ДАВЫЛ ЧӘЧӘГЕ
давыл чәчәкләре Көтеп утыра кебек давылны. С. ХӘКИМ.
Неподкупен, бескорыстен И с сознанием правоты, Непоборной силой истин Над неправдой грянешь ты. М. А. Ульянова
Володя бишектә чакта ук аңа шушы җырны җырлый торган булган. абый чакның хәтергә гомерлеккә сеңеп калган хатирәләре була Нәни бер вакыйгамы, күренешме, әйберме күңел дәфтәренең чип-чиста битенә беренче эзләрен сыза. ...Дөньяга килүемә ничә ел, ничә ай булгандыр, кояшлы, бик мул кояшлы язгы иртәдә чәчәкле болында йөрүем истә. Болын тулы кешеләр, кая карама кешеләр иде. Биек колга башында матур чүпрәкләр җилферди. Сабан туе көне иде бу. Кинәт, апаларның чуар итәкләрен бик зур кабартып, салкын жил исте. Минем башымдагы өр-яна кепка, очып төшеп, бик күп аяклар астыннан тәгәрәп китте. Эре-эре тамчылы яңгыр ява башлады. Кешеләр барысы да каядыр ашыгырга, йөгерешергә тотындылар. Әти мине җитәкләгән, без дә ашыгабыз. Менә баскан саен тетрәп китә торган түмгәкләр буйлап сикерә-сикерә атлый башладык. Әти мине күтәреп барырга итә, мин карышам — дерелдек түмгәктән түмгәккә сикерү миңа бик кызык. Алда бер уем болын сап-сары иде. Бераз якынлашкач, күрдем: анда бик күп. бик күп сары чәчәкләр үсеп утыра икән. Берсе-берсе минем йодрык кадәре алтынсу-сары чәчәкләр. Барысы да җилдә иелә-бәгелә чайкалалар. Катлы-катлы нәфис таж яфракчыклары дерелдәп ачыла, йомыла. Әти кемнәр беләндер сөйләшә: — Давыл чәчәкләре... чәчәк аткан бит. — Әйтәм җирле... Шуңа инде бу давыл. Давыл чәчәкләре... Бу усал җил әнә шул дер-дер килгән таҗ яфракчыклары арасыннан чыгадыр, озын саплы бу йомры чәчәкләр, чай- кала-чайкала. җилне тагын да көчәйтәләрдер кебек иде. Чәчәкләр... Давыл чәчәкләре... II Кырык елга якын гомер үткәч, мин тагын болын буйлап атлыйм. Мин инде күптән үзем әти кеше, төпчек кызымны җитәкләп барам. Үшнә елгасы буендагы кечерәк кенә бу болын — гади болын гына түгел. Изге урыннар бу. Моннан бик күп еллар элек биредә Володя Ульянов йөгереп йөргән. Без яңа гына Кокушкинодагы Ленин музей-йортын карап чыктык. Бу елга буйлары, бу болын — музейның дәвамы. Сабый аяклары болын. елга буеның кай җиренә генә җитми... Тып-тыныч, тып-тын ага Үшнә. Кайчандыр кечкенә Володяны көненә унар тапкыр үз кочагында иркәләгән елга... Сөйли белсәче ул! Болында кузгалак, акбаш күп икән. Ул вакытта да үскәндер алар. Володя да өзеп ашагандыр аларны. Чәчәкләр дә күп болында. Тукранбаш, ромашка, күкебаш... Ә арырак... Мин кинәт тукталып калам. Күңелдә әллә кайчангы балалык хатирәләре кузгала. Шунда ук әле генә музейда күргәннәрем. Володя турында бар укыганнарым, бар белгәннәрем күңелемне өермәдәй биләп ала. Күз алдыма китерәм... Ачыкланганнан-ачыклана... Шулай булгандыр ул... Кызым кулымнан тарта. — Әти, әнә ул чәчәкләрнең исеме ничек? — Алар... Давыл чәчәкләре, кызым. — Нинди матур!.. Ленин да күрде микән аларны? — Әлбәттә, күргән! Менә тыңла әле... Ill Карт врач Александр Дмитриевич Бланкның Кокушкинодагы агач йорты, йорт каршындагы флигель — кыш буе тау-тау көртләргә күмелеп. мәрхүм хуҗасын сагынгандай тып-тын яткан шушы төшләр — җәйгә чыгуга, бөтен тирәякта иң шау-шулы, иң күңелле урыннарга әверелә. Александр Дмитриевичның биш кызы да. әтиләре васыятенә тугрылыклы буларак, бөтен бала-чагаларын ияртеп, бирегә җыелалар. ...