Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЛМӘМЕШ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘ

Ямьле инеш буена әйтеп бетергесез матур бер шәһәр урнашкан. Шәһәрнең бөтен өйләре аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Шуңа күрә аның үзен дә Чәчкәле шәһәре дип йөртәләр икән. Әлеге ямьле инешнең аргы ягыннан ук зур урман башланып китә. Шәһәр халкы шул урманга гөмбә, чикләвек җыярга йөри. Тик шунысы бар: гөмбә, чикләвек җыю Чәчкәле халкы өчен бик авыр һәм кыен эш икән. Гөмбәне алар башта пычкы белән төбеннән кисеп аударалар, аннары тураклыйлар, шуннан соң гына, кисәкләп күтәреп, өйләренә та<5»ыйлар. Чикләвекне дә безнең кебек куакларны бөгеп кенә җыя алмыйлар, ботакларга үрмәләп менеп, пычкы белән кисеп азапланалар. Ни өчен дисәң, бик-бик бәләкәй кешеләр, икенче төрле әйткәндә, нәнүсләр яши бу шәһәрдә. Шәһәрдәге урамнарның берсе Кыңгырау чәчәк урамы дип йөртелә. Әнә шул урамдагы йортларның берсендә уналты нәнүс яши. Барысы да малайлар. Араларыннан Беләмән исемле берсе — башлыклары. Тикмәгә генә алай дип йөртмиләр: бер генә дә белмәгән нәрсәсе юк үзенең. Малайларны һәртөрле чирдән дәвалаучы Ачыташ исемле врач та, һөнәрмен белән Көйләрмен дигән механиклар да, Рәсемҗан исемле художник та яши бу йортта. Әмма арада иң атаклысы — Белмәмеш. Уңганлыгы, акыллылыгы белән түгел, билгеле. Җилкуар, надан булуы белән таныла. Хәер, соңыннан яхшыра ул... Шулай бервакыт Кыңгырау чәчәк урамы малайлары, һава шарына утырып, сәяхәткә чыгып китәләр. Очалар, очалар болар,оча торгач, кызлар гына яши торган бик матур бер шәһәргә килеп төшәләр. Анда берникадәр яшәп, төрле кызыклар күреп, кунак булгач, туган илләренә өйләнеп кайталар. ... Белмәмеш оч игелекле эш эшли. Шуның өчен бер узгынчы бабай аңа тылсымлы таяк бүләк итә. Ул таякның кодрәте чиксез икән: ни кушасың, шуны үти, ни телисең, күз ачып йомганчы алдыңа китерә дә куя. белмәмеш әлеге серле таяк кодрәте белән барлыкка килгән машинага үзе белән Чуаркай исемле малайны һәм Төймәкәй исемле кызны да алып кабат сәяхәткә чыгып китә. Куп җәфалардан соң, алар Кояшлы шәһәренә барып керәләр. Ул чын-чынлап могҗизалар шәһәре икән. Урамнары киң, иркен, йортлары шундый матурлар, биекләр, һәр җирдә — чисталык, яшеллек. Шәһәрдә фән-техника иң югары дәрәҗәгә ирешкән: бөтен эшләрне автоматлар башкара. Монда үзе йөри торган таксилар, кешесез эшли торган тузан суырткычлар, шахматчы машиналар, юындыру аппаратлары, ерактан торып идарә ителә, радиомагнит энергиясе белән эшли һәм берьюлы ура, суга, чәчә торган комбайннар һәм тагын башка хикмәтле машиналар күрергә мемкин. Шәһәр көне-төне яктылык нурларына коена. Шуңа күрә дә аны Кояшлы шәһәре дип атаганнар. Я Кояшлыда күп тамашалар күреп, Белмә- мешләр яңадан туган шәһәрләренә әйләнеп кайталар. Ләкин Белмәмеш маҗаралары моның белән генә бетми әле. Аны алда тагын да искиткечрәк сәяхәтләр, бик күп кызык