Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКОРТСТАНДА

Тау башында балкый бер кала... еренче ишетүдә үк күңелгә кереп кала торган җырлар була. Аны үзең җырлап бирә белмәсәң дә моңы онытылмый, ул сине һәр адымыңда озатып йөри. Мин Башкортстанда булдым һәм анда алган тәэсирләр, шундый гүзәл җыр шикелле, күңелгә урнашып калды. Башкортстан халкы ыгы-зыгысыз, шау-шусыз гына үзенең 50 еллык бәйрәменә хәзерләнә иде. Уфаның Совет мәйданында бизәкле боз таулары, эчендә төрле төстәге утлар кабынгач, алар тылсымлы әкиятләрне хәтерләтә. Боз әрҗәләрдән үсеп чыккан чыршылар, әкият рәсемнәре, дүрт ат белән чаптырып баручы Кыш бабай, аның артындагы рәсемдә күзгә бәрелмәслек һәм югалып та калмаслык итеп Башкорстанга 50 ел икәнен белдергән тыйнак язу! Мәйдан зур һәм киң, оста куллар бизәгән кышкы пейзаж! Бу, ягымлы җыр кебек, сине үзенә тарта. Яңа ел, балалар каникулы күңелле һәм җанлы үтсен ечен эшләнгән ул. Ләкин инде Яңа ел да артта, каникуллар да күптән узган, ә җанлы бозлар мәйданны әле дә бизәп тордылар. Республиканың 50 еллык бәйрәме һәркемнең күңелендә яши һәм һәркем аны Ленин биргән җимешнең чәчәк ату тантанасы дип тоя. Мин министр һәм партия эшчесе, дус язучылар, журналистлар белән сөйләштем. Ләкин берсе дә башка сыймый торган һәм үзе генә берни дә аңлатмый торган салкын саннар китереп тормадылар. Әйе. 50 еллык бәйрәмгә алар хәзерләнәләр, саннан да бигрәк, сыйфатны күтәрү ечен тырышалар! Әйбәт булсын, яхшы булсын, кешенең күзенә ягымлы булып күренсен, аның хисләрен иркәләсен! Җыр кебек дәртле янгырасын! Башкортстанда Агыйдел культы яши! Ике кардәш халыкның күңел көзгеседәй саф сулы, уйнал-уйнап ага торган, гасырлар буе җырларда мактала, дәртләндерә дә, сагышландыра да торган Агыйдел хәзерге Башкортстанның символы булып әверелгән. Бик матур бу. «Агыйдел» журналы, «Агыйдел» поезды, «Агыйдел» кунак йорты, «Агыйдел» электробритвасы... Сүзне әнә шуннан башларга кирәк. Ирләр өчен бу — хыял! Андый яхшы бритваның әле булганы юк. диләр «Агыйдел» бритвасына ия булган кешеләр. «Агыйдел» маркасы — ул милли горурлык маркасы! Әйдәгез, файдаланыгыз һәм эссе көнне Агыйделдә коену рәхәтен татыган кебек, рәхәтләнегез! Менә шундый ул электробритва. Башкорт кардәшләр Академия драма театры өчен яңа бина салганнар. Революциягә кадәр үзенең театры булмаган халык өчен бу —аеруча тантаналы күренеш һәм Б миңа ул театр, аның актерлары гына түгел, бәлки бина өчен сайланган урыны да бик ошады. Ни өчен дисәң, ничектер театр сәнгатен әнә шул сайланган урын да югары күтәрә кебек. Матур, биек бина урамнан бик күпкә эчкә кертеп салынган. Фасад каршында эур сөзәк мәйдан ясалган. Театрга килүче, урамдагы гади агымнан аерылып, шул мәйданга аяк баса һәм үзен инде икенче бер тылсымлы сәнгать дөньясына кергән кебек хис итә башлый. Ул акрын гына атлап, еч-дүрт баскыч югары күтәре- * ләкүтәрелә театрга килеп керә. Әйбәт эшләнгән, зәвык белән җиһазланган бина бу! Аның бер генә кимчелеге бар, Олимп югарылыгына күтәрелгән бинаның йөзен нечкә колонналар бераз килешсез күрсәтәләр, ул колонналарга ит үстерәсе килә. Бары шул гына!.. Хәер, бу бинага күп йөри башлагач, күнегелә икән. Минем кичләрем анда узды диярлек, һәм без әле аңа әйләнеп кайтырбыз! Уфага бар да Сәйфи Кудашны, Мостай Кәримне күрми кит, имеш! Ләкин башкорт поэзиясенең аксакалы, 1913 елда ук татар матбугатында шигырьләрен бастыра башлаган Башкортстан халык шагыйре Сәйфи агай сырхаулап тора иде. шулай да ул мине колач җәеп каршы алды. Иҗат эшеннән аерыла белми торган бу тынгысыз җан аз гына вакыт эчендә татар әдәбияты һәм татар журналистикасы тарихына кагылышлы g әллә ничаклы кызыклы вакыйгалар сөйләп алды, документлар белән таныштырды. g 1917 елда, февраль революциясеннән соң ук, 8(21) апрельдә Казанда чыга баш- < лаган «Аваз» газетасын — патша төшерелгәч тә чыга башлаган социалистик юнәлештәге х татар газетасын—Шәһит Әхмәдиев оештыра һәм редакцияли. Шушы газетада Сәйфи s Кудаш бик актив языша. Аның «Аваз»да басылган шигырьләрен бик күп укыганым ” бар, менә шуның тарихи бер документы: Шәһит Әхмәдиев 1917 елның 16 июлендә u Сәйфи Кудашка хат җибәргән. Анда болай язылган: «Синең холуе кәлебдән (ихлас күңелдән — Г. К) язган шигырьләрең бертуктаусыз «Аваз»да басылып килделәр. Моннан соң да чын күңелле шагыйрь-мөхәррирләргә ул халык мәйданы ачыктыр. Җырлагыз, иптәш. Мәңге изелгән эшче, фәкыйрьләрнең керфекләрең күтәреп, йөрәкләрен йомшартыңыз һәм яңадан күңелсез тормышка атмасын өчен, мәгънәви корал- ландырыңыз!» Хәзер Сәйфи агай гомеренең өч чирек гасырын тутырып килә. Башкортстанның үсү юлы, авырлыклар кичерүе, шатлыклы җиңүләре аның күз алдында, турыдан-туры аның катнашы белән узган. 