Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКЛАР ШИГЪРИЯТЕНДӘ ЛЕНИН ОБРАЗЫ

Азатлык һәм бәхет китерәчәк геройны көтү, эзләү мотивы халыклар эпосында борын-борыннан килә. Ул мотив хезмәт кешесенең хыял күгендә мең еллар яшәгән, санаусыз күп мифлар, әкиятләр, дастаннарның идеаль герое тесендә гәүдәләнеп килгән. Үзендә реаль тормыш, реаль шәхес сыйфатларын тупласа да. идеаль геройның керәш юлы әкиятләргә хас тылсымлы манзаралар дөньясыннан чыкмый. Халык үзенә дошман булган төрле кара кечләрне, явыз затларны шул геройның эш-хәрәкәтен. керәшен сурәтләү ярдәмендә җиңүгә ирешә. Шагыйранә хыял кече белән яулап алынган җиңүе аша халык үзенең үлемсезлеген. киләчәккә ышанычын, иҗат кечләренең чиксезлеген раслый, гел алга, гел яктыга омтылып яшәвен күрсәтә. Шуңа күрә чал тарих түрендә иҗат ителгән идеаль эпик геройның зирәк акылы, тиңсез батырлыгы һәм матурлыгы безне бүген дә сокландыра. Ләкин идеаль герой алып килгән азатлык һәм бәхет эпоста никадәр тантаналы тес алса да. чын бәхет хезмәт халкының реаль тормышыннан ерак иде. Аның очен тарихи-экономик. социаль шартлар тумаган иде. Андый шартлар, мәгьлүм булганча, тарих мәйданына ышанычлы, нык адымнары белән пролетариат сыйныфы аяк баскач кына туды. Күп милләтле Россиядә пролетариат башлаган бөек азатлык хәрәкәте Октябрь революциясенең тантаналы җиңүе белән тәмамланды. Революция халыклар иҗатында гасырлар буе якты нур булып балкый торган азатлык һәм бәхет хыялын тормышка ашырды. Халыклар яңа чынбарлык тәэсирендә үзләренең тормышка ашкан өметләре, табылган бәхетләре һәм шатлыклары турында җыр башладылар. Төрле телләрдә, төрле төбәкләрдә иҗат ителә башлаган яңа фольклор китабының иң беренче битенә алтын хәрефләр белән Ленин исеме язылды. Ленин образы СССР халыклары поэзиясенең иң күркәм казанышларыннан берсе. Борынгы идеаль геройлардан аермалы буларак, бу образ уйдырма образ түгел, ә реаль, тарихи шәхеснең поэтик гәүдәләнеше. Ленин — гасырлар буе изелеп яшәгән хезмәт ияләренең азатлык хәрәкәтенә юнәлеш күрсәтүче, рух бирүче бөек шәхес. Менә шуңа күрә үз шигъриятләрендә халыклар аны чын азатлык, чын бәхет китергән юлбашчы һәм остаз, революционер һәм кеше итеп сурәтлиләр. Әйтергә кирәк, СССР халыкларының Октябрьга кадәрге поэтик иҗатында да ирекле тормыш очен көрәшкә күтәрелгән кайбер атаклы, тарихи шәхесләрнең образларын очратырга була. Заманында рус самодержавиесен тетрәткән крестьян хәрәкәтләре башында торган Степан Разин, Емельян Пугачев кебек кыюлар турында рус халкының санаусыз күп легендалары, тарихи җырлары бар. Тугандаш башкортлар Пугачевның көрәштәше һәм якыны булып танылган милли геройлары Салаватка дан җырлаганнар. Бу күтәрелешләрдә катнашкан татар халкының поэтик иҗатында да Пугачев һәм Салават исемнәре ихтирам