ЕЛЛАР ҺӘМ ЮЛЛАР
Сугыш хәбәре Сарман районы, Иске Дөреш авы- ж, -> лы кР естьяны Шәех Закиров семьясына да кара г « XX кайгы булып беренче көнне үк килеп керде. Мәликә апа ләйбрахманны иртүк йокысыннан уятты. — Улым, әтиен сугышка китә, күрешеп кал,—диде ул, елаудан карлыккан тавыш белән. Унбер яшьлек малай әтисе кочагына сыенды. Солдат Шәех күңеленнән һәркайсы белән хушлашып, берсеннән-берсе кечкенә улларына күз йөртеп чыкты. Төпчеге, әле ае да тулмаган Фәез, бишектә нмезлек суырып ята иде. Ата ишек бусагасында озак тукталып торды. — Сиңа авыр булыр инде, Мәликә. Нишлисең бит, сугыш. Хәнифне дә өйдә озак тотмаслар,—диде, тышта атасын көтеп торучы олы улына таба ишарә ясап. Мәликә, яулык чите белән күз яшьләрен сөртә-сөртә, ирен озата чыкты. Хәйбрахман, тәрәзәгә капланып, урамнан күзен алмады. Бу аларның соңгы тапкыр күзгә-күз Ксраш\лары булды. Солдат туган ягына әйләнеп кайтмады, шул ук елны Мәскәү янында! ы сугышларда һәлак булды. Үлем кәгазе килгән көнне Закировлар өендә ананың әледән-әле әрнеп елавы тирән тынлык белән алышынып торды. Нарасыйлар ил өсте- нә, үз гаиләләренә нинди авырлык төшүен бөтен тирәнлеге белән аңламыйлар иде әле. Тик Хәйбрахман гына ара-тирә балавыз сыгып алды. Озакламый Хәнифкә дә повестка килде. — Ни хәлләр итәрбез, улым? — дип, әнисе аны кочагына кысты. Хәйбрахман. әнисен юатырга телән, чәчләреннән сыйпады һәм. — Борчылма, әни, менә мин дә эшли башлармын,—диде. Ул чагында әйткән сүзләренең мәгънәсен, бөтен җаваплылыгын аңлагандырмы, юктырмы Хәйбрахман. ләкин аңа чыннан да кул арасына керергә, башта өйдә бала карап, аш-су әзерләп торырга, йорт эшләрен карашырга, соңрак колхоз эшенә кушылырга, кушылырга гына түгел, җигелергә, балалыгыннан аерылырга, вакыт җитми олы кырысландылар, батырайдылар, үзләрендә теләсә нинди авырлыкларны жиңәрлек көч таптылар. Башта Хәйбрахман Харис һәм Хәкимулла агайлар буразналары арасында йөрде. Монысын инде, картлар күз- колак булыр, дип председатель шулай оештырган иде. Җир сөрү бик гади эш булып күренсә дә, авыр һәм четрекле, зур осталык таләп итә. Тырнап барып кына уңыш алып булмый. Ул чагында бүгенге кебек куәтле тракторлар да, юньле аты, сабаны да юк иде. Хәйбрахманга пар ат, ике төрәнле сабан бирделәр. Башта камыт кидерә алмыйча аптырап бетте: буе житми, атлар чөяләр дә җибәрәләр иде үзен. Камытны түмәр өстенә басып киертә торган булды. Аннары кирәк чагында сабанны күтәрә алмыйча йөдәде—күзеннән яшьләр атылып чыга иде. Тора-бара күнекте. Буразналар тасма булып сузылды, шул буразналар саны арткан саен, егет күңеле сөенде, беләгендә көч, күкрәгендә илһам арткандай булды. Ә Харис карт; «Апаем, тирәнрәк алдыр, тирәнрәк, сай сөргән җирдә әрем генә үсә»,— дип, әледән-әле аның исенә төшерә торды. Ул олы абыйлары әйткәненә күндәм булды. Игеннәр өлгергәч, Хәйбрахман лобогрейкага утырды. Киң кырларда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр иген урдырды. Урак өсте авыр булса да күңелле һәм рәхәт иде. Яна икмәктән авыз итәргә, туйганчы ипи ашарга мөмкин. Көр күңел белән сахраларда бер җырлап җибәрүе үзе ни тора! Закировлар өенә тагын кайгы тәрәзә чиертте: Хәнифнең үлүе турында язу килде. Хәйбрахман ул көнне дә эшен ташламады. Өн эчендә — тагын кабер тынлыгы һәм елаш. Аз булса да юаиырмын, дип авылда эшләр җиңеләймәде: халык йончылган, җир йончыган иде. Иген уңышы капчыклап кына җыеп алмалы — гектарыннан 5 центнердан артмый. Хуҗалыкны өр-яңадан күтәрергә кирәк. Менә шундый җитди вакытта бригада кадәр бритадага җитәкчелекне уналты яшьле* егеткә ышанып тапшырдылар. Тырышты Хәйбрахман, кирәк урында тәмле сүзен кызганмады, колхозчыларның хезмәтен дөрес исәпкә алды, хәленә керә белде. Кайчакта аның ягымлы карашы, йомшак тавышы бүр итәСе3 ГеНӘ ТУРЫ ИТеП каР ап ТОРУЫ кешеләрне буйсынырга мәҗБригадир булып эшли башлавының беренче көннәре. Кайчандыр 104 кешегә әйләнергә туры килде Шулай итеп, Хәйбрахман дошманны җиңү хакына үзләрен аямыйча эшләүче тыл солдатлары сафына, мылтыксыз сугыш алып баручылар армиясе сафына басты. 