Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН «ИСКРА»сы ҺӘМ КАЗАН

1900елның дскабренда чит илде— Лейпциг шәһәрендә «Очкыннан алкын кабыныр» дигән эпиграф белән «Искра» газетасының беренче саны чыга. 8. И. Ленин, Себердә сергендә вакытында ук, коллектив агитатор һәм оештыручы булырлык политик газета чыгару планын эшли. Владимир Ильич партия һәм революциянең киләчәген бу газета белән бәйли. Ленин планы буенча, газетаның бетен илгә җәелгән агентлар челтәре оештырыла. Шул профессионал агентлар-револю- ционерлар «Искра» номерларын бетен Россиядәге шәһәрләргә, торак пунктларына тараталар. 1901 елда ук инде Казан эшчеләре бу газета белән таныш була. Свешников заводы эшчеләренең берсе боләй дип яза: «1901 елның җәендә безнең заводта социалдемократик түгәрәк барлыкка килде. Түгәрәкнең җитәкчесе бер студент иде. Ул безнең янга революцион әдәбият алып килә иде. Аны бер эшченең кяартирасын- да. чардакта җыелышып укый идек. «Искра» газетасы килгән кон безнең очен чын бәй- рвм була иде. Без аны теткәләнеп беткәнче, анда язылганнар танылмый башлаганчы укый торгаи идек...» ■Искра» газетасын эшчеләр генә укып капмаган, ул Казан губернасындагы крестьяннарга да таратылган. 1902 елда Ядринск еяэе полициясе 18 сентябрьдә Полянка авылында крестьяннарның «Искра» 1 Ядринск еяэе хәзер Чувашиягә керә газетасының 5 санын укулары турында Казан жандарм идарәсенә белдерә. Патша хекүмәте газетаның революцион ролен бик тиз сизеп ала. Жандарм идарәләренә җибәргән директиваларында ул «Искра» газетасын бик нык эзәрлекләргә боера. 1902 елның сентябрендә Казан губернаторы һәм Казан жандарм идарәсе «Исира»ның 13 саны Казанда күп данәдә таралуына борчылып, Петербургка, полиция департаментына бер-бер артлы депешалар җибәрә. «Искравның һәр санына дип әйтерлек баш мәкаләне В. И. Ленин яза. Аның бу мәкаләләре укучыларда марксистик караш тәрбияләүдә зур роль уйный. Апарда РСДРПның бурычлары ачык күрсәтелә. Ленин «Искра» укучыларын, кондәлек тормыш фактлары мисалында, революцион корәш мәсьәләләрен большевистик караштан чыгып аңларга ейрәтә. 1903 елның январь аенда казанда РСДРП оешмасы тезелә һәм уя. үзенең ■Искра» газетасы белән теләктәшлеген белдерел, карар кабул итә. Газетаның шул елның 1 мартында чыккан 35 санында болай дип языла: «РСДРПның күпчелек комитетлары һәм группалары арасында теоретик һәм практик характердагы бердәмлекнең булмавын икърар итеп, моның Россиядә социал- демократик эшнең үсешенә зур зарар итүен күреп, шул ук вакытта бары тик ■Искра» программасын — социал-демократик принципларның сафлыгына һәм заманның практик таләпләренә туры килә торган программаны — тонып, ниһаять, вИсмрал оешмасын хәзерге барлык комитетларны һәм группаларны РСДРП байрагы астына берләштерә алырга сәләтле дип санап, Казан комитеты «Искра» программасын бернинди үзгәртүләр кертмичә кабул итәргә һәм аны — «Искренны үзенең җитәкче органы ител исәпләргә дигән карар кабул итә». Газетаның һәр санында «Безнең иҗтимагый тормышыбыздан» дигән рубрика астында кыска гына хәбәрләр чыгып тора. Аларда политик вакыйгалар, җәмгыятьтәге төрле катламнарның патша хакумәтенә каршы керәше тасвирлана. 