Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫРГЫЗЧАДАН ИКЕ ХИКӘЯ

СОЛДАТ

Синең сугыш кырында булганың бармы? Отрядның башында атакага чапкан солдатны күргәнең бармы? Шул солдатның, дошман пулясы тиеп, җиргә чалкан авып калганын күргәнең бармы? Ул вакытта миңа унөч-ундүрт яшь булгандыр. Бик акрын атлаган кәрван кебек, сугышның икенче елы үтеп бара иде. Без, балаларның, учак янында тәмле итеп сөткә пешергән талканны ашамыйча нәзберекләнеп утыруларыбыз, әнинең, аз гына ашагыз инде дип, күз яше белән диярлек кыстап ялварулары бик күптәнге якты бер истәлек булып кына калды. Бөтенесе үзгәрде. Кышлагыбызда хәзер ут кебек кыздырган кояш эссесендә ал-ял белмичә печән чабучы егетләр юк инде. Төз буйлы, таза гәүдәле Малабек та, маңгае тиргә батып, үгезләр белән җир сөрүче симез битле, аз сүзле Жапар да, атлы арбада җилдертеп чабарга ярата торган, дәү борынлы шук Саяк та юк хәзер. Халык телендә кара егетләр дип атала торган кыю, чая. таза егетләр берсе дә калмады инде. Бик борын заманда бер таза егет җирнең тоткасын тапкан да шуны тотып, җирне селкетә башлаган, ди, һәм шуннан бирле ул җирне үзенең кулында тота икән, ди кыргызлар. Ул егет хәзер фронтта инде. Сугыш аны бик ерак алып киткән. Әмма шулай да. биредәге кешеләр исән чагында, җирне алар үз куллары белән тотып торалар. Әнә яшь кенә бер хатын, сабан тоткасын куллары белән ныгытып тоткан да җир сөрә. Ул калкулык тирәли әйләнеп килергә дә өлгерми, җилдә каралып, ярылып беткән кулларына маңгаеннан тузан катыш тир шыбырдап тама. Әнә икенчесе пар ат җиккән арбада аякларын аерып баскан да озын чыбыркысын баш түбәсенә күтәреп болгый. Атлары кушаяклап чабып бара, каршы искән җилдә хатынның күлмәк итәкләре кабарып җилферди. С Бнк авыр заман. Бик кыенлык белән көн итәргә кирәк. ...Мин. соңгы имтиханымны да тапшырып, җиденче классны бетерү турында таныклык алдым. Иртәгесе көнне иртүк әни, ашыга- ашыга: — Тор, урамда кеше көтеп тора,— дип, мине җилкәмнән селкеп уятты. Күзләремне уа-уа сәкедән тордым да тышка чыктым Кояш инде дөя ф үркәченә охшаган калкулык артыннан күтәрелгән. Карт өрек агачы өстендә чыр-чу килеп бер көтү чыпчык бөтерелә. Ала көчек, мине күргәч, башын калкытып, койрыгын селкеп куйды да озын телен чыгарып, янтауларын селкетеп сулый-сулый, яңадан ятты. Койма янында мине бригадир көтеп тора иде. Ул кешедән хатыннар бөтенесе куркалар, ә мине чакырыр өчен бу үзе безгә килгән. Бригадир атка атланган, аты- нык, өшәнгәнлектән, хәтта колаклары салынып тора. — Ә, Сәпәрбәк, я ничек, укуың беттеме? — дип сорады ул, атының ялына карап. Мин: — Бетте,— дидем дә аның йомышын тыңларга җыендым — Яхшы булган ансы, син әле яшь булсаң ла. инде ни...— дип бригадир, озын тешләрен ыржайтып, елмаеп куйды Аның борын астында өтек кенә мыегы тырпаеп тора, чырае сытык, тавышы зәгыйфь иде. — Бүген син Җомакадыйр карт белән тегермәнгә барырсың,— диде бригадир, җил кискән иреннәрен ялаштырып.