Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Фәнис Яруллин Кешелек якыная Ильичка Яктылыкны сөйгән кешеләр Биегенә менә кыяның; Дөнья бора йөзен Ильичка, Анда күреп иң зур хыялын. Гаделлекне сөйгән кешене Туктаталмый аны бер көч тә; Дөнья укый безнең Ильичны, Якыная кешелек Ильичка. Ике елга Икебез ике елга идек. Икебез ике юлда идек; Бер булганга агышыбыз Очраштырды язмышыбыз. Тирәнәйде суларыбыз, Көчебез дә артсын инде. Бер кушылган гомер-елга Аерылмыйча аксын инде. Төсләр Күңелдә төсләр күп минем, Яшеле, зәңгәре бар; Зәңгәр томанга төренгән Яшьлекнең ямьнәре бар. Күңелдә төсләр күп минем, Сарысы, көрәне бар; Башларымның бик күп кенә Сагышлар күргәне бар. Күңелдә төсләр күп минем, Кызылы, аллары бар, Ал төсләр сибеп кабынган Мәхәббәт таннарым бар. Күнелдә төсләр күп минем. Агы бар, карасы бар. Шул төсләрне һәр шигырьгә Аралап аласы бар. Клара Булатова Мөмкиндер дә кебек... Карлыгачтай кыйгач кашкайлары, йөзе аның алсу таң сыман... Тик шаян хис җиле кагылмастай Бер салкынлык анда бар сыман. Шуңа бездә аңар шаян караш Салмый хәтта иң шук егетләр. Нигә соң. и, ана шулай саксыз Елмайдың син бүген, секретарь? Аның да бит йөгерек җилдәй чагы. Күбәләктәй чагы бар иде. Дүрт ел көткән, йөрәгендә йөрткән, Көтеп алган яры бар иде. Коңгырт күзләр иртән көлгән иде, Ул күзләргә кичен яшь тулды. Ул ярына иртән кәләш иде. Кәләшлектән кичен тол булды. Үлде Рәис. Үлде — Урамнарга Тәңкә карлар яуган бер кичтә. Вахтасыннан кайта алмады ул... Иртәгесен Сара ишетә: — Авария «өч йөз егерме»дә, Мастер үлгән. Хәбәр иттеләр... ...Ничә тапкыр инде урамнарга Тәңкә карлар явып үттеләр. Ничә тапкыр алар эределәр. Эремәде сагыш һич кенә. Чигә бөдрәләрен җыйды Сара, Көрән күлмәк киде өстенә. Тыныч кына яши кебек шулай, Тыныч кына тәртип өендә. Тыныч кына йөри эшендә дә. Юктыр кебек тыштан берни дә. Тик күзләре жиргә төбәлгәнзәр, Бер-берсенә кашлар тартылган. Шаян хисләр җиле кагылмастай Бер салкынлык анда бар сыман. Шуна бездә ана шаян караш Салмый хәтта ин шук егетләр... Нигә сон, и, аңар шулай саксыз Елмайдың син бүген, секретарь? Күрдеңме син шуны: Сарага бит Үз яшен дә килми бирәсе. Тик яктырак күлмәк киясе дә, Бөдрәләрен иңгә сибәсе. Елмаясы... Ләкин күзләрдәге Тирән сагыш ничек югалсын? Ул кайгысын кем соң оныттырсын. Кем коткарсын аннан, кем алсын? Яшьлектәге ярсу дулкыннарны Кабатларга тагын йөрәктә, Мөмкиндер дә кебек, түгелдер дә, Кирәкми дә кебек, кирәк тә... Юк, кирәкми! Юк, юк, кирәк түгел, Үткәннәргә тугры ул хисләр. Тик шулай да аңар болай саксыз Ник елмайдың бүген, секретарь?.. Сөйләр сүзләр әле никадәр... Ерак юлга чыгар көннәреңдә Әллә инде вакыт житмәгән. Башларымны салып иңнәреңә Сөйләр сүзләр әле бетмәгән. Юл төененә авырттыра торган Авыр йөкләр бүген төйнәмим. Тик ул якка юл алганда сина Юлдаш булсын якты теләгем. Җырлар белән алып кайт син чорның һәркайдан да яна сулышын. Илкәенә сакла көчле жырың, Сөйгәненә — йөрәк жылысыы. Җырлар сузам кайтыр көннәреңә, Бәлки, сина барып жнтәрләр Башларымны салып иңнәренә Сөйләр сүзләр әле никадәр!.. Яфрак-яфрак кар яуганда Яфрак-яфрак булып кар яуганда Урый идек карлы юлларны. Урамнарны ялгыз ураганда Бер исенә төшер шуларны. Киң урамнар безгә тар иде дә, Нинди якты, матур чак иде. Юлларыбыз ап-ак кар иде дә. Уйларыбыз кардан пакь иде. Шул елларның юлга яткан кары Эремәгән кебек һаман да. Бер исеңә төшер шул чакларны Яфрак-яфрак карлар яуганда. Кайда булдың, дисең Кайда булдың,— дисен,— моңа кадәр? Ничек сине таба алмадым? Белмим, синме үзең ашыккансың, Белмим, минме соңга калганмын. Хәзер инде синең тормышыңда Яратсам да юлдаш булалмам. Миннән алда чөнки язмышына Башка берәү кереп уралган. Очрашканда йөрәк еш типсә дә. Тартылабыз, ахры, шунлыктан. Кайчак синең кыюлыгың җитми, Ә кайчакта никтер мин куркам. Күнелдәген телдән әйтә алмый, Кайнар хисне тыеп киләбез. Шуңа ул да, мин дә, син үзең дә, Өчебез дә газап чигәбез. Күзләреңнән күрәм: яратасын, Миннән башка яши алмыйсың. Хисләреңне сынап карамыйча Ник ул чакта аны алдың сон? Юк, ташлама мина андый караш, Кысылса да сулыш аңардан. Кушылмаган кебек ай һәм кояш Кавышулар безгә язмаган. Файда бирмәс инде очрашулар, Көчәйтсә дә йөрәк янганын. Белмим, синме үзең ашыккансың, Белмим, минме соңга калганым. © Сукмакларга сары келәм түшәп. Каен яфрак коя. Яфрак коеп көзге жилләр иссә, Жаным сыкрап куя. Яфрак коеп көзге жилләр исә, Туйлар чоры керер. Көз җиттеме — авыл бәйрәм көтә, Туен көтә кемдер. Көз җиттеме, авыл бәйрәм көтә, Туен көтә бар кыз. Пары белән бар да. яры белә**, Бер мин генә ялгыз. Пары белән бары, яры белән,— Туйлы көзләр җитсә... Сукмакларга сары яфрак түшәп. Көзге жилләр исә. Сукмакларга сары яфрак төште. Өзгәләнә күңел, Җан яраткан, күңел тарткан кешем Үземнеке түгел...