Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӨШ

Өй каршындагы урам эскәмиядә, бөкрәя төшеп, Гый- лаж карт утыра. Аның бар көткәне югары очта күренгән бозау көтүе булса кирәк, чөнки борылмада көтү күренү белән ул аягына басты, кулын каш өстенә куеп, шунда таба карап тора башлады. Аннары зур эш кырырга җыенган кеше сыман, жил капканы ачты да. аягын сөйрәп кенә атлап, өйгә таба китте, бозауга дип, килене хәзерләп куйган ашлы суны алып чыкты. Ул арада, мөгримөгри, йортка бозау кайтып керде Карт аны эчерде, абзарга ябып, сарыкларны каршыларга китте. Күп тә үтми сарык көтүе, ана тагылып диярлек сыер көтүе кайтты. Сыер кайтып керүгә, Гыйлаж карт өсте каплап куйган ләгәнне ачты. Сыер кыстатып тормады, күзләренә кадәр олы ләгәнгә тыгылды, талымсызланып, ашлы суны лапыр-лопыр чөмерә башлады. Гыйлаж карт аны сабыр гына көтеп торды. Аннары сыерның мөгезенә бау элде дә абзар кырындагы имән баганага китереп бәйләде. Сыер, әрсезләнеп, багана төбендәге тозны яларга тотынды. Нәкъ шул чак кече капка шыгырдап куйды. Гыйлаж карт күтәрелеп капкага карады. Капкада әле булса кызлар сынын югалтмаган килене Мәфтуха күренде. — Әткәй, үзем,— диде Мәфтуха әтисенә, каударланып, казык башындагы чиләген алды. Гыйлаж карт кулына чыбык тотты да кунакчага менми калган чуар тавыкны куып китте. — Көш, көш, ләгънәт, бар кунакчаңа мен, көш! Тавык түгелдер бу, ярканаттыр, мур кыргыры... — Суярга кирәк аны, әткәй,— диде Мәфтуха килене,— симергәндер ул, шуна кунакчага менә алмыйдыр, чын әгәр. — Шулай итәсе булыр, мур алгырын, кияү килгәч пешерербез... — Әти,—диде Мәфтуха килене,— Таймас кайтмадымы? Гыйлаҗ карт килененең соравын ишетмәде, ахрысы, өйгә таба атлады Хәер; аның бар эше шул: булган мал-туарны каршылау иде. Калган эшләр, әйтик, барысы да Мәфтуха килене белән Әхтәм кияве жилкэ- сендә иде. Әхтәм кияве дим. чөнки Гыйлаҗ картның малае Вәли сугыштан кайтмады Килене Мәфтуха бер балалы Әхтәмгә кияүгә чыкты. ДөРес. Әхтәм әле булса үз йортында тора. Бик сирәк керә ул бу йортка Мәфтуха картны ашата-эчертә дә Әхтәме янына барып куна. Әхтәмнең se бер йорт аша гына, мал-туарлары Гыйлаж картта. Әнә шулай килен- " ie дә’ мал" тУ аР лы да булып китте Гыйлаҗ карт Мәфтуха килене сыерын савып кергәндә, Гыйлаж карт такта жәйхикәя гән караватында намаз укып утыра иде инде. Караватнын йомшак сиртмәсен алдырып, тактаны үзе җәйдерде, үзенчә сәке итте ул. Килене сөтне плитәгә кайнатырга утыртты да самовар куеп җибәрде. Гыйлаҗ карт намазын бетергәч, караватына бөкләнеп утырып, тыйнак кына чәй көтә башлады. — Әти, Таймас кайтмадымы?—дип сорады янә бер тапкыр килене. — Күренмәде әле ул, килен, чәй эчкәч барып аласы итәрмен, азрак уйнасын инде,— диде Гыйлаҗ карт һәм, тәрәзә төбендәге китабын алып, 3 карчыга борынына күзлеген элде. ® Мәфтуха түр тәрәзә каршына басты да уйга чумды. Тышта эңгер х иңеп килә. Баеп барган кояшның соңгы нуры авылның иң калку җирен- | дәге клуб тәрәзәсенә төшкән һәм шул мәлдә тәрәзәгә ут капкан кебек . иде. Мәфтуха үзенең тормышына һәм Әхтәменә булган мәхәббәтен әнә * шул кояш нурларына охшата. Әйе, аның йөрәге беркайчан да тынгылык белмәде. Әллә Әхтәмен артыгы белән яратуыннан инде ул? һәм ул йөрәгенең ешрак кага башлавын тойды. Урамны иңләп, протез аягын шыгырдата-шыгырдата, Әхтәме кайтып килгәнне күрде. Әхтәм Гыйлаҗ картның тәрәзәсенә күз ташлап алды да, карават өстендә сөмсерәеп утырган картны күреп, үз өенә таба үтте Ә бит бу өй дә аныкы, бу өйдә дә аның гаиләсе тора. Ләкин кияү белән карт арасында үзләре генә белгән ниндидер салкынлык бар иде кебек. Килене Мәфтуха