— Ашлыкны төяшеп, тегермәнгә илтешерсең. Үгезләр белән ишәкләр ындыр табагында инде Ашлыкны да шуннан төярсез Җомакадыйр сине көтеп тора. Бар, тиз җыен. Мин ни дип тә җавап кайтармадым, баш кына кактым. Аптырап калдым мин. Тегермән бигүк якын җирдә түгел шул. Чытырманлыклар аша борылмалы-сырылмалы сукмаклардан барасы. Аннан да яманра гы: мин Җомакадыйр бабай белән барырга тиеш булам. Авылда аны диванарак бер кеше дип саныйлар иде. Җомакадыйр бабайның йорты безнең белән янәшә генә Яше алтмыштан узган инде аның. Үзе ул озын буйлы, чәче ак сарык йоны төсле тоташ агарган, сакалы тузгып тора. Борыны тукмак чаклы, куе кашла ры күзләре өстендә киртләчләнеп өелгән кар көрте шикелле асылынып тора Күз алмалары кызарып, гел яшьләнгән булыр. Чапаны эченнән сөякләч киң җилкәләре төртеп тора. Җомакадыйр бабай бер дә эшсез утырырга яратмый Кышын бул сын. җәен булсын, ул үзенә һәрвакыт эш табар, балта белән китмәннән бер дә аерылмас. Буынтыклы-буынтыклы юан бармаклы дәү куллары үткен пычак белән телгәләнгән сыман ярылып беткән. Авылдагы диндар картлар Җомакадыйр бабайны яратып бетерми ләр. Һәр җомга көнне алар авылның югары очындагы иске мәчеткә намазга баралар. Ә шул мәчеткә берәр тапкыр булса да керү турындагы уй Җомакадыйр бабайның башына да килми булса кирәк Бервакыт малайлар белән уйнап йөргәндә мин мәчет янына килеп чыктым. Башына ак чалма ураган мулла картлардан алгарак чыгып кыйбла ягына карап утырган да кычкырып намаз укый иде Ул ике кулын да күтәреп: «Аллаһе әкбәр>, - диде дә битләрен, сакалын сыпырды. Башка аксакаллар да шуны ук эшләделәр. Аннары алар, урыниа рыннан торып, аркалары белән стенага сөялешеп утырдылар. Мулла, диннән язганнарны тәмуг газаплары белән куркытып, теге дөньяга барг.эч ниләр буласы һәм җәннәт турында вәгазь сөйләргә кереште ШАБДАНБАП АБДЫРАМАНОВ ф СОЛДАТ — Безнең авылда да бер денсез бар,— диде бер карт.— Җомака- дыйр ахирәттә ниләр күрәсен уйлап карый микән? — Э-э, аны ходай каргаган,— диде кәҗә сакаллы икенче берсе, чыраен сытып. — Хода тәгалә һәммә адәмгә ирек куйган, һәркем үз ирегенчә эш кыла,— дип аңлатырга кереште мулла.— Кем иманын онытып, ходайны истән чыгарса, аны шайтан аздырыр Шул адәм, шайтан коткысына ияреп, яманыннан язганын сизми дә калыр... Корьәндә шулай диелгән. Шуннан соң, Җомакадыйр картны күргән саен, кылт итеп әлеге сүзләр исемә төшә торган булды. Менә бүген дә тегермәнгә барганда юа буе уемда шул сүзләр бөтерелде. Күз алдыма дөрләп янып торган кып- кызыл тәмуг уты. шул тәмуг уты өстендәге кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күпере килде. Җәннәткә керү өчен шул күпердән үтәргә кирәк икән. Ул турыда мина әтинең күп тапкырлар сөйләгәне бар. Кич җиткәч, аның почмактагы сәкегә утырып, моңлы бер тавыш белән: Каһәре төшкән бәндәсен Казанга салып кайнатыр, Авызында алтмыш ике тешле Аждаһага чәйнәтер,— дип җырлаганын да ишеткәнем бар. Деннән язган адәмнәрне әнә шулай башта казанга салып кайнаталар, аннары алтмыш ике тешле аждаһа авызына ташлыйлар икән. Минемчә, Җомакадыйр карт та тәмуг казаныннан котылмаячак. Алайса, нигә ул тәмугтан курыкмый икән соң? Гаҗәп кеше. Ә безнең укытучыбыз әйтә, тәмуг юк ул, ди. Укытучы мулладан күбрәк белә торгандыр. Шуңа күрә Җомакадыйр бабай да бер дә исе китмичә тыныч кына йөри торгандыр. Былтыр бервакыт көз көне кинәт ишелеп-ишелеп кар ява башлады. Инде төн җиткән, авыл халкы йокларга ята башлаган иде. Безнен өйдә керосин лампасы яктысында, фронтка киткән авылдашларны искә алып, бик озак сугыш турында сөйләшеп утырдылар. Минем андый әңгәмәләрне беренче тапкыр ишетүем булмаса да, монысында куркыныч нәрсәләр күп иде. Сугыш минем күз алдыма «Чапаев» кинокартинасындагы шикелле булып килеп басты: чатыр-чотыр китереп пулеметлар ата. пуля тиеп кешеләр авып кала, аларны атлар таптап китә, кан коела, кан ага. Үзем сугыш турында уйламаска тырышсам да, һаман уйланып яттым Ничек уйламыйсың ди инде: минем абыйларым да фронтта бит... Әгәр алар пуля тиеп җирдә егылып ятсалар, тора аямасалар. Шулай да мин, ята торгач, йоклап киткәнмен. Төн уртасында ниндидер тавышка сискәнеп уянып киттем. Урамга карадым йокылы-уяулы хәлемдә бөтен урамга тоташ ут капкай кебек тоелды миңа. Анда халык шаулаша, куркыныч тавыш белән: — йортлары яна! Хәзер кая барырлар инде, мескеннәр!..