белән телгә алына. А Әмма идея тирәнлеге һәм сәнгать камиллеге ягыннан халык поэзиясендә гәүдәләнгән бер генә тарихи уңай шәхес тә боек Ленин образы белән тиңләшә алмый. «Фольклор безнең көннәрдә Владимир Ленинны борынгы заманның Прометейга тиң ♦ булган герое югарылыгына күтәрде»,—дип күрсәтте Максим Горький. Бу сүзләрнең хаклыгын Соаетлар илендә яшәүче халыкларның фольклоры чын-чынлал раслый. Ленин турындагы фольклор жанрлар ягыннан шактый бай. Бу фольклорда, героин рухлы әсәрләр белән беррәттән, эпик һәм лирик әсәрләр зур гына урын тота, һәр милләтнең үзенә хас фольклор традицияләренә, шигъри сурәтләү һәм тасвирлау хәзинәсенә таянып, торле жанрларда иҗат ителгән әсәрләр очен бер фикер, бер хис уртак. Боек юлбашчыга олы мәхәббәт һәм эчкерсез рәхмәт хисе ул: Кошлар кунган имәнгә Яфракларын игәнгә; Рәхмәт Ленин бабабызга Рәхәт тормыш биргәнгә, — дип җырлый татар халкы. Үзбәк һәм мари, әрмән һәм белорус халык җырларында. сейләкләр һәм поэмаларда да Ленинга рәхмәт авазы яңгырый. Рус халкының «Тылсымлы кошлар» дигән әкияте шулай ук юлбашчыга самими рәхмәт сүзләре белән тәмамлана. Бу әкияттә Ленин карт белән карчыкның бердәнбер улларын явыз үлем тырнагыннан коткаручы, аларга тыныч, бәхетле тормыш китерүче герой итеп сурәтләнә '. Ленин образының бөеклеген, хезмәт кешеләренә якынлыгын күрсәтер очен, халыклар үз шигъриятләрендә аны борынгы патшаларга һәм ханнарга, шаһларга һәм әмирләргә капма-каршы куеп сурәтлиләр. Абхаз халык җырында шундый юллар бәр: Акылың белән җиңдең, бөек Ленин, Князьларны, патша-ханнариы.. Җәбер-золымнан без күптән азат. Назлый безне хөрлек таңнары † ‡. Бу үзенчәлек чечен халкының «Язгы үлән» җырына '. үзбәк халкының «Иптәш Ленин» дигән поэмасына *, саам халкының «Кояш турында легенда»сына да хас. Аларда бер якта мәкерле ак патша, алпавытлар һәм байлар дөньясы торса, икенче якта Ленин һәм халык сурәтләнә. Тормыш күренешләрен һәм образларны капма-каршы куеп сурәтләү алымы — антитеза — Ленин турындагы фольклор әсәрләренең бик күбесендә очрый. «Хафизлар яңа җыр башлады» дигән әсәрдә таҗик халык шагыйрьләре — хафизлар — үзләрен патша, ханнарны мактап яшәгән сарай шагыйрьләренә каршы куялар. Хафизлар ул шагыйрьләрдән остен. Чөнки Ленин аларга җаннары ни кушса шуны җырларга иркенлек биргән. Хафизлар шуңа күрә иң тәүге җырларын Ленинга багышлыйлар. Ленин әйтте: яшә, хафиз. Йөрәк кушканны җырлап, һәм хафизлар җыр башлады, Бөек Ленинны зурлап •. Әкиятчеләр, акыннар, җырчылар, шаирлор борынгыны яңага, үткәнне бүгенгегә каршы куел совет чынбарлыгын һәм Ленин эшенең үлемсезлеген күп һәм торле буяуларда сурәтләүгә ирешәләр. Халык иҗат иткән поэтик әсәрләрдә сүз еш кына элеккеге батраклар, аучылар, җирсез-малсыз крестьяннар, ярлы эшчеләр һәм дехкан- нар исеменнән алып барыла. Аларның узган гомерләре никадәр караңгы булса, кай- гы-хәсрәт эчендә үтсә, бугенгеләре шул кадәр якты, рәхәт. Әрмән халык җырында әйтелгәнчә, элек ач-ялангач кон күргән Хачо совет чорында профессор булу дәрәҗә- • Фольклор Тункинской долины. Улан-Удэ. 1966 ел. 256 бит. ’ Антология абхазской поэзии. Москоу. 