Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЕПЛӘРНЕ НЫГРАК ТӨЙНИСЕ БАР

V Игенчеләр һәм нефтьчеләр иле Татарстан узган ел ике зур җиңүгә иреште: республика нефтьчеләре илдә 300 миллион тонна кара алтын чыгаруда лаеклы өлеш керттеләр, ә игенчеләребез моңарчы булмаганча мул уңыш үстерделәр. Бу җиңүләр олы бәхетебезнең нык нигез ташлары булып ятты. Бу җиңүләр Бөек Ленинның 100 еллык һәм туган республикабызның ярты гасырлык олы юбилейларын якты йөз белән каршылау өчен көрәштә ышанычлы нигез булулары белән тагы да куанычлырак. Җиңүләр күңелләрне шатландыра. Ләкин безнең күңелләр бары шатлык-куаныч белән генә тулмаган. Борчулар һәм хәвефләр, тынычсызлык һәм әрнүләр дә җитәрлек әле. Одер якларыннан һаман да корал чыңнары ишетелә. Хәсрәтле Вьетнам күгендә һаман да сугышның кара сөреме таралып беткәне юк... Тагы да карарак сорем — идеологии диверсия белән мәкерле империализм безнең олы ышанычыбызны какшатырга, якты өметебезгә күләгә төшерергә көннән-көн тырышлыгын арттыра... Дөнья бөек фәнни ачышлар, зур җиңүләр һәм дәһшәтле тетрәнүләр алдына күзгә-күз диярлек килеп басты. Тулысынча әзерме без бу сынауларга? Ышанычыбыз һәм өметебез булган яшь буынның йөрәкләрендә ата- бабаларыбыз мирасы — революцион ялкын җитәрлек дөрлиме? Бөек Ленин революциянең иң явыз дошманы дип атаган бюрократизм һәм карьеризм безнең арабызда нигә әле һаман да яши? Мораль тотнаксызлык, хулиганлык һәм эчүчелек чирләре нигә тормышыбызны һаман да ямьсезли? .. Әнә шундый һәм тагын, тагын бик күп сораулар безнең күңелләрне туктаусыз борчый, тынычсызлый һәм әрнетә дэ. Татар совет прозасы да үткән елда илһамлы һәм тынгысыз, куанычлы һәм бор- чулы сораулар белән тулы иҗади чор үткәрде. Әйтергә кирәк, бу иҗади ел шактый мул җимешле булды. Моны басылып чыккан проза әсәрләренең аннан элекке елларга караганда сан ягыннан күплеге генә расламый, билгеле. Үткән елда «Казан утлары» журналында һәм аерым китап булып ике роман, 13 повесть басылып чыкты. Димәк, күләмле 15 әсәр. Аларның һәркайсының уз темасы, укучыларга әйтер сүзләре бар. Э. Касый- мовның «Томан аша» романы татар әдәбиятында «авыру урын» булып килгән эшчеләр сыйныфы темасына якты нур естөсә, М. Маликованың «Казан каласы — таш кала» повесте әдәбиятыбызда әле бөтенләй яктыртылмаган архитекторлар һәм художниклар тормышын тасвирлый. Г. Ахуновның "Хуҗалар» романы, М. Хәсәновның «Очар кошлар» повесте татар әдәбиятында инде күтәрелеп килгән чирәм булган нефтьчеләр темасына тагын яңа буразналар сыза. Л. Ихсанованын бала тәрбиясенә багышланган «Ана көндәлеге», Э. Касыймовның әхлак-намус мәсьәләләрен күтәргән «Бир кулыңны, дустым!» повестьлары да темаларының яңалыгы белән куандыра. М. Мәһ- диевнең «Без — кырык беренче ел балалары» һәм В. Нуруллинның «Шинельсез солдатлар» повестьларының темасы яңа түгел. Авыр сугыш елларындагы чыдамлы һәм батыр тыл сурәтләнә ул әсәрләрдә. Ләкин һәр ике автор шушы кабатланган темага моңарчы