ЯШЬЛЕК ЭЗЛӘРЕННӘН
«Мин сукалар. тырмаларымнан аерылып, синең фән йортыңа —- рабфагыңа килдем, 7 ашка ла!» Ф. ӘСГАТЬ ин еш кына шәһәребезнең үэагендә горур басыл торган Лобачевский һәйкәле янына, тын бакчага киләм. Бакча каршында — мәһабәт фән сарае, янәшәсендә генә Ленин китапханәсе. Кулларына китапдәфтәрләрен тутырган сумкалар тот кан студентлар да күп була монда. Миңа калса, шәһәребездә шушы урыннан да ямьлерәк урын юк кебек. ...һәркемнең гомере буена онытылмаслык яшьлек хатирәләре була. Безнең дә олы юлыбыз нәкъ менә шушы тирәләрдән, Фәннәр сараеннан башланып китте. Шуна монда еш киләм мин. Киләм дә ләззәтле уйларга чумам. Бакчадагы моннан кырык ел элек рабфакчылар утырткан агачлар да әнә нинди юан булып үскәннәр, тамырларын тирәнгә җәйгәннәр. Ә кешеләре? Кешеләре дә җитлеккәннәр Станокта эшләгән, шахтага тошкән, Ф. Әсгать әйтмешли сука, тырмаларыннан аерылып килгән егетләре дә, җиңнәрен сызганып, табак-савыт тирәсеннән күтәрелеп чыккан кызлары да хәзер чәчләре көмешләнгән, яшьлек эзләре маңгайларына сырланган зур галимнәр булганнар. Берән-сәрән генә түгел алар, бик күп Яшьлек эзләре шушыннан — татар рабфагыннан башланып киткән галимнәр арасында хәзер Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел-әдәбият һәм тарих институтында иҗат итүче кордашларым да байтак. Рабфакны ачып җибәрү юлында зур тырышлык күрсәткән бөек әдип Галимҗан ага шушы урында әдәбият институты буласын һәм аның үз исеме белән аталачагын сизенгән диярсең. Әйе, аның «Кызыл чәчәкләрле уңдырышлы туфракка сибелгән. Без бүген бу чәчәкләрнең орлыкларын җыябыз. Шушындый изге җирне кем оныта алсын икән? Юк, һич онытыла, күмелеп кала торган сукмаклар түгел алар! Меңнәрчә эшче һәм авып ярлылары яшьләренә белем ачкычы тоттырган рабфакның ачылуына инде ярты гасыр вакыт үтеп тә киткән. Бүтән мин шул рабфак стенасында сөялле кулларына каләм алып, беренче шигырьләрен, хикәя-очеркларын язган яшьлек дусларымны, сабакташларымны искә тешерәм. Аларның байтагы инде вафат. Ә күпләре исә бүген дә безнең арабызда иҗат эшләрен дәвам иттерәләр. Әнә Ленин китапханәсендә шул сабакташларымның романнары, хикәя һәм шигырьләре тупланган китапларны бүген аларның балалары, оныклары алып укыйлар. Шуларның барысын-барысын искә тешерәм дә рабфак әдәбият түгәрәге тарихына, аның эшчәнлегенә әйләнеп кайтам. Күз алдыма һаман хәрәкәтчән, фәннен бетен серләрен өйрәнергә омтылып торган һәм, үзе дә кулына каләм алып, <-сүзләрдәй чәчәкләр» тезә башлаган Фәхри Әсгать килеп баса. Заманында «Мөхәммәдия»гә кереп тә үзенә җан азыгы таба алмаган ул егетнең дә яшьлек сукмаклары шушы тирәдә салынган. Моннан күп еллар элек «Таш- калапсын язган егет әнә шул инде. Аның тавышын тыңлап утырам: «Мин синең биек пулатларыңа, зиннәтле гыйбадәтханәләреңә, зур кибетләрең һәм магазиннарыңа кызыгып килмәдем. Шулай ук Печән базарыңмы, толчок, булакларың- = иы, ыгы-зыгы килеп, берсен-берсе алдаша торган нэпманнарыңны