КӨМЕШ ЯЗУЛЫ КЫЛЫЧ
БЕРЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
Авылыбызда анын турында бертөрле легенда герое сыманрак итеп сөйли торганнар иде. Сугыш алдыннан да. сугыш елларында да... Хәер, бүген дә әле олырак кешеләр торып-торып аны искә алгалыйлардыр. Кешесе онытырлык түгел иде шул... Аның исеме Гыйлаҗетдин иде, ягъни безнең ише малай-шалай өчен Гыйлаҗ агай. Ә болай халык телендә, үзенә атап эндәшмәгәндә, «Адыады» дип кенә йөртерләр иде, ник дисәгез, авылыбызда Гыйлаҗетдиннар. Гыйлаҗлар бер ул гына түгел, алар күбәү... Гыйлаҗ агайның Бари исемле бер малае бар иде. Мина яшьтәш. Без икебез бергә беренче класска барып кердек, аннары икебез, бер партада утырып, дүрт ел буена бергә укыдык. Әкәмәт үткен, тапкыр малай иде. Әйтик, арифметика дәресләрендә теләсә нинди мәсьәләне «эһ» итмичә чишеп тә куяр иде. Кышын да без бергә, җәен дә Кайсыдыр, теленә чуан чыккыры, безнең дуслыктан көнләшептерме: «Агылый белән Тагылый ич алар»,— дип әйтеп куйган бит бер мәлне. Шул нәрсә икебезгә дә, сарык койрыгына сырылган тигәнәк күк, ябышты да калды. Ләкин безнең аңа әллә ни исебез китмәде: Агылый икән Агылый, Тагылый икән Тагылый булыйк, тик арага кыл да кыстыра алмасыннар... Безнең әниләр дә үзара бик дус, бик тату яшиләр. Безнең өй алар- дан өч-дүрт йорт аша гына, шунлыктан вак-төяк йомышка алар безгә, без аларга чабабыз. Әниләребезнең эшләре дә охшаш: минем әни больницада санитарка булып эшли, аның әнисе Мәчтүрә апай без укыган башлангыч мәктәптә җыештыручы. Үз өйләре булмаганга күрә, алар мәктәп ишек алдындагы өч тәрәзәле тәбәнәгрәк кенә өйдә торалар. Җәйге ялларын аның әнисе дә, минем әни дә бер вакытта — август аенда алалар. Хикмәт шунда, авылыбызны һәр яклап чолгап алган калын кара урманнарда, иксез-чиксез сазлыкларда бу айда кара җиләк, нарат җиләге һәм мүк җиләкләре өлгерә. Менә шуларны җыярга йөрибез. Ә алар, ул җиләкләр, безнең тирәдә кайсы елларны күктән яуган шикелле була. Бариның әнисе Мәчтүрә апайны «саз башлыгы» дип йөртәләр. Чынлап та, ул үзенә иң якын, иң ышанычлы хатыннардан бәләкәй генә бер «әтрәт» туплый да җиләкле сазлыкның иң шәп төшенә алып бара... А Җиләкне безгә, Бари белән икебезгә, ярыштыра-ярыштыра җый- дырталар: муеннарга бау белән асылган калай савытларны кайсыбыз тизрәк тутыра да, кайсыбыз әниләрнең зур кәрзиненә күбрәк бушата. Кайчакны ул уза, кайчакны мин. Кайтырга чыкканда, без генә түгел, олылар да сазлык түмгәкләре арасында, исерек кешеләр шикелле, алпан-тилпән, ава-түнә атлый. Me- ♦ нә шул чакны Бари дус көннең нинди булуына яки урман-сазлыклар- £ нын нинди җирләрендә йөрүебезгә карамастан, һич саташмыйча, безне = кергән юлыбызга чыгарып куя. Каян белә, каян килә диген шундый зи- | һен^. Алалар, таныш юлларына чыккач. Бариның бу сәләтенә исләре ~ китеп сөйләнә-сөйләнә тамак ялгарга утырышалар, ә Мәчтүрә апай £ — Гәүдәсе минеке, зиһене әтисенеке шул аның,— дип, Барины мак- * тарга тртына... ® Икенче көнне урманга бармыйбыз. Тын алабыз, хәл җыябыз. Бари- | лар җыйган җиләкләрен бездән уналты-унҗиде чакрымдагы тимер юл g станциясенә илтеп саталар. Монысын Бариның бердәнбер апасы Мәдих нә эшли. Мәдинә апа үзе Глазов дигән зур кала җирендә укый, фельд- * шер булырга әзерләнә. Җәйләрен ял итәргә өенә кайта Хәер, кая ул а монда ял! Дөрес, ул безнең белән урманга бармый, өйдә әтисе янында о кала Бик барыр иде дә, җиләкне бик җыешыр иде дә, озынборыннар- s дан курка. Шул әрсез бөҗәкләр сарып алып, бер тешләргә-имәргә то- 5 тынсалар. Мәдинә апаның минутында бите-йөзе, беләк-балтырлары •“ бүртеп чыга. Димәк, ярамый аңа. Үзе ул шундый чибәр, шундый сөй- < кемле: бит урталары янып пешкән алмадай, күз-кашларына шомырт х карасы ингән, куллары шундый йомшак, нәфис, моның өстенә тагы, ч тез асларына тиклем җиткән калын-калын ике толымы да бар. £ Ул таң тишегеннән тора да, әнисе белән энесе җыеп алып кайткан > җиләкне, кәрзиннәре-ниләре белән иңбашларына көянтә итеп асып, ч станция юлына чыгып китә. Озын чәч толымнарын тирбәлдергәләп, " нечкә билләрен сыгылдыра-сыгылдыра кәз-кәз атлый ул... Озакламый укуын тәмамлап, фельдшер булырга йөри, шулай булгач, кеше арасына кимсенмичә барып керер өчен, өс-башын юнәтергә кирәк түгелмени аңа? Ә без җиләкне сатмыйбыз, бездә бүтәнчәрәк эш ителә: алып кайтканның икенче көнендә әнием, олы мичне ягып, как коярга яисә җиләкне киптерергә тотына. Кышын аның монысы да тансык бит, инде бик интеккәндә, базарга чыгарсан. акча... Безнең алай станция юлларында йөрергә кешебез дә юк. Әтием көне-төне сельпо эшендә, товар ташый, ике сеңелемә эш кушарлык түгел әле— аларның бар кайгысы курчак* чүпрәктер, ә бердәнбер әбиебезнең андый сәфәрләрдә йөрергә җегәре дә, теләге дә булмаганын, үзе ярып әйтмәсә дә, беләбез. Ә тегеләрнең эше көйләнгән Мәдинә апа сатып алган нәрсәләр турында әйтмим дә, бер заман минем дусым Бариның аягына шыгырдап торган күн итек, өстенә әллә нәрсә тиресеннән теккән һәйбәт якалы, бумази тышлы — кыскасы, патша малайлары көнләшерлек бишмәт ки дермәсеннәрме! Ул да түгел, әтиләре Гыйлаҗ агайның такыр башына күз явын алырлык кара бәрхет кәләпүш тә менеп утырды Сугыш алды елларында колхозларның кодрәтле чагы, урак өстендә авылыбыз халкы ябырылып басуга эшкә чыга, чөнки бик күпләр, ур- мансазлыкларда, хода биргән нәрсәгә өмет итеп, эзләнеп йөрүгә караганда, үзләре тир түгеп эшләп алганны, ягъни ишек алларына йөк- й«к булып кергән ашлыкны артыграк күрә. Бригадирлар, безнең ише җиләкче яисә гөмбәчеләргә кырын карасалар да. әлегә сүгенмиләр- нитмиләр, хәер, без аларның күзләренә чалынмыйчарак. посып кына йөрибез, авыл Советы да бәйләнеп маташмый Тик әйтелгән көнне, әйтелгән сәгатенә басуга яисә ындыр табагына большевистик өмәгә чыга бел, совет эшеннән читләшмә... Шулай итеп, без ике якка да өлгереп, әмма үз җаебызны күбрәк карап, үз ирегебездә, дөнья рәхәтендә кара урманнарның, яман исле сазлыкларның сукмакларын таптыйбыз да таптыйбыз... Шуңа күрә дә мин, дусым Бари яки аның әнисе, апасы турында гына түгел, авылыбызда бик күпләр өчен сәер һәм сер булып тоелган Гыйлаҗ агай турында да әллә ниләр беләм. Ничә яшьләрдә булгандыр ул —кырык биштәме, илледә яисә илле биштәме —анык кына әйтә алмыйм, әмма карар кыяфәткә Гыйлаҗ агай шактый олы күренер иде: киң иягеннән асылынып төшкән каба сакал, чылгыйлары бөтерелеп торган хәтәр мыек, яссы маңгай астында бергә кушылып үсә язган яман да калын кашлар, һәм болар һәммәсе дә сумаладай чем-кара төстә, тик сакал-мыегында гына көмеш төкләр күренгәли... Мондый сакал-мыек безнең авылда беркемдә дә юк, карт- корының жыенысында диярлек минем чәнти бармагымнан да нәзегрәк мыек белән кәҗә сакал гына... Җомга көннәрендә бездә уздырыла торган базарга кыяр-суган, кишершалкандыр сатарга килеп йөрүче Ләк- сәй дәдәйдә генә андыйрак сакал-мыек бар, әмма аныкы кара түгел, җирән... Гыйлаж агай безнең Кәкре Наратта туып үсмәгән, каяндыр Пермь якларыннан килгән, дөресе, гражданнар сугышы бетеп барганда, Мәчтүрә апай читтә йөргән җиреннән ияртеп кайткан аны. Шуңа күрә авылыбызның яман телләре: — Мөселман татарыннан тумагандыр ла ул. Урыс дияр идең—охшамаган.. Нәсел-нәсәбе чегән булырга тиеш аның,— дип сүз болгатырга яраталар. — Языгыннан курыкмыйча, ник алай дисез? — дип сораганнарга теге тел бистәләре: — Ә күзләрендә татар нуры бармы соң? Бармы соң?! — дип, тагын бөтенләй чүп нәрсәне дәлил итеп, бәйләнергә тотыналар... Я инде, күз нуры да тегенеке яки моныкы дип аерымланып йөртелсен, имеш... Аның чи татар икәнлеген күрсәтеп торган бик тә әһәмиятле бер сыйфатын әйтмичә ярамас: ул, авылыбызның бүтән агай-энесе шикелле үк, чәч үстерми, башын тап-такыр итеп кырдырып йөртә. Өс киеме тагы: озын җиңле, кысынкы җилкәле кәзәки, тар балаклы чалбар, аякларында киез ката яисә кәвеш булыр, урамга уң кулына йомры башлы шомарып беткән таяк тотып чыгар. Авылыбызның карт-корысы да нәкъ шулайрак итеп йөри ләбаса .. Инде бу да җитмәсә, Гыйлаж агайның тәкъвалыгы тагын. Ярый, монысы хакында соңрак... Үзенең кемлеге, каян, ничек килгәнлеге — гомумән бөтен язмышы хакында Гыйлаҗ агай мәчет чатында яисә кибет алдында ләчтит сатып утыручы авылдашларына, мөгаен, бик рәхәтләнеп, бик тәмләп сөйләп бирер иде дә, булдыра алмый шул... Бөтен бәла шунда: телсез ул. Туры мәгънәсендә телсез. Улы Бариның ипи белән ант итеп сөйләвенә караганда, Гыйлаж агайның телен, пленга эләккәч, сер бирмәгәне өчен, колчакчылар кисеп алганнар. Шуңа күрә сөйли дә, сөйләшә дә алмый ул. Бик теләсә дә... Тагылган кушаматы да шуңардан... Кулында акка кара белән язылган берәр документы булгандырмы-юкмы, белмим, әмма аның сугышта кылган батырлыгына авылыбызда берәү дә шикләнеп карамый. Аның бит теләсә нинди документларыңнан да көчлерәге бар: күкрәген йолдызлы җәрәхәт бизәгән һәм — аннан да бигрәге — өендә кылыч тота. Ул кылыч аларның стеналарында төрле чәчәкләр чигелгән чүпрәк келәмдә эленеп тора. Аның янәшәсенә Бари «пертүпәй» дип атаган бил һәм жилкэ каешлары эленгән тагы. Кылычның сабындагы ялтыравык тимер кисәгенә бик матурлап, уеп, Гыйлаҗ агайга сугышта зур батырлык эшләгәне өчен гомерлеккә бүләк ителүе хакында язылган Хәтта нинди полк штабы икәнлеге дә куелган... Авылыбызда тагын кемдә бар мондый нәрсә, тагын кемгә чын сугыш коралын өендә тотарга рөхсәт ителгән? Юк бит алар. ♦ Бари ничектер, әмма мин, үз әтиемнеке булмаса да, әлеге кылычка г кул тидереп алсам, дулкынланудан әллә нишләп китәм һәм Гыйлаҗ 3 агайның кара сакаллы кырыс йөзенә сокланып карыйм... 3 X ♦ 2 * * Авылыбызда Ады-адының сугышта күрсәткән батырлыгына шиклә- * нүче юк дигән идем. Булган икән... м Бер көнне кич соң гына Барилардан кайтып киләм. Мәчетне узып, © пожарный турысына җитсәм, ни ишетим, тегендә, пожарный эчендә, х кемнәрдер шаркылдашып көлешәләр Арада малай-шалай тавышы да ♦ ишетелгәндәй булды. «Эһе, мәйтәм, Заһидулла абзыйның әкият капчыгы тагын чишелгән икән, тагын җыелганнар икән», дим. Әкият тыңларга үлеп яратам мин Түзмәдем, тычкан утына карап борылдым. Көз башының җилле һәм ямьсез бер киче иде. Ишекне шыпырт кына ачып кердем дә бер почмакка барып постым Тар, тәбәнәк түшәмле бүлмәдә ярым караңгыда кешеләрне танырлык түгел, шулай да абайладым минем ишләрдән берәү дә юк. Пожарник Заһидулла абзый белән Хәкимҗан агайдан кала барысы да никрут егетләр. Кайсы сәкедә аяк бөкләп утыра, кайсы идәндә буш стена буйларына чүгәләгән. Колак салып, тыңлап карасам, сөйләгәннәре җыен тузга язмаган вак-төяк нәрсә. Эчем пошып чыгып китим дигәндә генә, түр сәкедә тәрәзәгә та- банрак кырын яткан Хәкимҗан агай — Әһә, авыл Советында да тычкан уты кабынды . Ай. рәхәт тә соң бу Ады-адының эше: каравылда ялгыз башы, тыныч колагы Бер кем мишәйтләми,—дип куйды. Гыйлаҗ агай, алган пенсиясе өстенә иш янына куш булыр дип, байтак еллардан бирле авыл Советында каравылда тора иде. Мин алардан чыгып киткәндә, кичке биләмгә урамга сызарга торган Барины сабагына утыртып, үзе каравылына барырга җыенып калган иде. — Таптың кызыгыр кешесен . Менә безнең күк авыз тутырып сөйләшеп тә утыра алмагач, әллә рәхәттер дисеңме аңа! — диде Заһидулла абзый, Хәкимҗан агайга төрпәрәк бер караш ташлап, һәм сүнгән трубкасын суырырга тотынды — Аның каравы, мәшәкате кимрәк. Телефоннан шалтыратсалар да, исе китми: «ады-ады» ди дә бетте китте, вәссәләм! Каладагы башлыклар да белеп бетергән инде, шуңа күрә төннәрен шалтыратып маташмыйлар да...— дип кеткелдәде Хәкимҗан агай, кәҗә сакалын учлап.— Колагын телефон трубкасына куя да тик тыңлап утыра радионы. Дөньядагы бар хәбәрне белеп тора, ичмаса... Пожарга чабасы да юк, безнең күк труддингә дә исе китми, акча сугып тик утыра. Рәхәт булмый ни! Стена буена чүгәләгән никрутлардан берәү кепкасын чигәсенә таба янтайтып батырды да Хәкимҗан агайга күзләрен тасрайтып. — Ә сиңа монда рәхәт түгелме? Пожар дип бик исең китте инде! Арба күчәрләрен майлал-ннтеп торсаң, мичкәләрең тишек булмаса, атларны вакытында ашата-эчертә белсәң, шуннан ары ни кайгың бар? Ә пожарда син аяк астында буталудан бүтәнне белмисең дә,—диде һәм мыскыллы көлемсерәп нке аягы арасына идәнгә төкерде. Монысы чын-чынлап хак сүз иде: Хәкимҗан агай, янгын чыга-нитә калса, артына ут капкан шикелле, кәкре аяклары белән яман чатан ЭДУАРД КАСЫПМОВ лый-чатанлый, бер тиен файдасызга бугазын ертып, халык арасында буталып тик йөри. Бер мәлне аның насосына хәтле көйләнмәгән булып чыкты, һәм ярсыган халык аның үзен чак кына утка салмыйча калды. Ләкин никрут абый әйткән сүзләргә Хәкимҗан агай мыек очын да селкетмәде, тәрәзәдән авыл Советының тонык утына караган шәйгә: — Тел сөяксез лә ул, ни лыгырдамас,— дип кенә куйды. Аннары, бер кавым тын торгач, ярым пышылдап шыңгырдарга кереште:—Тел дигәннән ни Шикләндерә әле мине. Имеш, аклар кисеп алган, ди. Булмастыр ла. Андый явызлыкка барырмы соң адәм баласы? Ат өстеннән егылып төшеп, телен тешләгәндер яки анда тел очына чуан чыга башлагандыр да, духтырлар... Мин. үз-үземне белешмичә «Аклар кисеп алган шул! Гыйлаҗ агай батырларның батыры ул!» — дип акырып җнбәрмәкче булдым, ләкин, сулышыма буылгангамы, тамагымнан аваз чыкмады .. Ә Заһидулла абзый тегеңәргә әйтеп бетерергә ирек бирмәде, кәкре башлы имән таягы белән идәнне дыңгырдатып аңа җавап кайтарды: — Тфу диген! Авылыбызның бер изге җанына тел тидерәсең, иблис токымы! Телен кисеп алуларына ышанмасаң, көмеш язулы кылычны тикмәгә биргәннәрдер дисеңме? Ә күкрәгендәге кызыл йолдызы? Ишеткәнең бармы, кемнең тагын күкрәк тиресен бизәгәннәр йолдыз белән, ә?! Хәкимҗан агай, очлы ияген алга таба сузып: — Ә синең Гыйлаҗ күкрәгендәге ул йолдызны үз күзен белән күргәнең булдымы? Ә минем юк! — дип чинап җибәрде.