кабатланмаганча итеп, һәр икесе үз әйтер сүзләре белән матур әсәрләр иҗат иткәннәр М, Шәрифуллинның колхоз авылының бүгенге көненә багышланган «Җир хуҗасы» повесте яшь замандашыбыз образы — яңа тип колхоз председателе белән истә кала. М. Хәсәновның узган ел чыккан икенче бер повесте —«Җирән кашка» әт язмышы аша халкыбыз тормышының кызыклы гына сәхифәләрен V Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта сөйләнгән доклад. И ача. Ш. Рәкыйповның «Чәчәкләр сөйли белә» повесте комсомолның Ватан сугышындагы героикасына матур сәхифәләр өстә- сә, Р. Хафизованың «Таң билгесе» повесте безне ерак Себердәге мәктәп тормышы белән таныштыра. Прозабызның авыр артиллериясе — ел- кән буын язучылар, аннан элекке елларда фундаменталь әсәрләр белән сизелерлек залплар биргәннән соң, үткән елда тыныбрак тордылар. Шулай да һөҗүмнең зур икәнлеген, һаман да киеренке икәнлеген искә тошерсп, авыр артиллерия дә гөрсел- дәп-герселдәп куйды. Киң катлам укучылар һәр яңа әсәрен түземсезлек белән көтеп ала торган олы сүз остасы Әмирхан Еники үзенең «Вөҗдан» исемле яңа повестен бирде. Повесть утызынчы еллардагы катлаулы тарихи чор вакыйгалары аша бознө җәмгыять һәм шохес язмышы турында җитди уйландыра. Укучыларның хаклы ихтирамын казанган Габдрахман ага Әпсәләмов совет яшьләренең Ватан сугышындагы үлемсез батырлыгына дан җырлаган «Миңа унтугыз яшь иде» повесте белән шатландырды. Ничәмә еллар татар совет прозасын фидакарь төстә төпкә җигелеп алга сөйрәп барган, армас-талмас иҗади дәртле Габдрахман аганың, мәкерле авыруны да батырларча җиңоп, шул ук тынгысыз иҗат дортө. Шул ук искиткеч өлгерлеге белән яңадан әдәбият мәйданындагы үз урынына басуы — әдәбиятыбыз өчен, меңләгән укучылар өчен үткән елның зур куанычы. Әлбәттә, әсәрләрнең нинди профессия кешеләре турында язылуы гына әдәбиятыбызның тематикасы киңәюдә төп билге түгел. Ләкин безноң чорда эшче, колхозчы, интеллигенция образын аның профессиясеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Хәзерге чорда эшчеләрнең, интеллигенциянең профессия төрләре йөзәрләгән булса, колхозчыларның профессия төрләре дә дистәләп санала. Тагы да әһәмиятле- се — безнең чорда һәр профессиянең коммунистик төзелештә уртак максатка юнәлгән үз бурычлары, үз каршылыклары, үз көрәше бар. Әнә шуның өчен дә әдәбия'- та никадәр күбрәк профессия кешеләренең образлары чагыла икән, бу инде безнең тормышыбыз һәм көрәшебез дә шулкадәр киңрәк, тулырак чагыла дигән суз. Әнә шуның очен дә күп төрле профессия ияләре булган укучылар һәркайсы язучыларга «Нигә безнең турыда да язмыйсыз!» дигән таләпләр куялар икән (гәрчә боз бу талопкә еш кына елмаебрак карасак та), бу сүзләрдә, һичшиксез, хаклык бар. һәм менә шуның өчен дә узган ел прозасында профессияләр штаты шактый киңәйгән икән, мин моны әдәбиятыбызның тематикасы киңәюдә бик куанычлы билге дип саныйм. А. Расихның «Ике буйдак» романы белән башланган мондый киңәю киләчәктә дә яңаданяңа мәйданнар