күрергә дә кил- Е мәдем. Каршымда аларның кыйммәте бик аз. Төкерәм мин аларга! Мин сиңа белем алырга, яңа юллар, яңа агымнар белән тамышырга, күңелемә £ хәл, җанга азык, чишелмәгән сөальләргә җаваплар эзләргә килдем. Синең фән йортыңа — рабфагыңа килдем мин. Ташкала! » Рабфакка әнә шулай ашкынып килгән бу яшь язучының йөрәк түреннән чыккан Е көчле дә һәм ачулы да бу сүзләре тел галиме — укытучыбыз Мөхәммәтхан ага к Фазлуллинны да дулкынландырган булса кирәк. Югыйсә укытучыбыз дәрес башланган саен Ф. Әсгатьнең «Ташкала. хикәясеннән шушы юлларны искә төшермәс иде. Ни өчендер «Рабфагыңа килдем, Ташкала» дигән сүзләрне остазыбыз аеруча басым ясап, класска күтәрелеп карап укый иде. Ихтимал, бу аның менә тиздән сез дә шушындый кочле әсәрләр язып, сүзләрдән чәчәкләр тезәрсез, без сезне шуңа ейрәтергә чакырдык, диюе булгандыр. Укытучыбызның бу гадәтенең серенә без рабфак каршындагы әдәбият түгәрәгенә йөри башлагач төшендек. Егерменче еллар башында ук Фәхри Әсгать «Ташкалага» укырга килә. Тик, ни сәбәптәндер, ул башта рабфакка түгел, авыл хуҗалыгы институтына керә. Әмма аны әдәбият ныграк сихерли. Баштарак ул Гадел Кутуйлар белән университет әдәбият түгәрәгенә йөри. Рабфак түгәрәгендә дә еш катнаша. Белмим, түгәрәк үземе, әллә инде шул түгәрәкнең рухландыручысы, каләмдәше Муса кызыксындырганмы аны? Ул күтәренке күңелле Мусага игътибар игә. бигрәк тә аның шигырьләренә колак сала. Безнең тагын бер укытучыбыз, байтак еллар түгәрәк белән җитәкчелек иткән Садри Җәләл: — Беләсезме, «Ташкала»ның авторы ул безнең үз язучыбыз — Ди тсрган иде. Укытучыларымның сүзләрен тыңлый-тыңлый, менә мин бүген дә, фәннәр сарае бакчасына кергәч, шул юлларны кабатлап утырам: — Мин синең фән йортыңа — рабфагыңа килдем, Ташкала! Шундук күз алдымнан, елмаеп кына, гүя Муса узып бара Әйтерсең лә. шагыйрь прозаик каләмдәше Фәхрине ишеткән дә, аның авазын шигырьгә салып, кулларын болгый-болгый сөйләп бара: Ленин сукмагыннан киң эз белән Үтүче ил! Синең каршыңа Сыналырга килдем Мин яшь егет — Мин туганмын күчү таңында. — Туктагыз әле, туганнар! Мине дә тыңлап карагыз! Дөнья бит ул җыр белән ямьле. Йөрәкләргә дәрт биргән дә җыр, дулкынландырган да җыр,—дип дәшә бер мөлаем аваз, һәм ул шунда, гүя җырлап та җибәрә: Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем Эзләрем бик иртә салынган «Таң атканда» ук «Кайда да йөрәктә», «Җитен үстерүче кызлары»н оныта алмыйча. әкрен генә атлап килүче сабакташым Сибгат Хәким ләбаса бу! Әйе. ул. Әнә. ышанмасагыз култык астына кыстырган Тукай томына күз салыгыз. Шагыйрь бу китабын бүген дә калдырмаган. ГАРИФ М И Ң Н У Л Аннары: — Миңа да катнашырга ярый торгандыр — дип, Гали Хуҗи килеп керә, һәм, ничегрәк килеп чыкты икән дигән сыман, тартынып кына шигырен укый: Бу минем рабфак ишеген, Беренче ачкан кенем. Җирне кояш, ә кешене Яктырта икән белем.