ТОРМЫШТАН ҺӘМ ТОРМЫШЧАН
Кешенең нинди генә катлаулы кичерешләре, нинди генә эур хисе дә дусларга мәхәббәттән, туган-үскән җирләрне яратудан башлана. Чөнки син алариы балачактан ук иң нечкә сыйфат һәм төсмерләре белән күрел беләсең син аларга гомергә гашыйк. Бу исә — син алар турында кайгыртып яшәргә, һәр адымда шулар эчен җаваплы булырга, һәркайчан һәм һәркайда үзеңне шулардай аерылгысыз итеп санарга тиешсең дигән сүз. Шагыйрь Нәби Дәүли бу изге хисне һәм хакыйкатьне үз иҗатында коры сүз белән әйтми, ә мартен мичләрендә ялкын дорләтеп, кырларда мотор гүләтеп, болыннарда чалгы чыңлатып, бакчада чәчәк балкытып — ягьин бары тик конкрет эшләр белән генә расларга чакыра. Аның әсәрләре барыннан да элек кешенең туган ил каршындагы зур бурычын билгели, укучыны коммунистик киләчәк хакына батырлык эшләп яшәргә рухландыра. Ул язганнарның бары тик берничәсенә күз салсак та. без анда туган җир. Ватан һәм кешенең тормыштагы урыны дигән ташенчәләрнең аерылгысыз икәнен ачык күрәбез: ...Бәхетлеме кеше дөньяда Туган җирен анам димәсә. Шуның өчен янып-квймәсәТ ЧиШмә суЫн учлап эчкәндә Йөрәгендә шатлык сизмәсә! ...Аякларым җиргә басканда Йөрәгемә шундый көч алам: Айга түгел, айдан арырак. Арырактан ары очалам. ...Мин дөньяның армас хезмәтчесе, Җирдә кирәк минем тормышым. Бу юлларны уйлаганда шагыйрь куз алдында хәзерге Әлкн районындагы Мәуләшә исемле туган авылы торгандыо шикелле. Таныш тау битенә сибелгән нәни ойләр. Тау •стыида Чирмешән сулары челтери. Тау артында — урманлык. Батрак Хәсән шуа урманнарда имән телләп кон күргән, ачлытуклы тормышта өч бала асраган һәм улы Нәбигә але дүрт кенә яшь чагында дөнья куйган. Булачак шагыйрьнең күңел күзе шул Мәүләшәгә найлардан гына торып карамый Д*. ничек кенә сагынмый шул ямьле Чирмешән буйларын! К Бәхет эзләп Кавказ якларына киткәч, аның үги атасы Ставрополь кырларында байларның сарык көтүен кетә. Наби аның ту- ган җир турындагы җырларын күп ишетә һәм йөрәгенә сеңдерә бара. Аннары үги ата дигәнебез, балаларын бай кулында калдырып, үз авылындагы йорт-җирен сатарга кайтып китә, ләкин, хатыны үлү сәбәпле, алар янына кире әйләнеп килә алмый. Ятим калган оч бала байның еч туганы кулына эләгә. Шуларның «Караколак» кушаматлы- сы Нәбине Царицын янындагы Чапурин авылына ук алып китә. Эссе кояштан әлсерәп кипкән калмык кырлары... Плантациядә эшләп һәм «Кара- колак» кет уен көтеп үткәргән чиксез-чама- сыз озын көннәр. Җан тетрәткеч ялгызлык газабы... Әнә шул чакта инде сабый күңеле якыннарын, кайчандыр чыклы үлән таптап ялан аяк чапкан болыннарны бер күрергә зар-интизар булып елый да. җырлый да башлый. Шуннан качып Царицынга килгәч, көймә асларында качып-посып яшәгән ятим Нәби бу хисләрнең йөрәкне изгеч нинди авыр таш икәнен аеруча үткен итеп сизә. Ниһаять, аны һәм аның ише бик күпләрне, 1921 елда урамнардан җыеп алып, балалар йортына урнаштыралар. Язмыш кыерсыткан ятимнәргә Совет власте укырга, һөнәргә өйрәнергә, уз сәләтләрен сәнгатькә багышларга киң юл ача. Тырыш, һәр эшкә һәвәс Нәби күргән-белгәннәрен, тирә-юньнең матур күренешләрен рәсем итеп сызу, күңелендәге хисләрен һәм омтылышларын җыр итеп җырлау белән нәкь шунда мавыга башлый. Кем белсен, хәзер инде танылган ша1Ыйрь Нәби Дәулинсң «Авыл дәфтәрелнә шигъри чәчәк булып керәсе кайбер юллар аның күңелендә, бәлки, шул чакта ук бөреләнә башлаганнардыр: Баш өстемдә зәңгәр-зәңгәр һава, Кырлар, кырлар тирә-ягымда. Йөзәм кебек диңгез уртасында, Чыгып