50 елдан артык иҗат юлы узылган. Башкорт әдәбиятының беренче буразналарын сызышкан һәм аны Союз күләменә чыгарышуда көн-тән иҗат иткән, яшьләргә булышкан кеше. Бу — чыннан да Башкортстанның аксакалы. Бүгенге кендә дә ул авыруларын сул як җилкәсе аша төкереп ташлап, интенсив иҗат эшендә утыра. Аның әсәрләре төрле телләрдә басылалар, яратып укылалар. Сәйфи агай, егетләрчә җитез генә торып, бай китапханәсе каршына килеп басты. — Өчтомлыкны инде мин сиңа җибәргән идем.. — Алдым, Сәйфи агай, бик рәхмәт, бик пөхтә чыкканнар. «Яшьлек эзләре буйлап» әсәрегез дә әле шушы арада гына килде... Укып ятам,— дидем мин. Ул арада аксакал кулына кече күләмле бер китап алды һәм миңа күрсәтеп: — Укыдыңмы? — диде. Бу шулай ук Казанда яңа гына чыккан китапларның берсе иде һәм мин әле аның басылып чыгуын да күрми киткән идем. Сәйфи агай исә аны укып чыккан һәм үз фикерләрен миңа сөйли башлады. — Синең эшчәнлеккә сокланам мин, Сәйфи агай! — дидем мин, һәм чын күңелдән әйтелгән сүз иде бу. Чыннан да ул башкорт, татар әдәбиятын, аларның вакытлы матбугатларын системалы күзәтеп бару өстенә башка тугандаш республикалардагы шагыйрьләр, язучылар белән дә тыгыз бәйләнештә һәм аларның да иҗатларын күздән төшерми. Рус әдәбиятын күзәтеп баруны инде мин әйтмим, чөнки ул һәрберебезнең көндәлек эш нормасына кергән. «Яшьлек эзләре буйлап» моннан берничә ел элек «Агыйдел» журналында басылып барды һөм мин беренче тапкыр шуннан укыган идем. Хәзер мин аның русчасын укып чыктым. Мөскәүдө аны җыйнак кына, матур гына китап итеп, шактый эур тираж бәлән (30 мең) русча бастырыл чыгарганнар Китапка тулы анализ ясамастан. шуны әйтәсе килә: анда укучыны ике нәрсә куандыра. Бердән, Сәйфи Кудаш Гафурича бин гади һәм мавыктырып сөйли белә. БАШКОРТСТАНДА укучының игътибарын байлап куя белә. Икенчедән, ул бик күп кешеләрнең язмышын читтән күзәтүче булып түгел, бәлки шул язмыш ечен тирәннән борчылып яки шатланып, үзенең йөрәк җылысы аша сурәтли. Сәйфи Кудаш узган көннәрне сагыну яки искене бүгенге белән чагыштыру өчен язмаган. Ул үткәнгә экскурсия ясап, хаксызга онытылган язучыларны, шагыйрьләрне тергезә башкорт тарихына бәйле гаять кызыклы белешмәләр китерә, башка җирдән табыл булмый торган тарихи вакыйгалар турында сөйли. Шул рәвешчә, ул укыр өчен генә кызыклы әсәр булмыйча, гыйльми белешмә буларак та кыйммәтле әсәргә әверелә. Шул ук вакытта ул әсәрдән без бүгенгә халык шагыйренең — татар, башкорт һәм казах халыкларының кайгы-хәсрәтләре, шатлык-өметләре, җыр һәм моңнарына үрелеп тамырлануын күрәбез. Картая белми торган олы йөрәкле, киң колачлы Сәйфи Кудаш турында уйлаганда, аның кебек халык шагыйрьләренә беркайчан да отставка бирелми, күрәсең, дип куясың. Халык шагыйре Мостай Кәрим Уфадан еракта, иҗат йортында идө, шуңа күрә мин аның «Айгөл иле» белән генә очраштым... Бүрәнәнең авыр башын күгәрергә әзер торган дуслыкка ни җитәП Аэропортка аяк басу белән мин Ибраһим Абдуллин һәм Нәҗип Асаибаевның кайгыртучан хәстәрләрен күрә башладым. Икенче көнне Башкортстан язучылары союзымда миме шундый ук игътибар белән Хәким Гыйдаҗее, Вазыйх Исхаков, Гайнан Әмири иптәшләр сораштыра башладылар. — Муса эзләре белән килдегезме? — Без нинди ярдәм күрсәтә алабыз? — Кайларда булырга телисез? — Нинди ярдәм кирәк? һәм мим үземнең ун көнлек программамны сөйләп бирдем. Ул арада республика белән яшьтәш Гали Ибраһимов килеп керде. Башкорт әдәбиятында тыйнак һәм ныклы урый алган Гали Ибраһимовка 50 яшь тула икән, аның юбилей кичәсенә әзерлек бара, һәм ул кичәдә мин Башкортстан азучыларының барысын да очраттым. Каләмдәш дусларының бәйрәменә хатыннары белән килеп, ул бәйрәмгә үз бәйрәмнәре итеп караулары миңа ошады. Монда дуслык та, теләктәшлек тә, хөрмәт тә чагыла иде. Менә күптән түгел генә Япониядә булган һәм анда антропологлар конгрессында катнашкан галим һәм язучы Кирәй Мәргән, аның янында — икенче галим һем шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов. Юмор белен җылытылган җитди сүз очланганчы, Әхнәф Харисов килеп җитә, ул да галим һәм юморның ялкынына май сибеп җибәрә торган үткен сүзле язучы. Сәгыйт Агиш. Наҗар Нәҗми, Рафаэль Сафин һ б. иптәшләр шул төркемгә килегт кушылгач, «күңелсез» дигән сүз гомумән онытыла. Икө сүзнең берендә мәзәк, юмор, иптәшләрчә чеметә торган киная яңгырый. Дусларның теле каты тоелса да, күңеле йомшак була, дигән мәкаль бу очракта бик урынлы. Монда берәрсенең бәгыренә үтеп керерлек үткен сүз әйтәләр икән — үпкәләш юк, шундый ук борычлы сүз белән җавап кайтара бел. Башкорт язучылары җырга, биюгә дә осталар. Башкортның борынгы озын көйләрен дә, бүгенгесен дә профессиональ такт белән башкара беләләр алар. Наҗар Нәҗми исә Поль Робсон булып та җырлый— Җырлый белгәннең күңеле киң, күңеле киңнең тормышы матур, иҗат дәрте мул. Башкорт язучылары — олысы һәм яшьләре — чит илләрдә бик еш булалар икән — гади турист сыйфатында гына түгел. Алар Азия, Африка илләрендә дә. Европа, Скандинавия илләрендә дә. Япониядә дә