— дип кычкыралар иде. Кем йорты яна, кемнәр ул мескен кешеләр,— мин аларын белә алмадым. урамга чыгарга да курыктым. Бераздан соң безнекеләр өйгә кайтып керделәр Әти әрнүгә түзә алмыйча чыраен сыта, аның янгында куллары пешкән иде. Әни бәрәңге уып, әтинең ярасына япкан арада, әти йорты янган кешенең әйберләрен ничек итеп уттан коткаруы турында сөйләде. Җомакадыйр бабайның йорты янган икән. Кем ут төрткәнен белмиләр. «Бик авыр булыр инде аңа, бердәнбер улы да фронтта»,—дип, картны кызганып сөйләнделәр эти белән әни... Мин Җомакадыйр бабайнын йортын яндырулары турында ишетү белән дер-дер калтырана башладым: менә-менә үзебез- нен йорт та дөрләп яна башлар кебек тоелды. Бик озак йокыга китә алмый яттым. Күз алдымнан Җомакадыйр бабайнын улы Орозбай китмәде. Ул минем абыйларның дусты иде, алар белән бергә комсомолда йөрде, аннары алар белән бергә сугышка китте... Мин иртән торып урамга чыкканда бөтен жир ап-ак кар иде. Яфраклары да коелып бетмәгән өянкенең ботаклары беренче юеш кар авырлыгыннан сыгылып төшкәннәр. Морҗалардан төтен бөтерелеп чыга иде. Мин шундук Җомакадыйр бабайлар йорты янына йөгердем Мин килгәндә Җомакадыйр бабай көрәк белән кар көрәп йөри иде. Төнлә янгыннан коткарып калган әйберләрен кар астыннан казып чыгара икән Карт үзе берни булмаган кебек тып-тыныч. Шул тирәдә, бөгәрләнеп, борынын йоны эченә төртеп, этләре йоклап ята иде. Җомакадыйр бабай бер-ике көрәк кар алып эт өстенә ташлады. Эт сискәнеп сикереп торды да, кагынып алып, чәң-чәң өрә-өрә китеп барды. Җомакадыйр бабай, моны кызык тоеп, көрәгенә таянды да бөтен кышлакны яңгыратырдай булып көләргә кереште. — Хәзерге этләр этмени. Менә шулай, улым ..— дип куйды. Мин ана исем китеп карап тордым. Үзенең йорт хәтле йорты янган, әнә кыш та житеп килә, бөтен өмете-таянычы булган бердәнбер улы фронтта, ә үзенең бер дә исе китми. — Чәнчелеп китсен йорты,— диде Җомакадыйр бабай.— Барыбер сүтәсе иде инде аны. Орозбай сугыштан кайткач, менә шушы төшкә яңасын салырбыз,— дип, ул. эре-эре атлап, саласы йортларының урынын үлчәп, көрәк белән сызып күрсәтте.— Ишеге менә монда була. Өйне ике бүлмәле итеп, уртадан керешле ясыйбыз. Аның яныннан үткән-сүткән кешеләр, хәлен уртаклашкан кебек: — Ут нидән чыккан соң? — дип сорагач, Җомакадыйр бабай: — Морҗасы ярык, шуннан чыккан.— дип җавап кайтарды. — Бик гаҗәп инде,— дигәч, Җомакадыйр бабай, кул селкеп: — Ничек чыкса да барыбер түгелмени? Бер-бер сәбәбе булмый калмагандыр инде. Кеше йортына кеше ут төртмәс! — диде. Җомакадыйр бабайның йорты януы аркасында мин төн буе куркып, кайгырып, йоклый алмыйча чыктым Шуңа күрә аның әнә шулай бер дә исе китмичә сөйләве миңа бик гаҗәп тоелды. Билгеле, аның үзенә алай дип әйтә алмадым инде. Без он тартырга бара торган тегермән — он тузаны кунып беткән, тигезлетигезсез балчык стеналы кечкенә генә бер йорт иде. Җомакадыйр бабай капчыкларны тегермәнгә кертте дә мина тегермән янындагы әрәмәлектә ишәкләр белән үгезләрне ашата торырга кушты. Мин, өй чаклы дәү бер таш өстенә менеп, малларны күзәтеп