да моны сизә. Ни сәбәптәй туган салкынлык икәнен генә белми иде. Болай үзләре бер-берсе өчен үлеп торалар кебек тә бит... Әхтәмнең аяк тавышын Гыйлаҗ карт та ишетте, күрәсең. Укыган китабын читкә куеп, аяк тавышына колак салды. Әхтәм киявенең кая таба атлавын чамалый иде кебек ул. — Кияүгә дәшәр идең,— диде ул килененә,— чәй эчеп китәр иде. Өлгерер иде әле укуына да... — Анда түткәй көтә аны. Җәмилә түткәй килгән... Гыйлаҗ карт яңадан сүз катмады, тамак кыргалап янә кулына китабын алды. Ул арада самовар да кайнап чыкты. Мәфтуха чәй табыны хәзерләде. Гыйлаҗ карт, икс урындыкны рәткә куеп, өстәл артына кереп утырды. — Кибеткә сәйлүн чәе килгән диләр, әткәй... — Иртәгә барасы итәрмен,— диде Гыйлаҗ карт, эшлекле кыяфәт белән. Чәй эчә башласа, ике-өч чәшке белән генә калмый Гыйлаҗ карт. Самоварны екканчы эчә, тирләп-пешеп чыга, күлмәк сәдәфләрен ычкындырып җибәрә, карчыгыннан калган чигүле сөлге белән бер өзлексез бит-муенын сөртеп тора Ниһаять, ул чәй эчеп туйды. Озын итеп амин тотты. Озак утырудан катып калган аякларын ыңгырашып язды. Моны ул. һичшиксез, килененә иркәләнүдән генә эшләде. Аннары караватына барып ятты. Шунда гына Мәфтуха килене киенә башлады Гыйлаҗ карт бер ялгызы калды Ул моның өчен бераз килененә рәнҗи. Ләкин бер хәл дә кыла алмый. Ә бит заманында кырт Гыйлаҗ кушаматын йөрткән шушы кеше өйдәгеләргә күз агын актарып бер генә карый торган иде Әмма бик күптәнге хәл иде инде ул. Җир шарын ипләп 1941 сл атлый иде. Гыйлаҗның егерме ике яшьлек улы Вәли Бөгелмәнең укытучылар училищесын тәмамлап кайтты. Заманасына күрә белемле кеше иле ул. Әнә шул яңалыкның сукмагына бер аягы белән генә басып алган Вәли көннәрдән бер көнне, атасы Гыйлаҗны таң калдырып, күрше авылдан ятим үскән Мәфтуханы алып кайтты, һәм култыклап кергән у найга, бик үк тәкәллефләнеп тормыйча: — Менә, әти-әни. сезгә килеп, мина кәләш, бүгеннән ул бездә торачак. Үз итегез, үз балагыз кебек күрегез,—диде. МӨСӘГЫЙТЬ ХӘВНБУЛЛНН Әүвәлтен үз сүзле, каты куллы Гыйлаж, сөзешергә жыенган үгез күк, башын иеп. малаена һәм булачак килененә каш астыннан гына тасраеп карап торды. Күренеп тора: бу жегәрле ир уртасы кеше ни булса да әйтәчәк һәм аның сүзе кайсы якка булса да тик бер генә булачак. Шуңа күрә булса кирәк, карчыгы Гөлжәннәт авыз ачып нидер әйтмәкче иткән иде, карты шундый итеп күзен актарып карады, Гөлжәннәт апа, ачкан авызын ябып, алъяпкыч итәген бөтәрли башлавын нә каоады. «Я, Мәфтуха, җаным, хуш!!.» һәм гомерендә өченче тапкыр иреннәреннән суырып үпте. Мәфтуханың, әйтерсең, кул-аякларын бәйләп ташлаганнар иде. Авыз ачып суз дә әйтә алмады, кымшана, коча да алмады Вәлиен, таралды да төште. Ничектер бу хәл, бу тамаша аңа төш кебек кенә тоелды. Ә ул төш булмаган, чын булган икән Моңа Вәлие китеп ике-өч ай үтүгә, үле хәбәрен алгач кына ышанды. Ышанды, әмма яшьлек дусты, бер төнлек ире, тәүге тапкыр жан җылысын биреп, ташып торган мәхәббәтен тоеп сөйгән дусты юк иде инде. Әнә шулай сугыш елларын Гыйлаж карт белән анын карчыгы янында үткәрде Мәфтуха. Сугыш елларында колхоз фермасын сөйрәргә туры килде ана. Өе дә, эш урыны да, күңел юаткычы да булып китте Мәфтуха нчен ферма. Монда нибарысы утыздан артык сыер бар иде. Савучы да, мөдире дә, ветврач та, зоотехник та үзе иде ул фермада Сугыш беткәч, авылга ир-ат кайта башлады. Дөрес, өмет итеп. Бөгелмә ягына карап елаучылар да күп иде. Әллә инде кеше шатлыгы кайгыларны җиңеләйтә иде, әллә тынычка калу юаныч бирә иде. Ферма ла шактый үсте, терлекләр саны йөзгә җитте. Савучылар артты. Ферманы да идарә киңәше, председатель теләге белән