Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ӘЗЕРБӘЙҖАН КУЛЬТУРАСЫ АТНАЛЫГЫ Шушы елның 26—31 май көннәрендә Казанда Әзербәйжан культурасы бәйрәме үткәрелде. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулуга әзерлек уңае белән уздырылган бу дуслык атналыгында Әзербәйжан ССРның 400 дән артык сәнгать осталары катнашты. Алар арасында Әзербәйжан республикасының атказанган жыр һәм бию ансамбле, радио һәм телевидение камера оркестры, Әзербәйжан дәүләт капелласы, радио һәм телевидение эстрада оркестры, «Гая» вокаль квартеты, М. Ф. Ахундов исемендәге педагогия институтының үзешчән «Айгюи» бию ансамбле, ашуглар, зурначлар, язучылар һәм шагыйрьләр дә бар иде. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында тантаналы шартларда башланган ул атналык көннәрендә Әзербәйжан сәнгать осталары В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студентлары һәм укытучылары, Куй бышев исемендәге, «Теплоконтроль» һәм авиация заводлары, Ленин орденлы мех берләшмәсе эшчеләре алдында чыгышлар ясадылар, әдәбиятыбызның мәшһүр класси гы Габдулла Тукайның туган ягында — Арча районында булып кайттылар. Атналык көннәрендә Казан кинотеатрларында Әзербәйжан фильмнары фестивале дә үткәрелде. Әзербәйжан киностудиясе тарафыннан эшләп чыгарылган «Мин чибәр түгел идем», «Балачакның соңгы төне», «Закон исеме белән», «Монда дөреслек эш итә», «Әзербәйжаига килегез», исемле фильмнарны Казан тамашачылары бик яратып карадылар. Атналык барышында Казанның сынлы сәнгать музеенда һәм күргәзмә залларында Әзербәйжан сынлы сәнгате, скульптура әсәрләре күрсәтелде. Республика китапханәсенең зур залында Әзербәйжан китаплары күргәзмәсе булды. Республикабыз радиосы һәм телевидениесе тыңлаучыларны һәм тамашачыларны Әзербәйжан радио Һәм телевидениесе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән материаллар белән таныштырды. 31 майда республикабызның ижат коллективлары һәм сәнгать осталары Казанның А. М. Горький исемендәге культура һәм ял паркында төрле культура чаралары үткәрделәр. Анда Әзербәйжаннан килгән кунаклар да бар иде. Алар дуслык паркы утыртуда катнаштылар. Ул паркның бер аллеясы Әзербәйжан ССР исеме белән аталачак. Атналык көннәрендә Әзербәйжан сәнгать осталары Казанның В. И. Ленинга бәйләнешле урыннарда булдылар, тарихи һәм революцион истәлекләр белән таныштылар. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының шушы елның 16 маенда игълан ителгән Указы нигезендә, татар музыка сәнгатен үстерүдәге һәм пропагандалаудагы зур хезмәтләре һәм югары дәрәжәле башкару осталыгы өчен, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировка Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. ТАССР Верховный Советы Президиумының шул ук көнне игълан ителгән Указы нигезендә, совет музыка культурасын үстерүдәге хезмәтләре һәм ирешелгән нжадн уңышлары өчен композитор Әнвәр Закнр улы Бакнровка, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры дирижеры, композитор Алмаз Закнр улы Монасыйповка Татарстан АССРның атказанган сәнгать эш- леклесе һәм совет цирк сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен, Николай Григорьевич Жеребцовка Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Балалар — безнең тормышның киләчәге, коммунизм төзүдә актив катнашырга тиешле буын. Ә коммунизм төзүчеләрнең мораль яктан да, политик яктан да югары сыйфатларга ия булуы мәжбүри. Менә шуңа күрә дә партиябез һәм хөкүмәтебез бәлаларны югары кешелек сыйфатларына ия итеп, коммунизм идеалларына турылыклы итеп тәрбияләү мәсьәләсенә соңгы елларда аеруча зур әһәмият бирә башлады. Яшь буынны тәрбияләүдә әдипләребез- нен дә роле зур, чөнкн әдәби әсәр бала күңеленә теләсә нинди үгет-нәсихәттән артыграк һәм нәтиҗәлерәк тәэсир итә. Тик ул әсәрләр югары художестволы итеп эшләнгән һәм коммунистик идея белән сугарылган булырга тиешләр. Ә безнең азучыларыбыз