— Шуны белдем китаплардан — Таптым чын дусларымны. Аннары инде «Яшәүинең ямен эзләп тапкан Шәрәф Мөдәррис комсомол сукмагыннан «Җыр үткән юлидан «Яшьтәшне турында җырлап уза: Минем яшьтәш давыл алдының Тынлыгында канат чыгарды,— Баглап илгә яшьлек ялкынын, Иҗат, хезмәт белән сыналды. — Бетмәде әле, дуслар,— ди ул.— Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. шигырь генә язмыйк, хикәясен дә. мәкаләсен дә, әкиятен дә иҗат итик. Булгач булгач Тукайчарак булсын инде! Шунда тагын бик күп сабакташларым күз алдыма килеп баса. Әнә, берәүгә дә артык исе китмәгәндәй, көлемсерәп кенә яшь студент Гариф Гобәй килә. Ул гүя: «Дусларым, мин әлегә язмыйча гына укып йөрим. «Без үскәндә» төрле хәлләр булуы мөмкин. Белмәссең, «Маякчы кызыян очратсам, бәлки, дәртләнеп язып та куярмын. Без бит «Замана балалары , кирәк икән «Корьән серләреян дә чишәрбез әле без сезнең белән»,— ди. Әйе, шушы бакчада уйланып утырган хәлемдә, рабфак әдәбияты түгәрәгенә йөргән дусларымны күз алдымнан үткәрәм. Алар бик күп. Әмма бүген мин Муса Җәлилгә күбрәк тукталып үтмәкче булам. * * * Әгәр дә Муса бүген үзе исән булса һәм без аңа: — Син егерме дүртенче елларда та: ар рабфагы әдәбият түгәрә:енең оештыручысы булгансың икән, дәресме! — дигән сорауны бирсәк, ул, мөгаен, елмаеп кына: — Шулай ук булды микәнни! Әйе, хәтеремда, мин рабфакта укыган елларымда, дәрес хәзерләүдән бушаган сәгатьләремдә, студентлар кичәләрендә шигырьләремне укыганым бар, Мандолинам да кулымда иде. Түгәрәк утырышларыннан калмадым. Каләмдәшләрем арасына хөрмәтле укытучыларым җитәкләп алып килделәр,— дип җавап биргән булыр иде. 1926 елның көзендә рабфакка кереп укый башлагач, без, яшүсмер авыл малайлары, бик кызыксынып, әдәбият түгәрәге утырышларына йөри башладык. Баштарак тыңлаучы булып кына. Ул чакта Муса, рабфакны тәмамлап, Орскида эшли иде инде. Әмма шагыйрь рабфакта шактый тирәм эз калдырган икән. Югары курсларда укучы әдәбият түгәрәге членнары Мусаны бик еш телгә алалар, аны сагынып сөйлиләр. Ул чакта әле әдәбият түгәрәге ныклы план белән эшләмәгән. Аның членнары да аз булган. Әмма шунысы ачык, әледән-әле булып торган студент кичәләренә, әдәбият түгәрәгенә йөрүчеләр үзләренең шигырьләрен сабакташлары һәм укытучылары алдын» да сәхнәгә чыгып укый торган булганнар. Мусадан күчеп калган бу традиция студентларның яңа әсәрләренә үзенә күрә бер төрле сынау булган. Рабфак күләмендә чыгып килгән «Татрабфак» стена газетасы һәм кулдан язылып чыга торган айлык «Яшь каләмнәр» журналы рабфак әдипләренең көзгесе иде. һич онытасым юк, Мусаның үзе кебек үк ачык чырайлы Зәйнәп Җәлилова, газетабызның редколлегия члены буларак, хәбәрләр, мәкальләр, шигырьләр сорап, бер дә тынгылык бирми иде. Мусаны яхшы белгән әдәбият түгәрәге членнары: — Бу хәтле абыйсы булыр икән, һич кенә дә тынгылык бирми бу Зәйнәп,— диләр иде. Мусаның сабакташы, рабфакны аның белән бергә тәмамлаган Гайшә Байчурова « үзенең истәлекләрендә түбәндәге юлларны яза- «Без рабфакны 1925 елны тәмамла- х дык. Бу