1943 елның язы аның хәтеренә нык сеңеп калды. Хәйбрахман бу язда сабанга чыкты. Әле буыннары да ныгып җитмәгән яшүсмер өчен жир сөрү, әлбәттә, авыр хезмәт иде. Ләкин сугыш кешеләрдән мөмкин булмаганны эшләүне дә таләп итте, һәм кешеләр кинәт үзгәрделәр: тотты да, атларын җигеп, гадәттәгечә лобогрейкасы белән басуга чыкты. Ләкин машинаның таныш, күнелле келтерәвең ишетмәде, яңа ашлык исен тонмады, басу өстендә дулкыннарның йөгерешүен күрмәде... Көннәр бер-бер артлы үтте. Кышын ул парта арасына утырды, күршедәге Теләнче Тамак авылына йөреп, җиденче классны тәмамлады. Озак дәвам иткән, халыкларны интектергән, күп корбаннар алган, ничәмә-ничә ел тынычлап йокларга ирек бирмәгән сугыш та бетте. Җиңү хәбәре Дөреш авылында дә яшен тизлеге белән таралды. Шатлык өй борынча йөрде, урамнарга, басуларга юл алды. «Исәннәр кайтыр, безнекеләр генә бу көнне күрә алмадылар»,— дип, Мәликә ала көн буе өзгәләнеп-өзгәләнеп елады. Ел ахырында Хәйбрахманны бригадир итеп куйдылар. Аңа әле уналты яшь тә тулмаган иде, өстенә тау кадәр җаваплылык алды. Бригадирның мәшәкатен әйтел, хезмәтен бәяләп бетерергә мөмкин түгел. Ул чагында бит нәрсәгә тотынсаң, шул юк иде. Сугыш бетсә дә. үзен жир сөрергә өйрәткән Хәкимулла абзыйга урманга утынга барырга әйтте ул. ’ ' — Мә, апаем, юкә аркан белән атынны жигеп. үзен бар,— диде Хәкимулла — Юкә бау бозау мунчакларга гына ярый, ә син монда ат жигеп утын алып кайтырга тиеш! Хәйбрахман аптырап калды. Шактый шулай күзгә-күз карашып * торгач, тынлыкны агаебыз үзе бозды: £ — Хәер, бу арканнарда синен гаебен юк. Барырмын,—диде.— £ Кыен эшләве, кыен. Юкә дә булдымы аркан! Син әле каешын да күрер- £ сен, тракторын да йөртерсең! Башың яшь әле. Ә шулай да кыю тогын- - дын, улым, рәхмәт. Тик игене уңсын, ипие күбрәк булсын иде.. 2 1946 елның урак өсте иде. Кешеләр житми. Хәйбрахман бармакла- ь ры белән дә санап карый, счет төймәләренә дә сала, ләкин житми генә < бит. Бервакыт өендә ашап утырганда ишек алдында кечкенә энеләрен g житәкләп йөрүче Габденурга күзе төште, һәм, нәрсәдер хәтерләгәндәй, жил-жил атлап, энекәшләре янына чыкты. * — Апаем, Габденур, кил әле бирегә. = Тегесе йөгереп килеп, абыйсы каршына басты. £ — Сина ничә яшь хәзер, беләсеңме? < — Унике. — Әйе шул, унике. Апаем, сиңа жәйге айларда колхоз эшендә кат- £ наша башларга да вакыт. Хәзер кызу урак өсте. Иртәгә дворга мен, s ат жнк, басудан ашлык ташырсың, я су китерерсең. Синең кебек егет- о кә болай уйнап йөрү килешми инде = Ул соңгы сүзләрен шаяртыбрак әйтте. Хәер, уены-чыны бергә иде. £ Абыйсының сүзен күндәм тынларга һәм үтәргә өйрәнгән Габденур о каршы килмәде. Ул үзе дә ат жигеп, арбага аягүрә басып, бөтен кеше күз алдында чаптырып узарга хыялланып йөри иде. а Хәйбрахман иртәнге якта басуларны, ындыр табагын йөреп чыкты. Эшкә чыгасы кешеләр барысы да килгәннәр Ә Габденур күренми. Нәрсә уйларга да белтиичә, ул атын колхоз дворына таба куалады. Энекәшен бик нык тиргәргә, «акылга утыртырга» исәбе бар иде. Ләкин аг жигә алмыйча жәфаланучы Габденурны күргәч, ачуы басылды. Үзенең беренче тапкыр сабанга чыккан көнен исенә төшерде. — Нәрсә, апаем, камыт киертә алмыйсыңмы? — Әйе,—ди Габденур, учы белән маңгаендагы тир бөртекләрен сөртеп. — Син. апаем, я арба читенә бас, я аяк астыңа берәр нәрсә сал. Мин дә шулай өйрәндем. Курыкма, ияләшкәч атың үзе башын иеп торыр. Бераз яшел үлән каптыргала үзенә. Ат, хайван булса да, назлаганны тиз аңлый. Хәйбрахман әйтеп кенә калмады, жигеп тә күрсәтте, һәм «Арбаңа ашлык төярләр, әкрен генә келәткә алып кайт, ә монда бушатырга булышырлар»,—дип озатып калды. «Яланда уйнап йөрер чагы да бит... Әйдә, чыныга торсын», дигән уйлар узды аның башыннан бу минутта. Менә энекәше дә булыша башлады Арбасына басын, ындыр табагы кырыена килеп туктаган Габденурны күргәч, көрәк белән жилгә каршы чөеп ашлык жилгәрүче хатын- кызлар Мәликә апага: — Кара әле, күзгә күренәме, Габденур ич!— дип мактау сүзләре яудырдылар. Мәликә апа күтәрелеп улына карады, Габденур да авызын ерып, күзен әнисеннән алмады. Батыр иде ул бу көнне! Күпме ямьле язлар узды, күпме алтын көзләр, буранлы кышлар узып китте Гомер агым судай акты да акты Хәйбрахман. яше житеп. армиягә алынды, анда авномеханик һөнәренә өйрәнде. Хәкимулла абзыйның әйткәне рас килде, туган авылына әйләнеп кайткач, тракторчы Закировлар арасыннан иң елкэне Хәйбрахман һәм аның тормыш юлдашы Әржүдә. булды, күпме буразналар сызды, шоферлыкка укыды, машина йөртте һәм, курслар оештырып, уннарча колхоздашларын шоферлыкка өйрәтте. Ул укыткан егетләр хәзер үзләре оста шоферлар, басу киңлекләрендә аның белән бер тракторда прицепщик булып йөргән малайлар хәзер үзләре корыч айгырларны үкертеп эшләтәләр. Юкка гына яшәми Хәйбрахман жир йөзендә: кеше күңелендә дә, туган авылының бәрәкәтле туфрагында да ул чәчкән орлыклар көр шытым бирәләр. Менә аның гаилә тормышы кору турында уйлар вакыты да житте. Хәйбрахманның күзе төшеп, күңеленнән сөеп йөри торган кызы бар. Ул — ферма мөдире Әржүдә. Бик тырыш кыз. Аның тыйнаклыгы, гадилеге дә ошый егеткә. Ләкин ничек сүз башларга? Ничек итеп күнелен- дәгене белдерергә? Өч ир малай үсеп килә, әнисенең кулыннан көч китеп бара, килен кеше, өстенә тау кадәр мәшәкать алып. Хәйбрахман- нар өенә килергә риза булырмы соң? Әржүдә риза булды. Аш-суга оста, йорт эшләренә кулы ятып тору өстенә, ул олы жанлы, киң күңелле кеше иде Үзе белән бергә Хәй- брахманнар өенә нур алып килде. Гаилә тормышының авырлыгын, мәшәкатен күтәреште, карт ананың, үсеп килүче малайларның шатлыкларын уз шатлыгыдай кабул итте. Хәйбрахмаи энеләре язмышы өчен жаваплы булуын бер вакытта да исеннән чыгармады, аларны хезмәт сөючән, олыларга ихтирамлы, әдәпле итеп тәрбияләргә тырышты. Дөрес, хезмәт ярату Закировларның каннарына балачактан ук сеңгән. Әтиләре ынгырашмыйча-нитмичә теләсә нинди авыр эшне башкарыр иде Әниләре әлеге дә баягы авыр сугыш елларында кулына урагын алып, тан белән иген кырларына китәр иде, ут алгач кына кайтыр иде, балаларын ашатыр-эчертер, йорт эшләрен карар иде, төнлә, сукыр ут яктысында фронттагы кызылармеецлар өчен жылы оекбашлар бәйләр, бәрәңге киптерер, ә таң белән тагын уракка китәр иде. Аның сугыш чорындагы һәм аннан соңгы авыр еллардагы батыр хезмәте Хәйбрахман өчен дә, энеләренә дә якты үрнәк булды. Хәйбрахманның колхозда шофер булып эшләгән еллары иде. Бердәнбер көнне ул төпчек энесе Фәезгә әйтте: — Апаем, минем машинада йөкче булып эшләрсең, машина йөртергә өйрәтермен. Ә кышын курста укырсың да, хокук алып, үзең рульгә утырырсың. Әмере, киңәше бергә иде. Фәез бер кавым дәшми-тынмый торды. «Ризалашыргамы, юкмы?» дип уйлады, күрәсең, һәм: «Ярар», диде. Бер кабинада утырып, шофер тормышының рәхәтен һә.м михнәтен бергә татып, бер жәй, бер көз, бер кыш эшләделәр алар Көннәр аяз торганда, юллар әйбәт булганда шоферның кәефе яхшы, эше дә гөрли. Тәгәрмәчләр куз ияргесез тизлек белән тәгәри, машинаның кызу чабуыннан көнләшкәндәй, жил сызгырып кала. Ярын ла мотор һәрвакыт гөрләп эшләп торса, юллар коры һәм сикәлтәсез булса5 ! Кыенын да ♦ хәтсез күрергә туры килә шул Бервакыт алар каты яңгырга эләкте- ь ләр һәм урман юлында сазга баттылар Тәгәрмәчләр төтеннәр чыгарып, ц әче сызгырып, бер урында әйләнеп торалар гына бит. Хәйбрахманнын о да, Фәезнең дә кул-битләренә, киемнәренә ләпек чәчрәп, тәмам мунча s төнлегеннән чыккан төсле булдылар Тәгәрмәч асларына күпме үлән » йолкып ташладылар, күпме чыбык-чабык тондырдылар. Этләнә торгач. ~ машина урыныннан кузгалды. < — Ай-ай, абый, болай батып ятырга язмасын Кыен икән. Машина ч үзе дә еламый гына бит,—дип куйды Фәез Хәйбрахман энесенең нәрсә әйтергә теләвен анлады яңгыр астында пычрак ярып йөрүдән бераз кәефе киткән иде аның я — Начаррак хәлләр дә булгалый, апаем. Эш майлы ботка ашау = түгел ул... Менә без батып яттык, автомашинаны саздан тартып алган- ® дай алдык. Ә бер кузгалып киткәч, нинди рәхәт, тау актарган кебек, ь мәйданда жингән кебек хис итәм мин үземне. Ә син? — Мин дә. ° — Өйрәнә тор, апаем. Төрлесен күрергә туры килер Юлларның озыны да, кыскалары да. авырлары һәм жиңелләре дә күп булды Ниһаять, Фәез тормышын машинадан башка күз алдына с. да китерми башлады. Хәйбрахман правление тәкъдиме белән яналан £ бригадир постын кабул иткәч, үзе йөрткән, турылыклы иптәше ч «ГАЗ-51»не Фәезгә тапшырды. 2 Хәйбрахман, мөстәкыйль хезмәткә керешүе белән тәбрикләргә телә- гэндәй. энесен жилкәсеннән какты, ә Фәез селкенмәде дә — Кара син аны, абайламыйча да калганмын, нинди таза булып үскәнсең Имән төбемени! Ә бит, беләсең килсә, бала чагында бик чирләшкә идең син Хезмәт кешене ныгыта ул Я, бир, кулыкны, хәерле юл телим үзеңә!.. Мәликә аланын дөнья куйган елы иде Нәкъ сабан туе алдыннан Габденур армия хезмәтеннән кайтты. Туган-үскән йортта, түр башында газиз әнисенең булмавы анын бәгырен өзгәләде. Габденур үзенә урын, яраткан авылыннан ямь таба алмады. «Китәм, ил зур. кая ла булса яна төзелешкә китәм»,— дип әйтеп саллы ул бер көнне. Хәйбрахман аның бу сүзен жавапсыз калдырды, дөресрәге кайгы эчендә янучы энесенә капылт кына нәрсә дип әйтергә белмәде. Сабан туе көне килеп житге. Халык гөрләтеп