хәлләр кетә... Боларның бәтенесен дә белү өчен, күренекле рус язучысы Николай Носовнь ң «Белмәмеш маҗаралары», «Белмәмешнең Кояшлыга сәяхәте» һәм «Белмәмешнең Айга сәяхәте» дигән китапларын укырга кирәк. Аларның икесе татар теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкты инде. Өченчесе—«Белмәмешнең Айга сәяхәте» типографиядә. Тиздән ул да дөньяга чыгар. Бу китапларның тәрҗемәләре балаларны оригиналы кебек ук дулкынландыра, мавыктыра алырмы? Татарча китапларның телләре русчаларыныкы кебек үк матур, җанлы һәм образлымы? Бу мәкаләнең максаты — әнә шул сорауларга җавап биреп китү. •Белмәмеш» трилогиясе — әкият жанрында язылган әсәр, һәм бу аның телендә дә чагылыш тапкан. Татар халык әкиятләре кебек үк, рус әкиятләре дә, гадәттә, үзләренә бер төрле интонация, көй белән сөйләнә һәм укылалар. Бу исә сүзләрнең, сүз тезмәләренең сөйләмдә билгеле бер тәртип белән урнашуы, эзлекле рәвештә кабатланып баруы, ягъни сөйләмнең үзенә күрә бер төрле оешуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Без сүз алып бара торган әсәрләрне тәрҗемә иткән кеше алдында торган таләпләрнең берсе — менә шул үзенчәлекме саклау. Әйтергә кирәк, тәрҗемәче бу таләпне истән чыгармаган: китапларда әкият стиле нигездә сакланган. Мисал өчен кечкенә генә бер өзекне карал китик. «Бер көн көтә аны Очыргычлар шәһәре нәнүсләре, ике көн көтә. Шуннан инде имешмимешләр китә. Берәүләр әйтә, имештер, юл өстендә убырлы карчык утыра икән, юлда күренгән бер малайны авызына тутыра икән, ди Икенчеләре, нинди убырлы булсын, Кощей ич ул, ди. Өченче ләре. Кощей түгел, өч башлы аждаһа икән. Яшел шәһәрнең үзендә үк яши, көн саен бер кызны ашый, е инде шәһәрдә малайлар күренсә, аларны да тотып ашый икән, ди»1. 1 Н. Носов. Белмәмеш маҗаралары Казан 1967 ел 190 бнт. Алга таба трилогиянең томнары һәм битләре генә күрсәтелер. «Белмәмеш» трилогиясе — мәктәп балаларына адресланган әсәр. Шул сәбәпле оригиналның теле гади, җанлы, үзенчәлекле, кыскасы, балалар теле Оригиналның бу үзенчәлеге тәрҗемәдә дә сакланган. Белмәмеш, Көйләрмән. һөнәрмәннәр, реаль чынбарлыктагы Фәритләр, Илдуслар кебек үк, үзләренә бер төрле җанлы, дорфарак, тапкыр телдә сөйләшәләр: «Бер минут эчендә сәяхәтчеләр, автомобильгә утырып, юлларын дәвам иттерделәр. Пароход исенә төшкән саен Белмәмеш таңга кала: — Менә, ичмасам, пароход! Тау чаклы шундый нәрсәнең судан йөзеп баруына үлсәм дә ышанмас идем,— ди. Төймәкәй дә гаҗәпләнә. Муаркай гына башта гаҗәпләнергә уйлаган иде дә, бернигә исе китмәскә тиешлеге хәтеренә төшкәч. — Пароход, имеш, инде! Нәрсәсе бар соң аның? Көймә ни, бу ни,— дигән булды. — Тагарзк ни, бу ни, диярсең тагын син! — дип куйды Белмәмеш. — Нишләп алай булсын? Тагарак булса — мин аңа тагарак дияр идем, көймә димәс идем. — Карале, Муаркай, син минем каныма тоз салма! Руль тоткан нәнүснең канына тоз салырга ярамый, авария була. — Син руль тоткан дип, нәрсә, ялган