— Бәлкем, анысы да., болай гынадыр. Шул мәлне Заһидулла абзый, чепи күзләрендә ялкын кабындырып һәм җәйрәп утырган җирендә авыр кузгалып, кулындагы таягын югары күтәрде. Мин аны теге кәҗә сакаллы чатан агайның башына бик шәпләп кундырыр инде бу дип көткән идем. Ләкин Заһидулла абзый алай итмәде, калтыранган тавышы белән: — Сиңа, миңа ишмени ул!.. Син ни акларга, ни кызылларга кушылмыйча, мич башында хатыныңның итәге астында посып яткан чагында, кеше кан коеп йөргән, телсез калган, кылыч астына күкрәген, йөрәген куйган —дип, Хәкимҗан агайга бик нык ачуы килеп, кызып сөйләп китте. Миңа хәл кергәндәй булды, әмма шулай да, гарьлегемнән күз төпләрем чыланган килеш, пожарныйга бүтән аяк атламаска булып, көзге караңгыда өйгә кайтып киттем. Гыйлаҗ агайның күкрәгендәге чи кызыл йолдызга ышанмасыннар әле! Ә мин ул йолдызны бер генә күрмәдем, хәтта бармагымны тидереп караганым да булды. Пожарныйда ишеткәннәремне мин, әлбәттә, Барига әйтмәдем. Нигә инде дусыңны тиктомалга рәнҗүгә салырга? Әтисенә дә тишеп куйса тагы... Шуннан миңа бер уй килде. «Тукта, мин әйтәм, Хәкимҗан агайның төпчек малае Садрины үзебез белән ияртергә кирәк», дим. Садри ул бездән бер генә класска югарырак укый Әтисе шикелле үк кәкре аяклы булганга, чатанлабрак йөри. Әмма бик үткен нәрсә. Безнең арада баш булырга тырыша. Караңгы төшеп, дөнья тынычланып калгач, берәрсенең алма бакчасына керү яки колхоз яшелчәлеген басу кебек хәтәр эшләрдә ул — безнең юл яручыбыз. Базарга сату итәргә килгән Ләксәй дәдәйнең капчыкларын үткен пәке белән ярып, шалкан чәлдерүдә дә аңардан оста, аны уза алган малай юк. Тик шул ягы яман шайтанның тел бистәсе булганга күрә, төкерекләрен чәчә-чәчә тузга язмаган нәрсәләр сөйләп, аптыратып бетерә. Бер көнне дәрестән чыгуга, мин Садрины бер кырыйга алып киттем дә, сүзне кыек-мыеклатып тормыйча; — Без бүген Ады-ады белән мунча керәбез. Анын күкрәгендәге йолдызны бик күрергә теләсәң, әйдә! — дидем. Монын очлы иякле тар бите шундук жәелеп китте: — Кемнәргә килим, сезгәме, Бариларгамы? — Безгә кил. Мунча бит безнеке,— дидем мин эре генә. Мунчага чит бер малайны да ияртүебезгә Гыйлаж агай ачуланма- < ды, тик бераз сәерсенгән кебек башын гына селкеп алды. Мунча жене 9 кагылган бәндәләрдән ул безнең Гыйлаж агай. Ул хуш исле каен са- з беркесе белән чабынган чагында, Мәчтүрә апай әйтмешли, зил-зилә - бураннары уйнап тора. Аңа тагылып йөргәнгә күрә, Бари белән мин дә х узебезчә чаж-чож чабынып азапланган булабыз Ә Садри чабыну ди- 3 гән нәрсәне бөтенләй яратмый икән Мунча миченнән чыжлап-выжлап > эссе болыты күтәрелгән чагында ул, кашкүз җимереп, тупса янынарак к идәнгә сузылып ятты. Ләкин ана алай ансат кына котылырга язмаган g икән. Без, Бари белән мин, ләүкәдә кирәк кадәренчә селтәнгәләгәч, S мүкәйләп мунча алдына чыгып барганда, Ады-ады безгә иярергә тор- 2 ган Садрины, аяк-кулларыннан эләктереп, ләүкәгә жилле генә сузып салмасынмы? Менә сиңа эссенең шәбе, менә сиңа каен себеркесенең * ин татлысы!.. И тотынды Садриебыз чинарга, и тотынды бакырырга — чучка суялармыни! Ә Гыйлаж агай колагына да элми, гүя ул пожар- яыйда Хәкимжан агайның ниләр лыгырдаганын ишеткән дә хәзер менә шунын үчен малае Садридан ала иде... Ниһаять, мунча ишеге ачылып китте, һәм Садриебыз, ухылдап-чи- иап, безнең янга да тукталмыйча, бакчага атылды. Без шаркылдап квлеп җибәрдек. Ә ул, кишер төсле кызарынган Садриебыз, баш өстеннән умарта кортларын кугандай селтәнгәләп, бакчада әрле-бирле йөгергәләде дә чатанлый-чатанлый инешкә табан элдертте Инде сентябрь бетеп килә, салкынча вак яңгыр сибәли иде. Без шәп-шәрә килеш тышта чабып йөргән иптәшебезгә: — Әй, кызлар күрсә, рисвай буласың бит! — Инде хәзер чабынмыйбыз, юынабыз-коенабыз да чыгабыз, әйдә кил. йөрмә анда,— дип дәшеп алдык. Мунча идәнендә кара-каршы утырышып юынган чагында, Садри, үз ахмаклыгы үзенә үк көлке тоелып, ахрысы: — Минем үз гомеремдә беренче тапкыр бит әле бу... Әкәмәт кызык икән! — дип пырхылдап җибәрде. Бари да, мин дә, аңа кушылып, көлешеп алдык, Гыйлаж агай исә: — Эһэй-эһэй! — дип, бик ягымлы төстә каш кына сикертте. Шул чакны, ни күрим, Садриебызның йөзе-кыяфәте үтә җитдиләнеп, утлы күз карашы Гыйлаҗ агайның киң күкрәгендәге бурлат йолдызга кадалды да калды... Шуннан соң ни? Шуннан соң мин инде суына төшкән сукмагымны яцартып, янәдән пожарныйга ат эчерергә яисә кичләрен, өйдән ычкына алсам, әкият тыңларга йөри башладым. Ләкин ничә барсам да чатан Хәкимжан агайның Адыады турында бүтән сүз кузгатканын ишетмәдем. Димәк, Садри аңа мунчада күргәнен әйтмичә калмагандыр. Монысы бик әйбәт булды. Ләкин минем күңел һаман да тынгылык таба алмады. Ярый, авылыбызда Ады-гдының батырлыгына шикләнеп караучылар калмады, ди Ләкин гражданнар сугышында ул нинди батырлык эшләгән, аның телен кисеп алулары, күкрәк тиресен умырып, йолдыз ясаулары ни ечен һәм ничек булган? Менә болар хакында ялгансыз-нисез, төп-төгәл беләсе килә бит.. Дөрес, Бари әтисе турында бер генә сөйләмәде. Әмма анын авызыннан ни чыкмас? Баш әйләнерлек нәрсәләрне борчак урнына сиптерә дә тора бит ул. ЭДУАРД КАСЫЙМ ОВ Авылыбызда Ады-ады турында чын дөресен сөйләп бирердәй кеше — бердәнбер Мәчтүрә апай. Ул да бит, ут эченә үк керергә туры килмәсә дә, гражданнар сугышының бер читендә азмы-күпме катнашкан. Ире Гыйлаҗ агай турында барын да ул гына текмә-тек белә, диләр... Ләкин Мәчтүрә апай безгә тел сүтеп утырырга теләрме, вакыты булырмы3 Аның һәрчакны эше муеннан була бит көндезләрен дежур тора — безгә дәрескә керергә, дәрестән чыгарга звонок бирә,— ә класслар бушап калгач, без туздырган, без пычратканнарны җыештырырга тотына Моның өстенә тагын өендәге эшләре... Аннан килеп, аның да, бик күп бүтән апалар шикелле үк, кичләрен күрше-күләндә кабада сүс яки йон эрләгәндә, тәмләп сагыз чәйни-чәйни, ләчтит сатып утырасы килмимени? Шулай да, көтә торгач, монысының да бик әйбәт бер жае килеп чыкты... Бер вакыт, кышка кереп, чана юллары төшкәч, авыл Советының ишек алдына унмы, уникеме йөк шыңгырдап торган каен утыны китереп аудардылар. Авыл Советы елның елында ул утынны яллап кистертә. Бу юлы Гыйлаҗ агай бер каен утынына, бер үзенең беләкләренә күрсәтеп: — Ады-ады,— дигән. Авыл Советы председателе Сәетгәрәй абыйның аптырабрак калуын күреп, өстәлендәге кәгазь кисәгенә: «Үзем кисәм, читкә бирмә», дип язып та куйган Искечә, ягъни гарәп хәрефләре белән бик шәп укый да, яза да белә иде ул Гыйлаҗ агай. Сәетгәрәй абый, авызын ерып, шундук риза булган. Шуннан соң ябыштылар болар. Бари дәрестән чыгу белән төшке ашларын ашыйлар да китәләр. Мәчтүрә апай белән Бари, әниле-уллы, кисә, ә Гыйлаҗ агай алар кискәнне, чикләвек ваткандай гына итеп ярып, өеп бара. Кайчакларда Мәчтүрә апай үз эшенә мәктәпкә ашыкканлыктан, болар аталы-уллы икәү генә дә калгалыйлар. Бер көнне шулай урамнан, дусым Бари юклыкка пошынып, каңгы* pan барган чагымда, каршыма Садри очрады. Кулына кәшәкә таягы тотып, юлда катып яткан йомры нәрсәләрне бәргәләп йөрүе. Күренеп тора, уйнарга иптәше юк. «Шәп булды әле моның очравы, ичмаса, бераз уйнап алырбыз», дип куандым мин үзем дә. Ләкин уенны башлап җибәргәнче, Садри, кәшәкә таягын иңбашына салган килеш, миңа каш астыннан гына карап: — Ә ник үзең генә бүген? Агылыең кайда? —дип сорап куйды. — Ычкына алмый әле. Эше муеннан,—дидем мин һәм Бариның кайда, нишләп ятканлыгын аңлатып, уфтанып алдым. — һе, алайса, әйдә йөгер, үзең өчен дә, аның өчен дә! — дип, аяк астындагы йомрыны ат юлы буйлата тәгәрәтеп җибәрде бу. Юк, мин ул бәреп тәгәрәткән нәрсә артыннан йөгермәдем. Чөнки шул мәлне зиһенемә капылт кына бер уй килеп төште. Уй килеп төште дә Садриның таягыннан тотып, әллә пышылдап кына, әллә кычкырып ук әйтеп салдым: — Карале, Садри, монда тик йөргәнче, әйдә барып булышабыз үзләренә! Нәзек муены шундук җилкәсенә батты моның: — Әй лә... Әни дә озак олагып йөрмә дигән иде... Ләкин мин аның таягын кулымнан ычкындырмадым. Авызымны кыйшайтып, зәһәр мыскыл белән йөзенә текәлдем: — Барып булышсам, кулым черер дип куркасыңмы әллә? Эх сине! Дус булып йөргән буласың тагы! Ин шәбе шул. Садрием бер ара гына ык-мык итеп торгачтын: — Ярый алайсам... Дуслык хакына дисәң генә инде,—дип, иңбашларын турайтты. Киттек. Авыл Советының ишек алдына барып керүебез белән үк, икебез бер авыздан, олыларча иттереп: ’ Ф — Алла куәт бирсен сезгә! — дидек. Бари дәү бияләенең баш бармагын авызына капты, Ады-ады бөгел- з гән җиреннән гәүдәсен турайтты да каба сакалына ябышты, ә Мәчтүрә 5 апай, станга салынган каен кискәсенә таянган килеш, кояштай балкып » — Әйдүк, оланнар! Матур сүзегезгә рәхмәт' — диде һәм тигез каш- з ларын уйнатып алды.— Менә бит ходай булышчыларның нинди шәплә- 5 рен җибәргән! ' 2 Без дә төшеп калганнардан түгел, бик тә эшлекле кыяфәт белән: 3 — Әйе, булышырга днп килдек. “ — Аз булса да ярдәмебез тияр,— дидек. Куанычлары йөзләренә бәреп чыкты Барины әйтмим дә — аның ерык авызына бияләй тыгарлык иде. Гыйлаҗ агай хәтта: ♦ — Ады-ады,— дия-дия аркабыздан каккалап алды. ® Без, Садри белән мин, шундук ике куллап пычкыга ябыштык. Бари 2 каен кискәсенә менеп атланды, ә Мәчтүрә апай ваклап туралган утын- Е ны өяргә кереште. з Бергәләп тотынсаң, эш берәгәйле була инде ул: кичке караңгы төш- о кәнче, без утынның калган хәтлесен кисеп-ярып, әрдәнәгә өеп тә куй- i дык — вәссәләм! " һәм менә без хәзер Бариларның җылы өендә табын артында уты- Е рабыз. Тай ите салып пешергән бәрәңге исе борыннарны яра, каршыбыз- < да чиләк ярым сыешлы ак самовар чыжлап утыра. Утын кискәндә дә jX сынатмаган идек, ашаганда бигрәк тә... Садри кай арада, тәмле ит кал- » жасын чәйнәргә дә онытып, стенадагы чәчәкле келәмгә эленгән кылычка карап ала. Сизәм мин: көмеш язулы кылычкайны җылы кулына тотып, селтәнеп карыйсы килә аның... Юк, ашыкма, дускай, алай ансат кына тәтеми ул... Ә хуҗа үзе, Гыйлаҗ агай, тәмле итле бәрәңгене аннан-мон- нан гына капкалады да чәйгә ябышты. Үлә ул такта чәй днп — кояштыр, җанын фида кылырга риза. Бер мәлне, мунчадан чыккач, юри санап утырдым, Гыйлаҗ агай унҗиде чынаякны каплады да куйды, исе дә китмәде, тик азактан «уф» диеп, авыр иттереп сулап кына алды. Ә без, ни хәтле тырышсак та, сигез-тугыз чынаяктан арттыра алганыбыз юк. Ләкнн бу кичне Гыйлаҗ агай безне ярыштыра-ярыштыра чәй эчертмәде, үзе дә җиде-сигез чынаякны гына бушатты да каба сакалын сыпыргалап дога кылды. Аннары тавыш-тынсыз гына безнең аркалардан сөйгәч, сәке башына китеп, күн сумкасына бәрәңге тутыра башлады. Димәк, каравылына ашыга Ә бәрәңгесе нигә дисәгез, галәмәт ярата ул көлдә тәгәрәткән бәрәңгене, авыл Советының мичен шуның өчен генә яга, диярсең. Ул чыгып киткәч, без дә табын артында озак утырмадык Мәчтүрә апайга рәхмәт әйтә-әйтә, чынаякларны каплап куйдык та иякләребезне сыпырып алдык. Шул чакны, ни ишетим, Садри дусым, мин һич уйламаганда кисәк кенә: — Мәчтүрә апай... Син ни... теге... Гыйлаҗ агайның әнәтерә кылычы... Ул кылычны ни өчен бүләк иттеләр аңа? Аннан тагы күкрәгендәге йолдызы да... Шулар турында син безгә сөйли алмассыңмы, ә? — днп, пышылдап кына сорап куймасынмы! Табын артында тикмәгә генә муен боргалап, тирән-тирән сулаштыргалап утырмаган икән! . Мәчтүрә апай, барыбызга да күз йөртеп чыккач, көлемсерәп кенә каш сикертеп алды: — Ә нигә, Бариның сөйләгәне булмадымыни сезгә? 