бәйрәм итте Ләкин Габденур һаман боек иде. Закировлар. жыйнаулашып, күршедәге Шыгай авылына мәйдан карарга, ат чабышларын күрергә киттеләр. Шыгай шактый зур авыл булып, анда сабан туе да шәбрәк уза Халык та күбрәк жыела Габденур карап-карап утырды да. ярсыган йөрәген басарга теләп, көрәшкә керле Мәйдан читендә тезләнеп утырган Хәйбрахман баштарак «Бирешмә, апаем, әйдә, әйдә, сынатма!» — дип тәмле сүз белән энесен дәртләндергәләсә дә. соңрак. Габденурның болай да көндәшләрен жинел алып салуын күргәч, тынып калды. Габденур сабан туенда жинеп чыкты, комиссия членнары беренче батырга билгеләнгән сарыкны анын жнлкәсенә китереп салдылар Габденур биредәге гадәт буенча, сарыкны күтәргән килеш түгәрәк мәйданны бер әйләнде. Барысы да кул чаптылар, ә Дөрешнекеләр, шатлыкларын яшермичә, «Молодец, Габденур!» дип кычкырдылар. Алар машина кузовында бергә кайттылар. Унда да, сулда да күз күреме җитмәслек кин басуларда өлгереп килә торган игеннәр дулкынланып утыра иде. — Шушы басуларны ташлап кайда китәм дисен син, юләр. Юк, лады: — Габденур, туган авылны ташлап, аяк та атламыйсын! Әйе, мин риза түгел! .. Кояш байый. Офыкта — кызыл ялкын. Шул ялкынның алсу нурлары өй түбәләрендә, тәрәзә пыялаларында, агач башларында — бөтен нәрсәдә чагыла. Шундый моцсу һәм тантаналы эңгер-меңгердә зиратта ялгыз тополь үсеп утырган кабер каршында башын түбән иеп, тын да алмыйча бер кеше басып тора. Менә инде караңгылык та канат җәйде. Шомлы тынлык урнашты. Кеше, зираттан чыгып, авылга юнәлде.. Колхоз правлениесе урнашкан бина тирәсе Ильич лампалары нурларыннан ялт иткән. Шунда Тукай исемендәге колхозның Бөек Ватан сугышында һәлак булган кешеләре хөрмәтенә обелиск куелган. Балкыган ут яктысы астында күктә очучы самолет канатыдай ялтыраган көмеш сыман обелиск янына килеп туктады ул. Уйларга күмелеп, тагын бик озак шунда басып торды. Аннары әкрен генә кузгалып китте һәм Закировлар капкасына кереп югалды. Бу Фәез иде. Ул әнисе үлемен аеруча авыр кичерә. Сагышы ташыган чакларда, зиратка килеп, әнисе кабере янында уйларга чумып басып тору аның гадәтенә кереп калды. Ул гүя әтисе һәм әнисе белән киңәшә. уеның дөреслеген тикшерә иде. Фәез кайтып кергәндә, өйдәгеләр бәйрәм табыны янында һаман гәпләшеп утыралар иде әле. Фәез Габденур янына барып утырды, һәм, абыйсының кулын шытырдатып кысып тотып, көндез барган бәхәскә йомгак ясагандай: — Бергә яшәүгә ни җитә, абый. Уеңны башыңнан чыгарып ташла,— диде.— Әни мәрхүмә дә үләр алдыннан: «Бергә-бергә туган авылыбызда гомер итсәгез, мин һәрвакыт риза-бәхил булырмын»,—дигән иде. Онытма, бу—әнинең васыяте! Фәезнең күзләрендә яшь күренде, ә Габденур күңеле тулуын сиздермәс өчен читкә борылды. Август кояшы кыздыра. Кырларга чыксаң, күңел сөенеп туя алмый: тук башаклы иген диңгезе өстендә дулкыннар йөгерешә. Әле басу түрендә, әле юл кырыйларында комбайн тавышы яңгырый. Басу юлларында, ут уйнатып, тузан өермәсе куптарып, ашлык төягән машиналар чаба. Ындыр табагына килеп керсәң, машиналар гөрёлтесенә күмелеп каласың. бер кая да җибәрмим мин сине. Ме». Гл районның ныр батыры һаы ТеЛИСбҢ ИКӘН. ӘНӘ ТрӘКТОрГӘ уТЫр, сабан туе батыры Габденур. ЭНЫСЫН теЛӘМӘСӘҢ, КОМбаЙНГа. Сн- нен кебек батырлар үзебездән дә артмый, апаем,— диде Хәйбрахман. Габденур абыйсына елмаеп карады, ләкин бер авыз сүз әйтмәде. Чөнки ул үзе дә икеләнә иде. Өйгә кайтып, бәйрәм табынына утыргач, Хәйбрахман барлык гаилә членнары алдында шул ук сүзне кабат Урып-жыю элек-электән үк бетен көчне үзенә буйсындыра торган вакыт булды. Ә игеннәр яхшы уңган 1968 елда ул аеруча күп көч куюны таләп итте. Җитмәсә, бу вакытта никадәр эш бергә төенләнә, берсен дә чиратка куярга ярамый. Хәйбрахман бу өермә өчендә ел саен жан-фәр- ман килеп бөтерелә. Кылны кырыкка яра торган чак. Шундый көннәрнең берсендә без аны авылдан ерак түгел басуда, арыш чәчә торган жир- дә очраттык. Төшке аш вакытына туры килдек. Механизаторлар яшел ♦ чирәм өстенә жәелгән ашъяулык тирәсенә тезелешеп утырганнар, кайсы берсе сузылып яткан. Тирә-юньгә итле борчак ашының хуш исе таралган. Кыска вакытка туктаганнары күренеп тора: тракторларның моторлары сүндерелмәгән. Басу читендә берничә ат утлап йөри Механизаторлар арасында утыручы чандыр гәүдәле Хәйбрахман. сикереп торып, без- ж ' янга килде, һәм: «Мактап йөрисез икән», дип ашарга кыстый башлады. Колхоз председателе Әүхәт Мөхәммәтов белән ашъяулык тирәсенә