сөйләргә дигәнмени миңа?» (II—39.) Әсәрдә диалоглар, ягъни геройларның каракаршы сөйләшүләре зур урын алып тора. Диалогларда теге яки бу телнең специфик үзенчәлекләре аеруча нык сизелә торган була, һәм бу очракта сүзгә-сүз, хә- рефкә-хәреф тәрҗемә итү бигрәк тә ярамый. Бу — без суз алып бара торган китапларда тәрҗемәче рус телендәге диалогларны татар теленә гомумкулланышта йөргән сүзләр белән генә биреп калмаган, бәлки оригиналның җөмләсе яки аннан да зуррак берәмлеге белдергән мәгънәләрне бирерлек тел формалары эзләп тапкан. Икенче төрле әйткәндә, тәрҗемәче оригинал әсәрдәге тел чараларына функцио- иальстилистик яктан, ягъни башкарган вазифалары һәм кулланылу шартлары буенча туры килерлек чаралар тапкан. Сурәтләү чараларын, образлылык элементларын оригиналдагы дәрәҗәдә гәүдәләндергәндә генә тәрҗемә тулы кыйммәтле була ала. Тагын шуны әйтеп китәргә кирәк: бер телдәге сурәтләү чараларын икенче телдә бирү аеруча кыен һәм авыр мәсьәләләрнең берсе. Образлылык чаралары — телчең специфик үзенчәлеген тәшкил итүче элементлар. һәм шуңа күрә дә аларны еш кына бер телдән икенче телгә турыдан-туры тәрҗемә итеп тә булмый. Шуннан чыгып, тәрҗемәчеләр кайчак, андый чараларны, ягъни образлылык элементларын, тәрҗемә итәргә омтылыш та ясап тормыйча, туган тел сүзлек составыннан теге яки бу образлы элементка тиң килердәй чаралар эзли башлыйлар яки, аларның образлылыгын Югалтып, логик мәгънәсен бирү белән генә чикләнү юлына басалар. Нәтиҗәдә тәрҗемә ителерлек нәрсәләр дә тәрҗемә ителми кала. «Белмәмеш трилогиясе»нең тәрҗемәчесе мондый юл белән бармаган. Ул ике телдә дә уртак җирлеге булган һәм татар укучыларына җиңел аңлашыла торган сурәтләү чараларын сүзгә-сүз дчярлек тәрҗемә иткән: «дрожал как осиновый лист» — «усак яфрагыдай калтырарга тотынды»; «образовалась пробка» — «бөке хасил булды» һ. б. Күрәсез, бу очракта сурәтләү чараларын турыдан-туры тәрҗемә итү мәгънәгә дә, әсәрнең образлылыгына да зыян китермәгән. Ләкин сурәтләү чараларын турыдан-туры тәрҗемә итү һәрвакытта да уңышка китерми. Мәсәлән, рус телендәге «что верно, то верно» дигән әйтемне сүзгә-сүз тәрҗемә итсәң, ниндидер мәгънәсезлек килеп чыгар иде. Тәрҗемәче аны мәгънәсе һәм образ- лылыгы буенчо тиң торырдай татарча әйтем белән алыштыра: «хак сүзгә җавап юк». Шул ук юл белән «раздавить в лепешку» ■измәбезне изә»гә әйләнгән Яки менә русларның «голубчик», «голубушка» кебек эндәш сүзләрен алып карыйк. Әгәр без аны, русча-татарча сүзлектә бирелгәнчә, ■күгәрченкәем», «күгәрченем» яки «күгәрченкәй» дип тәрҗемә итсәк, ул безнең тел өчен сәер, ят булыр иде. Чөнки татарлар бер берсенә «акыллым», «кадерлем», «алтыным», «алмам», «хөрмәм», «былбылым» дип дәшергә яраталар. Тәрҗемәче, урынына карап, аны «алтыным», «туганкай» һ. 6. дип биргән. Әмма сурәтләү чараларын бирү мәсьәләсендә тәрҗемәче алдында җиңеп булмастай киртәләр дә очрый. Кайчак та-ар телендә