КАЙДА СЕЗ, ОЛЫ ЯЗМЫШЛАР?
IV үп кенә кимчелекле яклары, җитешсезлекләре, күңелгә хәвеф сала торган тирән чокырлары булуга да карамастан, тоташ бер хәрәкәт- хәзинә итеп алып караганда, әдәбиятыбыз бик тә сәламәт, тел үсүгә, камилләшүгә бара. Соңгы елларда әдипләребез сафына күп кенә яңа исемнәр өстәлде, алар үзләре белән яңа сулыш, яңа бизәкләр, яңа ачышлар алып килделәр. Тема диапазоны киңәйде. тормышның моңа хәтле каләм тимәгән яңа кырлары әдәбиятыбызда чагылыш таба башлады. Моны, аерым алганда, узган 1968 ел прозасы мисалында да күрергә мемкин. «Социалистик Татарстан» газетасында, яшьләр һәм балалар газета-журналларында әледән-әле чыгып килә торган хикәяләрнең уңай һәм кимчелекле якларына аерым- аерым тукталып тормастан, тик шуны гына әйтел үтәсем килә: бу газета-журналлар. проза жанрында уңышлы парчалар килеп торса, урынны кызганмыйлар. Ләкин, гомумән алганда, редакцияләр проза әсәрләренә карата кирәгеннән артык таләпчәнлек күрсәтәләр, дип зарланырга урын юк. Узган ел дәвамында «Социалистик Татарстан» газетасында басылган хикәяләрдән Габдрахман Минскийның «Туй чәе». Барлас Камаловның «Көтмәгәндә-» дигән хикәяләрен, аннары тагы почмагына «эшче» дип пичәт басылган Карами иптәшнең «Кара малай» исемле хикәясен, ничектер, хәтердә тотып калганмын Дөресен әйткәндә, «Кара малай» дигән хикәяне мин бик сагаеп, авторы эшче булганлыгы өчен генә урнаштырылган берәр чиле-пешле нәрсә түгелме дип укый башладым һәм ялгышканымны шундук сизеп алдым. Кечкенә генә мәйданчыкта яшь автор бик оста биеп күрсәтте. Хикәядә гаять тормышчан, күңелне ышандыра торган вакыйга бар һәм ул вакыйганы оста гына алып чыга ала торган җанлы ке- шеләр-лерсонажлар да сурәтләнгән. Ишетүемә караганда, Кәрами иптәш хәзер университетка укырга кергән, имеш. Университет белеме алгач, бу иптәшнең әдәбиятта ныграк төпләнеп калуын теләргә кирәк* Заманасында бик шәп хикәяләр биргән һәм соңыннан әдәби фондыбызга кереп калган повестьлар авторы талантлы каләмдәшебез Рафаил Төхфәтуллинның шул ук «Социалистик Татарстан» газетасының ике номерына сузылган «Бер савыт катык» хикәясен 6/ авторның мөмкинлекләреннән бик түбән дәрәҗәдә торган, юк кына нәрсәләрдә гагар халкының — аз да түгел, күп тә түгел—милли характерын билгеләргә тырышып язылган уңышсыз хикәя икәнлеген әйтеп үтәм. Шундый ук уңышсыз хикәяләрнең берсе итеп бу газетада басылган «Катыклы җәннәт» (Касыйм Фәсәхов) хикәясен күрсәтеп үтәсе килә. «Азат хатын» журналында ел дәвамында барлыгы егермедән артык хикәе басылган, һәр номерга ике хикәя диярлек туры килә. Хикәя кытлыгы үзен сиздергән бер дәвердә юка журнал өчен зур гына казаныш бу. Хикәяләр белән журналда Гомер Бәши- ров, Габдрахман Минский, Агиала Расих кебек танылган язучылар да. урта буын вәкилләре до, яш» каләмнәр дә катнашканнар. Әдәби сыйфатлары ягыннан хикәяләр тигез түгел. Минем үземә, мәсәлән, гыйбрәтле проблемасы белән Атилла Расих хикәясе, аннары тагы Шәриф Хесәәнивкың •Гәнеральиаа уборка» дигән «элме хикәясе IV Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта сөйләнгән доклад, К һәм байтактан «яшь язучы» исәпләнеп йөртелеп тә, әлегә хәтле ничектер ачылып китә алмаган Әхәт Фазылҗановның «Тәрәзәләр ут ала» исемле хикәясе ошады. «Ошады» дигән суз эстетик критерий була алмый. Берәүгә ошап та, икенче берәүләргә ошамаска мөмкин. Ни өчен һәм кай яклары белән? дигән сорауларга җавап бирергә кирәк. А. Расих хикәясе турында әйттем дә кебек инде. Анда безнең кайбер яшьләое- без арасында яхшы ук нык таралган җилбәзәклек, иркәлек, әдәбиятта тик маҗара эзләү карашыннан чыгып кына язылган фальшь әдәби әсәрләр йогынтысына бирелеп, кызыклы «романтика- эзләү һәм бу ялгыш адымнарның нинди кыенлыкларга төшерү мөмкинлеге гыйбрәтле генә итеп тасвир ителгән. Акылга утырмаган җилбәзәк кыз Кадрия, маена чыдый алмыйча дигәндәй, ойдән качып китә, якындагы зур шәһәрләрдән берсенә барып, тиз генә эшкә урнашмакчы, үзенчә яшәмәкче, үзе теләгәнчә тормыш кормакчы була. Ләкин тормышның аның үзенең законнары бар: анда кайда булса да борын төртер өчен «прописка» дигән нәрсә до кирәк, аның өчен документларың да кирәк, күзеңне ертып иртә тора белергә дә кирәк һәм башка, һәм башка бик күп нәрсәләр кирәк... һәм шул «һәм башкалар» янына тагын бер җайга салынганчы кесәңдә аз-маз гына акча булуы да кирәк. Әмма тормышны уен гына итеп күз алдына китергән Кадриянең кесәсендә өйдән кыстырып киткән акчасы бик тиз төтен булып оча, пропискага керә алмый, эшкә урнаша алмый, вакытлыча якты чырай күрсәткән кешеләрдә генә озак тамырланып калырга мөмкин түгел һәм, шчлай итеп, эчә безнең кадерле Кадриябез «лаеш шулпасын»... һәм тәмам аптырагач, ничек кирәк алай кайтып, тавыш- сыз-тынсыз гына тагын шул йомшак күңелле әти-әнисенең канаты астына килеп сыена. Миңа калса, андыйларны әле әйләнеп кайтканнан соң да ишек төбендә бераз «сайратып тотарга» иде һәм шул яшькә җиткәнче балаларын тормышка өйрәтмичә, «өф» итеп кенә үстергәннәре өчен әти-әниләре үзләре дә, нинди генә телдә булса да, «сайрарга» тиешләрдер кебек. Югыйсә, «сырборх уйналды, шуннан тормыш тагы уз ерганагы буенча агып китте. Монда, минемчә. Расихны либераллыгы җиңгән. Журналистика өлкәсендә күп эшләп тә. әдәби иҗаты белән сирәк күренә торган Әхәт Фазылҗаиов «Тәрәзәләр ут ала» хикәясендә табигый ага торган әйбәт тел белән әйбәт кешеләр — кешелекле кешеләр турында яза. Бер караганда, телгә алып сөйләрлек әллә нәрсәсе дә юк кебек. Үзенә тапшырылган эшне намус белән башкара торган Әнвәргә, гаиләсенең дә ишәя төшүен искә алып булса кирәк, поселокның икенче очында узган ел гына салынган, үзәктән җылытыла торган өйдән фатир бирәләр. Әнвәрнең хатыны Гөлфиянең башыннан утын кайгысы берьюлы очты, хәзер инде, «утын! утын!»» дип, иреңне игәп торасы да түгел. Ләкин шунда Гөлфиянең башына икенче хәсрәт төшә: ай, ходаем, монда бит аның күршеләре адәм фәрештәләре иде, бары бергә — югы уртак иде. бер-берсенә туганнарча булышып торалар, ничек аерыл- мак кирәк андый күршеләрдән! Ләкин, бактың исә, кысыр хәсрәт кенә булып чыга Гөлфиянең бу кайгысы. Яңа йортта аларны шундый ук яхшы кешеләр, ярдәмчел кешеләр каршы ала. Бәлки. Гөлфиянең дә күңеленә шундый уй килә торгандыр, ә укучы буларак миңа килә дә килә: күп тә соң бездә яхшы кешеләр! Кыскасы, әнә шул яхшы күңелле кешеләр белән очрашудан күңелдә сөенеч тойгысы кала. Димәк, хикәя үз эшен башкарды дигән сүз. Шәриф Хөсәенов, «Генеральная уборка» дигән хикәясендә, шундый ук сөенечне икенче яктан, икенче чаралар—юмор чаралары белән алып килә, һәр йортта диярлек шулай булганы кебек, ике-өч буын кешеләре бергә оешып яши торган Фуат Кәримо- вичлар йортында да, берберсенә бик үк туры килми торган интереслар нәтиҗәсендә, әледән-әле эреле-ваклы, кирәклекирәксез чүпләр җыйнала һәм семья башлыгы Фуат Кәримовичның, олыдан кубып, «киләсе ялда — генеральная уборка!» дип, бар тавышына игълан итүен китереп чыгара. Китә өйдә ыгы-зыгы, китә җыештыру, сүзгә килешү һәм берсе алып ташлаганны икенчесенең шыпырт кына яңадан элеккеге урынына алып куюы... Ләкин болар барысы да бер стакан суда давыл уйнату булып кала. Әйләнеп карарга да өлгермисең, үзенең әлеге шул вак-төяк чүпчарлары белән тормыш Фуат Кәримовичлар өенә яңадан әйләнеп кайткан... Ай. ачы торма да соң бу тормыш дигәнең! Гомәр Бәшировның «Кыл өстендә» дигән хикәясендә моңа хәтле берәүнең дә кул-аягы тимәгән мәсьәлә — дөнья хәлләре белән мәйханә килеп, туганлык-кардәшлек хисләрен әкренләп суыта, тупасландыра баруыбыз мәсьәләсе, язучының шуның өчен борчылуы һәм безнең бу кимчелегебезне кисәтергә тырышуы сурәтләнә. Ни әйтәсең, бу да бер проблема! Эшлекле булу — кешелекле булуга һич тә каршы килми, югыйсә. Балта остасы Биккенә агайны ашыгыч рәвештә почта бүлегенә — телефонга дәшәләр. Аны каты авыру, хәле кыл естендә калган елкән апасы чакырткан. Менә шуннан башланып китә ыгы-зыгы; Биккенә агайдан «пичәтле кәгазь таптыру, аннары ат табу, сбруй җыю һәм картның