жайлап утырдык. Болай да тәмле аш, сахрада ашагангадыр, телләреңне йотарлык иде. Барыбыз да аш пешерүчене мактадык. Тамак туйдырып алгач, тракторчылар, чәчкеч машинистлары эш урыннарына юнәлделәр. Менә мотор тавышлары көчәйде кара жир өстенә зәңгәрсу төтен бөркелде. Өчәр чәчкеч һәм туфракны бастырып, тигезләп баручы авыр тросслар таккан куәтле тракторлар әкрен генә кузгалдылар. Кызу йөрергә ярамый: эшнең сыйфатына зыян килә. Арыш бөртекләре сошниклардан жир куенына төшеп бара Башта буйга чәчәләр. аннары аркылыга. Дөрес, бу ысулның кыен яклары да бар: вакыт күбрәк таләп ителә. Турысын гына әйткәндә, ике кат чәчү дигән сүз ул. Аның каравы ышанычлы, игеннәр тигез һәм көчле булып тишелә. Басу йөзе — игенче йөзе, диләр. Шушы басуларда Закировнын, Рә-~ фис Хәлиуллин, Мөҗаһит Хафизов, Александр Аксаков кебек тракторчы-^ ларның кемлеге ачык күренә. Туфрак йомшак, яхшы эшкәртелгән. Шу-® лай булмыйча мөмкин түгел, чәчүгә керешкәнче бу җирләрне лущить2 итеп, сөреп, дискылап, ничәмә-ничә тапкыр тырмалыйлар, катоклар белән бастыралар. Барысы да туфракны йомшарту, анда дымны саклап калу өчен эшләнә. Менә хәзер дә чәчү машиналары тигез эзләр салып узалар, ә аларга тагылган авыр тросслар туфракны бастырып баралар. — Отлично! Шулай эшләвегезне дәвам иттерегез, егетләр,— диде председатель, механизаторларның эшен хуплап. Чыннан да тел-тсш тидерерлек кечкенә генә кимчелек тә очрамады Хәйбрахман, чирәмгә барып утыргач, уракның ничек баруы, ашлыкның кайсы участокта гектардан күпмешәр төшүе турында сөйләде. Салмак кына, уйлап кына сөйли ул. Бригадир яхшы орлыктан яхшы иген үсүе турында бик күп дәлилләр китерде. Менә алты ел инде биредә орлыкны калибрлап, эреләрен генә сайлап, беренче һәм икенче фракциясен генә чәчәләр. Хәйбрахман машина белән калибрланган орлыкка гына риза түгел, узган язны борчакны мөмкин кадәр кулдан бөртекләп чүпләтүне дә оештырган Мондый орлык чәчелгән участокларда борчак гектардан 33 әр центнер чыккан Туфракка бер генә зәгыйфь орлык та кермәскә тиеш. Начарын чәчеп, нигә үзеңне-үзең алдарга? Ул я тишелми, яки зәгыйфь, көчсез үсенте бирә, аны чүп басып китә, эссе җилләр көйдерә. Әңгәмә әнә шул хакта һәм агротехникага бәйләнешле башка нәрсәләр турында барды. Бу көннәрдә Тукай исемендәге колхоз дәүләткә ашлыкны икенче план хисабына сата иде. Ә урасы-сугасы тау кадәр әле. Кесәсендә йөреп, тышы ялтырап беткән блокнотын тез башына куйды да, председатель андагы саннарга күз йөртеп; ИС М ОС ТАФ ИН ф ЕЛЛАР ҺӘМ ЮЛЛАР — Ике план белән генә дә чикләнмәбез әле, мөгаен,— дип, сүзен йомгаклагандай итте.— Бодай да, тары да әйбәт төшә. Ярый, кузгалыйк булмаса. Хәйбрахман ындыр табагына барырга булды, атын жигә калды. Ә без икенче бер басуга юл тоттык. Кырларнын йөзе шактый үзгәргән иде инде. Камылы гына тырпаеп калган басулар сөрелгән жир белән алышына, әледән-әле стенадай утыручы иген кырына, я һәр яфрагы олы әрекмән хәтле чөгендер жиренә барып чыгасың. Биредә шикәр чөгендереннән дә югары уңыш һәм зур керем алалар. Озак барырга туры килмәде, еракта бер комбайн күренде. — Ул әнә шунда булырга тиеш.— диде Әүхәт Мөхәммәтов.— Егет әйбәт. Сабан туйларында да жиңеп чыга, иген кырларында да. Узган ел икеләтә батыр калды. Сарманда сабан туенда бөтенесен селтәп салды. районда иң күп уручы һәм иң күп ашлык суктыручы да ул булды. Асыл егетләр күп бит хәзер. Шулар арасында мәйдан тотып кара әле син! Комбайнны да әллә нәрсәләр кыландырып бетерә ул, яңалыклар кертә. Шуңадыр инде, машинасы яхшы көйләнгән скрипка кебек: сыздыра гына. Сүз белән юл кыска булды. Без кояшта жилләп, коңгырт сары төскә кергән борчак теземнәрен ялмап баручы кыр корабы белән тигезләштек. Борчак суктырганда комбайн штурвалында утыруы бик кыен— саламыннан өермә булып тузан чыга. Комбайнчылар, әледән-әле туктап, саф һава сулыйлар. Тузан пәрдәсе каплагангадыр, мөгаен, Габденур үзенә ияреп баручы председатель «Волга»сын тиз генә күрмәде. Ә күргәч, комбайнның барышын әкренәйтте һәм, штурвалны ярдәмчесенә биреп, жиргә сикереп төште. Габденурның күзләрендә шат елмаю балкый, тешләре ялтырап тора иде. — Исәнмесез! Эшләр уң булсын! — дибез. Ул уңайсызланып кына майланган кулын сузды. Шул кытыршы, көрәктәй олы куллар бит иңде бер башак үскән урында икене үстерүче! — Эшләр әйбәт бара, тоткарлык юк, бүген төнге унбер-уникеләрсез туктамаска исәп,— диде ул.