Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДУСЛЫК ТАУ КҮЧЕРӘ

 Вазик», ипподром юлына чыккан юртак сыман, тизлекне кимет- И И ми генә алга омтыла. Яшь урман баскан калкулыкларга килеп менә, ул да булмый, буровойлар, скважиналар тулы үзәннәр буйлап йөгерә. Автобус әле уңга, әле сулга борылып сазлыкларны, тирән-тирән чокырчакырларны урап үтә, бер ягында куәтле бульдозер белән кисеп төшерелгән тау, икенче ягында болай да текә битләүләре балчык өюдән тагын да котсызланган хәтәр урыннардан уза. Нефть районнарында яшәүче шоферлар бу якларның тау-ташларны, урман-сазлыкларны кисеп үткән юлларына күнегеп беткәннәр иде. Автобуста баручылар цех начальнигы Иван Иванович Коноваловны урап алганнар да авызына керердәй булып нидер тыңлыйлар. Анын йөзе гадәттәгечә кырыс түгел, малайларча беркатлылык белән елмайган. Вышка төзүчеләр шуннан файдаланып калмакчылар күрәсең, һәркайсы, янынарак елышып, Коноваловның игътибарын ничек булса да үзенә юнәлдермәкче. Тегесе исә инде кураена кадәр чәйнәлеп беткән папиросын тәмләп кенә суыра да. ләззәтләнеп сөйли: — Шулай бервакыт артык кыздыра башлагач, сәгатькә карасам, төш житеп килә. Ин кызу чак инде, укыганыгыз бардыр, күләгәдә илле градуска җитә, черт побери. Бригадада шуклыгы белән дан тоткан Иван Боталев янында утырган Тәлгать Нуретдиновның кабыргасына төртеп алды, «сиптерә» янәсе. Коноваловның үткер күзенә чалынмый калмады бу: — Төртмә, төртмә Боталев.— диде ул, шаяручыларга карап,— үзен анда булсаң, мәзәк сөйләп тормас идең, чалбарыңны салып күләгәгә качар идең. — Ваня, бүлдермә әле,— диде берничә тавыш. Коновалов хикәясенең баһасын белгәнгә, бераз гына монтажчыларны көттереп торды да, тагы сөйләп китте: — Ашыйсы килү дә житкән. Пальма күләгәсенә авып азрак капкалап алыйм дип. культбудкага юнәлдем. Килсәм, сумкалар ертык, ипиколбасалардан жилләр искән. Безгә ияреп бер төркем маймыл йөри иде, культбудкага шулар һөжүм иткән каһәр! Боталев монда да сүз кыстырмый калмады: — Крокодиллар түгелме? — диде. Барысы да гөр килеп көлешеп алдылар, аннан тагын сөйләвең үтенеп Коноваловны йөдәтә башладылар. Иван Коновалов эле берничә ел элек кенә үзләре кебек гади монтажчы иде. Шулай да тырышлыгы һәм тәҗрибәсе белән күпләрдән аерылып тора иде ул. Юкка гына бригадир итеп билгеләмәделәр шул ф үзен. Әмма бригадир булып озак эшләргә туры килмәде аңа. Империализм белән араны өзгән илләргә ярдәмгә бару турында сүз чыккач, беренче булып аның фамилиясен атадылар. Шулай итеп, ул һиндстанга китеп барды. Ике ел буе һинд егетләрен вышкалар монтажларга, алар- иы күчереп йөртергә өйрәтте. Аннан кайткач, вышкомонтаж конторасының Лениногорскидагы цехына начальник итеп билгеләнде. Болай эше буенча ул шактый кырыс булса да, шарты килгәндә «портфелеэ турында онытып, кабат гади монтажчы булып кала, егетләр белән шау-гөр килеп сөйләшә-көлешә. Гаҗәп кешеләр бу вышка төзүчеләр. Аларны вахтага барганда, я кайтканда күзәтеп торсаң, бигрәк тә ваемсызлар икән, дигән фикердә каласың. Юл буе ду кубып ни турындадыр гәпләшәләр, бәхәсләшәләр. Бер