дигәндәй, бер аягын фронтта калдырып кайткан Әхтәмгә тапшырырга туры килде Мәфтуха- м2 ШУЛ аила₽ да У лын көтә-көтә әнкәсе Гөлҗәннәт тә дөнья күй- г“нә кал^Хап^кнМеШ^г КУЫП барГЯН ӘТИСе Гыйлаж белән икәүдән-икәү генә калды. Ләкин жегәрле карт иде әле кырт Гыйлаҗ. Шул сәбәпле 86 сизми дә калды. Әмма кырт Гыйлаж күтәрелеп бәрелмәде. Җилләнеп улы белән килене каошына килеп басты да фатихасын бирде, аннары бер кәлимә сүз әйтмичә, каядыр чыгып китте. Бераздан ул авыл мулласын ияртеп кайтып та керде. Әмма әтисенең хәйләсен аңлап алган Вәли, Мәфтухасын җитәкләп, әнисе белән бертуган апаларына китеп барган иде инде. Шулай да Гыйлаж карт югалып калмады, алай-болай дигән булды да, мулла каршына карчыгы белән үзе басып, балаларына багышлап никахчы укытты Вәгазь беткәч, мулланы сыйлады, уч тутырып акчасын бирде. Карт-корылар сораганда, кем баласы — аның баласы дигән дәрәҗә өчен эшләде ул моны. Шулай итеп. Вәли белән Мәфтуха, законлы загслаоы янына, ялган никахлы да булып киттеләр. Ләкин мулланы озаткач, Гөлҗәннәте белән сөйләшүеннән үк күренеп тора, кырт Гыйлаҗ малаеның бу кыланышына рәнҗегән һәм ул алар- ның кайтуларын гына көтә иде. Өйдә жил-давыл кубачак иде әле... Мәгәр алай булмады. Шул көннең икенчесендә сугыш чыкты. Вәли йөгереп кайтып, әтисе белән әнисен кочаклады да, Мәфтухасын үз балалаоы кебек карауларына вәгъдә алып. Бөгелмәгә китте. Мәфтуха аны Бөгелмәгә кадәр озата барды. Их, үкенечле булды да сон аерылулары' Оялды ул. Бөтен тәне белән тартынды. Кеше хатыннары кебек, иренең муенына сарылып, сулыгып-сулыгып елый да алмады. Хәтта күтәрелеп туры карарга да оялды. Ә бит күпме үкенде ул соңыннан шул кыланышы өчен, күпме яшь түкте! Әле булса күз алдында: поезд кузгалыр алдыннан Вәли аның яңакларыннан учлап тотты да яшь белән һәм яшьлек мәхәббәте белән мөлдерәп тулган кара күзләре булса кирәк, карт белән килене «арасы» турында авыз чайкаучылар да булды. Әмма бу дөрес түгел иде. Мәфтуха Әхтәмгә гашыйк булды Дөрес, Әхтәм зрә дә эре кыланды. Күкрәге тулы орден да медаль — кыланырлыгы да бар иде шул. Авыл тулы кызлар булса да әллә нигә ул Мәфтухага бәйләнде. Әүвәл баш Мәфтуха ана кырт кисте. «Әхтәм, без биг бергә эшлибез. Син — егет кеше, мин — хатын. Болай да тел ♦ кашучылар күп, йөрмә, кирәкмәс...» — диде. 3 Ләкин монын белән ул Әхтәмнен йөрәгенә ут кына өстәде. Әхтәм о Мәфтухадан башка эшли дә, хәтта уйлый да алмады. Бәлкем, мона _ Мәфтуханың эш дигәндә чаткы сыман атылып торуы да сәбәп булган- з дыр. Савучы кызлар аны тыңлыйлар, яраталар, ихтирам итәләр иде ~ Ә бит кешенең абруе коллектив үстергәндә генә тулы була ала. Моны ♦ яхшы аңлый иде Әхтәм. Мәфтуханың ярдәме кирәк иде ана. Бик кирәк = иде. Ләкин әнә шул ярдәм, бергә жигелеп эшләү ике арага кызыл җеп - сузар дип күз алдына да китермәгән иде ул. Мәфтухасыз торалмый баш- лады Әхтәм. Ятса — Мәфтуха, торса — Мәфтуха булды күз алдында. > һәм көннәрдән бер көнне ул ана чишелде. Яратуы, ансыз, Мәфтухасыз торалмавы турында әйтте. Печән өстендәге җәйге җылы кыска төн иде. Алар җәйләү яклап •» дымлы печән чабып салган арбада кайталар. Авыл өстенә энгер иңеп х килә. Туры бия, дилбегә какмауларына тынычланып, пошмый гына ат- -° лый бирә. Әхтәм аксак аягын арба буйлап сузып салган да янәшәсендә Ё утырган Мәфтухага карап кайта. з — Мәфтуха!.. *- — Әү, Әхтәм!.. и Әхтәм борсалана, кесәсеннәнкисетын чыгарып, тәмәке төрә, һәм ® тирән итеп эчкә алып, авыз-борыны тишекләреннән сыегаеп калган а төтен чыгара. Авыл ягыннан урманга таба каргалар, җим эзләп сонга калган саесканнар очалар. Выжлап үткән канат тавышлары гына