Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Айдар Хәлим

Кайсыгызны юатыйм?

I Мин сине бик көттем, әти! Кичләрен, өемдәге өчле лампаны сукырайтып, Күктә якты йолдызлар кабынганда, Ялан аяк болдырдан торып, Үткән самолетларга оран сала идем: — Әтине кайтарыгыз! ...Мине зарыктырган ал парашют менә-менә ачылыр, Чыгар аннан, шатлыгыннан шашып, Хәрби киемле иң изге кеше, Уң кулында — автомат, Сул кулында бер түтәрәм ап-ак икмәк тотып... Дип көтеп торганда, Шыксыз таулар, Зиһенемне чуалтып Кабат-кабат: — Кайт-та-рыгыз!.. та-ры-гызз!.. Миңа хәзер — 26. Бөдрә солылар чәчемнән көнләште, Баш очымда алтынланып, бер уч кылган калды. Күзләремдә үрсәләнеп, трагедия жан бирде. 2 Мин сине бик яраттым, әни' Калмык далаларына комсомол чакыргач, бер хат яздым: «. .Улан-Холлдан Каспийгача бер йотым суга сусап, Дуслар белән чакрымнар санаганда, бархан түбәсендә ал яулык кебек бер пар мәккә тап булдык. Алар ялгыз үсми, Гаҗәпләндек, әни...» Үтте еллар... Сабырлыкларын яфрак итеп койган Тирәкләр юлы буйлап, Мине язмыш бер жиргә алып килде, һәм күрсәтте Кабер... Суынмасын сукмак, туганнар, бу изге йөрәккә, Узгынчылар, ял итеп, чәчәкләр салыгыз. Тауларда калган тавышым сезне куәтләр: — Кайт-та-рыгыз! Кайт-та-рыгыз! 3 Гомерлек республикам — тауларым, урманнаоым, Сезгә сәлам! Читтә кышларын кышлап, туган телен онытмаган кошларым, Сезгә сәлам! Бөек халкым, синнән башка уйларым сап-салкын, Сиңа сәлам! Киләм мин яшәргән жир буйлап, Мәһабәт бер ятим, Сагындым, бик сагындым үзегезне. Я, кайсыгызга жылы сүз әйтим, соң кайсыгызны юатыйм? Матурларым минем Кызлар, кызлар! Берегез суырып үпте, Икенчегез егете белән үтте. Өченчегез урман сукмагында Чык кипкәнен көтте — кичекте. Карап тордым... Солыларда күрдем Таң сарысы кебек бәсәрү. Сагынсам да, нишлим, саргайсам да Килмәс миңа кабат яшәрү! Жир ваклыклар белән тулы әле! Ялгыз йөрәгеңне биш итеп Яндырчы кыз кеше! Төн чигенсен, Артка ятсын шәүлә үч итеп! Кызлар, кызлар, матурларым минем! Телим сезгә бәхет-сәгадәт. Сез басасы бусаганы үпсен Пар балдаклы тигез мәхәббәт. Тол она сүзе I Төн. Томан керфекләремдә куерып, Тормыш белән бәхилләшәм дигәндә, Дөньяга бала таптым. Хәлсез кулларым белән. Сабыем астына өметемне түшәп, Өстенә йолдызлар корамасыннан Юрган яптым... Таңны зарыгып көттем. Әнә... күкшелләнә таулар... Бу мизгелне балам аңлар... Балам аңлар... 