СОЧИДА ҮСӘ БЕР АГАЧ
Бетен җир шарына билгеле булган шәһәрләр һәм авыллар, корабльләр һәм курганнар бик күп Данлыклы агачлар да үсә. Без бу язмада шундый агачларның берсе турында сөйләргә телибез. Йөзләрчә ел дәвамында берничә кешенең колачы җитмәслек булып үскән һәм куышында турист ның бөтен почмакларында беләләр аның турында. Ул Сочида, дөньяның иң зур Халыклар аны Дуслык агачы дип атаганнар. Ул агач кәүсәсендә төрле милләт, төрле раса, төрле караш кешеләре ялгаган ботак-тармаклар үсә, чәчәк ата һәм җимеш бирә. Карасу яшел бер ябалдашта Япония мандариннары, Италия лимоннары. Америка әфлисуннары, һиндстан грейпфрутлары — саный китсәң, барлыгы 45 төрле җимеш күрергә мөмкин. Шул агач турында планета буйлап легендалар йөри. Хикмәтле бу бакчага дөньяның барлык почмакларыннан кешеләр килә. Кешеләр ул агачка җанлы автографларын язалар, алар «Кунаклар китабыона җыр булып теркәлә. «Сочидагы бу гүзәл бакчада мин бер сәгать булдым,— дип яза Сәгуд Гарәбстанын- нан килгән күренекле дәүләт эшлеклесе Әхмәт аш Шөкәйри.— Ул борынгы грек философларының Афинадагы бакчасын хәтерләтә. Греклар бакчасы культура тараткан кебек, совет бакчасы кешеләргә шатлык өләшә». Дуслык агачы янында булганда һәркем күңелендә иң изге фикерләр туа. Төгәл һәм киң мәгънәле сүз осталары — шагыйрьләр Дуслык агачын бигрәк тә образлы итеп сурәтлиләр. «Яфраклар белән язылган поэма»,— дип атый аны Гана шагыйре Эрик Хейман. Совет шагыйре Игорь Козбев, Африкадагы каләмдәше фикерен куәтләп.— Дуслык агачын кешеләр хезмәт, тынычлык турында кызыклы һәм дулкынландыргыч итеп язылган новеллалар җыентыгына тиңли. Шул җыентыктан берничә новелла укыгыз. Кырыгынчы ел көзендә Кара диңгез буйлары көзен, әкияттәге кебек, аеруча матур була. Кояш үзенең көл- тә-көлтә нурларын бакчаларга, тауларга, яр буйларына мул итеп сибел калырга ашыга. Диңгез дә сине үзенең кочагында иркәләнергә чакыра. Җәй буе яшел яфраклар аралар ял итә алырлык гигант агач түгел ул. Бу агач бүтән ягы белән данлыклы. Планета курортында үсә. Аны үстерүгә һәм агачның җимешләрен җыюга җир шарының 145 иленнән вәкилләр катнаша. Сочи иксез-чиксез Кара диңгезе, аяз зәңгәр күге, мәңге яшел пальмалары, кипарислары, кар һәм боз белән капланган биек-биек таулары, шифалы сулары, таңга калырлык сарайлары белән генә түгел, менә шушы агач белән дә атаклы. сында яшеренеп яткан әфлисуннар, лимоннар, мандариннар инде тәмам өлгереп, куакларны алтын шарлар булып бизиләр Кавказның шушы гүзәл табигатенә соклана-соклана һәркем селекция бакчасына юнәлә Монда чыннан да могҗизалар бар икән. Атаклы галим Иван Владимирович Мичуринның шәкерте Федор Зорин бер агачта әфлисун да, лимон да, мандарин да үстерә башлаган Бакчаны карап йөрүчеләрнең берсе бу агачны җентекләп күзәтергә керешкән Аннан бакчачылар янына килгән дә — Алмаларны һәм грушаларны ялгый беләм, цитрусларны да ялгарга өйрәтсәгез калдыра. < Бу хәл 1940 елкың көзендә була. Шулай итеп, О Ю Шмидт хәзерге Дуслык ага- = чына беренче ботак ялгый. Аның үрнәге башка бик күпләрнең игътибарын җәлеп итә Q Озак та үтми, табигатьне бөек үзгәртүчеләр — К А Тимирязев һәм И Б Мичурин хөрмәтенә дә бу агачка ботаклар ялгана. ▼ Сугыштан соң селекция бакчасына беренче чит ил