ирешелг.е сыман. Ләкип моннан чыгып, эшләнәсе эшләрнең саны кимемәде, бәлки, киресенчә, бермәбер артты гына. Һәм бу аң лашыла торган нәрсә. Чөнки яшь бела үскән, балиглыкка җиткән саен, аның матди ихтыяҗларына кушылып. рухи таләпләре дә арта бара. Татар әдәбияты белемендәге алга килеп баскан шупдый ихтыяҗларның берсе сыйфатында әдәби текстология мәсьәләсен күрсәтергә кирәк. Чопки бүген без элгэрге берәр әдәби әсәрне тикшереп 5елү юлында моннан 80-90 ел элек нәшер кылыпгая тесктларның берәрсен сайлап, алың эчтә, легеи аннотацияләү белән канәгатьләнә алмыйбыз ипде. Бәлки, бу тикшерелә торган истәлекнең барлык басмаларын, хәтта аларнып кул җпткәп язма нөсхәләрен Дә тикшереп, эчке уртаклыгын ла, үзгәлеген дә ачыклап, шул рәвешчә оригиналга иң якын булган (яисә шулай булуы ихтимал) текст вариантын табарга тиешбез. Әдәби текстологиянең теп бурычы, кыскача әйткәндә, менә шулай дорес текстны тергезүдән гыйбарәт. Мәгәр бу топ ихтыяҗны канәгатьләндерүдән элек тагы бер мөһим таләпкә җавап бирәсе бар: теге нки бу истәлекнең басылган (әсәр шулай публикацияләнгәп булса) текстлары күпме һәм кулъязма килеш сакланган нөсхәләре бармы? Булса, никадәр? Ниһаять, алар ни сыйфатлы?.. Менә шул сорау-таләпләргә җавап бирмичә торьш. әдәбиятыбыз тарихын өйрәнү, дәге төп ихтыяҗ булган текстология мәсьәләләрен дә тиешле дәрәҗәдә хәл кыла алмаячакбыз. Димәк, конкрет текстологиягә керешкәнче безгә археография өлкәсендә дә җиң сызганып эшләргә кир>к икән. Археография фәненең бурычлары исә. мәгълүм булганча, кулъязма истәлекләрне барлау, аларны тышкы сыйфатлары буенча үзара чагыштырып тикшерү һәм С тасвирлау, күзәтүләр нәтиҗәсен исә гыйльми җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итүдән гыйбарәт. Нәкъ менә бу мәсьәлә татар филологиясендә иң артта калган өлкәләрнең берсе иде, һәм шуның өчен дә бездә текстология фәненең торышы гаять түбән дәрәҗәдә булып килде. Ләкин, ниһаять, бу тирәдә дә беркадәр җанлану барлыкка килеп, кайбер нәтиҗәләр дә күзгә күренә башлады. Бу әйтелгәннәргә мнсал рәвешендә Казан дәүләт университеты каршындагы Н. И. Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәдә саклана торган татарча кулъязмаларның систематик планда тасвирлана башлавын күрсәтергә мөмкин, һәм шуны да махсус күрсәтергә кнрәк: бу хезмәтләр очраклы инициатива җимеше булмыйча, гыйльмн китапханә җитәкчеләре тарафыннан эзлекле рәвештә тормышка ашырыла торган план нәтиҗәсе сыйфатында чыгарылып киленә. Мәсәлән, соң. гы ун ел эчендә (1958—1968) шул «Кулъязмалар тасвирламасы» циклыннан 12 чыгарылыш дөнья күрде. Боларныц алтысы рус һәм башка Европа телләрендәге, калган алтысы исә татарча кулъязмаларны тикшереп тасвирлауга багышланган. Шуларның русча истәлекләргә багышланганнары хакындагы хөкемне үз белгечләренә калдырып, татарчалары турында берничә сүз әйтәсе килә. Тасвирламаларның беренчесе күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри кулъязмаларына багышланган иде Белешмәне төзүче М. Ногман галимнән калган төрле характердагы язуларны тикшерү нәтиҗәсендә аның архив мирасын төрле яклап ачып бирде. Моннан соң дөнья күргән чыгарылышлардан «Татар халык иҗаты» һәм «Төрки телләр белеме» дигәп кисәкләрне (төзүчесе Ә. Кәрнмуллин) күрсәтергә кнрәк 15 16. Бо- ларның икесе дә үз белгечләре өчен бик файдалы белешмә булып хезмәт итәләр, чөнки күрсәтелгән темаларга