Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Саҗидә Сөләйманова Әй, солдатлар, тигез, кыю басып, Үтмәгезче безнең урамнан. Кирза итек, иңбашларда мылтык,— Артыгыздан калмый оланнар. Яңартмагыз утлы еллар жырын,— Улым үсеп килә, улым... Әй, солдатлар, сез атлаган чакта Тынып торсын шаулы урамнар. Адым тигез, балкый кызыл йолдыз,— Сезгә тигезләнә оланнар. һай күп әле җирдә җәбер-золым... Улым үсеп җитте, улым. Көзләр якты быел Көзләр якты быел, язлар сыман! Гел үзенчә ямьле көз яме,— Сабан туйгамыни җыелганнар Табигатьнең бөтен төсләре, Ак каеннар сары шәл бөркәнгән, Кызыл чулпы таккан усаклар. Яшь миләшләр мәрҗәннәрен кигән,— Бәйрәм, туйлар чоры бу чаклар! йөзләр якты! Нурлы кояш төсле Кайнар икмәк бизи өстәлне. Баллы, майлы мул табыны белән, Ил байлыгы белән көз ямьле! Дулкын-дулкын иген кырларыннан Амбарларга күчкән арышлар. ...Төсләргә бай, хисләргә бай көздә Әллә нинди генә сагыш бар. Кызыл төймә таккан яшь миләшләр, Ак алъяпкыч япкан каеннар Шәлләренең сары чугын сүтеп, Таралыша сабан туеннан. — Язга чаклы! Сау бул!—дигән сыман Чылтырчылтыр чулпы тавышы... Су өстендә казлар тавышы да. Ахры, аерылышу сагышы. Бай хисләре, ай йөзләре белән Ник көзләрнең ямен азсынам? Кояш тулы күзләр таптым быел, Көзләр якты быел — яз сыман! Ни белән үлчәнә үткән гомер? Йөргән юллар белән. Уй чаткысы булып йөзгә төшкән Юл-юл сырлар белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Менгән үрләр белән. Үзән-үрләрендә йөргәнеңдә Белгән серләр белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Калган эзләр белән. Кеше күңеленә орлык итеп Салган сүзләр белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Чәчтә бәсләр белән. Башлар бераз җиңеләймәсме дип Түккән яшьләр белән. һәм өметләр белән! — Я табылган. Я тапталып калган Гомерең алда — үлчәүләргә сыймас Хыялларың барда. Авыл урамы Бу урамның һәр түмгәге_ таныш. Тәгәрмәчләр эзе көзгедәй. Көз буена икәү йөргән идек Ат юлының ике эзеннән. Нинди сүзләр сөйләп йөрелгән дә Ничә язлар алда күрелгән? Без атлыйбыз Тәгәрмәчләр эзе Тояк эзе белән бүленгән. Кермим кеше биләмәләренә Бәлки анда мәңге җәйдер дә... Ил күрергә чыксаң, азмыни ул Күзне камаштырыр әйберләр. Кермим кеше биләмәләренә. Дөрес, таулар анда мәһабәт! Күнел омтылышы гел биеккә,— Каян килгән аңа бу гадәт? Кермим кеше биләмәләренә, Чикләр аша яулык болгама Ике ярдан икәү карап йөрик Ташып, шашып аккан елгага. Бер йөзәсе иде колач салып! Кулларымны бәйлим ни белән? — Ниятләрем яулап алу булса. Төзәми дә туры тидерәм. Кермим кеше биләмәләренә.