ишетелеп кала. — Мәфтуха, кайтмыйк бүген?.. Куныйк шушында, урман кырыенда’.. Мәфтуха дәшми. Әллә нинди уйлар килә аның башына. Вәлие кайтып төшсә? Ләкин кара кәгазь күз алдына килдеме, тагын Йөрәге талпынып куя. Әхтәм белән тора алырмы ул? Ә бит Әхтәмнең аны алдап куюы да бар. Ләкин Әхтәмнең кайсы ягы беләндер сөтле кофены хәтерләткән күзләрен күрдеме, булган шиге чәлпәрәмә килә: әйе, ул аны ярата, бик ярата. Әхтәм атны урман читендәге имән каршына туктатты ла кисәк Мәфтуханы кочып алды. Мәфтуха бер аяклы Әхтәмнең тәмәке исе килеп торган кайнар сулышын, көчле кулларын беренче тапкыр үз тәнендә әнә шунда тойды. Мәфтуха бәхетле иде. Соң күпме кирәк кешегә яны бәхетле итү өчен?! Кайтавазлы мәхәббәт һәм җаны теләгән эш. Калганы аның барысы да үз кулында. Килененең Әхтәм белән «уралуын» Гыйлаҗ картка да җиткерделәр. Карт капыл үзгәрде. Килененә әдәм рәтле дәшмәде, сәламен алмады, ясаган чәен эчмәде. Мәфтуха килене картның хәлен яхшы аңлады. Әмма кул гына селекте: «Үз җаең гына уйлап, юләрләнеп йөрмә әле, ясаган чәем эчмә- сән, үзең көйләрсең дә эчәрсең.. /Китәрлек карадым инде мин сезне»,— дип фикер йөртте. Әмма Гыйлаҗ картка явыз ният тотмады ул. Карт эндәшмәсә дә, сәламен бирде, чәен куйды, ашын пешерде, мунчасын якты Әйтерсең, картның ачуын да күрмәде, һәрхәлдә, күрмәскә тырышты. Ләкин картның нияте олыдан иде. Бор көнне шулай кич белән идар > яклап кайтып килүче Әхтәмгә каршы чыкты бу. һәм бала башыдай йодрыгым күтәреп, күкрәген Әхтәмнең түшенә терәде дә. _ Күрше булсаң, кеше бул, аздырма киленне! Ишетәсеңме, ниятен әшәке синен, Әхтәметдин... Бел аны, егет, инбалнт дип тормам, икенче аягын сугып сындырырмын! Әйтте диген, колагыңа нык ал... диде. Әхтәм дәшмәде Сул кулы белән картны этеп җибәрде дә, күкрәгенә тулып барган ярсуын баса алмыйча, йөгерэ-атлый китеп бармакчы итте. Ләкин икенче мәлдә тыела алмады, кулындагы таягын күтәреп: — Кит юлымнан, карт жен! Әллә үзен өйләнмәкче идеңме килененә?!.— диде һәм читкә тайпылып калган картка борылып та карамыйча, титаклыйтитаклый китеп барды. Икенче көнне үк вакыйганы Мәфтухага сөйләмәкче булды Әхтәм. Әмма Мәфтуха, күрмәмешкә салынып, аның яныннан үтеп китте. Ашыгуы идеме? Кая таба? Бит һәр көн тукталып, бер-ике авыз сүз әйтеп китә торган иде. Әхтәм оялды. Оялды һәм гарьләнде. Күңеленә шом төште’ Әллә чынлап та?.. Ләкин Мәфтуханың ни өчен эндәшмәвен анык кына белмәде ул. Шул ук кичне менә нинди сөйләшү булган иде Гыйлаҗ карт белән килене арасында. Мәфтуха кайнатасын ул көнне танымады. Картның башы-күзе тонган, йөзе кәбестә яфрагыдай яшәргән иде. Өйгә керде һәм буш чүмечен өстәлгә куйды да мендәренә барып капланды. — Кешеләргә кара язу килгәләде бит. Әнә кайта торалар, хәбәрләре ишетелә тора,— дип ашыгып сөйләргә тотынды Гыйлаж карт, әйтер сүзен әйтеп бетермәстәй булып,— син дә көт бераз... Кем белә бит, бәлкем, ризыгы калгандыр әле... Мәфтуханың кыланышын ни дип юрарга да белмәде Әхтәм. Җыелышларда да сабырланды ул. Булган киңәшләрен әйтте дә активлашмыйча гына утыра бирде. Әнә шулай кыш житте. Әхтәм дә ферма эше, дөнья мәшәкате белән буталып, онытылып йөрде. Еш кына салган баштан эшкә килүен дә күрә башладылар. Кибеттә Бөгелмәдән килгән бер чибәр эшли иде, шуның янында урала диделәр савучылар Мәфтухага. Алар Мәфтуха белән Әхтәм арасында булган хәлләрне бик яхшы беләләр иде. Мәфтуха кайтарып сорамады һәм үзе дә эндәшмәде Ниндидер мәзәк сөйләп ташлады, күрәсең, сиздермәскә тырышуы иде. Ләкин йөрәгенең кысыла баруын, күкрәк түрендә барысы өчен дә үкенү, ярсу ялкыны үсә баруын тойды ул. Чынлапмы?! Әмма кызлар белми сөйләмәгәннәр икән. Яна елга Әхтәм чынлап та кибетче кызга өйләнеп алды. Тату гына тора башладылар. Эшкә дә Әхтәм үз вакытында килде. Мәфтуха белән берни дә булмаган кебек иптәшләрчә сөйләшергә тырышты. Янә^ эссе җылы җәй килде. Әхтәм хатынын бала табу йортына илтеп кунды. Һәм шул төнне үк, протезына каз мае сөртеп, Мәфтуха жәй йоклый торган келәткә килде. 