кешесе — Югославия профессо- и ры Руҗица Гланиаич килә Ботак ялгаганнан соң. атаклы хатын-кыз галим болай ди: «Үсемлекләр кояшка үрелгән кебек, бөтен дөнья кешеләре дә бер-берләре белән д. дуслыкка омтылалар Менә шуңа күрә дә бу агачның үсеп китүе, чәчәк атуы, төрле милләт кешеләренең дуслык җимешләре белән каплануы бер дә очраклы хәл түгел». Агачның ботаклары ишөйгәннән-ишөя. тамырлары ныгыганнан ныгый бара Бу агач . белән О Ю Шмидт шәкертләре дә бертуктаусыз кызыксынып торалар. Котыпчылар о академик О Ю Шмидтның эшен Төньяк боз океанында гына түгел, Сочиның Дуслык t° агачын үстерүдә дә дәвам иттерергә карар бирәләр. п 1960 ел Бакчачылар, шау-гөр килеп, В Шамонтьев, И Романов Н Корнилов һәм й М. Коршунов иптәшләрне каршылый Төньяк Боз океаныннан академик йөргән яклардан кайткан бу галимнәр «Кунаклар китабывна түбәндәге сүзләрне язып калдыралар* «Без бу ботакны танылган совет котыпчысы һәм тикшеренүчесе О Ю. Шмидт истәлегенә багышлап ялгыйбыз. Бу гаҗәеп агачка ботак ялгап калдырган халыкларның беркайчан да сугыш кырларында очрашмаячакларына нык ышанабыз» Шулай итеп. Дуслык агачына котыпчыларның яңа яшел автографлары өстәлә, «Кунаклар китабы»ның икенче бите ачыла. «Дуслык күзсез дә күрә!..» Бер зур ботакның яфраклары һәм җимешләре арасында берничә ак калай кисәге ялтырый Монда ботакка ботак ялгаганнар. Селекция бакчасы сотрудниклары аны «Америка Кушма Штатларындагы тынычлык сөючеләр ботагы» дип йөртәләр. Аның ялгануына танылган негр җырчысы Поль РОбсонның. хатыны Эсланда белен бергәләп, Сочига килүе сәбәп. Америка кунаклары Дуслык агачына ул вакытта яңа җимеш — мандаринның әфлисун белән гибридын ялгыйлар ...1963 елның җәе Поль Робсон ботагы янында бер кеше басып тора. Ул үзенең гәүдәсе, тән төсе буенча да атаклы җырчыны хәтерләтә. Әмма бу кеше агачны да, аяз күкне дә күрми Куакны ул бары тик куллары белән генә капшап карый. Ул — Америка Кушма Штатлары Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты члены Генри Уинстон Терри-Хот төрмәсенең бер кешелек камерасында якты дөньяны күрүдән мәхрүм ителгән кеше Уннарча мең кешеләрнең протесты һәм таләбе генә тынычлык ечен куркусыз көрәшчене төрмә газапларыннан азат итте — Дуслык күзсез дә күрә! — ди Г Уинстон Вашта. улы Гай ярдәмендә. Поль Робсон ботагына бөре ялгый, аннары чит илләрдән килгән бик күп кунаклар белән бакчада алты төп яшь үсенте утыртуга катнаша. Күп тә үтмәс, бу агачлар да шулай зур булып үсәрләр, җимеш бирерләр һәм бергәләп Дуслык бакчасын киңәйтерләр иде,—дигән. с. Бу кеше — атаклы совет котыпчысы һәм тикшеренүчесе Отто Юльевич Шмидт “ булып чыга Бакчачылар академикка ботакларны һәм бөреләрне кисеп күрсәтәләр п Отто Юльеаич ул агачка бер ботак ялгый да аны табигать сөючеләргә истәлек итеп .- Тылсымлы пәке Бакчада — укучылар экскурсиясе. Алар субтропик үсемлекләр белән кызыксыналар. Зур яфраклы бананнар, тез бамбуклар, чәй куаклары бик кызыксындыра аларны. Дуслык агачында күп төрле җимешләрнең үсүен карап балалар хәйран калалар. — Сезнең, мөгаен, тылсымлы пәкегез бардыр. Шуның белән ботакларны кисеп алып бу агачка күчерәсездер.— диләр алар. — Бернинди дә тылсым юк, бакчачыларның гади пәкесе ул.