ҖИРДӘ ЯШӘҮ ХАКЫНА
Шагыйрь Валентин Португалов тарафыннан төзелгән бч жыен- тык «Биш обелиск» дип or ала Китапның беренче битендә эре хәрефләр белән андагы биш авторның исеме һәм аларның яшәгән еллары язылган: Георгий Суворов (1919—1944) Алексей Лебедев (1912—1941) Фатих Кәрим (1909—1945) Иван Рогов (1913—1942) Иван Пулькин (1903—1941) Бу җыентыкка Беек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь» ләрнең шигырьләре тупланган. Ул шигырьләр күңелләрне гомер буена дулкынландырырлык зур эмоциональ көчкә ия Ватан өчен сугышларда корбан булган шагыйрьләрнең җыентыкларын бастырып чыгаруга керешеп. «Советская Россия» нәшрияты мактауга лаекЛы патриотик эш баш таган. Түбәндә без Алексей Суркаеның «Биш обелиск» җыентыгына язган суз башын тәрҗемә итеп урнаштырабыз. вропаның солдат итекларе белән тапталган юллары беркем тарафыннан да үлчәнмәгән. Бу юллар ургылып ага торган Теректан алып мул сулы Дунайга, Идел башланып киткән җирләрдән алып Эльбага кадәр сузылалар. Һәм аларның як-ягында исәпсеэ-хисапсыз каберләр, солдат каберләре. Кырык беренче һәм кырык икенче елларда дошманны хәлсезләндерәхәлсезләндерә йончыгышка чигенучеләр дә, Сталинград һәм Моздактан. Ленинградтан һәм Мурманск яныннан кузгалып кенбатышка — Рейхстаг һәм тотем сореме белән капланган Берлин җимерекләре естендә җиңү байрагы җилфердәячәк коннәргә карап барган сугышчылар да шул каберлекләрдә йоклыйлар, һәм ул каберләрнең күбесендә, үзләренең укучылары һәм язган әсәрләренең геройлары белән рәттән, минем коралдаш дусларым — Советлар җирендә туып үскән әдипләр — шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар. тәнкыйтьчеләр йоклый. Совет әдәбияты бетен кешелек остенә алып килгән үлемне җиңгән халык исеменнән сейләү хокукын патриот сугышчы-язучылврның кайнар каны бәрабаренә яулап алды. Сугыштан үзенең язу остәле артына борылып кайтмаган әдипләр арасында Евгений Петров һәм Аркадий Гайдар. Борис Лапин һәм Захар Хакрееин. Юрий Крамоа һәм Владимир Стаеский, Иосиф Уткин һәм Джек Алтаузен. Муса Җәлил һәм Юрий Инге набок күренекле язучылар бар иде._ Е Аларның барысының да исемнәрен санап чыгу момкин түгел, ченкм аларның саиы •ч йөздән дә артып китә. Аларның күбесе иҗади очышта беренче биеклеккә әле щ* күтәрелгәндә тормышларын пуля оэгән яшь талантлар иде. Китапның беренче битендә без зур тормышка, киң колачлы лоззиягә керер алдыннан канатларын үлем сындырган әнә шул яшь шагыйрьләрдән бишесенең исемнәрен укыйбыз. Ул шагыйрьләрнең барысы да —руслар Алексей Лебедеа, Георгий Суаороя, Иван Рогов һәм Иван Пулькмн да, татар халкының җырчы улы Фатих Кәрим дә — бер үк чорда яшәп, по>- зиягә бер үк вакытта килгән кешеләр. Узган юлларына күз салсаң, безгә мирас итеп калдырган шигырьләре белән танышсаң, бер-берләрен белмәгән бу яшьләрнең, диңгезчеме ул, су асты коймәсендә хезмәт итүчеме яки безнең данлы пехотабыз офицерымы, Ерак Себердә туган русмы яки Идел суын колачлап үскән татармы, аларның кандаш туганнар икәнлеген, һәркайсына яшьтән үк яңа тормыш тозү шатлыгы биргән һәм иңнәренә авыр, әмма үзләренең киләчәк язмышлары очен мактаулы бурыч йөкләгән бер ук Ватанның турылыклы уллары булуларын күрәсең. Бу җыентыкка шигырьләре урнаштырылган авторларның икесен мин күреп белә идем. Алексей Лебедев шигырьләрен укыганда минем каршыма якташым — Иваново- Вознесенск егете, М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби диңгез училищесының соңгы курсында укучы тыйнак һәм басынкы курсант килеп баскандай була. 1939 елның җәе. Без мәһшүр Адмиралтейск манарасының күләгәсе сузылган Александр бакчасы буйлап әрле-бирле йорибез. Алеша, ашыкмыйча гына, үзенең шигырьләрен укый, аннан соң Кызыл Байраклы Балтик флоты корабльләренең әле яңарак кына тәмамланган өйрәнү походлары турында сөйли— Син аның шигырьләрендә дә, сейләвендә дә без яшәгән тынгысыз гасырның утызынчы елпар азагында һәркайсы- бызны берләштергән, кайгысы һәркайсыбыз о»;ен уртак булган хәвефле кеннәриең якынаюын тоясың. Шуннан соң миңа Алеша Лебедев белән яңадан очрашырга насыйп булмады. Ләкин, иҗади чыныгуына ихлас күңелдән шатланып, аның матбугатта басылып чыккан һәрбер шигырен күзәтеп бардым. Озак та үтмәде, сугыш башланды. Чолганышта калган Ленинградтан килгән иптәшләр, штурман Лебедев йөзгән су асты кеймәсе сугышчан бурычны үтәгәннән соң әйләнеп кайтмады, дигән кайгылы хәбәр китерделәр. Менә шул чагында мин Алешаның сугышка чаклы ук язылган шигырьләрен хәтерләдем: Елама син, кыю яшәдек без. һем сугыша белдек куркусыз. Бу хакта сез штабларда язган Ак кәгазьдән хәбәр укырсыз. —Тиздән әгәр минем улым туса, Шул ук максат аңа, шул ук юл. Минем бишек, минем кабер-диңгез. Яшәр җирдә моряк булып ул *. Лейтенант Георгий Суворов белән язмыш мине кырык беренче елның ахырларында. безнең гаскәрләр Мәскәү янында җиңугә ирешкән кеннәрдә фронт газетасы редакциясендә очраштырды. Сугышта алган беренче ярасы тезелгәннән соң яңадан фронтка, чолганышта калган Ленинградка юл тоткан бу егет, үзенең шигырьләрен укып, йөрәген басып чыгар эчен, безнең редакциягә килеп керде. Аның йезеннән госпитальдә ятканда куйган сарылык та кител җитмәгән иде әле. Ләкин аның тавышы кор һәм чиста, күзләреннән яшьлек чаялыгына хас очкыннар сирпелә иде. Инде шактый таушалып олгергән кечкенә дәфтәрен кыр сумкасыннан алып, ул безгә сугышка чаклы һәм сугышның беренче кениәреидә язган шигырьләрен укыргв кереште. Шушы кырлар уртасында Бәлки ятып үләрмен мин, Киң сулышлы матур җырлар Җирдә күбрәк тусын өчен, Җилләр аны иртә таңда Илем буйлап кусын өчен. 1 Шигырьләрне русчадан 3. Нури тәрҗемә итте. Тормышның кадерен белгән бу яшь шагыйрьнең күзләрен• екәлеп. аны тыңлап торганда, әлеге шигъри юлларны кайдадыр Нарва артында патриот шагыйрьнең гәүдә* <е күмеләчәк туганнар каберлегендәге мәңгелек язма булып калыр дип беркем дә уйламагандыр. Иван Роговны да, Иван Пулькиниы да үзләре исән вакытта миңа беркайчан да күрергә туры килмәде. Аларның шигырьләре белән мин «Биш обелиск» җыентыгы- ф ның кулъязмасын укыганда гына таныштым. Ләкин шигырьләрен укып «ыккач, мин үземне аларның икесен дә күреп белгән кебек хис иттем, чәнки мин Мәскәү янындагы сугышларда язмышы аларныкына охшаш булган эшче егет Вадим Стерельченко- ны белә идем һәм без аның бегән якын дуслар идек. Ул да киң сулышлы, тормышны сою хисе белән сугарылган шундый ук якты шигырьләр яза иде. -Иван Роговның сугышка кадәр язылган һәм чик сакчыларына багышланган шигырьләрендә уяулыкка чакыру, җирнең иминлеге эчен борчылу мотивлары яңгырый: — Ут! —диярләр безгә командирлар, һәм чакмага кулым тиз басар. Әмер кеткән көчле, давыллы ут Күккә кинәт якты эз ясар. Очып чыгар кысан көпшәдән ул, Белмәс явым, белмәс җилеңне. о Әйтер ул ут: курыкма үлемнән син, Җиңим дисәң җирдә үлемне! Q Мәскәү янындагы авылларның берсендә туып үскән һәм башкаланы саклаганда = батырларча һәлак булган крестьян егете Иван Пулькин якынлашып килгән сугыш ы турында уйланып, Ватаныбызның бәйсезлегеи яклаучы буларак, үзенең тормыштагы урынын болай билгели: ы ч Дуслар белән мин басармын сафк т < Киртәләргә аның юлларын. Дошманымны корыч белән кыйнар, Кылыч белән турар кулларым. Авызлыклап аны җигешермен- «Тарт! Тынычлык дигән арба бар!..» Дошманнарның тешен кояр өчен Бездә көч күп, бездә бар да бар! Рус солдатының зур кечкә ия булган һәм тәвәккәллек хисләре белән сугарылган әлеге җырына татар халкының солдат шагыйре Фатих Кәрим җыры килеп кушыла. Ул җырлар, сугышчан туганлыкның гүзәл чагылышы булып, бик хаклы рәвештә берберләре белән үреләләр. Коралдаш рус туганнарына ничек булса, татар шагыйре өчен дә Ватан ул — тормыш символы, яшәү шатлыгы чыганагы: Бик авыр бу тормыш. Ватан бүген Сугыш ялкын»1ида тын ала; Авыр чорда, сугыш, ут эчендә Улларының кече сынала. Күңел ятлый изге мәхәббәтне. Ак чәчәкләр сирпи тапгы 1 җил. Авыр чорда халкың: «Улым!» дисен. «Таянычым!» дисен Туган ил. Бары тик чиксез кыюлыкка ия булган кеше генә мондый сүзләрне әйтә ала: Үлем икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе. Бөек җыр ул — Боек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе! ҖИРДӘ ЯШӘҮ ХАКЫНА Гомерләренең әле яртысы да узылмаган биш шагыйрь. Әле яртысы да җырланып бетмәгән талантлы, тормышка, кешеләргә һәм кешелеккә мәхәббәт, бәхетле киләчәкне алдан тою һәм аңа ышану хисләре белән тулы, үзенчәлекле, кабатланмас җырлар_ Бу шагыйрьләр тормышны, яшьлеккә хас булганча, ашкынып, ялкынланып сеяләр. Менә шуңа курә дә алар җирдә яшәү хакына үлемгә каршы күкрәкләрен куеп басар •чен кирәкле ихтыяр кеченә дә. кешелеклелек абруен биек тотар эчен таләп ителгән кыюлыкка да мя булдылар. Аларның шигырьләре риторикага да, мелодекламациягә дә корылмаган. Сугышчылар алгы сызыкта героик ашкынуның гына түгеп, иреннәрне киптергән җәйге эсселәргә һам тынны куырган кышкы салкыннарга, чиләкләп яуган кечле яңгырлар һәм оермә давылларга каршы тору ечен кендәлек түземлелекнең дә кирәклеген бик ачык аңлыйлар. Фронт тормышының авыр минутларында солдат йерәгек җылыткан лирик шигырьләрне алар үзләре белән йөртәләр. Ә тышта җил. Көзге моңсу болыт Үкси-үкси коя күз яшен; Кара кичнең пәрдәләрен ертып Эзли күңел якын иптәшен,— дип яза Фатих Кәрим козге яңгырлар юган окоптан. Чәчәкләр, чәчәкләр, һәр якта Чәчәкләр елмаеп күренә Әйтерсең лачынның ал каны Түгелгән кара кыр түренә. Чәчәкләр, чәчәкләр балкыйлар — Матурлар, яктылар, көчлеләр. Чәчәкләр ил ечен баш куйган Батырлар ядкаре төслеләр — дип җавап кайтара аңа Георгий Суворов. Алексей Лебедевның сугыш башында язылган һәм cv асты коймәләрендә хезмәт итүчеләрнең походтан кайтуларына багышланган шигырьләрендә дә совет сугышчысының кон дә булып тора торган батырлыгы чагыла. Су астыннан чыктык. Сәер безгә Якты җирне кабат күрүләре. Күренә ал таң, күренә томанлы яр. Күренә портта буксир йөрүләре. Ә без керле, ә без кырынмаган, Соляр исе бездән аңкып тора. Ә күзләрдә: «Дошман безнең ярга Үтәлмәде!» сүзе балкып тора. ...Гомерләрен пуля озгән бу шагыйрьләр үзләренең җырларын җырлап бетерә алмадылар. Аларның якты дөньядан китүләренә инде чирек гасыр оакыт узды Ләкин аларның тормыш хакына, җирнең матурлыгы хакына язылган шигырьләре бүген дә яшь һәм әвәлгечә зур ышандыру коченә ия булып кала. Бүгенге яшь укучы... үзенең йорәге белән арабыздан иртә киткән шагыйрьләрнең йөрәк тмбешек тыңласын һәм ил естеиә ябырылган кара афәткә каршы Ватаныбызның нинди корыч ихтыярлы каһарманнарны күтәргәнлеген, ул каһарманнарны үлемгә һәм җиңүгә нинди көч алып барганлыгын тойсын иде. Аларның кыска, ләкин данлы тормыш үрнәге безнең яшьләребезне, Иван Пулькин сүзләре белән әйткәндә, үлемне җиңә торган сафларда барырга чакырсын. Даннар даны булган хезмәт бар. Якты юл бар җырлап үтәргә Хаклар хакы булган бер хак бар — Яшәргә һәм иҗат итәргә. Бер бәхет бар — туган илеңдә Якты йолдыз күреп яшәргә, Илең өчен үлеп, үлемне Җиңә торган сафка басарга.