булганнар һәм мондый сәяхәт аларда туган ил өчен горурлык хисе дә уяткан, интенсив иҗат теләген дө көчәйткән. Дөньяның төрле почмакларында гасырлар буе Акыл һәм Хезмәт җимеше булып барлыкка килгән мәшһүр һәйкәлләр аларда кызыклы гына хисләр һәм уйланулар тудырган. Барыннан да бигрәк, безнең туган илебездә. Ленин даһилыгы белән балкыган азат илдә, шундый ук яки алардан да ашып китә ала торган бөек сәнгать әсәрләре тудыру өчен барлык шартлар тудырылган икән, без моны максимум файдаланырга тиеш һәм шундый бөек сәнгать әсәрләре тудыруга омтылышны көчәйтергә тиеш, дигән нәтиҗә ясаткан. Ниидаен юл — артта! ГАЗИ КАШШАФ ф ЕАШКОРТСТАНДА ф башкорт операсында әйдәп барччы солист итеп кенә түгел, бәлки талантлы артист итеп тә танытты. Мин мәрхүм Әмин Зөбееровны күз алдыма китереп утырдым, чөнки ул дапи артистның гүзәл традициясе драма театрында гына түгел, опера театрында да деаам итә кебек тоелды миңа. Хисмәтуллин шул традициянең яшәвен хәтерләтеп уйнады. Мин шушы опера театры бинасында 1925 елны беренче тапкыр спектакль караган идем. Ул чакта бер бинада рус драмасы да, башкорт драмасы да эшли иде. Опера һәм балет театры турында әле хыялланырга гына мөмкин иде. Хәзер ул бар, ачың традицияләре дә бар. үз репертуары һәм үз композиторлары да бар. Минем программа буенча төп эшем — драма иҗаты һәм драматургия белән танышу иде. Мин анда башкорт драма театрының берни белән дә үлчәп булмый торган уңышларын күрдем. Бу — иң элек. Академия театрына лаеклы уен осталыгы! Чын- чынлап халыкның мәхәббәтен яулап алган осталык! Бер карагач, яңадан карыйсы килү теләге уяткан профессиональ осталык! Беләм, моңа ирешүе җиңел булмагандыр, ләкин ул бар. Хөрмәткә лаеклы артистлар исемлеге бик озын. Анда СССР халык артисты А. Мөбәрәксв, РСФСРның халык артистлары 3. Бикбулатова, Г. Тукаев, РСФСРның атказанган артистлары Р. Сыртланов, Р. Янбулатова, Б. Йосыпова, В, Галимов, республиканың халык артистлары Т. Бикташева. Г. Сөләйманов, Т. Рәшитоөа, уннарча атказанган һәм югары исемнәрне алырга лаеклы сәхнә осталары бар. Башкорт сәхнә культурасын үстерүгә язучыларның да көче күп салынган. Башкорт сәхнәсен Б. Бикбай, М. Кәрим, К. Даян, Н. Асанбаев, И. Абдуллин, Ә. Мирзаһитов, Ә. Атнабаев, В. Галимов, Н. Нәҗми һ. б. авторлардан башка күз алдына китерүе кыен. Заманында Б. Бикбайның «Карлыгач», К. Даянның «Таңчулпан» драмалары башкорт театры үсешенең бер баскычын тәшкил итсәләр, хәзер дистәләрчә яңа һәм бүгенге көнне чагылдырган, кеше язмышын тирәннән алып яктырта торган, акылга һәм хискә мул азык бирә торган әсәрләр бар. Мостай Кәримнең драмалары аеруча зур уңыш казаналар һәм аның әсәрләре башкорт драматургиясен Союз күләмендәге сәхнәгә күгәрделәр. Бу—әлбәттә, башкорт халкының горурлыгы һәм казанышы. Ә Атнабаев, Н. Асанбаев, Б. Бикбай, Н. Нәҗми, Ә. Мирзаһитовларның әсәрләре республика чикләрен күптән узып чыктылар инде. Башкортстанның 50 еллыгы алдыннан гына Мостай Кәримнең яңа романтик драмасы сәхнәгә менде. Ул «Айгөл иле» исемле поэтик әсәр оста язылуы белән гене түгел, бәлки эчке мәгънәсенең көчлелеге белән дә тамашачыны таң калдыра. Драма кешелек дөньясына кагылышлы олы фикерләр белән тулы. Айгөл иленең (бүгенге Башкортстанның) бөеклеген, матурлыгын һәм туган илнең изгелеген җырлый торган бу романтик драма ил турында, чын цивилизация һәм бәхет турында, кешелек бурычы |..м мәҗбүрият турында, кешенең намусы һәм аның характерында яшерелгән «өченчё» сыйфат турында, ягъни «юк» белән «әйе» арасында буталып йөрүче адәм имгәкләре турында уйландыра торган әсәр. Айгөл иле» — ул романтика һәм бәхет, үз-үзеңне кыядан ташлата торган татлы хыялый яшьлек. Ул башкорт балы тамчысы кебек саф һәм хуш исле мәхәббәт! Шул У вакытта анда горур табигатьле, кайгыны арканлап, үзләре югары күтәрелә торган эшчән кешеләр, ил турында олы фикер йөртә белә торган батырлар күрәбез. Казан тамашачылары бу гүзәл спектакль белән җәйге гастрольләрдә очрашачаклар. Башкорт язучылары балалар сәхнәсен дә онытмаганнар. Бу өлкәдә Шәриф Биккол. Әнвәр Бикчәнтәеәнең уңышлы тәҗрибәләре бар. Мин Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» драмасын, В Галимовның төрек язучысы О. Кемаль романы буенча эшләнгән «Упкын» д.