тыңласаң, гөр итеп русча сөйләшәләр, шул арада татарчага күчеп китәләр. Берсе чувашча дәшсә, икенчесе җавапны мордвача кайтара. Үзләре ничектер аңлашалар тагы. Хәер, кайсы телдә сөйләшүнең әһәмияте юк аларга. Кызык булсын да, дөнья мәшәкатьләрен онытып бер көләрлек булсын. Бүген дә вышкачыларның әнә шулай дөнья ыгы-зыгысын оныткан чаклары. Шофер артында ук йомшак утыргычның тәрәзә буена чүмәшкән Йосыф Әхмәтов кына катнашмый сүзгә. Аның йөнтәс кашлары күз өстенә үк төшкән, болай да чандыр гәүдәсе кечерәеп калган сыман. Ул, башын бер як җилкәсенә салып, күзләрен билгесез ноктага төбәгән дә оеп калган. Әйтерсең, нигәдер аның хәтерен җибәргәннәр. Вышкачылар мопдый чагында дәшмиләр аңа. Бригадирның гадәтен яхшы беләләр: балтасы суга төшкәндәй утыра икән, димәк, нидер эзли, нидер уйлый. Исәбенең очына чыкса, җае белән фикерен һәркемгә белдерер, киңәшер әле. Башын ватсын әйдә, шуңа бригадир ич ул. Йосыф бу минутта чыннан да уй дәрьясына баткан иде. Бүген алар Социалистик Хезмәт Герое Гәрәй Баһманов бригадасына бардылар. Азнакай вышкачыларының буровой тарттырганнарын, аны монтажла- ганнарын карадылар. Җитез эшли Гәрәй егетләре. Көн авышканчы бер буровойны күчереп, корып ук кундылар. Хәер, мондый темп аның үз бригадасы кулыннан да килә. Санап китсәң, Лениногорск монтажчыларының да бер смена эчендә аякка бастырган буровойлары байтак. Әле кайчан гына, тәҗрибә уртаклашырга дип, румын вышкачылары килгәч, әнә шундый җәһәтлек күрсәттеләр. Кичке буйда бораулаучылар яңа скважинаның беренче метрларын тишә башлагач, кунаклар башларын чайкап гаҗәпләнеп тордылар. Шулай да Гәрәйнекеләр нык алдыра. Үкчәләренә бастырмыйлар. Үткән ел 114 буровой төзеп, вышкачыларның бөтенсоюз ярышында беренче урынга чыктылар. Әхмәтов егетләренә өченче бүләк белән канәгатьләнергә туры килде. Алар исәбендә бер дистә вышка кимрәк иде шул. Юк, Йосыф та, аның егетләре дә күршеләрнең укышларыннан көнләшмиләр. Шулай булмаганда бер-беренә ярдәм кулы сузып, эштәге һәр яңалыкны уртаклашып яшәрләр идемени! Киресенчә, Гәрәй бригадасының һәр уңышына куанып, шатланып бетә алмыйлар. Әйтерсең, ярышта үзләре җиңүче булган да. үз бригадирлары Алтын Йолдыз таккан. Әле теге чакны. Гәрәй партиянең XXIII съездына делегат игеп сайлангач, аны Мәскәүгә озатырга Йосыфның бөтен егетләре җыелды. Бпһмаиовның үз бригадасы Азнакайда калган иде. Гадәтенчә, гади генә кненгән, сөттәй ак күлмәгенең изүен чишеп җибәргән, кепкадан идеҖӘМИТ РӘХИМОВ ф ДУСЛЫК ТАУ КҮЧЕРӘ Баһманов. Вышкачылар аны, ай-ваена карамастан, кибеткә алып киттеләр, берсен-берсе зәвыксызлыкта гаепли-гаепли, галстук, эшләпә сайлаштылар. Шунда ук галстук тактырып, велюр эшләпәне кыңгыр салдырып кидереп тә куйдылар. Татарстан вышка төзүчеләренең базары төшәрдәй булмасын, янәсе... Йосыф бригадасының бик таркау чаклары бар иде. Моннан өч-дүрт еллар элегрәк иде ул. Конторада эреләндерелгән комплекслы бригадалар төзелгәч килеп чыкты андый хәл. Коллектив алдына дәүләт планының өзелү куркынычы килеп басты. Моның сәбәбен һәркем үзенчә юрады Көннәрнең берендә чакырылган җыелыш төрле имеш-мимешләргә урын калдырмады. — Хикмәт бригададагы кешеләрнең кырык ата баласы булуында түгел, элеккеге кырык хуҗа бергә җыелуда,—диделәр чыгыш ясаучылар.