ДУСТЫМНЫҢ ҮЛЕМЕ
Безнен йөзмә форт «Сережа» — бөтен флотилиядә иң көчле кораб. Авыр туплары һәм пулеметлары күп булуы белән ул барысыннан да аерылып тора. Бездәге кебек ерак ата торган эре калибрлы туплар башка бер корабта да юк. Сугышка хәтле «Сережа» ике мең тонна йөк күтәрешле гадәти бер тимер баржа иде. Урта Иделдә сугышлар башлангач, аны заводта дингез корабларына куела торган эре калибрлы егерме ике туп белән коралландырдылар да, ике моржалы «Мария» исемле буксир пароходына тагып фронтка озаттылар. Гәрчә үз хуты белән йөрмәсә дә, «Сережа» Зөягә килгәннең иртәгесен үк үзен бик шәп күрсәтте Август урталарында Колчак адмиралы Старк флотилиясе безнең позицияләргә еш кына һөжүм итеп борчый һәм безнен корабларны Казан— Югары Ослан рейдына якын да жибәрми иде. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Безнең разведка катерлары дошман кораблары белән очрашкач, каршы тора алмыйча, кире чигенергә мәжбүр булганнар. Әмма аклар моның белән генә канәгатьләнмичә, дөньяларын онытып, катерларны куа килгәннәр. Моның шулай буласы алдан ук билгеле, «Сережа» һөжүмгә әзер тора иде Менә артык кызып киткән дошман Васильево перекатын үтүгә, борылыш артыннан каршыга без килеп чыкгык һәм барлык туплардан дәррәү ут яудыра башладык. Мондый хәлне һич тә көтмәгән аклар, кинәт таш кыяга барып бәрелгәндәй, шундук туктадылар һәм көчкә генә качып котыла алдылар Мин үзем — Балтикада дүрт ел хезмәт иткән комендор, теге кем айгмешли, бераз диңгез тозын татыган, тупны күргән кеше йөзмә фортта аттырып карагач, мине тагын артиллериягә — туп командиры итеп куйдылар. Ә минем кулдашым — базык гәүдәле, чак кына кысынкы күзле чуваш егете Миколайның моңарчы корабны да, тупны да күргәне булмаган Атарга мин аны үзем өйрәттем Без аның белән бик тиз дуслашып киттек. Өстәвенә, татарча да әйбәт кенә сөйләшә белә икән' Безнең фортка килеп кергәндә, егеткә карарлык та түгел иде. Өстендә иске киндер күлмәк, киндер ыштан таушалып беткән ак киез эшләпәсе астыннан арыш саламы кебек сары чәчләре чыгып тора иде. Без аны шундук мунча керттек, чәчләрен алдык. Диңгез формасына киенеп алгач, егет менә дигән матрос булып китте. Үзенә үзе ышанмыйча хәйран калып, көзгегә озак кына карап торганнан соң; • Рәмзи, карачы, хәсер мине Настя күрсә, ни әгер икән? — дип, кәефле генә елмаеп куйды Б Миколайнын кайдадыр Сура елгасы буендагы бер авылда яшь хаты ны һәм Петр исемле яңа туган бәләкәй улы бар икән Хатынынна! хат килде исә, башта ул берәр аулак җиргә кереп, аны үзе генә укый Аннары икебез генә калган бер арада минем яныма килеп утыра да бик мөһим хәбәр әйткәндәй: — Рәмзи тус, күр әле, менә Настядан хат алдым,— дип, шатлыгын уртаклаша башлый.