17 — Булса да... ул бит... ул бит... Мин, Бари дусыбызны бөтенләй чүпкә чыгарып ташламас өчен, аннан да бигрәк үземнең күңелем кытыкланып киткәнгә, Садрига ярдәмгә ашыктым: — Бари ул һаман да әйтә: «Әти турында безнен әни генә текмә-тек белә» ди... — Алар мин сөйләгәнгә бик ышанып та бетмиләр әле. Я инде, ялындырма инде, бер иркенләп сөйләп бир инде, әни,—дип, башын кыңгыр салып пышылдады Бари да. Ьез тыннарыбызны кыстык. Елтыр күзләребез Мәчтүрә апайга төбәлде. Ә ул, өстәлдәге чынаякларны бер төшкәрәк өеп куйгач, кулларын алъяпкычына сертә-сөртә: — Шулай дисезме? Ярый алайсам,—диде һәм бер арада уйчанланып торгач, юка иреннәре:: чак кына кыймылдатып, әйтә куйды:—Анысы дөрес, текмә-тек белүче мин генә шул... Заманасында шул сугышта катнашкан бер иптәше барын да сөйләп бирде миңа. Аннан ары. госпитальдә яткан чагында Гыйлаҗ агаегыз, язып кына булса да, аз-маз төшендереп азапланган иде. Ул чактагы бер гәҗиткә дә язганнар иде аны... Әйем, сандыкны актарып, иң әүвәл шуны күрсәтием әле үзегезгә.. . Без, өч кыбырсык малай, лампа филтәсен күтәрә төшеп, сандык тирәсенә идәнгә утырыштык. Мәчтүрә апай да. кулына зур ачкыч тотып, безнең янга тезләнде. Бер мизгелдән сандык йозагы матур музыка уйнап алды. Ниһаять, җитте татлы, бәхетле минутлар... Бариның миңа ул газет турында әллә ничә тапкыр әйткәне бар иде. Алдашмаган икән. Менә ул дүрткә бөкләнеп, чит-читләре ертылгалаган саргылт газет кисәге... Мәчтүрә апай идәндә аяк сузып утырган җирендә аны җәеп салды да бик пөхтәләп сыйпаштыргалап алгач, бармагын кәкре-бөкре хәрефләр өстеннән йөртә башлады. Әмма апайнын борын өстендәге күзлеге дә, без урындыкка күчереп утырткан лампа да ярдәм итмәде, ул адым саен төртелә иде. Бераз азаплангач, ул башын күтәрде дә гаепле кеше сыман моңсу гына көлемсерәп. — Элегрәк әйбәтрәк укый торган идем. Ярый, оланнар, телдән генә сөйлим инде. Минем бит барысы да хәтердә,— диде.— Ах, искә төшерүләре генә!.. Анык күз төпләрендә ике яшь бөртеге ялтырады... Мин дә менә, Мәчтүрә апайның ул кичне сөйләгәннәре барысы да төптөгәл хәтеремдә ныгып калмаганга күрә, күңелемә сеңгән хәтлесен уз телем белән ге::ә хикәяләп бирим инде сезгә... Вятка елгасының түбәнге агымында унтугызынчы елның язында була бу хәл. Бирге якта кызыллар, аргы якта аклар, уртада бозлары куерып һәм шартшорт ярылгалап торган елга агып ята. Табигать кемгә булышырга кирәклеген бик әйбәт шәйләгән кебек: акларның кара үлем чәчеп килгән юлларына үтә алмаслык киртә салган... Инде хәзер һәр ике як дәһшәтле һөҗүмгә әзерләнә: аклар, Казан—Мәскәүләрне алып. Советларны буып ташлар өчен, кызыллар, җир өстенә хөррият байрагын кадау өчен, кара көчләрне мәңгегә себерергә дип... Илнең пычакка пычак килеп ике өлешкә бүленгән чагы... Ә күктә ягымлы, алтын нурлы кояш — дөньяда исерткеч яз.„ Әнә шул дәһшәтле һәм исерткеч матур көннәрнең берендә Мамадыш каласының зур бер сәүдәгәрендә, асрамага алынып та, асралчыйча, кара хезмәтчегә әверелгән Мәчтүрә апа, ул чагында әле буй җиткезеп, өлгереп килгән ятим кыз бала, чем-кара мыеклы, көләч карашлы, елгыр хәрәкәтле бер кызылармеец белән таныша. Танышып та ала, муеннан гашыйк та була. Теге дә шулай... Үзе яшь кенә булса да, шахта базларында да эшләп алырга өлгергән, герман сугышында ут эчендә дә булып кайткан, ул да түгел, Вятка каласының үзендә губернатор хәтле * губернаторны бөтен өере белән кулга алуда катнашкан. Шунда инде ул атаклы Азии отрядына килеп кушылган да, ди... Үзе, җитмәсә тагы, В мөселманча ару уына укый-яза да белә икән. «Бәхеткәем шушыдыр инде | минем»,— дип уйлый Мәчтүрә кыз-бала. Ничә кат очратканнардыр. Z пичә күрешкәннәрдер, әмма вәгъдәләрен бик шәпләп ныгыталар болар. ? Күз алдында туплар шартлаганда, алдыңда ут өермәсе бөтерелергә о тотынганда, озакка сузып буламыни андый эшләрне? — Менә Колчакны кырып ташлыйк та кайтып алырмын мин сине,— и ди егет — Көтәрсең, яме! — ди. — Көтәрмен... Гүремә кергәнче көтәрмен,—дип ышандыра чишмә к суыдай саф күңелле кыз. Ул арада мәһабәт Вятка, бозларыннан арынып һәм хәтәр зур ташу булып, күз күреме җитмәс болын-тугайларны, әрәмә-урманнарны басып ала. Мондый дәрьяны халыкның әллә ни гомерләр инде күргәне булмый. Ә яз һаман кыздыра, яздан бигрәк фронт хәлләре кыздыра; кызыллар, йодрыкларын йомарлап, хәлиткеч һөҗүмнәрен менә-менә башларга тиешләр... Гыйлаҗ-сугышчының эскадронын каядыр елга буйлап күчерәләр, әмма ул сөеклесе Мәчтүрә апайга: — һөҗүм алдыннан бер күрешеп, бәхилләшеп китәрмен әле,—дип ышандыра. Көтә кыз, көтә, инде дәһшәтле һөжүм дә башланып китә. Ә егет юк та юк. Таза-сау килеш күрергә насыйп булмаган икән шул аңа сөйгән егетен... Ә Гыйлаҗ-кызыл көрәшче мондый хәлләргә дучар була, һөҗүм башларга бер-ике көн калып килгәндә, бер мәлне моны һәм моның бер иптәшен полк штабына чакыртып, гаять әһәмиятле һәм куркыныч йомыш кушалар: — Менә сез икегез дә безнең иң кыю сугышчыларыбыздан... Сез дошман тылына чыгып, аның оборонасын тикшереп кайтырсыз: кай төштә ныграк, кай җирендә йомшаграк, туплары, пулемет ишесе күпме, гаскәре ни хәтле,— диебрәк... — Беренче кат түгел, сынатмабыз,—ди болар. Шуннан, җиде төн уртасында бәләкәнрәк кенә көймәгә утыралар да, тавыштын чыгармаска тырышып кына, елга аша китәләр болар. Су җәелгән киң болын һәм куе әрәмәлекләрне шыпырт кына үтәләр, аннары инде, кыр песиләре шикелле берни сиздермичә, биек ярга үрмәлиләр. Шулай итеп, нке дус, дошманның куены аша узып, артына ук барып чыгалар. Барып чыгалар да тотыналар иснәнергә-күзләргә . Кача-поса әллә нихәтле җирләрен әйләнәләр, әллә никадәр нәрсәләрен беләләр. Күргәннәрен шундук кәгазь битенә төшереп, язып баралар. Кызыл көрәшче Гыйлаҗның иптәше дә үзе шикелле үк бик тә гаярь егет була. Саня исемле. Вятка ярында губерна каласының үзендә туып үскән эшче малае. Грамотасы да ярыйсы гына шәп булган. Менә шул егет инде күргән нәрсәләрен теркәп, язып барган. йөри-айләнә торгач, болар бер чокыр б\йлап зур гына рус авылы янына килеп чыкканнар да кырыйдарак торган әвенгә кереп посканнар. Әвеннең салам түбәсен тишеп, бик әйбәтләп күзәтеп яталар Шуннан, ни күрсеннәр болар, авыл уртасындарак таш кибетләр, зур өянкеләр тирәсендәге мәйданда аклар нишләптер ыгы-зыгы килә башлый: әллә туп өстериләр, әллә ни . Атка атланып чабучылар да күренгәли. ЭДУАРД КАСЫЙМOB «Зуррак штаблары түгел микән шунда?» дип шикләнә болар. Саня түземсезләнеп кыбырсылый башлый. — Барыйм әле, үз күзем белән карап, күзәтеп карап кайтыйм әле,— ди ул, кәгазен Гыйлаж дусына тоттырып.— Алай-болай булса, апкай- тып төшендереп бирерсең,—ди. Гыйлаж дусының моны жибәрәсе килми: — йөрмә, ди, кичкә тикле моннан карап та ни барын белә алырбыз,— ди. Мылтыгын беләгенә салган килеш, әвен яныннан шуыша-шуыша китеп бара Саня. Ә Гыйлаж салам түбә ярыгыннан, йөрәген учына тотып, карап кала. Шуыша торгач, дусы арт бакчаларга барып житә. этем дә сизми. Бер бакчадан икенчесенә, өченчесенә күчә. Шулай җайлы гына барган чагында, тыкрыкта торган бер ак солдат Саняны күреп алмасынмы... Күреп алуы була. — Тукта, атам, тукта! — дип йөгерә дә башлый, аның тавышына әллә каян гына иптәшләре дә килеп чыга, һаваны мылтык тавышлары гөрселдәтә. Гыйлаҗ-күзәтченең йөрәге тибүеннән туктагандай була. Ә Саня дусты, хәленең мөшкеллеген һәм бүтән чара юклыгын шәйләп, койма төбенә ята да үзе дә атарга тотына. Берне ега, икене, өчне... Әмма аны бакча эчләреннән төрле яклап кысрыклый башлыйлар, һәм егет алпантилпән килеп басуга таба элдерә. Анда ерак та түгел, тирән чокыр барлыгын һәм аның сыртларында вак чыршылар үсеп утырганын чамалаган, ахрысы. Әвенгә таба чапмас бит инде... Ләкин Саня әллә ни ерак китә алмый, дошман ядрәсе куып житә, һәм егет, гәүдәсе кисәк сынган шикелле, чайкалып ала да: «Хуш, бәхил бул, дустым!» дигән кебек, һавада кул изәп, җиргә йөзтүбән капланып төшә... Аклар аның кесәләрен актарып карыйлар, аягындагы итекләрен салдырып алалар. Киткән чагында берсе, яңадан терелә күрмәсен тагы дип курыккангамы, егетнең гәүдәсенә штык чәнчә... Саня комлы басу битендә, якты кояш нурларын да сизмичә, япа-ялгызы ятып кала... Ә Гыйлаҗ-көрәшче нишләргә дә белми. Ул инде күптән мылтыгын ак солдатларга төзәп, калтыранган имән бармагын мылтык чакмасына куйган. Тотынса, берничәсен шалт-шолт чүпләп кенә алыр иде югыйсә... Ярсынып иреннәрен чәйнәсә чәйни егет, шулай да ихтыяр көче җиңә, атмый. Саня дусты язып калдырган кәгазь кисәге ирек бирми аңа атарга... Гыйлаҗ-күзәтче караңгы төшкәнен көтә хәзер. «Ничек тә үзебезнең якка алып чыгармын, монда ак бандитларга калдырмам сине, Саня дустым»,— ди. Ләкин аңа кояш баеп, эңгер-меңгер таралганны көтәргә туры килми. Бер вакыт, ни күрсен, дустының гәүдәсе өстендә козгын бөтерелә башлый, ул да түгел, килеп тә куна. — Дустымның күк йөзедәй зәңгәр күзләре... күзләре,— дип пышылдый Гыйлаж.— Юк, бирмәм мин сиңа дустым күзләрен, бәдбәхет,— ди. Әвеннән чыгып шуыша да башлый. Сугышчан дустының гәүдәсе өстендә кукраеп як-ягына карангалап торган козгын, моны күрүгә, каркылдап очып китә.. Барып житә Гыйлаж Җитә дә дустының зәңгәр күзләрен йомдырып, читкә өстери башлый. Яман кош козгынны куып җибәрә ул, әмма шул чакны аны тагын да явызрак, кансызрак козгыннар сагалап, көтеп торганнар икән... Гыйлаҗ-күзәтче бер вакыт ат кешнәгән тавыш ишетеп, башын күтәреп караса, йөрәге жу итеп китә: тегеннән, авыл тыкрыгыннан, кулларында кылычлар елтыратып һәм баулар селкеп, биш-алты җайдак чыгып килә. Үлгән кызылармеецны ачык басу түрендә калдырып китүләре мәкерле ау кору булган, күрәсең... Нишләсен, дустын ташлап, мылтыкка ябышырга туры килә моңа да.- Атлыларның бер-икесен шундук мәтәлдерә, әмма көчләр, ай-һай, тигез түгел, тегеләр инде хәзер бакырышып бөтенләй якынлашалар. Гыйлаж-күзәтче дә, дусты Саня кебек үк, вак чыршылы чокырга барып сыенмакчы булып йөгерә. Әмма артык ерак китә алмый, ике жайдак, ике яклап куып җитеп, өстенә элмәк ыргыталар. Тереләй тотып алырга теләгәннәр икән... ♦ Аннан инде, таш кибет янындагы зур бер өйдә, аклар штабында. £ кансызланып сорау ала башлыйлар . Күпме вакытлар җәфалаганнардыр, Гыйлаҗ-солдат белмәгән, хә- ? теренә сеңдерә алмаган. Арка тиресе суелып-телгәләнеп чыкканчы кам- Z чы сукканнар — эндәшмәгән, өстенә менеп таптаганнар — эндәшмәгән, күкрәк тиресен тунап, чи йолдыз ясаганнар— анда да эндәшмәгән, ахыр- « да ярсуларыннан тәмам шашкан алтын погонлы җәлладлар кан эчендә “ анын жуеп ятучы кызыл сугышчының эндәшмәс телен кисеп үк алган- ы нар.. Тәнендә җаны ничек сакланып калгандыр?.. Җиде төн уртасында һушына килә бу. Астында юеш лайлалы идән, х әйләнәтирәсе дөм-караңгы, үзе анадан тума шәрә... Капшана карма- ♦ лана башлый. Куллары ниндидер сәкеләргә, мич кырыйларына тиеп ала, аннары мүкле стенадан бәләкәй генә тәрәзә уентысы таба, ләкин ул тышкы яктан бик шәпләп томаланган була «Мунча икән» ди. Әйе, авыл побынын караңгы төрмә базы ителгән ак мунчасы була бу... Кармаланып, миченең казанын табып ала. Бәхетенә, казан төбендә аз гына су бар икән. Комсызланып эчә бу. Эчүенә бөтен авыз эченең уттай янганлыгын тоя, тик шул мәлне генә ярты теле юклыгын аңлап ала. Гәүдәсендә дә ватылмаган, авыртмаган төше юк «Бетүем шушы икән»,—дип ачы сыкранып-сыкранып, калтыранып куя Гәүдәсеннән дә бигрәк җаны әрни. «Шундый йомышны үти алмыйча китәргә туры килә бит, нәгъләт»,— ди. Тагын су эчеп, битен-башын чылаткач, бераз хәл кергәндәй була. Беләкләрендә җегәр дә бетмәгән икән әле, мунча миченнән саллы гына бер ташны кубарып ала. «Әҗәлемне тезләнеп тә, ятып та каршы алмам, аягүрә басып, берегезне дөмектереп китәрмен»,—дн. Шулай ди дә ишек катына ук килеп чүгәли Көтә хәзер. Ә тегеннән, тыш яктан, ара-тирә ат пошкырган, кеше сөйләшкән авазлар ишетелгәндәй тоела. «Колчаклылар таң беленгәндә, кояш чыгар алдыннан атарга яраталар, мәлгуньнәр» дигән сүзләрне исенә төшерә Гыйлаҗ-күзәтче... Әйе, ана озак көтәргә туры килми Томаланган тәрәзә ярыкларыннан тонык кына яктылык сибелгәндә, тышкы яктан берәүнең аяк өстерәп килгәнен сизә. Сизә дә кулындагы корымлы ташны бар жегәрс белән кысып, аягүрә баса. Шалтырап ишек бикләре ачыла, һәм караңгы мунча эченә кара револьвер тоткан кул сузыла. Ак офицер: — Эй, кызыл сволочь, дөмекмәдеңме әле! — дип акырып та җибәрә, үзе шул мизгелдә, башы ярылып, капланып та төшә. Гыйлаҗ-солдат, аның коралын эләктереп, ишек алдына атыла. Каян көчжегәр килгәндер үзенә, җәһәт кенә болдыр төбендә торган атка менеп атлана һәм ишек бусагасында күренгән алтын погонлыга револьверыннан утлы сәламен калдырып, атның кабыргасына тибеп җибәрә... Тонык таң яктысында, аклар аңга-мингә килгәнче, урам буйлап жилдәй үтеп китә егет. Чем-кара ат өстендә канга баткан шәп-шәрә кешене күреп, өрәк дип уйлаганнардыр, ахры, тегеләр... Ирек... Ирек... Ат та шуны белгәндәй, куе томанга өртелгән Вяткага таба җан фәрманга чабуын гына белә. Биек яр өсләтә сузылган окоплар, тагын әллә нинди ныгытмалар аша да кош булып очып үтәЛӘР- Аклар, акылларына килеп, дуамалланып ут ачканда, Гыйлаҗ- күзәтче түбәнгә, су баскан яшел әрәмәлекләргә җитеп, томан эчендә юк та була... Бәхетенә, атның шәбе эләккән, бәхетенә, мәрхәмәтле табигать су буйларын яна сауган сөттәй йомшак томан белән каплап ЭДУАРД КАСЫПМОВ алган .. Шул атына тагылып, шул ук томан эчендә судан суга, утраудан утрауга үтә, аннары Вятканың үзен дә кичә. Ләкин үз якларына чыгуга, аягына басып, атына атланырлык хәле калмаган була, атын ычкындыра да, яр читенә чалкан яткан килеш, үзе турында хәбәр белгертү өчен, һавага атып җибәрә. Шул атуыннан аңын да җуя... Полк лазаретында гына аңына килә Гыйлаж-солдат. Күзләрен ачып җибәрсә, янына полк командиры үзе килгән. Торып утырыр иде, хәле юк, башыннан кичергәннәрне сөйләп бирер иде —теле юк... Ә болар, кызыл командир да, бүтәннәр дә җибәргән күзәтчеләренең ни хәлгә дучар булганлыгын бер карауда ук аңлап алганнар. Гәүдәсендә калган соңгы җегәрен җыеп, Гыйлаж-күзәтче ишарәләп кенә кәгазь-карандаш сорап ала да дусы Саня төшергән сызымны ясап, тырмапнитеп булса да, акларның оборонасын аңлатырга тотына. «Менә монда туплары, менә бу төшләрдә пулемет, ә менә болайга тимер чыбыклы окоплар сузылган» дип... Сурәтен дә төшергәндәй итә, янына язып та куя. Шул күргән-белгән нәрсәләрен көченнән килгәнчә төшендереп бирүенә, егет янә һушыннан яза... Икенче көннең таңында бөтен фронт буйлап башланган һөҗүмдә бу полк, елганы әйбәт кенә үтеп һәм артык зарар-югалтулар күрмичә, дошманның оборонасын өзә дә кара дәһшәтне, сулыш алырга да ирек бирмичә, үкчәсенә баса-баса, Урал тауларына таба куып алып китә. Гыйлаҗ-сылу егет, сафтан чыгып, ятып кала... — Яман хәбәрен ишетеп, лазаретларына барып керсәм, үзем дә һушымны югалта яздым,—дип, исенә төшереп утырды Мәчтүрә апай, сандыкка таянып, авыр сулый-сулый.—Исән дисәң, исән түгел, үле дисәң, үле түгел — үзе ап-ак кәфен эчендә ята... Тик нурлы күз төпләрендә яшь кенә елтырый... Яныннан китмәдем. Башта безне олау белән Кукмарага озаттылар, аннан инде тимер юлда Казан госпиталенә... Көннәрем төнгә, төннәрем көнгә әверелде, йоклап китсәм, Гый- лаҗ-егеткәем җан бирер дип курыктым. Казан госпиталендә һаман да янында булу өчен, ялынып-ялварып санитарка-жыештыручы булып кердем. Шуннан башланып китте дә инде минем кәсеп... Ә ул көннән- көн рәтләнә-сихәтләнә торды, үзенә мыек үстереп җибәрергә дә рөхсәт иттеләр хәтта... Бу сүзләрне әйткәндә, Мәчтүрә апайның тавышы-сулышы беркадәр җиңеләеп киткәндәй тоелды. — Ә кылычны кайчан, ничек бирделәр аңа? — дип сорады Садри, тоныклана төшкән лампа яктысында да стенадан нур чәчеп торган көмеш язулы кылычка карашын төбәгән килеш. — Полк командиры үзе килеп бүләк итте... Менә ничек, оланнар! — дип җавап кайтарды Мәчтүрә апай, кыяфәтенә горур бер төс кертеп.— Лларның гаскәре Колчак яуларын Урал тауларының аръягына олактырган да тукталып калган. Имештер, иң зур командирлары Азин Колчакны бүтән яклап куып килгән икенче гаскәр командирына әйткән ди: «Себер урманнарында үзегез дөмектерерсез инде. Ә мин гаскәрем белән тагы да яманрак янарал Деникинны, капчыкка тыгып, Кара диңгездә батырырга китәм»,— дигән ди... Шуннан болар, пароход-бар- жаларга төялешеп, Кама — Идел буйлап төшеп тә киткәннәр. Менә шул чакны, юл уңаенда, полк командирлары Казанга килеп чыкканда инде. Юри минем Гыйлаҗны күрер өчен... Госпитальне ничек эзләп тапкандыр. Кочаклашып күрештеләр. Кылычны да бөтен госпиталь кешеләре алдында бик тә хөрмәт күрсәтеп бирде. Барыбыз да жылаш- тык. Фамилиясе ничек иде әле ул кызыл комрндирның? Үзе төскә-бит- кә дә бик яшь иде. Әллә Чайкин, әллә Чаев, әллә... Юк, онытканмын инде, җаннарым... Хәзер уйлыйм менә: гражданнар сугышында Азин гаскәрендә бик яшьләй полк командиры булып сугышып йөргән, соңыннан маршал дәрәжәсеиә күтәрелгән атаклы Чуйков булмады микән ул? Бик тә ихтимал... Ә ул чакны мин андый маршал буласын белми идем әле, тынымны кысып һәм сорау бирергә дә уңайсызланып, Мәчтүрә апайга йотылып карап утырдым. — Әтине син әнә шул Казандагы госпитальдән алып кайткансың бит, иеме? —дип сорады Бари. Ул сандык кырыенда әнисенә сыенып ♦ ук утырган иде. у — Әйе, улым... Сон, кая барыйк? Мин үзем дә шыр ятимә, аның да =2 туганнары кайсы кая таралышып беткән. Тоттым да, кыен булса бу- з лыр, үлмәбез әле дип, менә монда үземнең туган авылым Кәкре Наратка алып кайттым әтиеңне... £ Тонык лампа яктысында узган бу кич, бу сөйләшүләрдән соң, күңе- * лемдә инде әллә кайчаннан бирле зур бер каһарман рәвешендә сурәт- ® ләнеп килгән Гыйлаж агай белән янәшәгә Мәчтүрә апай үзе дә әллә | ничек бик нык үсеп, гажәеп олы бер жан булып килеп басты, һәм мин § Ады-ады турында сүз чыга калса, Мәчтүрә апайның да искитмәле х фидакарьлеге хакында әйтмичә калмый торган булдым... Ф ИКЕНЧЕ БӘЙЛӘМ а о Әйе, безнең яшь күңелләр Гыйлаж агайның үткәне белән горурлана s да, ана соклана да иде, һәм без. Бари белән икәү, үзебезнең ишләргә * гражданнар сугышында иң зур батырлык күрсәткән кеше турында сөй- £ ләп. авыз суларыбызны аз корытмаганбыздыр... < Әмма, шуның белән бергә Ады-адының кайбер сәер гадәтләре мине, * аптырашта калдырып, уйланырга да мәжбүр итә торган иде. Сәер гадәтләре дигәннән, мин аның көмеш самовардан соңгы тамчы £ суы тамганчы, шабыр тиргә батып чәй эчүләре яисә көлдә бәрәңге > тәгәрәтәтәгәрәтә яну-пешүдән каезланып беткән бармак битләре ту4 рында гына әйтмим. Болары алай аптырарлык түгел дә... Кемдә булмас п диген андый гадәтләр? Яки менә Ады-адының ялгызы гына калырга якн бер ялгызы гына йөрергә яратулары... Авылыбызда инвалидларның атасы саналса да, Гыйлаж агай, буыннары әле нык, куәт-жегәре әле шәп булганлыктан, колхоз эшеннән читләшми, хәтта, әйтер идем, чнр-сырхауны бөтенләй белмәгән кайбер ир-атны хезмәт көненең күплеге ягыннан егып та салгандыр. Колхозда эле эшче кулларга алай кытлык сизелми, шуңа күрә аны даими эшкә кушмыйлар, ул үзе, эш сорап, бригадирга бара. Әлбәттә, күнеле телә- са, жанын тартырдай эш чыкса гына, ягъни ана ялгызы гына эшләрдән хезмәт булсын, анын тирәсендә бүтәннәр чуалмасын. Клевер яки борчак чапканда, ул жирне үзенә аерым бүлеп ала; ннеш буендагы якын болынны анын исеме белән атап йөртәләр дә, чөнки елның елында Гыйлаж агай шул тугайнын печәнен берүзе чабып, безнең, ягъни Бари, анын әнисе һәм минем ярдәмдә жыеп, кибән итеп өеп куя. Бүтән эшләрдә дә шулайрак. Ат жигеп, берәр кая барасы булса да, ул бүтәннәргә кушылмый, я алдан элдертә, я бик артка кала . Ник алай? Юлдашлары күңелле гәп корганда, әйтәсе сүземне әйтә алмыйча интекмим дипме? Әллә үзалдына уйланып-хыялланып йөрергә яратамы? Лакин анын иң яратканы жнләк өлгерер алдыннан урман-болын- нарны гизү. Җилкәсенә почтальоннарда гына була торган галәмәт зур сумкасын элә дә таң тишегеннән чыгып китә, кояш батып килгәндә, ягъни авыл Советына каравылына барыр вакыт жнткәч кенә, кайтып керә. Кайчакны без дә аңарга иярергә телибез, ләкин ул безгә, «ялгыз башым тыныч колагым» диганрәк мәгънәдә йөз чытып, кулын гына селти Нишләп йөри ул анда, ниләр күзәтә — белмибез Кайткан чагында букчасына нртә житешкән усак, каен гөмбәләре тутырган була. » жилкәсендә уннке-унбиш кием бәйләрлек каен себеркелеге. Кара урманнарны, яман исле сазлыкларны гизеп йөрүенең файдасы тагын шул: Гыйлаҗ агай алдан ук кайда җиләк шәп буласын күзәтеп-белеп кайта һәм кәгазьгә язып-нитепме Мәчтүрә апайга аңлатып бирә. Менә ни өчен Мәчтүрә апай безнең «саз башлыгы» булып йөри дә инде... Гыйлаҗ агайның бу гадәтләре сәерен сәер, ләкин аңламаслык түгел. Мине хәйран аптырашта калдырганы, еш кына уйланырга мәҗбүр иткәне бөтенләй икенче нәрсә иде. Аның артык тәкъва булуы хакында бер әйтеп киткән идем инде. Менә шул... Кеше авыл Советының үзендә утыра, колхоз эшләреннән яятләшми, авылыбызга радио керткәндә, иң күп багана утыртучы ул булгандыр, кичтөннәрен колагын шул шәп нәрсәкәйдән алмый, моның өстенә, еш кына улы Барины каршысына утыртып, яңа китап-журналларны укыттыруы тагы... Кайчакны мин үзем дә китап укуга катнашып киткәлим. Ә Гыйлаҗ агай без укыганны баш селки-селки бик игътибар белән тыңлый да, рәхмәтен белгертеп, иңбашыбыздан сыйпап куйгалый. Бер тапкыр Бари миңа: — Ипидер, минем әти коммунист буласы булган, тик теле булмаганга гына кермичә калган,— диде һәм мин аның белән шундук килештем, чөнки мин: «Коммунист ул эше белән генә түгел, сүз белән дә таш яра белергә тиешле кешедер»,— дип уйлый идем. Бер яктан әнә нинди иде ул безнең Гыйлаҗ агай, ә икенче яктан нәкъ шуның киресе — дин тота. Кара урманнарга барган чагында, ни өчен җилкәсенә иләмсез зур букча асып йөрүенең дә хикмәте бар икән, моны миңа зур сер итеп кенә Бари аңлатып бирде: — Әти теге зур букчасын гөмбә җыяр өчен аладыр дип уйлыйсыңмы? Булмагае!.. Букчасына ул шешә белән су ала, намазлыгын тыга... — диде. Бу минем өчен хикмәтле бер табышмак иде. Әмма уйлана, баш вата торгач, үземчә җавабын тапкандай булдым мин моның... Без совет мәктәбендә укыйбыз, безгә табигатьнең әллә нинди серле нәрсәләрен дә бик аңлаешлы итеп төшендереп бирәләр, әбиләрнең теге дөнья, җәннәт, җәһәннәм турында сөйләгәннәрен без әкият итеп, кызык итеп кенә тыңлыйбыз, ә инде табын артында, ашап туйгач, бит сыпырып алабыз икән, бусы аның ризык хөрмәтенә һәм туендырганнары өчен әтиәниләребезгә рәхмәт йөзеннән генә үтәлә. Дөрес, безне дә дин юлына авыштыру ягыннан бөтенләй үк кысып карамыйлар түгел, бул- галый андый хәлләр, әмма без алай ансат кына бирешердәйләр рәтендә йөрмибез. Бер вакыт минем әбкәй, дин сугышлары һәм пәйгамбәрләрнең изгелеге турында җыен тузга язмаган нәрсәләр сөйләве өстенә, минем күңелне иләсләндерү нияте белән: — Бала чакта укылган догаларның савабы кырык өлеш күбрәк була аның... Менә мин сиңа бик тә кирәкле бер доганы өйрәтим әле, җеннәр якын да килә алмас шуны укысаң,— дип сайрарга тотынган иде, мин: — Пионер башым беләнме? Үзеңә булсын... Мин үзем җен!—дип кырт кистем. Сеңелемнең киез итегенә олтан салып утырган әтием исә, минем җавапны хуп күреп, ахры, бик рәхәтләнеп кеткелдәп алды да әбкәйгә кырыс кына итеп: — Ярар, әнкәй, юк белән сабыйларның күңелен болгатма! Хәзер аларның үз тормышы, үз җайлары,— диде. Ә Гыйлаҗ агайның? Бала чагында аның шулай яклаучысы булганмы? Мәдрәсә дисәң, ансында укырга-язарга өйрәтеп кенә калсалар, бер хәл, аларның башларына аннан әллә нинди чүбекләр тутырып чыгарганнар лабаса. . Гыйлаж агайга искечә язылган китапларны әллә кем түгел, авылыбызның иң олы карты, инде бер аягы белән гүргә баскан ак сакаллы Мөхәммәтҗан бабай биреп тора. Үз вакытында безнең авыл мәдрәсәсендә әйбәт кенә хәлфә булган, диләр, җәдитчә укытып азапланган, диләр. Булса да булгандыр, әмма Бари белән минем аңа үпкәбез дә, ачуыбыз да зур: үзе яшел мәчеттә ник кунып ятмый, ләкин нигә инде * ана безнең Гыйлаҗ агайны да үз артыннан ияртергә? £ Аерата ураза вакытларында эч поша торган иде. Шундый олы, £ шундый таза гәүдәле кеше юк өчен, пүчтәк өчен көне буе интегеп ач Э ятсын әле! 3 ...Без Гыйлаж агай турындагы бу уйларыбызны Мәчтүрә апайга да - әйттек. Ул иң әүвәл, баш селкеп, сәер иттереп көлемсерәде генә. Анна- « ры, үтә җитди бер кыяфәттә, Гыйлаҗ агайның ни өчен шулай дин тотуының сәбәбен без бөтенләй уйламаган рәвештә аңлатып бирде: 3 — Тикмәгә түгел шул, түгел... Егет чагында шахта базларында § эшләгәндә, жир убылып төшеп, бөтенләй томаланып калган ул. Капа караңгы, тирән баз эчендә ничектер япа-ялгызы Менә шунда, улла- ф рым, ин әүвәл көткән ул кешеләрдән ярдәм, булмаган ярдәм. Аннан инде, тәмам тончыгып үләм дигән сәгатендә, аллага ялвара башлаган, нәзерләр әйткән... Үзен кемнәр, ничек казып алганнарын белми дә ул... Соңыннан, якты дөньяга чыгаргач, көч-хәл белән генә сихәтләндерә алганнар... Бусы безнең өчен баш әйләндерерлек яңалык иде. Бари миңа, мин Барига, күзләребезне шар ярып, карашып алдык... Шулай да без Гыйлаҗ агай хакында уйланудан туктамадык, һәм бер дә бер көнне Бари белән икәү, аңа ярдәм итәргә теләп: — Иске китаплардан туйгансыңдыр бит инде. Хәзергечә укый-язар- га өйрәтикме үзеңне? Телисеңме? — дип сорадык. Ләкин Гыйлаҗ агай безгә, чем-кара күзләрен зур ачып, бер ара текәлеп торды да мыек астыннан көлемсерәп. — Әһәй-әһәй!