1902 елда чыккан 29 санында «Искра» болай дип хәбәр итә: «Казан. Полиция ни ечендер гел студентларга каныга. Аның кайбер башбаштаклыклары турында түбәндәгеләрне язалар: моннан еч атна элек Акшаева дигән бер кыз — төрмәгә утыртылган студент-тех- иологның кәләше — агуланып үлә. Аны күмәргә әзерләү студентлар һәм кайбер профессорларның киң катнашы белән башкарыла. Ләкин полиция, бу турыда белеп алып, иртән клиникадан аның гәүдәсен апа да үзе кабергә илтеп күмә. Студентлар, бу турыда белеп алгач, каберлеккә барып, аның каберенә венок куярга булалар. Аларны каберлек юлында полиция каршы ала. Пристав, венок куярга мөмкинлек бирмәячәген белдереп, аны үзенә тапшыруны таләп итә. Студентлар кабер өете- нә кую өчен әзерләнгән венокның чиновникка багышланмавын әйтәләр. Шул вакыт сарайлар артыннан һәм каберлек каравылчысы алачыгыннан городовойлар йөгереп чыга һәм, студентларны камап алып, аларны частька алып китәләр. 5 ноябрьда университетта акт үткәрелә. Полицмейстер рестораннарны һәм сыраханәләрне ябарга боерык бирә. Кичен студентлар һәм полиция арасында бәрелеш була, университет, ветеринария институты студентларыннан һәм штатскийлардан 70 кеше кулга алына. Икенче көнне алар- ның бер өлеше чыгарыла, ә калган 20 кеше утырып кала. 9 ноябрьда, ветеринар студентлар файдасына үткәрелгән опера спектакленнән соң, полиция белән студентлар арасында каты бәрелеш була. Нагайкалар чыжлый, бик күпләрне кыйнап ташлыйлар һәм ат белән таптаталар. Бер ветеринар студентны аеруча рәхимсез рәвештә кыйныйлар. 50 кеше кулга алына, алар арасында хатыны белән поверенный Петропавловский, ике хәрби врач һ. б. була. Сигез ветеринар 110 студент төрмәдә калдырыла, калганнары чыгарыла. Поверенный һәм хәрби врачлар штрафка тартыла — беренчесе 100 сумга, икенчеләре $0 сумга. Калганнарын нишләтерләр — билгеле түгел». «Искра» үзенең һәр санында теге яки бу шәһәрдә патша төрмәсендә җәзалана торган революционерларның хәлен сурәтләп яза. Шунысын да әйтергә кирәк: чит илдә басыла торган газетага хәбәрләр җибәрү гаять авыр була. Моңа да карамастан, «Искра» һәр нәрсәне уз вакытында укучыларга җиткерә. «Нижний Новгородта,— дип яза ул үзенең 21 санында,— апрель ахрында Казан ветеринария институтының элеккеге студенты, 1901 елның февралендә Казанда социал-демократик эшчән- леге өчен кулга алынган Борис Иванович Рюриков йөрәге ярылудан үлде».., Ә 1903 елның 13 мартында чыккан 36 санда түбәндәге юллар бәр: «Казанда 19 февральдә Свешников, Алафузов, Крестовников заводларында һәм башка урыннарда коммунистлар партиясе өндәмәләре таратылды. Өндәмәдә алпавытлар изүе һәм рус халкының хәзерге политик коллыгы параллель итеп китерелв». 1903 елның 3 маенда чыккан санда «Революцион көрәш хроникасы» рубрикасында мондый хәбәр урнаштырыла: «Казан. 16 кеше кулга алынган». 43 санда «Крамола белән көрәш» дигән баш астында «Искра» Казан хәрби округы буенча чыгарылган приказ турында яза: «Казан. Августның 5 көне, 1902 ел. Гаскәрләр командующие, өйрәнү командаларына кешеләр сайлаганда, түбән чиннарны бик нык сайлап алуга игътибар юнәлтергә приказ бирде. Чөнки алар арасына аңлырак һәм белемлерәк элементларның — фабрикалардан, шәһәрләрдән килеп, башлыча хезмәткә алынганчы ук бозылып беткән кешеләрнең бик җиңел эләгүе мөмкин». «Искра» приказга шундый аңлатма бирә: «Унтер-офицер хатыны тагын бер кабат узен-үзе чыбыркылаган... Эшчеләр бөтенләй бозылып беткән, чөнки алар аңлырак һәм белемлерәк. Үзеннән-узе шуңар га игътибарны юнәлтергә туры килә: өйрәнү командаларына бары тик иадан һәм аңсыз сала кешеләре генә алынырга тиеш икән. Хөкүмәт, яшертен генә булса да. үзенең аң- белем дошманы булуын таный. Ләкин инде политик аң авыл кешеләренә дә ят нәрсә түгел, һәм бу циркуляр безгә, социал- демократларга, гаскәрләр һәм крестьян- иар арасында пропаганда һәм агитацияне ивчәйтү, аны системалаштыру кирәклеген, биредә дә безнең хезмәтебезнең политик