— ди институт сотруднигы Людмила Дмитренко. Безнең пәкене ботен дөньяда беләләр. Ул барлык илләрдә дә бар. Бу сөйләшү моннан берничә ел элек булган. Ә ул «тылсымлы» пәкенең тарихы мондый. Поль һәм Эсланда Робсоннар ботак ялгагач, пәкене. Дуслык агачы истәлеге итеп, Америкага алып китәргә телиләр. Бакчачылар моңа каршы килми. Шуннан соң башка илләрнең кешеләре дә пәке сорый башлый. Бакчачы инструменты дуслык символына әйләнә Павлово заводы коллективы Сочи селекционерларына махсус пәкеләр эшли, хәзер ботак ялгаган һәр кешегә аны бирәләр. «Сочи» дип язылган бу пәке ике мәгънәне аңлата: беренчесе — аның иясе ботак ялгау буенча өч минутлык «халыкара мәктәпгне үтә, икенчесе—Дуслык агачында ул ялгаган ботак үсә. Узган ел биредә яшел автограф авторларына тагын бер «диплом» бирү гадәткә керде. Сочи шәһәр Советы башкарма Комитеты эшләткән таныклык ул. Беренче битенә җир шары рәсеме һәм Дуслык агачы сурәтләнгән. Агачның ябалдашын ак, сары, кызыл һәм кара төстәге куллар күтәреп тора. Эчке битләренә рус, инглиз, немец һәм француз телләрендә бакчага килеп Дуслык агачында ботак ялгаган кешеләргә «Дуслык бакчачысы» дигән мактаулы исем бирелү турында язылган. «Тылсымлы пәке» һәм бу таныклык ияләренең берсе, Бразилиянең танылган җәмәгать эшлеклесе һәм халыкара Ленин премиясе лауреаты Элиза Бранко, бу кечкенә сувенирларның әһәмиятен болай бәяли: «Кадерле дуслар, бу кечкенә пәкене бармаклар көч-хәл белән генә тотып торалар. Шулай да ул хезмәттәшлек һәм тынычлыкка омтылуның бик зур көченә ия, анда сугыш уты кабызучыларның танклары юлын кисәрлек көч бар». Материклар Сочида күрешә Август, 1961 ел. Бу көннәрне бөтен дөнья хәтерли. Кариб диңгезендәге кечкенә генә утрау үзенең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап империалистларга каршы керәшә. Авыр, бик авыр бу утрауга. Бөтен халкы кулына корал ала. Африка континентында да шундый ук хәл Конго халкы, күп югалтуларга дучар хәлдә, бәйсезлек яулый. Шушы канлы көннәрне истә калдырып, Куба революциясе геройларыннан берсе — Хуан Альмейдо болай дип яза: «Мин Конго халкының бөек лидеры, империализм корбаны Патрис Лумумба истәлегенә Дуслык агачына ботак ялгыйм... Ватан яки үлем. Без барыбер җиңәчәкбез!» Яңа яшь сабак Куба халкының африкалыларга анты һәм җавап сәламе булып үсә. Әйе, Сочида Америка белән Африка, Австралия белән Европа, Азия белән Америка материклары очраша. Дуслык агачы җимешләрен төрле континентларның меңнәрчә кешеләре үстерәләр. Яфраклар белән язылган поэманың Уругвай парламенты депутаты Луис Педро Бановита калдырган өлешен укыгач, бу фикер тагын дә көчәя: «Бик борынгы заманнардан ук агач кешегә эчке хисләрен аңлату өчен хезмәт иткән. Мәсәлән, зәйтүн агачы — тынычлык, мәңге яшел яфраклы, хуш исле лавр—дан билгесе. Чәнечкеле күгән агачы исә кырыслык һәм җәза гәүдәләнеше булган. Ә Сочидагы селекция бакчасында Дуслык агачы иң солидар җәмгыятьнең символы төсендә үсә». Эфиопиянең депутатлар палатасы председателе Фитаурази Бенса Джалло * Кунаклар китабылна яза. Дуслык симфониясе Күренекле дирижер, музыкантларның Чайковский исемендәге беренче халыкара конкурсы лауреаты Ван Клиберн да, озак сәяхәттән һәм дөньяның бик күл илләрендә җаваплы чыгышлардан соң, Сочига килә. Селекционер, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Федор Михайлович Зорин, теплицадан чүлмәккә утыртылган кечкенә генә әфлисун агачы алып чыга да. музыкантка: — Моны Мәскәүдән минем иң кадерле кешем — туган әнием җибәрде,— ди.