беренче чыгарылышта Муса Җәлил дә бар иде. Шушы вакыйгага багышлап, = июнь аенда Татар академия театры бинасында зур тантаналы кичә булды. Кичәнең 2 художество бүлеге очен Муса махсус инсценировка язды. Аның бөтен эчтәлеге хәте- S ремдә калмаган. Ләкин сюжеты рабфакның икееллык тормышын, ягъни туыл-үсү я тарихын гәүдәләндерә иде. Уен тәмамлангач, кемле кул чабулар бөтен залны күтәрде. Тамашачылар бертавыштан: 2 — Авторны чыгарыгыз! — дип кычкыра башладылар. Сәхнәгә йөгереп Муса килеп чыкты. Бер ялгызы бу зур сәхнәдә ул тагын да 3 яшь бала сымак булып күренде. Миңа якын утырган бер агай: — Әй, җаным, бигрәк бала икән шул! — дип куйды.. 1927 елның Октябрь бәйрәме алды көннәре иде булса кирәк, без әдәбияг түгәрәгенең нәүбәттәге утырышына җыйналдык. Яшь шагыйребез Әбүзәр Түрәй, кул- — ларын болгый-болгый. үзенең яңа гына язган поэмасын сөйли башлады. Шул чак — кинәт ишек ачылды һәм безнең янга Абдулла Алиш, Фатих Кәрим һәм Муса Җәлил 3 килеп керделәр. Без тынып калдык. Муса елмаеп кына сәлам бирде дә — Дәвам итегез, коллегалар, тыңларга килдек.— дип студентлар янына, парта ® арасына кереп утырды. £ Ә А. Алиш белән Ф Кәрим безгә инде күптәннән танышлар иде. Алар икесе < дә җир тезү техникумы укучылары. Техникумда әдәбият түгәрәге булмагандыр, ахры. алар безнең түгәрәк утырышларында еш кына катнашалар иде. А. Алишның мәгълүм «Якты күл буе» дигән озын хикәясенең кулъязмасы безнең түгәрәктә укып тикшерелде. Соңыннан, бу хикәя китап булып басылып чыккач, автор аны зур ихтирам белән һәрберебезгә бүләк итте. Аның кулы белән язылган бу истәлек китабы әле дә минем китапханәмдә кадерләп саклана. Без, үзебезне бик иркен тотып, түгәрәкнең эшен дәвам иттек. Әбүзәр Түрәй әсәре турында фикерләр алыштык. Вакыт шактый соң иде инде. Җитмәсә, залда кичә башланырга тора. Кичәгә кергәнче, Муса үзенең яңа гына басылып чыккан «Иптәшкә» исемле шигырьләр җыентыгын әдәбият түгәрәгенә бүләк итте. Ул шунда безгә карал торды да: — Менә сез ничек үскәнсез, түгәрәктә кырыклап кеше катнаша. Димәк, без биргән эстафета дәвам итә! — дип куанып әйтеп куйды. Кичә башланды. Зал студентлар һәм укытучылар белән шыгрым тулы. Җыр- муэыка номерларына аралаштырып, байтак шагыйрьләребез үзләренең әсәрләрен укыдылар. Шунда сәхнәгә запискалар ява башлады. Концертны алып баручы тамашачыларның Мусаны соравын әйтүе булды, зал көчле итеп кул чапты һәм Муса сәхнәгә менде. Башта ул, нәрсә укыйм икән дигәндәй, уйланып торды. Аннары кесәсеннән блокнотын чыгарып, кыска-кыска шигырьләрен укый да башлады. Аны унлап шигырь укытмыйча сәхнәдән төшермәделәр. Шагыйрь гаять дулкынланган иде. Башка шигырьләре хәтеремдә ачык сакланмаган, әмма комсомолның уньеллыгына багышлап яңа гына язып килгән «Комсомолларга» дигән шигырен ул, гүя безгә атап укыды шикелле. Менә ул сәхнә алдына ук килеп басты да кулларын бәзгә таба сузды; Барыгыз да ашел киенгәнсез, Билегезне кысып бугансыз, Яр буенда