шул җаваплы бурычны ничек үтиләр соң? Балалар матбугатында алар ничек катнашалар? Язучылар союзының 21 майда Г. Тукай клубында үткәрелгән ачык партия җыелышы әнә шул мәсьәләне тикшерүгә багышланган иде. Язучыларыбыз алдында торган бурычлар, аларның «Ялкын» журналында һәм «Яшь ленинчы» газетасында ни дәрәҗәдә актив катнашулары һәм нинди әсәрләр белән катнашулары турындагы докладны Язучылар союзы каршындагы халык контроле группасы председателе Асия Гыйниятуллина ясады. Балалар матбугатында. диде ул, язучыларыбыз әле җитәрлек дәрәҗәдә актив катнашмыйлар, катнашкан тәкъдирдә дә аларның әсәрләре күп очракта бүгенге укучының зәвыгына тиешенчә җавап бирерлек булмый. Докладчы газета һәм журнал редакцияләренең дә язучылар белән элемтәсе йомшак булуын билгеләп үтте һәм киләчәктә өлкән, тәҗрибәле әдипләрне балалар матбугатында ешрак катнаштырырга, аларга заказлар биреп яздыртырга кирәк, дигән фикерне әйтте. Аннары «Ялкын» журналының узган елгы һәм быелгы саннарында басылган поэзия әсәрләре турында шагыйрь Марс Ша- баев сөйләде һәм ул да әлеге редакциянең язучылар белән элемтәсе җитәрлек булмавын, шунын нәтиҗәсендә балалар өчен яхшы шигырьләр язучы шагыйрьләрнең әсәрләре журналда аз басылуын, ә художество дәрәҗәсе түбән булган шигырьләргә күбрәк урын бирелүен искәртте. Җыелышта Самат Шакир, Вакыйф Нуруллин. Нәби Дәүлн, «Ялкын» журналы редакторы Роза Хафизова, «Яшь ленинчы» газетасы редакторы Венера Ихсанова, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты редакциясе мөдире Шамил Рәкый- пов иптәшләр дә сөйләделәр һәм барысы да язучыларны балалар матбугатында актив- рак катнашырга чакырдылар. Җыелыш балалар әдәбиятын тагын да ныграк үстерү өчен конкрет чаралар билгеләде. ■ ТАТАРСТАНГА БАГЫШЛАНГАН Мәскәүдә басыла торган «Культура и жизнь» («Культура һәм тормыш») журналының бу елгы дүртенче саны тулысы белән дип әйтерлек Татарстанга багышлап чыгарылган. Анда Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе С. Г. Батыевның Совет власте елларында республикабызда булган бик зур үзгәрешләрне чагылдыруга багышланган мәкаләсе, Казанда яшәүче рус язучысы Виктор Байде- ри.чның В. И. Ленин турындагы хикәясе, элекке һәм хәзерге Казан күренешләрен чагылдыручы фоторәсемнәр, язучы Габдрахман Әпсәләмозның публицистик мәкаләсе, язучы Гомәр Бәшировның Алексей Максимович Горькийның Казанда яшәгән чорына. Рафаэль Мостафинның Муса Җәлилгә багышланган мәкаләләре, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры ТАССРңың атказанган артисткасы Рәшидә Җиһаншинаның театр тормышы. РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, профессор Гыйлем Камайның Казан химиклары турындагы Mateриаллары урнаштырылган. ФОТОКҮРГӘЗМӘ Май аенда Казанның В. И. Ленин исемендәге культура сараенда «Волга» клубы фото сөючеләренең традицион күргәзмәсе үткәрелде. Анда тормышның төрле якларын чагылдырган 145 фоторәсем куелган иде. Күргәзмәдә яхшы бәя алган фоторәсемнәр В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап Мәскәүдә үткәреләчәк документаль һәм нәфис фотография күргәзмәләренә кую өчен лаеклы дип табылды. Казан фото сөючеләренең рәсемнәре Польшада, Югославиядә, Венгриядә һәм Германия Демократик Республикасында үткәреләчәк фотокүргәзмәләргә дә җибәреләчәк. * * Әдәбият сөючеләргә үзенең күп шигырьләре һәм поэмалары белән таныш булган рус шагыйре Евгений Евтушенко «Казан университеты» дигән яңа поэма яза. Шагыйрьнең әйтүенчә, бу әсәрдә ул Казан университеты студенты, яшь революционер Владимир Ильич Ульяновның үлемсез об разын ижат итәргә ниятли. Моңарчы ул В. И. Ленинның шушы чор тормышына һәм эшчәнлегенә кагылышлы бик күп материалларны җентекләп өйрәнгән. Поэмасының аерым бүлекләрен, фрагментларын язган да инде. Шул поэмасын тагын да тулыландыру максаты белән шагыйрь Казанга килде. В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында студентлар һәм галимнәр белән очрашты, аннан сон шагыйрь Казан шәһәренең Ленин исеменә бәйле һәм башка истәлекле урыннарында, шулай ук В. И. Ленинның беренче сөрген урыны — ЛениноКокушкино поселогында булды. Казанда булган көннәрендә Е. Евтушенко татар әдәбияты үрнәкләре белән дә танышты, Габдулла Тукай туыпүскән якларда булып кайтты, язучылар һәм журналистлар белән очрашты. * * Май аенда күренекле рус шагыйрәсе Ирина Волобуева да Казанда булып китте. Ул В. И. Ленинның Казандагы һәм Кокушкинодагы музейларындагы документлар белән танышты. Казан дәүләт университетындагы В. И. Ленин бүлмәсен карады һәм шунда алган тәэсирләре нәтиҗәсендә В. И. Ленинга багышлап шигырь язды. И. Волобуеваның ул шигыре безнең журналның алдагы санында басылып чыгачак. ШАГЫЙРЬ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП Майның жидесеннән алып унбишенә кадәр Ләйлә Каримова (Фатих Кәримнең кызы) һәм шагыйрь Ренат Харисов Калининград өлкәсендә булып кайттылар. Алар җиңү көненә багышлап Багратноновск шәһәрендә үткәрелгән митингта катнаштылар һәм Фатих Кәримнең каберенә чәчәкләр куйдылар. Аннары Ләйлә Кәримова һәм Ренат Харисов Южное сигезьеллык мәктәбенең Фатих Кәрим исемен йөрткән пионер отряды белән очраштылар, пионерларның шагыйрьнең тормыш һәм ижат юлын өйрәнүдәге эшләре белән таныштылар. Владимирово поселогының шагыйрь исемендәге китапханәсен карадылар. Фатих Кәримнең күмелгән урыны 10— 11 ел эзләгәннән соң гына табыла. Ләйлә Кәримова, Ренат Харисов ул каберне табучы Бронюс Антонович Мвлинаускас һәм Бронислав Ионович Тарнаускас белән очраштылар һәм шагыйрьнең сугыш кырында ятып калын урынына бардылар, ул урынның ориентирларын билгеләделәр, кинога һәм фотога төшерделәр, Ф. Кәрим кабере өстеннән кәс кисеп алып кайтып Татарстан дәүләт музеена тапшырдылар. Л. Кәрнмовага һәм Р. Харисовка Фатих Кәрим эзләре буйлап йөрергә шундагы хәрби частьнең командиры подполковник В. А. Луконин һәм запастагы гвардия подполковнигы П. М. Базов бик зур ярдәм күрсәттеләр. УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Шушы елның 5 маенда Мәскәүдәге Атеистлар йортында Гомәр Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» исемле повесте буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Анда йөздән артык китап сөючеләр һәм автор үзе дә катнашты. Конференциядә беренче булып отставкадагы генерал Якуп Чанышев сөйләде һәм әсәрне бик яратып укыганлыгын, андагы вакыйгаларның гаҗәп оста, җанлы образлар аша сурәтләнүен әйтте. Аннары пенсионерлар Ә. Галикәев, М. Кутуева, инженер И. Акчурин, экономист Ә. Галимов, студентлар Төхфәтуллн- на, Ә. Саттаров, укытучы X. Соловьев, тарих фәннәре докторы X. Ярмөхәммәтов, профессор И. Нигьмәтуллнн, яшь язучы М. Юныс, шагыйрә М. Таһирова һәм тарих фәннәре кандидаты И. Мавлютов иптәшләр «Туган ягым —яшел бншек»не укыганнан соң күңелләрендә туган фикерләре белән уртаклаштылар һәм ул әсәрдә халкыбызның тормышы, гореф-гадәтләре, йолалары бик киң һәм уңышлы чагылдырылуын билгеләп үттеләр. Соңыннан язучы Гомәр Бәшнров сүз алды һәм конференциядә сөйләгән иптәшләргә рәхмәт әйтте, иҗат планнары турында сөйләде. ГАСТРОЛЬЛӘР УҢЫШЛЫ ҮТТЕ Мәгълүм булганча, В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу көннәре якынлашу уңае белән РСФСР Министрлар Советы «Сәнгать — халыкка» дигән девиз астында Бөтеироссия сәнгать фестивале үткәрү турында карар кабул иткән иде. Фестиваль совет халкының социализм һәм коммунизм төзүдә ирешкән уңышларын, илебезнең экономик һәм культура тормышында Ленин идеяләренең тантанасын киң чагылдыру, профессиональ һәм үзешчән сәнгатьнең тагын да ныграк үсүен тәэмин итүне күздә тотып үткәрелә. Бу карарны тормышка ашыру җәһәтсн- нән республикабызның ижат коллективлары һәм сәнгать осталары да актив катнашырга булдылар. Быелгы жәйге гастрольләр планы да шул максатны күз унында тотып төзелде. Сәнгать осталарыбыз быел жәй нигездә үз республикабыз районнарында чыгыш ясыйлар һәм авыл хезмәт ияләре алдында иҗади отчетлар бирәләр. Май аенда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры коллективы, дүрт группага бүленеп, республикабызның унсигез районында булып, авыл тамашачыларына йөздән артык спектакль күрсәтеп кайтты. Бу коллектив репертуарындагы М. Байдәшевның (кыргыз язучысы) «Хуш, Назлыгөл», Ю. Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте», X. Вахитның «Күк капусы ачылса» һәм «Дуслык законы» исемле әсәрләрен тамашачылар бик хуплап каршы алдылар. В. И. Качалов исемендәге рус Зур драма театры коллективы республикабызның нефть районнарында, Ленин комсомолы исемендәге Яшь тамашачылар театры Бөгелмә, Мннзәлә, Әлмәт районнарында спектакльләр куеп, (цулай ук тамашачыларның ихтирамын казанып кайттылар. ИСЕМНӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Горький шәһәрендә ялгызлык исемнәре буенча конференция булды. Анда Мәскәү, Ленинград, Ташкент, АлмаАта, Фрунзе, Рига, Киев, Петрозаводск, Казан, Астрахань һәм башка шәһәрләрдән барлыгы 136 кеше катнашты. Пленар утырыш һәм секцияләрдә 130 лап доклад һәм белдерү тыңланды. «Ономастика һәм социология» дигән темага доклад белән Пенза галиме Б Бондолатов чыкты. Топоним (тау, елга, чишмә, үзәннәр исемен өйрәнү) гыйлеме галиме Э. Мурзаев «Топонимиядә географик терминнар» дигән доклад ясады Г. Донед- зенен (Мәскәү) «Төрки топопнмнарның грамматикасы» дигән темага ясаган доклады сөйләшүдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты Г. Саттаровның «Казан (шәһәр исеме) сүзенең килен чыгуы» турындагы доклады галимнәрдә шулай ук кызыксыну тудырды. Р. Субаеваның (СССР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, тарих институты) «Татарларда интернациональ исемнәр» дигән хәбәре буенча җанлы фикер алышу булды. Г. Саттаров һәм А. Сираеваиың (Казан университеты студенты) «Казан галиме И Износкоаның татар типонимнарын өйрәнүе» һәм Ә. Булатовнын «VI—XVI йөзләрдә яшәгән борынгы болгарларда кеше исемнәре» дигән темага докладлары да җанлы үтте. МӘКТӘПТӘ ЭСТЕТИК ТӘРБИЯГӘ БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯ Шушы елның 23—25 апрелендә ТАССР мәгариф министрлыгы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты, педагогия җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының педагогика кафедрасы, В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап, «Мәктәптә эстетик тәрбия» дигән темага фәнни-практик конференция үткәрделәр. Анда ТАССР Мәгариф Министры, СССР Педагогия Фәннәре Академиясенең членкорреспонденты М. И. Мәх- мүтов «Татарстан мәктәпләрендә эстетик тәрбия», СССР Педагогия Фәннәре Академиясе вәкиле Е. Я- Гембицкая «Художестволы тәрбия системасы», Мәскәү профессоры И. Л Любинский «Эстетик тәрбия проблемалары», Казан консерваториясе доценты В. Г. Лукоянов «Хор сәнгате чаралары белән эстетик тәрбия», шул ук консерватория укытучысы Ф Ш Бнкчурина «Эстетик тәрбия бирүдә милли музыка», республикабызның Мамадыш шәһәре укытучысы И. Г. Сафина «Г. Тукан иҗатын өйрәнгәндә укучыларга эстетик тәрбия бирү», Казанның 62 нче мәктәбе укытучысы Г. В. Федорова «Биология укытканда матур әдәбияттан файдалану», сәнгать белгече А. Б. Файнберг «Татар совет сынлы сәнгатенең үсү проблемалары», Мннзәлә шәһәренең беренче мәктәбе укытучысы В. Е. Казанцева «Әдәбият дәресләрендә сынлы сәнгатьтән һәм музыкадан файдалану» дигән темаларга докладлар сөйләделәр. Аннары докладлар буенча фикер алышулар булды. Конференция бик җанлы үтте һәм, һичшиксез, аның файдасы зур булыр. ЯКТАШЫБЫЗ КОНЦЕРТЫ Курган музыка училищесын тәмамлап чыккан якташыбыз—пианистка йолдыз Хөсәенова шушы елның 10 маенда Троицк музыка мәктәбендә концерт бирде. Ул Бах, Гайн, Моцарт, Шуберт, Скрябин, Прокофьев һәм Шопен әсәрләрен башкарды һәм музыка сөючеләр күңелендә жылы тәэсир калдырды.