Логотип Казан Утлары
Хикәя

НАТАША РОСТОВАНЫҢ БЕРЕНЧЕ БАЛЫ

 

Иртәгә кич кызның туе булачак. Ил-күздән яшереп бирелгән калым инде алынган. Бирнә әзерләнеп беткән Менә хәзер күрше кунак бүлмәсендә авылның чибәр дип танылган кыз- киленнәре аның киеп китәсе киемсалымын ашыгып тегеп утыралар, икенче бүлмәдә дөнья күргәнрәк хатыннардан бер төркем, саесканнардай сайрашып, буласы кодагыйларга нинди кием кигезү турында гәпләшә. Ә кыз исә, кыз үзе... боларның барысын исеннән чыгарып, кысан гына аш-су бүлмәсендә, әле яңа үзе юыг-жыештырып куйган савыт- саба арасында, гадәттә чиләк куела торган бүкәнгә утырган да өй артындагы куе бакчага караган уч төбедәй бәләкәй тәрәзәнең тонык яктысында бер ялгызы «Сугыш һәм тычычлык»ны укый. Ул инде үзенең кайда утырганын оныткан. Ул хәзер 1809 елның 31 декабренда, яңа елга каршы кичтә Екатерина заманындагы ниндидер бер вельможаның өендә балда йөри. Бу җиргә ул Наташа Ростова дигән, үзе кебек үк япь-яшь, сөйкемле кызның гаиләсенә ияреп килгән. О. нинди генә тамашаларны күрмәде ул бу балда! Кып-кызыл постау җәелгән подъезд, балкып торган заллар, ике читенә гөлләр тезелгән баскычлар, ак, зәңгәр, кызгылт күлмәкләр киешеп, муеннарына, ялангач кулларына энҗе-җәүһәр таккан ханымнар, мундир кигән, йолдыз һәм тасма таккан ирләр. Ләкин әле иң кызыгы алда. Хәзер бу җиргә патша үзе киләчәк. Менә ул!.. «Бөтен халык хәрәкәткә килде, гүли башлады, бер алга омтылып, бер кире чигенеп, икегә бүленеп торып калган халык уртасыннан музыка тавышы белән бергә патша килеп керде. Патша артыннан өйнең хуҗасы һәм аның хатыны керде. Очрашуның бу беренче минутыннан тизрәк котылыйм дигәндәй, патша, уңга-сулга баш игәләп, тиз-тиз атлап килә иде. Музыкантлар махсус язылган сүзләре белән атаклы булган польскийны уйнап җибәрделәр. Бу җыр «Александра Елизавета, сокландырасыз сез безне» дип башлана иде. Патша кунак бүлмәсенә узып китте, халык аның артыннан ишеккә ташланды: йөзләре агарынган берничә кеше ул якка җәһәт кенә кереп, кире чыктылар. Хуҗа хатын белән сөйләшә-сөйләшә, кунак бүлмәсенең ишегеннән патша күренгәндә, халык тагын артка чигенде. Каушаган кыяфәттәге бер егет, хатыннарны кысрыклый-кысрыклый, алардан юл бирүләрен үтенде. Югары даирәнең кагыйдәләрен бөтенләй онытып җибәргәндәй, берничә хатын, киемнәре бөгәрләнүгә игътибар итмәстән, алга үтәргә тырышалар иде. Ирләр, хатыннар янына килеп, польский бию өчен пар-пар тезелешә башладылар. Халык, кысылышып, юл бирде, патша, хуҗа хатынының кулыннан тотып, елмая-елмая, тактны саташтырып кунак бүлмәсенең ишегеннән биеп чыкты. Бию башланды. Бал кыза барды». Менә шунда иртәгә кич туе төшәчәк кыз үзенең сөйкемле яшьтәше Наташаның, польский биюенә чакырылмыйча, стена буенда кысылып торган хатыннар рәтендә калганын шәйләп алды. Аның Наташа өчен йөрәге әрнеде. Мескен Наташа... Бу бит аның гомерендә иң беренче зур балы. Бу балга барам, бу балда биим дип ничек кенә сөенмәде ул. И Шул көнне иртән сигездән торып, җанын кая куярга белмичә, бизгәк тоткан кешедәй йөрмәдемени? Ә менә хәзер исә... «...