яуласын! Узган ел прозасында күзгә күренеп торган икенче күңелле күренеш ул — повестьларның күплеге. Әйткәнемчә, былтыр укучылар хөкеменә 13 повесть бирелгән. Элегрәк елларны бу сан 3—4 тән артмавын искә алсак, повесть жанры үсешендә былтыргы сикерешнең шактый биек икәнлеге күренә. Шунысы да игътибарга бик лаеклы: былтыргы повесть авторларыннан дүртәү — М. Маликова. М. Мәһдиев, В. Нуруллин һәм Р. Хафизова—бу жанрда беренче әсәрлере белән чыктылар. Болар барысы да — үткән ел прозасының күләм ягыннан үсүе һәм тематикасының киңәюе дә, повесть жанрының сачы һәм авторлары сизелерлек артуы да. факт буларак, күңелле нәрсәләр. Тагын шунысы бик куанычлы: прозабызның яңа биеклекләр яуларга тулысынча сәләтле икәнлеген күрсәтүче, шул биеклекләргә сикерергә былтыр мәйданның тагы да киңәюен күрсәтүче матур күренешләр болар. Республикабыз игенчеләре җитди уңышларга ирешкән үткән елда, димәк, әдәбиятыбызның, аерым әйткәндә, прозабызның йөзенә кызыллык килерлек түгел. Игенчеләрнең һәм нефтьчеләрнең былтыргы уңышлыкларының иң беренче сере — анарның профессиональ осталыклары артуда. Гомумән, үз эшеңнең чын остасы булу — бүгенге чорда һәр профессия иясе алдына заман үзе куйган бик мөһим таләп. Язучылар алдына исә заман бу таләпне икеләтә кискенлек белән куя. Былтыргы проза күләм-сан ягыннан шактый мул икән, осталык-сыйфат турында сөйләшү аеруча зарури. Бу сан-күләм сыйфат ягына эыян китермәгәнме! Китап ларыбыз су-дым белән генә бүртеп калынаймаганмы! Күңелгә әнә шундый борчулы сораулар киле. Аннары, тагын бер кызыклы факт Үткән ел «Казан утлары» журналында повестьлар саны сигез булса, хикәяләр саны, тәрҗемәләр һәм кыска юморескаларны исәпкә алмаганда, җиде генә, Элегрәк елларны мондый хәлнең булганы юк иде. һәрхәлдә, журналда хикәяләр саны повестьларга караганда 2—3 тапкыр артыграк була иде. Былтыр исә повестьлар хикәяләрне дә уздырып җибәрде. Хикәялек киндердән тар- тыпсузып повесть тегәргә керешмәдек микән. дигән хәвефле уй да күңелне тырнап ала. Повестьлар белән җентекләп танышып чыккач, мондый шик-шөбһәләрдән күңел бераз айный, ләкин һич тә тулысынча тынычланып җитми. Нигә? Чөнки әле повестьларда, шулай ук романнарда да кирәкмәс озынлыклар, очыочка ялганып җитмәгән сюжет җепләре һәм композицион таркаулык һаман да үзен сиздерә. Әйткәнемчә, М. Маликованың «Казан каласы — таш кала» повесте безне архитекторлар һәм художниклар дөньясына алып керүе белән кызыклы. Чыннан да, повестьта без бу дөнья белән шактый тулы танышабыз, иҗади интеллигенция кешеләре борчуы белән борчылабыз, алар алдындагы проблемалар белән дулкынланабыз. Бу яктан повесть, югарыда әйткәнемчә, образларының профессиясе белән үк әдәбиятның тематикасын киңәйтә. Ләкин шунда ук мәсьәләнең икенче ягы килеп баса. Образ буларак та әдәбиятка яңалык өстиләрме соң алар? Әйе, повестьта андый образлар да бар. Моратны һәм Шәүкәтне без, чыннан да, архитектор, чыннан да художник итеп күрәбез. Гәрчә Шәүкәтнең таланты