Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Зөлфәт 

Ильич өмәдә Бүрәнәләр синең иңдә, Ильич, Алыпларның биле сынарлык. Меңәр еллык халык хыялларын Кара шулай чынга чыгарып! Таулар ятсын синең күкрәгеңә — Муромецның хәле бетәрлек! Халык хакын хаклап, Дау эчендә Шул халыкны кара күтәреп. ...Ак яктылык Ирек мәйданында. Казаныма ап-ак нур ява. Туктаган да мәйдан уртасына, Карап тора Ильич дөньяга. Кешелекнең кояшыдыр бу җан — Җирдә шундый якты лабаса! Мин ышанмыйм синең иманыңа Ильич төсендә ул булмаса! Әйтерсең лә иңнән бүрәнәсен Җиргә куеп ялга туктаган... Гаҗәп тә бит, ничек сыгылмаган, Авырлыклар ничек екмаган? Ильич селтәп җиргә бәргән көннән Иске гасыр ятып җан биргән, Байраклар һәм карабиннар аша Иркен сулыш җанга йөгергән. Алыпларны уйлап тапкан халык Таңга калмый сиңа нишләсен? — Әкиятне чынга ашыр җирдә, Шул ук җирдә туып үс тә син! Өмә бара... Син өмәдә, Ильич. Эпохада әле чуарлык. Шундый бүрәнәләр синең иңдә! — Алыпларның биле сынарлык. Көрәш сөлгесе Томырылдык тормыш эченә без Сабан туе атлары сыман — Үзебезгә безнең үзгә мәйдан, Без бит көрәшчеләр затыннан! Нәкъ уртага аяк ерып бастык — Күрсен халык безнең басканны: Көрәшербез — сөлге өзелгәнче. Билен сындырганчы дошманның' Сынды билләр.. Моабитлар сынды .. Иңсә аша селтәп атканчы Кысты халкым дошманының билен. Ак сөлгесе канга батканчы... Безнең кулда шул ук сөлге бүген. Бу—көрәшче халык сөлгесе. Сөлге таза! Гасырларны кичкән Көрәшченең кирәк җиллесе. Шуның өчен җиргә томырылдык Сабан туе атлары сыман Үзебезгә безнең үзгә мәйдан! Без бит көрәшчеләр затыннан! Ориентир Майор безгә ориентирлар атый: — һөҗүм юнәлеше — ак каен! ... Җырга күмде, юкса, ак каеннар Кешеләрнең туган яккаен! Бөдрәләрен сарган таң чыклары. Төз биленә үлән үрелгән. Сизми дә ул мушка төбәлгәнен, йөгереп төшә басу түреннән. Ваемсыз ул сабый бала сыман, Кызлар сыман исәп-хисапсыз! Барып сарыласы иде шуңа Автоматсыз, утсыз, пычаксыз. Безнең каеннарның күргәннәрен Кешеләр дә күрмәс бу җирдә! — Каеннар шул берни сөйләмиләр, Шаулыйлар тик гомер-гомергә. Зәңгәр хыял булып чайкалды ул Илкәеннән ерак кешегә. Гестапоны, рейхларны ярып Мусаларның керде төшенә... Бу каеннар җан аклыгы белән Яратырга безне өйрәтте. Фронт аша Муса егетләре Каеннарга кысып йөрәкне. Ыргылдылар егылганга кадәр, Сыкрандылар гильотиналар, һәрбер каен — хәтере бу намусның — Ш)ңа ап-ак, шуна гын алар . — Дөрес сөйлимме мин, аппакларым? Ак сеңелләр мина баш кага, .. Каен сөйгән ак болытлы күкләр Сыймый, майор, кара мушкага! Әни «Мама, мама! Я помню руки твои .» А. Фадеев. «Яшь гвардия*. Ун кулында урак сабы эзе, Сул кулында учма җылысы. Нечкә иләк була бу кулларда, Уклау була, җиләк тырысы. Чигү чигә күлмәк изүенә, Я кер чайкый буа буенда. Бохыр чикләвеге сала безнең Кесәләргә сабан туенда. Кулларыңны хәтерлим мин, әни, Мин аларга яшим елышып. Уң кулыңда урак сабы эзе, Сул кулыңда учма җылысы. Аналарның уртак дине була, Уртак кодексы, законы, Шул законны бары кабул иттең Син, оялчан татар хатыны. Бер хикәят минем хәтеремдә Борынгы мон булып яңара: Сөйгәненнән фәрман алган егет Әнисенең башын чабарга... — Сөйсәң — дигән,— шул киселгән башны Сараема алып кил, егет! Башны тотып кызга ашыкканда ...Егылган, ди, гашыйк сөрлегеп. Баш тәгәрәп китеп телгә килгән, Сораган, ди, аяп, улыннан: — Авырттымы тезең, балакаем? Аһ, килсәче ярдәм кулымнан... ...Хәтеремдә минем шул хикәят — Аналарның уртак законы, Шушы дингә ничек табындың син, Оялчан бер татар хатыны! Кулларыңны хәтерлим мин, әни! Маңгаемны куеп учына Мин гыйбадәт бүген кылыр идем Кешелекне юатучыга! Яки тынар идем бер мизгелгә Синең йөрәгеңә елышып... Уң кулында урак сабы эзе... Сул кулыңда учма җылысы... Кандалый турында баллада Кандалыйның авылдашы бара Минем белән бер үк вагонда. — Олы шагыйрь яшәгән бит бездә — Кара якта — Кандал ягында. Бер вакыйга булган ул чорларда, Сөйлим әле шуны, канатым. Тик шагыйрь дип аны беләсеңдер, Ә мин беләм башка талантын. ...