БАЙ ГОМЕР ЮЛЫ
Хәсән Гобәйдуллин Сәнгать фәннәре кандидаты Б Урманченың шәхси күргәзмәсе ачылу уңае белән атарстанның халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Бакый ага Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының элекке Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл Черкене авылында мәхәллә мәктәбе укытучысы гаиләсендә туа. Уку-язуга әтисеннән өйрәнә. Әтисе Идрис Хәсән улы. алдынгы карашлы, укымышлы кеше булып, Буа мәдрәсәсенең прогрессив караштагы шәкертләр түгәрәге белән багланышта торган. Бу түгәрәктә язучы Шакир Мөхәммәдев, педагог Фатих Садыйков, шагыйрь Зариф Бәшири, журналист Кәрим Сәгыйд, китапчы Шиһап Әхмеров кебек XX нче гасыр башында татар халкының алдынгы хәрәкәтендә күренекле хезмәт калдырган затлар була. Бакый аганың искә төшерүенә караганда, алар өендә «Урал» газетасы рухы аеруча нык сизелеп торган. Моңа, күрәсең, Оренбургта «Урал» газетасын чыгарышкан Шакир Мөхәммәдев, Фатих Садыйков, Зариф Бәшириләрнең Буа мәдрәсәсендәге хөр фикерле шәкертләр белән якын мөнәсәбәттә торулары сәбәп булгандыр. Идрис абзый газета-журналлар алдырып торган, шулар арасында иллюстрация- ләнгән бер рус газетасы да булган. Җәйләрен агачтан юнып, балчыктан сылап, кечкенә Бакый төрле фигуралар ясаган, кышларда исә шул рус газетасыннан рәсемнәр күчергән. Бигрәк тә ат рәсемнәре ясарга яраткан ул. Идрис абзый улының рәсем белен маташуларын кире күрмәгән генә түгел, хәтта хуплаган да. Аның рәсемнәрен Буа мәдрәсәсенә илтеп, дусларына күрсәтә торган булган. Булачак сурәтченең әнисе һәм апалары оста чигүчеләр булганнар. Әнисенең эш арасында мич агына күмер я карандаш белән чигү үрнәкләре ясап куюын Бакый ага әлегә хәтле хәтерендә саклый. 1907 епда Идрис Урманче гаиләсе белән шул ук өязнең Казанга якынрак Салтык авылына күчеп килә, чөнки Идрис абзый үзенең улларын Казанның иң яхшы мәдрәсәләрендә укытырга тели. Шул ук елны Бакый Урманче Казанга килә һәм «Мехәм- мә ди я» мәдрәсәсенә укырга керә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе уз заманында Казанда гына түгел, ә бөтен төрки Россия өчен билгеле булган алдынгы уку йортларыннан 3 санала. Анда, ислам белән бер рәттән, тарих, география, математика, физика, татар, 2 рус теле, гарәп, фарсы телләре укытылган. Татар халкының Хөсәен Ямашеа, Камил ь Якуп, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт кебек күренекле эшлеклеләре 2 шушы мәдрәсәдә укыганнар. 6 1914 елда Бакый Урманче мәдрәсәдән китә, чөнки ул сәнгать мәктәбенә керергә _ хыяллана, ә анда керер өчен акча эшләргә кирәк була. Ул Уралга китә, Надеждинск < заводларында эшли. Ләкин, эшчеләр көрәшендә катнашкан өчен, бераздан аны завод- ' тан куып чыгаралар. Урманче урман эшләренә китә. Ләкин, сазламык Урал урман- ♦ нарында акча табу урынына, бизгәк белән чирли һәм өенә кайтырга мәҗбүр була, х ...Донбасс шахталары. Иске бараклар. Аларда вак милләт шахтерларының ярлы = гаиләләре. Соңыннан сурәтче бу баракларның күренешен ясап бирә. (Бу эш Донецк 2 музеенда булса кирәк).