Ул җәйне Кокушкинога иң беренче булып Александр Дмитриевичның Казанда яшәүче олы кызы Анна Веретенникова балалары белән килеп төшә. Аның артыннан балалары белән Любовь Ардашова килә. Үшнә буйларында шат авазлар яңгырый. Ләкин нигә сон елга болай юксынулы-моңсу ага әле? Биредә барысы да — олылар да, балалар да — Сембсрдән Ульяновларның килеп җитүен зарыгып көтәләр, һәрвакыт шулай, онытылмас истәлекле иң күңелле көннәр алар килеп җиткәч кенә башлана монда. Илья Николаевичның шаян хикәяләре... Мария Александровнанын пианино уйнап, тын гына мырлаулары... Володянын берсеннән-берсе кызыграк уеннар уйлап табулары . Әнә шулардан башка нәрсәдер китек биредә. Үшнә елгасы да үзенең иң җитез. иң зирәк, иң оста йөзүче кечкенә дустын сагынып, шулай моң гына ага булыр.. Володяның кордашлары Коля белән Петя, кечерәкләрне дә ияртеп, еш кына Апакай авылы янындагы юл чатына ук китеп баралар — көтелгән тарантаслар күренмәсме? Ниһаять, күренә... Дугалардагы кыңгыраулар чаңын дистәләгән шат авазлар күмеп ташлый. Атлар, колакларын шәмдәй торгызып, юл чатына җитәрәк туктыйлар. Алдагы атның тарантас башында, һәрвакыттагыча, кучер белән янәшә. Володя утыра. Ефәктәй йомшак аксыл бөдрәләре жнлдә җилферди. Аз гына кысыла төшкән коңгырт күзләре шаян да, бераз хәйләкәр дә очкыннар сирпеп елмая... Артта, кечкенә Маняшаны алдына алып, Мария Александровна утыра. Анна белән Ольга да шунда. Арттагы атта ирләр компаниясе—Илья Николаевич белән Саша һәм Митя. һәр нәрсәдә Володя абыйсына охшарга тырышучы Митя да кучер янына менеп утырган. Балалар тарантаслардан сикерешеп төшәләр. Ташып торган шатлыклы. шау-шулы төркем; атларны әллә кайларда калдырып, ул авылга таба йөгерә. Төркем өйдә туктап тормый, арттагы текә сукмактан туп- туры Үшнә буена йөгереп төшеп китә. — Безнең Кокушкинодан да матуррак урын дөньяда юктыр!—ди Володя, елга буендагы камышларга, елга аръягындагы чәчәкле болынга һәм калкудагы күксел нарат урманына күз йөртеп, тирән-тнрән рәхәтләнеп сулый. Үшнә. яшь дустын сәламләп, шат дулкынчыкларын ярга кага... ...Ашап-эчеп, аннары Үшнәдә су коенып менгәч, балалар флигельнең биллиард бүлмәсенә җыелалар Гадәттә бөтен кызык уеннар шушы бүлмәдә уйлап чыгарыла, биредә иртәгә һәм алдагы көннәргә бик күңелле планнар корыла. Бу юлы да сүз шул турыда куера Алданрак килгәннәр инде бу турыда күп сөйләшкәннәр, хәзер Володядан яна сүз көтәләр. — Беләсезме, без очырткыч ясыйк,—ди Володя хәйләкәр-күнелле елмаеп. — Фи. таптың! — ди юкка-барга исе китмәүчән Петя. Володянын йөзе җитдиләнә. — Ә бу гади очырткыч кына булмас,—ди ул, кулын бик кискен селтәп куя.— Без аны бик зур итеп, менә, ишек кадәр итеп ясарбыз. — Чыннан да! Ничек шәп булыр,—ди Коля Веретенников Аның уйчан күзләре нурланып китә, һәрвакыттагыча. Володяның һәр сүзен эләктереп алырга гына тора ул. Шул көннән башлап. Үшнәдә кат-кат су коенудан, тишек көймәдә йөзүдән кала барлык буш вакыт бик зур очырткыч ясауга бирелә. Биллиард бүлмәсенең бер почмагы иске обой төргәкләре, бау кисәкләре, җеп йомгаклары белән тула. Шунда биллиард уйнаучы олылар, хәтта гимназиянең өлкән классларында укучы