Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЛЕНИНГА БАГЫШЛАП Музыкаль фестиваль Барлык илләрнең хезмәт ияләре белән берлектә, совет кешеләре олы бәйрәмгә әзерләнәләр. Маркс һәм Энгельс тәгълиматын даһиларча дәвам иттергән. Советлар Союзы Коммунистлар партиясен оештырган, дөньядагы ин беренче социалистик дәүләтнең нигезен салышкан бөек юлбашчыбызның 100 еллыгы якынлашып килә, һәм без- йен тормышыбызда бу тантананың рухы, ритмы, сулышы көннән-көн тирәнәя, көчәя бара. Бу — республикабызның әдәби һәм мәдәни тормышында да бик ачык сизелә. Даһи юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин яшәгән һәм тын эшчәнлегенә бәйле шәһәрләрдә сәнгать бәйрәмнәре үткәрү матур бер традициягә әйләнеп бара. Безнең шәһәребездә, мәсәлән, андый бәйрәм инде щиле ел рәттән уздырылып килә. Быелгы фестиваль концертлары тамашачылар күңелендә аеруча жылы тәэсир калдырды. Казандылар һәм республикабыз җәмәгатьчелеге алдында совет сәнгатенең иң күренекле вәкилләре һәм нжат коллективлары чыгыш ясады. Татарстан дәүләт симфоник оркестры (дирижеры СССРның халык артисты, профессор Натан Рахлин), Ленинград филармониясенең симфоник оркестры (дирижеры Юрий Тимерканоя), М. Глинка исемендәге Ленинград дәүләт академия капелласы (художество жнтәк- чесе Ф. Козлов), Танеев исемендәге Ленинград дәүләт квартеты, Ленинградның яңа камера балеты (художество җитәкчесе РСФСРның атказангзн сәнгать эшлеклесе П. Гусев), «Дуслык» ансамбле (художество җитәкчесе А. Броневнцкий) кебек иҗат коллективларын киң илебезнең бөтен почмакларында беләләр. СССРның халык артисты, профессор П. Серебряков, РСФСРның атказанган артистлары Эдуард Хиль һәм Бен Бенина- нов, Бөтенсоюз һәм халыкара конкурслар лауреатлары Л. Филатова һәм Е. Нестеренко, Татарстанның атказанган артисткасы Ә. Афзалова кебек башкаручылар катнашы белән узган концертлар турында да күп һәм киң нтеп сөйләп булыр иде. В. И. Ленинга багышланган музыкаль фестивальдә катнашу өчен, Казанга Нева ярларыннан күп кенә танылган композиторлар килде: Ленин премиясе лауреаты, ике тапкыр дәүләт премиясе лауреаты. СССРның халык артисты В И. Соловьев- Седой. РСФСРның атказанган сәнгать эш- леклеләре Г. Носов, Д. Прицкер, Ю. За- рицкий, С. Пожлаков һәм башкалар. Концерт программаларының гаять бай, тирән эчтәлекле һәм күп яклы булганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. 10 апрельдәч 23 апрельгә кадәр дәвам иткән фестиваль концертларында юлбашчыбыз Ленинга һәм Бөек Октябрь революциясенә багышлап язылган яна әсәрләр, бөтендөнья һәм совет музыка сәнгатенең иң гүзәл җәүһәрләре башкарылды. Татар дәүләт филармониясе артистлары «Ильич тормышында музыка», «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән темаларга лекция-коицертлар бирделәр. Жидеиче музыкаль фестиваль концертлары М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры, Качалов исемендәге Зур драма театры, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры биналарында, шәһәребезнең концерт залларында, культура сарайларында һәм клубларда, югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә барды. Лениниананың өченче китабы Азатлык нжатчысы даһн Ленинга бөтен дөнья хезмәт ияләренең хөрмәте һәм мәхәббәте чиксез зур. Революция юлбашчысын олылаган җырлар, легендалар, хикәяләр жнр шарының төрле почмаклэрынд» ижат ителә. Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Ленинның якты юлыннан» исемле китапка дөнья халыклары әдәбиятының Ленин темасына язылган әсәрләреннән үрнәкләр тупланган. Ул — лениниананың татар телендә чыккан өченче китабы. Китапның төзүчесе шагыйрь Зәки Нури. Яна фильм Казан киностуднясенен «Ленин Казанда», «60 ел үткәч» кебек фильмнары тамашачыларга яхшы таныш. Студия бу әһә- миятле тема өстендә эзләнүләрем дэвам нтэ. Апрель аенда республикабыз экраннарында режиссер А. Стремяковның «Володя Ульянов» исемле яна документаль фильмы күрсәтелә башлады. Кин экранлы бу фильм яшь Ульяновныц революцион хәрәкәт юлына килүе турында сөйли. Ленин образы — сәхнәдә Татарстан дәүләт музеенда «В. И. Ленин образы — сәхнәдә» дигән темага кичә уздырылды. Анда Качалов исемендәге Зур драма театрының бөек юлбашчы ролен башкарган һәм ана багышланган спектакльләрдә катнашкан артистлары чыгыш ясады. Китап ункөнлеге 22 апрельдән Таткннготоргның китап магазиннарында. бөек Ленинның туган көненә багышлап, политик әдәбиятны пропагандалау декадасы башланды. Декада көннәрендә В. И. Ленин әсәрләрен, аның турында язылган китапларны күргәзмә сату оештырылды. Китап сөючеләр клубында һәм зур магазиннарда укучылар революция һәм гражданнар сугышы ветераннары, карт большевиклар белән очраштылар. Халык кибете Моннан бер ел элек В. И. Ленинның Казандагы музей-нортында халык китап кибете оештырылган иде. Анда бөек юлбашчының үз әсәрләре, аның турында язылган яки ана багышланган китаплар һәм фотоальбомнар сатыла. Данлы юбилей алдыннан кибет үзенен эшен тагын да киңрәк җәелдереп җибәрде, һәм сатып алучылар саны да бермә-бер артты. Сувенирлар Владимир Ильич Ленинның 100 еллыгына һәм Татарстанның 50 еллыгына багыш лап, республикабызда сувенирлар һәм бүләк әйберләр эшләү буенча конкурс уздырылды. Беренче марттан июнь аена кадәр дәвам иткән бу конкурста бик күп иҗат коллективлары һәм аерым авторлар катнашты. Алар Ленинның Татарстандагы тормышына һәм эшчәнлегенә, ленинчыл идеяләрнең бөеклегенә һәм тантанасына, совет халкының геронк эшләренә, Татарстан хезмәт ияләренең экономика һәм культура өлкәсендәге казанышларына багышланган барельефлар, значоклар, сувенир альбомнар, металлдан, пыяладан, агачтан һәм керамикадан эшләнгән сәнгать агәрләре ижат иттеләр. Тантаналы кичәләр 22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләренең тантаналы кичәсе булды. В. И. Ленинның тууына 99 ел тулуга багышланган доклад белән ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе С. Г. Батыев чыкты. Соңыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән зур концерт бирелде. Татарстан язучыларының, китап нәшрияты һәм газета-журнал эшчеләренең В. И. Ленинга багышланган тантаналы кичәсе 23 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге клубта уздырылды. БАЛАЛАР ХАКЫНДА КАЙГЫРТЫП Балаларга һәм яшьләргә багышланган әсәрләр нжат нтүче әдәбият һәм сәнгать әһелләрен кызыксындыру максатыннан чыгып, РСФСР Министрлар Советы балалар һәм яшьләр өчен иҗат ителгән күренекле сәнгать әсәрләре өчен РСФСРның Н. К. Крупская исемендәге бер дәүләт премиясен булдыру турында карар чыгарды. РСФСРның башка дәүләт премияләре кебек үк, Н. К. Крупская исемендәге премия дә һәр елның 1 январенда биреләчәк. РСФСР Министрлар Советы янындагы РСФСР дәүләт премияләре комиссиясе 1968 елның 15 июненә кадәр басылып чыккан, башкарылган һәм күрсәтелгән хезмәтләрне кабул итә. ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ ’ һәр елның апрель ахырларында шигърият сөючеләр халкыбызның иң сөекле, иң олы шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелалар. Халык шагыйрьгә үзенен тирән мәхәббәт хисләрен белдерергә, чәчәкләр куярга килә, эдип-шагыйрьләр исә аның каршына шигърияттән имтихан тотарга дип тә киләләр. һәр елны шулай. Бу матур бәйрәм Тукай һәйкәле алдында башланып китә дә, аннан клубларда, культура сарайларында, мәктәпләрдә дәвам итә. Быелгы бәйрәм 26 апрельдә үткәрелде. Аны шагыйрь Нури Арсланов ачып җибәрде. Татарстан шагыйрьләре үзләренең иң яхшы әсәрләрен укыдылар, артистлар