утыра башладым. Артта, ташларга бәрелеп күбекләнә-күбекләнә, елга шаулап ага иде. Кич җитеп, караңгы төшкәч кенә тегермән безнең ашлыкны тартып бетерде. Безнең егерме чакрым юлны кире кайтасыбыз бар. Өстәвенә, тирән генә бер елга да кичәсе бар Көндез елга аша чыкканда үгезләрнең сыртлары гына суга күмелмичә калган иде. ә ишәкләр үрдәк кебек йөзеп чыктылар. Миңа калса, мин үзем тегермәндә генә кунып калыр идем дә бит. Урман-әрәмәлекләр, камышлыклар арасыннан кайта торган шул юлны исемә төшерсәм, котым алына. — Җомакадыйр бабай, иртәнгә хәтле кунып калыйк булмас* шушында. ШАБДАНБАН АБДЫРАМАНОВ ф СОЛДАТ — Ә ни булды сон? — Берни юк та... Иртәгә иртән кайтсак, әйбәтрәк булыр дим. — Куркасыңмыни? — Юлы яман, су аркылы да чыгасы бар. — һәй, куркак. Судан курыксаң, муеныма атландырып чыгармын. Җомакадыйр бабай онлы капчыкларны үгезләр белән ишәкләргә төягәч, юлга чыктык. Төне дөм-караңгы, күзгә төртсәң дә берни күренми. Әле урман эченнән узабыз, әле тау битеннән, әле тауга менәбез, әле таудан аска төшәбез. Аяк астында биек куе үлән. Урман эче салкынча, дымлы, эчкәрәк кергән саен ул куера, серлерәк була бара. Якыннан гына ниндидер бер җан иясе килә, куак артына посып, менә-менә минем өскә ташланыр кебек. Ишәкләр кызу-кызу атлыйлар: алар- ның өсләрендә авыр йөк. Үгезләр салмак кына атлап арттан кайталар. — Алга чыгып, кәрван башыннан бар,— ди миңа Җомакадыйр бабай. Мин аның белән янәшә кайтканда да курка-курка гына кайтам әле: ничек алга чыгыйм инде? Җомакадыйр бабайның исе дә китми: гырылдый-гырылдый үз алдына атлый бирә. Моңарчы минем аяк өсте йоклап йөргән кешене күргәнем юк иде. Вакыт-вакыт ул шундый гырылдап куя, хәтта үз тавышыннан үзе сискәнеп уяна, югыйсә йоклап китсә, туктый башлый. — Җомакадыйр бабай, ник туктадыгыз, ишәкләр ерак китә бит,— дим мин. — Китсеннәр. Өйдән ары узмаслар әле,— ди карт. •— Ә бүреләр... — Бүреләрдән курыксалар, ашыкмасыннар...— ди бабай көлеп һәм шуннан соң сузып җырлап җибәрә: Балкып янган йолдызны» Батар жире кайда икән?.. Җомакадыйр бабай бик озак җырлый, ул җырлаганда мин куркуымны онытып җибәрәм. * * * Эшкә йөри торгач, бригадир мине Җомакадыйр бабайга бөтенләй беркетеп куйды. Бервакыт без аның белән берничә көн рәттән печән ташыдык. Ул печәнне чүмәлә тарткычка салып тора, мин эскерткә илтеп торам. Җомакадыйр бабай ат кебек эшләде. Мин, арып-талып, үгез өстендә йоклап китсәм, Җомакадыйр бабай ипләп кенә мине үгез өстеннән алып, чүмәлә төбенә сала да бер үзе эшли, үзе төяп, үзе илтә. Бер көнне безнең колхоз арпа урырга кереште. Бригадир Абдыкар безгә килгәндә ул көнне дә гадәтенчә исерек иде. Абдыкарның битләре кыпкызыл; ул, иреннәрен ялый-ялый. кунычыннан камчысын суырып ала да. хатыннар алдында чайкала-чайкала, сүгенеп: — Ник исәнләшмисез? — дип сорый. Хатыннар бер сүз дә дәшмиләр. Абдыкарның мона тагы да ачуы кабара. — Дәшмисезме? — ди ул зәһәрләнеп һәм камчысы белән берәр хатынга янап ала. Безне сүккән чакта ул гел политикага таяна: «Син — Гитлер койрыгы! Син планга каршы киләсең! Безнең хәзер нинди авыр хәлдә икәнне беләсең бит!» — ди. Ни дисең инде аңа? Хәрби комиссариатка барырга дигән повестка алгач, ул ләх булганчы эчеп исерә дә елый-елый: Иртәгә алсалар солдатка. Бикмәмәт улым ялгыз ла кала...— дип мырларга керешә. Тик ни өчендер аны армиягә алмыйлар. Ул район үзәгенә, һич бул- ф маса, өлкә шәһәренә чаклы бара да кире әйләнеп кайта. Кайткач, зур бер батырлык эшләгән шикелле, күкрәк киереп, кукыраеп йөри. ...