моңарчы бөтенләй диярлек оныткан алмапасын өзгәләнеп искә төшерүләре, моның өчен кызарып, уңайсызланып калулары... Җитмәсә тагын барып җиткәч, күңелгә шом сала торган икенче бер «Сары сакал» пәйда була. Бу «Сары сакал» Биккенә агайдан бер эштә аты белән чак кына ярдәм итүен үтенә. Бу «чак кына йомыш» дигәне — шуннан, аяк астыннан килеп чыккан икенче бер фаҗига, имеш. Тугантумачалары, бертуган энеләре тарафыннан шулай ук онытылып калган ялгыз бер карчыкның мәетен озатышырга ат кирәк булган, имеш. Монда безнең хөрмәтле Гомәр агаебыз артык тартып китермиме, дигән шик туа күңелдә. Биккенә абзабыз да шундыйрак бер борчылу белән кайтып бара. Биккенә абзабыз да (һәм аның энеләре дә) апаларын онытканнар, әлеге мәхрумә карчык белән дә нәкъ шундый ук хәл Монда без, район үзәге хәтле район үзәгендә, станциядә, электә үз эшен ярыйсы гына башкарып килгән карчыкның мәетен озатырга, шушы очраклы рәвештә килеп чыккан аттан башка, транспорт тапмаган булуларын, бу хәлнең бернинди киртәгә дә сыймаганлыгын әйтеп тә тормыйбыз инде. Кыскасы, куертты язучы буяуны. Алайга киткәч, инде ахырына хәтле шулай барырга иде. Фаҗига икән — фаҗига! Оныткан икәнбез «алмалаларыбызны», аның ачысын да үзебез татыйк, барып керсен иде Биккенә- сакал алмаласының салкын мәете өстенә. Ә юк. үлгәне әлегә Биккенәнең апасы түгел икән, үлгәне әлеге бүтән бер карчык икән. «Йа хода! Коткардың!» дип җиңел сулап куйгандай була Биккенә карт. «Күрдегез, хәйләсен таптым бит! Туганнарны актык минутларында тәки сөйләштерергә, бәхилләштерергә булдым!» дигән канәгатьләнү белән, учын-учка сугып куйгандай итә язучы. «Ничава! Җиңел котылдык! Ике мәет озатканчы бер генә мәет озатабыз. Арифметикасы ук башка!» дип без дә җиңәл сулап куябыз. Хәлбуки, эш арифметикадамы соң монда? Керешкән юсәчсең куркытырга — ахырына кәдәр куркыт! Гыйбрәте үтемлерәк булыр. Югыйсә, без еш кына очракларда кәҗә тәкәсе хәлендәрәк калабыз: тотынабыз сөзмәкче булып, ныграк китерел төрттерергә ниятләп, артка таба чигенешләр дә ясап карыйбыз, ләкин сөзәргә вакыт җиткәч мөгезебезне ипләп кенә тидереп кую белән чикләнәбез. А. Расихның югарыда телгә алынган хикәясендә дә сиздем мин бу «мөгез тидереп кенә куюны». Еллык әдәби продукциябезнең иң зур күпчелеге, әлбәттә, «Казан утлары» журналында урын алган. Монда безнең повестьларыбыз, монда безнең хикәяләребез, монда безнең ел дәвамында дөнья күргән бердәнбер романыбыз. (Әйтеп үтик, ел аэагын- дарак икенче роман — Эдуард Касыймов- ның «Томан аша» дигән томаны да аерым китап булып басылып чыкты.) Монда безнең көчебез, монда ук безнең зәгыйфь якларыбыз да. Журналда ел дәаамындз барлыгы тугыз повесть, бер роман, тор- җемәләре-ниләре болән тартыл-сузып уникеләп хикоя басылган. Бу уңайдан, чаң сугып, тагын бер мәртәбә хикәя жанрының әлә һаман да тернәкләнеп җитә алмазы:! билгеләп үтәсе кило. Сыеклану сь.йфат ягыннан гына түгел, сан ягыннан де. Калын журналда елга уникеләп хикәя, аның да икесеөчесеме тәрҗемә хчкәяләр — ай-һай ла, бер дә очынырлык факт түгел бу. Монда мин редакцияне гаепләүдән ерак торэм. һәр яктан камилләшкән хикәяләр килсә, редакция сотрудниклары аларны асларына салып утыру ө-ен яшереп салдырмыйлардыр дип уйлыйм. Мин үзем, мәсәлән, ел дәвамында журналга дүрт хикәя тәкъдим иттем, шулзрның өчесе басылды, берсе басылмыйча калды. Журнал редакциясендә хикәяләр ’урында сейлешү вакытында редакция сотрудникларына карата кайбер дәгъва белдерүчеләр булды Әллә без, кггбер хәлләрдә үтә четерекләнеп > теп, кайбор иптәшләрне өркетеп җибәрәбез микән? һәр яктан камилләшкән әсәрләр явып торса, әйтәсе дә юк. бик шәп булыр иде кана! Кызганычка каршы, гел генә алай булмый бит Моннан инде редакциядә эшләүме иптошләр өчен стенага лозунг итеп язып куярлык бер кагыйдә килеп чыга: «сизгер күңелле бул. чүл арасында ялтыраган энҗе бөртеге барын күрсәң, моны чүбеннән арындыру өчен авторга булыш. Аның өчен үзең эшләп утырма, ә авторны эшлегә бөл!» Редан дия- дә эшләүнең төп асылы, минемчә, нәкъ әнә шунда. Ләкин бу — без язучыларның ялкаулыгын һич акламый. Мин үзем, мәсәлән, гомер буе яхшы хикәяләр язып килгән Гариф Галиев, Мирсәй Әмир, Рафаил Төх-фәтуллин кебек язучыларның ел буена бердәнбер калын журналыбызда һич югы бер генә хикәя белән булса да тавышларын ишеттерми калуларын аңлый да, аклый да алмый. (Гариф дус гафу итсен, соңыннанрак күземә чалынды: журналның бер номерында «Юмор-сатира» бүлегендә «Минем Мәликәм» дигән кызыклы гына бер хикәясен күрсегеп алган икән!) Бер уңайдан, журналда «Язучының күңел дәфтәреннән» рубрикасы астында, хикәягә тартым, асылда хикәя кысесына утырып ук җитмәгән, ләкин үзенең кысан гына калыбында язучының эчке кичерешләрен, иҗади процесска, үзе тудырган образга мөнәсәбәтен, табигатькә, тормышның аерым чагылышларына үзенчәлекле карашын сәнгатьчә чагылдырып үтәргә ярдәм итә торган парчалар басылгалауны мин уңай бер күренеш дип табам. Башкорт язучысы Кирәй Мәргән һәм Ибраһим Гази узган елда бу яктан үзләренә бертөрле ялтырау белән ялтырап алдылар. И. Газиның бу циклга кергән «Профессорда кунакта» дигән парчасы кайбер чиле-пешлерәк хикәяңне бер якка орып салырлык. Элекке көтүче малае, хәзерге көндә фәннәр докторы, профессор Гыйлемхан Ямангуло- вич дигән башкорт агаебыз бәләкәй генә мәйданчыкта биепме бии: чак кына кәгеп тә алган, Казаннан килгән кунакка байлык та күрсәтәсе килә. «Волга»сын да үзе йөртә. Әле ничек кенә йөртә! Безнең болай да, үлемнән куркып, алманы юмыйча ашамый торган авторыбызны кыэмача баштан очырыпмы очырта. ГАИ инспекторлары да сүз әйтмиләр икән үзенә, тәмам белеп бетергәннәр инде. Тотсалар да, «Так нельзя, Гыйлемхан Ямангулович, надо тише, убьетесь» дип, шаян гына бармак яныйлар да шундук җибәрәләр. Кыскасы, бәләкәй генә парчада шаулап яшәүче җанлы кеше, аның шатлыгы, аның кунакчыллыгы, аның юморы, аның кызмача кешеләргә хас бәйләнчеклеге нәкъ тормыштагыча койган да куйган! Моңа хәтле сөйләгәннәргә дә, әлбәттә, кагыла, ә моннан соң тукталачак әсәрләрдән, миңа калса, аеруча калку булып, борчуны бер сорау — «кайда сез, олы язмышлар?» дигән сорау туа. Һәм алдан ук ачык әйтеп керешәм, моннан соңгы бөтен сү- 12в земне — аерым әсәрләр турындагы уңай фикерләремне дә, тәнкыйть сүзләрен дә — мин, барыннан да элек, өнә шул сагыш — «кайда сез, олы язмышлар?» дигән сагыштан чыгыл әйтәчәкмен. Аерым повестьларга керешкәнче иң элек шатлыклы гомуми бер күренешне билгеләп үтмичә булмый. Әдәбиятыбызның тема диапазоны киңәйгәннән киңәя бара: узган ел язылган проза әсәрләрендә без, мәсәлән, тагын бер кат нефтяникларыбыэ- ны да. шәһәр төзүче архитекторларыбызны да, укытучыларыбызны да, сугыш һәм сугыш арты елларында катыпөшеп булса да яшәргә, эшләргә, укырга тырышучы үсмерләребезне дә һәм зур эштә чыныгып, балачага үстергән, «олы оста» дәрәҗәсенә күтәрелгән Лотфулла Дияровларны, Митрофан Зозуляләрне дә, художникларны да һәм студентларны да күрдек. Эш һәм хәрәкәт мәйданнары да төрлесеиеке төрлечә. Профессиональ осталыгыбыз да чарлана бара. Әдәби геройны коя белү, сюжет һәм фабула мәсьәләләрендә безнең прозаикларыбыз биткә кызыллык китерер дәрәҗәдә түгел дияр идем мин. Әлбәттә, сәнгатьчә бөтенлекне, кирәкне артыктан аера белү осталыгын тулысынча үзләштердек дип булмый әле. Шулай да Сабирҗан булып егылып та Галимҗан булып сикереп тора торган персонажларны хәзер инде күрмәссең, берберсенә чабата киндерәсе белән генә тагылган су буе озынлыгы тар- кау-таркау главалар да сирәк очрый. Телебезнең эчке егәрен тулысынча файдаланып җитә алмасак та, урыны-урыны белән публицистика, газета теле йогынтысына бирелеп китү өянәкләрен, урынсыз калькаларны очратсак та, тулаем, бүгенге әдәби телебез тигез яңгырашлы матур, чын сәнгатьчә тел дәрәҗәсенә күтәрелде. Шуның да өстенә узган берничә ел эчендә безнең прозабызга Мөхәммәт Мәһ- диев, Вакыйф Нуруллин, Мәдинә Маликова, Роберт Батуллин кебек өметле яшь каләмнәр өстәлде. Болар барысы да күңелне шатландыра, артыбызның