күкрәп үскән Нарат урманыдай булгансыз. Чыннан да залда утыручыларның күбесе әле яңа гына чыккан ярым хәрби комсомол формасы кигән егетләр һәм кызлар иде. Шигырен укып бетергәч, Муса безнең янга, залга төшеп утырды Оркестр башкарган «Рабфак маршыин ул аеруча бирелеп тыңлады. Оркестрда уйнаучыларның күбесе аңа инде күптәннән таныш икән. Концерт тәмамлангач, Муса «Рабфак маршы»н язган студент Габделхак Гафу ровны котлап кулын кысты Аннан соң барлык музыкант дусларын кайсын кочаклады, кайсын үпте. Бик озак алар яныннан китмәде. Шушы килүеннән соң да Муса Казанга кайткан саен рабфакка керми калмый иде. Ул һәрвакыт түгәрәк членнары белән якын элемтәдә торды. Бер килүендә, әдәбият түгәрәге утырышына катнашып, үзе тыңлаган берничә шигырь, очерк һәм кыска хикәяләребезне Мәскәүгә алып китте. Озак та үтмәде, аларны эшкәртеп, үзе эшләгән «Ударниклар» журналында бастырып та чыгарды. Безнең башлар күккә тиде. Рабфак укучысының шигыре башкала журналында басылып чыксын әле! Менә болар үзләре генә дә Муса Җәлилнең рабфак түгәрәге белән якын бәйләнештә булуын, каләмдәшләренең үсү юллары белән даими кызыксынуын ачыклыйлар. Ижат адымнарын рабфакта атлаган, әдәби эшчәнлекләрен бүген дә дәвам иттерүче күпләр турында сөйләргә мөмкин булыр иде. Әйтелгәннәре белән чикләнеп, түгәрәгебезнең икенче бер күркәм ягына тукталып үтсәк, аның эшчәнлеге ачыграк чагылыр. Сүз әдәбият түгәрәгенең бер бүлмәдә бикләнеп, студент массаларыннан аерылып эш итмәве турында бара. Бу яктан да рабфак түгәрәге яхшы үрнәк була ала. Күп очракларда түгәрәк занятиеләре рабфакның зур залында үткәрелеп, анда йөзләрчә кеше катнаша иде. Алар арасында, түгәрәккә йөреп тә, әле бер юл да әдәби әсәр язмаучылар булуы да гаҗәпләндерми иде. Кем белә, бәлки андыйлар «акыл җыеп», уйланып, алдагы олы юлларының юнәлешен төсмерләп йөргәннәрдер. Моның бик күркәм мисаллары да бар. Мин башта ук Гариф Гобәйне телгә алдым. Аның рабфакта укыганда бер генә әсәр дә язганын хәтерләмим. Әмма шунысы һич онытылмый, ул елларны яшь Гариф безнең иң күренекле, яраткан артистыбыз иде. Рабфак сәхнәсендә куелган әсәрләрнең кайсысында гына катнашмады икән ул? һәрвакыт баш рольләрдә була иде. Без аның танылган артист булып китәчәгенә һич тә шик тотмадык. Әмма алай булып чыкмады бит. Күрәсең, укып, уйланып, «акыл җыйнап» йөргән бу студент, алдан ук язучылык профессиясен сайлап куйган булгандыр. Түгәрәгебезнең сәнгать-музыка белән аваздаш булып яшәү традициясен безгә, мөгаен, Оренбургтан Муса алып килгәндер. Моны аның үз иҗаты үрнәкләре дә раслый. Шагыйрь дәртләнеп, гомере буе сәнгатьне, музыканы әдәбият белән бер бишектә тирбәтте, һәм аның үзенең дә шушы юлда дәртләнеп эшләве барыбызга да мәгълүм. Түгәрәккә йөреп көч сынап караучылардан күпләре язучы да, артист та. композитор да булмадылар. Әмма аларның берсе дә түгәрәккә йөргән вакытларын бушка узган вакыт дип исәпләми торганнардыр. Аларның күбесе соңыннан