Ул көнне ни сәбәптәндер Җомакадыйр бабай эшкә соңгарып килде, ул килеп житкәндә бригадир кырда иде инде. — Әй, карт дуңгыз! Ник соңга калып йөрисең? — дип кычкырды ул, картны күргәч. — Өч көн өйгә кайткан булмады,— диде Җомакадыйр бабай сабыр гына.—Өйдә карчыкның суы да, утыны да беткән Аны кайгыртасы да булды. Аңа карап бернинди зарар булмагандыр,— дип, китә башлады. Бригадир, тешен ыржайтып, ярсып, Җомакадыйр бабай өстенә таш ланды, урак сырты белән аның күкрәгенә китереп төртте. Агачка суккан кебек, кызганмыйча, каты итеп. Мескен Җомакадыйр бабайны кызганып, күзләремнән яшь атылып чыкты. Карт бераз басып торды да, кашларын жыерып, эшенә китеп барды. Ул көннәрне без Җомакадыйр бабай белән ашлык тапшыру пунктына икмәк ташый идек. Ул пункт бездән егерме чакрым чамасында. Шунда барганда да, кайтканда да мин юл буе Җомакадыйр бабайдан, аның тузгыган чал сакалыннан күземне алмадым. Нигә ул бригадирга каршы кайтармады икән? — дип уйландым. Чынлап торып тотынса. Җомакадыйр бабай ул исерекне генә әйләндереп сала ала бит. Шул хәтле дә юаш булырга ярыймы инде? Әмма миңа, бер дә көтмәгәндә, Җомакадыйр бабайның ачуланганын да күрергә туры килде. Бер көнне кич безгә Молдакмат исемле озын буйлы, кара тут йөзле бер егет килеп, бездә куна калды. Кешеләрнең әйтүенә караганда, үзе шушы якныкы, тик соңгы елларда калада тора булса кирәк. Бер кулы аның гарип, шул сәбәпле аны солдатка да алмаганнар. Ул каладан ситсы алып килгән иде. Аны акчага сата яки кокнарга 1 һәм борын тәмәкесенә алмаштыра иде. Молдакмат товарын бик тиз сатып бетерде. Кич белән бөтен җыйган байлыгын янчыкларга салып текте, шуларга комсызланып карый-карый, кулына күтәреп авырлыкларын чамалап каралы. Аннары стена буена әйбәтләп өеп куйды Шул Молдакмат бик күп кызык хәлләр белә иде. кич буе безгә шулармы сөйләде. Әти ул сөйләгәннәрне авызын ачып тыңлап утырды. Шулкадәр дә беркатлы, кеше жанлы бер адәм иде ул көне буе эшләп арыган, аягын атлый алмас хәлдә булса да, ял итәсе урында, аны тыңлап утыра... — Әх, әкә,—ди Молдакмат,—ул герман дигәннәре дуңгыздан яралган булса да, бик көчле шул...— ди. Әти бу сүзгә шаккатты. Аның үзенең уллары фронтта бит. Молдакмат әнә шулай дип безне гаҗәпкә калдырды. Күптән түгел өенә кайткан бер солдаттан ишеткән: фронтта чакта бер егет бер папирос тапкан. Шул папиросны авызына кабып кабызуга, папирос канга әйләнеп җиргә тамган да һәр тамчысы немец солдатына әйләнгән, ди. Болар шулхәтле күбәеп киткән, әлеге егет дошман уртасында чолганышта калгал, ди. Кокнар — наркотик. ШАВДАИЬАИ АБДЫРЛМАНОВ ф СОЛДАТ «Без сиңа тимибез. Үзегезнең якка кайт та иптәшләренә әйт: алар безгә атмасыннар, безнең якка чыксыннар, югыйсә без сезнең барыгызны кырып бетерәчәкбез»,— дигән ди немец. Әти, калтыранган куллары белән изүен тотып: — Ай алла! — дип куйды. — Ә-ә, әкә, немецләрнең икмәге дә катлы-катлы, ди. Бер каты май, бер каты ит, бер каты шикәр икән,— дип сөйли бирде Молдакмат... Иртәгесе көнне пунктка ашлык илтә барганда мин боларны Җомакадыйр бабайга сөйләдем. — Ах, аты коргыры ул ахмакның! Кайда ул сукбай, күрсәт миңа,— диде карт ачу белән. Ярсуыннан бөтен тәне калтырый башлады. — Сездәме ул? — Юк. Иртүк китте. Жомакадыйр бабай беркадәр вакыт сүзсез генә атлап барды, аннары чапан кесәсеннән өч почмаклы хат алып, миңа сузды. — Мә, менә укы! Мин хатны ачып укый башладым. — «Туган