буш кыр түгеллеген раслый. Әйберләрне исемнәре белән атап, тәртип белән анализлый башласак, иң элек Эдуард Касыймовның «Бир кулыңны, дустым» исемле повестена тукталырга туры килә. Әсәр, башлыча, яшьләр турында. Әле яңарак кына югары уку йортын бетереп чыккан яшь белгечләр, оларның җилкенү катнаш хәвефләнү белән тулган беренче адымнары, аларның эш урыннарына китү алдыннан җыелып бер «тузан коеп» алулары. аларның билгеләнгән урынга барып җигеп, әкренләп эшкә керешүләре, чын тормыш белән очрашкач, беркадәр таркалып калулары әсәрдә яхшы ук кызыклы һәм тулы чагылдырылгаи Язучының теле дә, тулаем алганда, тигез ага чын әдәби тел дияр идем мин. Образларны тормыштагыча күңелне ышандырырлык итеп коя белү ягыннан да Эдуард Касыймовны көчсез кеше дип булмый. Өченчеме, дүртенчеме повесте, кулы ышанычлы йери аның. Шулай да «Бир кулыңны, дустым» әсәре миндә канәгатьләнү тойгысы калдырмады. Киресенчә, сеенүдән бигрәк аптырап калу хисе кузгатты ул миндә. Моның сәбәбе: барыннан да элек, әсәрнең төп персонажларыннан булган Әлбинә белән Әхсән язмышыннан, дөресрәге, бу язмышларның артык чәрексез һәм какшау булуларыннан килеп чыга. Шуларга ук соңыннан авторның, яхшы күңел белән, ак канатлы фәрештә ител трактовкаларга тырышкан еченче бер персонажы — Роберт та килеп кушыла. Таркалмас өчен, схематик рәвештә генә булса да. әсәрнең сюжет җебен тәшкил иткән вакыйганы кыскача күздән кичерик. Институтны бетергән бер төркем яшьләр, соңгы бер истәлекле эз калдыру өчен, кичкә каршы Идел буена — пикникка чыгалар. Әлбәттә, уен-көлке, яшьләрчә шаярулар, берсен-берсө үртәшүләр һәм, шул шау-шу белән аралаштырып, бокаллар чыңлатып эчеп алулар... Әлбинә белән Әхсәннең үзара якынлыгы электән үк аз-маз кузгалган булса кирәк, әсәрдән моны чамача гына сиземләргә мөмкин. Ләкин Әхсән аерылышу алдыннан бу «аэ-маз«ны тирәнәйтергә уйлый Шул мәкерле ният белән ул Әлбинә- не. иптәшләреннән аерып, көймәгә утыртып икенче бер аулак утрауга алып китә, һәм китә купшы сүзләр, китә төчеләнүләр, әгәр бик теләсә, Әхсән бу кечкенә һәм матур утрауны хәтта Әлбинэнең үзенә үк багышламакчы... — Әйдә, без аны синең исем белән атыйк, Әлбинә.- Изге Әлбинә атавы... Русчасы бигрәк матур: острое святой Альбины,— дип сайрарга тотына мәкерле егет. Элекке аралашулардан бер нәрсә дә сизмәгән икән, тенге каршы иптәшләреннән аерып алып китеп, бу аулак атауга алып килергә тырышуыннан да ни дә булса сизмичә, ияреп килгән икән — ярый, мәхәббәт дигән йогышлы чир кызның күзен сукырвйт- »ы, ди,—Юң менә хәзер, ететноң менә шушы купшы, сару кайнаткыч төче сүзләреннән дә Әлбинә нәрсәдер еһзгнергэ, итәген-җиңен җыя тешәргә тиеш иде ләбаса! Юк, Әлбинән.'ң сагаюын күрмибез без. Киресенчә, ул Әхсәннең купшы сөйләнә- сөйләнә аның тирәсендә бөтерелүеннән бөтенләй эреп китә, һәм шул эрегән күңелгә әлеге егет тәкъдим иткән коньяк пары да кереп урнашкач, Әхсәнгә инде артык тырышлык күрсәтүнең кирәге дә к алмый.- Монда башта ук шундый мәкерле нияг белән йөргән Әхсән гаепле булса, аның җәтмәсенә ансат кына эләккән беркатлы Әлбинэнең гаебе шулай ук кечкенә түгел. Димәк, еларга, соңыннан кемне булса да каргарга аның әллә ни хакы юк. Ләкин автор мәсьәләне алай кырыс төсендә куймый. Ул, аңлапмы, аңлап түгелме, Әл- бинәнең гаебен бөтенләй күрмәскә, аны хөкем итмәскә тырышып, үзе тулысынча. янәсе, имеш, җәберләнгән Әлбинә ягына баса, аның белән бергә елаша, комедияне трагедиягә әйләндерергә маташа. Дөресен генә әйткәндә, шулай ансат бирелергә, тугарылырга, күккә карап ятарга риза булган кыздан Әхсәннең соңыннан кул селтәвем, гәрчә гафу итеп булмаса да, беркадәр акларга да мөмкин. Ник соң ул шундый җебеген, ихтыяр көче булмаган, күбек сүзләрдән алдана торган кыз белән үзенең гомерен бәйләсен! Ул хатынның икенче урында икенче кеше авызыннан чыккан шундый ук төче сүзләрдән алданмаслыгына гарантия бармы! Соңыннан, авылга барып, укыта башлагач, Әхсәннән йәккә калуын бөлгәч һәм әлеге шома егет тарафыннан кире кагылгач, Әлбинэнең, ихтыяр көчен бөтенләй югалтып, тәмам әчегән йонга әверелү» («-.Дәрес бирүләре авырайды. Дәфтәр тикшергәндә уйга бирелеп, төпсез караңгы упкыннарга чумуларны әйтәсе дә юкЙөрәгенә кайнар агулы хәнҗәр (') тыгып бутагандай тоелды һ. 6 һ. 6.) аның йомшак, җебегән, характерсыз бер кеше булганлыгын әллә кайдан күрсәтел тора. Димәк, монда Әхсәнне яклап булмаган көбәк. Әлбинәне дә һич аклап булмый. Әлбинә безнең чорның мактауга һәм үрнәк итеп куелырга лаек кешесе түгел. Ә менә автор аны барлык чаралар белән якларга, аның йомшак якларына күз йомарга тырыша. Алай гына да түгел, автор шундук Әлбииә- гә мулын һәм үзен багышларга әзер тор.ан • рәхмәт фәрештәсеидә уйлап чыгара. Ул — аларның студент чактагы иптәше Роберт Киң күңелле, су кергәндә күзлеген салырга оныта торган һәм гомумән йомшак табигатьле бу мәми авыз шулай да кеше ташлап киткәнне эләктереп алырга әзер, имеш. Летор моны да, үзенчә, бик гуманлы бер акт, бәладә калган иптәшеңә кул сузу дип аңлатырга тырыша сыман. Ләкин ул бер нәрсәне күздән ычкындыра: Робертның болей «рехмәт фәрештәсе» булып кылануы шундук икенче ягы—тискәре ягы белән әйләнә. Димәк, Робертның егет буларак һич кенә дә горурлыгы юк икән! Ул, яхшылык эшләү сылтавы белән, юлдан табылган һәрнәрсәне атып кесәсенә салырга әзер торучы талымсыз бер әрвах икән! Кыска гына ител әйткәндә, повестьта чагылган оч яшь кешенең өчесе дә бик вак җанлы бәләкәй кешеләр — лиллипутлар булып чыктылар. Дәрес, дөнья булгач, кызганычка каршы, андый яшьләребез дә бар. андыйларны әдәбиятта чагылдыру — шулай ук язучы эше. Ләкин инде ул векытта аларга ниндидер «рәхмәт фәрештәсе» маскалары кидереп торуның кирәге юк, әйберләрне (һәм шулай ук кешеләрне дә) үз исемнәре белән атау яхшы. Димәк, бу очракта без үзебез көткән зур язмышлар белән очрашмадык. Әсәрнең бер җирендә Әлбинә язмышына карата автор үзе әйтеп үткәнчә, әсәрнең «трагедиясе көтмәгәндә комедия төсен алды». Әмма бу трагикомедия бер Әлбинә язмышына гына карамый. Журналда басылган укучылар хатларында да әсәрнең, аерым алганда. Әлбинә белән Робертның бу йомшак якларына игътибар юнәлтелгәч иде. Моннан тагын бер мәртәбә, безнең укучыларыбыз уңай якны кимчелектән аера беләләр икән, дигән нәтиҗә ясарга кала. Аннары журналның ике санында Мәдинә Маликованың «Казан каласы —таш кала» дигән повестен укыдык. Бу да яшь белгечләр тормышыннан алынып язылган. Мәдинә Маликованың әдәбияттагы бу зур «дебюты», тулаем алганда, күп яктан игътибарны үзенә җәлеп итә. Беренчедән, әсәр моңа хәтле берәүнең дә кул-аягы тимәгән тормыш материалын кузгата: анда шәһәр тезелеше мәсьәләләре, төзүче инженерлар. архитекторлар, художниклар гәүдәләнә. Ничек һәм ни дәрәҗәдә тирәнлектә? Анысы икенче мәсьәлә Ләкин яшь язучының шундый җитди материалга тотынуы, ничек тә булса үз сукмагын салырга ты- рыш/ы мактауга лаек факт. Икенчедән, автор тормыш-көнкүреш «ваклыкларына»— детальләргә игътибарлы. Димәк, анда художник өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе — сизгер күзәтучәнлек бар. Өченчедән. Мәдинә Маликова кеше күңеленең «карурманнарына», психологик нечкәлекләренә үтеп керүдә дә уңышлы гына адымнар ясый. Хатын-кыз язучы буларак, ул бигрәк тә хатын-кыз табигатен, аның көчле һәм зәгыйфь яклары белән, ачуда игътибарга лаеклы күзәтүләр ясаган. Әнә шулай өмет баглаткыч яклары булуга да карамастан. «Бир кулыңны, дустым» повестена хас кимчелекләр бу әсәр өчен дә уртак. Бигрәк тә нәрсәдә чагыла бу уртаклык? Әлеге дә баягы: әсәрдә сурәтләнгән яшьләрнең вак характерлы булуында, эре, үрнәк булырлык язмышларның юклыгында. «Үрнәк булырлык язмыш», «Олы характер» дигәннән, төрлечә аңлатып бутауларга урын калдырмас өчен, бу урында бер нәрсәне ачыклап үтик. Олы язмыш, үрнәк характер дигәнебез, әлбәттә, үзмаксат була алмый. Әгәр бер язучы, тормыш катлаулылыгын бер якта онытып калдырып, башта ук үзенә «Тукта, мин менә олы язмыш, шәп кеше турында язып, шаккатырыйм әле сезне!» дигән