журналист, тәрҗемәче, тел-әдәбият укытучысы, редактор булып китте. Түгәрәк членнарының кайберләренең рабфакта укыган чакта ук аерым җыентыклар бастырып чыгаруларын, газета-журнал битләрендә әдәби әсәрләре белән катнашуларын әйткән идек инде. Әйе, түгәрәкнең әдәбият тарихыбызга кереп калырлык хезмәтләре дә күп. «Яшь каләмнәр» исемле кулъязма айлык журнал чыгарылды. Анда уннарча хикәяләр. ши<ырьләр, җырлар, очерклар, берәр пәрдәлек сәхнә әсәрләре тупланган. 1929 елда, рабфакның бишьеллыгына багышланып, махсус китап-альманах басылып чыкты. 1930 елны Мөхәммәт Парсин редакциясендә «Ударниклар килә» дигән җыентык дөньяга чыкты Анда Гали Хуҗи, Хабра Рахманның берничә шигыре, бер пәрдәлек пьесалар, берничә хикәя һәм «Колхозга кайткач» исемле бер әдәби очерк урнаштырылган иде. һәр яхшы теләгеңә ирешүдә кемнеңдер сине әйдәве, өметләндерүе дә кирәктер, ахры. Бу яктан без бик бай идек. Дәрт, кеч биреп, әдәбиятка мәхәббәт уятучылар — Сезнең укытучыларыбыз булды. Ә алар, бәхеткә каршы, рабфакта байтак иде. Исем- иэрен гена әйтү дә җитә: тел галиме Мөхәммәттан ага Фазлуллин, үзенең гүзәл «Дим буе*, белән танылган, гаять кешелекле Садри Җәләл, таләпчән Хәй абый Хисмәтуллин, тыныш билгеләренне дөрес куймаган өчен «теңкәңә тия» торган Гариф ага Фәхри, ике куллап сәнгатькә әйдәп торган Заһидә ханым Тинчурина, тел укытучыбыз Касыйм ага Хәмзин һәм, ниһаять, Мәдәният йортында үткәрелә торган әдәби кичәләргә үзе белән җитәкләп алып йөрүче Гази Кашшаф, заманында «Галия» мәдрәсәсендә укып. Галимҗан Ибраһимов. Мәҗит Гафури, Шәйхзадә Бабич, Фатих Сәйфи-Казанлы. Сәйфи Кудаш кебек өлкән әдипләребез белән якыннан аралашкан директорыбыз Зыя ага Насыйров. Аның «танышлыгы» аркасында без Һади Такташ, Гадел Кутуй, Гомәр Толымбайский. Галимҗан Нигьмәти кебек танылган язучыларыбыз белән бик еш очраша, аларның киңәшләрен тыңлый идек. Директорыбыз әдәбиятны бик якын күрә иде. Китапханәбезне әледәнәле без сораган яңа китаплар белән тулыландырып тора. Кирәк чакта түгәрәк утырышларын үткәрү өчен үзенең кабинетын да кызганмый һәм үзе дә шунда безнең шигырьләребезне тыңлап утыра торган иде. Үзенең унбиш ел яшәү дәверендә түгәрәк күп кенә яшь әдипләр үстерде Менә безнең кулыбызда 1958 елда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган Татар совет язучыларының биобиблиографик белешмә китабы Бу китапка кертелгән 90 язучының 12 се төрле елларда әнә шул түгәрәккә йөргән яки аңа җитәкчелек иткән танылган әдипләр Рабфак түгәрәгендә тәрбияләнгән әдипләрнең төрле елларда иҗат иткән 200 дән артык китабын кулыма алганым, укыганым бар. Аз түгел бу сан. Менә шуларның барысын-барысын якты хатирәләр, матур уйлар белән күз алдымнан берәмберәм үткәрәм дә куанып әйтеп куям: «Ничек кенә димә, рабфактагы яшьлек бушка узмаган. Телгә алып сөйләрлек, сокланырлык хатирәсе дә. кулга тотып, ләззәтләнеп укырлык китаплары да, моңайганда сузып җырларлык җырлары да бар икән әле бу яшьлекнең».