—дип йөнтәс кулын гына селтәде Аннан ул көмеш язулы кылыч эленеп торган стена почмагындагы дәү шүрлектән юка катыргы тышлы ике-өч китап табып алды да өстәл янына килде. «Безгә үч итеп, юри дин китапларына ябышты», дип уйладым мин. Әмма аның исәбе бөтенләй икенчедә икән: кулына карандаш тотып, бер кәгазь кисәгенә бик тә азапланып нидер язды да, әлеге юка тышлы китапларга таянган көенчә, язуын безгә бирде Нн күрик: нәкъ безнеңчә иттереп, таракай йөргәндәге шикелле кәкре-бөкре рус хәрефләре белән: «Болары Тукан шагыйрь белән Шәриф Камал китаплары булыр бу, улларым», дип язылган иде анда... Күзләребез шар булды. Менә сиңа мә!.. Димәк, авыл Советында кичләрен гомерен тиккә уздырмаган, өйрәнеп яткан! Бер кемгә ялынмый-нитми, үзлегеннән генә, ә син аны эч пошканнан, юаныр өчен генә газет-журнал актарып, сурәт карый торгандыр бу дип йөрисең... Дәү шүрлектә барысы да дин китапларыдыр Дип уйлавыбыз тагы... Эх! Гыйлаҗ агай куе сакал-мыек арасыннан рәхәтләнеп авызын ерган Да тик тора басып... Юк, чиертмәде, әмма таза буынлы, юан бармаклары белән зиһеннәребез чатнап китәрлек итеп кундыргандай булды бу... Гыйлаж агайдан без ару гына курка да торган идек. Кайчакны артык каты куллы булганы өчен... Ләкин ул һич кайчан да тиктомалга, бер гаепсезгә кагылмас иде. ~ Авыл урамыннан тәмәке пыскытып барырга ярамыймы? Ярамый ЭДУАРД КАСЫПМОВ Әмма бер төрле яшь-җилкенчәк моны үтәми, киресенчә, авызына папирос кабып, төтен бөркеп йөрүне егетлеккә саный иде. Менә шундый тинтәк башларга эләгә торган иде инде анардан: каравылда утырган жнреннән ялт кына атылып чыгар да: «Тыңлый белмәсәң, менә сиңа, ишәк!» дигәндәй, йомры башлы таягы белән теге егетнең муен тамырына шәп кенә кундырыр иде. Гомерлеккә сабак... Авыл Советы турысына якынлашкан чагында, кичке дөньяны ярып, тамак ертып килгән исерекләр дә шып тыналар иде. Ул йортта власть урнашканлыгы өчен генә түгел, бәлки анда сакта утырган Ады-адыдан шүрләп шулай итәләр иде. Кайчакны безнең үзебезгә дә —Барига гына түгел, миңа да, хәтта Садрига да-—әйбәт кенә төшергәләп ала торган иде. Берсендә Садри аркасында ару гына эләкте безгә. Дөресе, күгәрченнәр аркасында: «Кала җирендә генә булмасын, без дә асрап карыйк әле күгәрчен’» —дип җенләнде бит бу. Аның җене, билгеле, безгә дэ күчми калмады... Ә күгәрченне каян тотасы? Әлбәттә, яшел мәчеттән. Аның да чормасыннан түгел, манара нигезендәге эчке кәрниз тактала* ры арасыннан тотуы ансат. Бергәләшеп ясаган күгәрчен оясын Садриларның лапас өстенә урнаштырдык. Инде бөтенесе дә көйләнгән, бары да кала малайларыныкы шикелле иде. Тик безнең тоткан бер күгәрченебез, читлектән һавага чыгару белән, кире үзенең мәчетенә китә дә бара, китә дә бара. Шуннан, бу хәлгә яман да ачуыбыз чыгып, бер көнне: — Болай булмас, берьюлы җиде-сигезне тотып кайтыйк та ай буена чыгармабыз каһәрләрне,— диештек һәм, култык астына арыш капчыгы кыстырып, кача-поса яшел мәчет ишегеннән кереп югалдык. Артыграк комсызланганбыз, ахрысы, кояш баеганын сизми дә калганбыз. Менә бер заман, ни ишетик, баскычны таягы белән тукылдатып, тамагын кыргалый-кыргалый, мәзин Нуретдин бабай менеп килә... Нишләргә? Чормага шыларга да җай юк. Аптырамадык, манараның ян терәкләре артына постык. Үзебез постык посуын, әмма аяк астыбызда! калган арыш капчыгында унга якын күгәрчен шопыр-шопыр канат кагынып азаплана... Ул да түгел, Нуретдин карт безнең турыга менеп җитүгә, без. тузанга чыдый алмыйча, төчкереп җибәрмикме! Мәзин абзыебыз, кичке эңгердә безне күрмичә, баскан баскычында катып калды, укына-төкеренә башлады, аннан, без тагы төчкереп җибәрүгә, коты алынып, дөбер-шатыр килеп түбәнгә тәгәрәде... Шаннан ни? Без «җеннәрне» түбәнгә мәчет картлары каршысына төшереп бастыручыбыз әллә кем түгел, үзебезнең Гыйлаҗ агай булды. Бүтәннәрнең югарыга «җеннәр» янына менәргә кыюлыгы җитәр димени? Торалар шунда калтыранып, яман да укынып «Шома таяклары белән башларыбызны яралар инде»,— дибез. Юк, мәчет кебек язге бер җирдә сабыйларга андый катылык күрсәтергә китап кушмаган, ахры, мәзпн берәм-берәм колакларыбызны борырга кереште. Бармаклары әле һаман дер калтыраса да, колакны шәп кенә бора белә икән... Аннары Гыйлаҗ агай мәчет ишегеннән иң әүвәл капчыктагы күгәрченнәрне очырып җибәрде, алардан соң артыбызга тибеп үзебезне очыртты. Ләкин моның белән генә безнең күгәрчен асрау теләгебез бер тамчы да кимемәде. Кырык беренче елның Май бәйрәмендә булган бер хәлне дә сөйләмичә китәргә ярамас. Вакытында бик ачы тоелган иде, хәзер инде ул күптән онытылган, шулай да искә төшерүләре кызык бит. Укып яткан җиреннән бәйрәмгә Бариның апасы да кайткан иде. Матур бәйрәмнең мул сыеннан авыз итәр өчен генә түгел, зур йомышы төшкән: бу елны техникумны тәмамлыйлар икән, тәмамлагач, төрлесен төрле якка эшкә җибәрәселәре икән. Ә моның әллә кая еракка китәсе килми, ди, үзенең туган авылында эшләргә исәп тоткан икән. Шуңа күрә, әтисенең гражданнар сугышы инвалиды булуы хакында тиешле документларны жайларга-нитәргә дип кайткан да... —дип без куаныштык кына. Әмма эшнен яшертен ягы да бар иде: Мәдинә апа менә елдан артык инде Хисам абый белән гыйшык-мыйшык тота, хатлар языша, ә читкә ♦ жибәрә калсалар, хәлләре ай-һай мөшкелләнә бит инде аларның... я* Ә Хисам абый ул авылыбызның урта бармак егетләреннән санала, -3 үткен дә, чая да. Әтисе дә төшеп калганнар рәтендә йөрми, авылыбыз- з ныя бәләкәй генә май заводында олы бер директор. Җитмәсә тагы, _ Хисам абый үзе дә жиде класс белеме өстенә хисапчылыкка укып кайг- £ кан. колхоз идарәсендә исәп-хисапны син «ых» иткәнче кушып та, алып й та, сугып та бирә. * Инеш буена чыбык чылатырга төшкәч, Бари миңа зур бер сер § итеп кенә: — Көзлектә туйлары булыр, ахрысы... Әкәмәт,—диде. « Шундый жизнәсе буласына ул сөенеп бетә алмый иде. Әтисе белән ф әнисе дә шулай: кояштай балкып йөриләр. Мәдинә апа кайткач, җитмәсә, бәйрәм шатлыгына өстәп шундый куанычлы йомыш белән дә кайткач, өйләрендә чыж да пыж коймак пешә, урамга итле бәлеш исләре тарала. Кичләрен авыл урамнары, клуб тирәсе яшьләр кулында. Гармун тарталар, жыр, көлеш яңгырый... Галәмәт инде! Буй житкән кызлар арасында барыннан да чибәррәге, барыннан да көяз киенгәне, тезләреннән ашкан кара толымлысы безнең Мәдинә апа булыр. Бәген авылга ямьле нурлар сибәргә чыккан сыман. Егетләрнең күзләре ут яна, Хисам абыйныкы бигрәк тә... Ә без, малай-шалай, урамда тыз-быз чабып йөрибез. Безнең үз шөгылебез... Бүтән жирләрдә булды микән, юк микән, әмма сугыш алды елларында безнең авылда шундый бер гадәт бар иде: яз-жәй башларында кичке эңгердә без, жыен малай-шалай, урам йөргән яисә клуб тирәсенә, инеш ярына тугайлыкка жыелган буй житкән кызларның аягына тал чыбыгы белән сугыпсыдырып йөрибез. Кызыл тал чыбыгы, һавада селтәнсәң, чыжлап куя, искәрмәстән кызлар аягына бер сыдырып алсан, балтыр итләре янып-бүртеп чыга Ә тал чыбыгына без юри Торна болынына барабыз, чөнки чыбыкның иң шәбе, ни сыегы шунда үсә, аннары, алып кайткач, вакыты житкәнче кипмәсен, әйбәт чыжлардай булсын дип, кызлар сизмәслек жирдә суда чылатып тотабыз Урам-тыкрык чатларында безнең кыланышны күзәтеп торучы карт- коры да күренсә, безнең гайрәткә чик-чама булмый: янәсе, сез. кызыйлар. дөнья ямен жнбәреп, оялмыйча йөрмәгез балтыр күрсәтеп, йөрмәгез егетләр белән култыклашып... Кызларның бер төрлесе, күреп өлгерсә, балтырларын күлмәк итәге белән капларга тырышып, шундук чүгәли-тезләнә дә тасма телләнеп; — Әй, жаным, винһар өчен тия күрмә... Прәннек, KOHtpci бирермен үзенә,—дип ялына, ялвара башлый. Икенче төрлесе, усалрагы: — Кит дим, жүнсез! Әтиекә әйтеп, кирәгеңне бирдер тәм бит. билләһи!— дип куркытып-янап ысылдарга тотына, хәтта узебезне эләктерергә тырышып, талпынып та ала. Ләкин без бернигә карамыйбыз... Сугыштан соң эзсез югалды бу гадәт Әллә безне котыртып-иләс- лвмдереп торган карт-коры үлеп бепе дә малай-шалайга икенчерәк акыл керде — белмим... Ул кичне без, Бари белән мин. аргык кызып киткәнбез, күрәсең, авыл Советы турысыннан үтеп баручы ике кызны чырылдатып кычкыртып ЭДУАРД КАСЫЯМ0В җибәрүебезгә, һич искәрмәгәндә, кемнәрдер арттан килеп, безне эләктереп алмасыннармы! Үзебезнекеләр икән: Бари әтисе кочагында тыпырчына, ә мин Мәдинә апа кулында... Гыйлаҗ агай безнең бу шәп кәсепне яратмавын беләбез, әмма Мәдинә апага ни калган инде? Җилтерәтеп авыл Советына алып керделәр. Шунда яктыда карасак, кайсыдыр юньсезе безнең чибәр апабызның да балтыр итләрен кызар- тыпкүгәртеп бетергән икән. Болардан ычкынырга чама юк, инде хәзер мескенләнеп, ыңгыр-шыңгыр торабыз. Иң әүвәл Барины: ыштанын төшереп, тар эскәмиягә сузып салдылар да үзебезнең тал чыбыгы белән йомшак төшенә чаж-чыж, чаж- чыж суктылар... Бари шүрәледән дә болайрак акырды. Нихәтле катырак кычкырсаң, шул хәтле тизрәк ычкынасың, дигәндер инде. Аннан соң мине... Кызлар шәрә балтырларына сыдырганда ничек түзә торганнардыр, сыек тал чыбыгы ай-яй әче икән!.. Җитмәсә, Ады- ады чыжлатып суккан саен, баш очымда, ачуны китереп, Мәдинә апа чыркылдап тора. — Бүтән азып йөрмәскә сабак булсын, сабак булсын!—ди. Ә мин: «Ярар, үзеңне дә буш итмәм, техникумыңны бетереп, авылга кайткач, туеңа хәтле балтыр итләрең чиләнеп бетәсен белеп тор!» —дип ярсудан иреннәремне кысып ятам... Садриның әтисе Хәкимжан агай соңгы вакытларда бик инсафланыпкиткән, хәтта челем тартуын да ташлаган иде. Пожарныенда, кем әйтмешли, балта эләрлек төтен эчендә челем сасысында борын да җыермыйча түзеп утыра, үзе янәдән тәмәкегә ябышмый иде. Җитмәсә тагы, үзендә булмаган акылны бик әйбәтләп, бик арзанга гына бүтәннәргә сатучан булып китте. Мәчет картлары тирәсендә, тәкъваланып, ышкынып йөрүләрен әйтәсе дә юк. Тикмәгә булмаган икән... Бер дә бер көнне Һади картны, ягъни авылыбызның бердән-бер мулласын, яртылаш паралич сукты. Телен югалтмас борын һәм үз акылында чагында әйткән ди мулла: «Имамлыкны һич шөбһәләнми- нитми мулла Нуретдин үз өстенә алсын, ә мәзин вазифаларын, кем, Хәкимҗанга йөкләсәгез дә ярар — булдырмастай бәндә түгел кебек»,— дигән, ди. Менә бит ничек! Хәкимҗан агай әнә нине күңеле белән сизенеп йөргән икән, кәҗә сакал! Изге урын буш тормый, диләр, пожарныйга аның урынына Гыйлаж агайны күчереп утырттылар. Безнең дус Садри әтисенең мәзин булуына үтә гарьләнеп, байтак вакытлар сөмсере коелып йөрде. Тик торганда, бер гаепсездән кемнең инде мәзин малае буласы килсен, ди? Ни кылырга аптырап йөргән дусыбыз бер көнне Бари белән миннән акыл алырга теләп: — Әллә, дим, манарага менә торган баскычны бер төшеннән кисеп куябызмы? — дип сорады.— Егылып төшеп, аягын имгәтсә, йөрмәс аннары... Яшел мәчетнең яңа мәзиненә үзебезнең дә ачу бәләкәй түгел иде. ник дисәгез, Хәкимҗан агай мәчет ишеген зур гына йозак белән бикләп ала да ачкычын кесәсендә йөртә, димәк ки, күгәрчен тотарга исәп итсәң, мәчет эченә тәрәзәдән бүтән керер юл калмаган. Шулай да, чатан мәзингә ачуыбыз зур булып, аңардан берәр ничек үч алу теләге белән янсак та, Садрига без. — Юк. ни дисәң дә, әтиең бит ул, ярамас алай. Синең үз юлын, аның үз юлы... Төкер башына! — диебрәк киңәш бирдек. Ләкин Садри безнең киңәшне тыңлардай малаймы соң! Тәки үзенекен каерган, берсендә, әтисенең тәһарәт комганына бакалар тутырып, тегенен котын алган, икенче тапкырында, әтисе мунча кереп яткан чагында, тыштан мунчаның ишеген бикләп, тегене кичке азаннан мәхрүм иткән иде. Көлкесен көлке... Ләкин андый көлкеләр ясап йөрерлек хәлгә төш- мәсән, әйбәтрәк, билгеле. Дөресен әйткәндә, көлүдән бигрәк, кызгандык без дусыбызны. ♦ Ярый, анысы әле бер хәл, безнең үзебезнең Гыйлаҗ агай турында: =• «Моңарчы белмәгәнбез, Ады-ады авылыбызның тере әүлиясе икән S ләбаса», — дигәнрәк сүз тараттылар Имештер, авылыбызда аннан да 3 тәкъва, аннан да изге җан юк, аңа юраган һәр нәрсә шөбһәсез тор- _ мышка аша... Кайсы юньсезе уйлап чыгаргандыр? Шуннан, китерә баш- £ ладылар үзенә хәер, ява башлады сәдака! Мәктәп ишек алдында яши Й дип тә тормыйлар, дәресләр бетеп, укытучылар таралганын гына көтеп к яталар. Хуҗаларның аяк-кул терәп каршы торачагын белгәнгә күрә, ~ китергән нәрсәләрен ишек астына тыгалар яисә болдыр почмагына куеп § китәләр. Үзебезнең авылның карт-карчыгы яки сабыйлары гынамы, х күрше авылның ахмакларыннан да хәер тотып килүчеләр булгалый. ф Өйләрен ташлап качар дәрәҗәгә җиттеләр болар. Бари иң якын дусым булганга күрә, минем дә күңелем рәнҗи, мин дә кеше күзенә карарга оялып йөрим... Бер кичне үзебезнең әбкәй: — Тыңлачы сүземне, Рифгать улым, җыеп куйган бер дистә күкәем бар иде, шуны гына Гыйлаҗетдин агайларыңа илтеп тапшыр әле, акыл- лым... Саваплы булырсың,—дип сайрарга ябышкан иде, мин, ачуымнан шартларга җитеп: — Алар муеннан гарык булганнар инде. Илтмим!.. Китер, берәм- берәм эчеп бетерим җыйган күкәйләреңне, юк, стенага бәреп чәлпәрәмә китерәм! — дип, әбкәйнең котын алдым. Шундук «әстәгыфирулла»сын тезә башлады... Инде нишләргә, ни кылырга безгә? Бер вакыт без, ягъни мин. Бари һәм Садри, мәктәп капкасы төбендә утырабыз. Берәрсенел сәдака тотып килгәнен күрсәк, тозлап-борычлап тиргәргә дә кире борып җибәрергә исәп. Каршыбызда, бераз гына ары* рак, яшел мәчет, баеп барган кояш нурларында манараның көмеш ае елтырый... Күрәсебез дә килми. Манара әйләнәсендә бөтерелгән күгәрченнәргә дә кызыкмыйбыз. Тотам дисәң, әнә колхоз амбарлары тирәсендә дә күп алар... Эх, дөньялар, кәкребөкре морҗалар!.. Шулай каң- гырап утырган чагыбызда, Садри болай да кызган канга тоз сибеп: — Гыйлаҗ агай үлгәч, аның да каберен нзге итәрләр микәнни? Ә кабер ташы ел саен бер илле үсеп, күтәрелеп торыр микәнни? — дип пышылдады. Менә ахмак! Без, Бари белән икәү, аңа яндырып карап алдык. Хәер, аның болай диюе тиктомалдан түгел: безнең күрше авылда гына Чыршылы мазарында бер әүлия кабере бар, диләр. Үзебезнең авылның карт-корысы да баргалый анда. Менә шул әүлия каберен кемнәрдер, ис-акыллары китеп, күзәтеп торалар икән: әүлиянең кабер ташы елның-елында өскә таба үсеп, калкып бара, имеш. — Их, сине! Үзең пионер җитмәсә! — дидем мин, дусым Садрины чәйнәп ташлардай булып.