1958 ел. 85 бит. М Хөсәен тәрҗемәсе. 1 Творчество народов СССР. Мәскәү 1938 ел. 26 бит. ’ Песни столетий. Ташкент. 1964 ел. 409 бит в Антирелигиозные сказки народов СССР ААескоу. 1939 еп 114 бит ‡ Творчество народов СССР. Мөскәү. 1938 ел. 45 бит. 3. Нури тәрҗемәсе. 8 «К у.» м 5. II Л Ь В А Р И С НАДИРОВ ф ХАЛЫКЛАР ШИГЪРИЯТЕНДӘ ЛЕНИН ОБРАЗЫ 113 сенә иреш» '. еука-китмэк белея интегеп җир эшкәртүче дехкан тракторчы булып, үз җирен, халык милкенә әйләнгән җирне эшкәртәг . Якты кечләр белән кара кәчләр кереше — Ленин турындагы фольклорның лейтмотивы. Бу мотив һәр халыкның да милли сәнгать традицивләренә хас уз җирлекле сурәтләре аша чагыла. Эвенк халкының «Хәзер тайгада да вктыа дигән әкиятендә гомере буе кыргый тайгада яшәүче аучы Долбенәнең Ленин белән очрашуы тасвирлана. Байлар Долбенәгә Ленинны үтерергә кушалар. Акчага кызыккан аучы Ленинны эзәрлекләп йерсә дә теләгенә ирешә алмый. Тайгадагы кош-кортлар, киек җан ияләре, бай табигать деиьясы Ленинны саклый. Ахырдан Ленинның тайгага яктылык алып килгән кеше булуын аңлагач, Долбокә воҗдан газабы кичерә һәм байларга каршы керешүчеләр сафына баса4 5 6 7 . Удмурт халкы үзенең бер әкиятендә Ленинны боек аучы дип атый. Ленин кара урманда канэчкеч бүреләр белән корэшеп яшәүче удмуртларга ярдәмгә килә, ярлы аучыларга ничек итеп ул бүреләрне кырып бетерү юлын ойрәтә. Халык үзен изүчеләрдән котылгач, караңгылык баскан урман естеидә таң ата, кояш балкый , аның исеме, якты образы халыклар күңелендә мәңгелек урын алган. Рус халкы- иың Лонин белән саубуллашкан кеннәрдә чыгарылган матәм җырларының берсендә: Син йолдыз булып яндың сүнмичә. Яктыртыл ярлы Россия юлын. Ышан сөекле беек юлбашчы, Юлыңнан барыр һәр кызы>ъ улың — дигән юллар бар. Ленин бабай үзе үлсә дә Исеме халык телендә, — ди татар халкы үзенең бер җырында. Шул ук мотка кыргыз холкының ^Мәйданда кибитка күренә» дигән әсәрендә яңгырый. Онытмас, Ленинны онытмас! Мәңгегә якын ул кыргызга. Җирдә ул тиң иеше далага, Кояшка, айга һәм йолдызга2 . Ленинның улемсезлеге — халык үлемсеэлегенде. халык зшендә, хакыйкатьнең җиңүендә. Бу фикер тирән һәм самими булып күп кенә әсәрләрдә яктырып тора. Синең юлдан, иптәш Ленин, Без барырбыз алга. с. Синең хакыйкатең балкый _ п Охшап якты таңга. < Колхозлар үсәр һәр җирдә, и Тормыш булыр ямьле. Онытмыйбыз, иптәш Ленин, < Сине мәңге-мәңге*. Q л Табутында гомерлек йокыга талган юлбашчыга халыклар үз итеп, якын итеп зидә- _ шел әр: тыныч йокла, урының кызыл геллер уртасында булсын, син кутәргән байрак ышанычлы кулларда, син оештырган Партия безне алга алып бара, диләр һәм юлбашчының якты истәлеге алдында аның күрсәтмәләрен үтәргә, деньяны ул әйткәнчә тезер- га тантаналы вәгъдә бирәләр. Изге Ленин, йокла бер дә хафаланма. Омтылырбыз синең юлың белән алга! ♦ Ленин образын сурәтләгәндә, халыклар мең еллар буе тупланып килгән шигъри суз сәнгате традицияләреннән чыгып зш итәләр, бу традицияләр гаять бай һәм искиткеч төрле. Юлбашчыга багышланган фольклорда без Урта Азия халыкларының традицион риторик бизәкләрен, Кавказ халыкларының символик сурәтләрен күрәбез. Ерак Себер халыклары Ленин образын эпосларга хас буяулар ярдәмендә тасвирлыйлар. Әгәр казакъ халкының «Ленин карлы таулардай биек», саам халкының «Кояш турында легенда» кебек әсәрләрендә романтизм стиле сизелеп торса, рус халкының «Син үлдең, Ильич, мактаулы постта», лезгиннарның «Кызыл чәчәкләр шиңмәсләр» дигән җырларында реализм стиле өстенлек итә. Милли традицион образларга таянып, грузиннар Ленин мавзолеен сакляга, кыргызлар кибиткага охшаталар. Таҗиклар очен Ленин «Гасырлар баһадиры» булса, казакълар аны «җир атвсы» дип атый, украиннар 1 Русские народные песни. 1950 ел. 39 бит. М. Садри тәрҗемәсе. ’ Творчество народов СССР. 101 бит 3. Нури тәрҗемәсе * Творчество народов СССР. 83 бит 3. Нури тәрҗемәсе. ‘ Творчество народов СССР. 1938 ел. 75 бит. Н. Арсланов тәрҗемәсе. ХАЛЫКЛАР ШИГЪРИЯТЕНДӘ ЛЕНИН ОБРАЗЫ лачын белән чагыштыра. Кабардин җырында ул «ак күңелле беек кеше», ә башкорт җырында: Илебезгә нур балкытты Ленин Мең акыллы батыр ир икән, — днп бәяләнә. Татар халкы үзенең җырларында Ленинга бабай дип мөрәҗәгать итә. Бу һич тә очраклы түгел. «Бабай» сүзенең тирән поэтик мәгънәсе бар. Безнең халык «бабай» дип күп дөнья күргән, таянырлык киңәшләр бирердәй тәҗрибәле, акыллы, олы кешеләргә, аксакалларга әйтә. Бабай днп әйтү — ихтирам, олылау, хөрмәтләү билгесе. Татар халкының Ленинны бабай дип атавында да юлбашчыга булган зур ихтирам, ышаныч, мәхәббәт чагылган. Ленин эшенең үлемсезлеген сурәтле итеп күз алдына бастырган һәм барлык халыклар шигъриятенә уртак булган өч образга аерым тукталырга кирәк. Аларның берсе — кояш, икенчесе — таң, өченчесе — якты юл образы. Кояш һәм таң образлары халыклар поэзиясендә элекэлектән таныш традицион образлар булса, якты юл — яңа образ. Әмма алар эстетик функцияләре буенча бер-берсенә тыгыз бәйләнгәннәр. Совет кешеләре Ленинга яктылык чишмәсе, тереклек чыганагы итеп карыйлар. Шуңа күрә бу образларның поэтик мәгънәләре берберсен үстереп, куәтләп тора. Әрмән һәм башкорт, ойрот һәм таҗиклар поэзиясендә Ленин образы алсу таң белән тиңләнә. Дунган халкы үзенең җырында Ленинны «Яңа кояш» дип атый. Төндә, кап-караңгы җирдә