— Көн әйбәт чагында алдырып калырга кирәк. Күп уру гына житми, тир түгеп үстерелгән, дүрт күз белән көтеп алынган уңышны түкми-чәчми жыеп. амбарга салырга кирәк. Ашлыкның һәр бөртеге кадерле. Кем кем, ә Габденур ипи бәясен белә! Анын барлык уйлары ашлыкның бөртеген дә югалтмау турында. Борчак суктырганда подборщик пружинасы артына калай фартуклар куйган ул. Салам, калайга бәрелеп, ныграк селкенә, бөртек калмый. Бу —Габденур керткән күп жайланмалардан берсе. Габденурның гадәте шундый: жир өстендә урак тешенә эләкмәгән берәр кузак яки башак күзенә чалына икән, ул аны атлап яки таптап узмый, комбайн авызына алып сала. Тамчылардан күл жыела дигәндәй, бөртекләрдән көшелләр хасил була бит. Без сөйләшкән арада комбайн бер әйләнеш ясап килеп тә житте. Габденур, саубуллашып, басмалардан тиз-тиз атлап, югарыга — штурвалга менде. Кыр корабы, канатларын жәеп, юлын дәвам итте. Жилләр уйнатып, комбайнга таба килүче йөк машинасы күренде. Ул килеп тә житте, барышлый ук кузовын бункер торбасы астына куйды Аннан, кояшта ялтырап, чишмәдәй булып борчак акты. Кузов бик тиз тулды, машина шунда ук авылга таба чапты. — Беләсезме,— диде председатель,— әлеге машинаны Закировлар- нын төпчеге Фәез йөртә. Кем әйтмешли, икесе бер агрегат. Абыйсы суккан ашлыкны берүзе ташып өлгерә. Шайтан булса, ул да куып житә алмас үзен. Әле кайчагында төнлә Чаллыга элеваторга да юллап кайта. Тынлаучан. эшчән булганы өчен авылда «Ярар Фәез» дип йөртәләр аны. Шундый кешеләр инде алар, Закировлар. Рәсим» беп»н Фәйзерахман. Басулар буйлап йөри торгач, без чәчәкләргә күмелгән түгәрәк урман аланына барып чыктык. Борынга бал исе бәрелде. Ялгышмаганмын. Шунда, урман эчендә, колхозный умарталыгы урпашкан икән Умарта оялары алдында күч булып бал кортлары безелди. Сакчы эт тавыш бирде. Шул тавышны ишетеп, умартачы үзе дә урманнан килеп чыкты. Шатлыклы йөз белән, авыз эченнән нәрсәдер мыгырдана мы гырдана, безнең каршыга таба атлады ул. Әүхәт тамак кибүен әйтеп, мәтрүшкә чәе кайнатырга кушты. Чыннан да, көн буе диярлек кояш астында йөреп, шактый сусаган идек. Таганга аскан корымланган кара чиләктә чәй кайнаганчы без әңгәмәбезне дәвам иттек Әүхәт бик ачык кеше, сүзгә дә күршегә керә торганнардан түгел. Әле һаман шул Закировлар турында сөйли: — Шундый кешеләр күбрәк булсын иде менә. Фәйзерахманнары ун ел инде көтү көтә, кышын фермада маллар карый. Көтүче дип әйтергә генә жинел, жаваплылыгы, мәшәкате зур аның. Киленнәре дә үзләренә охшаган, хезмәт сөючәннәр. Әржүдә сыер сава. Фәйзерахман хатыны Рәсимә дә сыер савучы Ниндие генә әле! Гәүдәгә бәләкәй булса да. бик уңган, ут кебек. Фәезне зоотехник кыз Ольгага өйләндердек. Минзәлә техникумын тәмамлап, безгә эшкә килгән иде. Үзем баш кода булдым. Бәбиләре дә бар инде. Шау-гөр килеп, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшиләр Закиронлар. Умартачы алдыбызга, муллыгыбызны күрегез дигән сыман, табагы белән кәрәзле бал китереп куйды. Хуш исле яшькелт чәйне кружка артыннан кружка бушатып барабыз. Нинди хозурлык! Ләкин сүзебезнең жеп очын югалтмыйбыз. — Язгы чәчү вакыты иде,— ди Әүхәт — Без төнлә дә эшләдек Фаралар, фонарьлар белән яктыртабыз да чәчәбез. Яз соңарып килде, чәчүне кызурак тотарга кирәк иде Төнге сменага без гадәттә тәҗрибәлерәк механизаторларны билгелибез. Габденурга да әйттек Карап кайтыйм, дип, басуга киттем. Габденур чәчү машинасына баскан. «Әһә, мин әйтәм болай булгач, бодай бөртекләренең туфракка дөрес ятуына шикләнмәскә мөмкин». Киттем Икенче төндә амбарга килдем, чәчүлек орлык озатуда тоткарлык-мазар юк мнкән, дим. Габденур күземә күренә дип торам, капчыкларга бодай тутырып, озатып тора. Гаҗәпләнүемне сизде булса кирәк. «Минем, ди. берсекөнгә физикадан имтихан тапшырасы бар, шунэ күрә монда гына калдым. Машина МӨДӘРРИС МОСТАФИВ басудан әйләнеп килгәнче, аз булса да укый торам», ди. Болан укып, мин әйтәм, нәрсә чыгара алыр икән бу. Ләкин чыгарды, физикасын да, башка фәннәрен дә яхшы билгеләренә генә тапшырды, кулына өлгергәнлек аттестаты алды. Шундый кешеләрне ничек мактамыйсың инде, ә? Хәйбрахманы да, Фәезе дә укый... Көннең сүрәнләнгәне сизелә башлады. Тагын «Волга»нын утыргычларында тирбәләбез. Басуда йөрү өчен бик җайлы машина булмаса да, коры көнне «газик»ларга бирешми ул. Менә яңадан Иске Дөрешкә кайтып кердек. Авылның башында үзенең төзеклеге һәм зурлыгы, күккә сузылган телевизор антеннасы белән бер яңа өй күзгә