— Үзенең күкрәгендә чи кызыл йолдыз булсын, үзе әүлия булсынмы, җүләр! Аннары, синең ул кабер ташының ничек үскәнлеген карап, үлчәп торганың бармы, я? Җыенысы суган әкияте... Бари, авызын кыйшайтып, мин әйткәннәргә зәһәрле мыскыл да өстәп җибәрде: — Әйе, таш харап та шәп үсә инде ул. Әмма ләкин безнең әти каберенә куелачак таш еллап түгел, көнләп үсәчәк.. Көн саен бер карыш! Аннан, үсә-үсә күкләргә җитәр дә, менә Садри кебек мәми авызлар өстенә авып, изеп ташлар...ЭДУАРД НАС Ы ЯМОВ — Ә мин чынлапмыни? Ышаныпмыни? Болай гына бит,—дип мыгырданып алды Садри, иреннәрен турсайтып. — Алайса, авызында кибәк әвәләмә, белдеңме! Бераздан без, татулаша төшеп һәм өчебез бер баш булып, туган авылыбызга үпкә-зар түгә башладык. «Нишләп шулай икән, дибез, авылыбыз каладан да, тимер юл станциясеннән дә әллә ни ерак түгел — гел кара урман эчләрендә үк тә утырмыйбыз, әмма бездә генә жыен юк-бар нәрсәләр һаман-һаман булып тора? — дибез. Бу картларны, бу әби карчыкларны нишләтергә инде? — дибез. Әмма ни генә булмасын, безгә Гыйлаж агайның исеменә тагылган ямьсез койрыкны кисеп алмыйча һич тә ярамас, дибез Моның өчен иң әүвәл, әлбәттә, хәер-сәдака ташучыларның юлын корытырга кирәк»,—дибез... Ләкин ничек? Менә шул чакны инде минем зиһен тагын капылт кына яктырып китте. — Әйдәгез, берәр усал эт табып алып кайтабыз да шуны, Бари, сезнең баскыч төбенә бәйләп куябыз,— дидем мин. — Әйе шул,— дип кычкырып куйды Бари. Шундук урыныбыздан куптык. Ләкин ул кичне дә, аннан соң да юлыбыз үңмады: бер генә авылдашыбыз да безгә хәтта картаеп беткән йолкыш этен дә бирергә теләмәде. Әмма безгә һич уйламаганда Гыйлаж агай үзе булышты. Без сизеп тора идек: Гыйлаж агай бу хәлләрдә ни кылырга белмичә, аңгырайган бер кыяфәттә йөри, ул хәтта яшел мәчеткә сукмагын да беркадәр суыта төште шикелле. Ул хәзер, кич-төннәрен пожарныен- да уздырса да, көндезләрен анда тик ятасы килмичә, кул астындагы бер атны жигеп, инешнең текә ярыннан төзүчеләргә таштыр, ком-бал- чыктыр ташый иде. Анда инеш аръягындагы тигез тугайда өр-яңа больница салырга керешкәннәр иде. Гыйлаж агайның менә шул яңа төзелешкә катнашып китүе япа-ялгызым ат каулап йөргән чагымда, кешеләрнең ачы-төче сүзләреннән колагым тынып торыр, ичмаса, дип, омтылуыннан булгандыр, ахры... Аннан килеп, ул яңа больницада аның үз кызы Мәдинә апа кайтып эшләячәк ләбаса!.. Гыйлаж агай без теләгәннең тап өстенә баскандай итте: хәер, ул үзе дә шундыйрак ук теләк-омтылышта йөргәндер әле — бер кичне ул Кругловкага тегермән тартырга барган жиреннән, ачыклап әйтсәк, безнең авылга килеп кишер-шалкан сатучы әлеге Ләксәй дәдәйдән, менә дигән бер эт алып кайтты. Бозау кадәр үк булмаса да, олы сарык хәтле бар үзе. Бер өреп куйса, котың ботыңа җитәр... Мәчтүрә апай көрсенеп кенә Гыйлаж агайның бу этне берме-икеме пот онга алмашын алуы хакында әйтеп маташса да, без ул ягын төпченеп тормадык. — Инде хәзер килеп карасыннар! — дип, Бобикны болдыр янына тимер зынжыр белән бәйләп куйдык (мәктәптә укулар беткәч, зынҗырны капкага хәтле диярлек суздык). Аннары, явызрак булсын, усалрак, катырак өрсен дип, койрык һәм сырт йоннарын ризыкка кушып ашата башладык. Файдасы тиде. Бариларга сәдака ташучылар бердәм азайды. Монысы булды. Ярый. Әмма кеше теленә кергәнне нишләтергә менә? «Безнең Гыйлаж агай бернинди дә әүлия түгел, юкны лыгырдамагыз, безнең иң олы каһарманыбыз ул»,— дип, диндар авылдашларыбызның кыеш авызына берәм-берәм сугып чыкмассың ич. Шулай бер мәлне, күгәргәнче су коенгач, инеш ярындагы комда, аръякта больница нигезен салучыларга күз төшергәли-төшергәли, корсакларны кояш жылысына куеп, рәхәтләнеп яткан чагыбызда, Садри борынын ыңкыш-мыңкыш итте дә авызыннан яңа хәбәрен сыгып чыгарды Нәрсә ди? Имеш, авылыбызның бер иш бетчәле телләре сөйлиләр ди «Болай булгач, май заводы директоры Шакир коммунист башы белән Ады-әүлиягә кода булырга теләмәс тә инде, улы Хисаметдич- нын да күңеле Мәдинә Чибәркәйдән кайтырга тора, ахрысы»,— дин сөйлиләр, ди... Садри әнисе ягыннан Хисам абыйга карендәшрәк тиешле, шуна күрә ул безнең алда әллә чынлап, әллә юри генә: — Мәдинә апага өйләнмичә генә карасын, нишләтәсен үзем белер мен мин аны!—дип тешләрен шыгырдатты, әмма нишләтәсен генә анык ♦ әйтеп бетермәде. у Бари ярсынып кайнар комга төкерде, ләкин шундук кулын селтәп: 3 — Өйләнмәсә соң! Бик исебез китте... Кызыкканнар ди шул аю з табан Хисам абыйга. Аны бит армиягә дә алмадылар... Мәдинә апа ж исән-сау бетереп кайтсын гына, үзенә егетләрнең ин асылын таба -2 белер,— диде. £ Аның белән мин дә килештем. Шулай да без четерекле бу нәрсә к турында баш ватмаска, ана хәзергә «төкереп торырга» булдык. Ләкин шул арада башланып киткән сугыш барын да үз бизмәненә г салып, барын да үзенчә хәл итеп куйды... х ӨЧЕНЧЕ БӘЙЛӘМ Сугыш... Ни әйтим? Бик мәгълүм... Әйе, бик мәгълүм: аның яман дәһшәте һәм әҗәл ачысы бездән соң да. каннарыбыз аша күчеп, бик куп буыннарга җитәр... Күз алдымда... Юк. барын да сөйләмим әле, Гыйлаҗ агайдан читләшмичә, сугыш башлангач, авылыбызда булып үткән бер-ике вакыйга турында гына хикәяләп бирәсем килә сезгә. Андый хәлләр тик безнең авылда гына булгандыр дип уйлыйм мин. Дәһшәтнең беренче көне. Ут эченә барып керергә тиешле беренче төркем егетләр. Авыл Советы каршындагы урам чатын халык басып алган. Бәхилләшәләр кайсылары үксеп елап җибәрә, күбесе кайгы-хәсрәттән миңгерәүләнеп, мыштым гына балавыз сыга, кемдер өздереп гармун сузып ала... Бер читтә, койма буенда җигүле атлар көтә. Ямь-яшел печән түшәлгән арбаларда китүчеләрнең кирәкяраклары: бәләкәй-бәләкәй киндер капчыклар, төрле биштәрләр. Әҗәл давылына каршы күтәрелгәндә кешегә куп кирәкмени? Сәетгәрәй абый төсе уңа төшкән яшькелт гимнастерка белән кызыл йолдызлы фуражкадан, билен каеш белән буып алган. Ул китүчеләрне вакытында озатып җибәрү ягын кайгыртып йөри. Кыяфәте кырыс, тик сүзләре генә йомшак, кайчакны әйтәсен әйтә алмыйча тотлыгып та тора. Менә ул китүчеләрне бер сафка тезәргә тотынды. Ләкин, ни хәтле тырышса да, сафны турылый алмады. Әле кичә генә армиядән кайткан егетләребез тәртип дигәннәрен бөтенләй онытканнар сыман. Иңнәрен иягә терәп, дугайланып бастылар. Күзләр дымлы, иреннәр кысык... Дуга эчендә урталыкта Сәетгәрәй абый. Кулын фуражкасы козырегына тидергәләп, бик кыска, әмма бәгырьгә үтәрлек нтеп ни әйгте соң әле ул? Әйе: — йортыбызга ут төргте фашист. Шакшы аягы белән барыбызны изептаптап китмәкче яисә кол итмәкче була. Юк, бирешмәбез! \з өненә барып дөмектерербез аны! Шулай бит, туганнарым? Шулай!.. Бүрәнә чапкан балталарыгыз чабылган килеш калсын, җиргә кадаган чалгы-тырмаларыгыз кадалган килеш калсын, бәйләгән дилбегәләрегез бәйләгән көе торсын, без күтәреп алырбыз, без чишәрбез, хафада китмәгез тоткан әйберләрегез суынмас та, күгәрмәс тә... Белегез: монда ышанычлы куллар кала, монда ярсулы йөрәкләр кала... Без сезнең ЭД > A F Д ИАСЫЛМОВ янла, без сезне көтеп торачакбыз. Ә сез, фашист дигән аждаһаны тиз заман тураклап, туган йортыбызны басып алырга теләгән ул яман афәтне мәңгегә юк итеп кайтыгыз... Изге сәгатьләрдә! Яңадан күрешергә насыйп булсын, дусларым-авылдашларым!—диде. Китүчеләр тирән сулашып алдылар. Әмма алар баскан җирләреннән чәчелергә өлгермәделәр, Сәетгәрәй абый янына безнең Гыйлаҗ агай килеп басты. Мин шаккаттым. Юк, мин генә түгел, бүтәннәр дә... Гыйлаж агайны танырлык түгел иде: өстендә күн тужурка, зәңгәр галифе, аягында күн итекләр, ә башында зур йолдызлы шлем. Күкрәгенең сул ягына кызыл тасма да кадаган. Киемнәре иске, әмма чиста. Итекләре ялт иткән... Бариның миңа бер әйткәне бар иде: бу киемнәргә Казан госпиталеннән чыккан чагында киендергәннәр аны. Ләкин минем Гыйлаж агайны бу киемнәрендә күргәнем юк иде әле. Көне килеп житкәнне көткән, күрәсең... Тагы: күкрәген аркылы-торкылы тар каеш, билен яссы каеш кыскан. Билендәге яссы каешта көмеш язулы кылычы асулы!.. «Әллә китүчеләргә ияреп, сугышка бармакчы микән?»—дип уйладым мин. Юк, мин генә түгелдер... Менә ул, каба сакалын як-якка борып, китүче егетләр йөзеннән утлы карашын кичерде һәм кинәт жәһәт бер хәрәкәт белән кыныннан кылычын тартып чыгарды да кулын югары күтәрде. Аннары, шундый ук кискенлек белән, кылычны күкрәк турысына аркылы тотты. Кинәт тып-тын булып китте. Бер мизгелдән Гыйлаж агай калын күкрәк тавышы белән: — Ады-ады,— дип китүчеләргә кул ишарәләде. Дугайланып торган егетләр арасыннан алга иң әүвәл избач Мәҗит абый чыгып басты. Гыйлаж агай кылычның сырт ягыннан үпте дә егеткә сузды. Мәжит абый башын түбән иеп, кылычның елык иткән салкын йөзенә кысык иреннәрен тидерде. Эшне бүтәннәр дә аңлап алды. Берәм-берәм чыктылар, берәм-берәм көмеш язулы кылычны үптеләр... Әйе, тып-тын иде. Куркыныч тантаналы бу тынлыкта сулышлар да күкрәк тирәнлегендә кысылып тора иде. Тик: — Буласызмы инде анда, тизме инде?! — дигән сыман, дугасына матур чигүле озын сөлге уралган колхоз айгыры гына, тынлыкны ярып, түземсезләнеп кешнәп куйгалый иде... Киттеләр. Авыл капкасы янында ничек булгандыр, урамда елау-сыктау тавышы ишетелмәде. Тузан кубарып арба тәгәрмәчләре дыңгырдап узды, тузан эчендә ак яулыклар айкалып торды. Гыйлаж агай мәһабәт сыны белән чат башында очлы кылычын жиргә кадаган килеш басып алды. Ә без кылыч янында... Икенче, өченче, дүртенче төркем егетләр киткән чагында да кабатланды бу хәл... Аны күзәтеп, сулыш алырга да онытып торган чагында «Эх, сигезун ел элегрәк тумаганбыз, ичмаса... Без дә шулай, кылыч үбеп, явыз дошманга каршы сугышка чыгып китәр идек!» —дип кызыгып та, көрсенеп тә куя идек без, ягъни мин һәм минем ишләр... . Хәзер уйлыйм инде: безнең авылдан избач Мәҗит абый белән комбайнчы Ислам абыйга Ватан сугышында Герой исеме бирелгән икән, тикмәгә түгелдер, дим... Без хәзер, Сәетгәрәй абый бик белеп әйткәнчә, «трудбатальон солдатлары». Малай чагыбыз, үтмәс чалгы белән чабылган үләндәй, йолкынып, тапталып, шиңеп артта калды. Без хәзер кинәт кенә олыгаеп китеп, зурларга тиңләштек. Сугыш кушты. Аңарчы безгә «мәми авыз» яисә «яфрак кортлары» дип кенә карыйлар иде, анарчы безне «кызыл тал чыбыгы шикелле сыек әле болар» дип саныйлар иде. Сугыш зәхмәте алай димәде, «чыбыкларны бергә кушып бәйләсән, себерке була», диде. ♦ Юк, без сугыш уты эченә барып кермәдек, ләкин без дә тормыш- ₽ яшәеш өчен барган дәһшәтле көрәш ялкыныннан чыкмадык. Безнең 3 арадан да авып, егылып калучылар аз булмады Ләкин без барыбыз з бер булып, олы максатыбызга ирештек — беләсез... “ Беренче җәйдә үк төрле эшләрдә йөрергә туры килде. Мин: =3 — Кара, бәләкәй бит әле, булдыра алмас,— дигән сүзне бөтенләй £ ишетмәдем, киресенчә, һаман да: — Булдырмастай егет түгел,—диярләр иде. Колхоз атлары безнен кулларга күчте. Мактанып әйтсәм дә, ярый s торгандыр: унике яшь тулар-тулмаста ук мин җир тырмалау гына ® түгел, сукага ябышып, кулларыма сөялләр катырдым Әйе, инбашла- ф рына авыррак йөк салсалар, буыннар тиз ныгый икән. Безнең атларны Гыйлаҗ агай карый торган иде. Ул сугыш башлану белән үк диярлек, пожарныен ташлап, колхоз атларын тәрбияләүгә күчте. Тегендә торган чагында дуамал гайрәтен янгын сүндерүдә күрсәтә алмаган булса да, анда сөрсенеп ятуының файдасы шул: аның күңелендә «ат жене» кузгалган иде. Колхоз атларын ул бик әйбәт, жи- ренә бик житкереп карар иде. Берәрсе атын өшәндереп яки чиләндереп кайтса, игелек көтмә: күп сөйләшеп тормас, шул кешенең кулыннан чыбыркысын тартып алып яисә йөгән каешы белән, кемлегенә карамыйча, бик шәпләп сырт буыннарын санап бирер иде. Ә инде атыңны ипләбрәк йөртеп, әйбәт хәлендә