Логотип Казан Утлары
Публицистика

КРЕМЛЬДӘ ЛЕНИН БЕЛӘН ОЧРАШУ

Гражданнар сугышы. 1919 ел. Яшь Совет дәүләте дошманның утлы боҗрасы белән уратып алынган. Октябрь ватанының тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган башлангыч юлы социалистик илләр әдәбиятында дулкынландыргыч темаларның берсе булып тора. Енё Дьёркеиның «Фрунзе янында» исемле китабы Советлар Россиясендә гражданнар сугышына катнашкан венгр сугышчыларының истәлекләреннән алып язылган. Автор бу китабында атаклы Совет полководецы М. В. Фрунзе һәм венгр интернационалистларыннан торгсн сакчы отрядның сугышчылары турында сөйли. Без укучыларга шул китаптан бер хикәя тәкъдим итәбез. елның җәендә, Кызыл Армиянең барлык фронтларда диярлек уңышлы үткәргән берничә зур операцияләреннән соң, Колчак гаскәрләре тар-мар ителде. Операцияләргә әзерлек барган вакытта Фрунзе штабында тормыш чишмә кебек кайнап тора иде. Фронтлардан командармнар, корпус командирлары, комиссарлар, элемтәчеләр һәм хәбәрчеләр әледән-әле килеп кенә тордылар. Операцияләр сизелерлек нәтиҗәләр бирде. Уралда аклар бик каты җиңелүгә дучар булдылар һәм чигенә башладылар. Чигенүче ташкынның бер төркеме Үзәк Себер юнәлешенә ургылды, ә икенче төркем Урта Азия юнәлешендә тәгәри башлады. Августның башларында Фрунзены Мәскәүгә чакырдылар. Моңа кадәр дә Фрунзены Мәскәүгә чакырган очраклар булгалый иде. әмма бу юлы солдатлар үзләренең зур вакыйгалар алдында торганлыкларын сизделәр. Сыек болытлар белән капланган күк йөзе яктырып китте. Фрунзе- ның килүен хәбәр итеп, сәгать дүртләрдә быргычы сигналы яңгырады. Команда сүзләре ишетелде һәм сакчы отрядының командиры Мартон Шаркези, поездның китәргә әзер икәнлеген белдереп, рапорт бирде. Рапортны тыңлап бетергәннән соң, Фрунзе кузгалырга рөхсәт итте. Алда мең километрга сузылган юл ята. Хәзер дә бу якын ара түгел. ә моннан 40 ел элекке техника өчен бигрәк тә инде. Состав яшел урман һәм таулар тирәсеннән чаба. Паровозга утын, су алыр өчен юлда еш кына тукталып торырга туры килә. Икенче көнне төш турларында Мәскәүгә килеп җиттек. Поезд йөрешен акрынайтты, әледән-әле стрелочниклар очрый. Сугышчылар кар- шыга чабучы зур шәһәргә исләре китеп карыйлар. Поезд Мәскәүнен чи1е буйлап бара. Уңда Гужон заводының дәү корпуслары күренә башлады. — Карагыз әле, нинди гигант,—диде Геза Рабикар. ♦ Завод завод инде,— диделәр сугышчылар. >• — Анын үз тарихы бар. Унжиденче елны, марттан алып ноябрьга кадәр, хәрби әсирлектә мин шушы заводның слесарьлык мастерскоенда = эшләдем Баек Октябрь социалистик революциясен без шунда каршы- ° ладык, шунда Фридеш Карикош белән таныштык. Ул безне заводтан = Мэскәү баррикадаларына алып китте. Геза Рабикар 1917 елның ноябренда Мәскәү пролетариатының урам и сугышлары турында үзенең кичерешләрен уртаклашкан арада, поезд я әкрен генә Казан вокзалы платформаларына якынлашты. Паровоз, куе пар бөркеп, чаш-чош килеп туктады, сакчы солдатлар “ составның ике ягында үз урыннарын алыр өчен вагоннардан сибелде- ** лэр Бвтенроссия Реввоенсоветы Көньяк җыелма армияләренең коман- ч дующиен алырга ике машина җибәргән иде. Фрунзе һәм Сиротинский- ц дан башка Игнац Агоштон һәм Пал Вайда иптәшләр дә поезддан § тештеләр. х Ачык түбәле «форд», Кызыл мәйданны үтеп, Кремль капкасына