2 Күл сөлегем, таулардагы яктылыгым, Җир улы булып, үлгәнче җирне яратсаң иде. Балам, балам! Бәгыремдә төенләнгән кайгыларны Чыкта чайкатсаң, таратсаң иде. 3 Җир-ана алдында Сине тапканыма бер шатланам, бер оялам... Вакытлымы, балам? Вакытсызмы, балам? Бәхеткәме, балам? Ләхеткәме., балам? Аңламый беркем — ялгызым янам мин. Ялгыз ана мин... 4 Бигрәк өзелеп, сөенеп, көенеп яраттым шул! Язны көтми сандугачым сайраттым шул! Көн сөюемне кияү итеп бирде, Көн үзе үк кире алды. йөрәгемә кайгы-моңын салды... Кайгы түгел! Шалкан кебек таза улым калды. Туй капкасына сөлгеләр чиктем мин! һич зарланмыйм... Су буеннан сызгырганга чыктым мин! һич гарьләнмим... 5 Очраттым да сине, егет, аллам иттем. Ә соңыннан... үз алламны үзем утка тоттым... Кирәкми, мәхәббәткә аклану кирәкми! һәрбер хистән Бәхет эзли күңел. Әй, җир-ана. Яратуы өчен Кызың гаепле түгел! Дуска Гетедан Онытма, син дә кеше бит! Уйлан син дикъкать белән: Бүтәннән өстен түгелсең. Түгелсең түбән — беләм! Шатлыкларын да күп күрдең. Кайгыларына түздең. Юк. дустым, син башың имә, Бәхетләр алда безнең. Экспромт Заһит Хэбибуллинга Җирдән, күктән куәт алып Ташкан кеше. Матурлыкны, телен табып, Ачкан кеше. Күп илләргә хуш киләсең. Маэстро, Күгең кояш, баш өсләрең Аяз тора. Скрипкаң дүрт кыллы икән, Исән булсын. Өстә безнең йөрәк кылын, Бишәү булсын. Рифгать Закиров Өермә Авыл урамында бер ду килеп. Әйлән-бәйлән уйнап ала да Аннан кинәт кенә бөтерелеп Ташлана ул иркен далага. Ә урамнар тынып һәм бушанып. Моңсуланып кала бер мәлгә. . Мин дә шулай булам хисләремнең Иң кайнарын җырга биргәндә. Моң ...Әтидән хәбәр килми торганда, Йөрәккә кайгы-сагыш тулганда. Килә идем мин безнең урманга, Куке моңнарын тыңларга. ...йөрәккә ургып шатлык тулганда, Керфеккә шуның чыгы кунганда, Мин киләм һаман таныш урманга, Күке моңнарын тыңларга. ...Куйсам да канат дәртле җырларга, Урын калдырмый сагыш, моң-зарга, Килермен барыбер шушы урманга, Күке моңнарын тыңларга. Онытылган кайгым булсаң да... Шундый сөйдем сине’.. Хәтта алай Сөймәгәндер Мәҗнүн Ләйләсен... Кавышмасак, бер онытыр диеп, Уйладыңмы, бәгырем, әллә син? Уйладыңмы: Вакыт —доктор диеп, Шул төзәтер, диеп, ярасын... Тик ул аны төзәтә дә барды, һәм өсти дә барды яңасын. Әйе, шулай... Күпме вакыт үтеп Табалмадым дәва бу җанга: Чөнки син бит һаман йөрәгемдә, Онытылган кайгым булсаң да... Бер күңелдә.. Бер күңелдә һәрчак ике төрле Урын барын тоеп яшисең: Аның берсе булса шатлык өчен, Икенчесе—кайгы-яшь өчен. Тик шунысы: авыр кайгы килгәч, Күпме генә кайнар яшь койма, Аның шул яшь өчен дигән ягы Тулу түгел, булмый ярты да... Ә икенче ягы... Бәхет әле Килеп җитмәс борын, җай табып. Тик аз гына шатлыктан да тулып, 'I үгелергә тора чайпалып... Күк гөмбәзе Күк гөмбәзе кайда да бер инде — Кояшы шул аның, ае шул; Ж,ир үзе дә авыш булгангадыр, Күрер күзгә бераз авыш ул. Тик шулай да Никтер шушы гөмбәз Туган илдә бүтән төрлерәк: Түбәсе дә гүя биегрәк, Киңлеге дә аның киңрәк!