чамалы булса да, ул — нәкъ таланты чамалы булган художник образы. Ләкин менә повестьның төп герое Мәрьям турында моны әйтә алмыйбыз. Эш урыныннан киттеме, Мәрьям архитектор булудан туктый, эшеннән аерылдымы, Мәрьям шактый җилбәзәк бер хатынга әйләнә дә кала. Ә буш вакыты, эшеннән тыш вакыты, аның бөтенләе белән диярлек мәхәббәт маҗараларыннан гыйбарәт. Һәм менә нәкъ шул урыннар повестьның композициясеннән бүлтәеп-бүлтә- өп чыгыл торалар. Әлбәттә, мин әсәрдә образның хезмәтенә фәлән кадәр, шәхси тормышына һәм мәхәббәтенә фәлән кадәр урын бирелергә тиеш дигән примитив караш әйтергә җыенмыйм. Биредә сүз образның әдәби бөтенлеге, тормышчанлыгы турында бара. Образда шәхеснең хезмәте, көнкүреше, мәхәббәте, омтылышлары бөтен каршылыклары белән логик эчке бәйләнештә бирелергә тиеш бит. Әнә шул эчке бәйләнеш аз гына таркауаанса да, образның бөтенлегенә зур зыян килә һәм бу, үз чиратында, әсәрнең композициясен боза. «Казан каласы — таш калайдагы композицион таркаулык та нәкъ менә төп герой Мәрьямнең образ буларак бер бөтен итеп уйланып җиткерелмәвендә, минемчә. Бу яктан караганда, Э. Касыймовның «Бир кулыңны, дустым!» повестендагы Әлбинә образы — шактый уңышлы. Әлбинә туры- дантуры эш өстендә, ягъни дәрес биргәндә бик аз күрсәтелә. Ләкин һәр эпизодта аның укытучы һәм нәкъ менә яшь укытучы икәнлеген сизәсең. Г. Ахуновның «Хуҗалар» романындагы Арслан образы да шактый бөтен. Арслан эштә дә, өендә дә, хәтта үзенең беренче мәхәббәте Мөнәвәрә белән очрашканда да шул ук акыллы җитәкче булып кала. Ләкин автор акыллы җитәкче образын тудырам дип артыграк та тырышып җибәрә. Арслан эчми дә, тартмый да, үтә гадел дә. Ул хәтта, кулында йөзәрләгән машина була торып, хатынын да шәһәрдән ерактагы бакчасына җәяү генә йөртә һ. б. Геройны бу рәвешчә, тырышып-тырышып, үтә уңай итәргә омтылу, беренчедән, аның ышандыру көченә зыян итсә, икенчедән, аны үсүдән мәхрүм итә. Арслан образы белән дә шундый ук хәл. Ул әсәргә акыллы җитәкче булып килеп керә, әсәр ахырында да шул ук дәрәҗәдә кала. Геройны, бигрәк тә төп геройны үсүдән мәхрүм итү, уз чиратында, «Хуҗалар» романының композицион төзеклегенә дә зыян китергән. Романдагы вакыйгалар берсеикенчесеннән үсеп чыкмыйлар, күп вакыйгалар аерым-аерым туалар. Сабан туе вакыйгасы һәм ахырдагы янгын вакыйгасы әнә шундыйлар. Бу вакыйгалар берсе дә әсәрдәге эчке динамика һәм характерлар көрәше нәтиҗәсе түгел. Шунлыктан алар, гәрчә аерым-аерым бик матур язылсалар да, романның гомуми тукымасына органик төстә бәйләнмиләр. Буянов образына кагылышлы бер пот алтын вакыйгасы, шофер Атнабайның «ашыгыч ярдәм» машинасында йөргәндәге маҗаралары романның композициясенә табигый үрелмиләр. «Социалистик Татарстан» газетасында (29 декабрь, 1968 ел) чыккан мәкаләсендә «Хуҗалар» романының мондый композицион таркаулык күренешләренә X. Сарьян да игътибар итә. Ләкин ул болар турында бик өстән-өстән, «гафу ителердәй җитешсезлек» дигән формада гына әйтеп