оригиналдагы төге яки бу сурәтләү чарасына тиң килердәи чара табарга бөтенләй мөмкин булмый. Бу— телләрнең лексик-фразеологик байлыкларының ’өр- лөчә булуына бәйләнгән объектив күренеш Ләкин, моннан чыгып, тәрҗемәне оригинал кебек үк образлы игеп эшләргә мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясаога ярыймы икән? Тәрҗемә практикасо! бу сорауга тискәре җавап бирә. Тәрҗемәчеләр мондый о-ракларда компенсация алымы кулланалар. Ул шуннан гыйбарәт: әйтик, бер урында ооигиналдагы сурәтләү чарасына тиң булырдай чара табэтлмый һәм әсәрдәге образлылык, эмоциональлек бирелеп җитми кала, ди. Икенче бер урындэ тәрҗемәче, әлеге нәрсәне истә тотып, оригиналдагы гади элементны образлы чара белән алмаштыра Ягъни бер урында югалган нәрсә икенче урында кирө кайтарыла. Нәтиҗәдә тәрҗемә, гомумән алганда, оригинал әсәргә тиң булып чыга. Бу — тәрҗемә практикасы һәм теориясе тарафыннан күптән расланган һичшиксез дөрес алым. Ләкин монда шуны истә тогу әһәмиятле: компенсация дигән нәрсә оригинал белән ирекле эш итәргә яратучыларга котылу юлы була алмый. Тәрҗемәче оригиналдагы теге яки бу элементны, әдәби чараны, туган телнең бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп, үзенең ботен осталыгын файдаланып, тәрҗемәсендә бирергә тырышырга тиеш, һәм бары тик бернинди мөмкинлек күренмәгән очракта, соңгы чиктә генә ул компенсация алымына мөрәҗәгать игә ала. Компенсация алымы «Белмәмеш трилогиясе» тәрҗемәсендә дә кулланылган. Әйтик, оригиналда «это депо десятое» дигән фразеология бар. Татар телендә ул мәгънәдәге әйләнмә ток. Шуңа күрә тәрҗемәче аның матди мәгънәсен бирү белән чикләнә: ■анысы вак мәсьәлә» Ә икенче бер урында ул «обрадовались» дигән гади сүзне «түбәләре күккә тия» рәвешендә образлы итеп тәрҗемә итә. Яки менә икенче бер мисаг.. Оригиналда «чудеса в решете» ди.ән фразеологик берәмлек очрый. Тәрҗемәдә ул гадиләштерелеп «кызык икән» дип бирелгән. Ләкин икенче урында бу җитешсезлек, нең дә каруы кайтарыла: «вот в чем гут дело» тәгъбире «имәндә икән чикләвек» дип тәрҗемә ителә. Кыскасы, әгәрнө татар телендә дә рус телендәге кебек образлы, җанлы итү. ягъни тулы кыйммәтле (адеква’) итү өчен тәрҗемәче зур көч куйган. Тәрҗемәнең стиль ягыннан оригинтлта туры килүен күп кәнә башча мәсьәләләрдә дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, оригиналда берничә урында аерым персонажлар тарафыннан бозып сөйләшүләр бар. Тәрҗемәче аларны саклаган. Шулай ук оригиналда кайбер персонажлар үзенчәлекле ’слдә сөйләшәләр: билгеле бер сүзләрне еш кабатлыйлар, җөмләләре өзелеп кала һ. б. ш. Тәрҗемәче теге очракта да, бу очракта да индивидуаль сөйләмнәрне, алардагы үзенчәлекләрне татар теленә оста күчергән. Моңа мисалларны икенче китапның 140, 161, 162 битләрендә (оригиналда 620, 644 битләр), өченче китапның 170, 171 битләрендә (оригиналда 279, 280 битләр) күрергә мөмТәрҗемәнең сыйфаты сөйләм