ягым Кыргызстанда бәхетле, матур тормышым калды, кадерле әти-әнием, туганнарым, якын дусларым калды. Бу хатны сезгә, гомерен дә кызганмыйча, кулына корал тотып, явыз дошман белән канлы көрәшкә катнашучы улыгыз Орозбай яза»,— диелгән иде хатта. Шуннан соң Орозбай үзенең сау-сәламәт икәнлеген әйткән, сәлам язган. Хатның бер бите сәлам тапшырылырга тиешле авылдашларының исемнәре белән тулган иде. — Икенче ягын да укы,— диде Жомакадыйр бабай. — «Әти, баштарак без аларның һөҗүмен туктата алмадык. Хәзер инде эшләр башкача Без аларны бер адым да алга уздырмыйбыз, кирегә куабыз. Ходай кушса, алар озакламый табан ялтыратып элдертәчәкләр». — Күрдеңме? Менә нәрсә дип язган Орозбай! Ә теге ахмак тузга язмаганны уйлап чыгарган... — дип, Жомакадыйр бабай миңа ачуланып карап алды. Ә минем ул Молдакматка нинди катнашым бар соң? Бер айлап вакыт үтте. Игеннәрне урып-җыю төгәлләнеп килә. Кешеләр, бөтен көчләрен куеп, ашлыкны тизрәк сугып бетерергә тырышалар. Иген суга торган таш та, үгезләр дә, ат, сыерлар да эшкә җигелгән. Аз гына җил исә башлау белән сугылган ашлыкны җилгәртергә керешәләр. Ә без Жомакадыйр бабай белән чиста ашлыкны амбарга ташыйбыз. Беркөнне ындыр табагында суккан ашлык беткән, безгә эш юк иде. Үгезләрне тау битенә утлауга җибәргән идек. Жомакадыйр бабай: «Куып алып кайтыйм әле»,— дип, шунда китте. Мин аны бик озак көттем Ашлык сугучылар безнең капчыкларны инде тутырып куйдылар. Жомакадыйр бабайга күптән әйләнеп кайтырга вакыт булса да, ул һаман күренмәде. Мин, тау битенә менгәч, Жомакадыйр бабайны күрдем. Ул ташка сөялеп утырган да, ияген алга сузып, каядыр еракка караган иде. Анын чал сакалына, керләнеп каралган ак күлмәк итәгенә күзләреннән тәгәрәптәгәрәп яшь тама иде. Ерактагы көзге офыкка карап, аның янында мин дә беравык басып тордым. Жәйге аяз көнне бу таш өстеннән Жәләл-Абадка чаклы, хәтта аннан да ераграк булып, бөтен үзәнлек уч төбендәге кебек күренеп тора. Ә хәзер шәһәр чак-чак кына шәйләрлек, шәһәрдән ары тоташ томан пәрдәсе иде. Шул чак күңелемә нн сәбәптәндер азыр булып китте. Җомакадыйр бабайга күз төшердем һәм беренче тапкыр аның бик нык ябыкканлыгын, коры сөяккә _ енә калганлыгын абайлап, исем китте. Картның куе озын кашлары тырпаеп тора, төссез күзләре эчкә баткан, янак сөякләре йомарланган йодрык шикелле калкып чыккан иде. Беркадәр вакыттан соң Җомакадыйр бабай урыныннан кузгалды. Без арыган кәрваныбызны җитәкләп юлга чыкканда көн кичкә авышып бара иде инде. Малкайлар, аяк асларыннан тузан күтәреп, җайга гына алдан атлыйлар, ә без алар артыннан куе тузан эчендә барабыз. Җомакадыйр бабайның ансыз да кызыл күзләре тузан әчесеннән тагын да кызарып, утлы күмергә охшап калган. Ашлык тапшыра торган пунктта һәрвакыт халык күп була, бирегә бик күп кышлаклардан ашлык китерәләр. Монда малайлар да, картлар да, хатыннар да бар Баш өстендә ут кебек кояш кыздыра, аз гына да җил әсәре юк. Түземсезләнеп чират җиткәнне көтәбез, һәммә кешенең ашлыгын тизрәк тапшырасы килә, арбалар бәрелеп эләгешәләр. Баласы ындыр табагында калган бер дөя, елаган сыман, сузып акырып җибәрә. Койманың теге ягында маневр ясаучы паровоз кычкырта, вагоннар шалтыр-шолтыр килә. Ә Җомакадыйр бабай һәрберсе бер центнер авырлыгындагы дәү-дәү капчыкларны ташый. Ул җиргә утыра да капчыкны аркасына салып бер кулы белән тота, икенче кулы белән җиргә таянып, әкрен генә күтәрелә. Чалбар балагы астыннан аның тузанланып беткән