Ту- кай шигырьләрен, аның сүзләренә иҗат ителгән жырларны башкардылар. Кичен шигырь клубларга, уку йортларына, радио һәм телевидение залларына күчте. Шигырь бәйрәменә багышланган кичәләрдә Н. Арсланов, Ә. Баян, Ш. Галиев, Г. Латыйп, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Г. Рәхим, М. Файзуллина, Г. Зәйнащева, М. Шабаев, М. Ногман һәм башка шагыйрьләребез катнашты. УТЫРЫШЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР ҺӘМ ОЧРАШУЛАР Татарстан язучылар союзы идарәсенең 21 апрельдә уздырылган утырышында Касыйм Фәсәховиыц иҗат отчеты тыңланды. Ул язган шигырь-поэмалар һәм легендалар, шулай ук аның тәрҗемәләре буенча фикер алышуларда филология фәннәре кандидатлары Т. Галиуллин һәм Н. Юзнев, шагыйрьләрдән Р. Харисов, Ә. Баянов, С. Хәким, И. Юзеев, Ш. Маннурлар катнашты. Сайлашу бик җитди һәм принципиаль характерда барды. Идарә утырышы матбугат битләрендә әдәби халтурага юлны ябу юнәлешендә конкрет чаралар билгеләде. * Атилла Расихның «Ике буйдак» исемле мәгълүм романы күптән түгел Мәскәүдә рус телендә аерым китап булып басылып чыккан нде. 9 апрельдә Казан ветеринария институтында шушы әсәр буенча укучылар конференциясе уздырылды. Фикер алышуларда югары уку йор|ының профессорлары, укытучылары һәм гыйльми хезмәткәрләре, шулай ук студентлар катнашты. * Язучылардан Г. Бакиров, С. Шакир һәм М. Файзуллина Татарстанның Мамадыш районы авылларында укучылар белән очраштылар, әдәби кичәләр, конференцияләр оештырдылар. * Татарстан язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Г. Ахунов республика пропагандистлары каршында «Татар әдәбиятында Ленин образы» дигән темага чыгыш ясады. Алабуга шәһәрендәге культура-агарту хезмәткәрләре хәзерли торган училищеда Э. Касыймовның «Томан аша» романы бу енча укучылар конференциясе уздырылды. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ 1 мартта бүлек каршында оештырылган әдәби түгәрәкнең чираттагы утырышы булды. Яшь һәм башлап язучылар алдында Г. Афзал, Ә. Маликов, С. Сөләнманова, Р. Файзуллин чыгыш ясады, 7 мартта Г. Афзал, С. Сөләйманова, Р. Файзуллин «50 лет Октября» совхозында авыл хезмәт ияләре белән очраштылар. Очрашу Мамадыш авылы китапханәсендә үтте. Язучылар Ленинның тууына 100, Татарстан республикасы төзелүгә 50 ел юбилейларына хәзерлекләр турында, үз ижат- лары хакында сөйләделәр, китап сөючеләрнең күп санлы сорауларына җавап бирделәр. • 21 март көнне Баулы районыныц Тат. Тумбарлы авылында мәктәп директоры булып эшләүче И. Минлебаев ижаты тикшерелде. Авторның ике пьесасы, бер повесте анализланды. Әсәрләрне ахыргача эшлаү юнәлешендә күп кенә киңәшләр бирелде. Утырышта Г. Афзал, Ә. Маликов, Р. Файзуллин, һ. Сафина, М. Хәбнбуллин, А. Ганиев, Ш. Бнкчурнн, А. Хасанов, М. Хасанов, Р. Төхфәтуллин катнашты. Шул ук 21 март көнне Әлмәт бүлеге һәм Горький исемендәге клуб идарәсе тарафыннан зур әдәбн-музыкаль кичә оештырды. Кичәдә Казаннан килгән язучы Гариф Гобәй дә катнашты. «Корьән серләре» әсәре буенча фикер алышу булды. Авторга күп төрле сораулар бирелде, такъднм-те- ләкләр әйтелде. Кичәнең икенче өлешендә шәһәр үзешчәннәре концерты булды. 25 март көнне Г. Афзал һам Р. Файзуллин Азнакай эшчеләр поселогында «Маяк» газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәк членнары белән очраштылар. Җые лышта жнде яшь авторның әсәрләре тикшерелде. Түгәрәк эшен тагын да җайландыру турында жнтди сөйләшү булды. 26 март көнне Әлмәт язучылары Р. Төхфәтуллин, Г. Афзал, Ә. Маликов, Ю. Әми- нев, һ. Сафяна, Р. Фәйзуллнннар дүртенче мәктәп укытучылары коллективы бел ж очраштылар. 