Зәки Нури
Сәгать Кыңгыраулы бер сәгать Тора өстәл кырында. Шуны тиз-тиз алам да Китерәм мин борынга. Ләкин ул тек-тек итми. Ләкин ул йөрел китми. Нәрсәдә икән сәбәп? Ни булды сиңа, сәгать? Аннары мин сәгатьне Китерәмен күземә. Менә-менә тек-тек дип. Эндәшер күк үземә! Ләкин, юк, йөреп китми, Ләкин, юк, тек-тек итми. Нәрсәдә икән сәбәп? Ни булды сиңа, сәгать? Сәгатьне мин колакка Куйган идем китереп. Шунда ук йөреп китте Менә дигән иттереп. Төшендем серенә мин, Тиз аңлашылды сәбәп: Борынга да. күзгә дә Ишетелми икән сәгать... Кичә, бүген, иртәгә... Кич күктә ай калыкты да Кичәге көн бетте. Инде безгә кояш нурын Бүгенге көн сипте. Тагын төн килер, ул бездән Бүгенгене куар. Иртән иртәге исемле Өр-яңа көн туар. \ Тагын кояш чыксын өчен Төн үтәргә тиеш... Көннәр, көннәр ашыгыгыз! — Без үсәргә тиеш. Берсе тирги, берсе аклана Ана тирги: — Биш конфетны Бер үзең ашагансың — Энең белән сеңелең барын Оныта башлагансың... Аклана бала: — Әнием, Шуны да белмисеңме: Ничек өчкә бүләргә ди Синең ул бер бишеңне!