Үләт чыккан Кандал авылында, Габделҗаббар исән чагында, Әй кырылган халык, йөрәк маем, Белмәгәннәр хәтта санын да! Ахшам вакытында бар мәхәллә Кандалыйдан елап сораган: — Җеннәр ияләште мәллә безгә, Коткар, хәзрәт, безне шулардан. Елмаясың, бәгырем... «Әкият> дип Уйлыйсыңдыр, бәлки... Бу бабай Артта калган дини калдык, диеп, Көләсең дә булыр... Көл, давай! Мәхәлләгә фәрман биргән хәзрәт: һәркем ярга чуер таш җыйсын, һәрбер ташы алып килүченең йөрәк авырлыгы таш булсын. Таш ташыган халык су буена, йөзә икән суда өч үрдәк. Кандалыйның чапан чабулары Кичке җилдән торган җилфердәп. Таш аткан ул шушы өч үрдәккә Күтәрелеп очкан икесе. Савыкканнар шулчак авылдагы Сырхауларның өчтән икесе. Таш ташыткан тагын Габделҗәббар. Таш аткан ул тагын үрдәккә. Чалма тирдән юешләнеп беткәч, Очып киткән соңгы чүрәкәй. Үрдәк очып күздән югалуга Соңгы сырхау баскан аякка — Шул чагында әйткән Габделҗаббар Таянган да имән таякка: — Кулларымда бүген күтәрдем мин Бөтен җәмәгатьнең йөрәген. ...Габделҗаббар белән булган хәлне Шуның өчен, улым, сөйләдем: Кулларыңа карап торам әле, Куәт бар күк синдә, күрәмен — Тик түзәрме алар бөтен халкың Учларыңа салса йөрәген? Андый кеше бездә яшәгән бит, Кара якта — Кандал ягында! ...Гади мишәр карты белән шулай Туры килдек без бер вагонга... Беләктә — көч, безнең кулда — чүкеч. Без —тимерче, әти, тумыштан: Очкын булып безнең сандаллардан Суккан саен чәчрәп җыр очкан. Кайчак зәгыйфь суксам, ачуланма. Тимер чыңнарына күмелдем — Төрле чагы була, Ләкин керле .. Керле чагы булмас күңелнең! .. Без — тимерче, әти, без — тимерче! Гомер ясыйбыз без чуеннан. Тормыштан да без китәрбез бәлки, Киткән кебек кыю бер көрәшче Үзе җиңгән сабан туеннан. Чабышкыда безнең җиз йөгән Чабышкыда безнең жиз йөгән, Без китмәбез әле бәйгедән! Ыргып алабыз без үрләрне, Күз күреме җитмәс җирләрне. — Даның артсын, малың артсын! — дип, Җан тартмаса — каның тартсын! — дип,— Үзең тәпи баскан урынга — Озатканда әни орынган йөгәнемнең уң тезгененә, Хәерле юл теләп үземә. — Исемеңне сакла, егетем, Таптама син авыл өметен, Авылыңда сиңа зур өмет, Үлсәң дә кайт кабат терелеп, Тыңлат авылыңа җырыңны! — Шулай диеп әти орынды йөгәнемнең сул тезгененә, Хәерле юл теләп үземә... Җайдакларның була үз дене, Бер йөгәннең ике тезгене. Ни күрсәм дә барган юлымда, Ике тезген минем кулымда. Тезгеннәрне өзгән юк әле, Чабышлардан бизгән юк әле! Чабышкыда һаман җиз йөгән, Без китмәбез әле бәйгедән! Яңа Сәет Кое сиртмәләре җырлап тора, Яна Сәет — татар авылы. Бер соклану белән күзәтәм мин Кызларының горур адымын. Бабаларым монда чана бөккән, Агаларым тәртә каерган. Кул тотынып авыл әйләнәсен Әйлән-бәйлән уйный карурман Дугадагы жиз кыңгырау белән Озата бу авыл улларын. Тик үзенчә тыйнак минем авыл. Сиздерми ул ятка моң-зарын. Тагор кыяфәтле картлар мина — Гыйлем ягы. беләм, кыскарак — Гыйльми лекцияләр укыдылар Хатип Госманнан да остарак. Өйрәттеләр хөрмәт итү фәнен, һәм төзәтү фәнен ялгышны. Йөгәнләргә башта усал тайны. Тайлардан соң, усал язмышны. Өйрәттеләр: чана табаннарын Каерырга була, дип, улым.— Тик һичкайчан бер гөнаһсыз жырның Каерырга ярамый кулын! Өйрәттеләр — утка төкермәскә. Яратырга чиста йөрәкне. Тимернең тик кызгач бөгеләсең Алачыкта әти өйрәтте. Агачыннан алма ерак төшми — Монда, дуслар, шуны белдем мин. Ярсыган ат авызлыгын тешли. Ярсу атка сикереп мендем мин. Яратсагыз мине, дус-ишләрем. Авылыма килеп китегез! Җырчыларны авылына карап, Чын дус булып хөкем итегез. Хыялымда шаулый киң кырлары. Йөрәгемдә шаулый карурман ...Бабаларым монда чана бөккән. Агаларым тәртә каерган...