амасын, Илшат Йомагуловиың «Нәркәс» исемле драматик легендасын башкорт сәхнәсеннән карадым. Болардан тыш кулъязмадан ике дрема һәм газета-журнал битләреннән сәхнә әсәрләрен укып чыктым. Кыскасы, драматургларның күмәк көче белән башкорт халкының узган тарихыннан алып бүгенге көн батырларына чаклы тормышын сәхнәдә иңләп алган күп төрле һәм тәрле жанрда бай драматургия җи теккән. һәм ул драматургияне сәхнә сәнгатенә салып халыкка җиткерә торган югары класслы актерлар коллективы үскән. Башка халыклар белән чынчынлап иҗади бәхәскә чыкканнар башкорт кардәшләр, бу ашкынулы адымнарның тирән эзләрен күрмәскә мемкин түгел. Үзәнлектә Туймазы g Поезд Агыйдел күперен гөрелдәтеп узганда, мин тәрәзәгә килеп капландым. < Салкын томанга төренгән биек кыя өстендә мәһабәт булып Салават Юлаевның һәй- £ кәле шәүләләнә. Ул кара тулпары белән биек яр өстеннән Агыйдел аша очып китәр Q төсле, үзе артыннан бөтен башкорт халкын югарыга, бәйсезлеккә. бәхеткә өнди кебек, g Поезд шәп бара, кайчандыр урман, болынлык булган җирләрдә — яңа йортлар, < яңа предприятиеләр. Әледән-әле каршыдан выжылдап уза торган электровозларның нинди вагоннар таккан булуларына карап, мондагы җирләрнең байлыгын, нинди ♦ «җимешләр» бирүен чамаларга була. Нефть ташый торган симез цистерналарның 0 санын, эшелоннарның озынлыгын кем үлчәгән?! < Әледән-әле манара сыман юан трубалар күзгә чалынып кала, буй-буй такталар- Э данмы, әллә башка материалданмы киөндерелгән дүрт почмаклы юан трубаларның киң 3 авызларыннан иренеп кенә әллә төтен, әллә кайнар су буы бөркелә. Бу —башкорт x җиренең тирәннән сулыш алуы, аның кан тибеше, ул үзенең киң күкрәгеннән илгә байлыгын бирә, шушындый салкын көнне дә кайнар сулыш алудан туктамый. п Менә хәзер поезд кинәт көнбатышка борылырга тиеш. Әйе. борылды. Менә тирән < чокырдагы бетон күпер. Шушы турыдан Бүэдәк районының Ышланлыкүл авылы башлана. Минем яшьлек елларым анда узган иде, өч ел буе, ач торып, белем алырга тырышкан идем мин анда. Чөнки бу авыл революциянең беренче елларында культура учагы хезмәтен үти иде. Революциягә чаклы ук 2-х классное училище (алтыеллык мәктәп) ачылган иде анда, фәкыйрь булса да китапханәсе дә бар иде. Сандугач кунарлык та куаклардан, агач-бакчалардан мәхрүм булган шыксыз бу авылны алпавыт Хәйдәр Сыртланоө сарайлары һәм аның мәһабәт бакчасы түгел, бәлки училищесы бизи иде. Бу училищега культура ягыннан шактый алда торган Бүздәк авылыннан гына түгел, башка авыллардан да яшүсмерләр килеп укыды. 1920 елда алпавыт йортында сирәк-мирәк булса да әдәби кичәләр, спектакльләр дә куела башлаган иде. Хәзер бу авылның шыңгырап торган училищесы да, тулай торагы да. каретниклары да, нигезе дә калмаган. Аның каравы элек башлангыч мәктәбе дә булмаган Хандра зур эшчеләр поселогына әверелгән. Шәһәр диярсең — күп катлы йортлар, тезек урамнар, культура сарае... Моннан егерме ел элек салам түбәле авыл, район үзәге Туймазыга күчерелгәч, шул килеш калыр кебек иде, ә менә нефть аны нигезеннән үзгәрткән. Ә Туймазы? Хәтеремдә, үзәккә үткән ачлык елның шушындый ук салкын кышта абыем белән Туймазы станциясенә тенлә килеп төшкән идек. Кечкенә вокзал һәм нәни амбардан башка нәрсә бар иде икән ул чакта? Вокзалның тирә-ягында Кыш бабай котырынып йөри, ә без, әле яшь малайлар, салкыннан куырылып, тагын да кечерәйдек һәм кереп җылынырлык бер будка да тапмагач, еракта шәүләләнгән Райман авылына киттек. Ай яктысы астында йоклаган авылда хәтта этләр дә өрми иде. Без, ике малай, кунып чыгарга урын таба алмыйча, бик озак йөргән идек. Ниһаять, бер мәрхәмәтле җиңги безгә ишеген ачты, тик ут кабындыра алмады. Учактагы күмер тәмам сүнә язган иде бугай, ерепөреп тә чырага ут кабынмыйча җиңгине азаплады. Кабынгач, җиңги мичнең кучкарындагы кара бутылкага үрелде. Чүпрәктән ясалган фильтә калай белән кыстырылган һәм бутылкага чумдырылган. Бәлки, кайчандыр ул бутылка тулы керосин булгандыр, яна-яна ул кимегән һәм чүпрәк-фильтә аңа җитсен өчен керосинга су салып торганнар. Хәзер ул су белән тулы, аның өстендә берничә күзәнәк керосин йөзеп йөри. Билгеле, мондый хәлдә җиңги ут кабындыра алмады... Күпме вакыт узды соң әле аңа?- Мәрхәмәтле җиңги дә. без дә нефть диңгезе өстендә утыруыбызны, әлбәттә, башыбызга да кертмәгән идек. Чыннан да. ул чакта әле караңгы төндә бердәнбер яктылык — күктәге ай иде1 Хәзер?— Моннан егерме ел элек тә, хәтта ун ел элек тә Туймазы болай түгел иде. Аның шактый килешле һем горур рәвештә күккә таба сузылган элеваторы, нефть произвол- Ствосы идарәсе Бар иде... Хәзер аның Союз күләмендә өпәмиятлө сулган 1>раА»рня- тиеләрө бик күп. Гомумән Башкортстан эшләп чыгарган продукцияләр күләмен исәпләгәндә— Туймазы бишенче урында тора. Анда медицина пыяласы (ампула, флакон кебек нәрсәләр) эшли торган завод, нефть чыгару ечен эшләнгән торбаларны пыялалау (аны футировка дип атыйлар икән), геофизика җиһазлары һәм аппаратлары эшли торган завод, газны яңа баштан эшләү, корым (шина ясау ечен) заводлары, кәгазь фабрикасы, ит комбинаты, сет заводы, ике тегү фабрикасы: консерва. икмәк, сыра заводлары. Хәзер химия машина төзелеше заводының беренче чираты стройга баскан. Кандра, Түбән Троицк, Серафимовск, Собханкул исемле дүрт эшчеләр поселогын кушып исәпләгәндә (ә алар зур шәһәрнең иярченнәре кебек, тирә-якта бик якын урнашканнар), Туймазының шеһәр халкы 56 меңнән артып киткән. Партиянең шәһәр комитеты эшен күз алдына китергәндә, Кыдаштагы башкорт сукно комбинатын, Түбәнкул