ки- . леп керде һәм бер зур сары йорт каршысына килеп туктады. Фрунзе белән Сиротинский эчкә кереп киттеләр, ә озатып килүче ике кеше - аларны Кремль бакчасында көтеп калды. — Кара әле, дускай. Ә без нәрсә эшләрбез? — дип сорады Вайда °- узенең иптәшеннән. л — Синең моңа кадәр Кремльдә булганың юк идеме? — Юк, ләкин Кремль турында күп ишеткәнем бар. м — Бик әйбәт фикер килде әле минем башка. — Ниндирәк фикер? ы — Киттек карарга! — Өлгерербезме? — Әйе. Иптәш Сиротинский. аз дигәндә бер сәгать торырбыз, диде. Шулай булгач, без Кремльне карап йөри алабыз. Әгәр син теләсәң, смирно басып тик торырбыз. Бу да начар эш түгел, әлбәттә. — Әй усал да кеше син, туганкай! Икесе берьюлы елмайдылар, аннан Агоштон шаяртып команда бирде. — Урынны күзәтергә шагом марш! Бер-ике! Алар, сызгыра-сызгыра, зур парк буйлап киттеләр. — Әнә зур-зур суганнарга охшаган теге сырлы гөмбәзләрне күрәсеңме?— диде Вайда, исе китеп.— Кара әйбәтләбрәк, көн саен күрә алмыйсың андыйларны. — Сәлам, картлач! — дип исәнләштеләр алар паркта нидер эшләп Йергән бакчачыга охшаш бер ир кеше белән.— Эшлисеңме? — Минме?.. Мин... әйе, ә менә сез монда ни эшләп йөрисез һәм кем буласыз? — Без кызылармеецлар, интернационалистлар. Иптәш Фрунзеның шәхси сакчылары. — Бу, әлбәттә, эш. Кремльдә карарлык әйберләр бар. Әйдә, карагыз, күрегез. — Карарга әйбер күп, тик менә күрсәтеп йөрүче генә юк. — Әгәр телисез икән, мин сезгә ярдәм итәргә риза,— дип җавап кайтарды бакчачы һәм шундук аңлатырга кереште — Сез Кремльдә йөрисез Мондагы һәрнәрсә — үзе бер тарих, һәрбер таш рус халкының Данлыклы үткәннәре турында сөйли Болар барысы да рус мастерлары кече белән салынган. Ә патшалар Кремльдәге һәрбер хәзинә аларның уз исемнәрен мәңгеләштерер дип уйлаганнар Кремль, башкалабыз Мәскәүнең үзе кебек үк, бик борынгы. «Кремль» сүзе ныгытма дигәнне аңлата. Бу ныгытма дошманнардан саклану өчен төзелгән. Аны инде берничә тапкыр яңартканнар. Бүгенге көнгә кадәр үзенең баштагы төсе белән сакланган Кремльнең манаралары һәм стеналары үтә алмаслык киртә булып торганнар. Кремльнең эчке корылмалары, сарайлар һәм чиркәүләр — бу мәһабәт соборлар болар барысы да бөтен бер архитектура челтәрен хасил итә. Патша-кыңгырауга дикъкат итегез,— дип дәвам итте сүзен бакчачы.— Андый кыңгырауны сез башка беркайда да күрмәссез. Аның да тарихы бар. Без, руслар, аны патша-кыңгырау дип йөртәбез. Беренче кыңгырау Борис Годунов патшалык иткән дәвердә коелган булган, ул кыңгырау йөз утыз тоннага якын авырлыкта булган. Мәскәүдәге зур янгын вакытында кыңгырау төшеп ватыла. Ул патша-кыңгырауның бабасы була. Соңыннан рус осталары иске кыңгырауның кисәкләреннән яңа кыңгырау коярга керешәләр. Монысы инде — дөньяда иң зур кыңгырау, аның авырлыгы ике йөз тоннадан артыграк, яннарының калынлыгы алтмыш сантиметр, биеклеге алты метрдан артыграк. Бу яна кыңгырау коелган урынында махсус агач терәк өстендә торган 1737 елны Мәскәүдә тагын янгын кабынган. — Мәскәүдә янгыннар бигрәк тә күп булган икән,— диде Агоштон. — Дөрес сүзгә җавап юк. Элек башкалада йортлар гел агачтан булган, шуның аркасында мәскәүлеләр янгыннан гел җәфа чиккәннәр. Сүземне дәвам итәм... Кыңгырау астындагы агач терәүләр янып авалар. Кызган кыңгырау сулы чокырга килеп төшә. Шунда ул ярыла һәм бер кисәге уелып төшә. Менә хәзер сез карап торган шушы кыңгырау туксан тугыз ел чокырда яткан. 