кинәт таң атты яктырып, «Бу нинди тылсымлы таң?»,— дип әйтте халык йокыдан торып. Җил сызгыра, яңгыр ява, ә якты җәелә бара, Кояштан да якты Ленин) Ленинга бит төн юк аңа) 1 Шул ук фикер грузиннарның «Ике кояш» дигән шигъри әсәренә дә хас; . Ленин кояшы мордва авылы өстендә нур сибеп тора11 12 13 14, тундрадагы халыкларга яшәү җылысы бирә *, Гел янып, нур сибеп тор, кояш) Балкып тор Ленинның кояшы! Көннән-кән яктырак яшәсен Мәңгелек бәхетләр дөньясы, — ди бурят халкы15. Шул рәвешле, традицион кояш образы Ленин образы белән аерылгысыз үрелеп яңа мәгънә, яңа эчтәлек ала. Якты юл образы аша халыклар Ленин сызган юлның бәхетле киләчәккә алып бара торган бердәнбер туры, дөрес юл булуын раслыйлар. Кояш нуры якты нур, Дөнья балкый шул нурдан; Ленин юлы — туры юл Аерылмабыз шул юлдай. — диелә үзбәк халык җырларының берсендә16. Ленин юлына турылыклы буя/ мотивы татар җырларында да яңгырый: «Ленин юлы безнең юл ул, яшәтербез мәңгегә». 11Творчество народов СССР. 32 бит. Н. Арсланов тәрҗемәсе. 12 Творчество народов СССР. 81 бит. 13 Мордовские народные песни. 1957 ел. 202 бит. * Творчество народов СССР. 114 бит. 15 һәркемнең күңелендә. Казан. 1967 ел. 324 бит М. Садри тәрҗемәсе. 16 Узбек ха лк кушиклари. Ташкент. 1959 ел. 106 бит. (Тәрҗемәсе безнеке — И. Н.). 1 Рус халык җыры. «Фольклор семейских» Дигән китаптан. Улан-Удэ. 1963 ел. 357 бит. М. Хесәен тәрҗемәсе. Ленин юлының керәш һәм хезмәт юлы, җиңүләр һем казанышлар юлы булуын сурәтләгән мисаллар куп жалыклар иҗатында очрый. Тугандаш бер семьяга берләшкән совет халыклары Ленин сызган яхты юлдан барыл игдә социализм нигезен кордылар һәм коммунистик җәмгыять тезнләр. Ленин турында сүз барганда һәрбер халык та аның исемен, образын илдәге боек яңарышка, ирешелгән уңышларга бәйләп карый. Бүгенге тормыш матурлыгы хакында сойлә- гәидо. халыклар Ленинны кабаг-кабат юксынып, сагынып телгә алалар: «Ленин бабай булсын иде колхозлар үскән чакта» (татар халык җыры]; «Күрсәң иде, Ильич, улларыңның гелләр белән җирне бизәвен» (таҗик халык поэмасы]. Халыклар хәтерендә Ленин образы бәек юлбашчы, даһи фикер иясе булып кына түгел, акыллы һәм гади, тыйнак һәм ягымлы кеше буларак та саклана. Бу образда халыклар безнең чорның иң күркәм уңай героен, идеаль героен күрәләр. Ленин турындагы фольклорның аерылгысыз бер олешен илебезне аңа иҗңүләргэ алып баручы Коммунистлар партиясенә тирән мәхәббәт белдергән әсәрләр тәшкил итәләр. Ленин үзе булмаса да, аның васыятьләрен тормышка ашыручы, корәшкә рухландыручы партия бар: Без яктыга үреләбез, Омтылабыз Һаман алга: Ленин юлы белән безне Партиябез алып бара '. Беренче карашка гади генә күренгән бу шигъри юлларда тугандаш халыклар поэзиясенә уртак булган тормыш дәреслеге, безнең чорга хас хакыйкать гәүдәләнгән.