> Өйгә кайтып бер атна да тормый, аны патша армиясенә солдатка алалар һәм Казагыстанга озаталар. Перовскида солдат уеннары үткәннән соң, Б. Урманчены го австрияле әсир офицерларны сакларга Коканд шәһәренә җибәрәләр. Әсирләр төрлесе герле эш белән шөгыльләнәләр, кайберәүләре нәгыш тә ясаган. tТәэсирләнүчән табигатьле, нечкә күңелле егет бөтен нәрсәне күрә, булачак сурәт- s чене бар нәрсә кызыксындыра. Ул мөмкин хәтле күл укый, сәнгать мәктәбе турында п хыяллана. Теләсә нинди кыен вакытларда да Урманче рухи азыксыз яшәми. Әле Донбасста ук үзе белән йөрткән скрипкасыннан, акварельләреннән аерылмый. Ул х хетердән «Ямле Агыйдел буйлары» дигән картина яза. Кокандтагы әсирләр (алар арасында бәлки профессиональ сурәтчеләр дә булгандыр) майлы буяулар белән язалар. Урманченың андый буяуларны тотып та караганы булмый. Шуңа күрә әсирләрнең мольбертлары аны бик кызыксындыра. Ул февраль революциясен Кокандта солдат булып каршылый һәм революцион хәрәкәттә актив катнаша: солдатларның революцион рота комитеты секретаре, солдатларның шәһәр комитеты члены була. Коканд татарлары җыелышларында да катнаша. 1917 ел. Август. Демобилизация. Урманче Вятка губернасының Глазов өязенә татар мәктәпләренә мәгариф инструкторы булып китә. Шунда гына ул беренче мәртәбә рәсем дәресләре ала башлый. Ирләр гимназиясе каршында рәсем студиясе ачыла. Бу чорның әсәрләре һәм «Ямьле Агыйдел буйлары» югалган. Октябрь революциясе Глазовның яшь инструкторы шәһәрнең революцион вакыйгаларында кайный Башка бик күпләр кебек үк, төрле җәмәгать эшләрендә катнаша. Шулай Тәтеш өязе мәгарифчеләре съездына да кулеп чыга, һәм аны үз өязендә инструктор итеп калдыралар Монда сурәтче Идел пейзажлары, В И. Ленин һәм К. Либкнехт портретлары ясый. Иделдә акгвардиячеләр. Ничек булса да үзебезнекеләр — кызыллар ягына эләгергә кирәк була. Ул мөмкинлекне табып, Урманче Мәскәүгә. Мөселман комиссариатына килә. Аклар куылгач, аңа Тәтеш мәгариф органнарын торгызу эчен мандат биреп Җибәрәләр, һәм ул Тәтеш мәгариф бүлегенең мөдире булып эшли. Ниһаять, 1919 елның январенда Урманче үзенең күптәнге хыялын гамәлгә ашыра: Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Нәгыш буенча В К. Тимофеевта укый, скульптура буенча —Г. Козловта. Шул ук елны беренче мәртәбә «Чабатачы карт» скульптур фигурасы белән студентлар күргәзмәсендә катнаша. Бу фигура күргәзмәдән югала «Бу хәл мине кайгыртты да, шатландырды да,— ди Бакый ага,— димәк, ул кемгәдер ошаган». Хәзерге күргәзмәдә ул еллардан сакланып калган бердәнбер әсәр: 1919 елда ясалган һәм «Кышкы юл» дип аталган линолеум гравюрасы күрсәтелә. 1920 ел башында Урманче. Кызыл Армия сафларына алынып. Мөселман хәрби коллегиясе политотделында сәнгать секциясе мөдире булып хезмәт итә. Татарстан республикасы игълан ителгән көннәрдә Казан урамнары һәм демонстрацияләрен формалаштыруда катнаша. 