караган ма. терналлар эзлекле рәвештә системага салынып, шактый төгәл тасвирланган. Нәтиҗәдә, үзеңә кирәк нәрсәне җиңел эзләп табудан тыш махсус фондның байлыгы турында да беркадәре мәгълүмат алырга мөмкин. Әмма мондый тасвирламалар арасында эчтәлек ягыннан иң бае китап белгече Альберт Фәтхи тарафыннан төзелгән хезмәт дисәк, дөресрәк булыр. Чөнки бу тасвирлаучы, бер генә автор яисә бер генә жанр белән чикләнмичә, татар әдипләре һәм галимнәренең эшчәнлегенә, иҗатына караган барлык шәхси фондларны, 15 Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. III чыгарылыш. Каюм Насыйри кулъязмалары. Казан. 1958. 16 Шул ук цикл. VI чыгарылыш. Казан. 1961; IX чыгарылыш. Казан. 1962. кулъязма истәлекләрне тулаем тикшереп чы. гуны үзенә бурыч итеп куйган '. Хәзергә хәтле публикацияләнгән өч чыгарылышның 70 тән артык галим һәм әдипнең кулъязмалары яки алар әсәрләренең төрле күчермәләрен эченә алган булуы да игътибарга лаек. Дөрес, бу «70 тән артык» дигән сан хезмәтнең чын әһәмиятен ачып җиткерми әле; чынлыкта исә тикшерелгән объектларның, ягъни тасвирланган шәхси фондларның күләмен дә игътибарга алырга кирәк. Мәсәлән, икенче бүлектә тасвирланган тарихчы Хәсәнгата Габәши кулъязмалары 43 берәмлектән гыйбарәт булып, аларның тулаем күләме 900 кәгазьне ягъни 1800 битне тәшкил итә. Ә менә атаклы галимебез Шиһабетдин Мәрҗаян кулъязмаларына килсәк, биредә инде күләм микъдары 8—9 мең бит белән генә исәпләнә ала. Кыскасы, тасвирлаучы 70—75 авторның исеме, яисә аларның аерым әсәрләре белән генә түгел, бәлки зур күләмле кулъязма документлар дөньясы белән эш иткән, аларның эчтәлекләрен билгеләп, хосусый сыйфатларын ачыклаган. Ә бу кулъязмаларның ниндиләре генә юк соң! Менә матур каләмле, нык куллы оста каллиграф — хаттат тезеп чыккан энҗе хәрефләр, аларны укуы да бер хо. зур. Менә җүн генә почерк... Ә менә бусы ннде бүген үзе язып, иртәгә кайбер төшләрен үзе дә көчкә-кочкә таный торган каралама текст — иҗат процессында ан- нан-моннан төртеп ташлаган «гыйльми тавык тәпиләре!..» Димәк, тасвирламаның әһәмияте каралып чыккан фондларның бит күләме белән генә түгел, бәлки укылган, дөресрәге, күп очракта дешифровкаланган текстларның график сыйфатлары белән дә билгеләнергә тиеш икән. 1 Шул ук цикл. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. V чыгарылыш. Беренче бүлек. Казан. 1960; X чыгары. лыш. Икенче бүлек. Казан. 1962; XII чыгарылыш. Өченче бүлек. Казан. 1968- Тасвирлаучы галим алдында торган кыенлыкларны эле генә күрсәтелгән моментлар белән чикләп кую да мәсьәлә- ней әһәмиятен бяк тарайтуга нлтер иде. Алар, дөресен әйткәндә, эшнең беренче һәм әзерлек өлеше генә. Хезмәтнең әһәмияте исә нәтиҗәсе белән билгеләнә. Икенчелән әйткәндә, тасвирлаучы үзе нәрсәләр белән, ввчек танышуын гыйльми җәмәгатьчелеккә әзер продукция кыяфәтендә тәкъдим итәргә тиеш. Биредә инде алга тасвирла, маларпың нинди принципта төзелгән булуы килеп баса. Ә андый принциплар төрлечә. Мәсәлән, гади каталогтан чак кына киңрәк булганы да, ярыйсы гына тулыраклары да, ниһаять, сирәкләп кенә бик тафсиллылары да була. А. Фәтхи, болардан пң файдалы булган соңгы принципны сайлап, бик эзлекле рәвештә төзелгән бай эчтәлекле тасвирлама тәкъдим иткән. Төзүче пң элек әйберләре тасвирлана торган әдип һәм галим турында кыскача, мәгәр мөмкин кадәр тулы гына биографик мәгълүмат биргәч, аның иҗатын, эш- чәнлеген