Саша Ульянов белән Шура Веретенников та моны бөтенләй күрмәмешкә, игьтибар итмәмеш- кә салышалар. Володя белән Коля үз кордашлары белән почмакта мәж киләләр. Эш арасында укыган китаплары турында сөйләшеп алалар — Тургеневның «Сәгать» дигән хикәясен укыганың бармы? — ди Володя. РАФАИЛ ТОХФӘТУЛЛИН ф ДАВЫЛ ЧӘЧӘГЕ — Юк. — Ә «Төтен» дигән повестен? Коляга һаман «юк» дип кенә җавап бирү уңайсыз, ул «әйе» дип мыгырдана. Володя хәйләкәр генә елмаеп куя. — Тургеневның «Литвинов» дигән повестен да укыдыңмы? ди. Коля тагын икенче кабат та ялганларга теләми. — Юк, укымадым,— дип кырт кисә. Володя көлеп җибәрә. — Менә инде ялганың тотылды. Әгәр «Төтен»не укыган булсаң, Литвиновның шул повесть герое гына икәнен белер идең. Тургенев «Литвинов» дигән бернинди повесть та язмаган. Коля чәч төпләренә кадәр кызара. Менә хәзер барысы да аннан шаркылдап көлә башларлар. Дөрес, балалар да, биллиард уйнаучы олылар да үз шөгыльләре белән бик мәшгульләр, бу сөйләшүне ишетмәделәр дә булса кирәк. Ләкин... Әгәр Володя хәзер генә аның ялганын тотканын кызык итеп барысына да сөйләп бирсә?.. Ух, шушы мәлдә җире ярылса, кереп кенә китәр иде... Ул арада Володяның әле генә күңелле очкыннар чәчкән күзләре җитдиләнеп өлгерә. — Ә син Тургеневның «Сәгать» хикәясен ничек тә табып укы. Аның герое Давыд какшамас нык характерлы егет була. Андыйлар үз максатларына, һичшиксез, ирешәләр... Кая, җилемне алып бир әле, койрык өлешен ныграк ябыштырыйк. Коля, иркен сулап куеп, шундагы шешәгә үрелә. — Очар микән соң бу? — дип, кыюсыз гына сорап куя. — Очарга тиеш1 —ди Володя барысы да ишетсен өчен тавышын күтәрә төшеп.— Без әле аңа кечкенә арба тагып җибәрербез. — Арбага берәребез менеп тә утырыр. — Чиратлашып утырырбыз,— дип башкалар да сүзгә кушыла. — һәм чиратлашып егылып та төшәрбез. Гомуми көлүгә Коля да кушыла. Юк, Володя аның хәзер генә ничек итеп ялганын тотканын сөйләп, барысы алдында көлкегә калдырырга уйлап та бакмый икән... Иртәгесен очырткычны ясап бетерәләр. Аз гына җиләс җил дә исеп торган бик матур көн була ул. Чыннан да ишек кадәрле бик зур очырткычны җыйнаулашып күтәреп, шаула- ша-гөрләшә болынга чыгып китәләр. Юлда аларга Кокушкиноның тагын бик күп малайлары да иярә. Володя узган килүләрендә танышкан малайлары белән күңелле генә исәнләшә. Арада таныш булмаганнар да бар. Әнә чем-кара күзле, бик терчә малайны Володя әле беренче очрата. Шул чем-кара күзләре, шул терчәлеге белән дә, сәеррәк киемнәре белән дә башкалардан аерылып тора ул малай. Башында кара түбәтәй малайның, күк киндер күлмәге өстеннән җиңсез камзул киеп куйган. Володяның мондый киемнәрне күрше Апакай авылының татар малайларында инде күргәне бар. — Таныш булыйк. Мин — Володя,—ди ул, кара күзле малайга кулын суза. — Мин Баһави булам,— ди малай һәм оялчан гына елмая. * .. Башта очырткыч җиңел генә һавага күтәрелеп китәргә теләми. Койрык бавына тагын бер таш бәйлиләр. Алгы бауны бушайта төшәләр... Юк, җирдән аз гына күтәрелә дә очырткыч, бөтерелә-бөтерелә, кире төшә... Әйдәгез, җилгә каршы ук түгел, бераз ян беләнрәк йөгерәбез. Малайларның бердәм шат авазларына Үшнә буендагы карт өянке башыннан бер көтү карга һавага күтәрелә. Каргалар белән