4 у — Синнән башка торалмыйм, Мәфтуха. Бәхетсез мин,—дип өзгәләнде ул, оашын Мәфтуханың күкрәгенә салып. Мәфтуха эндәшмәде Булган жан җылысын бирде. Башка куанычы калмаган иде аны^ Әмма 88 дә ишек катыннан үтмичә: — Килен, хакмы бу, гайбәтме?—дип сорады. — Хак, әткәй... Алса, мин аңа барырга булдым... Гыйлаж карт кисәк сөрлегеп киткәндәй булды, ишек яңагына тотынып, мич буендагы эскәмиягә утырды. Мәфтуха курка калды. Йөгереп мич артыннан чүмеч белән су алып килде. Гыйлаж карт чүмечкә күтәрелеп карамады, эчәм-эчмим димәде, сыңар кулы белән каршындагы чүмечне этеп жибәрде дә бөтен ярсуын берьюлы тыярга теләп: — Вәлине кайтмас дисеңме? — диде. Мәфтуха Вәли сүзен ишетү белән агарынып китте. —Әткәй,—диде ул. кулындагы чүмеченең суы түгелүен тоеп,— әткәй, алай димәсәнә... вөҗданын нидер кимерде. «Намус күлмәк кебек икән ул, кигән саен бәрәкәте, кадере бетә»,— дип фикер йөртте ул. Шул ук вакытта ташып китәргә торган хисен Әхтәмнән башка берәүгә дә бирә алмый иде ул. Юк, юк, берәүгә дә. Ә Әхтәм бүген әнә үзе килгән. Ләкин элекке кайнарлыгын тоймады Мәфтуха Әхтәмнең. Хатын-кызларга хас бер сиземләү белән аңлады: Әхтәм аныкы түгел. Өшегән һәм сүрелгән жанын эретергә генә килгән. Хатыны кайту белән эзен суытачак бу тирәдән. Әхтәмнең өзгәләнүен ялганга санады, ышанмады. Бу 3 хәлнең күңелле бетмәвен аңлатып: н — Моннан бүтән килмә инде, Әхтәм җаным. Семьяң бозылмасын, = тату торыгыз,— дип үгетләде. # Әнә шулай көннәр, ана ияреп атналар, айлар үтте. Мәфтуха да. ф Әхтәм хатыны бала күтәреп кайткач, йөрәк дәртен тыярга өйрәнде, сабырланды. Ана ничектер вөҗданы кушмады моны эшләргә. Юкса, Әхтәм жай килгән саен сугылгалап та карады. Әмма Мәфтуха кырт кисте. — Бусагамны атлап керәсе булма, Әхтәм. Ачу тотып йөрмим, әмма янадан керәсе итсәң, үпкәләмә,— диде. Ире белән хатын арасындагы мөнәсәбәтне үз хатыны иң соңыннан ишетә торган булса да, иренен Мәфтуха белән «буталуы» турындагы яман хәбәр яен хатынына да килеп җитте. «Димәк, буш сүз булмаган»,— дип уйлады яшь хатын. Аның әти-әнисе Бөгелмәдә яши нде. Әхтәмгә ул болай диде: «Тагын кабатлана икән, баланы калдырам да китәм, яшә теләгән кешең белән»,— дип янады. Әхтәм каршы бер сүз дә катмады. Кызгылт чәчен йөзенә төшерде дә утыра бирде Соңгы айларда тагы да сала-төшерә башлады ул. Сәбәбе дә табылды — машина алды. Инвалид машинасын алгач, ун көн чамасы баш күтәрми «юды», эшкә йөрмәде. Аның урынына Мәфтуха эшләп торды. Ул гына да аз тоелды Әхтәмгә, көн аралаш хатынын машина».ына утыртты да Бөгелмәгә кунакка чапты. Фермадагы бөтен эшне янә Мәфтуха сөйрәде. Ул Әхтәм өстеннән дәгъва итмәде, идарәгә җиткермәде. Булдыра алган кадәр үзе башкарды. Әмма Әхтәмнең бу эшенә председатель һәм идарә членнары түзеп килсәләр дә халык чыдамады. — Нәрсә, бер кешегә ике камыт кигертәсез! Нигә үзе эшләми, көн туса, Бөгелмәгә чаба. Эчмәгән көне юк, сүкмәгән кешесе калмады. Бозылды Әхтәм. Юлдан язганчы, алыгыз фермадан үзен,— дип, идарәгә үк килеп әйтә башладылар һәм йөри торгач үзләренекен иттеләр. Чираттагы идарә җыелышы Әхтәмне фермадан алырга һәм вакытлыча фуражир итеп куярга булды. Ләкин бер шешә юлына баскан Әхтәм анда да озак эшли алмады. Фураж сатып эчкәләде. Сизделәр, белделәр