— Кара син аны, бик сагындым, бик күрәсем килә.. Петя инде көлә пелә, дип язган. Хатынына жавап хаты җибәргәндә ул миннән дә сәлам яза һәм хатның азагына: «Синең ышанычлы дустың революцион матрос Мнколай». дип кул куя. Кичә без эш белән Паратскига чыккан чакта бер уңайдан фоторәсемгә төшеп кайткан идек. Мнколай бүген кич бераз бушагач, Настясына хат язып шул рәсемне дә җибәрергә җыена. Әмма бу арада дошман белән бәрелеш көннән-көн ешрак һәм катырак була башлады, рәтләп тын алырга да вакыт юк. Бүген тагы иртән иртүк походка чыгарга приказ булды, һәр группа үз тубы янында, барыбыз да Казан өчен яуга атлыгып торабыз. Форт коменданты Ле- петенко һәр тупның яуга әзерлеген үзе тикшерергә тотынды. Үзе болай бик таләпчән командир булса да, юкка гына тел-теш тидермәс. Эшенне җиренә җиткереп үтәсәң, җылы сүз әйтеп күңелне дә күтәрә белә торган кеше. Менә ул безнең тупның йозагын, төзәгечен җентекләп күздән кичерде дә: — Бар да төзек, молодцы!.. Шулай булырга тиеш,— дип, безне мактап алды — Егетләр, бер нәрсәне аеруча искәртеп куям дошман белән очрашканда артык кызып китәргә, кабаланырга һич тә ярамый, һәр снарядны яхшылап төзәп атарга кирәк. Мондый зур тупның бер генә снаряды да җилгә китмәсен, аткан саен дошман көлен күккә очырырлык булсын... Тиздән катерга утырып флотилия командующие ярдәмчесе комиссар Маркин килеп җитте. Ул да барасы булгач, билгеле инде, юкка гына түгел. Димәк, бәрелеш каты булачак. Маркин ачык изүле, киң кайтарма якалы зәңгәр фланель күлмәк кигән. Башында кара бескозырка. Тышкы кыяфәте белән безнең ише гади матростан бер дә аермасы юк кебек, әмма шул ук вакытта күңелне үзенә җәлеп итә торган ихтыяр көче бар анда. Хәзер аның яуга ашкынуы күренеп тора иде. Лепетенконың рапортын тыңлаганнан соң, команда белән исәнләште дә безнең күршедә тора торган «Мария» мостигына менеп китте һәм шундук якорьларны күтәрә башларга приказ бирде. Бу вакытта башка кораблар инде кузгалган һәм, агым уңаена борылып, юлга чыгып баралар иде. Берничә минуттан якорьны күтәргәч, «Мария» безне фарватерга тартып чыгарды да, йөрешен тизләтә төшеп, алдан кузгалган кораблар артыннан китте. Зөя елгасы турын үткәч, елганың уң ягында инде саргая башлаган куе урман каплаган биек-биек тезмә таулар башлана, текә таш кыялар, тауларны кисеп кергән тирән тарлавыклар күренеп кала. Бу җирләр бар да дошман кулында әле. Таулар арасында акларның яшеренгән батареялары бар. Сул як ярда Казан белән Васильево арасында тимер юл буйлап дошман бронепоездлары өзлексез йөреп тора. Ике яктан да безнең өскә менә-менә ут яудыра башлаулары бик мөмкин, иде. Без моны яхшы беләбез һәм, дошман ата башлады исә, шундук җавап кайтарырга әзер торабыз. Безнең унбер туп Иделнең сул ягына, унбере — уң ягына төбәлгән. Күбебез — төзәүчеләр дә, сигналчылар да — бинокль тотканбыз, -яр буендагы һәр ноктаны, энә күзеннән үткәргәндәй, игътибар белән җентекләп карап барабыз. Әмма хәзергә бер яктан да атучы юк әле Әйләнә-тирәдә шомлы тынлык. Бер-бер артлы тезелгән кораблар киң елганы урталай ярыл алга бара. Менә еракта, күгелҗем томан аша, биек-биек мәчет манаралары, тәреле чиркәүләре. Кремль стеналары, мәһабәт таш пулатлары, бистәләре белән безнең күңелләрне җилкендереп Казан каласы күренә башлады. Отряд һаман зур тизлек белән бар: Әле уң, әле сул яктан бер-бер артлы Моркваш, Аракчино, Печищи авыллары күренеп кала. Менә, соңгы борылышны үтеп, Маркиз атавы турына җитәрәк, кинәт каты гөрселдәп туп атылганы ишетелде. Без аны шундук күреп алдык: дошман