1920 ел азагында Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе Мэс- кәүгә күчерелеп, республикабызның Реввоенсоветы эчендә шәрык бүлеге оештырыла Урманче анда шулай ук сәнгать секциясе мөдире булып эшли. Шул ук елны Кызыл Армиядән командировка белән ВХУТЕМАСка (югары сәнгать институты) укырга җибәрелә. Яшь художник өчен чын-чынлап уку еллары башлана. Урманче муеннан эшкә чума. Институтта ике факультетта укый: нәгыш һәм скульптура факультетларында. Офорт буенча профессор Шевердеевтан практик дәресләр ала. Аннан башка әле Көнчыгыш телләре институтының фарсы разрядында (факультет) укый, анда гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнүне дәвам иттерә. Шул ук вакытта Мәскәүдә чыгарыла торган татар-башкорт газета һәм журналларында рәсемнәр дә ясый. ВХУТЕМАСның нәгыш факультетында Урманче бик тиз алдынгы урын ала. 1924 елда беренче мәртәбә студентларның яхшы эшләренә премия бирү кертелә. Нәгыш факультетында беренче премияне «Ялангач хатын» картинасы өчен студент Бакый Урманче ала. 1926 елда уку курсын бетерә һәм Казанга кайтырга, Мәскәүдә алынган белемнәрен халкына бирергә ашыга. Ул еш кына үзенең татар язучысы Фатих Әмирхан белән әңгәмәсен исенә төшерә. Бакый ага аны әле «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган вакыттан ук күреп белгән һәм бер каникулда аның хәлен белергә кергән була. Ф. Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» дигән фантастик әсәрендә татар халкының да кайчан да булса үз рәссамнары, композиторлары булуы турында язган. Күрәсең, ул яшь художникның киләчәккә планнары белән кызыксынган булгандыр. Урманче аңа нәгыш һәм рәсем укытучысы була алсам, канәгать булыр идем, дип җавап биргәнен хәтерли. Ф Әмирхан моңа каршы: «Бер кеше өчен шул хәтлесе дә җиткән», дия куйган. Шулай. Урманче Казан сәнгать техникумында нәгыш һәм рәсем укытучысы, укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый. Бер үк вакытта ул зур көч белән шәгышкә керешә. Ул елларны Урманче әле скульптура белән аз шөгыльләнгән. Бу елларда язылган картиналардан «Сепаратор янында», «Бикбулатов портреты», «Кичү янында» кебекләре аның осталыгы тиз үсүен һәм иҗатының үзенчәлекле булуын ачык күрсәтәләр. Кызганычка каршы, бу чор әсәрләренең күбесе, шул исәптәи берничә автопортрет, фигура этюдлары да югалганнар. Техникумда эшләве хакында язганда шуны искә алыйк: 1926 елның көзендә уя Казанга кайтып, сәнгать техникумына эшкә керешкәч, анда татар яшьләреннән рәссамнар тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Тукай әсәрләренә уңышлы иллюстрацияләр ясаган Мусин, татар академия театрының декорацияләр остасы Мәэмүн Сутюшев, шул ук театрда эшләгән мәрхүм Мортаза Абдуллин, китап графикасы өлкәсендә эшләп, күп еллар Татарстан китап нәшриятының баш сурәтчесе булып торган Шакир Мөхәммәтҗанов, куп еллар Казан мәктәпләрендә рәсем дәресләре биргән һәм рәсем өйрәтү методикасы хакындагы мәкаләләре белән танылган Зәки Мөхәммәтшин, Мәскәүдә революция музееның өлкән реставраторы булып эшләүче Мөхәммәтша Кәримов, Ташкент педагогия институтында рәсем дәресләре биргән мәрхүм Солтан Брундуков. график