ивтиҗәсез калмаячагын күрсәтә». ■Искра» завод һәм фабрикалардан килгән хатларга зур игьтибар бирә. Ленин бу хатларга аеруча әһәмият белән карый, аларның үзгәртелмичә басылуын таләп итә. Мондый хатлар «Эшчеләр хәрәкәте хроникасы» рубрикасында урнаштырылып барыла. Мәсәлән, «Искра» үзенең 35 санында Казандагы революцион тормышка кыскама күзәтү ясый. ■«Әлбәттә,— дип яза газета,— 1898 елга кадәр дә Казан эшчеләре арасында пропаганда алып барылган, ләкин ул, могаен, оешкан тоста булмаган, кустарь характерда гына булган: аны группалар түгел, аерым шәхесләр генә башкарган. Бары 1898 елда гына группа оешып, ул үз алдына Казан эшчеләре арасында социалдемократик идеяләрне пропагандалау бурычы куя. Бу группа заводларның берсе — Алафузов заводы һәм шәһәр типографияләре белән гаме бәйләнештә булса да, составы күп санлы булуга карамастан, үзенең зшен шактый уңышлы башлап җибәрә: эшчеләр арасында сугышчан касса оештырыла, легаль һәм легаль булмаган китаплардан торган кмтвпханә булдырыла, шул ук елның апрелендә бик үк зур булмәса да [кырыкка якын эшче катнашында| маеәка үткәрелә. Анда гомумән эшчеләр хәрәкәте турында, аерым алганда, Казандагы башлангыч хәрәкәт турында речьләр сойләнә. 1899 елның башында кулга алынулардан соң (40 кеше кулга алына), Казандагы хәрәкәт тагын кустарь форма ала. Ләкин мондый эш формасы инде хәзер эшчеләрне дә, интеллигентларны да канәгатьләндерми, һәм 1900 елның козендә икенче мәртәбә социал-демократик группа оеша. Ул эшне элеккесеннән киңрәк җәелдереп жибәре, Казандагы барлык заводлар һәм мастерскойлар белән бәйләнешкә керә. Аның эшчәнлеге башта бары тик пропаганда алып бару белән генә чикләнсә, 1901 елның башыннан, хәрәкәт торган саен киңрәк тңәәлә башлагач, пропагандадан агитациягә *»чү мәсьәләсе туа. Шулай да... группа бу теләген тормышка ашыра алмый, чонки жандармерия Казан эчен гадәттән тыш булган кулга алулар үткәрә [100 кешене тентиләр, 70 кешене кулга алалар). Шуңа карамастан, булочниклар стачка ясый һәм аны уңышлы үткәрәләр, ә 11 мартта группа прокламация чыгара»... 1903 елның башында, әйтелеп үткәнчә, Казан РСДРП комитеты оеша. Комитет күп кенә прокламацияләр бастырып тарата. Менә аларның исемнәре: «Казан шәһәренең барлык эшчеләренә», «Студент иптәшләргә», «Казан җәмәгатьчелегенә». «Казан шәһәренең барлык эшчеләренә һәм эшче хатын-кызларына», «Укучы яшьләргә» һ. б.- лар. Бу прокламацияләрнең барькын да эшчеләр бик хуплап каршылыйлар. Прокламацияләрнең күбесе татар телендә дә бастырып таратыла. Бу турыда «Искра» газетасының 35 санында мондый хәбәр бар: «Татарларның уз телләрендәге прокламацияне кайнар кабул итүләре комитет эчен листовкаларны ике телдә дә чыгаруның, татар эшчеләрен дәньага чыгару белән бергә. Казан капиталистларына файдалы булган милли дошманлыкмы да тамырыннан какшатыр дип әметләнергә мем- кмнлек тудыра». Әйе, Казан эшчеләре «Искра»ны яратып, кызыксынып укыйлар. Жандарм полковнигы: «Казандагы эшчеләрнең барысы да дип әйтерлек «Искра»ны укый, эшчеләр арасында тентү үткәргәндә, Һәрвакыт дип әйтерлек «Искра» газеталары табыла»,— дип губернаторга юкка гына азмаган, әлбәттә. Ленин «Искравсының эзлекле һәм ныклы кәрәше экономистларның тар-мар ителүенә китерә һәм большевикларның пролетар партиясен тезүдә гаять зур роль уйный. «Искра» агентлары Ленин идеяләрен тарату буенча зур эшчәнлек күрсәтәләр. Ленин «Искравсы йогынтысында оешкан һәм аның рухымда тәрбияләнгән РСДРПның Казан комитеты патша самодержавиесенең иң авыр шартларында массаларны азатлык ечен керешкә туплый алды.