нечкә беләкләрен салындырып басып тора. Әле яна беленә башлаган күкрәкләре бер күтәрелә, бер төшә. Ул. тынын кысып, зур куа- ♦ нычка да һәм зур кайгыга да әзер булып, куркынган күзләрен елтыра тып алга караган. Аның патшада да, мондагы... башка шәп кешеләрдә дә эше юк — аны бер генә нәрсә борчый: «Минем яныма шулай беркем дә килмәс микәнни, беренчеләр арасында мин шулай биемәм микәнни, бу ирләр мина шулай игътибар итмәсләр микәнни, әле алар мине күрмиләр дә кебек, карасалар да; «Әй, бу ул түгел бит. нәрсә аңарга карап торырга» дигәндәй генә күз төшереп алалар Юк, болай булмаска тиеш!» —дип уйлады ул.— Минем никадәр биергә теләвемне, нинди әйбәт биюемне, минем белән бию нинди күңелле икәнен алар белергә тиешле бит инде. Ярыйсы гына озакка сузылган польский көе Наташаның колагына, инде бер истәлек сыман, моңлы булып ишетелә башлады. Аның елыйсы килде». Бичара... Кинәт иртәгә кич туе буласы кызның зур кара күзләренә яшь тулды. Хәрефләр тоныкланып, танылмас булдылар һәм. юл буена тезелгән агачлардай, бер беренә охшашлы кара шәүләләргә әверелделәр Кыз башын күтәрде. Күз кырыйларыннан ташып чыккан яшьләре аша болай да караңгыланып барган аш-су бүлмәсе ниндидер бер тирән мәгарәгә охшап китте. Андагы әйберләрне күреп аерырлык түгел иде инде. Кыз, күзен йомып, озын куе керфекләре арасыннан яшен сыгып 2 чыгарды да. утны яндырырга дип. урыныннан торды. Тәрәзә артындагы карт өрекләрнең кара кәкре ботаклары арасыннан “ кыпкызыл түгәрәк ай калкып килә иде. Кыз аңа уйланып бераз карап u торды, аннан соң ак бәздән тегелгән пәрдәне акрын гынна тартып куйды. Бакча да, ай да күренмәс булдылар. Кыз тагын да караңгылана п төшкән бүлмәнең стенасыннан капшанып кнопканы тапты, аны чык * иттереп басты һәм яңадан урынына килеп утырды. Ул тагын балга килде. Наташа әле һаман элекке җирдә, биюгә чакырылмыйча, стенага кысрыклап китерелгән хатыннар рәтендә тора иде. Менә рәнҗүнең кара болыты артыннан шатлык кояшы күренде. Наташаны биергә чакырдылар! Князь Андрей аңар бер тур вальс биергә тәкъдим ясады. Атаклы князь Андрей Болконский! «Наташаның өметсезлеккә дә, зур куанычка да әзер торуын күрсәткән киеренке йөзен кинәт бәхет һәм разыйлык белән тулган самими елмаю балкытып җибәрде. Тамам-тамам дип торган күз яше аралаш елмайганда һәм кулын князь Андрейның җилкәсенә салганда, бу куркынган бәхетле кызчык: «Мин сине күптән көтәм бит», дия кебек иде». Иртәгә кич туе буласы кызның күзләре яңадан яшь белән тулды Хәрефләр тагын танылмый башлады Ансыз да йөрәге шатлык белән тулган кыз. укый алмыйча, башын күтәрде. Бу юлы ул, күзен йомып, яшен сыгып ташларга ашыкмады. Шулчак аш бүлмәсенең иске ишеге каты шыгырдап китте, аннан юашйомшак кыяфәтле яшь килен килеп керде. Бу кызның җиңгәсе иде. .. — Ж.