булмас кебек ярына. Җил тирбәтә көмеш башакларны, Бөртек йоклый ефәк бишектә. Тургай сайрый, кояш көлеп тора. Яз җырларын ул да ишетә. Карап торам мин дә исем китеп, Гашыйк булып арыш кырына. Бала көткән газиз ана кебек, Җир сулышын ала тын гына. Шул ананың мин дә бер баласы, Кочагында үстем мин аның. Хәлем бетсә, аңа башым куйдым, Йөрәк янса, эчтем суларын... Шагыйрьнең үткәне турында уйлаганда, бүген инде чал чәчле өлкән каләмдәш Нәби Дәулинең (1910 елның 14 июнендә туган) җиңел йөрешле, җор күңелле булуыннан һәм кайчакта ярыйсы ук дуамал кыланышларыннан чыгып, аны кечкенә чагында ук шактый усал һәм үз сүзле, тәвәккәл һәм йөгәнсез, кайчакта чыгырдан чыгарлык дәрәҗәдә тәртипсез һәм башбаштак малай булгандыр дип уйлыйсы кипә. Шуңа күрә ул Такташ әйткән «тал чыбыгын» да аз «ашамаган» булса кирәк. Ләкин бит болар берсе дә шагыйрь булып үсәргә тиеш кешене бик үк уңай яктан характерламыйлар әле. Кирәкле мәһимрәк сыйфатлар нидән гыйбарәт икән соң! Әйе, андый сыйфатлары да булган малайның, һәм, безнеңчә, алар түбәндәгеләр: Нәби дигәнебез, һичшиксез, үткер һәм чая булган, күңеле белән һәреакыт кешеләргә тартылган, яхшыны яманнан аера белгән һәм, иң мәһиме шул: тормышка, үз гирә- хжендәге һәр нәрсәгә тәпченеп карый торган зиһенле, күзәтчән «очлы күз» булып үскән. Ә күргәне, кичергәне, киләчәктә әнә шулай җыр итеп язар нәрсәләре аз түгея аның. Балалар йортында җидееллык белем алганнан соң, ул ФЗӨ мәктәбендә укый да. Донбасстагы абыйсы янына барып, паровоз ремонтлаучы булып ашкә керә. Ике ел үткәч, тагын бер ФЗӨ тәмамлап, тимерче була. Аннары тагын Сталинград. Шуннан Астраханьдагы Совет-партия мәктәбенә укырга китү. Ләкин, курсантларны кулаклар фетнәсен бастырырга җибәрү сәбәпле, уку бүленә. Нәби Дәули яңадан Донбасска килә һәм мартен цехында шлакчы булып >шли. Нәкъ шул елларда Донбасста татар шахтерлары эчен чыгарылган «Пролетар» исемле газета эшенә квтнаша башлый, шунда Мансур Крыймоо, Максуд Сендекле, Шәйхи Маннур, Рахман Ильяслар белән таныша, хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Бераздан аны, укый-яза белмәгән якташларын укытыр эчен, шахтага күчерәләр һәм соңыннан ул «Пролетар»ның үзендә дә ике ел эшли. Аннары — хәрби хезмәт. Меиә ул Винницада, полковой мәктәп тәмамлап, старшина була. Менә ул — Ерак Канчыгыштагы заставаларның берсендә 1935 елга кадәр чик буе сакчысы. Шуннан соң — Казан, яшьләр газетасы, шаулап торган әдәби алмый, андыйга ялган бизәкләр дә, ясалма купшылык та хас түгел. Нәби Дәүлиисң иң тәүге поэтик кеймәсе заманында редакторы Муса Җәлил булган •Октябрь баласы» журналы битләренә 1929 елда йезеп килеп керә һәм үзенә югарыда әйтелгән тел юлны сайлый. Утызынчы еллар азагында инде без аны, штурвалны ышанычлы куллар белән тоткан килеш, зур корабта күрәбез. Поэзия бакчасына керү дигән чиксез җаваплы бу хәлгә аның соңгырак шигырьләренең берсендә әйтелгән бик табигый һәм зирәк искәрмә бар: «Керүен дә кердем, дусларым, чыгар ечен капка юк икән». Без моны: әдип таланты — халыкныкы ул, талантны, үз-үзеңне аямыйча эшләп, гомер-гомергә халыкка хезмәт иттерергә кирәк! дигән мәгънәдә аңлыйбыз. Нәби Дәули шул вазифаны үтәүгә бар дәрте белән, бетен йерәгеи биреп керешә. Шагыйрьнең «Күптән язылган» (1936 ел) исемле бер шигырендә бик уңышлы яңгыраган символик мәгънә һич тә очраклы түгел. Анда Казан каласының «булачак бер иртәсе» күз алдына китерелә: Менә шуннан китәр корабльләр Ерак илгә Казан портыннан. Диңгездәге маяк яктылыгы Күренеп торыр минем йортымнан! ■Җирнең таянычы» булган Совет илендә («Архимедка хат») кешенең аэат хезмәте Иделне диңгез итәсене дә, билгесез ташчының үзе күтәргән зур сарайлар нигезенә »0 <К у.» м в агымга кушылып китү., я Тормышның бу аерым чорларын берсеннән берсе биегәя тәшкән үрләр белән = тиңләргә мәмкин. Урдән-үргә менгән саен шагыйрьнең күз күреме ерагая, деньяга х карашы киңәя, иҗат уңышлары ишәя бара. Кыскасы, Нәби Дәули әдәбиятка үзенең £ зур биографиясе белән тормыштан килә, аны тормышчан темалар һәм интонацияләр белән үзенчә баета. Ул үзенчәлекне, барыннан да элек, шагыйрь иҗатының тематик юнәлеше белән билгеләү дәрес булыр. Шигъри букетка ул бер карауга ук күзгә ташланган теләсә нинди чәчәкне езеп алмас, ә күңеленә хуш килгәнен генә сайлар. Аның сизгер йерәге тормыштагы күп терле тавышларның теләсә кайсын түгел, ә беренче чиратта, шул тормышны үзгәртү эчен актив керәшүче батырлар авазын, хезмәт кешеләре сулышын ишетергә тырыша. Нәтиҗәдә, кеше һәм гражданин буларак тирән дулкынланып, илдәшләр һәм замандашлар язмышын кайгыртып, дәреслекне, югары идеалларны, саф мәхәббәтне яклап язылган әсәрләр туа. Андый иҗатка «вак тема» дигән яман чир йога 145 мәңгегә керәсенә дә, «җиргә яңа яшьлек алып» ком чүленә еулар килүенә дә чиксез зур ышаныч белән карый шагыйрь һәм, илдәшләре белән бергә. «Мин горур кеше!» дип куана. Барыннан да бигрәк кешегә, үз замандашларына ышанычы зур аның. Чөнкн кеше акылы — бөек нәрсә ул: «Йолдызларны капшый уе белән, үтеп чыга җирне аркылы». Нәби Дәүли «үлек төсле күгәреп» гасырлар буе яткан ташка нәни чүкеч белән чокып җан өргән иҗатчыга гимн җырлый, «котыпка ишек ачып беренче булып кергән» Чкалов батырлыгын зурлый, яшьтәшләреннән берәүгә тормышта үзенә «Испаниянең батыр кызы» Ибаррурины юлдаш итәргә өндәп хат яза, әле бишектә яткан баланың «айга менеп бакча үстерәчәк» киләчәген күрә, туган кырларның яшел арышларына сыена һәм «шушы җирдә җырлап гомер итәм!» дигән мактаулы миссияне белдерә. Шулай башланып киткән иҗатта кешеләрне ярату. Ватан хисе һәм дошманга нәфрәт темасының әсәрдән әсәргә киңәя, тирәнәя, конкретлаша баруының тагын бер сәбәбе, дөресрәге, факторы бар. Анысы да шагыйрьнең уз биографиясенә бәйле. Билгеле булганча, Нәби Дәүли безнең илебезгә 1941 елда немец-фашист илбасарлары һөҗүм итә башлауга, әйтерсең, үзенең яшьлек оптимизмын, җиңүгә тирән ышанычын да мотоцикл дигән дырылдык арба «бишегенә» салып, фронтка китә. Ләкин Орша янындагы авыр сугышларда аның да язмышына шул елның аяыр фаҗигасе тутык хәнҗәр булып кадала — фашистлар шагыйрьне әсир итәләр, аңа коллыкта һәм үлем лагерьларында 1945 елга кадәр коточкыч газаплы тормыш кичерергә туры килә. Сугыш елларында тоткынлыкта интеккән, иҗат эшеннән бөтенләй читләштерелгән шагыйрьнең биографиясен яхшы белүче кайберәүләр аның турында, әйтик, менә болай да уйлый алырлар иде: сугыш хәтле сугыш, ул кичергән газап хәтле газап шагыйрьнең йөрәген дә туң итмәдеме икән! Ул инде, бәлки, тормышта матурлыкны күреп яки матур моңнар тыңлап ләззәтләнә алмыйдыр... Ул шигырь белән араны инде бөтенләй өзгәндер... Алай уйлаучылар, һичшиксез, ялгышкан булырлар иде — чөнки Нәби Дәүли безнең арабызга: «Чыныктырды газап йөрәкләрне туган илгә тугыры булырга», дип җырлап кайтты. Чөнки шагыйрь күңеле үлемгә уч, дошманга нәфрәт, яшәүнең кадерен белү, илдәшләренең тиңдәшсез батырлыгы, кешеләргә тагын да көчлерәк ышана белү тәҗрибәсе белән