Гата Йосыпов, Оренбургта сурәтче булып хезмәт итүче Газизова һәм Алмаевлар һәм башкалар — шул вакыт Бакый Урманче тәрбиясендә канатланган беренче карлыгачлар. Алар һәммәсе Бакый аганы хөрмәт белән телгә алалар. Күренекле язучы Мирсәй Әмир дә шул вакыт сәнгать техникумында укыган. Ул вакытларда ачылган татар мәдәнияте йорты янында Бакый ага җитәкчелегендә сынлы сәнгать түгәрәге оештырылу хакында «Безнең юл» журналының 1929 елгы 2 санында Мирсәй Әмирнең һәйбәт мәкаләсе бар. Фрунзе шәһәреннән Харис Ситдиков үзенең укытучысы Бакый Урманчега җибәргән хатларында зур хөрмәт белән: «Чын белемне миңа Сез генә бирдегез. Мин хәзер сәнгать училищесында укытканда, Сез өйрәткән рәвештә. Сезнең метод белән укытам!» — дип яза. татар хатыны» языла. Бу эшләр икесе дә «Донбасс — нәгыш сәнгатендә» дигән күргәзмәгә алына. Аннан соң 1935 елда «Социализм индустриясе» дигән күргәзмә өчен «Ишембай нефть промыселлары»н язарга дип Башкортстанга бара. Ишембайдан кайтышлый Уфада туктап, 1 Май исемендәге шырпы фабрикасы эшчесе, алдынгы комсомолка Шәрифә портретын яза, 1936 елда Татарстанга кайтып, хатынкызлардан беренче буларак Ленин ордены алган, куян үстерүче Баян Нуриҗонова портретын яза. Шул вакыттан бирле Б. Урманче Мәскәү күргәзмәләрендә даими рәвештә катнашып килә. 1937 елда, илебезнең башка сурәтчеләре кебек үк, Бөтенсоюз Авыл Хуҗалыгы Күргәзмәсендә эшли башлый. 1941 елга хәтле Күргәзмәнең бик күп павильоннары өчен скульптура һәм нәгыш эшләре ясый. Мәсәлән, терлекчелек павильоны фасадындагы «Социалистик терлекчелек» дигән эур барельеф, башкорт павильоны өчен ясалган зур нәгыш әсәре «Салават Юлаев», бу павильон гөмбәзе барабанында декоратив нәгыш һ. 6. 1941 елда, Абайның юбилей комитеты тарафыннан бөек казакъ шагыйренең 100 еллыгына карата скульптура һәм нәгыш эшләре башкарыр өчен. Б. Урманче Алма- Атага чакырыла. Бу чор сугыш елларына туры килә. Авырлыкларга карамастан, Урманче бу елларны бик күп һәм уңышлы эшли. Сугыш беткәч, семьясы белән Мәскәүгә кайта, ләкин Казагыстан темаларына эшләвен дәвам иттерә. Бу чорның иң яхшы эшләре: Абай, Әүэзов. академик Сатпаев, артистка Җандарбекова. Советлар Союзы Геройлары Малик Габдуллин һәм ике кат Геройлар Луганский һәм Бигельди- нов, кызыл киемле кыз портретлары, «Казагыстанда 1918 ел», «Амангельде» исемле картиналары. Абай, М. Әүэзов, С. Муканов әсәрләренә, казакъ халык әкиятләренә иллюстрацияләр, пейзажлар, натюрмортлар (тын табигать) һәм башкалар Балхаш бакыр кою заводының культура сараен эчкә һәм тышкы формалаштыру буенча да рәссам зур эшләр башкара. Балхашта майоликадан ясалган су эчү паТашкентта күренекле график Әнвәр Назыров. Бакый агадан укыган булмаса да, аның киңәшләреннән күп файдаланган, аны «безнең остазыбыз» дип атый. 1934 елда Б. Урманче Мәскәүдә яшь сурәтчеләрнең ВЛКСМ ҮК һәм РСФСР наркомпросы тарафыннан оештырылган Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнаша. Биредә аның график эшләре куелган була. Алар матбугат игътибарын җәлеп