узыша-узы- ша, очырткыч та югарыдан-югарыга менеп китә. Ура! Оча бит, нинди зур очырткыч һавага күтәрелә! Малайларның шатлыклары эчләренә сыймый. Шаулашалар, сикерешәләр. йөгерешәләр. Чү! Очырткыч бавы Коля белән Петяның кулыннан ук ычкынып китмәкче була түгелме? Шундый да көч белән ыргып-ыргып тарта * Тизрәк, ярдәмгә! Малайлар барысы да очырткыч бавына дәррәү килеп ябышалар. Юк, ычкына алмассың! Ләкин... Нәрсә бу? Очырткыч кинәт һавада бер бөтерелеп ала да, канаты сынган коштай, жиргә егыла .. Мәтәлеп килеп тә төшә... Чыралары сына, кәгазьләре ертыла... — Их, харап иттек,— ди кайсыдыр, бик тирән көрсенеп. — Кинәт тартмаска иде аны. шуңа егылды ул,— ди икенчесе, жы- ларга житешеп. Бер мәлгә күңелсез тынлык урнаша. Шунда Володя, кинәт бөтен болынны яңгыратып, бик күңелле көлеп ~ жибәрә. ч — Зыян юк, дуслар,—ди ул.— Без үз дигәнебезгә барыбер иреш- * тек Очырткычыбыз очты, моңарчы кошлар гына хуҗа булган биеклек- « ләргә менеп төште. Бик әйбәт бу! ө Калганнар да, Володяга кушылып, күңелле көлешәләр. IV R — Әти, менә шушы болында очыртканнармы инде алар очырткычны? < — Шушында... Хәер, әнә тегендәрәк, калкуданрак очыртканнар бу- < лырга тиеш. Әйдәле, барып карыйбыз. а. — Әйдә. Әти, ә син кайдан беләсең боларны? — Кайдан беләмме? Миңа, кызым, боларны бик ачык итеп күз алдыма китерергә давыл чәчәге ярдәм итте — Ничек? Ә син давыл чәчәге турында бөтенләй сөйләмәдең дә әле. — Хәзер менә давыл чәчәгенә дә житәбез. Тыңла. V Үшнә ул көнне, һичшиксез, хәтерли торгандыр Кояш төшлеккә житеп килгән вакытлар була. Яр буендагы өянкеләр әлсерәгән яфракларын лепелдәтеп куялар да. нидер тыңлагандай, тагын тынып калалар. Су өстендә яшькелт-зәнгәр канатлы энә караклары очына. Володя белән Коля яна гына су коенып чыкканнар да, битләрен жылы нурларга куеп, яр буенда утыралар. Өянке яфраклары юкка гына сагаюлы тынып калмаганнар икән, шунда аргы як ярдан моңлы бер жыр ишетелә. — Баһави килгән, әйдә, янына барабызмы?—дип, Володя урыныннан сикереп тора. Алар тегермән буасы янына йөгерәләр. Анда, буаны чыгуга, биредә барысы да «Аш өе» («Поварня») дип йөртә торган бер урын була. Чыннан да, көтүчеләрнең «аш өе» кебек була ул. Ялгыз караган төбендә ашарга пешерергә таган асылган. Янәшә үк бик салкын, тәмле сулы чишмә дә ага. Көтүчеләр үзләре дә төшке ашны ашый монда, герлекләр дә елгада су эчеп, хәл жыеп ала. Малайлар әнә шул урынга ашыгалар. Баһави, Володя белән Коляны күрүгә, тагын яна жыр суза, һәрва- кыттагыча, дусларын жыр белән каршылый ул. Володя белән Коля аның бу гадәтен яхшы белгәнгә, баш кагып кына исәнләшәләр дә яшел чирәмгә килеп утырып, тын гына жыр тыңлыйлар. Беркөнне очырткыч очыртканда күрешеп танышканнан бирле, алар бирегә бик еш киләләр. Баһавиның кайбер жырларын чын татарчалап отып та алганнар инде алар. Русчага тәрҗемәсен дә беләләр. Әнә хәзер дә Баһави аларга таныш җырны башлады. Сары, сары, сап сары Сары чәчәк саплары. Сагынырсың, саргаерсың, Килсә сугыш чаклары. Шунда ул, авыл ягына караган килеш, кинәт жырлаудан туктый. Сукмактан бирегә таба өлкән көтүче Антон килә икән. — Тагын юлы уңмаган,—ди Баһави, тын гына көрсенеп. — Нигә алай дисез? — Әнә бит кулларын ничек ачулы