— Озакламый аңа туксан яшь тула. Моны ул — Дуслык агачында өлгергән җимеш орлыгыннан үстерде. Мин аны моннан ике ел элек әнинең туган көненә бүләк итеп җибәргән идем Хәзер әнием, бакчага ботак ялгарга килүчеләргә дип, үзенең үтенечен җиткерүемне сорый. — Гомерем буена моннан да куанычлырак тәкъдимне әйтүче кеше әле булмады,— ди Ван Клиберн, елмаеп. Шул чакта тешереп алынган рәсемнәрдән Ван Клибернның эшкә бик зур җитдилек белән керешүе һәм ботакны чиксез саклык белән ялгавы күренеп тора. Бакчачылар белән аерылышканда ул: «Бу ботакта мин сезгә дуслыгымны һәм мәхәббәт хисләремне калдырам»,— ди. Соңыннан ул Дуслык агачында үскән җимеш орлыкларын сорап ала. Дирижер ялгаган үсенте хәзер зур ботак инде. 1963 елда бу ботак агачтагы иң күп тармаклы ботакларның берсенә әверелә Сочига «Литва» теплоходы белән бео •олы 69 илнең вәкилләре — журналистларның еченче бөтендөнья очрашуында катнашучылар — килә Барысы да ботак ялгауны шул көнне нәкъ 24 яшь тулган Аргентина журналисты Эдуардо Хосимага тапшыралар В. Клиберн ботагындагы яңа үсентене журналистлар тынычлыкка һәм халыклар арасында дуслыкка багышлыйлар. СОЧИДА ҮСӘ БЕР АГАЧ Медицина докторы Огуро Сентаро (Япония) дуслык агачы янында. Японнар ботагы Кара диңгез буенда яз. Агач бөреләреннән яшь яфраклар калкып чыга, бакчалар яшел диңгез сыман булып дулкынлана башлый. Шундый ямьле көннәрнең берсендә бирегә Көнчыгыштан килгән кунаклар, дуслык агачы тармакларын күреп, таңга калалар. «Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә, табигатьнең шушы агачтагы җимешләре кебек, хаким сыйныфларсыз, дошманлыксыз һәм эчкерсез генә үссен иде»,— дигән изге теләк белән алар кулы белән беренче ботак ялгана. Яшел автограф авторларының берсе—Япония социалистлар партиясе генеральный секретаре Томоми Нарита, икенчесе — Япониянең СССРдагы илчесе Хисанари Ямада. Японнар ботак ялгау белән генә чикләнмиләр. Аның үсешен күзәтәләр, уңышын җыярга да киләләр. Дуслык агачы курку белмәс разведчик, Советлар Союзы герое Рихард Зоргеның якын дусты Исии Ханако игътибарыннан да читтә калмый. ,965 өлның маенда ул шушы бакчага килү бәхетенә ирешә. Агачтагы һәр ботакны, аларга эленгән ак калайларны җентекләп карый. Аннары «Кунаклар китабы»на болай дип яза: «Рихард Зорге тынычлык өчен көрәште. Шуңа күрә мин ботакны Зорге исеме белән ялгыйм. Халыклар аны мәңге онытмасыннар!» Космос батырларына Чәчәккә һәм ямьгә мул көннәрнең берсендә бакчага космонавт Герман Титов килә. Институт сотрудниклары галәм батырын хөрмәтләп каршы алалар. Герман Степанович агачны һәм аның ботакларындагы этикетларны кызыксынып укый. Кинәт бер тармак янына тукталып кала. Үз күзләренә ышанмыйча, агачка якынрак килә. Анда, чыннан да, «Г. С. Титов хөрмәтенә» дип язылган икән бит! — Сез «Восток — 2» корабле белән галәм гизгәндә ялганды ул ботак,— дип аңлата аңа Людмила Дмитренко.— Ул чакта безгә кунакка Кореядан Хезмәт Герое Тен Сен Хи килгән иде. Ул үз ботагын, тынычлык сөюче барлык аналар исеменнән, сезнең тиңдәшсез батырлыгыгызга багышлады... Герман Степанович Тен Сен Хи ботагы янында тагын бер үсентенең үсүен тели һәм аңа яңа ботак ялгый. 