ташып тулган. Аның бераз басынкыланган, ләкин кыюлык белән дөреслекне яклап сүз әйтер өчен элеккегә караганда күп тапкыр кырысрак, ачыграк һәм көррәк була алган поэтик таеышы бар. Ул яза, берөзлексез эзләнә, бертуктаусыз эшли башлый. Шигырь туса да яхшы, әмма баллада яки поэма — тагы да шәбрәк. Аяыз тутырып җырлар өчен җыр да. кимчелекләрне камчылый торган сатира да бик кирәк. Ә балалар! Аларга бүләккә матур әкиятләр һәм кызыклы шигырьләр язасы иде. Аннары очерк, публицистика һәм хикәя язарга теләп куллар бик кычыта — чөнки алардан башка хәзерге тиз агымлы заманның чиксез зур үзгәрешләрен, катлаулы вакыйгаларын оператив рәвештә һәм тулы итеп чагылдыру мөмкин түгел. Төплерәк өйрәнеләсе һәм озаграк эшкәртеләсе материаллар исә булачак повесть, пьеса яки роман өчен туплана барсын— Шагыйрь үзенең эш программасын шулай билгели, һәм аның язганнары көн саен да, ай саен да, ел саен да күренә торалар. Иҗат принцибы да укучыга яхшы билгеле аның: поэзия — һичкайчан тынмый-тук- талмый дәвам иткән көрәш ул. Заман күренешләренә, кеше кичерешләренә шагыйрьнең ваемсыз карашы яки битараф булуы һич кичерелми!.. Бер минутка да истән чыгарылмаска тиешле шундый зур хакыйкать бар: дөньяда әпе Азатлыкка атом коралы белән янаучы мәкерле фашизм яши. Совет шагыйре — шуңа каршы көрәшүче дөреслек лагере кешесе. Аның гражданлык хокукын да, поэтик йөзен дә барыннан да элек шул паспорт, шул прописка билгели. Шуңа күрә дә, «язарга түгел, хәтта әйтергә авыр булса да», сугыштан соң шагыйрь Нәби Дәүли шул турыда ике зур проза әсәре язды: берсе — «Яшәү белән үлем арасында» исемле повесть, икенчесе — «Җимерелгән бастион» дигән роман. Аларның һәркайсы татар һәм рус телләрендә зур тираж белән басылып чыкты. Фашизмның чын йөзен фаш иткән. Совет кешеләренең теләсә нинди сынаулар кичкәндә дә какшамас рухлы булып калуын раслаган ул әдәби документларны тетрәнмичә укырга мөмкин треп. Хәзерге гәм киләчәк яшь буыннарны сугышчан патриотизм рухында тәрбияләү эшендә андый китаплар чиксез зур роль уйный һәм уйнаячак. Конкрет материал җирлегендә язылган һәм шактый уңышлы әдәби алымнар, истә кала торган образлар ярдәмендә яктыртылган бу теманы Нәби Дәүли поэзиядә үзенең «Өч тамчы су», «Коммунистлар турында», «Яр буенда шаулый нарат» исемле * балладаларда, «Берлиндагы окоп» дигән поэмасында дәәам итә. Аларның һәркайсы - тәлләп-топченеп анализланырга хаклы җитди әсәр. Биредә, аларның поэтик сыйфатларын, эмоциональ борылышларын һәм шактый | бай шигырь техникасын җентекләүдән бигрәк, авторның тормыш вакыйгаларына, ке- s шеләргә заманча монәсәбәте нинди икәненә кыскача тукталып үтү урынлы булыр. о «Өч тамчы су» турындагы баллада, мәсәлән, «Сугышта бер тамчы су да солдатка ь гомер бирә» дип башлана. Кулына фляга тоткан командир яралы сугышчыларның бе- рәвенә бер йотым су бирмәкче. Ләкин «эчмәде ул бер тамчы да, тик фляганы үпте», ■я Чон» аның канлы ярасы, әйтерсең, дуслык сүзеннән үзе тозәлде, чонки бер тамчы я суга сусаган бүтән яралылар бар... Флягага, нәкъ шул солдат кебек үк, бүтән яралы- н лар да авыз тидермиләр һәм ул «хуҗага» кире әйләнеп кайта («инде хәзер сезгә чи- § рат, эчегез, иптәш комбат»). Кайта... ләкин флягада оч кенә тамчы су булган икән... s Шушы оч тамчы суда, күргәнебезчә, дуслык, теләктәшлек, кыен чакта бер-береңә о ярдәмләшү, җаныңны ярып бирергә әзер булу хисләре кояш булып чагыла! Яки менә, «Кемнәр коммунист! Өч адым алга!» дип чакырып чыгарып, үлем