селти... Көтүләрен көткән өчен берәрсеннән акча алып булмасмы дип киткән иде ул. Бирмәгәннәр, күрәсең. Антон, чыннан да, бик ачулы. Ерактан ук Баһавига кычкырына- кычкырына килә. — Нигә алып килдең әле син көтүне бу вакыттан! Төш житкәнен белмәскә син... Күзең чыкмагандыр бит. Володя урыныннан сикереп тора. — Ә ул вакытны сәгатьсез кайдан белсен? — ди. — Ник белмәскә! Дүрт чабата буе үлчәп алдың — менә сина төш вакыты. — Ничек инде? Чабата сәгатьне алыштыра аламы? — Алыштыра ала,— дип, Баһави да сүзгә кушыла.— Менә карагыз. Минем күләгәм хәзер, әнә. шул озын ат кузгалагы турысына житкән. Хәзер атлап карыйм. Бер чабата, ике, өч, дүрт... Житкән бит төш вакыты, Антон абый. — Бу бик кызык,— ди Володя.— Беләсезме, бик борынгы заманнарда гномон дигән шундый беренче астрономик корал булган. Жиргә кагылган таяк һәм шуның күләгәсе ярдәмендә кояшның жирдән күпме биеклектә икәнен исәпләп чыгарганнар. — Кара син! — Беләсезме, беренче астрономнар, ягъни кояш, йолдызлар турында беренче белемнәрне язып калдыручылар, шулай ук көтүчеләр булганнар бит. — Булыр, булыр. Болында, кырларда йөргәндә башка нинди генә уйлар килми ул!—ди Антон, аның баягы ачуы инде басылып та өлгергән. Володя белән Баһави, аңа сиздермичә генә, бер-берсенә мәгънәле карашып алалар. Антон, кесә төпләрен әйләндереп, учына тәмәке тузаны жыя. Инде үз алдына гына сукрана. — «Ала каргада алачагың булсын», имеш. Көт син ул карганы. Бер чеметем тәмәке калмаган монда, күлмәк иңнәрдән өзелеп төшәргә тора... Эх, тормыш... Биредән кайтканда Володя гадәтенчә сикерә-сикерә йөгерми, салмак кына атлый, йөзе бик житди-уйчан. Шушы көнне Кокушкинога тагын бер кунак килеп төшә. Уфа губернасының Бәләбәй өязеннән Колянын өлкән апасы Анна Ивановна ялга кайта. Бөтен күңеле, эшләре, һәр сүзе белән шәфкатьлелек һәм ягымлылык үрнәге була врач Анна Веретенникова Казанда вакытта ук татар ярлыларын түләүсез дәвалый торган була үл. Инде әнә ерак Бәләбәй өязенә китеп, анда татар һәм башкорт ярлыларына армый- талмый ярдәм итеп ята. Аларны дәвалый, кайгы-хәсрәтләрен, шатлык- борчуларын уртаклаша. Ни арада татарча бик оста сөйләшергә, укыр- га-язарга да өйрәнеп алган. Шулай да бу юлы Анна Ивановнаның озынчарак аксыл йөзендә шактый талчыкканлык сизелә. Әнә ул терраса күләгәсендәге чыбыктан үреп ясалган кәнәфидә Илья Николаевич белән сөйләшеп утыра. * — Татар һәм башкорт халыкларының хәле, гомумән, Россиядәге g азчылык милләтләрнең хәле, мин әйтер идем, икеләтә, хәтта өчләтә ? авыр. Бер яктан, милли хокуксызлык, дини кысынкылык, икенче яктан, ? коточкыч ярлылык, сыйнфый изелү... йөрәкләрне әрнетерлек хәлләргә ч көн саен юлыгасың. § — Әйе, әйе,— ди Илья Николаевич.— миңа да андый хәлләр белән < даими очрашырга туры килә. Мине иң нык борчыганы — наданлык. — Самодержавиегә азчылык милләтләрне караңгылыкта тоту фай- * далы ул. Ләкин килер бер көн... Батыр халык, эшчән халык, талантлы = һәм намуслы халык алар, татарлар һәм башкортлар. Алар әле үз = сүзләрен әйтерләр. Мин моңа ышанам. ч Анна Ивановнаның йөзендәге талчыкканлык бөтенләй диярлек си- > зелми башлый. Ул уйчан гына елмаеп куя да дәвам итә: — Миңа бик еш ерак-ерак авылларга барырга туры килә. Ат бе- ө лән