алып кайтсаң. Гыйлаҗ агай, каба сакалын селкеткәләп, кояштай балкып: — Ады-ады,— дип, хәлсезләнгән кулбашларыңнан аталарча сыйпап җибәрер иде. Гыйлаҗ агайның бөтен тормышы, бөтен барлыгы атлар янына күчте. Көннәрен дә, төннәрен дә шунда. Көл бәрәңгесен дә кәнүшнн өенең миченә генә тәгәрәтә. Тик кайчакны гына, шабыр тиргә батып, көмеш самоварын бушату өчен генә, үз өенә кайтып килгәли Азмыни тегендә эш! Әллә вакыт дигәне тамчы да булмаганга күрә, әллә күңелендәге бар нәрсәне атлар кайгысы басып киткәнлектән, ул җәйнең җәй буена кара урманнарны, җиләкле сазлыкларны, ичмаса, бер генә тапкыр да айкап кайтмады. Хәер, сугыш —нәләт төшкере — безнен үзебезгә дә күгәрченкәйләрне генә түгел, җиләк-гөмбә юлларын да онытыбрак торырга кушты шул. Садри бездән аерылды. Аның әтисе Хәкимҗан агайны, кәкре аяклары белән көчкә өстерәлеп йөргән кешене, әллә нинди авыр эшләргә жигеп булмас, алай да сугыш кызган көннәрдә мәзин булып кына бер тиен файдасызга каңгырып йөрмәсен әле дип, колхозның яшелчә бакчасына каравылчы итеп куйдылар. Әлбәттә, аның үзеннән рәт юк, бакчаның төп хуҗасы безнең дус Садри булды. Бәхете басты малайның! Җитмәсә тагы, әтисе кемнәндер теләнеп, бер көпшәле иске генә мылтык алып тоттырган үзенә. Шуны иңеннән төшерми Садри Алланың кашка тәкәсе булдым дин, инеш буенда күкрәк киереп кенә йөри хәзер. Гүя әле былтыр гына үзе безне колхозның яшелчә бакчасын басарга котыртып та йөрмәгән... Әнә шундый шәп эшкә урнаштырганлыгына күрә. ахры. Садри дусыбыз элгәреге дошманлыгын онытып, әтисе белән татуланып китте. Ул аның яшелчәлек белән мәчет арасында буталып йөрүләренә тамчы Да пошынмый, хәтта, киресенчә. Хәкимҗан агайның мәчет эшләренә күбрәк игътибар итүен үзенчә аклап та маташа нде. *««• у.» м 8. ззЭДУАРД КАСЫПМОВ Без Садри белән артык сүз куертып бәхәскә кермибез. Анын белән сүз көрәштерсәң, әйткәннәрен «ә-ә» дип җүпләп тормасаң, ул сине корсагың шартлаганчы колхоз яшелчәсе белән сыйлар ди бик, сыйламагае! Кайчакны Садри дусыбыз, күңеле йомшап китеп: — Кеше-кара күрмәгәндә, мәгез, тизрәк тыгыгыз! Күрсәләр шәп булмас: бриме баенный,— дип, кыяр-кишер-помидор ишеннән кесәбезгә дә салып җибәрә һәм һәр чакны диярлек: — Иң шәбен, иң зурысын Гыйлаҗ агайга бирерсез Карагыз аны, миннән икәнен әйтергә онытмагыз! — дип кисәтеп тә куя. Сиздегезме, эшне ничек югарыдан тота башлады безнең дус?! Юкса, Гыйлаҗ агай белән алай әшнәләнергә әллә ничә пот тоз ашасы бар бит әле үзенең! Шулай да без бик күндәм төстә: — Ярар, онытмабыз,— дип ышандырабыз, әмма кичке эңгердә яшелчә бакчасыннан кача-поса кайткан чагыбызда иң әүвәл ул әйткән нәрсәләрне ашап куябыз, чөнки без Гыйлаҗ агайның, мондый күчтәнәчләрне күрсә, зур күзләрен агартып, яман иттереп тамак кырасын бик яхшы беләбез... * * * Август башлары булгандыр, ахры, әйе шулай — минем әни белән Бариның әнисе җәйге ялларында кулалмашка алган арыш җирләрен урып бетереп, бодайга керешмәгәннәр иде әле — бер кичне күптәннән инде зарыгып көткән Мәдинә апабыз кайтып төште. Озакка түгел, бер-ике көнгә генә.. Алар техникумнарын әйбәт кенә тәмамлауга хәрби хезмәткә алынганнар һәм, фельдшерлык белемнәре өстенә сугыш эшенә дә өйрәтү өчен, шунда укыган калаларында ук бер ара вакытка калдырылганнар иде. Җибәргән хатында шуларны аңлатып һәм, җай чыкса, кайтып киләчәге турында да әйтеп хат язган иде инде ул. Мин пошынып: — Бигрәк аз вакыт биргәннәр икән...— дидем. Дусым Бари минем шикелле үк авыр сулап: — Нишлисең, фронтта аларны яман да көтәләр икән. Болай да. булган нәрсәләремне, китапларым белән дипломымны туганнарыма калдырып килим инде дигәч кенә җибәргәннәр. Аннан, кешегә сугыш утына барып керер алдыннан авылына кайтып, бәхилләшергә дә кирәк ич, ансын да уйлаганнардыр,—дип төшендереп бирде. Мәдинә апаны танырлык та түгел иде: өстендә яшел гимнастерка, тар итәкле юбка, аякларында исә брезент кунычлы итекләр. Билен дә ул чын солдатларча киң каеш белән буып алган. Сумаладай кара чәч толымнары да юк: чәчен кып-кыска иттереп кистергән дә башына кыеклап кызыл йолдызлы пилотка киеп җибәргән. Әкәмәт сәер. Безнең чибәр Мәдинә апабыз кебек тә түгел. Тик түгәрәк алма битләре, шомырт кара күзләре һәм көлгән чагында матур елтыраган энҗе тешләре генә тап үзенеке... Кайткан кичендә алар өйләрендә лампа кәрәчиннәре беткәнче утырганнар. Икенче көнне дә зур кунакка өйдә сый-хөрмәт күрсәтү өчен Мәчтүрә апай урагына, ә Бари дус көлтә ташырга бармаска иткән булганнар да, әмма Мәдинә апа: — Юк, өйдә тончыгып ятканчы, арыш җирегезне бетереп кайтыйк.. Үзем дә ичмаса, бер туйганчы басу-кырларыбызны карап кайтырмын,— дигән. Шуннан сон җыйнаулашып киттеләр болар. Минем әни дә алар белән... Тик мин генә көлтә арбамда бер апа белән ындырга арыш көлтәсе ташып азапланам. Без бер басуда, шунлыктан мина, йөк өстенә менеп утыргач, алар урган җир башы бик әйбәт күренә. Нишләсәм дә, күзем алар ягына карый да тора. Мәдинә апага алай бил авырттырып урак урырга әллә ни туры килмәде дә. Арыш басуы да, бодай кыры да халык белән тулган. Мәдинә апаны тегендә дә чакырып алалар, монда да дәшәләр, һәм ямь-яшелдән киенгән чибәр апабыз салмак җилдә сумала чәчләрен тузгытып, кулындагы пилоткасын һавада селкиселки, ягъни авылдашларын ерактан ук сәламләп, теге якка да йөгерә, бу якка да чаба. Кай ♦ араларда туктый да озаклап һәм тәмләп сүз сөйләшеп ала Басуда г сокланмаган кеше калмагандыр. Ни дисәң дә, авылыбыздан чыккан иң = беренче фельдшер, ни дисәң дә, хатын-кызларыбыз арасыннан фронтка 3 китүче иң беренче кешебез... ~ Әбәт вакытында мин алар янына бардым. Бергәләп тамак туйдырып ч утырдык Нишләптер, сүзне бик аз сөйләштеләр. Мәдинә апа, алсу g иреннәре арасына камыл саламын кыстырган килеш, авыз эченнән генә бик тә моңлы бер көй көйләп утырды. Шулай озак кына үз көйлә- I неп утырды да, инде торып эшкә ябышырга дигәндә генә, еракта басу £ башында күгелҗемләнеп торган урманга шомырт күзләрен төбәгән s килеш: ♦ — Нарат җиләге дә, торна җиләге дә өлгереп килә торгандыр инде а Юк. аларына ул хәтле исем китми.. Их, салкын сөткә кара җиләк о салын ашасаң иде менә! — дип уфтанып куйды. Шул җитә калды. — Ә нигә, якын сазлыкка гына керәбез дә чыгабыз Качмас әле, £ бер килеп бетереп кайтырбыз җиребезне,— дип, безнең әниләр урын- < нарыннан да куптылар. х Мәдинә апаның: — Әйттем исә кайттым, кешедән уңайсыз бит, ярамас,— дип, кирегә < сукалап азаплануы да файда итмәде. Бари да аларга иярде. Тик мин генә, җигелгән атыңны кая куясың инде дип, бармадым, җүләр . Салкын сөткә салынган җиләк... Белмим, дөньяда аңардан да тәмле нигъмәт бармы икән! Соңыннан Мәдинә апабыз сугышка керер алдыннан язган хатында: «Салкын сөт белән ашаган кара җиләкнең тәме әле дә авызымда минем», дип исенә төшергән иде бит... Кичке эңгердә ул моңсу һәм нәүмиз бер кыяфәттә авыл урамнарыннан, инеш аръягында салына башланып та, инде ташланган больница яннарыннан әйләнде, аннары клуб тирәләренә барып кайтты. «Ичмаса, сөйгән егете Хисам да авылда түгел, Мәдинә аланың китәр алдыннан күңеле бу кадәр сынык булмас иде», дип сөйләндек без Бари белән икәү. Яшьтәшләре күптән инде ут эчендә йөрсә дә, Хисам абый, юк, армиягә алынмаган иде әле. Ул сугыш башлангач кына, ничектер абайламыйча, бер аягын бүрәнә арасына кыстырып бик хәтәр имгәткән иде, һәм аны үзебезнең кала больницасына илтеп салганнар иде. Шул уңайдан авылыбызда төрле имеш-мимешләр дә таралды. Ләкин без, ягъни Бари белән мин, имеш-мимеш сүзләргә ышанучылардан түгел: — Юрамалый нишләп аяк имгәтеп, үз-үзен бозып йөрсен ди кеше? Куркакмыни ул... Булмаганны? Хисам абый савыгып кына чыксын, аннары сугышка киткәч, күрсәтер әле фашистларның күрмешен! Билләһи менә! — дип, кеше өчен ант итеп, үз ишләребезне ышандырырга тырышып азаплана идек. Ә бу хәлдә исә: «Хисам абый авылда булса, Мәдинә апага болай ук күңелсез булмас иде әле», дип уйладык. Станциягә Мәдинә апаны өчәүләшеп, ягъни Гыйлаҗ агай һәм Бари белән мин, озата бардык. Мәчтүрә апай — Булмас, чыдый алмам! —дип, күкрәген тоткан килеш авыр ыңгырашып, кыр капкасының баганасына сөялеп калды Безнең авыл- ныц бар хатыннары да, якыннарын сугышка озатканда, шунда гына басып кала торганнар иде... Без колхоз айгырын куаламыйча гына җиңел арбада селкенеп барган чагында, Мәдинә апа кырый-кырыйлардан чәчәкләр җыя барды. Бу юлдан, көянтә-кәрзиннәрен асып, станциягә җиләк сатарга ничәмә- ничә тапкыр үтмәгәндер ул? Әле былтыр гына... Барып кергәндә җыйган чәчәкләре бер кочак иде инде. Ләкин станциядә безгә озак кинәнергә насыйп булмаган икән: Мәдинә апабыз, беренче килгән поездга ук эләгергә теләп, безнең белән саубуллашырга тотынды. Гыйлаҗ агай аны, тамак төбеннән ниндидер сәер авазлар чыгара-чыгара, озак, бик озак киң күкрәгенә кысып торды. Үзенең көмеш укалы каба сакалы селкенә, үзенең зур кара күзләреннән мөлдермөлдер яшь ага. Гыйлаҗ агайны мондый хәлендә беренче күрүем. Аннары ни? Вагондагы солдатлар иң әүвәл фанер чемоданны суырып алдылар, шуның артыннан Мәдинә апаның үзен. Эшелон борылышта күздән күмелгәнче, теплушка ишегеннән чәчәкләрен селкеп барды. Минем хәтер түремдә Мәдинә апа әнә шулай, фронтка чәчәк бәйләме селкеп киткән рәвешендә сеңеп калды. — Ай күрде, кояш алды апакаебызны,— дидем мин, тамак төбендәге төеремне йотып. — Ашыкты бит... Җае чыкса, үзебезнең калада төшеп, бульничкә дә сугылырмын бәлки, дигән иде ул әнигә... Чәчкәләрне дә Хисам абыйга дип җыйгандыр әле,—дип, яшь аралый төшендереп бирде мина Бари дусым. Ә Гыйлаҗ агай, аның сүзен әллә дөресләп, әллә шиккә алып, басынкы гына: — Ады-ады,— дип куйды. Өендә бәхилләшкәндә, бүтән авылдашлары шикелле, әтисенең көмеш язулы кылычын үбеп, ант иткәндерме, юктырмы — мин күрмәдем. Тик өйләренең түр стенасындагы чүпрәк келәмдә көмеш язулы кылыч белән янәшәдә аның калын чәч толымы гына, ядкәр булып, эленеп калды. «Төсем итеп сакларсыз», дигән... Мәдинә апа китеп, озак та үтмәде, Хисам абый кайтып төште. Әйттеләр: «Шулай икән, сугыш заманында бульнич түшәгендә бик иркенләп ятарга ирек юк, анда хәзер авыруларны, аякка тиз бастырып чыгарып җибәрәләр икән...» Авыл Советы председателе Сәетгәрәй абый әйткән ди тагы: Сугыш барыбызга да бер. Әтисе оборона заводына эшкә алынганда, нишләп малае симулянт булып йөрсен, ди. Башына тай типмәгән лә аның, дигән ди. Хисам абыйның әтисе хакында белә идек инде без: аны, май заводындагы урыныннан кубарып, өлкә каласындагы зур гына заводка бәләкәйрәк кенә булса да башлык итеп күчергәннәр иде. «Май производствосында әйбәт кенә эшләдең, сынатмадың, инде хәзер, давай, снаряд ясаганда да ярдәм итеш», дигәннәр ди. Монысына исебез китмәде. Сәетгәрәй абый әйткән «симулянт» сүзе генә башыбызны катырды «Ни икән?» дибез. Аны безгә, сугыш башланса да, әле һаман пожар- ныен саклап ятучы «әкият капчыгыбыз» Заһидулла абзый төшендереп бирде — Улмы? Ул безнеңчә әйткәндә, ягъни мәсәлән, Саламторхан була инде. «Алма, пеш — авызыма төш» дип ятучы... Инде фырунт шәүлә- сеяә борып карасак, болай берәүләр тегендә кан коеп жан бирергә йөргән чагында, монда, күләгәгә посып кына җиңү килгәнен көтеп ятучы.. Барып життеме, оланнар? Шул тиклем шәп аңлатсын да, барып житмәсен ди! Бәлки безнең Хисам абый Саламторханнарның сынары түгелдер. Әнә бит ул, аягындагы авыртуы бик үк басылып житмәгән булса да, * жиргә ничек нык, ничек өздереп басып йөри. Велосипедына атланса, £ ааыл урамыннан да әүвәлгечә жилдәй узып кына китә. Бер кичне, ындыр табагыннан кайтышлый, без, Бари белән икәү, •= кызыл помидор яисә, һич югында, шалкан эләктерү өчен, яшелчә бак- з часына сугылдык, һәм менә шунда дусыбыз Садри, Хисам абый турын- 5 да сүз чыккач, ярып салды: g — Мин әйтте дип әйтерсез: Хисам абый кавалерист була ул! Аяк- - лары да шуна гына көйләнгән, аннан килеп, малай чагында сабан « туенда атлар чабышында аңардан да зәһәр йөрүче булмаган ла... с Әмма Бари дусым аның белән килешмәде: — Хәзер инде кавалерия заманы түгел... Беләсезме, кем булыр ♦ ул? Артиллерист — менә кем! Ник дисәгез, исәп-хисапка башы галәмәт шәп эшли бит аның. Артиллериядә нәкъ менә шул ягын карыйлар да нкән, диде. — Иштең! — диде Садри, помидор түтәлләренә таба сузылган юлыбызга аркылы басып.