ябык аяклары, кабарып торган күксел кан тамырлары күренә. Өстенә төсе уңып беткән күлмәк кигән, билен дөя йоныннан ишкән бау белән буган бер хатын, Җомакадыйр бабайны күргән саен, иске танышын очраткан кебек, эндәшә: — Ә. әкә, ни хәлегез бар? — ди, тузан утырып каралган тешләрен күрсәтеп. — Менә күреп торасың. Үзеңнең хәлең ничек сон 5 Бала-чагаң саусәламәтме? Иреңнең фронттан хаты киләме? — ди Җомакадыйр бабай. — Менә ике ай инде —хаты юк, әкә,—ди хатын. Җомакадыйр бабай башын ия. — Балаларыгызның бәхете булып, ходай кушса, әйләнеп кайтыр,— ди әкрен генә. Беркөнне без ындырга килгәндә бригадир да шунда иде. Гадәтенчә, ул хатыннарны сүгеп тора, тик бу юлы сәбәпсезгә түгел иде, ахры. Борылча исемле карт кына бер хатын, гозерләгән кебек Абдыкарга таба кулын сузып: — Бригадир, җаным. Бая төш чагында бер мескенгә берәр генә уч бодай биргән идек,— диде. — Мин ана әле кайчан гына аванска ун кило чүпле ашлык бирдем бит1— диде бригадир. Кояшта корып кипкән сыман, колгадай озын буйлы, ябык бер хатын: — Дөрес, әкә, ансы өчен рәхмәт.— диде. Аның алдында төшкелеккә дип җарма 1 салып килгән чәйнеге тора. Чәйнекнең капкачы юк. эчендә бөртек күренә. Бу хатын ул бодайны учына салып уган, сулышы белән өреп кибәгеннән арындырган — Нигә синең балалар башка кешеләрдән артык ашарга тиеш соң? 1 Җарма — бодай ярмасыннан пешергән аш. в «к У Ш Л в дл И ВЛ И А В Д Ы РАМАНОВ ф СОЛДАТ ф — Башка кешеләрнеке кебек, сөтебез булса иде. Бер җарма белән генә җан асрап булса икән. Балаларым ач... ашарга сорап елыйлар... Моннан ары алай эшләмәм инде. — Юк, әйдә, конторга киттек, карак. Фронтка җибәрәсе икмәк бу, син шуна пычрак кулыңны сузгансың. «Карак» дигән сүзне ишеткәч, хатын кычкырып еларга кереште. Бу вакытны Җомакадыйр бабай, бу хәлне күрмәгән сыман, бер читтә басып тора иде. Кинәт ул капыл гына борылды да бригадирга таба атлады. — Ай, Абдыкар, җитте! Моннан ары алмам дигәнен ишеттең бит,— диде. Бригадир аңа: — Ә син тыгылма! Үз эшеңне бел,—диде дә иярләгән атына таба китте. — Ах, бирән булгыры, жулик! — дип кычкырды кинәт Җомакадыйр бабай.— Син центнерлап читкә сатып эчкәндә ансы саналмыймы, фронтка җибәрәсе икмәккә син шакшы кулыңны сузмыйсыңмы?! Үз куллары белән көненә чирек гектар ашлык уручы бу мескен хатын ярты кило бодай уып җыйган икән, син шуның өчен тавыш чыгарып, аны карак дип атыйсыңмы?! — Нәрсә мыгырдаган буласың, куу сакал *, — диде Абдыкар. Шул сүзне ишеткәч, Җомакадыйр бабай атына атланып өлгермәгән бригадирга ташланды да аны якасыннан эләктереп алып бер читкә атып бәрде. Бригадир аның янында мескен бер тычкан баласы кебек кенә иде. Хатыннар, бөтенесе картка ташланып, аны аерып алдылар, югыйсә Җомакадыйр бабайның бригадирны әллә ни эшләтүе дә бар иде. Мин теге көнне бригадирның урак сырты белән Җомакадыйр бабайның күкрәгенә сукканын хәтерләдем. Ул чагында кайда булды икән картның көче? Ә хәзер аны әллә ничаклы кеше көчкә тотып тора, ул ычкынмакчы була, үзен рәнҗеткән адәмгә арыслан кебек ташланырга омтыла. Бригадир, куркынып карана-карана, атына атланды да: — Күрсәтермен әле мин сиңа, карт тәре! Фронтка җибәрәсе икмәкне урлавыгыз өчен барыгызга да эләгер! — дип сөйләнә-сөйләнә, чаптырып китеп барды. Инде тәмам көз җитсә дә, ашлыклар урып-жыелып бетмәгән әле. Моның өстенә тагын бригадирыбыз, аттан егылып, аягын сындырды. Аны больницага салдылар. Бригадир урынына минем әти калды. Бер көнне әти белән