1964 ел көзенең соңгы көннәре үтеп бара Инде розалар, хриэантемалар чәчәкләрен койганнар. Шул чакны Сочига космонавт Павел Попович килеп чыга. Дуслык агачы янында бакчачылар аңа да пәке тоттыралар. — Миңа ботак ялгау—таныш эш. Мин бит авылда үстем,— дип шаярта Павел Романович. — Сез моны бик оста һәм яхшы итеп ялгарга тиешсез. Югыйсә, башка планеталарда алмалар үсмәс,— диләр аңа бакчачылар, елмаеп. Икенче көнне бакчага Юрий Гагарин, Андриян Николаев, Валентина Терешкова- Николаева. «Восход» корабленең командиры Владимир Комаровлар да килә. Агачка тагын ботаклар ялгана. Институт сотрудниклары галәм батырларын аңарда үскән җимешләр белән сыйлыйлар. Аның исеме—Муса Мин Кара диңгез буенда ял итә идем. Шулай бер көнне Сочидагы коллегам а Александр Романович Арустаменко мине Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институты бакчасын карарга чакырды.а. Без таш баскычлар буйлап югары күтәреләбез Тирә-яктагы гүзәллеккә хәйран / каласың. Әнә зәпэәңгәр сулы Кара диңгез, Сочи портының, санаторийларның берсен- _ нән-берсе күркәм корпуслары. Һәр төштә чәчәкләр субтропик үсемлекләр Ә безнең > легендар агач — Дуслык агачын тизрәк күрәсебез килә... Ниһаять, менә ул меңнәр кулы белән иҗат ителгән ямь-яшел һәм мәһабәт елъяэ- £ ма! Ул, ничектер, шәфкатьле елмаеп, яшел кулларын сузып, һәр кешене үз кочагына ® алырга әзер торадыр кебек Бик тә ишле аның семьясы: Лев Толстой. Сергей Есенин, s Николай Островский, Манолис Глезос, Җавахарлап Неру, Хо Ши Мин, Вальтер Ульбрихт. Рейхстаг геройлары, Константин Циолковский Чарльз Дарвин, Михаил Лермонтов, Петр Чайковский. Михаил Ломоносов, илебезнең фронт һәм хезмәт батырлары, дөньяның күренекле җәмәгать һәм фән эшлеклеләре Хәтта тиз генә санап чыгарга да мөмкин түгел. Шулерның барысын да күрә торгач, миндә кинәт Дуслык агачына Муса Җәлил хөрмәтенә бер ботак ялгау фикере туды. Институт дирекциясеннән моңа рөхсәт алгач, иркенләп сулап куйдым. Ләкин иртәрәк булып чыкты. Агачны үстерүче гыйльми сотрудник Людмила Дмитренко Краснодарда командировкада икән. Ә минем китәр чак җитә. Тиз генә телефонга чабам. Йөрүләрем бушка булмады. Дмитренко иртәгесен Сочига кайтып җиткән иде инде! Менә минем кулымда да бакчачылар пәкесе Питомниктан бик саклык белән бөре кисеп алам. Бөре һәм ялганачак ботак сайлауда миңа Дмитренко булыша. Лев Толстой һәм Сергей Есенин үсентеләре арасыннан бер ботак сайлап алабыз. Ә агачта исә Совет-Германия дуслыгына егерме ел тулу хөрмәтенә ялганган ботак үсә. Муса урыны нәкъ менә шуның янәшәсендә булырга тиеш! Чиксез тантаналы һәм дулкынландыргыч, җаваплы минут Фәнни сотрудниклар бөренең төгәл куелуын күзәтәләр. Ә минем кулларым калтырый. Юк, кабаланмыйча, бик зур саклык белән эш итәргә кирәк! Менә кадерле һәм затлы бөре, ниһаять, дәү агач ботагына ябышты да. Хәзер аны лента белән урыйсы гына калды... Шулай итеп Дуслык агачына тагын бер яңа бөре ялганды Аның туган көне — 1968 елның 20 июне, иртәнге сәгать 7. Исеме — Муса. Аның тууы аКунаклар китабыинда ничәмә-ничә телдә күпме куллар язган сүзләр арасына татарча итеп шундый җөмләләр