— Аннан соң таләп тә җитеп бетми. Әхмәтов тәҗрибәле, булдыклы монтажчы, ләкин юаш. һәр эшкә үзе йөгерә,— дип Йосыфны да тәпәләп алдылар. Вышкачылар төп сәбәпләрнең өстенә басты. Чыннан да, коллективка элеккеге вак бригадаларның барлык җитәкчеләре җыелган иде. һәркем үзенчә күп белә, бердәм җитәкчелеккә баш бирми, үзе белгәнчә йөрергә тырыша иде. Йосыф исә, тумыштан сабыр холыклы буларак, кешеләргә каты бәрелми, хәтер калдырудан курка. Ләкин мондый хәл озакка бармады. Көннәрдән бер көнне, автовокзалдан автобус кузгалырга торганда, бригадир янына Леонид Кулев килде. Аның күзләре кызарган, битләре ничектер шешенеп тора иде. — Йосыф, биш кенә минут,— диде дә вокзал каршындагы сыра лавкасына йөгерде. Әхмәтов аның хәмергә хирес икәнен белә, Леонид белән ныклап сөйләшергә дип ниятләп тә йөрде. Әмма ничектер кыюлыгы җитми иде. Бүгенге хәл аны чыгырыннан чыгарды. — Тукта әле, тукта,— дип кычкырды ул урам аша чыгарга өлгергән Кулевка.— Кер автобуска, утыр. — Бер генә кружка,—дип тарткалашты тегесе. Әхмәтов йөгерә-атлый автобуска керде, ишекне япты да шоферга: — Кузгалдык,—диде. Башта моңа ышанырга да, ышанмаска да белми торган Леонид, машина кузгала башлагач, йөгереп ишеккә килде, кызулый башлаган автобусның калаен төяргә тотынды. Вакыйганы калган вышкачылар да күреп торганнар икән. Кулев керүгә, элеп алдылар үзен. Буровойга барып җиткәнче башын күтәрергә дә ирек бирмәделәр. Шул көннән башлап бригада сизелерлек үзгәрде. Йосыф һаман да шулай юаш, аз сүзле булып калса да, әкренләп дилбегәне тарта төште. Элекке бригадирлар да җайга килделәр, сүз көрәштерми генә эшли башладылар. Кайберәүләре исә, ике тәкә башы бер казанга сыймый дип, башка цехларга күчте. Хәзер инде ул көннәр кайчандыр күргән күңелсез төш сыман. Егетләр кушканны көтеп тормый, алны-ялны белми эшлиләр. План яки йөкләмәнең үтәлмәве турында телгә алучы да юк. Җыелыш киңәшмәләрдә сүз гел планнан тыш ничә буровой төзү турында бара. Әйе, осталыклары да җитәрлек, тәҗрибәләре дә бай хәзер монтажчыларның. Өлкән вышкачы Алексей Мироновны гына алып кара әнә. Салкын суларын Йосыф эчеп үскән Шушма буйларындагы тәүге буровойлар бу якларда искиткеч хәзинә барын бөтен дөньяга хәбәр иткәч, Татарстанга илебезнең төрле почмакларыннан «кара алтын» осталары агылды. Мәкерле девонның тәҗрибәсез татар егетләренә генә бирешмәячәген йөрәге белән тойган нефтьче ветераннар, кул күнеп беткән чыгыр рычагларын, күңел куйган промыселларын ташлап, Татар- Осталыклары белән Алексей Мироновтан калышмый торган егетләр- ф не санап китсәң, бригададагы өч дистә кешенең барын да телгә ю алырга туры килер иде, мөгаен. Әнә Йосыф артындагы утыргычта о электромонтер Әхәт Вильданов кайта. Иптәшләренең күтәренке халәт- а ләренә кушылып китми, сабыр гына тыңлап утыра. Төпле, фикерле “ шаяртулар булганда гына авыз кырые белән бераз елмаеп куя. Эштә » дә шулай