— Яклаучысы аның кылычсыз... Күп җаннарга хаким булган саен, Илбасарның төше тынычсыз. Кермим кеше биләмәләренә. Үз җиремдә ташка таш өям,— Мәһабәт тау түбәсенә басып. Мәхәббәткә шуннан баш иям. Куллар гына кайчак очрашалар, Сикереп чыксак янгыр күзеннән. Сүзләр тынып кала, курыккандай Әллә синнән, әллә үземнән. Ә бер кичне никтер син булмадың. Юк-бар сүзләр шунда ишетеп, Озаттырдым күрше егетеннән Бары сиңа, сиңа үч итеп. Капка төбендә дә торган булдык, Мин гел юлга карап уфтандым. Кинәт атың, йөгең белән үзең Безнең турыга килеп тукталдың. Ул чакларда атлар арык иде. Көзге юлда син дә жәл идең. Әллә нәрсә булды телгә генә, Сорашмадым хәтта хәлеңне. Ә син киреләнгән ат тирәли Бер әйләндең, ике әйләндең. Безнең турыда гына кырт өзелгән Камыт бавын ялгап бәйләдең. Тешләреңне кысып куасыңдыр Әллә миннән, әллә үзеңнән... Көзге юлда тәгәрмәчләр эзе Калмый бара тояк эзеннән. Ялгышым дип уйласам да, Язмышым булды бугай... Ничаклы сөенеч алып, һавадан төште тургай. Кайларга җитә бер очы Салават күперенең? Шул аллы-гөлле юлларда Җитәкләп йөртер идең. Мин китәм әле. Күперем — Очланмый калган җырдай. Җирдән бер сөенче алып Менәр бит әле тургай. Күкләргә өмет баглаучы Болай да күптер инде,— Төшерим җиргә бер очын Салават күперенең. Күпернең ике очында. Җирдә, күктә — без икәү! Ялгышым дип уйлап йөрдем, Язмышым булган икән. Каен Бүлешик әле кайгыны, Ак каен, сары толым. Саргая торган аең бу. Сагына торган елым. Кем өчен сүтеп тарадың. Ак каен, алтын чәчең? Иренемә төшеп эреде Гәрәбә кебек яшең. Җилләр дә сиңа елыша, һай зифа, сылу каен. Башыңны идерсәләр дә, Сынма син, сылукаем. Сөйләшик әле серләрне, Ак каен, сары сагыш. Сагынуны басар җырларны Син табыш әле, табыш. Нури Арсланов Изге теләк Тумаганнар тусын бәхете белән, Иреклеләр жирдә ишәйсеннәр, Туганнары имин яшәсен Баш өстендә кылыч яшьнәмәсен, Татулыкта дөнья яшәрсен. Кайтмаганнар кайтсын илләренә. Бәгырьләргә бәллүр булып яткан Сагыш төере, яшьләр эресен. Ленин рухы иңсен күңелләргә — йөрәкләрдә ташлар эресен. Үлгәннәрнең урыны тыныч булсын,— Табутында сыкрап кыйналмасын Яшәүчеләр эшенә наразый. Бездәй генә түгел, камил булып тссен иде барл> нарасый. 1969 Көннең көлеп туар иртәләре, Айның аерылалмас кичәләре, Даланың давылы, Атның асавы, Бәйгенең бүләге, Ярның ялкынлысы Инде миңа түгел .. Ләкин Өмет өзәме соң күңел! — Ап-ак тешләрең, Ахак иреннәрең, Ачык күз карашың: (Бер —олы син бу чагында, Бер —сабый баласың), Көчле дә син Ф... га Сулыш алышың. Саф, яшь тавышың, Иркә атлауларың... Бер чынлап. Бер шаярып Мине мактауларың... Көнемне көләч итәр төсле. Аемны сердәш итәр төсле. Атның асавына атландырыр, Даланың давылына ташландырыр, Бәйгенең бүләген алдырыр, Сөю ялкынында яндырыр — Мәнгегә тынгысыз калдырып төсле. Я, көчле дә син, сылу, көчле! Синең төсле Күк йөзе ачык, аяз, зәңгәр — Синен күзең төсле. Таң жиле йомшак, ягымлы, саф, рәхәт — Сүзең төсле. Көн көләч тә, якты да, нурлы да — Шат йөзең төсле. Син охшамаган бер кемгә дә. Фәкать үзең төсле. Мәжнүнең сөю шәрабын бер генә тамчы эчте һәм исерде айнымаска! — Инде гел сәрхүш бу башка Бар дөнья синең төсле! 