— Бик беләсең килсә, сугышта баштан да бигрәк йөрәк кирәк!.. Менә шул бармы икән Хисам абыйда? Садри безне барыбер помидор түтәлләренә таба җибәрмәде, үзе алга чыгып, турнепслар ягына таба алып китте. Ярый, тансыкка бусы да начар түгел аның... Садри дусыбыз пешә төшкән помидорларын бездән кызганса да, шул кичне үк яшелчә бакчасының адәм карарлыгын калдырмаганнар Әллә кемнәр түгел, озакламый сугышка китәсе үзебезнең авыл егетләре, ди. Алдан басып керүчесе дә әлеге Хисам абый, ди. «Шәп иткәннәр. йөрмәс Садри борынын чөеп, бер-ике помидорын жәлләп!» дидек без Бари мина, мин Барига күз кысып. Ул арада Хисам абыйларның китәр вакытлары да килеп житте. Ул үзеннән дүрт-биш яшькә кечерәк егетләр белән бергә алынган иде, шунлыктан алар арасында баш булыбрак кылана. Үзе әче балны да житәрлек куйдырган икән, чөнки никрут егетләр гармун тарткан шәйгә кара-каршы басып, җырлашып урам әйләнергә алар йортыннан кузгалып киттеләр... Озатучылар байтак жыелды. Үзләре дә аз түгел иде алар унлап егет. Хисам абыйдан кала бүтәннәренә әле юньләп мыек та чыкмаган. Без дә ул көнне «саннар калмады инде, ичмаса, бер генә көн ял итик әле» дигән булып, эшкә бармаган идек. Авыл Советы янына озатышырга килдек. Бу юлы Сәетгәрәй абыйның дәшүен дә көтмичә, Гыйлаҗ агай, тиешенчә киенеп, ягъни күкрәгенә кызыл тасмасын бәйләп һәм биленә кылычын асып, үз белдеге белән килеп житте. Бик тә аңлашыла: бердән, китүчеләр байтак кына, икенчедән, алар арасында үзенә кияү булачак егет тә бар... Шуннан ни? Сәетгәрәй абыйның, озатучыларны елау-сыкраудан тыелдырыбрак, китүче егетләргә «изге көрәштә жан аямыйча сугышып та исәнсау әйләнеп кайтуларын» теләп әйткән жылы. туганлык сүзләре һәм егетләрнең Гыйлаж агай кылычын, баш иеп тын гына үбүе... Бәхилләшү... Әмма безнең күз күрмәгән, колак ишетмәгәне дә булды Көмеш язулы кылычны үбәргә иң азактан чак кына чатанлый төшеп Хисам абый чыкты. Аның какча бите тагын да ябыграк, ә күз төпләре артык дымлы булып күренде мина Хисам абый күгәргән иреннәрен ЭДУАРД КАСЫПМОВ кылыч йөзенә тидердеме-юкмы, кисәк ул Гыйлаҗ агайның күкрәгенә капланды да яман бер тавыш белән: — Их, Гыйлаҗ абый, җан кисәккәем, белмисең лә, их, белмисең лә... дип үксеп җибәрде.— Бәхетем булып, бу афәттән генә котылыйк, бал-майда йөздерермен әле мин сине... Нәзерем сиңа, Гыйлаҗ абый, шул: исән калсам, йон костюм бүләк итәрмен үзеңә... Гыйлаҗ агай аның дерелдәгән иңбашларыннан сыйпый, үзенең дә каба сакалы селкенеп тора, ә зур күзләренә мөлдер-мөлдер яшь бәреп чыкты. Станциядә Мәдинә апаны озатып җибәргән чактагы шикелле... Җыелган халык: «Эх, бу тәмуг утларында яндырасы Гитлерны!..» дип бердәм уфылдап-ыңгырашып куйды. Аннары, арба тәгәрмәчләре, урамдагы күлләвекләрне изеп, алга тәгәрәде, һавада ачы һәм моңлы җыр яңгырый башлады. Гыйлаҗ агай әүвәлгечә, кылыч очын җиргә тидергән килеш, чаг башында басып калды, ә без Бари белән икәү кылыч янында... Дусым Бари ни кичергәндер, әмма шул минутта минем күңелемне Хисам абыйның бәхилләшкәндә әйткән нәзере биләп алды. Нәзер... Зур сынау, зур эш алдыннан кешеләр әйтә инде аны. Безнең авылда сугыш башлангач та, бик күпләр нәзерләрен нигәдер Гыйлаҗ агайга әйтә торган булды. Кайберәүләр хәтта, әйткән сүзләренең ныклыгын күрсәтергә теләпме, нәзер әйбереннән бер өлешне, үзенә күрә аванс рәвешендәрәк итеп, алдан ук биреп куялар иде. Июль аенда ук әле Ташлар ягыннан кемдер Бариларның ишек алдындагы коймага бер сарык бәрәне бәйләп киткән, һәм Гыйлаҗ агай аны, нәзер әйбере икәнлеген белеп алгач, ике уйлап тормастан, ерак болындагы печәнчеләрнең «общий» казанына илтеп салган иде. Озакламый минем үз әтием дә нәзер әйтте. Иртәгә китәсе дигән кичендә, без барыбыз да бер табын артына утырышкач, ул, күзләрендә чиксез моңхәсрәт чагылдырып, әмма тавышын көррәк чыгарырга тырышып: «Исәнаман гына калыйм, Гыйлаҗ агаегызга биш такта менә дигән грузин чәе алып кайтып тоттырырмын»,— диде. Гүя ул безне мәңгегә ятим калдыру өчен, Идел ярында Сталинград каласы төбендә ятып калырга китми, гүя данлы Грузия илләренә кунак булып кайту өчен, җиңел бер сәяхәткә генә җыена иде. Ни генә димә, нәзер күңелдәге өмет һәм теләкнең бер төрле чагылышы инде ул, һәм кеше аны гадәттә үз эченнән генә, күңеленнән генә атап, беркетеп куя, әйтсә дә, иң якын җаннарына гына әйтә, фаш итми. Тик менә Хисам абый гына ни хәтле халык алдында үксенеп ярып салды. Хәер, сугышка китәсе кеше шулай итсә дә гаҗәпмени? Дин һәм алла ишесенә кырын күз белән карасак та, без — Мәчтүрә апайның тирән шахта базында Гыйлаҗ агай кичергән фаҗига турында сөйләгәннәре күңелебездә тирән сеңеп калганга күрә микән — нәзерне серле һәм сихерле бер нәрсә рәвешендәрәк күреп, аның көченә ышанырга тырышабыз, шунлыктан аның тормышка ашуын без бар күңелебез белән тели торган идек. Ләкин дөнья дигәнең, нәзер-наз кебегенә тамчы да исе китмичә, әллә ни.ңдя хәтәр һәм яман хәлләр дә китереп чыгара икән шул., * * * Ул җәйне безнең авыл тирәсендәге урман-сазлыкларда җиләкнең төрлесе хәйран уңган иде. Гөмбәне дә ярыйсы гына күп дигәннәр иде. Гыйлаҗ агай алдан йөреп, күзәтеп кайтмаса да, теләсә кайсы урман- сазлыкка кереп, кәрзин-тубалларыңны төшкә хәтле үк тутыра алыр идең. Ләкин без ул җәйне юньләп йөри алмадык. Торна җиләге белән нарат җиләгенә бер, аннан соң юкә гөмбәсенә бер барып кайта алдык. Вакыт юк. Карурман юлларын без һәм безгә ияреп бүтәннәр дә таптарга керешсә, сугышка киткән абыйлар урнына кем басар, басудагы игеннәрне кем җыяр да ипи заданиесен кем үтәр? Авыл Советында Сәетгәрәй абый бу мәсьәләне бик каты, «кабыргасы> белән куйды, диделәр. Аннан килеп, кара урманнарга, ерак сазлыкларга баруы да бик ♦ хәтәр булып китте. Җәй азакларында сүз таралды имештер, безнен г ерак урман эчләренә ниндидер качкыннар ияләшкән, ди, менә шулар £ кулына төшсәң, ычкынуы бик ансат түгел, ди. Эләксәң, тамчы да кыз- 3 ганып тормыйлар, ди... Шунлыктан урман эчләренә алай ерак кереп “ керүчеләр булмагандыр да.. Барсалар да, өелешеп-укмашып йөриләр, п үзләре белән, кылтый-мылтый гына булса да, иратны ияртергә £ тырышалар. " Без баштарак: g — Элекке заманнарда патшадан качып, боярларны, бай сәүдәгәр- | ләрне талап ятучы качкыннар безнең карурманнарда аз булмаган инде « анысы. Ә хәзер кемнән качарга, нидән качарга, аннан килеп, кемне ф таларга соң? — диебрәк, ул сүзләргә суган әкияте итеп кенә карый идек. Ләкин бер-бер артлы: — Әнә Ак Чыршының бер танасын урман кырыенда гына суеп- туиап алып киткәннәр ди инде... — Ә үзебездә сон? Кырда тукталып калган комбайнның ярты бункер бодаен, бөртеген дә калдырмыйча, бушатып киткәннәр ләсә,— дип, тәгаенләп сөйләүләр күбәеп киткәч, ышанмыйча чарабыз калмады. Алай да пошаманга төшмәдек: — Сугыштан качып, халыкны талап йөрүләре үз башларына булыр. Кар гына яусын, эзләренә басмый калмаслар әле,—дип куркына баш лаган күңелләребезне тынычландырырга тырыштык. Ләкин кемнәр, нинди бәдбәхетләр ул? Тора-бара сугыш заманының хәтәр өлгер чыбыксыз телефоннары безнең исләрне китәрерлек хәбәр ишеттерде Октябрь башлары булгандыр, ахры, әйе шулай. Без бер айга соңгарып. укырга ябышкан гына идек әле,— бер көнне маңгаебызга балта түтәсе белән суккандай булды. Безнен авылның Шакир малае Хисам да шунда карурманда бер дезертир булып качып ята, ди. Армиядә түгел, ди, юлда эшелоннан төшеп калган, ди... «Ах> иттек. Зиһенебезгә сыймады. — Ничек инде, ничек? — Әле кайчан гына кавалерист була, артиллерист була дип, баш ватып яткан идек, әле кайчан гына озатып җибәргән идек, ә ул дезертир?!. йөрәкләребез урыннарыннан купты. Адәм ышанмаслык хурлык — бөтен авылыбызны дегеткә буягандай итте кабахәт җан Ничек шуңа «абый> дип эндәшеп йөрдек микән? Аның яман күләгәсе хәтта чыбык очы карендәше Садрига да кагылмыйча калмады. Яшелчә бакчасыннан бушагач, Садриның кикриге болай да шәлпәя төшкән иде, хәзер инде тәмам беткән, изелгән кыяфәттә йөри. Ул үзе дә ни әйтергә, ни кылырга белми — Бугазыннан чәйнәп кенә ташлыйсы калган мөртәтне! Сиздермәде шул нәгъләт! —ди, тешләрен шыгырдаткан була. Без, аның ныклыгын сынарга теләп, үртәгән сыманрак иттереп — Син алай дигән буласың да, менә бер вакыт җиде төн уртасында килеп керер әле ул сезгә... Ризыгын да, кием-салымын да бирми чыгармассыз,— дибез. 0 ул каш-күз җимереп: ЭДУАРД КАСЫИМОВ — Анамы? Килеп кенә карасын! Мин әллә ничә патронны бүре ядрәсе белән корып куйдым инде, килеп керсә, маңгаена шалт! —дин ант итәргә үк тотына. Садри дусыбыз гынамы, аның әтисе чатан Хәкимҗан агай да, бөтен мәчет картлары да «Хисам-нәҗескә» бәддога әйткәннәр. Бары бер булып: «Үлсә дә, туган туфрагында урын таба алмас, бер гүрдән икенче гүргә күчеп йөрер ул мөртәт», дип каргаганнар ди. Әлбәттә, Хисам-дезертир карурман сазлыгында качкын булып озак яталмас, өлешенә тигән көмешен бик тиз алачак — бу безгә төн артыннан көн килүе шикелле үк ап-ачык иде. Безнең йөрәкләрне әчеттергәне Мәдинә апа булды. «Сугыш хәлләре айһай яман, теш кысып булса да түзәбез, чигенергә исәп юк: артыбызда бит Мәскәү»,— дип язган иде ул соңгы хатында... Инде хәзер сөйгән ярының ил язмышына төкереп, изге көрәштән качып ятуы хакында ишетсә, күңеле рәнҗүләренә түзәрме? Юньләп сугыша алырмы? — дип пошаманлы уйларга бирелдек. Ләкин сөекле сөягебез Мәдинә апага андый яман хәбәрне ишетергә дә, күңел рәнҗүләренә чумарга да насыйп булмаган икән: Хисам- мөртәтнең яманаты таралганнан соң, атна-ун көн үттеме-юкмы, фронттан: «Кызыгыз үз постында батырларча һәлак булды», дип язылган җан өшеткеч кәгазь килеп, безнең үзебезне янар утларга салды.. Мон дый кайгы авылыбызның Ташлар ягында да, үзебезнең Яшелләр ягында да кайберәүләрнең йортына кунып, кара канатын җәяргә өлгергән иде инде, әмма бу бит... Тамагыбыздан ризык өзелде. Мәчтүрә апай илереп яшь түгүдән бушанмады. Бари дусымның шул арада ике күзе генә утырып калды. Башын түбән иеп, күкрәк төбе белән үк ухылдап-ыңгырашып йөргән Гыйлаҗ агайның исә каба сакалында көмеш төкләр ишәюен әйтәсе дә юк, аның авыз кырыйлары, елмаю дигәнне бөтенләй онытып, кырыс зәһәрлектә катты... Әмма күрәселәребез әле алда икән. Әнә шул кара хәсрәткә чумдырган поскак яңгырлы көннәрнең берсендә кинәт Гыйлаҗ агаебыз юкка чыкты. Җиде төн уртасында... Ни уйларга белмичә, тәмам аптырашта калдык: кәнүшнидә колхоз айгыры юк, аркасына асып йөртә торган зур букчасы да юк, әмма иң шиклесе — өендә көмеш язулы кылычы күренми. Түр стеналарындагы чүпрәк келәмдә Мәдинә апаның ядкәре булып калын чәч толымы гына япаялгызы эленеп тора... Сыгылдык та калдык. Станциягә дә, каланың үзенә дә, якын тирәдәге авылларга да шалтыратып карадылар — файдасыз: беркем күрмәгән, беркем белми... — Акылына зыян килеп, шул хәлендә сугышка фашистларны кырмага китте микән әллә? — дип юраудан бүтән әмәлебез калмады. Шулай аптырашта ике-өч көнебез үтүгә, кайтты бу... Кыяфәтенә карарлык түгел: өс киемнәре ертылып беткән, сакал- мыегы уралып, чуалып, йөзендә зур күзләре генә утырып калган. Колхоз айгыры да эштән чыгып ябыккан, ди. Биленә кылыч тагып, кайларда, нишләп йөргән ул? Теле булмагач, эндәшми, язып аңлатмый... Аның «эһәй-эһәй!» дип каш-күз җимерүләреннән генә, бар, белеп кара... «Чынлап та юләрләнде микән әллә?» — дибез. Мич башыннан гөш- ми, эшенә бармый, һаман намаз да намаз... Бу хәл безгә тирән бер сер булып калыр иде, бәлкем. Ләкин озак та үтми, тагын да хәтәррәге булды... Бер дә бер вакыт җиде төп уртасында килеп керә боларга Хисамдезертир. Үз аягы белән. Шыпырт кына. Кием-салым сораргамы, ризык теләнергәме... Аяын килеп керүе була, Гыйлаҗ агай, стенадан кылычын алып, яман авазлар белән үзенчә сүгенә-сүгенә, моның өстенә ташлануы була. Эләктерә якасыннан. Тавыш куба. Шул чакны яман куркынып Бари да уянып китә. Мәчтүрә апай илереп елап җибәрә. Юк, Гыйлаҗ агай бер нигә карамый, Хисам мөртәтнең ялваруларына төкерми дә... Бер эләктерсә, ычкындырамы соң ул! Җилтерәтеп урамга алып чыга. Әмма урамга чыккач, теге ычкынып котылырга ниятли... Аннары ни? Аннары Гыйлаҗ агай туп-туры авыл Советы председателе Сәетгәрәй абый өенә киткән. Җиде төн уртасы димәгән. Барып кергән дә, йөзен куллары белән каплап бер ара сулкылдап торгач, канлы кылычын өстәлләренә аркылы сузып салган һәм калтыранган бармаклары белән бер кәгазь кисәгенә. «Энем, урман-сазлардан ничә көн эзләдем, таба алмадым. Өемә үзе басып керде... Буйсынмады, илен саткан эт җанны чапкалап ташладым. Гәүдәсе капка төбендә, әйт, барып җыйсыннар... Инде мине теләсәң нишләт, энем»,— дип язып, телсез-өнсез катып калган Сәетгәрәй абыйга тоттырган... Бөтен авылыбыз янәдән «ух» итте, янәдән ут йоттык... Кене-сәгатендә каладан тикшерүчеләр килеп төште. «Нинди партизанщина бу, ниткән башбаштаклык бу?» —дип, бик тә усалланып тикшерергә ябыштылар. Сугыш заманының законнары үтә кырыс — икенче көнне үк Гыйлаҗ агаебызны сак астында калага алып киттеләр. Анда инде хөкем һәм хөкем карары. . Каладан кайтып кергән чагында, Гыйлаҗ агайның сакал-мыеклары гына түгел, хәтта кашларына тикле көмеш кырау суккан иде... ...Хәзер аның кылычы кала музеенда саклана, диләр