ул. Беркайчан да алга сикереп төшмәс, мактанмас, әмма “• инде кулы тигән эшне җиренә җиткерми калмас. Әхәт теләсә нинди £ яңалыкның рәтенә тиз төшенә, сорамый-төпченми генә үзе белгәнчә ясап g куя, ләкин бракка юл куймый. » Алексей Миронов һәм Татарстан нефть чирәменә тәүге тапкыр аяк < баскан осталар беренче «фонарь»ларны аякка бастырганда, Әхәт армия сафларында иде әле. Туган ягына кайткач, солдат гимнастеркасын алыштырганчы ук, нефтьче кадрлар хәзерләү мәктәбенә керде, аннан электромонтер булып эшли башлады. Кулы эшкә ятты егетнең. Хезмәтенең баштагы елларында ук исеме вышкачы осталарның фамилияләре белән рәттә санала башлады. Шуннан бирле телдән төшми. Берничә ел элек контора яңа типтагы «БУ-75» бораулау установкаларын үзләштерүгә кереште. Алар монтажчылар һәм бораулаучылар өчен күп уңайлы, кору һәм күчереп йөртү өчен бик җайлы булып чыктылар. Яна вышкалар иң элек Йосыф бригадасына төпләнделәр һәм тиз арада иске установкаларны кысрыклап чыгардылар. Инде аларны башка бригадаларга кертү бурычы алга басты. Шул көннәрдә Йосыфны конторага чакырып алдылар һәм Азнакайга җибәрү өчен иң уңган вышкачыларны күрсәтүен сорадылар. Бригадир Әхәт Вильданов, Әсгать Хәмндуллин һәм Альберт Деррларның фамилияләрен атады. Алар Гәрәй Баһманов бригадасында ике ай эшләделәр, шул вакыт эчендә күршеләрне яңа буровой кору серенә өйрәтеп кайттылар. Узган ел исә Йосыф егетләренә тагын да катлаулырак имтихан тотарга туры килде. Алар Мәскәүдә СССР Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе территориясендә «БУ-80» тибындагы камилләштерел- гән бораулау установкасы монтажладылар. Ана кадәр Әхәткә һәм аның иптәшләренә бу вышка белән нибары бер генә тапкыр очрашырга туры килгән иде. Шулай да имтихан укышлы булды, дәүләт комиссиясе монтажчылар эшеннән кимчелек тапмады. Әйе, Әхәт Внльдановның вышкачы оста икәне бригадада гына түгел, аннан еракларда да билгеле. Аның Лениногорск хезмәт ияләре тарафыннан Татарстан Верховный Советын а депутат итеп сайлануы фидакарь хезмәтен тану, бәяләү түгелмени’! Уйланып кайта торгач, бригаданың барлык членнары да Йосыфның күз алдыннан үттеләр Менә Станислав Димаков, агалы-энелс Дмитрий һәм Иван Орловлар, чуваш eiere Дмитрий Николаев, мордва Михаил . 127 стан нефтьчеләренә ярдәмгә ашыкты. Чал Бакудан да, ерак Сахалиннан да, курше Башкорстаннан да, күпне күргән Украинадан да, гүзәл Җигулидан да килделәр алар. Татарстан хәзинәсен чыгарырга күп милләтле бөтен Совет халкы кузгалды. Алар арасында дөньяга эш өчен генә тугандай йөрүче Алек- ♦ сей Миронов та бар иде. Ул элек Кавказ таулары арасында буровойлар корган Вышкаларны бөтенләй сүтеп, кабат аркан белән күтәрергә дә, аударып бүрәнәләр өстеннән шудырырга да туры килгән анарга. Сыкранмый, зарланмый гына эшләп йөргән. Идел буйларында да «кара алтын» фонтаннары атылгач, шунда җибәрүләрен сорап гариза язган. Буровой баскычларының өч йөз җитмеш басмасын санап ничә тапкыр өскә күтәрелгән дә, ничә мәртәбә төшкән бу кеше! Анысын берәү дә санамаган, буровой корганда теләсә нинди эшне цирк артистыдай