кирпеч заводын, тимер-бетон әйберләре эшләү заводын, индустриаль техникумны, медицина училищесы, профессиональ-техник мәктәпне, 115 гомуми уку мәктәбен, сигезәр еллык ике музыкаль мәк-әпне дә истә тотарга кирәк. Район зур. анда 16 авыл Советына 130 авыл керә, алар 14 эреләндерелгән колхозга берләшкәннәр, районда биш совхоз бар. Татарча һәм русча чыга торган «Ленин юлы» газетасы 16 мең данә тарала икән. Бу газетада Ватан сугышына кадәр Башкортстанның халык шагыйре Рәшит Нигъмәти дә эшләгән. Шулкадәр катлаулы хуҗалык һәм промышленностьны, әлбәттә, белгечләр идарә итәләр. Районда югары квалификацияле белгечләр, промышленностька яңалык кертүче уйлап табучылар, хезмәттә дан казанган Социалистик Хезмәт Геройлары бар. Тышкы үзгәрешләр, билгеле, халыкның рухи, интеллектуаль үсешеннән аерылгысыз. Моны газета-журналларга язылудан да күреп була: район буенча һәрбер мең кешегә 886, шәһәр буенча — 1 161 газета-журнал яздыралар икән, районда уртача — мең кешегә мең дә ун газета-журнал туры килә. Яшермим, миндә горурлык хисе уянып китте, ченки ни әйтсәң дә, Туймазыга беренчеләрдән булып йорт салучы һәм волость үзәген шунда күчерү өчен янып йөрүче кеше миңа бик якын кеше — Мирсәет җизни иде. Ул караңгы авылларда революция ясаучыларның берсе һәм соңгы сулышына кадәр үзенең туган халкын бәхетле итү. аның күңелен Ленин нурлары белән җылыту өчен тырышты. Волость үзәге Туймазыга күчкәч, ул волислолком, соңыннан райисполком председателе булып эшләде. Күптән инде ул юк, ләкин ул утырткан бакча Туймазыда шәһәр бакчасы булып герләп үсә. Яхшы кешенең яхшылыгы югалмый, диләр бит! Бәлки яхшыдан да бераз шәбрәктер? Шагыйрь Хәниф Кәримнең шигыре искә төшә: Тик син баскан җирдә эз кала. Тере һәйкәл булып эш кала. Дала киңлегендә ут яна, Амәнәткә яхшы сүз кала... Туймазы халкының эшчән куллары белән Ык уйсулыклары танымаслык хәлгә килгән. Дөрес, Туймазы ул Әсән буенда, ләкин шушыннан инде Ык уйсулыклары башлана. Бер кеше гомере эчендә генә әле бу тирәдә тимер юл да юк, авыллар да сирәк иде. Әсән белән Ык арасындагы әллә кайларга җәйрәп яткан уйсулыкта — кереп китсәң, чыга алмаслык болынлык, куаклык... Таң вакытларында, үлән яфраклары чык тамчыларын күгәрә алмыйча салынып төшкән вакытта, җәен балыклары койрыкларын авыэга кабып, чыклы үлән естеннән тәгәрмәч кебек тәгәри-тәгәри, Ыктан Әсәнгә, Әсәннән Ыкка кунакка йөри торган булганнар, имеш. Шулерның берсен минем әти үз күзе белән күргәнлеген исе китеп һәм ходайның бер могҗизасы итеп сөйли иде. Хәзер бу уйсулыкта җәен балыкларына тәгәрәшеп йөрергә рәт калмаган. Уйсулыкта кеше тормышы кайный һәм ул электр утлары белән балкыган, ә балыкларның күзләре чагыла... Гомере буе укытучы булып эшләгән Саҗидә апамның өе җылы һәм беэ анда шәһәр комитеты секретаре Марк Семенович Кудряшов һәм безнең авылның сөлек кеЬок чибәр егете—шәһәр комитеты секретаре ярдәмчесе Фатих Дәүләтшин белән бу якларның тормышы, көнкүреше турында сөйләшеп утырабыз. Алар мине станциядә каршы алдылар һәм шунда ук өч апам, бер сеңелем дә килеп җиткән иде, мин бераз каушабрак та калдым: төрле яктан миңа машина тәкъдим итәләр. Авылга барырга димлиләр. — Авылдагы апам үзе килгән ич,— дим аларга, ә күңелемдә төрле хисләр уяна. Фатих аның саен кысрыклый: — 1948 елдан бирле кайтканың юк!.. Ә беләсеңме хәзер ул авылны?.. — Беләм, дүрт яктан тау, ө ул чокырда, кар астыннан морҗалары гына күренә булыр хәзер. Машина белән кереп батсаң, шунда калдың, дигән сүз, ә миңа дүшәмбе кен иртүк Уфада булырга кирәк. Эшем шундый! Фатих Дәүләтшинның нечкә җиренә кагылдым шикелле, ул сикереп үк торды. — Туктале, ничек безнең авыл турында син шулай уйлыйсың... Юк, болай булгач, көчләп алып китәбез. Күрсәтербез без сиңа карга күмелгән авылны... Аны Марк Семенович куәтли һәм юлларның яхшылыгын, машинаның ни җитте генә түгеллеген әйтә дә: — Ике толып җитәме? — дип сорый.— Берсе — аякларны төрергә, берсе— g кияргә... g Һәм ул шундук XXI партсъеэд исемендәге колхоз җитәкчеләренә хәбәр игү чара- < сына керешә. Чыннан да, туган илдән кем туйган? Минем бик кайтасым килә, тик кырыктан X ашкан салкында түгел, җәй кәне, юкә яфракларыннан бал тамып торган чакта... 