дә аннан да чыгардылар. — Миңа эш кирәкми, ике кулыма бер машинам бар, ашарга пенсиям җитә, ялынмыйм мин сезгә,—диде сонгы сүзе итеп Әхтәм, һәм шуннан сон бөтенләй юлдан язды. Көн эчте, төн эчте. Читән, ихата буйларында кем ауный дисәң, ул, Әхтәм, исереп ятты. Бу'тамашаны күреп торган Мәфтуха йөрәге сыкрап елады Әллә НИГӘ жәлләде ул Әхтәмне. Ә бит күрә алмаска тиеш иде. Юк, алай итә алмады Ялынып сораган чакта акчасын бирде, үз туганыдай итеп кызганды. һәй. Вәлие исән булса, шул көнгә калыр идеме ул! Ниндидер Әхтәм белән язмышын бәйләр идеме' Вәлие турында уйладымы. Мәфтуханың иң нечкә хисләре уяна. Ләкин шунысы гаҗәп, ул аны төшендә күргән итеп кенә хәтерли иле * Әнә ничек изге иде ана Вәлинен мәхәббәте' Ләкин ул ике аягына нык басып чын тормышта яши, кхлы зиһене белән эш башкара, дөнья көт"> Хезмәт хакын ала, бәйрәм көннәрендә теттереп ял итә, күңел ача. Кеше кунеле — дәрья ул. онытылып, шашынып аласы кил.» кайчак Мәфтуха да әнә шундый уй-хискә бирелеп, япа-ялгызы урманкырларга чыгып китә Әнә шунда жегәрлеге, кайнар МӨСӘГЫЙТЬ ХӘБНБУЛЛИН лыгы ташып торган табигый бер хис уяна аңарда. Ә нигә ана шул вакыт ярсыган йөрәген басып, тулып торган хисне урнына куеп, кемнең тә булса көчле күкрәгенә сыенмаска’ Нигә аңа шунда бер селкенеп, иркәләнмәскә?! Кем сөйми иркәләнүне? һәркемнең моңа хакы бар лабаса! _ . Ләкин әнә шулай дип уйласа да, һичкайчан алай эшләмәде Мәфтуха. Бөтен көч-жегәрлеген эш-хезмәтенә бирде. Алай-болай үтсен-китсен дип кенә эшләмәде, юк, бөтен жанын-тәнен биреп эшләде. Тотынган эшендә, башкарган хезмәтендә һәрвакыт шатлык, күңел юанычы тапты. Кайчак төнлә белән дә фермага килеп китә торган иде. Шунда бер төнне Әхтәмне очратты ул. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн иде. Ферма утары уртасындагы бердәнбер лампочка тирә-юньне тонык кына яктырта Абзардан чыгып килгәндә Әхтәмнең күптән таныш булган протезы шыгырдавын ишетте Мәфтуха. Ишетте дә йөрәге талпынып куйды. Әллә ялгыш ишеттеме? Кага башлаган йөрәген басарга теләгәндәй, кызу-кызу атлап, капкага таба китте. Колагы ялгышмаган икән, капка баганасына сөялеп Әхтәм басып тора. Багана башындагы лампочка яктысы аның сөяп куйган алюминий таягын яктырта. Мәфтуха күрмәмешкә салынып үтеп китмәкче итте. Ләкин күкрәк түреннән чыккан, гитара кылыдай калтырап киткән тавыш аны туктарга мәҗбүр итте. — Мәфтуха!.. — Сез нишләп йөрисез монда, Әхтәм? Төн ич!.. Әхтәм өмсенеп куйды, бер адым ясап, яктыга чыкты — Мәфтуха, сиңа бер сүзем бар иде... — Я соң, әйт!—диде Мәфтуха, бераз тынычлана төшеп. — Мәфтуха,— Әхтәм үрелеп сөяп куйган таягын алды,— нишләргә инде миңа, хатын китәм ди’.. Мәфтуха дәшмәде, авылга таба кузгалып китте. Әхтәм апа иярде. Менә ул адымын кызулата төште дә Мәфтуханың жиңенә кагылды. — Мәфтуха, нишләргә инде миңа?.. Син минем бердәнбер кешем... Башка кешегә әйтә алмыйм... — Әхтәм,— диде Мәфтуха, жемелдәп торган йолдызлар белән мыжгып тулган күк гөмбәзенә карап,— син нигә минем янга киләсең’ Биг мин сиңа ничә тапкыр төнлә кермә дип әйттем инде! Ишетәсеңме, Әхтәм, мин вөҗданыма тап төшерергә теләмим. . Булды—үтте, житте. һәр нәрсәнең бер чиге булырга тиеш . Без синең белән ир һәм хатын түгел. Алдың — тора бир. Ир— баш, хатын — муен. Барысы да үзеңнән. Эчмә. Үз чамаң бел! һәм тиз-тиз кител барды. Авыр иде бу сүзләрне әйтү Мәфтухага, һай авыр иде! Әмма башкача булдыра да алмады ул. Аны халык хөрмәт итә, абруен төшерәсе килми иде Янә бер гайбәт таралсынмы?.. Юк, юк, тагын бер тапкыр юк. Ул аңа килергә рөхсәт итмәскә тиеш' Ләкин ике көн дә үтмәде, имчәк баласын