лаге- ♦ ренда әсирләрне ату драмасы. Туры сорауга җавап булмагач, фашистлар кабарынып- s бүртенә, ярсыпҗикеренә башлыйлар. Кемдер берәү «Барыбызны да коммунистлар £ дип язып куй, палач, безнең кабергә» дип әйтергә җыена. Ләкин нәкъ шул чакны арадан = бер әсир оч адым алга атлый да кургашындай авыр сүзләрен дошманга тозәп ата: _ «Мин ул — коммунист, мине атыгыз!.. Корәш сафында коммунистларга урын һәрва- х кыт—оч адым алда!» Моның белән үлемгә каршы һәрвакытта да коммунистларча алда торып корәшә белергә кирәк дигән тирән фикер әйтелә. «Яр буенда шаулый нарат». Ул да, сугыш дәһшәтен курган тере шаһит буларак, шундый ук бер батыр турында «сейләп тора шикелле». Елгада упкын тепсез, ә дулкыннар кочле, ди нарат, ләкин разведкага китәргә приказ алган совет солдаты, «җир сулышын тоеп» һәм «улемнәр аша узып» (шул суны кичеп!), дошман оясына барыбер барып керә, анда ике фашистны домектерә («ике үлек каберендә син ялгыз тера идең...»), безнекеләр һеҗуме ечен әһәмиятле мәгълүматны штабка рациядән хәбәр итәргә елгереп һәлак була... Ул үзенең сугышчан дуслары, уз ватаны каршындагы изге бурычны үтәргә шулай ашкынды һәм аны шулай батырларча үти алды! Нәби Дәүли балладаларында әнә шундый кырыс, романтик образлар ачыла, аларның әнә шундый тэрихи һәм социаль җирлеге бар. Героин фактны поэзиядә шулай күрсәтү очен шагыйрьнең зур гомумиләштерүләр, баһадир образлар белән эш итүгә аеруча уңай, аеруча ятышлы булган баллада жанрын сайлавы, безнеңчә, бик табигый. Бу олкәдә ул шактый күп эзләнүчеләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Ә эзләнүнең, ачышлар ясауның, яңаны табуның сәнгать үсешендә тол закон икәне билгеле. Ләкин эш жанрының уңышлы сайлануында гына түгел бит әле. Әгәр материал бармактан гына суырып алынган булса, әсәрнең геройларына җанлы тормышның үз таләбеннән чыгып конкрет иҗтимагый бурыч йокләтелмәсә, нинди генә «шома» техника белән язылган, баш әйләндергеч сюжетлы баллада да чын әдәби иҗат булып танылмас иде. Иҗади уңыш теләсә нинди очракта да шагыйрьнең деньяны художник буларак күрер очен аны тыштан күзәтүе белән генә түгел, ә материалга монәсәбәтнең ни дәрәҗәдә ачык һәм максатка ничек юнәлтелгән булуы белән хәл ителә. Нәби Дәүлинең Әсгат Җиһаншиннар батырлыгына багышлап яэтан балладасы да («Диңгез һәм солдат- лар»| — моңа бик ачык мисал. Шагыйрьнең «Берлинда окоп» дигән поэмасы — шулай үк балладага бик тартым •«әр. Ул фашизмга каршы аның үз оясында — Берлинда |шуңа күрә дә нинди кочле символика: «Берлиндагы окоп»!) торып корәшкәндә һәлак булган Муса Җәлил һәм җәлилче- ларгә поэтик һәйкәлләрнең берсе. Әйтергә кирәк, ул үзенең эшләнеше белән дә. образлар тезелеше ягыннан да шактый үзенчәлекле һәйкәл! Анда Гитлер Германиясе, мәсәлән, менә ничек күз алдына китерелә: «Кошлар очмый хатта ул якларга — курка алар тоткын булудан,- Байрагында аның кара елан — дурт тарафка карый дурт башы..» Совет патриотлары шул илнең нәкъ үзәгендә керәшәләр, ә дошманга тезәп атар очан исә «сүздән коеп корал ясарга» кирәк.. Болар бар да, әлбәттә, баллада теле, баллада образлары! Әсәрне чын мәгънәсендә художестволы иткән сыйфат —аның гражданлык пафосы. Күрәсең, «гражданлык» төшенчәсен әсәрнең укучы йөрәгенә тәэсир итә торган кече буларак та. художестволылыкныц бер шарты итеп тә, ниһаять, шагыйрьнең халык тормышы белән бәйләнеше нинди икәнен раслый торган факторларның берсе дип тә аңлау дәрестер. һәр шагыйрьнең иҗатын ниндидер бер тол сыйфат