икәү ындырда чакта, әти минем күземә карап, җиткән чәчләремнән сыйпый-сыйпый: — Бик ябыккансың, улым,— дип куйды. Бераз уйланып торды да: — Бар. өйгә кайтып, ял ит бүген,— диде. — Ә пунктка кем барыр соң? — Җомакадыйр бабай белән икенче кешене җибәрермен,— диде әти. Мин Җомакадыйр бабайга каралым. Ул пунктка бодай тутырып илтә торган капчыкларны юан энә белән ямап утыра иде. Эшенә шул хәтле бирелгән, шуннан башка бер нәрсәне дә искәрмидер кебек. Ни сәбәптәндер минем аны бер ялгызы калдырасым килмәде. Әти, минем уемны аңлаган төсле; ' Куу сакал — картларны мыскыллап әйтә торган сүз. — Жомакадыйрга икенче бер иптәш бирермен. Бар. бар. юкса иртәгә бөтенләй аяктан егылырсың! — диде. Иртәгесе көнне мин иртүк, ындырга килүемә. Жомакадыйр бабай ятып ял итә торган чүмәлә төпләрен карап чыктым. Карт анда юк иде. Ул әле өеннән килеп җитмәгән. күрәсен: килгән булса — безнең капчыклар шушында булыр иде. Әти төн буе ашлык җилгәргән, хәзер биш япьле сәнәк өстенә кырын төшеп йоклап ята иде. Шунда миңа эш атларын утлатып йөрүче берәү: — Әй, малай, кайда югалып йөрисен? Үгезләрегез, ишәкләрегез таралып бетте. Әнә, ике үгезегез тегендә, аста.— диде. — Хәзер, хәзер алып киләм,— дидем мин. Үзем. Жомакадыйр бабайны эзләп, тирә-юньгә карандым. Ул арада ындыр табагында йоклаучылар барысы уянып беттеләр. Аларнын берсе дә Жомакадыйр бабайны күрмәгән. — Өенә кайтып киткәндер,— диде берәү. Мин юл буйлап тау түбән йөгереп төшеп киттем. — Кая барасың? — дип кычкырды кемдер арттан. Мин Жомакадыйр бабайның өенә кайтып китүенә ышанмадым, күңелемә ниндидер шом төште. «Пунктта ашлыгын кабул итмәгәннәрдер дә шунда калгандыр»,—дип үземне-үзем юатырга тырыштым Бер чакрым чамасы йөгергәч, юлдан бер читтәрәк яткан Жомакадыйр бабайны күреп алдым. Кайта-кайта хәле киткәндер дә шунда ятып йоклагандыр, дип уйладым, йөгереп янына килдем. Карасам, Жомакадыйр бабай йокламый, күзләре ачык, күккә караган . — Жомакадыйр бабай,— дип эндәшеп аны уятмакчы булдым. Кулын тотып карасам, кулы таш шикелле салкын, авыр иде. Куркуымнан читкә тайпылдым. Жомакадыйр бабай янында бик озак басып тордым. «Әллә мин бармаганга үлде микән?» —дип котым очып уйландым. Аның чак кына елмайган сыман булып катып калган йөзенә карап тордым. Ул җиргә чалкан яткан, талгын гына искән җилдә чал сакалы сел- кенгәли иде. Шуна карап торгач, карт менә хәзер терелеп, уянып китәр кебек иде. Яныма кешеләр җыелганын да сизмәдем. Жомакадыйр бабайның кесәсеннән бер язу табып, миңа укырга бирделәр. Мондый сүзләр язылган иде анда: «Кадерле Жомакадыйр ата. Сезнең улыгыз Орозбай, Ватанны саклап, батырларча һәлак булды... Политрук Иванов... 1942 ел, 13 август». Орозбайнын авылдашлары бу кайгылы хәбәрне ишеткәч сүзсез калып, башларын иделәр... Жомакадыйр бабай бу хәбәрне күптән алган, тик кешеләргә белгертәсе килмәгән булса кирәк. Шуннан бирле күп еллар узды. Мин бик күп кешеләр арасында булып, күп нәрсәләр белдем, әмма Жомакадыйр бабайны менә бүген генә аерылышкан кебек хәтеремдә саклыйм. Мин аның тау битендә чалкан ятканын да, чал сакалы җилдә селкенгәнен дә, елмайган сыман кыяфәтен һәм иртәнге зәнгәр күккә төбәлгән күзләрен дә күрәм. Синең сугыш кырында булганын бармы? Отряд башында атакага чапкан солдатны күргәнен бармы? Шул солдатның, дошман пулясе тиеп, җиргә чалкан авып калганын күргәнең бармы? Ә минем... минем күргәнем бар. Ул солдат Жомакадыйр бабай иде...

ЯХЪЯ ХАЛИТОВ приемке.