1948 елның көзе иде, мин әни карчыкны үзем белән Казанга алып китү эчен кайтып кердем. Күршекүлән белән генә очрашып, сөйләшеп утырдык. Аларның тормышы бик үк җиңел түгел, колхоз фәкыйрь, аякка баса алмый тора иде әле. Бергә үскән чордашларны, бергәләп комсомол оешмасы оешгырып, спектакльләр куеп йөргән кордашларны күрәсе килә, ә аларның берсе дә фронттан әйләнеп кайтмаган. Бәхетгәрәй, Исламгәрәй, Госам, Хисам, Батырҗан, Муллаҗан — кемнәрне генә сорама: —• Үлеп калды. — Хәбәрсез югалды. — Ике ятим баласы бар. — Хатыны да авылдан китеп барды инде._ — Күптән авылдан киткән иде, белмибез... Дуслар белән, замандашлар белән бергә яшәү генә күңелле икәнен мин шул чак га тирәннән аңладым. Әйе, авыр тойгылар белән киткән идем мин. Сугыш фаҗигасе безнең бәләкәй генә авылның һәр йортына кереп чыккан, хәтта бер генә тапкыр да түгел. Соңыннан белдем, авылдан китеп, Ватан сугышы кырларында гайрәт белән сугышкан, тантаналы Җиңү өчен башларын салган имәндәй таза ирләр-еготләрнең саны 57 гә җиткән. Авылда туып-үскән һәм сугыш алдыннан читтә эшләгән ирләрне бу санга кертмәгәннәр. Чыннан да кайдан белеп бетерәсең... Мин күңелемнән авылдашларымны күз алдына кигергәндә, Саҗидә ала өстәлгә зур таба белән бәлеш китереп куйды. — Боз бит әле энебезне күрергә дә өлгермәдек, иркенләп бер сейләшик әле, ичмасам!.. Горком секретаре: — Юк, бүген ул сезнең янда гына була!—диде Үзе колхоз һәм аның председателей мактарга керештә. — Барысы да фронтта үлеп калмадылр бит, батырлар өйләнеп тә кайттылар һәм хезмәт фронтында да батырларча эшлиләр... Шайтанлы чишмәсе буенда Бознсң авылны дүрт яктан да таулар саклап, салкын җилләрдән ышыклап тора. Кышларын буран күмеп китә торган, тау астындагы нәни авып, миңа һәрвакыт тау башында балкый кабак тоела һәм нурларын да тирә-якка, еракка чәчә төслә. Мин аны БАШКОРТСТАНДА кечкенәдән үк бик ярата идем һәм, Тукайның шигырен үзебезнең авылга карата язылган дил исәпләп, абый белән җырлап йери идек: Тау башына салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул_. Тау күкрәген тишеп чыккан чишмәләр бездә берәү генә түгел, ләкин бөтен авып Шайтанлы чишмәсен яратарак бирә, аның суын шифалырак дип таба, безгә Тукай да шул чишмә турында җырлагандыр кебек була. Хәмит машинасын бик кызу алып бара. Ул олы юлны гына түгел, авыл араларындагы басу юлларын да яхшы белә — турыдан гына элдерә. Горком секретареның: — Аннан юл бармы соң? — дигән соравына: — Табабыз! — дип кенә җавап бирә. Без Кандраны, Кандра күлен сулъякта калдырып, үрләрдән генә чабабыз. Бер сәгать тә вакыт узмый, XXI партсъезд исемендәге колхоз праөлениесенең кояш нурлары белән балкыган якты, җылы идарәсенә килеп керәбез Председательнең пөхтә, ләкин кәгазьләргә күмелгән өстәленә аркылы озын өстәл сузганнар. Кызыл материя белән ябылган бу өстәлдә бер өем газета-җурналлар тора, мине нәкъ шул өем алдына кигереп утырттылар. Сизел торам, янәсе, күр, без аю өчендә яшәмибез, сезнең язганнарны күзәтеп торабыз. Иң өстә «Казан утларымның соңгы саны, «Азат хатын». «Ялкын», «Агыйдел», «Башкорт кызы» журналлары — барысы да әле яңа һәм таушалмаган. «Кызыл таң» һәм «Совет Башкортстаны» газеталары. — Барысын да укыйбыз! — диде партком секретаре Аскаров. — Безнең колхозда ике китапханә, анда 20 меңләп китап бар.— ди кемдер,— Алардан тыш — ике мәктәп китапханәсе™ Таныша башлау китап турында сөйләшүдән ялганып китте. — Халык бик күп укый бит хәзер. Китап җиткереп булмый. Безнең авыл Советы бюджеты ел саен китап алу өчен 200 сум билгели. Әмма сәүдә оешмалары китапларны без сораган вакытта һәм кирәк кадәр җибәрмиләр. Моны авыл Советы председателе Әюпов иптәш әйтте. Аның сүзен куәтләп, Марк Семенович: — Ана телендә китап җитми. Кыска пьесаларга бик сусыйбыз!.. — Эш зурдан китте, танышып бетик әле,— диде Фатих Дәүләтшин. Монда колхозның җитәкчеләре — элекке фронтовиклар җыелган иде. Менә минем кордаш Зәйнулла Хәмидуллин, ул инде олыгайган, калынайган, чәчләре дә чаларган, шулай да йөзе түгәрәк һәм яшьләрчә шома, матур һәм сөйкемле генә елмаеп тора Без аерылганнан соң аның башыннан ниләр генә узмаган. 1933 елда ул «Үрнәк» колхозы председателе булып эшләгән, аннан партиянең район комитетында инструктор, балык заводы директоры, аннан соң армия... 1945 елда фронттан кайткач, Фрунзе исемендәге колхозга председатель итеп сайлыйлар. Колхозлар эреләндерелә, Зәйнулла председатель булып сайлана. — Хәрби биографиягезне дә сейләп бирсәгез иде! — дим мин. Зәйнулла, бераз уңайсызланамы, мактану дип аңламасыннар дип уйлыймы, бик коры тына, анкета тутырган кебек, белешмәләр әйтә. Ярый әле янәшәдә шәһәр комитеты секретаре тора. Марк Семенович аның өчен сөйләп, кайбер детальләр белән «анкетаны» җанландыра. 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән Зәйнулла Ерак Көнчыгышта да II Балтик буе, II Украина фронтларында да көрәшкән. Берничә кат яраланган. Немец снайпере аның күкрәгенә пуля җибәргән, пуля партбилетын тишеп, тәненә кергән. Зәйнулла госпитальдә озак дәваланган, яңадан стройга баскан. — Ул партбилет бармы әле? — дим мин. — Юк, алыштырдылар™ Бөек Ватан сугышы архивында дошман пулясы тишеп узган партбилет бәлки сакланадыр! Венгриядә сугыш барганда Зәйнулла тагын яралана, ләкин стройдан чыкмый, үзе- лең пулемет взводы белен алга һөҗүм итә. Чехословахиядә Брно шәһәрен фашистлардан азат иткәндә өченче тапкыр яралана... Җитез хәрәкәтле, интеллигентлыгы сүзеннән дә, эшеннән дә сизелеп торган элеккеге солдат Әкрәм Әюпов 1947 елдан бирле