күтәреп, Мәфтухага Әхтәм килеп керде. — Китте,—диде ул, шаккатып торган Гыйлаҗ картка һәм өнсез калган Мәфтухага карап,— баланы да калдырып китте Гыйлаҗ карт белән Мәфтуха аптырап калдылар Карт бер балага, бер йөзекүзе шешенеп беткән Әхтәмгә карады да Мәфтуха килененә ым какты. — Баланы ал, килен!.. Утыр, Әхтәметдин!.. Мәфтуха баланы алды да ишскле-түрле йөреп китте. . — Ии. Әхтәм җаным, тагын ни тамаша кылуыгыз инде’! Кеше ни afirepJ . Мин нишлим бу бала белән?.. Имчәк баласы гына бит әле ул! . Әхтәм дәшмәде, бакыр чәчен сипкел баскан йөзенә төшереп утыра бирде. Гыйлаж карг шыңшып торган балага, мескенләнеп киткән Әхтәмгә аптырап карап торды. Карап торды-торды да — Килен, ни, әллә бүгенгә кунсынмы?. Кеше башына бәла төшкәч, күршегә керми, кемгә керсен. Туганың килсә, кунак ит, күршең керсә, туган ит, дигәннәр картлар,—диде. Ләкин Мәфтуха карт ягына әйләнеп тә карамады. — Әхтәм.— диде ул, каядыр почмакка төбәлеп,— бар син аның артыннан. китсә әтиләренә киткәндер... Ялын, ялвар, итмә баланы ятим!.. Э Әхтәмнең күзләрендә яшь ялтырады, ул башын тагы да ия төште. *• — Бармыйм мин анда, килмәячәк ул! = — Юк, син барасың, Әхтәм, бармаска хакың юк. Ишетәсеңме, хакын =? юк! Ата син, бала атасы. Ә ул аның анасы! Ф Әхтәм акрын гына торды да, башын-күзен күтәрмичә, чыгып китте. _ Бераздан аның машина тавышы ишетелде. — Китте,— диде Гыйлаж карт, йоклаган баланы үз караватына са- =? лырга кушты — Синекеннән егылыр ул, тимәс борын селкенеп тора бит... * — Әткәй, син ят, ял ит. Мин аны үзем карармын... Мәфтуха баланы караватка салды да исе китеп аның нәни йөзенә = карап торды. Бала, суеп каплагандай, әтисенә охшаган иде. Хәтта очлаеп килгән ияге дә. каш-колаклары да, кылган башы кебек ап-ак х чәче дә Әхтәмнеке иде. Шул мәлне Мәфтухада Гыйлаж картка әйтергә л түгел, күиел тутырып уйларга да курыккан бер хис уянды. «Әгәр бала чынлап та аңа калса? Әхтәм аларга күчеп килсә?» з һәм үз уйларыннан үзе үк куркып, Гыйлаж карт ишетмәдеме, бел- £ мәдеме дип, әткәсенә таба карап алды. Гыйлаж карт намазына утырган Ь иде. Дөньясын онытып намаз укый иде. Мәфтуха көзге алдына килеп ә басты, һәм капыл әллә ниләр уйлап ташлады. Яшь түгел иде инде ул. 2 һай. яшь түгел иде! Әйе. аның йөзенә тормыш нужасы эз салмыйча калдырмады Маңгай өстен, күз төпләрен жыерчыклар ермаклаган. Кыз чагында елмайганда барлыкка кнлә торган бит очындагы мөлаемлык чокырлары да тирәнәйгәннәр, ияк асты җыерчыкларына килеп кушылганнар. Ләкин жете кара күзләр, сирәк-мирәк агара башлаган чәчләр бөтен бит-йөзенә төкәнмәс мөлаемлык өстәп торалар иде әле. Беренче карауга шактый яшь күренгән чыраенда тагын әллә нинди картаю галәмәтләре күрде Мәфтуха. Юк, яшь түгел инде ул, яшь түгел иде Менә бала уянып китте. Намаз укып утырган Гыйлаж карт тиз-тиз генә амин тотты да; — Карале, килен, әллә ашыйсы килә микән? — днп сорап куйды, — Шулайдыр да бит, әткәй— — Әллә мәйтәм, иске өйгә чытып сөт кайнатып алып керимме? — Бар сон .. Бала көйсезләнә башлады, башын уңлы-суллы борып, имчәк эзләде. Аннары нәүмизләнен йөзен чытты, әче итеп елап жнбәрде. Мәфтуха кисәк таралып, каушап калды. Кулга алып та, идән буйлап селкеп йөрен тә туктамады бала, үкерүен генә белде. Мәфтуха шулкадәр дулкынланды, каушады, шыбыр тиргә батты. Ахырда чыдар әмәле калмагач. буш имчәген чыгарып салды да бала авызына каптырды. Үкереп елаган бала бер мизгелгә туктап калды Мәфтуханың ярсып типкән йөрәге, уч төбенә эләккән кош кебек, калтырана башлады Анарда үзе Дә анламаган ана булу хисе уянды. Гүя ул аның баласы, гүя ул чынлап та үз баласын имезеп утыра