ИНГИ1 — дип кычкырып җибәрде кыз, аны күреп — Наташаны биергә чакырдылар! Каен сеңелесенең шатлыктан болай итеп кычкырганын җиңгәсенең беренче кат ишетүе иде. Ләкин анын нәрсәгә шулай шатланганын төшенә алмады ул. «Наташаны биергә чакырдылар’» дигән сүздән ул берни дә аңламады. Шулай булса да. каен сеңелесенең бәхетле йөзен НАТАША РОСТОВАНЫЦ БЕРЕНЧЕ БАЛЫ күреп, аның куанычын бүлешәсе килде, ахры, үзенең оялчан, сөйкемле елмаюы белән елмаеп, басынкы, матур тавыш белән: — Наташа дигәнегез кем була, сеңелем?—дип сорады. Ләкин кыз аңар төшендереп тормады. — Ай, җиңги, һич китап укымыйсыз, сез дә инде,—дип, үзенең ризасызлыгын гына белдерде. Җиңгәсе гаепле сыман елмайды. — Укый белмәгәч, ничек укыйм, сеңелем? — диде ул. — Ә нигә белмисез? — Сезнең кебек сигез класс бетермәгәч... — Ә нигә бетермәдегез? — Ой- , сеңелем, сез әле һаман бала икәнсез,— дип көлемсерәде җиңгәсе,— мине укытмагач, ничек бетерим? Миңа мәктәп йөзен бөтенләй күрсәтмәделәр. Тау-таш арасында качырып йөрделәр... Ә уналтыга чыккач ук кияүгә, сезнең абыегызга биреп җибәрделәр.. Кыз, язу танымавына җиңгәсе үзе гаепле түгел икәненә төшенгәч, аны аяп, хөрмәтләп карап торды. Ул болай җиңгәсен ярата. Шулай да күңеленең төбендә аны бөтенләй үк аклап бетерә алмый иде. — Ә сез ни өчен риза буласыз? Кияүгә чыкмыйм, дисәгез соң? — диде ул, элеккегә караганда йомшаграк итеп. Җиңгәсе тагын көлемсерәде. — Сеңелем,— диде ул аннан соң.— Кызык сөйлисез сез. Ата-ананың әйткәненә каршы чыгып буламыни? Аларның әйткәне әйткән, дигәне дигән бит. Аннан кала, безнең язмышыбыз ук шул түгелмени?.. Без иргә чыгарга тиешбез, бала тудырырга, бала тәрбияләргә... Ярый, сез мөгаллим буласыз ди, доктор яки артист — барыбер болардан качып котыла алмыйсыз... Бер риза булмассыз, ике риза булмассыз .. барыбер язмыштан узмыш юк. Җиңгәсенең әйткәннәре каен сеңелесенә ошамады. «Бөтен хатын- кызны бер язмышка сала бит бу. Димәк, мине дә шулар эченә кертә җиңгәм», дип уйлады кыз. Шул вакыт ул кинәт, китап кызыгына бирелеп утырып, онытып куйган нәрсәсен — иртәгә кич үзенең туе тешәсен хәтерләде. Наташа Ростова катнашып йөргән тантаналы бал, купшы дөнья шунда ук юкка чыгып, алар урынына үзенең иртәгә кич чишеләчәк үкенечле язмышы килеп басты. Кыз, татлы төшен бүлдереп йокысыннан уятканы өчен әнисенә ачуланган һәм елап җибәрергә хәзер торган баладай, җиңгәсенә кырыс кына карап торды. «Юк. юк»,— диде ул эченнән. Аннан кинәт, бар ачуын чәчрәтеп, җиңгәсенә: — Юк! Юк! Юк! — дип кычкырып җибәрде. Бичара җиңгәсе, ни булганына төшенмичә, куркып, каушап калды. — Сенелем, сеңелем! — диде ул. кабаланып.— Ни булды сезгә? Җаным, минем сезне рәнҗетим дигән уем юк иде бит. Әгәр бер яманлык уйласам сезгә, үлеп китим, илаһым. Кыз. җиңгәсенә юкка кычкырганын, ул мескеннең бер гаебе юк икәнен уйлап, яңадан басыла төште. Җиңгәсе, кызга якын килеп, аның яңакларын каплап торган бөдрә тал чыбыкларыдай нечкә итеп үрелгән чәчләрен сыйпый башлады — Сеңелем,— диде ул бераздан сон әкрен генә,— әйдә, кунак бүлмәсенә керик әле. — Нигә? — Киленнәр: керсен әле, тегелеп яткан киемнәрен буена үлчәп карыйк,— диләр. Кыз