1836 елны гына аны, чокырдан чыгарып, нигезгә куялар. Патша-кыңгырауның тарихын сөйләгәннән соң, бакчачы үз эшен дәвам итте. Венгрлар бакчачыга чын күңелдән рәхмәт белдереп саубуллаштылар да 1586 елда коелган патша-туп янына киттеләр. — Чынлап та гаҗәп туп. Көпшәсенең генә озынлыгы биш метр чамасы булыр,— дип сөйләнде Пал Вайда. Патша-тупка сокланып торганда, парк аркылы аларга табан иптәш Фрунзеның килгәнен күрделәр. Аның белән янәшә очлаеп торган сакаллы, кечерәк буйлы тагын бер кеше атлый иде. Аларны Сиротинский һәм венгрларга таныш булмаган тагын ике ир кеше озатып килә. — Кара әле! Бу иптәш Ленин бит! Фрунзедан уңда килгәне. Мин аны шунда ук таныдым,—дип пышылдады Агоштон. Ленин белән Фрунзе килеп җиткәч, венгрлар хәрбиләрчә оста итеп честь бирделәр. Аларның яңа формаларына Ленинның күзе төште: кара хром итек, кызыл төстәге китель һәм ал чалбар. — Бу иптәшләр кем? —дип Фрунзега мөрәҗәгать итте Ленин.— Кайсы частьтан? — Минем сакчылар, Владимир Ильич...— дип сүзен башлады Фрунзе. — Нәрсә? Шәхси сакчыларыгызмы? Сез шаяртасыз... — Бер дә шаяртмыйм. Штаб каршында комендант взводы бар, дип мин сезгә кайчандыр әйткән идем бит. — Әйе, әйе, хәтерлим, ләкин алар кемнәр соң? — Ленин хәйләкәр елмаеп куйды һәм кызыксынып сугышчыларга карады. — Бу венгрлар,— дип аңлатты Сиротинский. — Венгрлармы? — дип гаҗәпләнде Ленин.— Чынлап та венгрлармы? — Ул Вайда белән Агоштон янына якын ук килде. — Әйе, иптәш Ленин. — Ә нигә монда сугышасыз? Йөрәк кушуы буенчамы? Венгр иптәшләр бу көтелмәгән сораудан аптырап калдылар. Берепче б\лып Агоштон үз-үзен кулга алды. —Әлбәттә, йөрәк кушуы буенча. Безнен бирегә килү юллары җиңел булмады. Йөрәк кушмаса, тормышын куркыныч астына кем куйсын, иптәш Ленин. Мин гади венгр эшчесе һәм политиканы ул кадәр тирән акламыйм. Ләкин уникенче елның егерме өченче маенда, Венгриядә эшчеләр баш күтәргәч, мин алар белән киттем. Эшчеләр күтәрелешендә катнаштым. Төрмәгә яптылар. Яшерми әйтәм, анда мина шактый эләкте Имгәтеп бетерделәр. Төрмәдән барсы өчен дә үч алырга дигән нык теләк белән чыктым. Моны мин унҗиденче елның октябрендә, Октябрь социалистик революциясенең җиңүе өчен көрәшкәндә, искә төшердем, аннан унсигезенче апрельдә, өченче Оренбург интернациональ полкы сугышчысы булганнан соң, искә алдым. —Мин сезнең турыда, венгр интернационалистлары турында ишеткән идем,—диде Ленин —Сез яхшы сугышасыз. Аңлагыз: сез монда рус эшче һәм крестьяннарының иреге өчен генә түгел, үз халкыгызның азатлыгы өчен дә сугышасыз. Агоштон үткән елның язында Венгриядә республика игълан итү турындагы хәбәрне нинди зур күтәренкелек белән каршы алуларын хәтерләде. Аннан соң алар туган илне һәм бергә сугышып йөргәннәрен ешрак искә ала торган булып киттеләр. Комиссар Йошкой Шабори һәм сугышчылар белән бу турыда алар ничәмә тапкыр гына сөйләшмәделәр!.. Ленин Агоштонның иңбашына кулын салды, күзләрен хәйләкәр итеп кысты һәм елмаеп: — Сезгә уңышлар телим, иптәшләр! — диде Ленин һәм аның ике юлдашы парк сукмагы буйлап китеп бардылар. Фрунзе белән Сиротинский венгрлар белән калды. — Иң зур большевик сөйләште сезнең белән. Ленин —диде Фрунзе.

Булат СӨЛӘЙМАНОВ тәрҗемәсе