дә беркадәре яктыртып чыгарга тырыша. Аннан соң шул иҗат, шул эшчәнлек турында иң әһәмиятле махсус әдәбият исемлеген тәкъдим итә, ягъни мәсьәлә белән якыннан кызыксынган кешеләр очеп кайдан нәрсә эзләргә кирәклеген күрсәтә. Бары болардан соң гына төзүче конкрет кулъязмаларга күчеп, аларның эчке һәм тышкы сыйфатларын ачып, кайсы бүлекнең нинди әһәмияткә вя булуын бил. гели. Нәтиҗәдә без, мәсәлән, университет китапханәсендә Габдерәхим Утыз Имәни дигән шагыйрьнең нинди әсәрләренең ни- чәтәр кулъязмада саклануын, аларнын сыйфатларын, шул әсәрләрнең кайчан ни чегрәк басылуын белүдән тыш, бу пҗат, теге конкрет әсәр турында кайда һәм нинди фикерләр әйтелү хакында да тиешле мәгълүмат алабыз. Хәзер инде мәсьәләгә конкретрак килеп, тикшеренүгә тирәнрәк тукталасы кала. Чөнки беренче — танышу этабы узылган. Яисә бер әсәргә караган өч-дүрт күчермәнең кайсы нөсхәсе тогәл һәм тулырак булуы да хәл ителгән; димәк, текстологпк эзләнүләрнең дә бе. ренчо этабы әзме-күпме башкарылган икән. Хәзер без Ленинград, Мәскәү һәм Уфа китапханәләренә барып өстәмә кулъязмалар белән шактый компетентлы рәвештә эш итә башлыйбыз инде. Мондый җиңеллекне без бер Утыз Имәни әсәрләрен генә түгел, бәлки И. Бикмө- хәммэт, С. Вахнди. М. Гяфури. X. Габәши, X. Гали, Г. Кандалый, Г. Курса пи, Мөхәммәдьяр, Ш. Мәрҗави, Г. Рәхим, Г. Тукай, М. Фәйзи, Р. Фәхретдянов, И. Хәлфин, Г. Чокрый, Ф. Әмирхан һәм башка бик күп төрле характердагы әдипләребез, галимнәребезнең кулъязма мирасларын өйрәнгән чакта да сизәчәкбез. Җыеп әйткәндә, бастырып чыгарган тасвирламалары белән А. Фәтхи татар филологиясен, культура тарихын өйрәнүчеләр өчен гаять файдалы һәм бик мактаулы хезмәт башкарган. Дөрес, бу хезмәттә дә кайбер хосусый кимчелекләр бар, һәм аларның булуы бяк табигый (мәсәлән, кайбер очракларда аерым иҗатларга, теге якн бу әсәрләргә бирелгән гомум бәяләрдә каршылыклы хөкемнәр, аерым төгәлсезлекләр һ. б.) Ләкин мин бу кечкенә рецензиядә аларга тукталмадым. Чөнки, беренчедән, алар тасвирламаларның төп әһәмиятенә зыян китермиләр; икенчедән, андый хаталар бер Альберт Фәтхи шәхсенә түгел, бәлки безнең филологиябезнең гомум торышына күбрәк бәйләнгән. Төзүче исә үз сстенә йөкләнгән төп бурычны — кулъязмаларны тасвирлап, аларга археографик бәя бирүне — тиешле гыйльми югарылыкта яхшы сыйфат белән башкарып чыккан. Ниһаять, соңгы сүз өчен, шуны да әйтәсе килә. Бу чыгарылган тасвирламаларга университет китапханәсенә 1962 елга хәтле кабул ителгән кулъязмалар һәм шәхси архивлар гына кертелгән. Укучылар өчен тәкъдим ителгән махсус әдәбият та шул ел белән чикләнә. Мәгълүм булганча, монная соң археографии экспедицияләр нәтиҗәсендә китапханәнең кулъязмалар бүлегенә тагы йөзләгән китаплар, берничә шәхси архив кабул ителде. Аерым әдипләребез, галим, нәребез турындагы махсус эзләнүләр дә чыгып тора. Димәк, «Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары» дигән циклның өстәмә чыгарылышын да әзерли башларга кирәк. Моннан соң борынгырак дәвер татар әдәби истәлекләрен тасвирлап чыгаруны да тизләтәсе иде. һәм киләчәктә шундый аерым чыгарылышларны җыеп, унификацияләп махсус җыелма тасвирлама итеп чыгарганда тагы да яхшырак булыр иде. Һәрхәлдә, бу тәкъдимне китапханә җитәкчеләре дә, тасвирлама төзүче белгечләр дә игътибарга алырлар дяп өмет итеп, файдалы эшнең нәтиҗәле рәвештә дәвам итүен котен калабыз