итәләр һәм «Комсомольская правда» газетасында, «Творчество» журналында Б. Урманче эшләренең репродукцияләре урнаштырыла. Шушы елдан Б. Урманче Мәскәүдә тора башлый һәм Всекохудожникка (сурәтчеләрнең кооператив союзы) керә. Әлеге күргәзмәдә катнашканнан соң заказлар алу мөмкинлеге ачыла. Бу чорның беренче зур эше булып югарыда әйтеп үтелгән «Шахтачылар барагы» санала. Шул ук вакытта «Шахтада лампа йөртүче Мөхтәр Әүэзов ХӘСӘН ГОБӘЙДУЛЛИН •ильоны һем культура сарае өстендәге 5 метрлы хатын-кыз фигурасы сокландыргыч зәвык һам фантазия белән эшләнгән. 1956—1957 елларда Бакый ага Каспий диңгезендә ике тапкыр иҗади командировкада булып, Каспий һәм Җаек балыкчылары тормышыннан байтак этюдлар һәм картиналар яза. Бу хакта «Огонек» журналының 1956 елгы 44 санында Я Фомичевның тесле фотографияләр белән иллюстрацияләнгән «Южнее Гурьева» дип аталган кызыклы мәкаләсе бар. Күргәзмәдә Гурьев балыкчылары темасына эшләнгән берничә картина бар. Аларда Гурьев ландшафтының төс һәм яктылык характеристикасы бик нәзек чагылган Үтә күренмәле диңгез һавасы, көмеш кебек иртәнге колорит Һәм кояш баешындагы эсселек сурәтче тарафыннан зур осталык белән бирелгән. Эшлекле һәм сәләтле оста, сынлы сәнгатьнең төрле өлкәләрендә, төрле шартларында эшләп, зур тәҗрибә иясе була. Күп күргәзмәләрдә катнашып, матбугат һәм сәнгать дөньясында хөрмәтле һәм күренекле урын ала. 1956 елда Бакый ага Урманче Ташкент сәнгать институтының педагогик эшкә чакыруын кабул итә, анда скульптура һәм нәгыш сәнгатен укыта башлый. Скульптура группасын бу институтта ул үзе ачыл җибәрә. Үзбәкстанда ул «Йөзем җыю» дигән зур картина яза, «Бану» дигән матур портрет, «Йөзем кырлары осталарыннан бер төркем Социалистик Хезмәт Геройлары» куш портреты һәм берничә пейзаж эшли. Агачтан ясалган «Коркот ата» скульптурасы (төрки дастаннар буенча) һәм Үзбәкстанның халык рәссамы Уфимцев портреты эшләнә. Ибн-Синага һәйкәл төзү конкурсына катнаша. Б. Урманче проекты югары бәя ала. Бу һәйкәлнең архитектура өлешен дә үзе проектлый. 1957 елда Бакый ага Урманчены, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлекләр алып баруда катнашыр өчен, Казанга чакыралар. Шул ук вакытта Бакый аганың бөтенләй Казанга күчүе мәсьәләсе дә куела һәм 1958 ел азагында ул туган шәһәренә күчеп кайта. Декадада Бакый ага архитектор Исмәгыйл Гайнетдинов һәм нәгышче Чыңгыз Ахмаров белән бергәләшеп СССРның зур театрында тәмамлау концертын җиһазлый. 1958 елда Казанга кайткач ук, аңарга Кәрим Тинчуринның «Беренче чәчәкләр»ен декорацияләүне тапшыралар. Бакый ага эшләгән театр декорацияләре хакында уйлаганда, бер фактны искә алмыйча үтәргә мөмкич түгел: ул 1943 елларда Алма-Ата опера театры өчен «Аршин-мал алан» исемле музыкаль комедиягә эскизлар ясый. Бу — аның Казагыстан- да ясаган бердәнбер декорациясе. Шуңар карамастан, бу декорация эскизлары һаман итеп килә. Алма-Атада күргәзелгәннән соң, ул эскизлар Мәскәүдә 1945 елда Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе экспозициясендә булып, оригиналь үзенчәлекләре белән тамашачылар дикъкатен казаналар. 