белән характерлый торган программ сүзләре бар һәм була. Әйтик, Тукайның бетен иҗатын берьюлы күз алдына һәр сулышта яңадан китерә торган «И туган тел, и матур тея»е бар. Муса Җәлил поэзиясенең байрагы булып «Мин җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» дигән юллар күтәрелә. Фатих Кәримнең үлемсез җырлары безгә «Үлем турында уйлама, илең турында уйла» дигән лозунг буларак танылды. Һәркайсыныкы үзенчә һәм шул ук вакытта һәр- кайсы эчен уртак та. Нәби Дәүли иҗатының бәхетле үзенчәлеге, безнеңчә, барыннан да элек аның тематик юнәлеше белән билгеләнә. Аның программ сүзе түбәндәге юллардадыр дисәк, һич ялгыш булмас; Сугышларда орден алмадым дип, Кайгырасым булмас үкенеп: Киләчәктә туар фашистларны Мин бүген дә йәрмм үтереп. Шуңа күрә туган ил каршында Солдат итеп саныйм үземне. Киләчоктә туар керәшчегә Патрон итеп бирәм сүземне. Үзенең шул тезисыннан чыгып, шагыйрь лирик геройларын һәм укучыларың тормышта мәгънәле итеп, файдалы «эз калдырып» яшәргә екди: аДус-ишләрең, бәлки, онытырлар, дошманнарың оныта алмасын».. Нәни бала мәктәптә «икеле» билгесе алгач та юкка еламасын, чөнки әле алда тормыш дигән зур мәктәп бар — шунда «икеле» алучыларның хәле бик яман булачак. «Җирдә яшәү ечен, кулларыңда әгәр бетсә кечең, йөрәкне дә кирәк бирергә», дип йомгаклый шагыйрь. Аның кешеләргә мерәҗә- гате һәм таләбе шундый: Дуслык өчен йөрәгеңне куй табынга, Мин ашамый тук булырмын шул чагында. ...Яшәдеңме җирдә дусны табып, Чын күңелдән сөя белдеңме' Саф йөрәген аның үзеңә алып, Йөрәгеңне аңа бирдеңме! Теләсә нинди көчкә каршы тора алырлык, зур сынаулар кичәсе дуслык үзе дә зур, киң колачлы, җир шарының төрле почмакларында яшәгән бик күп кешеләрне берләш- терә-бердәм итә торган дуслык булырга тиеш. Шагыйрь тынычлык ечек көрәшүчеләрнең бөтенесенең дә язмышын кайгыртып яши, шулерның барысы алдында үзенең шәхси җаваплылыгын тоел иҗат итә. чөнки һаман болганып-туэгып торган бу дөньяда бүтән- чә булу һич момкин түгел: Без үлемнән җирне санламасак, Сез, чәчәкләр, нәрсә әйтерсез!! Йөрәкләрне бер-берсенә якын иткән, көчкә коч остәгән шул дуслыкны яклап һәм зурлап шагыйрь башкорт дусларына адресланган сүзен әйтә («Шушы җирнең бер бала- сы итеп мин санарга телим үземне»), Корея кызын зур ышаныч белән юата |«Уза алмас дошман синең йортка батыр дустың исән чагында»), Манолис Глезосны яклап судта сайлисе шигырен яза («Акропольиың биек гомбәзеидә донья күрер ирек байрагын!»), Хулиан Гримау турында җырлый («Туган халкыңа бирдең гомереңне, үзенә бәхет эзләмәдең син- Үлем каршында тезләнмәдең син»), Вьетнам солдаты белән * сейләшә («Һәр башактан берәр бертек. һәр куактан берәр алма — Вьетнам солда- 3 тына»). ~ Шуннан соң без аның изге дуслыкның явыз дошманнарына ачы нәфрәт яудырган - әсәрләрен укыйбыз: Бонн генералларына хат («Бонн шәһәре — сезнең соңгы утрау, зг тирә-якта нәфрәт диңгезе»), президент Джонсонга адресланган суз һ. б Бер хулиган сындырып киткәч һәр яфрагыннан яшь тамызып елаган шомырт агачы язмышы да. Испания трагедиясе дә бер үи дәрәҗәдә борчый аны. Ул Бухенвальд капкасына язылган сүзләргә дә үзеннән нәрсәдер остәргә телм— Шуңа күрә шагыйрь. л аңа военкоматта отставка кәгазе тоттырылгач та. бәхет очен җирдә керәш бара, шул х фронтта минем окоп бар дип, шул фронттан аңа беркайчан да отставка булмаячагы - турында горурланып яза. = Солдат шагыйрь турында сүз барганда, бу урында хәрби бер җырның «Солдат — S һәрвакыт солдат» сүзләрен «Шагыйрь — һәрвакыт шагыйрь» дип үзгәртәсе килә, о Ә Нәби Дәүли иҗатындагы палитра һәм интонацияләр муллыгын, жанрлар һәм алымнар терпелеген, бер ритмнан икенче ритмга бик оста күчүне күргәндә исә. ирексездән. ♦ поляк дустыбыз Яиуш Корчак сүзләре искә тешә: «Шагыйрь ул бик кочле куана, бик я нык кайгыра, бик тиз ачулана, бик каты ярата, хисләрне бик тирән кичерә торган “• кеше». Бу зирәк сүзләр күп терле материалга бәйле бай фикерне һәм зур хисләрне чын мәгънәсендә художестволы итеп сурәтләү ечен тнрәи эчтәлекле образлар муллыгы. күләмле һәм картиналы сүз байлыгы кирәк дигән законга ишарә. х Нәби Дәүли, әгәр кирәк икән, әгәр эчтәлек шуны таләп итсә, теге яки бу фактка яки предметка монәсәбәтле кыска фәлсәфи шигырьнең үзен тоташ бер образ итеп укучы иүз алдына китерел бастыра ала. Менә аның «Солдат турында» нибары дүрт юллы поэмасы: Атакага барган чакта Солдат егылды. Йөрәге аның суынды, Ә җир җылынды. Яки менә башкарган эшенең бетен зурлыгы, язмышның бетен фаҗигасе белән күрсәтелгән Поль Робсон: Әйтерсең пә, моңлы җыры белән Тирбәтә ул балам бишеген. Үз йортында аның полиция Кенө-тенө саклый ишегем. Мондый һәм шуларга охшаш бүтән миниатюралар («Игенче олифе», «Минем паролем» һ. б.) шартлардай итеп тутырылган кислород мендәрен хәтерләтәләр Аларда тормыш һавасы нихәтле дә, яшәү кече никадәр! Әмма шигырьдә образны үзмаксат итеп, экзотика ечен яки тышкы бизәк булараи кына файдалана башласаң, ул үзеннән-үзе үләр, кирәксез бупа башлар иде. Нәби Дәүли үзенең иң зур күпчелек әсәрләрендә андый иүз бәйләүле уеннар уйнап, кирәкмәгән фокуслар ясап мавыкмый. Аның зур тырышлык белән эзләп табылган яңа. оригиналь охшатулары, чагыштырулары һәм метафоралары, кычкырып тормыйча һәм ерактан ялтырап күренергә һич тә теләмичә, шигырьне шигырь итү бурычын зур тыйнаклык белән үтиләр. Мәсәлән, ялан аяилы бала чагында күрелгән кояшны үл, нәкъ балача самими иттереп, истә кала торган җанлы рәсем итеп сыза; Кояш нурын тотып алам, лиеп, Түбәтәйгә тотып сәлам, диеп, Таугз -енеп күккә үрелдем. Ә шаулап торган завод цехында аңа бөтенләй бутон кояш күренә: Кызган тимер чаткы ата, Йөзгә күчә яктысы — Әйтерсең, монда кояшның Тешеп калган яртысы. Иртә таңдагы кояшның да шундый күркәм сыйфаты бар: Әнә офыкта учак яктылар, Алтын казанны күккә астылар. Шул ук «алтын канатлы» кояшка бер спекулянтны каратып исә шагыйрь гаять уңышлы сатирик образ иҗат итә. Ул кояшны бикләп тотар иде Кыш көнендә ваклап сатарга. Чынлап торып эзләсәң, әдәбиятта күптәннән инде мәңгелек саналган теманы үзенчәлекле итеп яңача чагылдыру эчен дә һич кетелмәгән яңа чаралар табып була икән! Нәби Дәүлннең лирик герое яраткан кешесеннән «соям» дигән сүз ишетер ечен әллә ниләр эшләргә әзер: болыннардан чәчәк җыеп келәм тукыр идем («хисләремне шуннан укыр идең!»], ташка чокып сырлар идем уемны («әгәр шуңар кулың тисә, сизәр идең җылымны!»), кояр идем кылыч корычтан («бусагаңны узмас иде бер дошман!»), сабакларын алтын кылга охшатып арыш үстерер идем («син кагылгач, шул алтын иыл әйтер иде минем теләкне!»). «Баскычлы» бу образның басмасыннан басмасына күтәрелгән саен саф мәхәббәт күрке ачыграк булып күренә, йорәкләр тугрылыгына соклануың арта бара. Беренче бала туу шатлыгын Нәби Дәүлн түбәсе күкләргә тигән гиперболик образ ярдәмендә конкретлаштыра: Туктармын һәрбер йортка. Керермен парламентка. Әйтермен: ил зурайды, Җир тагын матурайды! Нигә болай, дисеңме. Парламентта сүз алам? Әллә син күрмисеңме, Җирдә бар минем балам! Туган табигать турында язганда, тирә-якларыбызның яңартылган пейзажын сүз буяулары белән сызган чакта без аны берьюлы шагыйрь дә, рәссам итеп тә күрәбез: ...