белән теркәлде. «Патриот шагыйрь Муса Җәлил үзенең шигырьләрендә халыклар дуслыгы һәм бәхете, тынычлык һәм хезмәт турында җырлады Ул үз Ватанын чиксез ярата иде. Бу ботак аның үлмәс исеме белән аталсын, һәм шагыйрьнең җырлары кебек, барлык милләт халыкларын дуслыкка, тынычлыкка өндәп торсын! Ул җир шарындагы тынычлык сөюче барлык халыкларның дуслык символы булып чәчәк атсын, татлы җимешләр бирсен!» Татарстан журналистлары һәм язучылары исеменнән, бөтен халык исеменнән әйтелгән сүз иде бу.СОЧИДА ҮСӘ БЕР АГАЧ Хатлар сөйли Дуслык агачы — тулы мәгънәсендә гынычлык символы ул. Аның янында көн саен тынычлык, дуслык, хезмәттәшлек турында суз бара. Кешеләр, төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, бер-берләрен яхшы аңлыйлар Чөнки тынычлык һәм дуслык теле—интернациональ тел. Ә бирегә көн саен күпме хат һәм посылка килә! Адресы бик гади: «Сочи, Дуслык агачына». Нинди телдә язылган булсалар да, аларны аңлатып тору кирәкми, кыска- кыска юлларның һәркайсы тирән мәгънәле. •Мин бөтен дөнья халыкларының да шушы агач ботаклары кебек дуа һәм тату яшәүләрен телим. ТОРАРИНСОН, ИСЛАНДИЯ». •Бу агач тынычлыкка, дуслыкка, бәхеткә һәм чәчәк атуга ирешүдә халыклар берберләренә ярдәм итешеп яшәсеннәр дип өндәр өчен табигать тарафыннан кешелек дөньясына җибәрелгән бер илче. КЕВАЛУ СИНГ, ҺИНДСТАН». •Моңа кадәр бакчачылык дуслыкка хезмәт итә дип һич уйламаган идем. Кара әле, нинди уңышлы/ ВАШ И РЕСЕ, ФРАНЦИЯ». •Сезнең Дуслык агачы искиткеч матур бер идея/ Ул дөнья халыкларын берләштерә. Кеше табигатенә дә җир анабызга ышанган кебек ышансак, нинди шәп булыр иде. ә/ РОБЕРТСОН. АНГЛИЯ». Дуслык агачы музеенда бик зур хисләр уята торган бер тартма да саклана Аны Сергей Есенинның якташлары җибәргәннәр Тышына түбәндәге сүзләр язылган: •Дуслык агачына килүчеләргә. Дуслар/ Иптәшләр/ Бу тартманы ачыгыз Анда бер уч туфрак. Ул Россия улы һәм җырчысы Сергей Есенин туган җирдән алынды. Ока елгасы буйларының бу туфрагына яр буе үләннәре кыштырдавы, таллар һәм каеннар шаулавы, болыннарның хуш исе, торналар тавышы сеңгән дип белегез. Бу туфрактан саркып чыккан су гкызыл миләшләр учагы»н кабызды, бу туфракта алтын аланнар *Язгы каен теле белән» сөйләштеләр. Кавказ туфрагы, таулар/ Сезне Есенин яраткан/ Ул сезгә серләрен сөйләгән/..» Хәзерге гүзәл Кавказда ботакларын киң җәеп, бөтен дөньяга танылып үсүче Дуслык агачына Есенин каеннары шавы шулай кушыла. Дуслык! Бер караганда гади генә булып күренгән бу дулкынландыргыч Һәм мәгънәле сүздән башка тынычлык һәм бәхетле кешеләрнең якты киләчәген күз алдына китерергә һич мөмкин түгел. Сочидагы мәңге яшел гаҗәеп бу агач -- дөнья халыкларының дуслыкка, тынычлыкка омтылышын күрсәтүче иң ачык дәлил. Бу турыда швед язучысы Карп Энглунд бигрәк тә образлы итеп әйткән: «Дуслык өчен, генералларның тарихта гына калу көне өчен, кылычларны Дуслык агачлары үстергәндә кирәкле пәкеләр итеп кояр вакытлар өчен!» Кылычларны тыныч хезмәтнең эш коралы игеп коярга! Бу фикер — «Кунаклар китабынндагы бик куп язмаларның төп темасы. Аларда, бер тамчы суда зур кояш үзө чагылгандай, безнең илебезнең тынычлый өчен, халыклар бәхете һәм азатлыгы өчен көрәшүе бик ачык булып тагын бер кабат күренә. МӘГЪСҮМ ГӘРӘЕВ.