1969 Сөйдең—көйдердең Башларымның, акылын жуеп, әйләнгән чагы, Яшәреп жаным егеткә әйләнгән чагы. Тел сөяксез — сөйләсеннәр, ни сан аларга! Бүген минем кәлисәмдә бәйрәмнәр чаңы! Сөйдең — көйдердең йөрәкне, ут икән жанын. Мәңге айнымастай итеп исерттең, ярым. Иярсез, йөгәнсез килеш, бәхетле таңда, Алып очтың далаларга, чая толпарым. Кайда тынгы, кайда ирек? — күр, мин богаулы, Әгәр дә син әмер итсәң — аударам тауны! Тәңресеннән вәхи алган пәйгамбәр сыман Кояш иңде күкрәгемә, йолдызлар яуды!.. 1968 Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар, Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр,— Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел. Мәхәббәтне гаеп итмиләр Сөя белгән, сөелә белгән жаннар. Шулар белән бергә атладым: Сөймәгәннең сөюен теләдем мин, Сөйгәннәрнең бәхетен якладым. Туфрак диләр кеше яралышы, Мин яралган, ахры, нәкъ уттан! Мәхәббәтем! Әгәр килсәң мине озатканда. Түзә алмас идем мин анда да. Сикереп чыгар идем табуттан! 1969 Чыраемны сыттым исә Ун кабагым тартыша: Сырхавым да, ахры, миңа Көләч булырга куша. Сырхавым да үзем кебек Дивана бугай минем, Тик якты чырайда гына Үзенә таба имен. Врачлар «тенкәдән» диләр, Теңкәсен теңкәдер дә,— Көләч чагымда кабагым Алай тартышмый бер дә. Кашыңны жыерма, Нури, Сырхаулар үтәр әле. Үзеңнең дә, кешенең дә Күңелен күтәр әле. 1968 Халык әйтте: — Мин ташкын,— диде,— Ярларны ишәм! Кеше әйтте: — Мин тамчы,— диде,— Ташларны тишәм. Булсын гына мәйдан киң безгә' — Тамчылардан тора диңгез дә. 1968 Бер тәнкыйтьчегә җавап Син: «Вак-төяк жырлар язма,— дисең,— Син яз,— дисең,— өндәп көрәшкә. Мәхәббәт-дәрт белән азма»,— дисең, Битәрлисең күңелем көләчкә. Ә бит канлы сугыш кырларында Көләчлегем мине саклады. Шул «вак-төяк» жырлар фронтларда Бизәделәр солдат хатларын. Шул көләчлек белән окоплардан, Көрәшләрдән исән чыгалдым. Алга үлем килгән минутларда Дәртем белән аны егалдым. Тик «яшәсен» белән яшәп булмый; Тик «алга»дан алга китмәк юк. Тирән хисләр белән өртелмәсә— Бу сүзләрдә берни хикмәт юк! Мәхәббәтем белән яшәдем мин, һәм рухландым аның нурыннан: Мәхәббәттән мәхрүм булсам әгәр, Нәрсә килер иде кулымнан! Син вак-төяк борчуларын белән Хисләремә юкка кагылма: Мин һаман да калам Беранжедай Шул «вак-төяк» жырлар ягында. Көзге моңнар Алтын көз. алтын көз! Яз ярып, көзен шиңәргә Сары яфрак түгелбез; Моңайтмый көзге жилләр дә — Тумыштан шат күңелебез, Ә урамда алтын көз. Адым саен әкият Кинешма бәете Җил өрә, дулкыннар уйный, Җилкәннәр түш киергән. Киләләр агымга каршы Көймәләр кем иленнән? Кызыл күлмәк, билдә кушак, Унлы-суллы пистолет, Көмеш саплы кәкре хәнҗәр... «Кунакларны кыста!» дип, Имәс — түгел (Себер һәм Урта Азия татарларында). Нинди тылсымлы бу хәят. Язын да, көзен дә шәп,— Эх, яшәү нинди гажәп! Шул матурлык кочагында Мәңге булсачы яшәп, Мәңге булсачы яшәп! 1967 Сембер, Самар. Сарытау, Сарай Якларын карап. Төшәм түбән, юлдашым — Ай, Шәп бара кораб. Барам элекке җирләрдән, Иске эзләрдән; Ярлар, сулар, кешеләр дә, Барысы үзгәргән. Үзгәргән кайтмаска бер дә Кабатланмаска. Тик иске төшә хәтергә, Уй килә башка: Даһи да, шагыйрь дә имәс Мамай — хан гына. «Мамай-Курган» дигән үлмәс