тиз һәм оста башкаруы гына аның кулыннан инде йөзләрчә вышка узганын сөйли. ДУСЛЫК ТАУ КҮЧЕРӘ Буслаев һәм башкалар. Кем генә алар эшеннән гаеп табар да, тәҗрибәсезлектә битәрли алыр икән?! Бар иде заманалар, тәҗрибәле булмау, техника җитешмәүдән интеккән чаклар. Бер вышканы сүтү, аны ташып икенче урынга монтажлау ел ярым, ике елга сузыла иде. Вакытлар үтте, республикада нефть промышленносте гөрләп үсеп китте, вышкачыларның осталыгы күзгә күренеп артты. Инде буровойлар төзүне айлар беләк генә исәпли башладылар. Шул турыда газетачылар куллары талганчы язарга, радио кешеләре авыз тутырып сөйләргә өлгермәделәр, буровойларны атналар, көннәр эчендә төзергә өйрәнделәр. Биниһая биек манара «аягында» килеш басудан басуга, таудан тауга күчеп йөри башлады. Авар дип тә шикләнүче юк, ичмасам, юан корыч аркан белән нәкъ очыннан алга һәм артка таба ике тракторга тагалар да, калган бер дистәсе белән сөйрәп тә китәләр. Әмма боларына да озак шаккатып торырга туры килмәде. Сигез сәгатьлек эш көнендә буровойны яна урынга күчерергә һәм монтажлап куярга гадәтләнеп киттеләр. Тик монысы да чик булмаган икән әле. Соңгы елларда контораның әле бер, әле икенче цехында вышкаларны ике-өч сәгатьтә күчереп куючы рекордчылар күренгәли башлады. Йосыф егетләренең дә сер бирәселәре килмәде, рекорд турында уйлап йөри башладылар. Бервакыт моның җае да килеп чыкты. Көтмәгәндә Лениногорскига поляк вышкачылары килеп төште. Алар вышка күчергән җиргә алып баруларын сорадылар. Шул көнне туды да инде яңа рекорд. Бригада өч сәгать дигәндә буровойны күчереп, яңа урында монтажлады. Әлегә вышкаларны өчәр ай кора торган поляк монтажчылары өчен бу чын әкият иде! Шулай. Ярдәмгә башка өлкәләрдән белгечләр чакырган көннәр артта калды. Безнең егетләр хәзер яна нефть районнарын ачучыларга үзләре булышалар. Лениногорск вышкачылары тәрбияләп үстергән Социалистик Хезмәт Герое Тимченко бүген ерак Себердә буровойлар кора. Төмән нефтьчеләренә вышкалар төзү серләрен өйрәтә. Әфган һәм һинд егетләренә һөнәр бирүчеләр арасында да Лениногорск вышкачылары байтак... Азнакайдан кайткач та Йосыф бригадасына яна задание бирделәр. Аның бригадасы Зәй-Каратай тирәсеннән Бөгелмә янына, нефтьчеләр теле белән әйткәндә, Көньяк Ромашкино мәйданыннан Лениногорск мәйданына күченә башларга тиеш. Күченергә. Әйтүе генә ансат, илле- алтмыш чакрым ара. Буровойларны тигез, такыр юлдан гына тарттырасы булса бер хәл иде әле. Тау-ташлар, чокыр-сазлыклар аша кәжә сукмагыннан үтеп кара син шул араны. Йөге-йөк булса иде әле анын. Шулай да кашлак-чагыллар әллә ни киртә була алмас. Тигез җирдәге ун трактор урынына дистә ярым, ике дистәне җигәсең, аларның барып да күреп барлап тору өчен ярдәмгә үзеңнән алгарак ике-өч монтажчы куясың Кашлакка түгел, Урал тавына менә буровоең. Кыйммәтрәк һәм мәшәкатьлерәк булса да анысын аның эшләп булыр. Ә менә үрмәкүч пәрәвезе сыман нефть районнарын чолгап алган югары вольтлы электр линияләрен, телефон чыбыкларын кая куясың?! Кырык бер метрлы манараны әнә шул пәрәвез арасыннан алып барып кара