Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫЛЫЛЫК ХИСЕ

Шәмәхә тышлы бу бәләкәй җыеитык- ны VII кызыксыну катыш гаҗәпләнү белән, сәерсенеп һәм шикләнебрәк кулга алган идем... Гаҗәпләнерлек тә: Лирон Хәмидуплин- ның моңарчы матбугатта бөтенләй күренгәне дә юк иде диярлек. Ә ул әнә. тоткан да, уйламагандакетмәгәндә, тулы бер җыентык хикәяләр бастырып чыгарган. Шыпырт кына язып яткан икән. Аннан соң, шушы хикәяләр китабы кулга килеп кергәч, күңел түрендә һәртөрле шик-шөбһәләр кузгалган икән — бусы да тикмәгә түгел. Дересен әйтергә кирәк, әдәбият мәйданына яшь язучылар өзлексез рәвештә килеп һәм аларның китаплары бер-бер артлы чыгып торса да, поэзиядән кала башка жанрларга үз йөзе, үз стиле булган талантлар чагыштырмача сирәгрәк һәм азрак килә. Килгәннәре дә озаклап, бик көттереп һәм зарыктырып өлгерә. Иҗат юлларын шактый өметле башлап та бор урында таптанып торганнары никадәр, үзләренә өмет һәм ышаныч баглатып та, шуны аклый алмаганнары күпме... Кыскасы, кызыксыну катыш гаҗәпләнергә дә, шигәеп калырга һәм сәерсенергә дә сәбәпләр җитәрлек монда. Бәхеткә каршы, әлеге шәмәхә тышлы китап, андагы әсәрләр белән танышып чыккач, мин күңел төбендә туган шик-шөбһа- ләрнең, һәртөрле сәерсенүләрнең бу очракта шактый урынсыз һәм нигезсез булуын аңладым. Җыентыкта урын алган алты хикәянең Һәммәсе дә саф алтын түгел, билгеле. Арада таркаураклары, бөтен бер в-ар булып оешып җитмәгәннәре дә бар. Зур таләпләр югарылыгыннан, сизгер художник позициясеннән торып хөкем иткәндә. башка төрлерәк кимчелекләр дә очратырга мэмкиндер. Әмма ни генә булмасын, җыентыктагы алты хикәянең кимендә өчесе нигездә уңышлы, күңелдә җылы тәэсир калдырырлык, һәрхәлдә, тәүге китабын чыгарган башлап язучы өчен һич кенә дә кызарырлык түгел. Сүзне «Буранда» исемле хикәядән башлыйсы килә. Бер караганда, әллә ни искитәрлек җире дә юк кебек ул хикәянең. Каядыр еракта, көчле җилләр, каты бураннар котырган таулар арасында Текә Яр исемле тимер юл разъезды урнашкан. Әлеге бәләкәй генә разъездда бер төркем юл караучылар яши икән. Әсәр шул кешеләр, аларның борчу һәм мәшәкать белән тулы тынгысыз тормышы турында. „ Олы калаларда яшәүчеләр вакытында рәхәтләнеп ял итә, кино-театрларга йөриләрдер. Текә Яр кешеләренә генә эләкми андый бәхет. Әнә бит, бер генә ялны тынычлап өйдә уздырабыз, ахры, дип өметләнеп торганда, барак-казарманы ярып телефон шалтырый; Хәлил кичүе дип йөртелгән урында рельс шартлаган, тиз генә барып шуны төзәтергә кирәк икән Күз ачкысыэ буранда яшь бригадир Бәйрәм 5—6 кешелек бригадасын, үзләренең җылы өйләреннән — кемне чәй, кемне аш яныннан — кузгатып, әллә кайдагы Хәлип кичүенә алып китә. Җәфалана-азаплана булса да барып җитәләр, вакытында юлны төзәтеп исәнсау әйләнеп кайталар Хикәядә телгә алып сөйләрлек бөтен вакыйга әнә шул. Әмма мәсьәлә әсәрдәге вакыйганың зур яки кечкенә, кызыклы яки кызыксыз булуында гына түгел. Хикмәт башка нәрсәләрдә икән әле... Шушы кечкенә генә хикәядә юл карау- чылар тормышын гаҗәеп җанлы, чынбарлыктагыча итеп күз алдына бастырырдай әллә никадәр әдәби деталь бар. Алар 12 «К У » .4 в VII Лирон Хәмидуллин, Юлда. Хикәяләр Казан. 