Исем калдыра. Ул сунарга чыккан бары Шушы курганга. Әмма Алман фашистлары Дулаган анда, Бөтен дөнья белә моны. Күр нинди эшләр: Хәзер диңгез — Идел суы, ГЭСлар, төзелешләр! Мамайны кабереннән ал да, Торгызып шунда, Илт кенә Мамай-Курганына, Я бер шлюзга. Элеккедәй ат уйнатып Килгәндә җилеп, Туктар иде, тезген тартып, Кинәт чигенеп, Шашар иде аптыраудан: «Идел буылган!» Яки һәйкәл-батырлардан Өркер иде хан. Ләкин рәхмәт әйтер иде Ул фашист яуга: «Күтәргәнсең кабат мине Мәңгелек данга. Тик безнең язмыштан харап Язмыш юк, аңла, Акылың булса килмә кабат Минем курганга». Җәйрәп ята Идел-елга, Ярлар, утраулар... Күпме сулар аккан монда һәм күпме яулар... һавада хыялый аем. Кич шундый әйбәт. Идел буйлап адым саен Елъязма, әкият. 1968 Ул айкап җибәрә кулын, Ә кулында ятаган. Тун итә бүген корабта Стенька Разин — атаман. Сул кулы белән кочаклап Утыра сөйгән ярын. Ә яры бик сылу, монсу, Ватаны Иран аның. Җай чыгып, бер көнне чит ил Корабын талаганда. Атаман күргән сылуны, Бер төбәп караган да, Гашыйк булган. Алам, дигән, Үземә хатынлыкка. Ашыкма, атаман, алай. Язмыш нишләтер, тукта! Степан утыра кочаклап, Сылудан алмый күзен. Каш астыннан яраннары Күзәтә аның үзен. Теләмиләр атаманның Кыз белән булашуын. Менә җыр башланып китә. Басып мәҗлес шау-шуын. «Алыштырды хатын белән Безне — дус-яраннарын. Бер генә төн маташты да Ирлеге бетте аның». Күк күкри кинәт, болытлар Каралып каш җыера. Шактый кәефле атаман Сикереп урыныннан тора. Күтәреп ала сылуны Ул көчле кулларына. Карчыга карашын ташлап Киң Идел суларына, Әйтә: «Волга, туган анам. Әй изге анам минем. Моңарчы Дон казагыннан Бүләк алмаган идең. Инде ал...» Яшен ялтырый. Болыт суга тоташа. «Кинешь мя?!..» I дип, өзгәләнеп. Кыз соңгы тапкыр дәшә. Дулкыннар ала сылуны — Иделгә күмелә мәет. Шул була туйнын язмышы, Шушында бетә бәет. Кинешма дигән бер кала Иделдә бар бүген дә. Шул кала каршында сылу Ята ди су төбендә. Акчарлак та, пароход та, Болытлар да ап-аклар... Моңаюдан, шаярудан Чыгадыр бу такмаклар. Акчарлагым, акчарлагым, Канатың тия суга. Акчарлак булсаң да мина, Мин балык түгел сиңа Ансат кына тотармын дип Җәтмәләрен кордыңмы? Моторлы көймәләр кебек Бик күтәрмә борыныңны Акчарлакның, мескенкәйнең, Тамак ялгау нияте. Ә балыкның ни языгы? Ул да бит җан иясе. Мин Идел, син ярым булсаң, Ташыр да тулыр идем Акчарлагым, янда булсаң Балык та булыр идем. Суның аргы ягы бар, Суның бирге ягы бар. Берсе син. берсе җырларым Җанның икс яры бар. Пароход узып бара. Үзе ак, язуы кара. Нигәдер берсе I Кинешь мя 1ЯПШМЙСЫНЧЫНН, миңа да Гел карап-карап ала... Палубада җилләр уйный, Ни икән ниятләре? — Күтәрә шуклар болай да Бик кыска итәкләрне. Акчарлакка җимгә икмәк Атасым килә минем Иделгә түгел, бәхеткә Батасым килә минем. Иделдә бәхет янәшә — Оят булыр күрмәсәң. Ул үзе куна кулыңа. Авыз ачып йөрмәсән. Әстерханның чикләвеген Әстерханнан тапмадым. Чикләвек бир.