төзелешенең, җөмләләрнең ничек бирелүенә нык бәйләнгән. Чөнки, мәгълүм булганча, язучының стиле, үзенә генә хас үзенчәлекләре әсәрнең сантаксик төзелешендә дә чагыла. Шуңа күрә тәрҗемәче оригиналның синтак- сик үзенчәлекләренә: җөмләләрнең характерына, кыскалыгына яки озынлыгына, алардагы кабатлауларга, параллель конструкцияләргә игътибар итми кала алмый һәм аларны мөмкин булганча төгәл чагылдырырга тырыша Мөмкин булганча дигәнне тәрҗемә теле нормаларына туры килгән дәрәҗәдә дип аңларга кирәк. Ә менә еш кына рус теленең синтаксик формалары татар теленең синтаксик чараларына туры килми, чөчки төрле телләрнең грамматик төзелешләре төрлечә. Шуны исәпкә алмыйча, рус теленең грамматик формаларын татар теленә механик рәвештә күчереп кую аркасында безнең тәрҗемәләр кайчак гарип булып чыгалар Аларның телләре ясалма, авыр, кытыршы була. Сүзләре татарча булса да, сөйләм төзелеше, җөмләләре татарча булмый. Без тикшерә торган тәрҗемәдә бу мәсьәлә дә уңай хәл ителгән. Тәрҗемәче, рус теле җөмләсендәге фикерне татар телендә биргәндә, туган тел синтаксисы кагыйдәләреннән чыгып эш иткән. Шуңа күрә аның җөмләләре җиңел аңлаешлы һәм татарча булып чыккен. Бу, әлбәттә тәрҗемәче рус теле җөмлә төзелеше белән исәпләшмәгән. Һәр урында оригинал конструкцияләрен (төзелешләрен) ватып баргач дигән сүз түгел. Татар теле нормаларына каршы килмәгәндә, ул рус теле конструкцияләрен саклый. Монда аңа татар телендә, бигрәк тә аның сөйләм телендә актив кулланылышта булган аналитик төр җөмләләр ярдәмгә килгән. Мәгълүм булганча, татар телендәге аналитик җөмләләр рус челе җөмләләре белән бертөрле төзелештә, һәм алар тәрҗемәдә әсәрнең стилен, үзенчәлекләрен бирү өчен уңай чара булып хезмәт итәләр. Оригиналның грамматик формалары татар теле өчен ятышсь чит булган очракларда исә тәрҗемәче алар белдергән мәгънәне татар теленең үз синтаксик тезелешләренә салып биргән. Рус теле җөмләсе артык озын, катлаулы булып, аны шул рәвешчә тәрҗемә итү фикер буталчыклыгына китерә торган булса, андый җөмлә бүлгәләнеп тәрҗемә ителгән, һәм, киресенчә, оригиналның янәшә торган ике яки берничә (күбесенчә ике) җөмләсе күләмнәре буенча зур булмыйча, мәгънәләре буенча берберсенә якын торганда, тәрҗемәдә алар берләштерелеп, бер җөмлә итеп бирелгән очраклар да бар Тәрҗемәченең җөмлә төзелешләрен тәрҗемә итүгә иҗади килгәнлеге башка нәрсәләрдә дә күренә. Мәсәлән, ул урыны белән туры сөйләмнән кыек сөйләм ясый һәм киресенчә дә эшли; кирәк булса, фигыльләрнең юнәлеш категорияләрен үзгәртә, җөмләне актив формадан пассив формага күчерә һәм киресенчә итә, оригинал җөмләсендәге бик әһәмиятле булмаган сүзләрне, алар татар телендә сөйләм агышына комачаулаганда, төшереп калдыра, ә җөмләнең мәгънәсен тулырак белдерергә кирәк булганда, оригиналда булмаган сүзләр дә өсти. Ләкин боларның берсен дә тәрҗемәченең артык иреклелеТе, оригиналны бозуы дип әйтеп булмый. Чөнки аларның