Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Әнкәй белән бәхәс Һәркемнең дә бит узена Бик кадерле баласы — Җай чыкканда ипләп кенә Килә бер мактанасы. Минем әнкәй дә бу эштән Азат тугел. әлбәттә; Мин акыллы, мин тәүфыйклы, Мин уңган да, әйбәт тә... 3 мин мактыйм үз баламны; Ипләбрәк карачы, дим. Яхшы яклары күбрәк бит — Замана баласы, дим. Әнкәй тагын үзенекен!.. Мин дә тормыйм аптырап: — Ни әйтсәң дә минем малай Синекеннән яхшырак! Балта Берәү яңа фатир ала. Мәгьлүм инде — бик шатлана. Бакчасына бер күз сала — Алмагачлар бик жәл кала, Алмагачлар бик жәл нала... Әллә кемгә торып кала! Хуҗа кара янып чыга. Өйдән балта алып чыга, Тепләреннән чабып чыга... Чабып чыга берәм-берәм: — Тәки калдырмадым әрәм!.. Бергәләп тотыйк Акчаны урлый, Вакытны урлый, Саулыкны урлый, Шатлыкны урлый! Тотуын да мин Тотам да бурны, Әмма тоткачтын Җибәрми булмый... Әллә бергәләп Тотыл карыйкмы Бурныкаранны? Тануы ансат. Табуы ансат, һәркемгә мәгълүм. Ул бит атаклы. Ул бит — аракы?.. Мәхәббәт уставы турында «Өчебезнең беребез Кызлар сөя белмибез — Ничегрәк сүз кушасы, Ничегрәк танышасы? Язмассызмы, дигәннәр. Сез «Мәхәббәт уставы»? Әйтерсең лә бу эшнең Мин мәшһүр бер остасы! Истә эле сеюнең Беренче адымнары, Мәгълүм түгел иде шул, Безгә дә алымнары. Белмәдек шул сэюнең Теорияләрен дә, һыяр-кыймас әйләндек Кызлар тирәләрендә. Безче да шул әлеге Уставсызлык йөдәтте. Мәхәббәт диңгезендә Компас иттек йерәкнв. Бигрәк мөһим мәсьәлә Күтәрәсез, егетләр, Фикеремне әйтергә Этәрәсез, егетләр. Мәхәббәт — мең-мең еллык Стихия, дибез дә, Вакыттыр шул куярга Аны фәнни нигезгә! Сөюнең мөһимлеген Онытабыз гадәттә, Хәтта сөю хаты да Өйрәтмибез мәктәптә. Кирәк булыр ВУЗларда Егетләргә, кызларга һәм башка ялгызларга Мәхәббәт укытырга! Булсын стратегиясе, Булсын тактикасы да, Булсын җәйге айларда Махсус практикасы да. Гыйшык хатлары исә Диплом эше саналсын. (Ә көндез эшләүчеләр Кичләрен шөгыльләнсен. Читтән торып ярату Мөмкинлеге дә калсын...) Булмый калмас, билгеле, Докторлар, кандидатлар, Бу темага бик күпләр Диссертация яклар. Инде болар һәммәсе Озак диючеләргә, Өч айлык курслар җитәр Янып сөючеләргә... ...Өч егеткә җаваплап Шуны әйтәм, йомгаклап: Икәүдән генә туа һәр мәхәббәт уставы. Мондый эшнең беркайчан Була күрмә остасы. Бүтән тармакларда без Кайчан файда күрсәк та — Күңелләргә, хисләргә Биреп булмый күрсәтмә! Качсын төн йокыларың, Уйлан, борчыл, ян, дустым, Кояшлы юлларыңда Очратырсың җан дустың. Без дә берни белмәдек, Яшьлек үзе өйрәтте. Мәхәббәт диңгезендә Компас ит син йөрәкне!