Хафизлар яңа җыр башлады
Таҗик халык җыры Җыр сөйгән киң күңелләр. Фихраттан һәм Наханидан Алар һич ким түгелләр. Инде алар җыры хәзер Яңа ирек турында, Инде самолет канаты Гүли алар җырында. Ләкин Ленин турында җыр — Арада иң олысы, Чөнки яңа җыр җылысы — Бөек Ленин сулышы. Әгәр дә Ленин булмаса, Җыр елар, шыңшыр иде, Җырчылар бары патшага Ярарга тырышыр иде. Тез чүгеп тә, баш иеп тә Җырларлар иде алар — Көне-төне тик байларны Зурларлар иде алар. Ленин әйтте: яшә, хафиз, Йөрәк кушканны җырлап, һәм хафизлар җыр башлады Бөек Ленинны зурлап! Мәйданда тирмә күренә Кыргыз халык җыры Мәскәүдә, безнең таш калада, Кешеләр күп килгән урында, Бер мәрмәр таш тирмә күренә Ялтырап зур кояш нурында. Беләбез, без аның эчендә Ленинның ятканын беләбез. Борчулы, кайгылы чакларда Без шуңа карарга киләбез. һәм кайгы югала, тарала Үзәннән агымсу үткәндәй, Югала — яфраклар шул суда Дулкынга ябышып киткәндәй. Без, таҗиклар, җыр сөябез, Моң күп бездә, җырлы без. Җырга лаек һәрнәрсәне Көйгә салып җырлыйбыз. Әгәр берәр яхшы ат күрсәм, Шул атны мактап җырлыйм. Җырым яңа җыр булмас дип Шикләнеп-куркып тормыйм: Чөнки җырда җырланырга Бик күп атның хакы бар, һәркем үз толпарын мактый — һәркемнең үз аты бар! Ләкин бар шундый җырлар да — Хафизлар 1 җырлаган җыр, һәммә төштә эз калдырган, Юл йөреп туймаган җыр, Гасырлар күрке булган һәм Ут булып уйнаган җыр. Шундый җырны Фихрат1 2 язган һәм Нахани җырлаган. Алар сүзе гүзәл кызны һәм чәчәкне зурлаган. Хафизлар хәзер дә күп ул — Ә күңел керешә ярсынып Каргарга агулы үлемне — Ул алды зур илнең әткәсен, Ул чакты Юлбашчы Ленинны... Шул мәйдан ягына юллыйбыз, Юллыйбыз авыр сүз даладан: Арада сау-исән Ленин юк, Ул инде терелмәс яңадан. Далабыз шикелле якын ул — Ленинны без шулай сөябез! Жәл түгел далабыз киңлеге, Жәл түгел куебыз, дөябез. Ләкин юк... Белмибез Ленинны, Белмибез кайлардан эзләргә. Йөрәкләр, киң дала, йолдызлар Елый да — яшь тула күзләргә. Беләбез, Ленинны хәтерләп Елый бит йолдыз да, дала да. Ул якын бу җирдә һәркемгә — Туган һәм туачак бала да Онытмас Ленинны, онытмас! Мәңгегә якын ул кыргызга. Җирдә ул тиң кеше далага, Кояшка, айга һәм йолдызга. ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәләре Ялкынлы Ленин Үзбәк халык җыры Җир өстендә, биеклеккә басып, Башы белән йолдызлардан ашып Торды Ленин илләр, җирләр күреп, Ерак сулар тавышын ишетте ул. Җир йөзенә бөек хаким булып, Талмас акыл белән эш итте ул. Изге учак диеп атадык без Ленин чорын,— шулай аңладык без,— Ул — яктылык, җылылык берәүләргә, Берәүләргә — ут һәм ялкын бирде. Шул учакта үзе дә калды көлгә,— Илгә мәхәббәттән янды-көйде. Хәятны ул эштә күрде бары, Тукталмады арып — гел атлады. Атлады ул максатына таба, «Эшлә!» — диде боерып акылына, Яңа уйлар туды яна-яна, Үзе дә янды шуның ялкынында. Дөнья тора баш очында аның, Кайгы каплый Ватан далаларын... Күңелен биреп мазлум, ятимнәргә, Үзен генә даһи гел онытты. Күптән белә идек нинди хәлдә Икәнлеген, ләкин гаҗәп утны Сүндерергә көчсез иде кешеләр: Җир янгынын басар нинди көч бар?! Ә Ленинның йөрәгендә янгын Көчле иде аннан меңнәрчә кат! Ул табутта чакта бар дөньяның Йөзен алды кара кайгы каплап. Тик атабыз бик бәхетле иде — Мазлумнарга мәңге бәхет бирде. Төркмән сөйли Төркмән халык җыры Күп белем алды ул, сөрелде, төрмәгә утырды, Туган як җибәргән хатлар да шатланып укылды. Ул бер сүз әйтсә дә дошманнар калтырап чигенде. Ә андый тәгълимат уятырмы җанда шигеңне? Хикмәтле әйтсәк без — өйрәнде ул җиде гасырлык, Ант итәм һәм шигем юк минем сүземнән кайтырлык: Бит Ленин акылы ярлыга зур бәйрәм китерде. Ә андый тәгълимат уятырмы җанда шигеңне? Ул үлгән кешене терелтердәй булып күкрәде, Тылсымлы җим биреп имләде сырхау кош күкләрне. Мазлумнар, хәлсезләр көч алды батырлар шикелле. Ә андый тәгълимат уятырмы җанда шигеңне? Ул — туган атасы җирдәге ятимнәр, толларның: Аңарга Гыйракның, Иранның тутырып юлларын Агылды бар халык, санламый киртәне-чигеңне. Ленинчыл тәгълимат уятмас беркайчан шигемне! Яңа кояш Дүнгән халык җыры Төнлә, кап-караңгы җирдә кинәт таң атты яктырып. «Бу нинди тылсымлы таң?» — дип әйтте халык, йокыдан торып. Җил сызгыра, яңгыр ява, ә якты җәелә бара. Кояштан да якты Ленин! Ленинга бит төн юк аңа! Гаҗәеп хәл! Бөтен ярлы халык бер гаилә хәзер. Әйдә хаклык, акыл белән халык хөкем йөртсенче бер. Мондый кояшны җир йөзе күргәне юк иде элек. Ленин әйтте:—Яшәсен,— дип,— ярлыга ярлы кул биреп. НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәләре