Логотип Казан Утлары
Шигърият

Исәнме, Ленинград!

Октябрьда туганнарның Ленин була бабасы Татар ж а л ы к җыры. Яңа тәпи баскан сабый ничек Сәерсенеп бакса бишегенә, Мин дә шундый гаҗәпләнү кичереп Кереп киләм синең ишегеңнән. Европага тәрәз... дип аталган Бөек Петр ачкан шушы ишек. Горур да син, матур да син, кала. Мин сокланып карыйм исем китеп. Син бик якын миңа декабристлар Ялкын кабыза алган очкын белән, Расстрелли белән, Росси белән, Чайковский белән, Пушкин белән. Син бик якын миңа «Аврора»ның Дөнья алкышлаган залпы белән, Илнең кичәгегә, Бүгенгегә һәм иртәгә яшәү хакы белән. ЛЕНИНБӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ Очраклыдыр бәлки бу тууым, Тик очраклы түгел гомерем җирдә, Октябрьда тудым, Бабам — Ленин, Тормышыма Ленин виза биргән. Революция бишекләре моңын Җирдә бер мин генә ишетмәдем: һәрбер континентның баласына Ача бүген Ватан ишекләрен. Негр килә сиңа, Монгол килә, Болгар килә. Килә папуаслар... һәр тарафтан сине сәламлиләр, Чал Неваңа назлы караш ташлап. Саумы, Ленинград! Бишегемә Кагылган бит синең иркә җилең; Язмышыма виза син биргәнсең — Октябрьда тудым, Бабам — Ленин. Пролетарийлар юлдашы Сыйнфый көрәш кызган ул елларда Күпме Себер киткән башлар бар. Петропавел равелиннарында Бабам каны тамган ташлар бар. Йөрим-йөрим аның эзләреннән. Шаһитларын эзләп үткәннең. Хәтерлимсең әле дә, урам, синнән Бер юлаучы узып киткәнне? Ләгънәт укып туган туфрагыңнан Ул чак ничек читкә таймыйсың: Ул да бәхет эзләп килгән монда, Төенчегенә төйнәп кайгысын. Патша хәзрәтләренең аналарын Туксан катлап искә алганга, Петропавел зинданына аны Таш капчыкка илтеп салганнар. Эшче бистәләрдән килгән халык, Олы бәйрәм итеп бер көнне, һәм кулларга кызыл байрак алып, Сәламләгән бөек Ленинны. Менә музей. Тыныч заллар саклый Тарихларның яңа дәвамын. Ә мин уйлыйм, уйлыйм гел шул чакны Ниләр кичерүен бабамның. Белгәндерме өндәү ташлап җәйгә Коеп ләйсән яуган ул кичне, Яңгырыйсын тиздән Россиягә «Апрель тезислары» Ильичның? Ул кушылып сикәлтәле юлда Көрәшләрнең көчле давылына, Тулы вәкаләтле илче булган Чабаталы татар авылыннан. Сорыйм-сорыйм мәрмәр плиталардан: Үткәннәргә бармы кадерең? Пролетарийларга юлдаш булган Гаделшинның кайда кабере? Алар дәшми,— бары як-ягыма Мәрмәрләрдән кайгы-моң ага. Матәм маршы сыман, тып-тын гына Мәңгелек ут яна уртада.