1968 ел. Ш 177 авторның күзәтүчәнлеге, сәләте хакында сөйлиләр. Шушы ярты гына табаклык хикәядә бер- ике генә штрих белән ясалган һәм хәтердә калырдәй җанлы кешеләр күпме! Әнә бу ялда да өй эшләрен эшләргә җай чыкмаганга җене кузгалган Шәмсегаләм: «... Ай буе җыелып килгән керемне уарга тотынган идем. Кая! Безне рәзе тик тоталар!» дип зарланып бара. Аның ире обходчик Хисмәткә күз салыгыз. Башка вакытларда «кулына кызыл флаг тотып, авыз күтәреп юк-барны сөйләп йөрүдән узмаган агач актив» Хисмәт бүген бөтенләй икенче кешегә әйләнгән. Кирәк чакта тапкыр да, эшчән дә була ала икән ич. Әнә таш бәгырьле, кырыс Кәрам, әнә карчыгы Агафьяның урын җәеп бирүен түземсезлек белән көтеп утырган карт мастер Иван Иванович. Шул кырыс холыклы, эшчән кешеләргә бүген тагы, әнисе өчен, үзенең каникул көннәрендә әнисенә ял бирер өчен генә, яшь җилбәзәк Дилүсә ияргән. Башы тулы иләсмиләс уйлар үзенең. Рельс өстеннән таеп төшмәс өчен, кулларын янякка сузган хәлдә эзг»-эз басып килгән кызны яшь бригадир Бәйрәм күреп ала. һәм артыннан куып җитәр-җитмәстән, үзенә дә ят булып чыккан тавыш белән: — Чү, егыла күрмә,— дип, кызның кулыннан килеп тота. Юеш бияләйләре аша аның кайнар кул җылысын тойгандай була һәм ихтыярсыздан йөзенә күтәрелеп карый. Кәрамның үзе кебек үк таза, төптән йо- мыры кызына кара син! Йөзе аның ай кебек якты, йолдыздай нурлы икән ләбаса! Бер дә әтисе йөзе түгел. Әнисе юашлыгы да юк анда. Үзенә үзгә дөнья икән ләбаса. Таш бәгырьле Кәрам токымында да шундый хәлләр булыр дип кем уйлаган? Ничек моңарчы бөр дә күрмәде икән аны Бәйрәм? Хәйран хәл!.. Дөрес, эш үбешүләргә, антлар бирешүгә кадәр барып җитми, мәхәббәт дигән суз хәтта телгә дә алынмый кебек. Әмма Дилүсә һәм Бәйрәм күңелендә уянган мәхәббәт хисе гаять табигый, тормышчан һәм матур итеп бирелгән. Ниһаять, шуларның барысы: гаҗәп уңышлы тотылган тормышчан детальләр, бер-ике штрих белән хәтердә калырлык итеп эшләнгән персонажлар, романтик табигатьле Дилүсә белән басынкы холыклы бригадир егет Бәйрәм арасында кузгалган саф мәхәббәт хисләре естенә, авторның әсәрдә сурәтләнгән кешеләргә һәм тормыш материалына үз мөнәсәбәте, якын килә белүе бар әле. Хикәядә тагын сөйләп, аңлатып булмый торган, әмма укучыны иләсләндерә, аның күңелен нечкәртә һәм сафландыра торган үзгә бер моң, настроение, эчке бер көй бар. Шәриф Камал новеллаларыннан. Мин Шабай хикәяләреннән килә торган сыйфатмы ул? Әйтүе кыен. Бәлки, шулайдыр да. Әмма ул бар, бар гына да түгел, Л. Хәмидуллин хикәяләренең төп үзенчәлеген билгели, һәм