максатны куеп, безгә конфет кәгазьләре ябыштырып бизәгән «үрнәк характер» бирә икән, яхшы ният белән әзәләнгән бу «кырыл-юнып» ясаудан схематик бер күләгәдән бүтән нәрсә чыкмас иде. Кызганычка каршы, безнең әдәбиятыбызда моның кайбер «үрнәкләре» булгалый тора. «Олы язмыш» дигәннән без. барыннан да элек, халыкның каршылыклар белән тулы олы тормышын күз алдында тотабыз. Бары тик әнә шундый олы тормышта һәм шул тормышта актив катнашып яшәгән чагында гына олы язмышлар чарлана ала. Яңадан үз темабызга кайтып. Мәдинә Маликованың әлеге повестена күз салыйк. Әсәрдә яхшы ук озакка сузылган һәм чәбәләнеп беткән мәхәббәт уены бар. Ләкин таза нигезгә корылган һәм күңелгә яктылык. нур сибә торган ныклы мәхәббәт юк. Мондагы яшьләр мәхәббәткә, семья кору мәсьәләләренә гаять дәрәҗәдә җиңел карыйлар һәм шунлыктан ул мәхәббәтләр, ул семьялар комнан оештырган уенчык өйләр кебек шундук таралып га төшәләр Мәсәлән. әсәрнең баш героинясы Мәрьям Закирова художник Шәүкәт Аитов өчен авыз суларын корытып йөри. Ләкин әсәргә керәкерешкә үк купшы сүзләр сөйләп, үзен дөньядан өстен куеп, янәсе, имеш, «уз Джокондасын» булдырырга омтылган, оригинальлек артыннан койрык чәнчеп йөргән бу шома егетне башында чак кына акылы һәм кешеләрне таный белү сәләте булган кеше шундук танып алырга тиеш иде ләбаса. Аның коры куык икәнлеген, иҗат иткән беренче картинасының ук уңышсызлык- ка очравы, Мәрьям авылга киту белән аны онытып, икенче мавыгулар белән китүе үк ачык күрсәтеп тора. Ләкин Мәрьям һаман сукыр килеш кала бирә — бу аның йомшак характерлы, дөресрәге, характерсыз бер кеше икәнлеген раслаучы факт. Шәүкәт белән бер авызы пешкәч, икенче мәртәбә ул инде, әлбәттә, өреп кабарга тиеш иде кебек. Сәламәт логика шуны сорый. Хәлбуки. Мәрьям, сәламәт логикага каршы килеп, моның киресен эшли. Шундый ук җиңеллек белән, хәтта Шәүкәткә булган җиңел мөнәсәбәтеннән дә җиңелрәк рәвештә, әйтерсең лә. юлдан тапкандай, шугалак шуып йөргәндә Вилдан атлы икенче бер егетне табып ала. Бер-ике көн очрашкалал иөриләр, өченчеме-дүртенчеме көнендә Вилдан Мәрьямне, кулларын җылытыл чыгару сылтавы белән, үзенең ялгыз өенә алып кайта. Кызны җиренә җиткереп пешерелгән чәй белән сыйлый. Мәрьям Вилданның аз сүзле егет икәнлеген һәм детектив китаплар укырга яратканлыгын белә һәм шул җитә... озакламыйча ул Вилдан белән, әллә ни мәхәббәт уены уйнап тормыйча гына, семья корып җибәрә. «Барыбер түгелмени! Кем өчен сакларга тиеш соң мин үземне! Кемгә кирәгем бар минем!» дип хөкем йөртә Шәүкәтеннән колак кактым (ә мин аны «котылган!» дияр идем!) дип уйлаучы Мәрьям, һәм автор моны тагын да ялангачландыра төшеп, үзеннән: «һәрхәлдә, ул Вилданга кирәк иде—һәм ул калды» дип өсти. Семья коруга моннан да җавапсыз, моннан да «беткән башплар- ча карауның булуы мөмкинме! Шулай ансат корылган бу гаилә «крепосте», һичбер рәтле-башлы сәбәпсез, шундый ук ансатлык белән җимерелеп тә төшә. Ләкин җимерелеп төшкән урында коры хәрабәләр өеме генә торып калмый, шул хәрабәләр арасында атасыз бала — бәләкәй Фәйрүзәкәй утырып кала... Семьяның җимерелүе «рәтле-башлы сәбәпсез» дидек, ләкин Мәрьям логикасыннан чыгып караганда, аның үзенә күрә чәрексез генә сәбәбе дә табыла. Күпмедер вакыт үткәннән. Мәрьям ир хатыны һәм һәм бала анасы булганнан соң. кеше белән дыңгычлангаи тыгыз автобуста бу чибәр апа үзенең яшь вакыттагы «романын» — Шәүкәтне очрата. Соңгы мәртәбә, Шәүкәтнең хыянәтен чамалаганнан соң. күпер өстендә аны яңаклап җибәргәч, еллар үткәннән соң булган очрашу бу. Игътибар итегез: «Мәрьям сумка тоткан уң кул аркасы белән Шәүкәтнең сул кулына орынып китте. Ул кулның кайнарлыгы аның бөтен тәнен көй» дереп алгандай булды». Арырак: «Аларның күзләре бер генә секундка очрашты... Шәүкәтнең яшькелт күзләре үзгәрмәгән, алар аңа элеккечә үк якын итеп, сокланып карыйлар, аларда ялвару да бар иде. Мәрьям нәкъ бу ялварулы караш алдында. бу сихри елмаю алдында үзен яшь вакыттагыча көчсез итеп сизде». Тагын да арырак, ире Вилдан Таганрогка, командировкага киткәч.„ Алар шәһәр читләрендә, дамба буйларында тагын һәм тагын очрашалар. Мәрьямнең нәфис кулы Шәүкәтнең кайнар учында әледән-әле эреп, югалып калгандай була. Ә иң ахырдан Шәүкәт тасма телнең «Яңа Джоконда» дип сайраулары да, институтка керергә дип хыялланып йөрүләре дә сабын күбеге булып чыккач, кыскасы, Шәүкәт чибәр егет тәмам пессимистка әйләнгәч, шул җөмләдән, Мәрьямнең үзенең дә «яңа кала», һич югы яңа микрорайон төзәргә дип сөйләнеп йөрүләре «Чулпан» кинотеатрының интерьеры өчен тартышудан һәм индивидуаль проект буенча нибары бер йорт салдырудан ары китмәгәч, алар ничектер үз юлларын үзләре табалар. Шәүкәт шул бөҗәк хәлендә сәхнәдән югала. Ә Мәрьям, мотоцикл катастрофасына эләгеп, больницага озатылган элекке ире Вилданның аяк очына барып тезләнә Семьяны яңадан тергезергә теләүдәнме бу? Башта арыслан тотардай булып йөргән Шәүкәтнең соңыннан шиңеп калуын күрелме? Әллә, ике куянны куып, берсеннән дә коры калмыйм тагы, дигән расчеттанмы? Ул турыда бернинди дә ишарә юк, укучы үзе баш ватсын Бер нәрсә ачык: һәрхәлдә яратыл түгел Кызганып булуы мөмкин, әмма яратыл кайтуга һич ошамый. Монда да шул ук «сыр-бор» гына килеп чыкты. Кешеләр вак, мәхәббәт дигәне вак, укучыны чын ихластан дулкынландыра алырлык язмышлар булмады. Аннары тагын бер нәрсә бик нык эчне пошыра, әсәр күбесенчә мәхәббәт, семья конфликтына гына корылган. Без анда персонажларны гына күрәбез, геройларны түгел. Ә бит әсәрдә героик күтәрелешкә менәрлек мөмкинлекләр ачылып-ачылып куйгалады: әлеге шул индивидуаль проектлар буенча берсе икенчесеннән матуррак йортлар салу һәм стан9 «К. У » М 0 129 дарт-типовой проектлар буенча берсе икенчесенә ике тамчы су кебек охшаган ямьсез таш капчыклар бастырып кую һәм шушы ике идеяне яклаучылар арасында менә дигән тормышчан конфликт ятмыймыни! Әлбәттә, Мәрьям дә. башка берәү дә моның беренчесен бер селтәнү белән генә законлаштыра алмас, чөнки ул. барыннан да элек, экономикага бәйләнгән. Ләкин мин үзем, мәсәлән, төзүчеинженер Мәрьям Закиро- ваның очыныпочынып бу конфликтка ташлануын бик-бик теләр идем, анда аның — гәрчә конфликтны үзе теләгәнчә чишә ал- маса да — гражданлык йөзе ныграк чагылыр иде. Ә болай ул күбесенчә мәхәббәт флирты һәм купшы романтика артыннан чабучы булып кына калган. Тукта, чү! Тагын бер адашкан кыз һәм тагын бер «рәхмәт фәрештәсе!» Бу юлы инде суз яшь язучы Азат Ганиевның «Янәшә» дигән хикәясе турында барыр. Дәгъва юк, иптәшнең каләме бар. аның кулыннан тотып яздырасы түгел. Урман яланы читендәге яңа утыртылган яшь чыршыларны тотаклашып беренче класска мәктәпкә баручы балаларга охшатуы белән үк ул үзенең дөньяга художникларча карый белгәнлеген күрсәтә. Хәер, автор профессиясе белән дә художник икән, моны мин Гариф Ахунов- ның хикәя алдыннан биргән кереш сүзеннән белдем. Ләкин, минемчә, әлегә аңарда чын сүз художникларыча җитди итеп уйлый белү җитми. Художникларча уйлый белү дигән сүз ул: образлы уйлануны — тормышча ышандыра торган итеп уйлау белән органик куша белүдән гыйбарәт Ә Азат Ганиевның «Янәшә» хикәясендә мине, укучы буларак, күп нәрсә ышандырмый. Кыскача гына булса да хикәягә күз йөртеп үтик: ...Зилә атлы кыз Исфат исемле физкультурник егеткә мәҗнүннәрчә гашыйк. Йокы күрми бичара, иптәш кызларыннан аерылган, егете урамнан узганда аның артыннан ияреп йөри — атлавына карап йөрсә дә күңеле була. Хәтта шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, Исфат спортзалга кереп, өстен алыштырганда, тышкы яктан фундамент ташына басыл, тәрәзәдән аны карап тора. (Егет кызны карап торса, әле ул беркадәр ышандырыр да иде!) Алай гына да түгел, егет аңарга үзенең һичбер омтылышымә- хәббәте булмаганны белдергәч, кыз серкә кислотасы эчеп, үзенең бөтен эчке газапларына берьюлы нокта куймакчы була. Серкә белән эш барып чыкмагач, суга оа- тып үләргә җыена... Хәзерге заманда андый мәҗнүн гашыйкларны эзләп табу бик алай ансат булмаса да, ярый, ышандык, шундый бер диванасы табылды, ди. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар: инде син ул кызның гыйшык дәрәҗәсен алай «кырык градуска» җиткергәнсең икән, рәхим итеп, моны чишә дә бел. Хәлбуки, хикәядә ул гаять ансат чишелә. Очрый кызның юлында этюдник күтәрел йөрүче Дамир атлы икенче бер егет. Тотына ул кызны матур сүзләр белән юатырга. Кыз серкә эчеп больницага кергәч, аның хәлен белергә бара. Кыз. больницадан качып, батып үлү нияте белән көз азагындагы салкын суга ташлангач.. Аллага шөкер, батмый кала кыз, янәсе, имеш, тормышка мәхәббәте аны өскә калкытып чыгара. Юк, хикәянең бу трагикомедияле ахырын телдән сөйләп кенә аңлатып булмас, өзек китерик. «..Дулкын түгәрәкләре бер-берсен куы- шакуыша, ярга таба йөгерәләр. Дамир, ике бармагын авызына кабып, сызгырып җибәрә. Зилә аңа борылып карый: ак күлмәктән, кара чалбардан булганга, Дамирны танымый тора. Таныгач, аңа кулын изәл: — Хэлло! Әйдә су керәбез.— дип кычСудан чыккач, алар янәшә атлап урманга кереп китәләр. Карагыз әле, никадәр җуләр булган «Гроза»дагы Катерина. Батам дип суга ташланганнан соң «Хэлло!» дип кенә кычкырасы икән дә, сикереп чыгып, Борисы белән урманга кереп китәсе икән! Нишләмәк кирәк, ул чагында шул бәлагә тарыган кешеләрне хәзерге кобек ак канатлы «рәхмәт фәрештәләре» сагалап тормаган. Уены-чыны бергә: мәхәббәт кебек олы хис белән болай шаярмыйк, иптәшләр! Гомумән алганда, өметле бу яшь каләмне болай сискәндерү, бәлки, кирәк тә булмагандыр. Ләкин әдәбиятта чәч агарткан кайбер өлкән агайларның, журналны чираттагы тикшерү вакытында, тырышып-тырышып бу хикәяне мактаулары, башка яшь язучылар өчен үрнәк итеп куярга маташулары мине бу фактны читләтеп узмаска мәҗбүр итте. Юк, яшь каләмнәрне коры иркәләү белән әллә ни үстерә алмабыз, ә менә дөреслеккә курыкмыйча карарга өйрәтсәк, үстерербез. Рафаил Төхфәтуллинның «Агымсу» повесте әлегә бетеп җитмәгән, шунлыктан аның турында нинди дә булса тулы бер фикер әйтү кыен. Әмма басылган хәтлесе кайбер каршылыклы фикерләргә китерә. Болвй узе тигез әдәби тел белән язылгач бу повесть яшел Тегәрҗеп урамында аунап, каз бәбкәләре саклап үскән алты малай турында сөйләүдән башлана. Соңыннан, үсә төшкәч, бу егетләр төрлесе төрле яры таралышып бетәләр. Исламгәрәй белән Хәйдәр исемлесе нефть эшендә төпләнеп кала. Әсәр асылда бер кеше — Хәйдәр Рафиков авызыннан хикәя кылына һәм нигездә аның тормышына багышланган. Ләкин алдан ук шуны ейтел үтәргә кирәк, бу алты малай тормышының берсе дә, шул җөмләдән баш персонаж Хәйдәр Рафиков тормышы да, ботен бер язмыш дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Персонаж тормышы бөтен һәм түгәрәкләнгән әдәби язмыш дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен аның турында озын һәм җентекле детальләре белән сөйләп чыгу гына җитми, барыннан да элек, аның үз эчендәгеме, кешеләр белән мөнәсәбәттәгеме драматик каршылыкларны җиңеп, җитди тормыш конфликты аша чыныгып чыгуы мотлак. Дөресен әйтергә кирәк, Хәйдәр Рафиков хәзергә андый җитди каршылыклар аркылы үткәрелмәгән, тормыш аны йоны уңаена гына сыпырып тора. Әсәр, бераз сүлпәнрәк акса да, тулаем алганда, табигый тормыш картиналары сурәтләүдән башланып китә Фронттан малайның әтисе кайтып төшүе, шомарган солдат капчыгыннан чыккан юк кына күчтәнәчләре, шикәр күрмәгән малайның шикәр шакмагын акбур дип кабул итеп, язып караулары, дүрт-биш ел читят җирләрдә йөргән солдатның җирне сагынып кайтуы, ләкин монда да нефть казылмалары, трактор гусеницалары белән бозылгалап беткән урамнарны, басу читләрен күреп, аптырап калулары, соңыннан сельпо эшчесе булып китеп, бармагының әкренләп үзенә таба кәкрәя башлавы, тагын да соңыннанрак, шеше тишелеп, төрмәгә эләгүе, аннары малайның нәкъ күз алдында йорт җанлы әтинең, уңнан керсә—уңнан, сулагайдан сугыла икән — сулагайдан йортка дип җыйган бүрәнәләренең, шифр, калайларының һәм башка эрерәк әйберләренең суд башкаручысы ярдәме белән озатылуы бик-бик тормышча табигый сурәтләнгән Үсмер егетнең нефтькә китеп, эшкә керү җаен таба алмый йөрүләре дә кызык һәм табигый. Күңелне ышандырмый торган фальшь ноткалар шул табигый картиналар арасына әкренләп, үзләрен бик ыржайтмаска тырышып. керә баралар. Керә баралар, куера баралар, күңелне шомландыра баралар. Иң элек Чагыл тавында инженер-геолог Владимир Петрович Керчинский һәм аның, янәсе, имеш, «нурлы итеп, йогышлы итеп көлә торган» бик сөйкемле, бик матур, соңыннан Мәскәү консерваториясендә укыячак үтә нечкә табигатьле Надясы белән шикәрне акбурдан аера белмәүче, кырылмө- ган-юнылмаган гап-гади авыл малае, ялан тәпиле Хәйдәр арасында бик нечкә, бик эмоциональ мәхәббәт җепләренең сузылырга тотынуыннан башланып китә. Ышанып булмый бу нечкәлеккә. Я, балалык тилелеге белән бер кабынып алгандыр да. беткәндер, онытылгандыр, дисең. Алай түгел икән шул менә. Бераз соңыннан, аптыраган-йөдәгән һәм нужасы авызыннан күренеп торган Хәйдәр, эш эзләп, нефть якларына барып чыга. Шул тирәдә буталып йөри торгач, тагын әлеге Керчинский белән очраша. Керчинский хәзер нефть эшенең зур бер җитәкчесе, олы начальник, һәм, әлбәттә, язучының ихтыяры буенча, кайчандыр Чагыл тавында бер мәртәбә күзенә чалынган малайны шундук танып ала, аны шундук эшкә һәм тулай торакка урнаштыра. Алай гына да түгел, кызы Надяның да әлә- дән-әле малайны искә төшергәнлеген әйтә. Алай гына да түгел, әлегә рәтләп борынын да сөртә белмәгән йомыкый авыл үсмерен, янәсе, имеш, кызы Надя белән дә күрештерү өчен еенә кунакка алып китә. Менә шуннан китә инде Хәйдәр өстендә күк капусы ачылып! Ай-Һай ла! Кыз да бик сагынган икән! Китә очрашулар, китә бергәләп кинога йөрүләр, китә өйгә кунакка чакырулар Өй- дәгеләр дә бик шат — «тукта, сабыр... безнеке зур инженер кызы, унынчы классны бетерә, скрипка күтәреп музыка мәктәбенә йөри, киләчәктә консерватория бетереп, олы музыкант булырга хыялланучы безнең ул Надябыз... авызыннан бәрәңгесе күренеп торган һәм әле яңа гына ничек кирәк алай оператор ярдәмчесе булып эшли башлаган кара сөяк татарчонокка тиң килерме?» дип як-якка карап та тормыйлар. Ә анда, як-якта Хәйдәр белән Надя кыздыралар гына. Гади итеп кенә түгел, прямо, Александр Гриндагыча, романтикалап кыздыралар. Кавышу урынында шартлы билге: буяу карандашы белән зәңгәр җилкән рәсеме ясалып куелган. Ах, бу зәңгәр җилкәнне! Соңыннан кабат-кабат килеп чыгып, ул безнең персонажларыбыэның да, хәтта безнең — укучыларның да тәмам башын әйләндерә... Тик автор бу символның Александр Гринда моннан күп еллар элек, куп мәртәбәләр мавыктыргычрак бу- лып инде җилфердәгәнен генә онытып җибәрә. Аерма тик шунда: Гринда ал җилкән булса. Техфәтуллинда зәңгәр. Яхшы тормыштан тугел булса кирәк бу литературщина, авторның үзе яза торган тирәлекне тиешенчә белмәвеннән килә булса кирәк. Гомумән, җил гел уңай яктан исә безнең Хәйдәребезгә: акчасы юкта аңарга этә- төртә акчасын да биреп торалар, мастеры да адәм фәрештәсе Борһан абзый туры килә. Тиз генә курс аша үткәзеп, оператор итеп тә куялар.» икенче урынга күчкәч, ул инде — аз да түгел, күп тә түгел — мастер булып та алган. Җитмәсә тагын, шунда, аяк астында гына диярлек авылдашы, шулай ук күз карашы белән «сихерли» ала торган чибәр кыз Айсылу чуалып йөри. Анысының күңеле шулай ук Хәйдәргә төбәлгән. Ләкин әсәрнең юл араларыннан аңлашылганча, анысын әле автор киләчәк өчен саклый булса кирәк. Ирексездән, халык телендә йөри торган шук бер җырның азагы искә төшә: ...