үтә. Сүз әсәрнең композицион кимчелекләре турында бара икән, бу инде аның сәнгатьчә дәрәҗәсенә беренче бәя дигән сүз. Ә әсәрнең әдәби эшләнеш дәрәҗәсе турында, әдәби осталык турында без болай сүз уңаенда гына түгел, уртага салып, тулы тавышка сөйләшергә тиешбез. Композицион бөтенлеккә зыян китерә торган кимчелекләр Э. Касыймовның «Томан аша» романында да бар. Г. Ахунов романында аерымаерым вакыйгалар композициянең уртак җебенә зәгыйфь бәйләнсәләр, Э. Касыймов романында аерым геройларның язмышы бу уртак җепкә тиешенчә төйнәлеп җитми. Фоат образы белән нәкъ әнә шулай. Роман зур бер химия заводы коллективы турында, ә Фоат бу коллективтан гел читтәрәк йөри. Хәтта аның эше дә заводтан читтә — ул машина белән станциядән заводка чимал ташый. Ә бит Фоат романда төп геройларның берсе һәм ул төп вакыйганың уртасында булырга тиеш иде. Ләкин алай түгел. Фоатның характерын ача, язмышын билгели торган вакыйгалар да — суга батучыны коткару, караклар шайкасына юлыгу хәлләре дә коллективтан читтә, завод тормышына һичнәрсәсе белән бәйләнмәгән шартларда үтә. Сюжет киеренкелеге, ягъни әсәрнең соңгы битенә кадәр укучыны «кулдан ычкындырмау» — композициянең бик мөһим һәм кыен таләбе. Бу яктан караганда, былтыргы прозада сюжетның ул арка җебе тиешенчә тартылмаган әсәрләр байтак. Сюжет киеренкелеге дип мин, әлбәттә, җеп очларын чуалта-яшерә баш әйләндергеч маҗаралар коруны күз алдында тотмыйм. Гомәр ага Бәшировның «Туган ягым— яшел бишек» повестенда, мәсәлән, үзәк бер сюжет җебе бөтенләй дә юк кебек. Ләкин повестьның һәр бүлеген, һәр битен аерыла алмыйча укыйсың. Чөнки «Туган ягым — яшел би- шекпиең һәр бүлеге, һәр бите безгә хал кыбыэ тормышының кызыклы һәм гыйбрәтле, моңсу һәм горур сәхифәләрен ача бара, повестьның һәр бите теленең гаҗәеп нәфислеге, гүзәл бизәкләре белән үк укучыга куанычлы эстетик ләззәт бирә Биредә сюжет маҗарасының бөтенләй кирәге юк, андый маҗара укучыга әсәрнең һәр битендәге халык күңеле җәүһәрләре белән ләззәтләнергә комачаулар гына иде. Димәк, «Туган ягым—яшел бишек» халык тормышының матур сәхифәләре, халык күңеле җәүһәрләре белән укучыны ахыргача тотыл тора икән, бу инде үэе сюжет киеренкелеге дигән сүз. Былтыргы прозада мондый эпик-этнографии киеренкелеккә корылган әсәрләр юк. Былтыргы проза әсәрләрендә сюжет вакыйга киеренкелегенә корылган. М. Хөсөнов, гадәттә, үзенең ромен, повестьларында сюжетны мондый вакыйга киеренкелегенә шактый оста кора. Ләкин аңын былтыргы «Очар кошлар» повестенда бу як шактый йомшак. Повестьның уртасына кадәр киеренкелек әле бар. Бораулау мастеры Хаҗины, бер бораулаучысы авариядә фаҗигале һәлак булгач, каты гаепкә тарталар. Хаҗи өстендә кара болытлар куера, җиде тән уртасында аны милиция кулга ала. Мәсьәлә райком бюросына куела. Бюро утырышында республика прокуроры сөйли башлау белән сюжет киеренкелеге шунда ук бетә. Чөнки Хаҗины аклаячаклары шунда ук ачыклана. Хәтта Хаҗиның яңадан эшенә кайтачагы да, разведка