авыл Советы председателе булып эшли икән. Егерме елдан артык җирле Советта сайланып эшләү — үзе яхшы характеристика. Димәк, сайлаучылар аның эшен яраталар, ә ул сайлаучыларның ихтыяҗларын яхшы белә Колхоз коммунистларының җитәкчесе Әхнәф Аскаров та фронт утларын кичкән егет булып чыкты. Хәзер партком 83 коммунистны берләштерә. Бу сан, бер караганда, бик күп түгел кебек Ни ечен дисәң, безнең авылда гражданнар сугышы тынар-тынмас ук партия ячейкасы оеша башлаган иде инде. Минем янда утырган Фатихның әтисе — Салих Дәүләтшин, мәсәлән, беренче коммунистлардан иде Волостька, өязгә бик күп көрәшчеләр бирде ул ячейка. Хәзер дә аның сафларында чыныккан коммунистлар тирә-якта гадел хезмәт итәләр Алар ® көче белән авыл яңарган, бәхетле толга баскан. Озын булган бу юл, ай озын! Аның озынлыгы — авылның тарихы белән үлчәнә. Ачылы күл буенда бер Каңлы башкорты Сорурбикә исемле кызын Арсланбәк исемле батыр егеткә кияүгә биргән. < Кызның бирнәсенә җир бүләк иткән. Бабай белән кияү ат менеп чыкканнар да тау а башыннан тау башына күчә-күчә җир бүлгәннәр Бабай тиешле кеше, камчысы белән х ишарәләп, ерактагы тау сыртларына күрсәткән — Әнә сезгә җир шул таудан монавы тауга чаклы, тегесеннән шушысына кадәр! u Җөй буе йореп чыга алмаслык урманлык, болынлык, тау-ташлык җирләрне бабай җиңел генә бүлгән. Арсланбәк чибәр кәләшне алып шул җирдән үзенә урын сайлаган. Артта бабай тора, йозак нык дип уйлаган, күрәсең, ул Кандра күлгә таба килеп, дүрт яктан да тау ышыклап торган иңкү урынны сайлап, ой салып утырган. Тырыш кеше булган Арсланбәк. Ләкин коры кул белән ул чаклы җирне эшкәртү— мөмкин булмаган эш. Табигать бүләк иткән байлык белән генә дә яшисе килмәгән аның. Җәен җир эшкәртсә, кышын аучылык аңа мул азык биргән. Җәнлек тиреләрен ул Уфага илтеп сата торган булган. Нәсел үрчи, патша чиновниклары эзәрлекләгән кешеләр килеп, мондагы куе урманда ышык урын табалар, бергә-бергә көн итә башлыйлар Арсланбәк батырның токыгинары Пугач явында да катнаша һәм бер асыл егет соңыннан сөргенгә озатыла. Ирек сөюче табигать баласына каторга ошамый, ул аннан кача һәм урманнарда яшеренеп йори. Уп еш кына авылның тау башына килеп курай уйный торган булган. Авыл халкы, йокыларыннан уянып, аны елый-елый тыңлыйлар икән Ирек һәм бохет даулаучы егет авылга төшмичә генә, карагайлы кара урман эченә кереп яшеренә, ди. Авылга керсә — авыл халкы патша палачларына тотып бирергә тиеш булганнар. күрәсең. Слпар узган, ләкин бәхет ташы ялтырамаган Иксез-чиксез урманнар, болынлыклар да бәхет уңдырасы урында, күп очракта, борчу тудырганнар Аләрны алдаганнар да. талаганнар да Алпавыт Хәйдәр Сыртланов биш тиеннән мең десятина урман бүлеп алган. Ләкин мең генә десятина идеме икән ул? Украина, Казан якларыннан килгәннәр, кайсылары сорамыйча ук кереп утырган. Шулай итеп, без үскәндә, авыл картларының әйтүенә караганда. Арсланбәк белән Сорурбихәгә бүләк итеп бирелгән җирләрдә утыздан артык татар, башкорт, типтәр, украин, ру: авыллары яши һәм шулар арасында иң фәкыйре безнең авыл иде Аның каравы, илле авылны берләштергән волостьта җиде мәктәп булса, берсе безнең авылда ачылган. Хәзер инде ул үзенең 70 еллыгына аяк басып килә. Шунда өч класслы белем алган безнең авыл яшьләре, бәхетне табу юлларын өйрәнер ечен, читкә китәләр, күмер, алтын шахталарына юл алалар иде. Таптылармы алар бәхетне, юкмы, ләкин азатлык көрәшеннән берсе дә читтә калмадылар XX йезноң башында авылда русско-башкирская школа ачылган Школены яндырып та караганнар, ләкин аның саен яктылык куәт алган Русча-татарча укытыла торган мәктәп яшьләрнең күзен ача килгән Хәзер колхоз идарәсе аның урынына сигезьеллык 11. «К. У» М в ВАШКОРТСТАНДА 161 мәктәп салдырган, якты бүлмәләр, җиһазландырылган физика, химия кабинетлары, физкультура залы, пианино, китапханәләре белән мәктәп инде тау башына менеп утырган. — Мәктәп төзелеше аның белән генә чикләнми,—ди Зәйнулла.— Мондый мәктәпне без икене башлангыч мәктәпне икене салдык. Хөкүмәттән бер тиен сорамадык!.. Хәзер бездә укытучылар саны гына 43. Ә укучылар — 565. — Яшьләр авылдан китмиләрме? — дип сорыйм мин. — Яшьләр шәһәргә китә икән.— ди Аскаров.— белем алырга китә. — Быел без уньеллык мәктәп өлгертергә уйлыйбыз.— ди Әюпов.