4 мәктәпкә Әлмәт шәһәре жәггәпләреядә ташр әдәбияты һәм теле укытучылары да җыелган иде. Укытучылар һәм язучылар арасында эшлекле һәм файдалы сөйләшү булды. Очрашуда «Совет мәктәбе» журналының бүлек мөдире Мәхмүт Әхмәтҗанов, шәһәр укыту бүлеге инспекторы ХәйдәриВ иптәшләр дә катнашты. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ КИЧӘСЕ 18 мартта нефтехнмнклзр шәһәре халкыбызның күренекле әдибе Галимхан Ибраһнмовның тууына 82 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Тантаналы кичәне КПССның Гүбән Кама шәһәр комитетының агитация-пропаганда бүлеге мөдире Таһир Гыйльмётдинов ачты. Докладны «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы секретаре Айдар Хәлим ясады. Кичәнең икенче өлешендә зур концерт булды. «ӘБУГАЛИСИНА» — САРАТОВ СӘХНӘСЕНДӘ Яшь язучы Роберт Батуллинның «Әбугалисина» исемле пьесасы Казан курчак театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Күптән түгел Саратов курчак театрында да бу спектакльнең премьерасы булды. Әсәрне сәхнәгә Игорь Москалев куйган. Декорацияләрне художник Аркадий Бриклин ясаган. Спектакльгә музыканы Мирсәет Яруллин һәм Саратов композиторы Е. Ли- нович язган. Саратов балалары «Әбугали- енна» әсәрен яратып каршы алдылар. ГАШЕК - БӨГЕЛМӘ СӘХНӘСЕНДӘ Татарстанның илле еллыгына Бөгелм.) театры чех язучысы Ярослав Гашек турында «- Башлап җырлаучыга дан» дигән спектакль куярга әзерләнә. Пьесаның авторы — Казан журналисты Станислав Антонов. Ул күп еллар буенча Гашекның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнде. М. Горький исемендәге институтта С. Антонов шушы темага диплом эше язды. Ул «Ярослав Гашек Башкортстанда», «Гашек Идел буйларында» дигән китаплар чыгарды, чех язучысының моңа кадәр укучыларга билгеле булмаган әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте. Бөгелмә театрының Гашек турындагы пьесаны сәхнәләштерә башлавы очраклы хәл түгел. Моннан ярты гасыр элек Ярослав Гашек Кызыл Армия сафларында көрәшә, Бөгелмә шәһәре коменданты ярдәмчесе булып хезмәт итә. Шәһәрдә өченче ел инде Ярослав Гашек исемендәге музей эшли. СЫНЛЫ СӘНГАТЬ МУЗЕЕНДА Март ахырында Татарстанның сынлы сәнгать музеенда республикабызның күренекле рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Бакый ага Урманчевың шәхси күргәзмәсе ачылды. Анда рәссамның ике йөздән артык хезмәте тупланган. Күргәзмә тамашачылар тарафыннан гаять җылы каршыланды. * * * Татарстан сынлы сәнгать музеенда Н. В. Гогольның тууына 160 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Аида бөек язучының тормыш юлын, иҗатын, Украина табигатен тасвирлаган картиналар, рәсемнәр һәм иллюстрацияләр тупланган. Күргәзмәдә Н. Гогольның «Тарас Бульба», «Үле җаннар», «Рождество алды төнендә», «Шинель», «Борын», «Ревизор», «Өйләнү» исемле һәм башка әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр белән дә танышырга мөмкин. Алар арасында П. Боклевскнй, И. Репин һәм Кукрыникслар кебек күренекле художникларның хезмәтләре бар. Татарстан художниклары йорпаида Гайшә Рахманкулова акварельләре күргәзмәсе бара. Анда художникның 50 хезмәте куелган. Г. Рахманкулованың туган як табигатен сурәтләгән әсәрләре күргәзмәдә киң >рын алган. Анда Казан һәм чит ил шәһәрләре күренешләре, балалар портретлары белән дә танышырга мөмкин. Рәссамның «Ленин бакчасы», «Пятигорскнда яз», «Татар өендә», «Иран сирене», «Федосеев урамы» кебек акварельләре тамашачыларда җылы тәэсир калдыра. Татарстан сынлы сәнгать музеенда латыш художнигы Павел Глаудан картиналары һәм акварельләре күргәзмәсе ачылды. Анда художникның иллегә якын хезмәте бар. Художникның әсәрләрендә Балтик буе илләренә хас булган табигать күренешләре, ярсу диңгез дулкыннарына күкрәк куючы кыю балыкчылар һәм башка профессия кешеләре калку итеп гәүдәләнәләр. П. Глауданның акварельләре тирән лиризм белән сугарылган.