Ярны сөйсәң сөй икене, Берсе торсын запаска! Ләкин бит халык моны шаярып җырлый, ә безнең хөрмәтле язучыбыз үзәнең персонажын чын күңелдән «запас яр» белән тәэмин иткән. Шактый озынга сузылган күп сүзле бу повестьның киләчәген автор тагын ни белән тутырыр, басылган хәтлесе, дөресен әйтергә кирәк, тегеләйрәк булып чыккан. Уен кебегрэк чыккан. Ә бит беләбез, бу язучының таланты җитди һәм ул талантның бик татлы булып өлгергән җимешләрен дә татып күргән кешеләр без. Нефтьчеләр тормышыннан булгач, шушы бер уңайдан Гариф Ахуновның «Хуҗалар» романын да, бик тәфсилләп булмаса да, күздән кичерик. Гариф Ахунов бу романын сизелеп торган претензия белән язган. Ягъни, күп яздыгыз вак кешеләр турында, менә мин сезгә тормышны әйдәп баручы кешеләр турында — хуҗалар турында язып күрсәтим әле, дигән төслерәк тотынган. Хуҗалар һәм хезмәтчеләр төшенчәләренең бик иске төшенчәләр булуы, мондый төшенчәләрнең безнең социалистик чынбарлык нормаларына сыеп-сыймаулары турында бәхәс ачмастан, әсәрнең асылына килик. Сүз дә юк, әсәрнең нефть темасына багышланып язылган булуы һәм бу авторның, үз темасына турылыклы буларак, шул темага моннан элек язган һәм инде русчага да тәрҗемә ителеп, билгеле бер дәрәҗәдә P/с укучысына да танылып өлгергән «Хәзинә» романы белән уртаклыгы, һава берлеге игътибарны үзенә нык җәлеп итә. Шулай ук нефть эшенә гомерләрен багышлаган, тыйнак күңелле, эшләрендә таләпчән Лотфулла Дияров, Митрофан Зозуля кебек ветераннарны күрсәтүдә, аларның яшь буын нефтьчеләрен тәрбияләп үстерүдәге тырышлыкларын тасвирлауда да авторның истә калырлык табышлары, уңышлары бар. Исеме җисеменә муафыйк буларак, әсәрдә күп кенә җитәкче кешеләр, аларның эш стильләре, аларның үз кул астындагы кешеләргә мөнәсәбәте турында байтак кына сөйләнә. Алынган вакыйгаларның масштаблары да зуррак — монда сүз завод салу, кала кору турында бара. Монда шулай ук партия демократиясе, аны бозарга омтылыш моментлары, мондый омтылышларны вакытында кисәтеп, чын демократик принципларның җиңеп чыгулары кебек җитди мәсьәләләр күтәрелә. Намуслылык, җаваплы эшче исеменә, гомумән, кеше исеменә кер кундырмау мәсьәләләре кузгатыла. Әсәрдә Таҗи Вилданов, шофер Атнабай, Сәгыйдә, шәһәрдән практикага кайткан ике егет — сакаллы һәм сакалсыз егетләр — кебек шактый җанлы язылган, характер дәрәҗәсенә күтәрелгән персонажлар бар. Шулай ук кызыксыну белән укыла торган эпизодлар, аерым главалар ялты- рап-ялтырап китәләр. Шулай да, тулаем алганда, хуҗалар һәм аларның кешелекле, эшлекле яклары турында бөтенлекле һәм эчкә динамикалы роман килеп чыкмаган. Нәрсәләрдә соң әсәрнең җитди кимчелекләре? Барыннан да элек, авторның төп герое Арслан Г обәйдуллинны баштан ук почмакка икона итеп бастырып, аны һәртөрле конфет кәгазьләре белән бизәп, безне — укучыларны аның шәп кеше икәнлегенә ничек кенә булса да ышандырырга тырышуында. Игътибар гына итегез. Арслан сугыш елларында Белоруссия урманнарында партизан булып йөргән. Арслан—әрәм янган нефть газын файдалану юлында бердәнбер кайгыртып йөрүче. Арслан — менә дигән семьянин. Арслан көчле, каты куллы — ул кысып күрешкәндә чыдап кына тор. Арслан кирәгеннән артык гадел һәм ул үзенең бу гаделлеген башкалар алдында демонстрацияләүдән дә качмый. Ниһаять, Арслан аракы эчми. Алай гына да түгел, безнең ул Арслан әле сүгенә дә белми икән. Ни ачуын китерде аның Кожанов дигән Мәскәү кешесе. «Арслан... сүгенә белә торган кеше булса, ул бәлки Кожановка берәр усал сүз әйтүдән дә тартынмас иде. ләкин сүгенә белми иде шул», дип ышандыра автор. Кем уйлаган шул хәтле бөтен җире килгән кеше булыр дип, ниһаять, безнең ул Арсланыбыз көрәшче дә икән бит әле. Сарман сабан туенда ничек шаккатырды кешеләрне! Менә шул сөттән ак, судан пакь җитәкче Арслан Гобәйдуллин әйләндерә башлый инде эшнө. Ничек әйләндерә? Менә күрербез. Иң элек нефть газыннан файдалану өчен завод салу нияте белән янып-көеп (искә алыгыз: завод салу нияте белән!), ләкин мондагы өлкә оешмалары белән һич киңәш-табышсыз, гомуми план белән шулай ук әллә ни килештереп тормастан, туры- дан-туры Мәскәүнең үзенә чаба. Егетлек күрсәтергә тырышып, ут алгандай болай чабып йөрүдән, әлбәттә, берни дә чыкмый. Хәлбуки, эшнең җаен белеп, мондагы кешеләр һәм җитәкчеләр белән киңәшләшеп, шул эшнең җитдилеген һәм кирәклеген гомуми төшенү нигезендә план буенча эшләгәндә. Мәскәү завод салырга һич каршы түгел. Әйтик, горком секретаре Корбанов кебек җитәкчеләр һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты, перспективаны күздә тотып, мәсьәләне бөтен җитдилеге һәм зарурлыгы белән куйгач, аерым кешеләрнең, койрыгы пешкән мәчедәй, чабулап Мәскәүгә барып йөрүләренең кирәге дә калмый. Завод салу гына түгел, заводта һәм промыселларда эшләүче кешеләрнең һаман үсә барган ихтыяҗын исәпкә алып, шул тирәдә хәтта кечерәк кенә бер кала корып җибәрү дә алга килеп баса! Күрдегезме, үзен бик шәп хуҗа итеп тота торган акыллы баш Арсланыбызның бер очкосы шундук югалды. Шуннан тагы арага сүзе-ене бик озакка киткән һәм ахырдан сөреме горком бюросына чаклы үсеп җиткән келәм мәсьәләсе килеп кысыла. Мәсьәлә моннан гыйбарәт: Арслан Гобәйдуллин Мәскәүдә чакта, аңарга 40 яшь тулып килүне искә алып, сәүдә системасында эшләүче Ислам Гозәеров дигән берәү аның өенә келәм китертә. Логикасы да юк түгел үзенчә: «Ул бит болей,—ди Гозәеров, Арсланның тел төбендәге кирелекне сизә башлап.— сезгә кем генә килми, авторитет дигән нәрсә бит ул акыллы булудан гына килми, яши белүдән дә килә. Мәскәүдән дә. Казаннан да түрә- кара килми тормас. Аларны бит конторада гына түгел, өеңдә дә кабул итәсе була. Келәмсез йорт бит ул, ничектер, нурсызрак». Җитмәсә тагы келәм Арсланның хатыны Сәгыйдәге дә бик ошады, ябышып ята Сәгыйдә келәмгә. Я, ярый. Арслан әлеге Гозәеровның мәкерле хәйләсен фаш итте, бүләк итеп китерү дигән сүз бетте моның өчен ул Гозәероаны яхшы гына кызартты да... Шуннан Гозәеров келәмнең тиешле бәясен әйтте. Аңлатыгыз ходай өчен, шуннан соң келәмнең тиешле бәясен биреп һәм. һич югы, хатынының күңелен күреп, шул ук вакытта үзеннән күп яшькә олы Гозәероаны да тупас рәвештә рәнҗетмичә, келәмне алып калса, ни булган? Революциягә ни зыян моннан? Юк шул. Арслан Го- бәйдуллинга кешеләр күзенә чәчрәп күренердәй гаделлек күрсәтеп уйнарга кирәк. Белмәссең, югыйсә, кеше теленә керүең, начальник кешенең укасы коелуы бар. Ә аңарга хатыны Сәгыйденең соңыннан «төне буе елап чыгуы» яки өлкән яшьләрдәге Гозәеровның «үртәлеп һәм соң дәрәҗәдә рәнҗеп, келәмне күтәреп чыгып китүе» берни түгел. Бу фактта Арсланның гаделлеге тары бөртеге хәтле булса, соңыннан ул-бу булмагае дип куркуы һәм эгоистлыгы поты белән. Шулай ук өстән тәкъдим ителгән Гәрәйшинны «аудару» да, Арслан Гобәйдуллин белән горком секретаре Местәкыймов арасында калкып килеп чыккан «бәрелешләр» дә, моның астында яткан «су асты ташлары» да, партия демократиясен яклаудан да бигрәк, ничектер, күптән сакланып килгән эчке наразыйлыкларның тышка бәрел килеп чыгуы кебек тәэсир калдыра. Гомумән. Гарифның бу романында кыю булып кылану, үткен мәсьәләләр күтәрергә тырышу урыны-урыны белән үзен нык кына сиздерә. Шул ук партия демократиясен саклау мәсьәләсе, яки Булат Дияровның Кырым курортларында йөреп, Мәскәүдә зур театрлар күреп кайткач башкаланы һич кирәксезгә «провинция» белән сөзеште- рергә тырышып уйланулары — болар, бер караганда, «кабыргасы белән куелган» мәсьәләләр кебек күренәләр. Ләкин Гариф бу күтәргән мәсьәләләрне логик азагына кадәр җиткерми, мәсьәлә үткенәя башлагач, әлеге эшне үз агымына калдырып, яки административ юл белән чиштереп, үзе тизрәк башка — «куркынычсызрак» коллизияләр артына поса. Романның иң зур кимчелеге мөтта алар- да да түгел, романның иң зур кимчелеге — романда роман юк! Ул терпесе терлечәрәк язылган, арада, әлбәттә, игътибарны нык җәлеп итәрдәй кызыклылары да булган очерклардан тора. Роман роман булсын өчен, анда, барыннан да элек, башыннан азагына хәтле урелеп, бер эпизоды икенче эпизодны тудырып, бер эпизоды икенчесен көчәйтеп, ә тулаем бер фарватердан һич чыкмыйча ага торган бөтенлекле, эзлекле зур вакыйга кирәк, һәм шул зур вакыйганы урыны белән иңнәренә күтәреп баручы, урыны белән вакыйгага кушылып, ләкин шул ук вакытта үзләренең эчке драмаларыннан да аерыла алмыйча, үзләренә тагылган «хәсрәт төеннәрен» газап белән, шатлык һәм әрнү белән ахырына хәтле алып чыгучы эзлекле һәм ялкынлы характерлар, персонажлар гына түгел, нәкъ менә характерлар кирәк. Шуның да естенә