йөрткән өчен врач кешедән акча алуны татарлар гөнаһ саныйлар * Татар хатын-кызларының искиткеч тыйнаклыклары, түземлекләре мине н сокландыра. Ирләр, егетләр армас-галмас эшчәнлекләре, аек акыллары ч белән таңга калдыралар. = Бер читтәрәк Саша белән Володя утыра. Алар да бу сөйләшүне * йотылып тыңлыйлар. Кичкә таба Саша, Володя һәм Коля Үшнә буйларын әйләнеп кай- л. тырга чыгып китәләр. Менә шунда, болында, Володя сары давыл чәчәге янында кинәт тукталып кала. — Коля, хәтерлисеңме Баһавинын җырын?— ди ул. Коля гадәтенчә кызу-кызу әйтеп бирә: — ...Сары, сары, сап-сары... Сары чәчәк саллары... — Әйе. Менә хәзер мин беләм. Халык нәкъ менә шушы чәчәкләргә карап чыгарган бу җырны. КуРәсезме. аларның таҗ яфраклары ничек сизгерләр. Алар нәрсәдер хәбәр итәләр, чыннан да давыл хәбәр итәләр кебек. — Ләкин ул халыкка бары хәсрәт кенә алып килә торган мәгънәсез сугыш давылы гына булмас!—ди Саша нык тавыш белән.— Халыкка азатлык алып килүче революция давылы булыр бу. Кайтышлый Володя әнисеннән бик яшьләй отып алган, гаиләдә барысы да бик яраткан җырның сүзләрен уйчан гына кабатлый: А тебе на свете белом ‘ Что-то рок пошлет в удел? Прогремишь ли в мире целом Блеском подвигов и дел? Саша белән Коля җырның калган куплетларын эләктереп алалар: Вождь любимый, знаменитый, В час невзгоды роковой Будешь крепкою защитой Стороны своей родной. Неподкупен, бескорыстен И с сознанием правоты, Непоборной силой истин Над неправдой грянешь ты. ...Иртәгесен төш вакыты житүгә, Володя белән Коля янадан тегермән буасы ягына йөгерәләр. Өр-яңа мәгънә белән яңгырый бу юлы Баһавиның жырлары... VI — Әти. үсеп житкәч тә очрашамы Ленин Баһави белән? — Ихтимал, очрашкандыр. Яшь Ленин Кокушкинода сөргендә вакытта крестьяннарның тормышы белән аеруча кызыксына, алар белән бик еш озакозак сөйләшеп утыра торган була. Авыл халкының моң- зарларын. уйөметләрен күңеленә тирән сеңдерә бара. Менә шул чакта Баһави белән дә очрашуы бик тә ихтимал. — Ә үсеп житкәч кем була ул Баһави? — Башта нгенче-батрак, аннары солдат була. «Сагынырсың, саргаерсың. килсә сугыш чаклары» дип юкка гына жырламый Баһави. Беренче империалистик сугыш башлануга, инде кырык яшьтән узган Баһавиның биленә дә каеш буалар. Салкын окопларда аның жырлары тагын да хәсрәтлерәк, тагы да моңлырак яңгырагандыр... Аннары утлы революция. өермәле гражданнар сугышы еллары. Менә шунда инде Баһавиның жырлары бөтенләй бүтәнчә яңгырагандыр. Азатлык һәм көрәш жырлары булгандыр ул. Әлбәттә, үзенең бөек якташы Ленин турында да күп ишеткәндер Баһави. балалак дусты белән яңадан очрашырга да бик хыяллангандыр. Ләкин андый очрашу була алмый кала. Күпме утны- суны кичкән карт солдат Баһави гражданнар сугышының соңгы бәрелешләрендә батырларча һәлак була... Аннары, шулай ук күз алдыма китерәм, ышанам... Бөек Ленин 1920 елны Татарстан автономияле республикасы төзү турындагы декретка кул куйганда, үзенең балалык дусты Баһавины да хәтеренә төшергәндер... колагы төбендә Баһавиның жырлары яңгырап киткәндер. Шулай булгандыр ул... Музыкага гаять дәрәжәдә сизгер булган бит Ленин, Яңгырагандыр... Менә нәрсәләр турында сөйли миңа бу давыл чәчәкләре, кызым. Кокушкино — Әлмәт, август, 1968