— Аннан соң китүчеләр азаер. Өстәлгә зур журнал китереп салалар, анда бухгалтер хуҗалыкның исәбен теркәл барган. Зәйнулла Хәмидуллин миңа язылган цифрларны күрсәтә: — Менә, карагыз, бу — безнең файда! Колхоз 1968 елда миллион өч йөз мең сум керем алган, һәм һәр хезмәт көненә 3 сум 77 тиен түләгән. — Авылдан элек киткәннәр дә кире әйләнеп кайттылар инде) Халык шулкадәр бай. ул йомышы төшсә, ат сорамый, машина сорый. Колхозда 200 ат бар, машина — 16. Колхоз үзенең белгечләренә 10 мотоцикл алып биргән, ә үз акчаларына алганнары —105 кеше, дүрт кеше инде автомобиль сатып алырга да өлг әргән. Соңыннан без Миңлеәгъзам абзыйга чәй эчәргә кергән идек. Мөэминә җиңгинең сый-хөрмәтен авыз иткәндә, шул ук бәхет, байлык турында сүз китте. Сүз дә юк, халык бай тора: һәркемдә — алты почмаклы өй. шифоньер, радиоалгыч, тегү машинасы, диван-кровать. Телевизор бик тиз ишәеп килә, 215 хуҗалык инде баллон белән газ куллануга күчкән. — Менә улым машина алыйк, дип әйтә,— ди Миңлеәгъзам Колыев—Тугыз умартадан 15 фляга бал алган идем, кая куясың аны. һәр флягасында 50 кило бит. Я, ашагыз әле, сатып алган бал түгел... — Ә колхозда умарталар ничек? — дим мин. Колхозның умарталыгы да ишле икән, дүрт кеше 240 умарта карый Сигезьеллык мәктәпне карап чыккач, Зәйнулла мине урманга каратып сорый башлады. Бу тау башыннан бик ерак җирләр күренә иде. — Каратал түбәсен онытмадыңмы? — Юк_ — Әнә ул. шуның итәгендә инде умарталыкның бер өлеше... — Беләм, шау чәчәккә күмелеп утыра торган җирләр инде!.. — Болынлыклар да җитәрлек— Мин Каратал түбәсенә, аның куе һәм биек агачларына карыйм Миңа алар хәзер дә бал исе анкытып торалар кебек тоела. — Шайтанлы чишмәсе ничегрәк? — Шайтанлы? — диде гаҗәпсенеп, Марк Семенович.— Кызык исем, ни өчен шулай атаганнар? — Шайтан көче белән атылып чыга ул! — диде Зәйнулла. — Аның легендалары да кызыклы,— дидем мин. Сәрән авылы белән ике арадагы тау битеннән ургылып бер чишмә ага. Ян, Шәриф, мин — өчәүләп — ул чишмәнең суын авылга борып җибәрергә һәм бакчаларны сугару өчен файдаланырга мөмкин бит дип хыялланып йөри идек. Без яшь чакта Шайтанлы чишмәсенә шайтаннар оялаган, алар тау битендәге имәнлек, юкәлектә яшеренеп яталар. Туйлары вакытына туры килсәң, таң әтәчләре кычкырганчы адаштырып йөртәләр, дип сөйлиләр иде. Адашып авыл башында әйләнеп йөргән кешеләрне исемнәре белән әйтәләр иде. Без үскән вакытта инде әллә шайтаннар юашланды, әллә без алар белән дуслаштык, яздан алып, кара көзгә хәтле Шайтанлы буенда ат саклап куна идек, бер адашкан егет булмады. Нинди генә куркыныч әкиятләр сөйләмәсеннәр, безнең авыл кызларының юлы Шаитанлыдан өзелмәде. Алар чүпләмле алъяпкычларын киеп, ак яулыкларын колак өстеннән генә бәйләп, итәкләрен килешлә ител кыстырып, буялган көянтәләренә яшел чиләкләрен асып, Шайтанлыга суга баралар иде. Җыелышып түгел, ялгыз-ялгыз барырга яраталар иде алар. Ни ечен шулай икәиеи, егет булгач, үзем белдем; кызларга сейгән егетләре белән күрешеп сөйләшергә бик уңайлы урын иде ул! Безнең авыл шул Шайтанлы суын эчел яши, ул су тәмле, саф. тешне камаштырырлык салкын Кызлар чишмәгә килгәч, битләрен юалар, шуңа күрә аларның йөзе нәфис, йомшак була, ул суны эчеп үскән яшьләр зирәк-тапкыр булалар. Берәрсенең зирәклеге турында сүз чыкса: — Аптырата алмассың, Шайтанлы суын эчеп үскән диләр аны! — дип горурланып та куялар иде. Хәзер Шайтанлы чишмәсенең шайтан көчен колхоз үзенә буйсындырган. Тау итәгеннән терлек фермасына торбалар белән су керә, сыерлар, сарыклар автоэчергечтән шул Шайтанлы суын эчәләр. Шуңа күрә алар сөтне дә мул бирәләр, көрлекләре дә мактал бетергесез. Водопровод авылга да килгән: хәзер көянтә-чиләк күтәреп суга баручы кызлар юк, авыл урамында — су колонкалары™ Фермада эшләүче егетләр-кызлар белән әңгәмә ясаганда, зур кружканы тутырып минем алга Шайтанлы суын китереп куйдылар: сыйлаганда су эч, янәсе. Ләкин бу суны сорап алып эчәргә кирәк! Әгәр безнең авылга килсәгез. Шайтанлы суын эчмичә китмәгез, аның тәме бер дә авыздан китми. Шифалы су ул. — Ярый, сез бай. бәхетле яшисез, Бишьеллыкны да өч елда төгәлләп, биш мең центнер арттырып ашлык биргәнсез. Яшьләрегез укуга омтыла, читтән торып укучылар да җитәрлек. Балалар да бала тудыру йортында гына дөньяга киләләр икән... Минем сүзне партком секретаре бүлә: — Соңгы дүрт ел эчендә балаларның үлү очраклары бөтенләй бетте. — Ел саен 59 балага үрчеп торабыз.— дип өсти авыл Советы председателе. — Авырлыклар да бардыр бит? — Авырлык, дип, алар бар инде,— ди Зәйнулла.— Шифер саламны алыштырып бетерде, халык үз тормышыннан канәгать Терлекчеләрнең 80 проценты инде бишкөнлек эш көненә күчте. Санаторий, курорт кирәк кешегә — түләүсез путевка бирәбез. Бәйрәм көннәрдә эшләгәннәр — ике хак алалар. Иген уңышы да район буенча гектардан 21,2 центнер булса, безнең колхозда өч мең гектар җирнең һәр гектары 22,3 центнер уңыш бирде Шулай да безнең авырлыкларыбыэ күп: безгә төзү материаллары җитми... Марк Семенович, бирегез әле безгә кирпеч, күбрәк итеп,— председатель шәһәр комитеты секретарена борылды.— Әнә Культура сараен да салып бетерәсе бар Үзебездә безнең таудан таш чыгару бригадасы эшли, ул ташны без фермалар салу өчен генә файдаланабыз Күпме акчабыз банкта ята. Төзү материаллары булса. Авылны яңабаштан үзгәртеп салган, тормышны социалистик нормаларга яраклы рәвештә көйләп җибәргән бу ярсу йөрәкле абзыйлар-апалардан аерылып китәсе дә килми. Күңелле яшиләр алар