ташланды. Мин нрексездән аның кемнеке булуын сорадым. — Габденурныкы ул,— диде председатель. Эченә керсәң, хәйран калырсың, курчак өе кебек. Бүләкләр музее дисәң дә ярый аны. Нәрсәгә күз салма — Габденурның бүләге. Суыткыч, телевизор, радиоалгыч, тегү машинасы, кер юу машинасы, гармун, ишек алдындагы мото- педы, велосипеды — барысы да бүләк. Вагы-төяге санап бетергесез. Мин күңелдән генә уйлыйм була бит, дим бәхетле кешеләр. Бәхет! Ләкин бәхет үзе генә килми. Аны кеше үз куллары белән яулый. Бәхетнең шундые кадерле. Габденур бәхетен хезмәттә, туган туфрагында тапты. Иген кырлары, киң болыннар, авылының якты күге, саф һавасы — аның шатлыгы, аның бәхете. Кичен хәл алырга урамга чыктым. Күктә йолдызлар җемелдәшә, талгын җил исә. Уйларга чумып, хәтсез вакыт басып тордым. Закиров1 лар һәм аларнын гыйбрәтле тормышы күз алдымнан узды. Хәйбрах- ман, Әрҗүдә, Фәйзерахман һәм шомырт кара күзле, сызылып киткән кара кашлы Рәсимә, барысы, барысы... Дүрт Закиров, дүрт өй, дүрт капка. Әнә шул капкалардан язын-көзен, җәенкышын, көн саен таң беленү белән, ирле-хатынлы Закировлар колхоз кырларына, фермаларга юл тоталар. Коеп түккән яңгырлар да, әче, салкын җилләр дә аларнын юлларына киртә була алмый. Хәйбрах.чан белән Әрҗүдә берсеннән-берсе матур өч малай үстерәләр. Олысы Хәниф алтынчы класста укый инде. Авыл хатын-кызының йорт эше бетмәс-төкәнмәс. Ләкин Әрҗүдәгә әлегә өйдә утырырга туры килми. Бердән, ул тормышын җәмәгать хезмәтеннән башка күз алдына да китерә алмый, икенчедән, колхозда хәл итәсе бурычлар шул хәтле күп, тормыш үзе ирләрнең генә түгел, хатын-кызларның да эштә актив катнашуын таләп итә. Әрҗүдә заман йөкләгән әнә шул вазифаны менә күпме еллар инде намус белән үти. Сыер савучы хезмәте җи- нсл түгел. Әмма Әрҗүдә сыкранмый, ялкынланып эшли. Фермада да, өйдә дә җитешә. Өе һәрвакыт чиста, балалары пөхтә һәм яхшы киенгән булыр. Хәйбрахман ял иткән сәгатьләрдә, газета-журналлар караштырганда яки телевизор экраны алдында утырганда, Әрҗүдәнен йөгерә-йөгерә аш-су әзерләвен, өй җыештыруын, икенче бүлмәдә балаларның үзара киңәшә-киңәшә дәрес карауларын мыштым гына күзәтә һәм тормышының тулы, түгәрәк булуына сөенеп бетә алмый. Кием-салымның нип- диен теләсәң, шуны алырга мөмкин, табында итле ашы, балы, мае, кабарып пешкән бодай күмәче — җаның нәрсә тели шул бар. Колхоздан акчасын, ашлыгын җитәрлек бирәләр. Эшләве дә, яшәве дә күңелле. Их, менә әтисе Шәех белән әнисе Мәликә исән булсалар, шушы өйнең түрендә утырсалар иде. Авырлыкларны куп күрделәр, мәрхүмнәр, ә б\- генге мул тормыш га яшәү насыйп булмады үзләренә. Әнә шундый уйлар, сугыш елларындагы һәм аннан соңгы чордагы авыр көннәр бер җепкә тезелеп Хәйбрахманның күз алдыннан уза. Мондый уйлардан аның бугазына төер утыра. Эче-эчкә ябышкан атлар белән җир сөргән чаклары бар иде бит аның. Колхоз кырларын хәзер әнә нинди куәтле тракторлар сөрәләр, кирәк булса, төп чыкканчы бөтен басуыңны акта- * рып ташлыйлар. Автомашинасы, комбайны күпме! Елый-елый аг җик- с кән энекәшләре техниканың сыртына менеп атландылар. Әйе, замана н үзе дә, кеше, дә үзгәрде. Тагын ун-унбиш елдан нәрсәләр генә булмас? £ Әлсгә сирәк-мирәк булса да салам түбәле иске өйләр күренгәли торган 2 Иске Дөреш авылы, мөгаен, үзе дә бөтенләй башка сурәткә керер. Бәлкем, исеме дә Яна Дөреш булыр?! ■-> ...Төнге тынлыкны бозып, басулардан тонык кына булып әле трак- = тор, әле комбайн тавышлары ишетелә. Аларның берсендә, әлбәггә, Габ-а. денур утыра. Ара-тирә, фара нурлары белән юлны капшап, ашлык™ төягән автомашиналар уза. Иске Дөреш авылы аша Чаллыга илтүче® олы юлга күз салсаң, машиналарның кыр казлары кебек тезелешеп £ баруларын күрәсең. Бәлкем, Фәез дә шулар арасындадыр. Фидакарь хезмәт төнлә дә тынып тормый. Көзен тагып Сарманда булырга туры килде Районның уңыш бәйрәме көне иде. Беренче кар төшкән көн һавада кар бөртекләре оча, җирдә жәяүлс буран себерә, ә күңелләрдә җәй. Культура йортына районның алдынгы игенчеләре җыелган. Хәйбрахман һәм Габденур Закиров- лар да шулар арасында. Хәйбрахман кара-зәнгәр төстәге яна костюмын кигән, әйбәтләп кырынган, яшәреп киткән. Күкрәгендә Хезмәг Кызыл Байрагы ордены һәм Бөтенсоюз халык хужалыш казанышлары күргәзмәсе медальләре ялтырый. 