мәсән бирмә, Сина булсын такмагым Идел такмаклары (борынгы славянча) — кинешь меня, ыргытасынмыни мине?! дигән сүз. Равил Фәйзуллин Алмазга Аталар улларына калдыра васыять итеп эшкә ашмаган хыялларын, кыла алмаган зур эшләрен. Гел шулай. Буыннан буынга. Кабул итәләрме уллары, юкмы,— аталар калдыра... Саумы, улым, чыгышым һәм баешым минем! Исәнме, син, Яна Кеше! Дөнья инде шушы була! Я, нинди ул? Сиңа әле күпме төс күрәсе! Күпме уй-хис кичерәсе! Күпме мәгънә төшенәсе һәм беләсе... Бер әйтерсең үз сүзеңне дөньяга. Исәнме, улым! Син гел мин дә, мин дә түгел. Бу күз-кашлар — ул син. Бу аяк-кул — ул син. Ә шулай да, беләсеңме, син — мин! Тәнеңдәге һәр күзәнәк минем өмет белән тулы... Мин дөнья бирдем сина, һәм соралыр синнән дөнья кадәр! Менә шушы, безнең бу жир. Әйдә таныш! Күр, сөен, кайгыр, яшә! Үз иманын булсын. Тик ул иман сызып ташламасын минекен. Мин — әтиең. ... Әгәр ялгыш мина якын кешеләрдән йөз чөерсәң, мин сокланганнардан жирәнсәң, мин табынганнарга сырт куйсаң, мин сөйләгән телне, мин көйләгән көйне онытсаң... Юк, юк! Болай уйларга әле хакым юк! Хыялларың минекеләрдән баш алыр дим. юлда калган арбамны син күкрәк белән этәрсең дим, күңелең минекеннән күп аграк, һәм сафрак булыр дим, кешеләрне яратуың күпкә артык. кешелегең минекеннән зур булыр дим,— шуңа ышанып, дулкынланып һәм куанып, «Саумы, улым!», дим. Бәләкәй түгел мин. Мин — үзем кадәр әле! Кизәнмә! Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала чын-чын шагыйрьләр. Кемдер сорар кая дәлилең? Мин дәшмим. Каберләре әйтсен Бабич, Кәрим. Кутуй, Жәлилнен .. Үлеп күрсәттеләр безнен уллар... Гомерләре булды, һай. кыска! Ә бит үлеп үлемсезлек яулау — бердәнбер юл түгел тормышта... Мин зур түгел. Мин — үзем кадәр генә. Тезләнмә! Яз төсе бу көздә! Күренәме күзгә?.. Үсмерчакта гыдан дөнья шактый үзгә! Табигатьтә яз-көз элеккечә кана! ...Еллар үткән саен язлар җитми кала. Өндәде, чакырды, әйдәде кычкырып, я үксеп... Ишетмәделәр. Гомер кичте жирдә ялгыз жирсеп. ...Җеназасында халык күп: урам — тоташ агым. Аңларга теләүдә шәхесне иң беренче адым. Җанга якын жаннар китә тора. «Яшәгез, яшьләр! Афәрин!» диючеләр, җилкәдән кагып, безгә юл бирүчеләр китә тора. Күбрәк — килүчеләр, килүчеләр, килүчеләр... Суксаң тимер өзсәң дә, бассаң бакыр изсәң дә, үзеңне Салсал батырдай, я Алыптай сизсәң дә, юл чыкканда изге теләк теләүчеләр кирәк икән. Аталарча фатихалар бирүчеләр кирәк икән! Җанга якын жаннар китә тора. Килүчеләр, килүчеләр, килүчеләр... Без аларны каршы алганда сөенешеп һәм кул биреп, искә төшә безгә фатихалар биргән аксакаллар, ил картлары. Боекканнар, имеш, пышылдыйлар кебек: «Фатиханың ахыры бәхиллек, фатиханың ахыры бәхиллек...» Кылган эшләр бәхилләрлекме? Җанга якын жаннар китә тора... Мина бары бер жыр кирәк. Әйдә, көн дә мине үксетсен ул, ярсытсын, изрәтсен, я тетрәтсен. Әйдә, көн дә утерсен һәм теоелтсен УЛ — тик көрәшкә генә әйдәсен, тик яшәргә генә әйдәсен! Бары бер жыр кирәк миңа бу тормышта, бары бер жыр...