1958 елда Алма-Ата рәссамның 60 еллыгына аталган хосуси күргәзмәсендә, 1959 елда Мәскәүдә Казагыстан сәнгать һәм әдәбият декадасы вакытында оештырылган күргәзмәдә, 1967 елда янә Мәскәүдә Бөтенсоюз театр рәссамнары күргәзмәсендә булалар. Бу эскизларның чирек гасыр буенча һаман сәнгать әсәре буларак күздән төшми торулары үзе бу әсәрләрнең иҗади кыйммәте зур икәнне күрсәтә. Күбрәк театр өлкәсендә тикшеренүләр ясаучы булу сыйфатлары белән мин шуны әйтер идем: без спектакльләргә бәя биргәндә бары уенга гына игътибар итеп, декорацияләрне бер-ике сүз белән генә атап китәбез. Бакый аганың декорацияләр ясау сәләтеннән безнең театрлар файдаланганы юк диярлек. Ә кирәк иде. сәнгать дөньясының игътибарын җәлеп Коркот ата Әле Ташкентта ук скульптор Тукай портретын ясый башлый. Гипста хәлендә ул 1960 ел Алма-Атада Б. Урманче- ның 60 еллык юбилеена багышланган персональ күргәзмәсендә куелган була. Казанга кайткач, Тукай портреты мәрмәр ташка күчерелә. Әкренләп аның каты материал турындагы күптәнге хыялы гамәлгә ашырыла башлый. Үзе Уралга барыл, Чи- ләбе елкәсенең Куелга дигән җиреннән бер тимер юл платформасы мәрмәр блоклар алып кайта. Татар фән һәм культура эшчәннәренең портретлар сериясен тудыра: язучылар Тукай. Дәрдмәнд, Кол Гали, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәйхзадә Бабич, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт, тарихчы Мәр- җани, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев, композитор Нәҗип Җиһа- нов, профессор Гыйлем Камай, революционер Н. Шейнкман һәм башкалар. В. И. Ленин сурәте Бакый ага Ур- манченың игьтибарын бик күптәннән тартып килгән. Ниһаять, мәрмәр бюст туа. Беек юлбашчының тормыш юлын һәм иҗатын тикшергәндә, рәссам алдына фидакарь ана Мария Александровна 'Ульянова фигурасы да килеп баса. Бу гүзәл хатын-кыз портреты хәзер Кокушкино мәктәбен бизи. Хәзерге көндә Бакый ага яшь Володяның Кокушкинодагы сурәте өстендә эшли. 70 яшьтә булуына карамастан, рәссам күпкырлы талантының чын-чыны белән чәчәк ату чорын кичерә, рәхәтләнеп эшли, икенче иҗат яшьлеген кайтара. Бу чорның нәгыш композицияләре, Дәрдмәнд, Тукай темасына график эшләре Урманче талантының бу өлкәдә дә күкрәп үсүен күрсәтәләр. «Уралтау эргәсендә» дигән декоратив-дивар нәгышендә милли декоратив традицияләргә һәм бизәк фольклорына таяну ачык күренә. Ә «Ибн-Фадленның Болгарга килүе» дигән картина эскизы Урманченың тематик арсеналы бетмәс-төкәнмәс бай икәнен күрсәтә. Ләкин ул һәр тема өчен үзенә хас яңа тәгъбирләр эзли. График сурәтләрне төрле юллар белән бирү Дәрдмәнд, Тукай һәм Хуҗа Насретдин мәзәкләренә ясалган иллюстрацияләрне чагыштырганда ачык күренә Дәрдмәнд- кә иллюстрацияләргә лаконик бөтенлек хас, Хуҗа Насретдинда нәфис төсләр белән тонланган рәсем халык юморының нечкәлегенә ишарә итә. Шүрәле темасына скульптур шаярулар һәм график иллюстрацияләр туктаусыз эзләнүче рәссамның чиксез фантазиясен күрсәтәләр