барысы да оригиналның мәгънә эчтәлеге дөрес итеп бирелсен, художество кыйммәте тулы саклансын һәм тәрҗемә теле дөрес, әдәби тел булсын дигән бурычны үтәүгә юнәлтелгән. Совет тәрҗемә мәктәбе тәрҗемәче тел өлкәсендә ирекле дип һәм тәрҗемәче эше иҗади эш дип өйрәтә. Әле әйтелгәннәргә берничә мисал күрсәтеп китик. «В одном из домов Знайка увидел шкаф с книгами и сказал, что когда вернется домой, то и себе сделает книжный шкаф» (стр. 438). •Бер өйдә Беләмән, китап шкафы күреп: — Кайткач үзем дә шундый шкаф ясыйм әле! — дип куя» (1—147). «Малышки разошлись по домам. Всем было невесело» (стр. 456). «Боегып калган кызлар өйләренә таралышалар» (1—162) «Двенадцать малышек, нарядившись в красивые, разноцветные платья с лентами, танцевали разные тенцы, среди которых самым лучшим оказался танец «Репка» (стр. 450). •Төрле төстәге күлмәкләр кигән, тасмалар таккан унике кыз чыгып төрле биюләрне башкарды. Тамашачыларга иң ошаганы «Шалкан» дигәне булды» (1—158). Без еуз алып бара торган тәрҗемәдә кеше, шәһәр, урам, елга исемнәрен бирү алымнары да игътибарга лаек. Бу әсәрдәге ялгызлык исемнәренең күбесе үз ияләренең берәр төрле сыйфатын белдерә, ягъни мәгънәле исемнәр. Мондый үзенчәлек тәрҗемәдә чагылыш тапмый кала алмый, әлбәттә, һем бу эш тәрҗемәчедән шактый тапкырлык, сәләт таләп иткән. Әйтергә кирәк, татарча исемнәр нигездә бу таләпләргә җааап бирәләр. Мәсәлән, Знайка—Беләмен; Незнайка — Белмөмеш; Винтик белән Шпунтик — һөнәрмен белән Көйләрмен; Тюбик — Рәсемҗан; Молчун — Майкап; Кнопочка — Төймәкәй; Огурцовая речка — Кыярлы инеше; Цветочный город — Чәчкәле шәһәре дип тәрҗемә ителгән. «Коротыш- капны «нәнүс» дип алу да уңышлы шикелле. Тәрҗемәченең уңышлы эшләве хакында сөйләрлек күп кенә башка мисаллар да кигерергә мөмкин булыр иде. Сөйләнгәннәрне йомгаклап шуны әйтеп китәргә кирәк: тәрҗемәче гомумән алганда иҗади эшләгән, оригинал теле формаларын механик рәвештә күчерү белән шөгыльләнмичә, татар телә үзенчәлекләреннән чыгып, һәр очракта контексттан, конкрет обстанов- кадвн чыгып эш иткән. Ул үзенә барыннан да бигрәк оригиналның теге яки бу формасы белдергән магънәне тәрҗемәдә мемкин кадәр тулы бирү бурычын куйган, туган тел байлыгыннан оригиналдагы теге яки бу элементка тиң элемент эзләгәндә, анарның эмоциональ, экспрессив яктан, стиль ягыннан туры килүләрен кайгырткан. Тагын шунысы бар: тәрҗемәче оригиналдагы аерым сүзләргә, сүзтезмолэргә туры килерлек берәмлекләр эзләгәндә, анарның диалектик бердәмлеген, бөтен бер текстны, әсәрне күздә тотып эш иткән. Оригиналдагы аерым детальләр белән бер бөтеннең үзара бәйләнешен дәрес аңлаган һәм шуны тәрҗемодө дә саклап калган. Тәрҗемәнең уңышын менә шушы нәрсәләр хәл иткән. Ләкин укучыларда тәрҗемәче эшендә бер дә җигешсеэлекләр юк икән дигән фикер тумасын. Тәрҗемә, нигездә, һичшиксез, уңышлы эшләнгән. Шуның белән бергә анда әле, безнең фикеребезчә, икенче төрлерәк хәл ителәсе нәрсәләр дә юк түгел. Шундый нәрсәләрнең берсе — китапларда фи!