Карлыгач төннәр буена Йокламый ятты. Оясына түбә Итеп Канатын япты. ...Яфрак ярган инде имәннәр Гаскәр кебек озын сафларда. Яшел калкан алар кигәннәр Игеннәрнең гомерен сакларга.... Нәби Дәули шигырь ечен сүзләрне дә. анарның шулай ук чын. дөрес, көчле музыкаль яңгырашлы булуын теләп, бик тырышып сайлый. Гомумән культура коралы да, ә аерым алганда кешеләрне ярату ечен дә корал булган сүз, аныңча, «иң кыйммәтле хәзинә», чынлап сейли белүдән хәтта атом табу да ансатрак, ә яхшы, гадел һәм дөрес сүз кешегә «икмәк, күмер һәм тимер» кебек үк кирәк. Сугыштан яраланып кайткан Хәсән ага, мәсәлән, шактый өлкәнәйгән һәм ярыйсы ук таушалган инде. Моны ул үзе дә сизә, күңеленнән «кайберәүләр агач аяк белән дөбердәтеп эшләп йөриләр, минекеләр хәтта таяк белән кузгалырга ирек бирмиләр» дип әрнүле сызлана да. Авылдашлары аңа хәтта салам селкетергә кушмыйлар. Ә ул һаман узенең бер сүзен кабатлый: уч төпләрем кычыта!-. Ягъни аңа нинди дә булса эш бирсеннәр иде, чөнки ул һич кенә дә тик тора алмый... Биредәге агач аяк, дөбердәтеп, минекеләр, кузгалырга, салам селкетергә, уч төпләрем кычыта кебек сүзләрне бер үк юлы, әйтерсең, күрәсең дә, сизәсең дә, ишетәсең дә. Аларның бүтән синонимнарын бу очракта эзләп торулар да кирәкми, чөнки алар шигырьдә һәм җөмләдә, Толстой әйтмешли, үзләренә тиешле бердәнбер урынга куелган бердәнбер сүзләр. «Мәхәббәт ул чибәр егетләрне бәйләп куя капка төбенә» дигән юллардагы «бәйләп куя» сүзе дә шигырьгә тирән мәгънә биреп, аңа (бәйләп куйгандай!) чат ябышып тора. Димәк, шагыйребез үзенең һәр сүзен уйлаганда, һәр юлын язганда Тукайның «шагыйрьдән сүз чыгар хикмәт белән» дигән таләбен яхшы ишетә икән! Нәби Дәүли халык арасында куп йөри, китап укучылар һәм әдәбият сөючеләр белән еш очраша, язучыларның иҗат бәйрәмнәрендә актив катнаша. Аның берәр культура сараена яки авыл клубына, хәрбиләр янына яки мәктәпкә, китапханәгә яки эшчеләр торагына чакырылмый калган көне бик сирәк диярлек. Өстәвенә тагын ерак якларга да юл тотарга, читкә дә чыккаларга кирәк. Азга гына булса да каләмне калдырып, язу өстәленнән аерылып торулары кыен, бик кыен, әлбәттә. Ләкин шагыйрьнең тынгысыз йөрәге әдәбиятны пропагандалау эшеннән читтә кала аламы соң! Агитатор булу, укучы белән даими сөйләшү ул шулай ук әдәби иҗатның бер өлеше бит! Аның каравы, теге яки бу сәфәрдән, укучы белән теләсә нинди очрашудан ничектер яңарып, хисләргә һәм темаларга баеп, сугышчанрак рухлы булып, тагын Да бирелебрәк эшләргә ашкынып кайта ул. Чөнки әлеге тынгысыз йөрәк чакматаш булып кагыла да аны тыңлаган бүтән бик күп йөрәкләрдә гражданлык, патриотлык хисе һәм илһам очкыннары кабына. Шигырьләренең берсендә Нәби Дәүли болай дип яза: «Алып чыкты яшьлек уттан-судан җилкәсендә мине күтәреп». Без моны алда әле озак дәвам итәргә тиешле, җилкәсендә шагыйрьне бик озак тотасы иҗат яшьлегенә карата да әйтелгән сүзләр дип белик. Икенче бер шигырьдә исә аның әдипләргә каратылган эндәш сүзе бар: Кемдер йөри караңгы төндә — Онытма, дустым. Синең йортның тәрәз төбендә Ут янып торсын! Безнеңчә, моны да шагыйрьнең үзенә кире адресларга һәм аңардан кешеләрнең күкелен һәм юлларын яктыртасы утны уз поэтик йортының тәрәз төбендә һәрвакыт яндырып торуын зур ышаныч белән көтәргә, таләп итәргә кирәк.