Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИПТӘШЛӘР ҮЗЕБЕЗНЕКЕ, БӘЛКИ ГАЕП ИТМӘСЛӘР

Шайтан аздырган Элек шайтан күренеп йөргән, диләр. Хәзер инде, мескен, үлгән, диләр; Ялгышалар. Яши шайтаннар. Менә миндә личный шайтан бар. (Г Афзалның кШайтан» шигыреннән.) Гамил Афзал менә дигән шагыйрь, Аны бары тормыш аздырган. Яхшы шигырьләрен үзе язган, Калганнарын шайтан яздырган. Чуалган Куакка колмак чорналган. Кадакка колмак чолганган: Колмакка колмак чорналган: Колакка колмак чолганган: Колгага колмак чорналган: Кулга да колмак чолганган- Чолганып шундый чуалган. Чуалып шундый чорналган Колмакның очы югалган. (Ш. Галиевның лКолмак» дигән шигыре.) Куанка шигырь чорналган, Кадакна шигырь чолганган: Колмакка шигырь чорналган; Колакка шигырь чолганган; Колгага шигырь чорналган; Кулга да шигырь чолганган; Чолганып шундый чуалган; Чуалып шундый чорналган — Шигырьнең очы югалган. Аҗаган Равил Фәйзуллинның • Аҗаган» китабы басылып чыгар алдыннан кайбер тәнкыйтьчеләр шагыйрь иҗаты тирәсендә кирәгеннән артык шау-шу куптардылар. Бетерә бу, дия-дия, Кайберәүләр яшен нота. Ут котә, Көтә дары. Чынлап карасаң офынта «Ацаган» гына бары, <Аҗаган» гына бары... Мәхәббәт, сөю, гашыйк... Бәхәсләргә караганда. Р. Гатауллин җыентыкларының тематикасы бертөрлерәк. Алдан артка укып барсаң —' Мәхәббәт, сөю. гашыйк. Арттан алга укып баксаң Гашыйк, сөю. мәхәббәт, һәм укып чыксаң әйбәтләп Күңелеңә сеңеп кала Сөю. гашыйк. мәхәббәт һәм Тагын бер кат мәхәббәт