ыль заманнарын дорес кулпану- I уйланмау мәсьәләсе. Эш шунда: татар телендә үткән эамам фигыльләренең биш төре бар һәм аларның терлеге терпе функция башкара һәм тәрло мәгънә белдерә. Еш кына тәрҗемәчеләр бер форма белән генә эш итәләр. Бу форма гадәттә «ды-де». «ты-те» кушымчалары белән килгән категорик үткән заман була. Болай эшләү еш кына зур хаталарга китерә Чөнки категорик үткән заман кагыйдә буларак эшнең үтәлүен сөйләүче яки язучы үзе күреп сөйләгәндә яисә язганда кулланыла. Ә безнең кайбер китапларда, матбугат битләрендә әллә кайларда һәм әллә кайчаннар булган, язучының үзе күрүе берничек тә мөмкин булмаган очракларда да категорик үткән заман формасы кулланыла. «Белмәмеш трилогияясендә тәрҗемәче мондый очракларда хәзерге заман формасын кулланган, ләкин һәр җирдә түгел. Ул «ды-де», «ты-те» кушымчалары белән ясалган категорик үткән заманга шактый еш мөрәҗәгать итә, җитмәсә тагын аның бер заманнан икенче заманга күчешләре кискен, кытыршы, ятышсызрак килеп чыга, акланмый. Мисал өчен беренче китапның 14, 26, 27, 1S6 һәм башка битләренә күз салырга мөмкин. Нәтиҗәле үткен заман формасын исә тәрҗемәче бөтенләй диярлек кулланмый Н. Носов әсәрен тәрҗемә иткәндә үткән заман фигыльләрне хәзерге заман һәм нәтиҗәле үткән заман фигыль формалары белән бирү уңышлы булыр иде. Чөнки бу — әкият әсәр, ә татар халык әкиятләре нәкъ әнә шул ике заман формасына корылган булалар. •Ьелмәмеш трилогиясе» тәрҗемәчесе халык телендәге үткен, образлы сүзләрне, әйтемнәрне иркен кулланып яхшы эшләгән. Ләкин кайчан ул моның белән мавыгып киткән һәм шуның нәтиҗәсендә әдәби нормага туры кипми торган сүзләр дә кертеп җибәргән. Мәсәлән, «хәйран да шәп мастерлар» (1 —23), «берсенең дә юл сабасы кипми» (11 — 213). «жалу бирәм» (1 — 52), «элекләре» (1—152). «сиңа була (сиңа карап — Р. Ю) морожныемны йоттым» (II — 34), «Һава шарын резиннан ясарга кирәк» (1 — 29), «театрга таба юлланды» (ц _ 94) .үзе өтели торган үтүк» (II— 184), «аЛДан әйтешле түгел» (111 — 20), «янына килергә итә» (III — 43). «Гел» сүзе әдәби телдә «һаман» сүзенең синонимы булып йөри, ә «айбер урыннарда халык аны «бөтенләй» мә ънәсендә дә куллана. Уя сүз эле'в китапларда да еш кына соңгы мәгънәдә күлланылган (мәсәлән, «гел күренмәс була»). Моны уңышлы дип әйтеп булмый. Аннары татын тәрҗемәченең «ник дисәң» («чөнки» мәгънәсендә) рәвешендәге яраткан әйләнмәсе бар. Аның еш кулланылуы да уңышлы түгел. Китапларның балаларга адресланган булуын һәм аларны әдәби телдә сөйләшергә һәм язарга өйрәтергә кирәклеген, китаптагы һәр сүзнең укучыга аңлашылырга тиеш икәнлеген искә алып эш иткәндә, әдәби нормага туры килми торган сүзләр кулланырга ярамаганлыгы аңлашыла булса кирәк. Шул ук таләпләрдән чыгып караганда, без сүз алып бара торган китапларда кайбер архаик сүзләр очравын да уңышлы хәл дип әйтеп