скважинасының, һичшиксез, нефть бирәчәген дә укучы сиземли. Повестьның калган яртысын шушы сиземләүнең дөреслеген күреп, теләр-теләмәс кенә укыйсың. Бәлки, повестьның калган яртысында вакыйга фәлсәфи яктан тирәнәер дип көтәсең. Андый өмет тә акланмый. Ә бит әсәрдә вакыйга киеренкелеге әнә шул фәлсәфи нигезе булса гына кыйммәтле. «Очар кошлар» повестенда нәкъ әнә шул фәлсәфи нигез шактый йомшак. Мастер Хаҗи җитәкчелегендәге нефть разведкасы бригадасы Кама буена яңа горизонт ачарга килә. Нинди каршылыклар, нинди көрәш көтә аларны биредә? Эшкә башлау белән кинәт авария һәм бораулаучы Инсафның фаҗигале үлеме. Төп каршылык шушы. Вакыйга шул уңай белән куерып ала да, Хаҗи аклануга, эшләр тагын герләп бара башлый. Ә авария һәм Инсафның үлеме повестька нинди мәгънә, нинди фикер өстәде соң? Автор бу турыда җитәрлек уйламаган, повестьта авария һәм геройны гаепләү бары тик коры вакыйга гына булып калган. Сюжет киеренкелегенең ярты юлда йомшап калуы Р. Хафиэованың «Таң билгесе» повестена да хас. Надан һәм эгоист мәктәп директоры эшеннән алынгач, повесть шактый зәгыйфь үрелгән мәхәббәт җебе белән генә дәвам итә. Гомумән, мин бу повесть турында шуны әйтер идем: узган ел М. Маликова, М. Мәһдиев, В Нуруллин беренче повестьлары белән ук әдәби процессның уртак агымына үз тавышлары белән бик матур кушылып китә алсалар. Р. Хөфизоаа повесте әле ул дәрәҗәгә җитмәгән Әсәрдә портрет, характер детальләре булсын, пейзаж күренешләре булсын — барысы да әзер бизәкләр, әдәбиятта инде куя кабатланган буяулар белән генә бирелә (Кире тип икән — ул гая шыксыз, уңай икән — гел сөйкемле). Авторның үз табышларын, үз күзәтүләрен повестьта сирәк очратасың. Әсәргә вакытында нокта куймау шулай ук композицион бөтенлекне бик нык боза. Мондый чир үткән елгы повестьларда да оле үзен сиздерә. Л. Ихсанованың «Ана көндәлеге» повестенда сюжет җепләре җиденче бүлектә үк инде түгәрәкләнгән, геройның язмышы ачыкланган иде. Ләкин повесть шуннан соң да әле тагын ике бүлеккә сузыла. Үткән әдәби елдагы романнарның, повестьларның сюжет-композиция якларын күздән кичергәч, түгәрәкләп шуны әйтәсе — Җепләрне ныграк төйнисебез бар! Әйе, җепләрне ныграк төйнисе бар... Ләкин нәрсә өчен дип төйнибез соң әле без ул җепләрне? Әгәр дә повестьның, романның сюжеткомпозиция җепләре бик оста тейнәлеп тә, укучы күңелендәге кыл-җеп- ләр аз гына да кыймылдамыйча, төйнәлмичә калса, мондый тәти җәтмәнең нигә кирәге бар? Бөтен хикмәт тә шунда шул — әсәрнең ул җепләре укучының күңел кыллары белән ныграк килеп бәйләнсен. Моның өчен ул җепләр тормышның үзеннән һәм мөмкин кадәр тирәннәнрәк суырып алынсын. Мәгълүм ки, шундый әсәрләр генә укучыны дулкынландыра һәм уйландыра ала. Миңа калса, былтыргы прозаның тормыш җепләре белән иң нык бәйләнгән әсәрләре дип, мин Ә. Еникинең «Вөҗдан» повестен һәм М. Мәһдиевнең «Без — кырык беренче ел балалары» белән В. Нуруллинның «Шинельсез солдатлар» повестьларын атар идем. Бу өч