һәм ул, талымсызланып, үз игеп баланың нәни йөзенә карый. Карый да башына килгән уеннан, үз шәүләсеннән курыккан карак кебек, куркып китә. Юк, бәхетле булмады ул. Язмыш ана һәрчак аяк чалды. Табып үстерә алмады ул бала Вәлидән узмады.. Ә менә хәзер, кулына нәни бала алгач, ана булу теләгенең үсә баруын тыю бик тә кыен иде аңа. Әйе, юкка, юкка Әхтәмнән бала тапмады. Явыз телләрдән, гайбәттән коты алынды. Барысына да төкерәсе дә табасы булган да бит. һәм кайдадыр йөрәк түрендә өмет чаткысы кабынып китүен күргәндәй булды ул. «Әхтәмнең хатыны баласын алырга килмәсә, Әхтәм белән алар тора башласалар?» , Уеннан, хыялыннан үзе үк куркып китте. Ләкин бер туган уи-хыялны тиз генә күңелдән алып ташлап булмый икән ул. Менә ул Әхтәм белән кинога бара Юк, менә ул Әхтәм белән урам эскәмиясендә утыра, ә яннарында Таймас уйнап йөри... Шушы Танмас, кулындагы Таймас!.. Ләкин чын тормыш һәрчак усал була. Бала, сөт килмәгән коры имчәккә риза булмыйча, янә елап җибәрә. Мәфтуха аны күкрәгенә кыса да идән буйлап йөреп китә. — Жыламасана, нәнием... Җылама. Хәзер бабаң сөт кертер... Ул арада чүмеч белән кайнаган сөт алып, Гыйлаҗ карт килеп керде. — Әткәй, бик кайнар түгелме соң? — Суыттым... Гыйлаҗ, карт килененең йөзе буйлап яшь агуын күрүгә тетрәп китте. Чүмеч тоткан куллары калтырый башлады. — Сабыр ит, килен... Мин карт кешегә рәнҗемә инде син... Менә калак белән эчереп тор булмаса. Шешәсе бар да бит, имчәге юк... Бозау имезлеге ярамас инде?.. Мәфтуха яшь тулган күзләре белән әтисенә карап алуга ук төшенде, карт шаярып сөйләми. Карт нигәдер рәнҗи, үкенә... — Әллә үзләренә кереп аласыңмы, әткәй? Ишекләренә калак кына тыгып йөриләр бугай алар... — Әйе шул._ Резин имездек каптырып ярты шешә сөт эчергәч кенә бала йокыга китте. Гыйлаҗ карт өй түбәсенә менеп дөбер-шатыр килеп чормада йөрде Бераздан ул киндере уңып беткән бишек күтәреп төште. — Хәзер мин аны рәтлим, килен_ Бала бишек ярата ул... Тирбәттең исә, оеп йокыга китә... Вәли мәрхүмнең бишеге иде... һәм Вәли сүзен әйтүгә агарып киткән киленен күрде дә ялгыш ычкындыруына үзен-үзе тиргәп алды. Сүзне тизрәк икенчегә борды. — Кай тирәгә элим, синең караватың янынамы? Юкса, үзем дә карар идем... Барыбер күзгә йокы керми минем... — Үзем карармын инде мин аны, әткәй. Менә монда эл, минем карават янына. . Мәфтуха елаудан туктаган, тынычлана төшкән иде инде. Гыйлаҗ картның ду килеп, балага сөт кайнатып, бишек элеп, мендәрләр салып йөрүе аңарда әтисенә карата кызгану хисе уятты. Беренче тапкыр, күп еллар бер өйдә торуга беренче тапкыр, үз әтиседәй итеп күрде ул аны. Кисәк картка нәрсәдер әйтәсе, җылы итеп сөйләшәсе килеп китте. Ләкин карт аңар ятарга, бала йоклаганда черем итеп алырга кушты. Ятса да күзләренә йокы кермәде Мәфтуханың. Йокыга китсә шунда ук саташып уянды, кемгәдер янады, кемнедер орышты. Әллә елап арыганга, әллә күп итеп сөт эчкәнгә, бала тыныч йоклады. Тик тан алдыннан гына тынып йокыга китте Мәфтуха. Күпме йоклагандыр, анысын хәтерләмим. Ул уянып киткәндә, түр тәрәзәләрдә таң нуры уйный, ярсып-ярсып әтәчләр кычкыра иде. Мәфтуха, күзләрен йомган килеш, бала өстендәге кулы аша нәнинең тигез сулыш алып йоклаганын тойды, һәм кисәк сискәнеп китте. Аның кулына эре сөякле салкын бармаклар тиеп киттеләр. Мәфтуха күзләрен ачгы һәм бакыр башын иеп, бала бишеге янында утырган Әхтәмне күрде. Күрде дә бу хәлнең өнендәме, төшендәме икәнен белергә теләгәндәй эре сөякле таныш кулны тотып карады. һәм сөякчел бармакларның үз кулын кысуын сизүгә, күңел түреннән бәреп чыккан кайнар яшьләренә ирек биреп: — Кайттымы? — дип сорады.