булмый: «гафу кыласыз», «барча халык», «Чалбари атлы бер малай», «җәмгысы», тәрҗемәи хәле», «дустанә», «күздән гаип итә торган бүрек» һ. 6. Татарча эквивалентлары булган берничә сүз тәрҗемә ителмәгән: «крушение», «стойка», «лабиринт...» Кайбер ялгызлык исемнәренең тәрҗемә ителүенә карата да бер-ике сүз әйтеп китертә кирәк. Оригиналда Ворчун исемле малай бар. Автор аны гел сукранып, бернәрсәдән дә канәгать булмыйча йөргәнгә шулай атаган («ворчать» сүзеннән), һәм аның шул исеме текстның мәгънәсе белән дә бәйләнештә бирелгән. Мәсәлән, Незнайка аңа: «Ты, Ворчун, совсем не переминил- ся. Ворчишь, как всегда», — ди (стр. 367). Татарчада Ворчун Сыбызгы дип алынган, һәм шуның аркасында мәгънәгә дә зыян килә. Белмәмеш Сыбызгыга (Ворчунга): « — Син бер дә үзгәрмәгәнсең икән. Сыбызгы. һаман сызгырасың икән,— дип куя» (1-84). Аучы Пулька — беренче китапта Мәргән, ә икенче китапта — Дарбай. Бер үк кешенең ике төрле исемдә йөрүе, дөресрәге, исеме үзгәрүе яхшы түгел. Шутило Шаян дип алынган. Аны Шаянҗан, Шаянгали ке- бегрәк иткәндә әйбәтрәк булыр иде. Пе- рышкин Каурый дип бирелгән. Аны да Каурыев кебек итеп фамилиягә охшатырга кирәк, чөнки оригиналда Перо гына түгел, ә Перышкин. Ләкин нигездә дөрес метод белән эшләнгән өч китап өчен бу җитешсезлекләр күп түгел һәм алар хезмәткә зур зыян китерә алмыйлар. Резенцияләнгән хезмәтнең иң әһәмиятле ягы, оригиналның эчтәлеге тулы сакланган хәлдә, аңа художество кыйммәте буенча, ягъни эстетик яктан тиң булуында. Н. Н. Носовның югарыда исемнәре әйтелгән өч китабы да татар телендә рус телендәге кебек үк образлы, җанлы телдә язылган, рус телендәге кебек үк җиңел укыла һәм татар укучыларын да рус укучыларын тәэсирләндергән кебек тәэсирләндерә. Чөнки тәрҗемәче оригиналның идея һәм художество эчтәлеген саф татар телендә тулы итеп бирүгә ирешкән. Шуңа күрә дә татар укучылары Белмәмеш һәм аның дуслары турындагы бу китапларны бик яратып укыйлардыр һәм укырлар дип шикләнмичә әйтергә була. Меңләгән татар малайларының һәм кызларының күңелләреннән әкият дөньяларында, галәм киңлекләрендә йөзә алуларында, батыр, гадел кешеләргә сокланып, яман кешеләргә нәфрәтләнеп, хыялларында үзләре дә әллә нинди батырлыклар эшләп йөри алуларында Николай Носов белән бергә Кыям Миңлебаевның да хезмәте зур. Чөнки Н. Носовның Незнайка турындагы китапларын татар теленә Кыям Миңлебаев тәрҗемә иткән. Хәзер инде, тәрҗемәченең исемен атагач, бу китапларның яхшы тәрҗемә ителүе очраклы хәл түгел дип әйтергә дә була. Кыям Миңлебаев — В. Шишковның «Угрюм- река»сын һәм башка берничә китапны тәрҗемә иткән кеше. Ул үзен беренче хезмәтләреннән үк туган телне һәм рус телен яхшы белүче, татар теле байлыкларын тулы файдаланучы, иҗади эшләүче тәрҗемәче итеп танытты. Ул китаптан китапка эш алымнарын камилләштерә, каләмен шомарта бара. Н. Н. Носовның «Белмәмеш трилогия- сепнең татар теленә тәрҗемәсе моның ачык мисалы.