башын күтәреп, җиңгәсенә тагын ачуланып карады. карт өрек агачына барып сөялде, шунда гына ул бераз аңына килде “ һәм жинеләеп киткәндәй булды. Тышта тып-тын иде. Ай инде күтәрелгән Аның ап-ак, салкын нурла- * ры агач төпләрендәге яфракларга төшкән кырауда чагылып, төрле төс- < ләргә кереп жемелдиләр. u Тазагөл. өреккә сөялгән килеш, үзенең борчулы йөзен, яңа гына < калкып килә башлаган күкрәген ай нурына таба куеп басты, аннан ” бераз уйланып торды да ялгыз тәрәзәсеннән ут яктысы күренгән күрше >. өйгә таба атлап китте. 2 Күршеләр — үткән ел өйләнешеп, шушы арада гына уллары туган япь-яшь кешеләр иде. Тазагөл яшь килен белән апалы-сенелледәй, сердәшләр Хәзер дә ул, аңар барып, кияве өйдә булмаса, аның белән бераз утырып, моң- зарын әйтеп, аз-маз кайгысын таратып килергә уйлаган иде. Тәрәзә төбенә килеп, ул сак кына эчкә күз йөртеп алды. Ирле- хатынлы икесе дә әйдәләр Хатыны янып торган учак янына супурасын ' жәеп куеп, камыр баса Кияве түрдә, стенага сөялеп, ботларын жәеп утырган да, күзләре ярым йомык хәлдә, комуз дыңгырдатып утыра. Ә аның янында кечкенә юрганга төргән бала селкенгәләп куя, ачы елау тавышы ишетелә иде. — Ой, дим,— диде шул чак яшь ана киявенә,— яныгыздагы баланы бер юатып куйсагызчы, ходай кушкыры — Балаң миңа юанмый,—диде ата, торышын үзгәртмичә. — Ничек инде юанмасын ди? Кулыгызга алып, ә-ә дисәгез шунда... — Барыбер юанмый. Баланы әнисе генә тынычландыра ала. Үзең ал. — Ай, шул сез инде... Яшь ана, урыныннан торып, камырлы куллары белән биләүдәге баласын алып килде дә, аны бер кулы белән кочаклап, икенче кулы белән камыр басуын дәвам итте. 'Суп ура — тиредән эшләнгән куна тактасы. —Ачылыгызны жуймагыз,— диде жиңгәсе, каен сенелесенен ачулы карашын күреп. Кыз, жингәсенә ачуланудан барыбер берни үзгәрмәячәген төшенеп, акрын гына урыныннан торды да аның артыннан китте. Кунак бүлмәсендә кыз-киленнәр күп иде. Алар, чыр-чу килеп, кызны урап алдылар, аннары әле тегелеп бет- мэгән камзул, жилән, күлмәк, туннарны анар кигезеп карап, алаокың тар я киң, озын яки кыска икәнлекләре турында талаша-тарткалаша башладылар. Шаярттылар, көлделәр. Кыз исә, боларның аңар аз гына да кагылышы юктай, битараф төстә, әйлән дигән якка әйләнеп, борыл дигән якка борылып, боек кына басып тора бирде. Үзенең хәзерге роле белән ул нәкъ магазиннарның витриналарында торган манекеннарга охшый иде. Киемнәр үлчәнеп беткәннән соң, киленнәрдән икәве, кызык өчен дип. үзләре каеп утырган зур чаршауны кызның алдыннан тартып җибәрделәр. Кыз өй почмагы белән чаршау арасында бер ялгызы торып калды. Шунда ул, хәзер инде моннан бөтенләйгә чыга алмый калгандай, кыз чагы белән саубуллашу сәгате инде килеп үк житкән кебек, каты куркынып куйды, күз аллары караңгыланып китте. Кыяга куып китерелгән тау кәжәседәй, бераз каушап торды да, аннары, һич көтмәгәндә, чаршау тотып торган киленне ега язып, ишеккә атылды. Артыннан өйне дер селкетеп көлгән тавыш ишетелде. Кемдер берәү: «Тазагөл, Тазагөл!» дип