Югары Ослан тавындагы зиратка оялаган икән, аткан саен шундагы тәреләр һәм сирәк агачлар арасыннан очкыннар бөркеп чыга иде. Шулай да аның беренче снарядлары әле безгә тими, каядыр бөтенләй читкә, Маркиз атавына барып төшә дә, меңнәрчә киек-кошны куркытып, әрәмәләр арасында шартлый иде. Бу хәлгә аптырап калган Миколай, балаларча беркатлылык белән: — Күрче, кая аталар... Ул мескеннәрнең ни каебе пар инде,— дип, ♦ кошларны кызганып алды. а Ул арада дошман тупчылары төгәлрәк төзәп атарга тотындылар. ° Шуны гына көтеп торгандай, Иделнең сул ягыннан бронепоезд да ут i ачты. Куе имәнлек аша үзе күренмәсә дә, аның авыр снарядлары бик и якын төшеп шартлый башладылар. Әмма безнең отряд монда тукталып < тормады, безнең максат бу түгел. Без мөмкин кадәр түбәнрәк төшеп пристаньны утка тотарга омтылабыз һәм ике як ярга да туплардан туктаусыз ата-ата һаман алга ашыгабыз. < Су өстендә кабынып киткән атыш тиздән бөтен шәһәрне кузгатты: ° дошман батареялары пристаньнан, Бирге Устьедан һәм Кремльдән дәррәү ут ачтылар. Казанка елгасы тамагыннан безгә каршы өч кораб чыгып килгәне күренде. Алар да бар тупларыннан аталар, морҗаларыннан тузгып күтәрелгән куе кара төтен еракларга тарала һәм безгә бистәләрне күрергә комачаулый иде. Кинәт безнең хәл бик хәтәрләнеп китте. Моңарчы каядыр читкә очкан дошман снарядлары тиздән янәшә генә ява башладылар. Авыр снаряд төшеп шартлаган саен, әле уң, әле сул яктан елга төбеннән ком һәм таш катнаш су баганалары бәреп чыга да, шарлавыктай каты гөрселдәп, тимер палубага төшә, безне баштанаяк коендыра иде Баш очыннан гына шомлы ухылдап снаряд үткәндә мин ихтыярсыз сискәнеп куйдым һәм, нидер көткәндәй, «Мария» ягына карап алдым. «Мария» бар куәтенә безне тартып һаман алга бара, аның тирәсендә дә снарядлар шартлый, мачтасыннан биек-биек су өермәләре күтәрелә иде. Мостигында бер нигә исе китмәгәндәй Маркин басып тора Рубка алдындагы юан морҗа юлны күрергә комачаулый булса кирәк, комиссар уң як мостикның читенә чыккан да бинокльдән карап, яу белән идарә итеп бара иде. Менә ул буш кулы белән ишарәләп лоцманга ниндидер команда бирде, пароход та, аның артыннан безнең «Сережа» да сулга борыла башлады. Алдан баручы кораблар дошман судноларына каршы киттеләр, ә без, агымга каршы борылып, уңай позиция алу белән, пристаньга һәм Бирге Устьегә дәррәү ут ачтык. «Сережа»ны тикмәгә генә йөзмә крепость дип атамыйлар шул! Моңарчы безгә болай каты ут ачарга туры килгәне юк иде әле. Бар туптан берьюлы атып җибәргәч, «Сережа» бөтен корпусы белән агымга каршы тартылып куйды һәм пристаньда нефть баклары шартлаудан һавага ялкын катнаш кара төтен бөркеп күтәрелде, ут өермәсе арасында складлар, ниндидер каралты стеналары җимерелгәне күренеп калды. Тагын залп, тагын коточкыч шартлау һаваны гөрселдәтте һәм тиздән бетен пристаньны кара төтен каплады Колак тондыргыч канонада тынган бер арада комендант Лепе- тенконың: а «к. у.» № у ДУСТЫМНЫҢ ҮЛЕМЕ 66 — Булды, болары тончыкты бугай... Хәзер, әйдәгез, тупларны Кремльгә борыгыз! — дигән боерыгы яңгырап китте. Тау өстендә урнашкан Каз н Кремле безгә аермачык күренә. Без беләбез, аклар штабы шунда урнашкан, төп артиллерия көчләре дә шуннан бөтен әйләнә-тирәне тупка тота иде. Бинокльдән карасаң, батареялары кайда урнашканлыгын да чамаларга мөмкин: алар аткан саен биек стена артыннан һавага саргылт дары төтене күтәрелә иде. Менә без барыбыз да тупларны шул якка бордык һәм, сигналчылар араны исәпләп әйтүгә, төзәп атып жибәрдек. Ике яктан да авыр туплардан атыш яна көч белән кабынып китте. Безнең снарядлар, бистәләр өстеннән очып үтеп. Кремльгә ява һәм дошман батареялары арасында шартлый башлады. Канонада көчәйгән саен без дә отыры кыза барабыз, бер-беребезне ашыктыра-ашыктыра тагын да ашкынып атабыз. Хәтта гадәттә каты сүз дә әйтә белмәгән сабыр холыклы Миколайны да танырлык түгел, хәзер ул тәмам ярсыган. Иелеп снаряд алып биргән саен, дошман белән бугазгабугаз килгәндәй: — Мә тагын персен, төмегегез әле!..— дип, ачу белән әйтеп куя. Бу бәрелештә «Сережа» үзенең жимерткеч куәтен тагын бер мәртәбә күрсәтте. Берничә минуттан бөтен Кремль куе төтен эчендә калды, әле анда, әле монда янгын телләре күренә башлады, дошман туплары да тиздән басыла төште. Шул арада акларның безгә каршы чыккан кораблары да, чыдый алмыйча, кире борылдылар. Хәтта арадан берсе — «Ливадия» исемле кораллы пароходы качып та котыла алмады. Башка кораблар белән бергә тиз генә шылмакчы булып кирегә борылган вакытта. безнең снаряд шартлады һәм, батмас өчен тизрәк яр буенда сайга ташланып, дөрләп яна башлады. Без барыбыз да жиңү шатлыгыннан тирә-юньне яңгыратып көчле тавышлар белән «ур-ра» кычкырып жибәрдек. Бу — безнең дошманны үз оясында тетрәткән һәм тиздән шәһәрдән бәреп чыгарырга сәләтле икәнлегебезне күрсәткән беренче кыю һөжүм булды. Хәтәр көтмәгәндә килә диләр. Эшләр әнә шулай бик әйбәт кенә барган вакытта кинәт безнең янда гына авыр снаряд төшеп шартлады, шунда минем сул иңбашымнан нәрсәдер көйдереп үтте. Ни булганын абайларга да өлгермәдем, күккә күтәрелгән су ухылдап өстемә ишелде һәм мине, аяктан егып, үзе белән бергә палубадан тәгәрәтеп алып төшеп китте. Миңгерәүләнгән булсам кирәк, өскә калкып чыккач, аңыма килә алмый тордым. Үзем шул арада тончыгып та өлгергәнмен, һич тын алыр хәл юк. «Сережа» миннән якында гына чайкала, тупчылары һаман ата бирәләр иде Бераз хәл алгач та, баржага таба йөзмәкче булган идем, ләкин гажизмен, кулларымны һич кыймылдата алмыйм. Хәтта тел тибрәтеп кычкырыр хәл дә юк Авызны ачтың исә, тамакка су кереп тончыктыра һәм төпкә тарта башлый. Шулай да мин бер нәрсәне башыма сыйдыра алмыйм. Җан-фәрманга кызып атышкан иптәшләремнең суга егылып төшүемне абайламаулары да ихтимал. Ә Миколай янәшә генә иде, миңа снаряд биреп тора иде бит, ул күрергә тиеш иде ләбаса... Әгәр «Сережа»дан бераз читтәрәк булсам, мине башкалар да күрер иде. әлбәттә. Әмма мин бик якында, баржаның бортына бәрелә-сугыла батачума агып барам, палубадан иелеп карамасалар, болай гына күрерлек тә түгел. Тын бетүгә һич түзәр хәл юк. Чак кына өскә калкып чыккан бер арада тын алмакчы булып авызымны ачуга, тончыгып тагын төпкә китә башладым. Сизәм, бу бөтенләйгә батуым, мин инде бүтән калкып чыгачак түгелмен... Шул чак, якты дөнья белән мәңгегә саубуллашып су төбенә батып барганда, кинәт кемдер йөзеп килеп мине чәчемнән эләктереп алды һә.