тагын, бәлки алардан да әүвәлерәктер, әлбәттә, язучыхудожникның мөстәкыйль, эзлекле һәм башыннан азагынача бөтен булган карашы — үз карашы (мировоззрение»)) булу һәм аның шул карашына чын-ихлас күңелдән иман китергән булуы шарт. Укучының сүрелмәс мәхәббәтен яулаган мәшһүр зур романнарга нәкъ әнә шул сыйфатлар хас та инде. «Тын Дон» романыннан Григорий Мелехов белән Аксинья язмышын яки язучы-художникның революция язмышына тулаем бөтен һәм азагынача нык булган ышанычын-иманын алып ташлап карагыз. Нәрсә калыр икән? «Күтәрелгән чирәмндә без Давыдов та Давыдов дип авыз суларыбызны корытабыз. Дөрес, Давыдов романның һәм художникның төп идеясен алып килүче зур фигура. Ләкин шуннан сез Нагульновны, аның элекке хатыны Лушканы һәм Тимофей Рваный «өчпочмагын» ташлап карагыз. Романнан ни дәрәҗәдә роман калыр икән? Яки «Война и мир»дан Андрей Болконский, Наташа Ростова һәм Пьер Безухов язмышларын алып ташлап калдырыгыз. Кутузов та калсын романда. Багратион да калсын, Бородино сугышы да калсын, эпопея дип зурлап атарлык әсәр булыр, әмма роман булмас. Ә бездә соңгы вакытта ансат кәсепкә тотындылар: берсе икенчесенә төкерек белән генә ябыштырылган һәм укучыны боргычлап алып баручы эчке пружинасы булмаган сыек кына эпизодларны, төссез генә персонажларны өсте-өсте өяләр дә, әгәр дә шуны еч-дүрт йөз биткә сузып, «метражын» тутыра алсалар, өстен ә чабата хәтле итеп «Роман» дип язып куялар һәм беркатлы укучы шуны чынлап та «роман» дип кабул итәргә тиеш була. Бу саташуга бер чик куярга вакыттыр, минемчә. Тукта, чү! Тагын бер ватылган семья да, тагын бер «рәхмәт фәрештәсе!». Бу очракта без Ләбибә Ихсанованың «Ана көндәлеге» дигән повесте турында сүз алып барачакбыз. Бик үк тәфсилләп торырга туры килмәс, чөнки озынгарак сузылуымны үзем дә сизеп торам. Әсәрдә мәктәп һәм укытучылар тормышыннан алынган, яшүсмерләр Һәм алар арасында әле тик бөреләнә генә башлаган гөнаһсыз мәхәббәт яралгыларын сурәтләгән кызыклы һәм гыйбрәтле генә аерым эпизодлар бар. Атасыз үсүче баланың язмышы турында борчылып яшәүче ялгыз ананың җылы күңеле бар. Әсәрнең төп героиняларыннан берсе Фәһимә Шабае- ва, гомумән алганда, акыллы, тотнаклы хатын тәэсире калдыра. Ләкин менә шушы акыллы дигән хатынның да семьясы барыл чыкмаган. Сәбәбе нәрсәдә? Сәбәбе бик үк ышанычлы түгел шул. Дөресрәге, сәнгатьчә мотивлаштырып җиткерелмәгән. Югыйсә, Фәһимә Фәйзи Шабаев дигән егетне бик яратып чыккан булган, башта алар яратышып яшәгәннәр дә. Малайлары Рөстәм туган. Кыскасы, үзләре өчен генә түгел, әнә шул бәләкәй гражданинның язмышы өчен дә җаваплылыклары артасы бервакытта семья кинәт, комнан өйгән уенчык өй кебек, ишелеп төшә. «Бик матур яшәргә тиеш иде бит алар. Берберсен сөешеп туймас еллары иде. Фәйзи китеп барды. э Фәһимә тотып калмады. Тотарга теләмәде. Әйткән сүзе бар иде шул: Фәйзи мин сине бик-бик яратам. Ләкин белеп тор. башкаларга карасаң, бер вакытта да, беркайчан да кичермәм», дигән юлларны укыйбыз без әсәрдә, һәм бу юллар семья җимерелүнең сәбәбен аңлауга беркадәр ачкыч хезмәтен үтиләр. Кыскасы, әлеге шул татлы хыяллар белән очынып, авторның ышандыруына караганда, әлбәттә, сөешеп туймыйча яшәп ятканда, кичләрдән бер кичне алар өенә чәрелдек тавышлы һәм яхшы ук зәһәр бер хатын килеп керә дә, кинәт «куырылып киткән Фәйзигә карап: «Я, нишлибез, судлашабызмы, бергә яшибезме? Безнең балабыз булачак», дип ультиматум куя. Димәк, Фәйзи, Фәһимә белән әлеге шул «бик яратышып» яшәгән арада, кайдадыр читтә, икенче берәүне «кабып карарга» өлгергән икән шул. һәм гомумән, аерылышканнан соң шул ук шәһәрдә шәп кенә яшәп, янәсе, имеш, медицина өлкәсендә танылган бер доктор булып, Фәһимәдә калган улының язмышы белән җидө-сигез ел буена, ичмасам, бер генә тапкыр да кызыксынмавы, хәтта ул җиде-сигез елдан соң улы Рөстәм, үтә өз- гәлөнгән бер минутында, эти кешедән киңәш эзләп, өенә барып кергәч, калтырап төшүе бу шома карьеристның кем икәнлеген һәм кай якка таба тәгәрәргә тиешлеген бер чама белән төсмерләргә алдан ук азмы-күпме азык биргәндер диясе килә. Автор бит Фәһимәне бик акыллы, сизгер хатын итеп тәкьдим итте безгә. Юк, йөрсәдер очы-очы ялганмый монда. Баштан ук нык булмаган аларның мәхәббәте. Яки Фәһимәбез безнең, автор биргән характеристикага каршы буларак, тормыш һәм семья кору мәсьәләләренә бик җиңел караган, тышкы шомалыкка, тасма телгә алданучы юләр бер кыз булган. Хәер, аның юләрлекләре, беркатлылыгы соңыннан да үзен сиз- дереа-смздерея куйгалый. Беренчедән, үзе шулай умдамый-сорашмый таякны кинәт сындырыл ташлаган бик катгый безнең ул Фәһимәбез, соңыннан, Фәйзи белән араны өзгәннән соң да, озак вакытларга хәтле шул ялангач шалапайны күңеленнән чыгарыл ташлый алмын. Икенчедән, янәсе, имеш, үзенең үте горурлыгы аркасында, бала үстерү, бала тәрбияләү мәсьәләсендә Фәйзине бөтенләй борчымый, бетем авырлыкны һәм җаваплылыкмы үз җилкәсенә ала. Повестьта хәтта аның Рөстәм ечен әлеге «медицина елкәсендә чәчәк атучы» Фәйзи Шабаевтои алимент алуы турында да ишарә юк. Нәрсә дигән сүз бу? Чуртанны яңадан суга җибәрүме, йөгәнсез ирне жәлләүме? Әллә мораль мәсьәләсендә манилов- чылыкны яклаумы? Хәер, бер караганда. Фәһимәнең бу мәсьәләдә үзен үтә тыныч тотуының үзенә күрә бер логикасы да бар: узган ел басылган башка повестьларда һәм хикәяләрдәге кебек, аның баш очында да «рәхмәт фәрештәсе» — укытучы Хәсән очып йөри. Олы яшькә хәтле кысыр йөргән. ләкин үзе соң дәрәҗәдә шәфкатьле бу Хәсән агай Фәһимәнең әтисез үсү аркасында бераз «чатлы-ботлырак» чыккан Рөстәме турында да бик кайгырта, бигрәк тә ул— Фәһимәнең үзе турында кайгырта түгелме икән? Хәзергә «рәхмәт фәрештәсе» булып ялгыз тол хатынның тирә-юнендә генә чуалып йөргән Хәсән, авторның тулысынча хәәр-хаклыгы белән, әсәр азагында инде максатка бөтенләй ирешә яза: «Шул вакыт Хәсән аңар (Фәһимәгә — Ф. X.) бик якын, бик үз булып тоелды, менә хәзер үк аны күрәсе, аның янында буласы килде. Тик уйлаганын минуты, сәгате белән эшләрлек ашкынулы яшьлегә узган инде, күрешәчәк көнне сабыр гына көтеп торырга кушкан айнык акылы хуҗа хәзер аңа», дигән юд- ларны укыйбыз без повесть азагында. Бер ирне югалтты, икенчесе меиә-менә табылырга тора — Димәк, бернинди трагедия дә юк, бары тик чаршаулар корып, амиан- моннан гына әтмәдләнгән сәхнәдә һәвәскәр артистлар тарафыннан уйналган галгади спектакль генә бар. Узган ел «Казан утлары» журналында басылган проза әсәрләре арасыннан искәрмәсез кабул мтеллрләм нмө әсәрне—• яшь язучы Вакыйф Нуруллинныц «Шинельсез солдатлар» повестен, аннары тагын әдәбиятта шулай ук соңгы елларда гына күренә башлаган Мөхәммәт Маһдимның «Без — кырык беренче ел балалары» дигән әсәрен күрсәтер идем мин. Темалары ягыннан берсе икенчесенә яхшы ук охшаган һәм, әйтергә кирәк, бик үм аңа да булмаган бу ике әсәр — сугыш һәм сугыш аргы елларын балалар рыясызлыгы белән чын дәрег дөгеңдә һәм каршылыкларыннан курыммый- ча сурәтләүләре агыннан миме үзләренә җәлеп иттеләр. Шул яхшы сыйфатлары ес- тенә тагын Мәһдиел повесте үзенмң җылы һәм гаять кешелекле юморы белен да аерыла Бак кадерле һәм бәзнең әдәбилтта бик алай ташып тә тормый торган бу сыйфатны аның моннан злөк-е кечкәнә-кечкә- нә парчаларында да силәргә туры килгән иде. Вакыйф Нурудлинны да бу сыйфаттан бөтенләй мәхрүм кеше дип әй1мес идем мин. Күбесенчә автобиографик мотивларга корылып азылган—җылысы, җиле шуниэи килә торган бу әсәрләрдә үзләрен сиздергән бу башлангыч уңышлар шул башлангыч хәлләрендә генә калмасыннар, алга таба тормышның зуррак картиналарын чагылдырганда үсә-кечәя барсыннар иде. дигән теләк белдерәсе килә. Аннары тагын В. Нуруллимның «Шинельсез солдатлар»ын- да үсмерләр сөйләменең интонациясен тә- был җиткезә алмау, аларга «һәм», «чөнки», «ләкин» кебек теркәгечләрне — китап сүзләрен тагу кебек кимчелек тә бар. Балалар һәм үсмерләр авызыннан хикәяләнә торган тасвирда бу аеруча «чит тән» булып күңелне тырный. Сакланырга кирәк бу «китапча» шомалыктан! һәм, ниһаять, узган