повесть үзләренең нәкъ менә тормышчанлыклары белән укучы күңелен биләп алалар. М. Мәһдиев һәм В. Нуруллин повестьларының уңышы, беренчедән, талантлы каләм белән язылуларында булса, икенчедән, аларның әсәрләрендәге вакыйгаларны үз башларыннан кичерүләре белән дә аңлатыла булса кирәк. Ә. Еники повестеның уңышында, боларга өстәп, минемчә, тагын өченче сәбәп тә бар. Ул — повесть материалы һәм повестьта чагылган чор турында тирәнтен һәм, ихтимал, газаплы төстә уйлану нәтиҗәседер. Чөнки йөрәктән чыккан гына йөрәккә җитә дигән кебек, уйланып язсаң гына укучыны уйландыра аласың. Ә «Вөҗдан» повесте укучыны уйландыра. Җәмгыять һәм шәхес язмышы турында да уйландыра ул. көше күңеленең серлә тирәнлекләре турында да уйландыра. Шушы уңай белән моннан 7—8 ел элекке бер әдәби бәхәс хәтергә төшә. Фатих ага Хөсни «Литературная газөтавда теманың актуальлеге артыннан куып, тормыш материалы турында җитәрлек уйланмау һәм мондый уйлану өчен вакыт дистанциясе кирәклеге турында язып чыккач, аның башына әйбәт кенә кундырганнар иде. Янәсе, язучы тормыш койрыгында сөйрәлергә тиеш түгел, бәлки, алданрак та атларга тиеш. Әйе, тормыш койрыгында сөйрәлергә тиеш түгел язучы, әйе, алга карый белергә тиеш. Ләкин койрыкта сөйрәлмим дип, бүгенге көннең бик актуаль мәсьәләләренә әсәр язып та, ул әсәрең иртәгә үк үлеп калса... Бу инде алга карау буламы соң? Әлбәттә, алга таба үтә зирәк карасаң, үтә алдан күрүчән булсаң, бүгенге актуаль әсәрең иртәгә дә яшәр. Ләкин соңгы еллар практикасы, рус әдәбиятында булсын, милли әдәбиятларда булсын, бүгенге көн турында бүген үк туган андый үлмәс күләмле әсәрләрне белми. Заманында шаулаган Һәм үз бурычларын шактый уңышлы үтәгән В. Овечкинның «Районные будни», В. Кочетовның «Секретарь обкома» әсәрләре бүген инде укучыны алай дулкынландыра алмыйлар. Ә менә вакыт дистанциясе аша тирәнтен уйланып, күңел түрендә тәмам җитлегеп туган әсәрләр үлмиләр, еллар үткән саен аларның яңадан-яңа мәгънәсе, яңа матурлыгы гына ачыла бара. Соңгы елларның иң уңышлы әсәрләре: И. Газиның «Онытылмас еллар», Г. Бәши- ровның «Туган ягым—яшел бишек», А. Расихның «Ике буйдак», Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» һәм башкалар шулай ук моны раслый түгелме? Инде килеп, үткән ел прозасының югарыда әйткән өч повесте да шушы турыда уйландыра. Әлбәттә, мин бүгенге көн турында язарга кирәкми, үткән көннәр турында гына язарга кирәк, дияргә теләмим. Әмма бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре турында язуны иң сугышчан жанрлар—очерк, хикәяләргә күбрәк тапшырып, повесть, роман жанры өчен әлеге вакыт дистанциясе хокукын яклыйсым килә. Әлбәттә, бу вакыт дистанциясенең кыскарак булуы һәм тагы да мөһиме — кичәге көнгә бүгенге күзлектән карап, иртәгегә көнгә якты нур сирпә белү дә бик зарури. Былтыргы проза менә шушы турыда да уйландыра. Ә түгәрәкләп әйткәндә, әдәбиятка заман таләбе, халык таләбе һаман да шул ук: тормышчан тирәнлек һем югары осталык!