м упкын эченнән өскә тартып чыгарды. Минем инде күземне ачып карарлык та хәлем калмаган иде, ул кешене күрә алмадым. Ә ул култык астымнан алып үзе дә авыр сулый-сулый «Рәмзи дус, пирешмә, әс кенә түс!.. Хәзер коткарабыз!» — дип әйткән сүзләрен ишеткәч кенә анын Миколай икәнлеген танып алдым. Шуннан соң мин тагын һуштан язган булсам кирәк. Аңыма килгәч, бер мәл зиһенемне жыя алмыйча яттым. Кинәт сул иңбашым уттай яна һәм үтереп сызлый башлады. Мең газап белән күземне ачсам, биек түшәмле иркен каютада ятам икән. Әмма судан ничек чыкканмындыр, анысын хәтерләмим. Кемнәрдер эчемә тулган судан арындырган чакта буыла-буыла косып газаплануымны төштә күргән кебек кенә хәтерлим. Кайдандыр күңел болгаткыч дару исе килә. Баш очымда гына кемдер; — Әһә, уяна матрос, күзен ача,— дип әйтте. Без инде үзебезнең базага кайтканбыз, мин йөзмә госпитальдә, яраланган иңбашыма операция дә ясаганнар. Тел тибрәтеп сүз әйтерлек бераз хәл кергәч тә: — Мине монда кем китерде? Миколаймы? Ул үзе кайда соң? —дип сорадым. — Борчылма, егеткәем, тыныч бул.— Ак халат кигән житен чәчле яшь кенә сестра мендәремне рәтләп куйды.— Миколай дустың да монда, менә шушы караватта. Әмма аның хәле бик авыр, хәзер аңар операция ясыйлар. — Ничек алай бик авыр? Ул да яраланганмыни? — Әйе, каты яраланган. Җитмәсә сине коткарган арада бик күп кан югалткан. Кара син аны, эшләр алай булган икән бит. Ә мин юләр ялгыш әнә ничек уйлаган идем... Оятымнан үземне әллә нишләтердәй булдым. Миколайның операциясе никтер бик озак дәвам итте. Хәтсез вакыт үткәннән соң гына, ике сестра аны носилка белән китереп салды. Каютада икәү генә калгач, мин көч-хәл белән башымны шул якка бордым һәм, Миколайны күреп, йөрәгем жу-у итеп кипе. Аның һәрвакыт шатлык балкып торган йөзендә жан әсәре дә юк, түгәрәк битләре ничектер кечерәеп, ябыгып калган; хәтта ул инде тын да алмыйдыр, йөрәге тибүдән бөтенләйгә туктагандыр кебек иде. Ә Миколай, бик акрын гына булса да, сулый һәм аңы да ачык иде әле. Хәтта минем якында булуымны да белеп яткан икән. Медсестра чыгып киткән бер арада ул пышылдап кына ишетелгән зәгыйфь тавыш белән: — Рәмзи тусым, син пирешмә, савык...— диде.— Ә мин... м-мин... Сау бул инде... — Сөйләмәсәнә, ташла юк сүзне... — Тукта, Рәмзи, этеп өлгерим,— дип, Миколай мине туктатты да бераз хәл алганнан соң, сулышы кысыла-кысыла тагын сөйләп китте:— Песиең монда ничек сугышканны минем авылның комсомол ячейкасына яз, Настяга да яз... Үскәч, Петяга сөйләсеннәр, минем кебек пулып үссен... Аннан тагын менә нәрсә... Кубрикта минем мендәр астында синец пелән пергә төшкән рәсем бар... Аны да җибәр... Миколайның бу сүзләренә башта мин һич тә ышанырга теләмәгән идем, болай саташып кына сөйлидер дип уйладым. Кызганычка каршы, ул әйткәнчә булып чыкты. Врачлар күпме тырышсалар да, аны саклап кала алмадылар. Үзе каты яраланган хәлдә мине үлем кочагыннан коткарган батыр матрос, якын дусым Миколай шул кичне вафат булды.