1968 елда аның бригадасы зур мәйданда һәр гектардан 23,5 әр центнер бөртекле ашлык үстереп алуга иреште. Партиянең район комитеты секретаре Мөгаллим Сәгыйров югары уңыш үстерүче бригадирлар арасында беренчеләр рәтендә коммунист Хәйбрахман Закиров исемен атады. Габденурны 1968 елның кыр батыры дип игълан иттеләр һәм җилкәсенә янып торган кызыл хәтфәдән «Батыр» тасмасы астылар. Тукай исемендәге колхоз гектардан 22 шәр центнер ашлык үстереп, дәүләткә ике планнан арттырып ашлык сатып, район күләмендәге ярышта җиңүче булып чыкты һәм хрусталь «Алтын башак» кубогын яулап алды. ...Халык залга узды. Сәхнә түрендә зур рәсем — коләч йөзле, таза беләкле, чөеп яулык бәйләгән колхоз кызы кулларын алга сузган. Тук башаклар салынып төшкән, басу һәм башаклар фонында алтын хәрефләр белән шундый язу язылган: ^Ватаныбызга 4 миллион 812 мең пот Сарман ашлыгы бирдек!» Бу миллионнарда — районның барлык хезмәт ияләренең йөрәк җылысы, сәләте, хезмәте. Ватаныбызга нинди олы бүләк! Бер ярым план дигән суз. Сарманлыларнын ил алдында йөзләре в. «К. У.» Х4 в 113 ак. Бригадир Хәйбрахман. комбайнчы Габденур һәм шофер Фәез Заки- ровлар да бу жинүне яулау өчен ел буе ару-талуны белмичә эшләделәр. Райком секретаре кыр батырларын тантана белән тәбрикләде һәм барысына да корычтай сәламәтлек, шәхси бәхет теләде. Бер төркем кыр батыры, оркестрның тантаналы тавышы астында, сәхнәгә узып, авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләргә һәм .хөрмәтләргә килгән Укыш бабайга символик бүләк — ипи белән тоз тапшырды Кабарып пешкән бодай күмәче. Ул Сарман игенчесе кадерләп җир куенына салган бөртекләрдән шытып чыккан, аның маңгай тире тамган туфракта үскән. «Рәхмәт сезгә, улларым, киләсе елда да шушы залда шатланышып очрашырга язсын!» — ди Уңыш бабай, аларнын кулларын кысып. Залның түреннән тыгыз һәм зур бодай көлтәсе күтәргән таза гәүдәле ике ир атлый. Беренчесе — Габденур. Эре алтын башаклы көлтәләрне сәхнә алдына бастырып куйдылар. Аларнын берсенә сарманлылар үстергән ашлык күләме, икенчесенә дәүләт амбарларына озатылган ка- дәресе язылган. Аннары иң көчлеләр, иң алдынгылар парады дип атарга лаеклы тамаша башланды. Кызыл байраклы колхозларның житәкчеләре һәм алдынгы кешеләре, .мактаулы бүләкләрен югары күтәреп, Сәйдәш маршы ритмына горур атлап, сәхнәгә уздылар һәм байракларны сәхнә түренә утырттылар. Сәхнә ал байраклар нурына күмелде. Тукай исемендәге колхозның юбилей елы ярышында яулап алган республика байрагын Габденур һәм колхоз председателе Әүхәт Мөхәммәтов күтәреп алып биряылар. Кинәт быпгн тявышы яңгырады. Барабаннар сугып, кызыл байракларны җилфердәтеп, залга пионерлар керде. Яшь ленинчыларны — булачак тракторчыларны, укытучы һәм инженерларны — залдагылар аягүрә басып каршыладылар. Аларнын көмеш чыңыдай яңгыравык авазлары. тәбрикләү сүзләре күңел кылларын тибрәтте. Игенчеләрне алар: «Алтын куллы бөек кешеләр», дип атадылар. Габденур исеменә дә мактау сүзләре яуды. Аны почетлы пионерга кабул итеп, муенына кызыл галстук тактылар. Зал дәррәү кул чапты. Иген кырларында ул батыр, кыю — ничә ел рәттән инде тугызар мен центнер ашлык суктыра, жил- кәсе киң — әле күбрәген дә күтәрер, тик комбайн бункеры гына чыдасын. ә менә мактау сүзләрен бик күтәрә алмый ул. Президиум өстәле артында һаман башын иеп, күтәрелеп карарга курыккан кебек утырды. Дулкынланудандыр, күрәсең, бит очлары кызарган. Бу истәлекле көнне, бу хөрмәтне онытмас ул! Тантана тәмамланып, Габденур сәхнәдән залга төшкәч, Хәйбрахман халык арасыннан энесен эзләп тапты. — Рәхмәт, апаем’—диде ул. аны кочаклап. Аталарча горурлык, әниләрчә җылылык белән чын күңелдән әйтелгән гади генә бу ике сүз төбендә тирән мәгънә ята иде. Габденур аны бөтен тәне белән тойды, һәм үз чиратында яуланган уңыш белән абыйсын котлады. Алар урамга чыктылар. Кар һаман ява иде. Авыл, урамнар ак юрган ябынып, яктырып киткәннәр. Багана башларында электр лампалары җемелди. Күбәләктәй кар бөртекләре, тирә-юньгә гаҗәеп бер матурлык биреп, шул ут яктысында очып йөриләр. Очалар, очалар да өй түбәләренә. агач башларына, җиргә кунаклыйлар. Хәйбрахман белән Габденур, шушы сихри күренешкә хәйран калып, уйларга чумып, тавышсыз-тын- сыз гына озак басып торалар. Каршыда. район Советы башкарма комитеты бинасы янында, нурларын еракка чәчеп, зур кызыл йолдыз яна Бу дан йолдызын районда урнашкан традиция буенча теге яки бу эштә иң з\р нәтиҗәгә ирешкән хезмәт алдынгысы хөрмәтенә кабызалар. Ә бүген ул 1968 елда районның кыр батыры исемен яулап алган Габденур хөрмәтенә кабызылган иде.