кычкырып калды. Ләкин Тазагөл боларның берсен дә ишетмәде. Тышка йөгереп чыккач, өйне әйләнеп үтте дә, аның почмагындагы НАТАША РОСТОВАНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЕЛЛЫ «0-о-ой»,— диде Тазагөл, учлары белән йөзен каплап. Аннары, кире борылып, кая барганын үзе дә рәтләп төшенмичә, бакча эченә кереп китте. Жиргә калын булып түшәлгән яфраклар өстеннән, шәрә ботаклардан төшкән күләгәләрне аралап, сүрән-сүлпән атлап, бакчаның аргы башына юнәлде һәм бераздан зур, бөкре буе белән айның түгәрәк күзен үзенә каратып, ике өрек арасында басып торган дөяне күрде. Дөя колхозныкы иде. Күптәннән бирле ул инде бу бакчадан китми йөри. Кызга бу дөя үзенең юашлыгы белән ошый иде. Ул аның янына килеп туктады. Дөя, күшәвеннән бүленеп, күзләрен тутырып анар бер карап алды да яңадан күшәргә кереште. Кыз кечкенә учлары белән дөянең түш ионнарын бераз сыйпап торды, аннары, башын дөянең күкрәгенә куеп, үксеп елый башлады. Менә ул кинәт башын күтәрде. Аның үз өеннән, сөекле әти-әнисен- нән качасы килеп китте. Гомерендә беренче тапкыр килде анын күңеленә мондый уй. Ул кискен борылды да бакчаның аргы ягындагы ай нурына манчылып яткан көзге далага таба китте. Башта ул икеләнеп, атлар-атламас барды, аннары кинәт, артыннан кемдер куып килгән кебек, йөгерә үк башлады. Ләкин... бу да озакка сузылмады. Көтмәгәндә ниндидер нык куллар аның нечкә җилкәләреннән кысып алып туктаттылар да көчләп кирегә бордылар. Шунда аңар иң әүвәл бакчаның теге башында кып- кызыл булып ачылып утырган япа-ялгыз гөл күренде. Бу гөл үзләренең аш-су бүлмәсенең кечкенә тәрәзәсеннән төшкән куе нур иде... Тазагөлнең бар тәвәккәллеге югалып, бөтен гәүдәсе хәлсезләнеп, шәлберәеп төште. Ул бер мәлгә, кыймылдарга көче җитмичә, яшьле күзләре белән бакча түрендәге кызыл гөлгә тилмереп карап торды, аннары калтыранган, хәлсез аякларын сөйрәп, башын түбән салып, рухы сүнгән хәлдә кызыл гөлгә таба китте. Гөл әле ерак иде. Ләкин ул, аңар якынлашкан саен, гөл кыяфәтен югалтып, бик гади бер тәрәзәгә әйләнә барды. Инде бу тәрәзә артындагы тормышка яңадан җан керде. Бүлмәләр, әйберләр, кешеләр сөйләшә башладылар. Шунда кыз тагын айныды. Аяклары үзләреннән-үзе атламый башлап, йөрәге куркыныч сизгән куян йөрәгедәй тынычсызланып тибәргә кереште. «Юк, юк, юк», дип пышылдадылар аның дерелдәгән иреннәре. Кыз беравык үзләренең өй тәрәзәсенә, аның белән бәхәсләшкән кебек, тын гына карап торды да, аннан соң, дошманы белән күзгә-күз очрашкан куяндай, шарт борылып, йөгереп китте. Тиз арада ул бакча кырыена килеп җитте. Бакчаны айлы даладан киң, тирән чокыр аерып тора иде. Аннары сикерде. Чак кына чокырга төшми калды. Яр читен кочаклап егылып, борынын канатты, куллары камылларга тырналды. Әмма аларга игътибар итмәде. Ипләп аягына басты да тагын йөгерергә тотынды. Караңгылыкка чумган куе зур бакча, бакчаның аргы башындагы, ерактан кызыл гөлгә охшап күренгән ялгыз тәрәзә бөтенләй артта калдылар... Кыргызчадан X. ХӨСӘЕНОВА тарҗемзсе