шул үзенчәлек аның хикәяләрен, ничектер, бөтенәйтә, аларга аерым бер аһәң һәм яңгыраш бирә. Әле генә сөйләп узган бу сыйфатларның күбесе Лирон Хәмидуллинның башка хикәяләре өчен дә хас. Бу яктан минем үземә «Юл караучылар» һәм «Кыш үткән юл буйлап» дип исемләнгәннәре аеруча нык ошады. «Буранда» исемле беренче хикәя кебек ук, «Юл караучылар» да тимер юл эшчеләре тормышына багышланган, һәм беренче хикәядәге кебек үк, монда да авыз тутырып сөйләрлек әллә ни кызыклы вакыйга да юк. Әсәрнең никадәр төгәл һәм бөтен эшләнүенә, шулай ук башка якларына җентекләп тукталып тормастән, андагы төп персонажлардан Һарун абзый белән Оркыя турында, дөресрәге, аларның үзара мөнәсәбәтләре, никадәр гадел һәм саф күңелле булулары хакында гына берничә сүз әйтәсе килә. Очрашып сөйләшә башлагач, сүз иярә сүз чыгып, Оркыя ире Таҗидан зарланырга тотына: «...Әнә, минем Таҗи чирне сатып алып, тоташ авырып йөри. Сугышудан башканы белми дә... Их, абзый. Синең йөрәккә аның буе булса... — Шулайдыр. Фагыйлә җиңги улын иркәләде шул. Сүз тидермәде. Бердәнберем дигән булды. Әйткәнне колагына алмады. — Шулай, бакчи. Шулай. Әнкәй әле дә аның яклы... — Болтларны майларга соңлагансың,— дип, Һарун сүзне икенчегә борды. — Пружинлы шайбалар булмады. Мастерыбыз Карп Ильич... — Тагын өлгермәгәнме?.. Башкалар алып бетергән, ул йоклап калганмы? Оркыяның карт мастер алдында хәзергесен оятка калдырасы килмәде. Яклаган итте. — Юк. Булмый торды...» (29 бит). Сизгәнсездер: гайбәт чәйнәүдән, вак җанлылыктан никадәр өстен алар. Автор шундый кешеләрне күрә һәм күрсәтә алган. Хикәянең төп уңышы, минемчә, әнә шуның белән аңлатыла да. Бүгенге мул, рәхәт тормыш җиңел генә килмәгән. Без муллыкта яшәсен өчен, кемнәрдер тир түккән, иза чиккән. Без тынычта яшәсен өчен, кемнәрдер гомерләрен биргән. Безнең өчен тир түккәннәрне, безнең өчен гомерләрен биргәннәрне онытмаска тиешбез. Үзенең «Кыш үткән юл буйлап» исемле хикәясе, ул хикәядәге гаҗәп сөйкемлө һәм мөлаем Бәдүк образы белән автор әнә шул хакта сөйли, әнә шул идеяне уздыра. Эчке моңы, укучы күңелен пакьландыра торган көче ягыннан бу хикәя, мөгаен, җыентыктагы әсәрләрнең иң характерлысы, иң көчлеседер. Аерым уңышлы персонажлар, истә калырлык эпизодлар һәм тормышчан детальләр «Митөйнең язмышы», «Яшь тирәк», «Урак өстендә» исемле хикәяләрдә дә байтак. Әмма, тулаем алганда, алар без сүз алып барган баштагы хикәяләрдән таркаурак, кайтышрак һәм төссезрәк чыкканнар кебек тоелды миңа. Сүзне түгәрәкли төшеп, шуны гына әйтәсе килә. Беренче җыентыгы белән Лирон Хәми- дуллин үзен шактый үзенчәлекле прозаик итеп таныта һәм үзенә өмет баглата алды. Бу беренме хикәяләренә хас уңай сыйфатларын киләчәктә дә җуймасын иде. Алар- ны тагын да баета һәм камилләштерә төшсен, бүгенге тормыш мәсьәләләренә кыюрак алынсын, иҗат активлыгын көчәйтә төшсен иде