елның нәкъ азагында Әмирхан Еникиның «Вөҗдан» диген повесте басылды. Бу язучының һәрбер башка әсәрен укыгандагы кебек, зур ләззәтләнү белән, бик кызыксынып, яратып укыдым. (Бу, әлбәттә, аятор тасвир иткән хәл-әхьәл- ләр белән тулысынча килешеп, барысына да пичәт басып бардым дигән сүз түгел — бәхәсле яклары турында алда сүз булыр). Әсәрдә бик җылы күңелле, укучыда матур тойгы калдыра торган сөйкемле кешеләр — коммунистлар һәм партиясез активлар бар. Болар рәтеннән мин цех начальнигы Васильевны, Вафаны, Мостафаны, үз эшләренең белгечләре булган һәм һәртөрле демагогиядән ерак торган тәҗрибәле мех осталарын — мишәр агай-энеләрне күрсәтер идем. Шулай ук. кайбер искәрмә белән, беркатлы кыз Хафазаның үзен дә, бигрәк тә кешенең борчулы минутларында килеп, сҗан өрергә* йөрүче саф күңелле Бибинур белән Сараны шундук күреп аласың, яратасың. Әйе. мондый кешелекле кешеләр әсәрдә бар. Ләкин, шундыйлар белән рәттән үк, шактый гына сволочьлар да бар. Бу яктан Әмирхан Еникины тормыш каршылыкларын сылап-сыйпап күрсәтүдә берәү дә гаепли алмас. Әсәрдә, икенчедән, кешелек намусы, вөждан кебек «четерекле мәсьәләләр», аларны тап төшермичә саклый белү, анарны арзанлы ләззәтләргә алыштырмау, гомумән, вак җанлылык белән килешмәү мәсьәләләре күтәрелә һәм күп урында уңышлы гына хәл дә ителә. Әлбәттә, әсәрдә олы язмышлы чын герой дәрәҗәсенә күтәрелгән кешеләр юк. Авторның тел төбендә Хәбиб Юлдашеөны яклау, урыныурыны белән аны гаделлек эталоны, башбаштаклык корбаны итеп күрсәтергә тырышу сизелсә дә, дөресен әйтергә кирәк, Юлдашев андый көчләп тагылган «ука эполетларнны күтәреп йөри алырлык кеше түгел. Әсәрдә ул вак җанлы, куркак, ихтыярсыз бер кеше булып чыккан. Ләкин, безнең фикеребезчә, әсәрнең бөтен тозы да шунда: ул — тасвирлана торган чорда шактый зур урын алган гаделсезлек, кешегә ышанмыйча карау, кешедән шикләнү, хәтта вакыты һәм урыны белән кешеләр арасындагы иң газиз мөнәсәбәтләрне дә какшатып, баланы атага, гашыйк кызны сөйгән егетенә каршы оскыту элементлары булуын, һәм шуның нәтиҗәсендә, олы язмышлы зур кешеләребез белән беррәттән, Хәбиб Юлдашев кебек мескен җаннар да талкыга эләккәнлекне ышандыргыч сәнгать чаралары аша. гыйбрәтле, әмма кабатларга ярамый торган бер «тарих* итеп хикәяләп бирә. Ниһаять, әсәр чын оста кулы белән язылган. Бер укый башлагач аны өзелә алмыйча укыйсың. Әдәби телебезне бөтен эчке егәре, күңелне һәм колакны иркәли торган эчке музыкасы белән яңгырата алуы ягыннан Әмирхан бу әсәрендә дә 136 Әмирхан булып калган, аны башка кем белән дә бутап булмый. Шулай да... шундый күркәмлекләре булуына да карамастан, әсәр, тулаем алганда, күңелдә ниндидер билгесезлек, сәбәпсез пошыну юшкыны калдыра. Бу, минемчә, автор башбаштаклык корбаны. гаделлек эталоны итеп күрсәтергә тырышкан Хәбиб Юлдашевның хәрәкәтләре, үзе куелган четерекле хәлләрдән чыгу өчен алып барган көрәше (әгәр моны көрәш дип әйтергә яраса?) гаҗәеп дәрәҗәдә вак, кирәгеннән артык кысан, кирәгеннән артык интим шартларга корылган булудан килә булса кирәк. Дөресен әйткәндә. Юлдашев урынсыз җәберләнгәне өчен почмакта яки аерым кешеләр алдында эарланып-елап йөрүдән узмый. Үзе укыган, яшьлеген уздырган, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «үз шәһәре. туган-туфрагы кебек якын, кадерле» булган Казанына соңыннан, еллар, ун еллар узганнан соң да кайтмый йөрүе, кайтса да озак тора алмавы үзе үк безне шиктә калдыра. «Казанга минем ниндидер үпкәм бар икән, дип уйлый күрмә» дип төзәтергә тырышуы да бары тик куркаклыгыннан. үзенә-үзе туры әйтергә йөрәге җитмәүдән генә. Югыйсә, Казаннан китү алдыннан ышанычлы дусы ител, киңәш сорап барган кешесе Вафа аңарга бик акыллы һәм бик тормышчан киңәш биргән иде бит! Ул хәтта аның киңәшен дә тотмады, янәсе, имеш, «бөгеләсе» килмәде. Димәк, гап-гади логика килеп чыга: гаеп ташланган җирдә, үзең хаксыз дип санаган шул ялган гаепләрне аударып ташларга, үзеңне акларга көчең җитмәгән икән, димәк, син ул гаепләрне өстеңә алдың дигән сүз. Моннан да соң нинди ул «бөгелә алмау» кебек купшы сүзләр белән уйнап торырга! Хәбиб Юлдашевның Хафазага булган мәхәббәтенә әсәрдә кирәгеннән артык зур урын бирелә, һәрхәлдә, алар арасындагы дуслыкмәхәббәт мөнәсәбәтләренең уен гына булганлыгы турында башка китерергә мөмкин түгел. Хәтта Хәбиб Юлдашев Казаннан китүенең яки мехбаза җитәкчеләре алдында акланырга теләмәвенең сәбәпләреннән берсе итеп, соңыннан Хафазага авырлык килмәгәе, дип курыкканлыгын сәбәп итеп куя. Менә нинди галиҗәнап кеше ул Хәбиб Юлдашев автор ышандыруы буенча. Ләкин шушы «галиҗәнап» кешенең, әсәр буена бик озак һәм бик ихлас күңелдән яратып йөргән Хафазасын, бары тик пычрак куллы кешеләр тарафыннан гына тозакка эләккәнлеген чамалап торганы хәлдә һич аңлашмыйча ташлап китүе бер генә дә башка сыймый. Соңыннан, Хафа- засымескенкәй. аңлашу һәм. бәлки, гафу үтенү нияте беләндер, моның фатирына килә, ике-өч сәгать кетеп утыра, әмма егетне очрата алмыйча китеп барырга мәҗбүр була. Хәбиб тәти егетнең аның артыннан куа чыккан булуы... һәм. имештер, кызны куып җитә алмавы һәм, шулай итеп, сейгән кызына кул да бирмәгән килеш, аның белән һич аңлашмыйча, китеп баруы — бу инде һич кенә дә егет файдасына сөйләми. Мин шундук егетнең повесть буена «Хафаза! Хафаза!» дип өтәләнеп йөрүләренә, кызның кечкенә йомшак кулларын үз учында эретүләренә, дөресрәге, боларның чын-ихластан булганлыгына ышанмый башладым. Хәтта Хафазаның бутауларын гафу итә алмаган тәкъдирдә дә, Юлдашев, әгәр ул чынлап та галиҗәнап булса, кызны күреп, сөйләшеп, аңлый алган чаклы аңлашып китәргә тиеш иде кебек. Әллә ни зур геройларны күтәрмәсе дә. шулай да кабатланмаска тиешле гыйбрәтле хәлләр турында хикәяләүче, оста каләм белән язылган «Вөҗдан» повесте, тулаем алганда, әнә шундый «тумыш тапларчдан шулай да азат түгел. шы. күп очракларда гаиләдә тыныч тормыш— кызыксыз тормыш була шул» дип, персонаж исеменнән генә дә түгеп, үз исеменнән раслап та үтә. Яңа ачыш түгел бу. Үз вакытында Л. Н. Толстой да «Анна Каренина» романын «Барлык бәхетле семьялар бер-берсенә охшаган. һәрбер бәхетсез семья үзенчә бәхетсез», дигән сүзләр белән башлап киткән булган. Бу әле бәхетле семьялар юк дигән сүз түгел— бердән. Икенчедән, «бәхетсез семья» дигән төшенчәне Толстой тирән мәгънәсендә ала. Анна Каренинаны, мәсәлән, аның бәхетсезлегендә баш очында «рәхмәт фәрештәсе» каравыллап йөрми, ул бәхетсез икән — логик ахырына кадәр, ягъни поезд астына ташланганчыга кадәр бәхетсез. Бу, элеккерәк термин белән әйткәндә, рок. Бу— трагик язмыш. Бездә дә мәхәббәт һәм семья мәсьәләләрендә җиңел караш, шуның нәтиҗәсендә килеп туган бәхетсеэлекләр бар. Алар турында, әлбәттә, язарга кирәк. Ләкин үткен почмакларын уратып узып түгел, уенга әйләндерел түгел, бөтен фаҗигале җитдилеге белән, сәбәпләрен һәм мотивларын чыи-чынлап ачып язарга кирәк. Икенче авышу: соңгы вакытларда без әсәрләребеэдәге персонажларны, күпчелек очракта материаль-хезмәт, иҗтимагый эшчәнлек атмосферасыннан бөтенләй диярлек аерып, гел әдәп-әхлак, дуслык- мәхәббәт, семья-көнкүреш маҗаралары сферасында гына сурәтли башладык. Бу — моннан элек күтәрелгән һәм рәтле бер нәтиҗә дә бирмәгән ялангач «производство» темасын яклап чыккан берьяклы өянәккә антитезис рәвешемдә башланды булса кирәк. Теге якка сөрлегү хата булганы кебек, бу якка сөрлегү дә хатадан бүтәнгә алып бармый. Кеше гел «эшләп чыгарып» кына тора алмаганы кебек, кеше, иҗтимагый хезмәт сферасыннан аерылып, гел көзгегә карап, гел үзе белән үзе мавыгып кына да яши алмый. Кешенең хезмәт эш- чәнлеген аның ук көнкүрештә үзен тотышы белән гармоник бәйләп тасвирлау — менә бу безнең икенче төп бурычыбыз. Әлбәттә, һәр жанрның үзенә хас табигатенә ригаяле булу, форма мәсьәләләрендә пөхтәлек, инде бик күпкә үскән әдәби телебезнең кагыйдәләрен, эчке аһәңен, музыкасын тоеп язу ягыннан да бездә әле урынына утырып җитмәгән яклар бар. Ярый, алары инде башка вакытка, башка иптөшлвргә калсын