син! Димәк, бер буровой күчерүгә көннәр түгел, атналар китәчәк. Гәрәйгә нәрсә, ана җиңелрәк. Азнакай якларында җир өсте дә тигезрәк, нефть мәйданнары да чагыштырмача яңа. Вышкаларны бүген монда, иртәгә тегендә сөйрәп чабасы түгел. Алдан төзелгән маршрутлар белән ипләп кенә рәткә барасы да барасы Мондагы сыман кайтып-кай- тып борауламыйлар шул анда... Нефтьчеләр шәһәрендә таңны беренче булып вышка төзүчеләр каршылый. Алар карангылы-яктылыда автовокзалга җыелалар һәм, Кремль курантлары яңа көн башлануны хәбәр иткәндә, буровой юлында булалар. Бүген исә Йосыф гадәттәгедән дә алдарак кузгалды. Шәһәр өстендә эле иртәнге серле тынлык хөкем сөрә, автобуслар рейска чыкмаган. Ул жэяүләп кенә автовокзал ягына атлады. Гаҗәп, төнне йокысыз уздыруына карамастан, күңеле күтәренке, кулларында куәт арткан кебек иде аның. йосыфнын болай очынуының, әйе, үзенә күрә сере бар. Ул төне буе вышкаларны ничек итеп Бөгелмә янына күчерү турында уйланып ятты. Күз алдына нинди генә вариантлар китереп карамады ул, ләкин һаман бер нәрсә. Үзе кузгаткан, үзе тапкан нәрсә түгел ул түгелен. Эш анда- мени! Хикмәт шул яңалыкның зур кыенлыктан коткарып калырлык көчендә. Соңгы елларда буровойларны электр линияләрен өзми генә ерак араларга күчерү турында бик күпләр баш ватты. Әле 1962 елда ук трестның һәм контораның бер төркем инженерлары вышкаларны яткырып күчерү буенча кыю тәкъдим ясаганнар иде. Хәер, ул елларда моның w хаҗәте шул кадәр генә булды: әле алай еракка ташынырга туры кил- я гәне юк иде. Хаҗәте чыкканда линияләрне өзеп торырга рөхсәт итәләр = иде. Вышкаларны аударып ташырга дип әзерләнгән чылбыр тәгәрмәч- ††††† ләр өстендәге махсус прицеп үзәк усадьбаның аулак почмагында күгә- о. pen ята бирде. н Дүрт-биш ел үтеп, ул тәкъдим инде онытылып барган көннәр иде. = Йосыф Әхмәтов чираттагы буровоен тарттырып шәһәр янындагы под- £ станция янына килеп тукталды. Алда —биек тимер терәкләрнең ике £ мөгезенә эленгән калын чыбыклар. Ул подстанциягә юнәлде. — Синнән алда зуррак абзаңнар килде инде,— диделәр аңа, линияне өзү турында сүз башлагач,— булмый, егет. Эш Йосыф уйлаганнан катлаулырак булып чыкты Линия өч район территориясе аша Бөгелмәдән Келәүлегә үтә икән. Аны бер-ике сәгатькә туктату дистәләрчә цехларны, меңләгән электромоторларны туктату ягъни бик күп акчаны суга салу дигән сүз. Җитмәсә, урак өсте — шул төбәктәге бөтен ындыр табаклары тынып калачак. Үгетләү яисә ялыну урынсыз иде монда. Тизрәк баш инженер Вәлневкә шалтыратырга: киңәшне ул бирсә бирер. Телефон әйләндереп мәшәкатьләнәсе булмады, баш инженер үзе килеп чыкты. — Линиягә якын куйгансыз, якын,— диде ул машинадан чыгышка.— Чигендерергә туры килер. Йосыф аның тел төбен шунда ук аңлап алды: — Аударабыз алайса? — Башка чара юк, хәзер прицепны китереп җиткерерләр,— диде Вәлнев. Беренче чирканчыкны шунда алдылар. Татарстанда гына түгел, бөтен илебездә вышкаларны яткырып күчерү буенча беренче тәҗрибә иде бу. Аударуын тиз аудардылар. Тарттыру да кулны тотмады. Әмма кабат утыртканда җәфаланып беттеләр, вышканы аякка бастырганчы атна-ун көн үтеп китте. Бара-тора корыч манараларны аудару, аларны күчереп күтәрү һәм монтажлау гадәги эшкә әверелде. Дмитрий Николаев белән Валерий Ватрашкин бригадада яңа ысулның осталары булып киттеләр. Кыска гына вакыт эчендә җиде установканы әнә шулай аударып күчерделәр. Леннногорск вышкачыларының теге яки бу яңалыкны сер итеп үзләрендә генә саклый торган гадәтләре юк. Сынау төгәлләнүгә, Дмитрий белән Валерийны Азнакайга озаттылар: яңалыкны күршеләргә дә күр- ††††† «к. у.» м & ДУСЛЫК ТАУ КҮЧЕРӘ 129 сәтеп, өйрәтеп кайтсыннар әйдә. Ел ахырына кадәр алар, Гәрәй егетләре белән бергәләп, тагын өч вышканы яткырып күчерделәр... Шуннан соң бу турыда тагы беравык онытып торгандай булган иделәр. Ә узган төнне исә вышкаларны аудару мәсьәләсе тагын таңга кадәр Йосыфны борчыды. «Бөтен өмет, бөтен ышаныч шунда»,—дип тәкърарлады ул үз-үзенә һәм, үзенең сикереп торганын, киенгәнен сизми дә калды. Бөтен барлыгын бер омтылыш биләп алган иде аның: «Тәгәрмәчләр, резин баллоннар», дип пышылдады иреннәре. Шул кызулык белән хатыны Фәүзияне уятмый, уллары Илгиз, Инзир, Илдус белән саубуллашмый гына өеннән чыгып китте. Ул килеп җиткәндә, автовокзал тирәсендә тәмәке утлары ишәйгән, бригада егетләренең дә байтагы биредә иде. Йосыф ярдәмчесе Михаил Жаков белән берничә монтажчыны читкәрәк алып, звеноларның кайсыи кая озату, бүген эшне нәрсәдән башлау турында киңәшергә тотынды. Сүз ЗәйКаратай урманында кичә генә борауланып беткән скважина вышкасы турында барды. Йосыф анда демоңтаж эшләрен төгәлләп, вышка астына лафетларны куярга, гадәти күченү өчен кирәкнең барын да башкарырга кушты да. вахта машиналары кузгалганны да көтмичә, конторага ашыкты. Әзерләп куйсыннар, аударган тәкъдирдә дә, башта аны урман эченнән алып чыгарга кирәк ич, дип фикер йөртте ул. Инженер белән контора болдырында очраштылар. Исәнләшеп алуга, Йосыф ашыга-кабалана үзенең фикере турында сөйли башлады. — Тукта, син кабаланма.— диде Вәлиев,— әйдә миңа керик әле. Бүлмәгә кергәч, инженер ашыкмый гына өстәл тартмасын ачты, аннан ниндидер кәгазьләр чыгарып, бригадир алдына җәеп салды. Башта моны нәрсәгә юрарга белми торган Әхмәтов. сызымнарны күрүгә, сагыздай ябышты. Аның алдында — резина тәгәрмәчләргә куелган озын прицеп сурәте иде. Шатлыгыннан чак кычкырып җибәрмәде ул. Вәлиев исә, бар сөенеч бергә булсын дигәндәй, өстәп тә куйды: — Тәгәрмәчләр дә бар. Яраксызга чыккан самолет баллоннары. Бүген кичкә булмаса да, иртәгә прицепны үзгәртеп ясау төгәлләнәчәк. Авылда туып үскән күп егетләр сыман Йосыф та шатлык-сөенечлә- рен, башка хисләрен тышка чыгарудан ояла иде. Баш инженерга чын күңелдән матур-матур мактау сүзләре әйтәсе килсә дә, ул гади генә итеп рәхмәт әйтү белән чикләнде. Әхмәтов буровой янына килеп туктаганда, демонтаж һәм хәзерлек эшләре төгәлләнгән, монтажчылар белән тракторчылар учак ягып көлгә бәрәңге күмгәннәр һәм, гадәтләре буенча, берсен-берсе үрти-үрти тамак ялгап утыралар иде. Ул килеп исәнләшергә һәм хәлләрне сорашырга өлгермәде, аланның әле бер, әле икенче башында куәтле моторлар гөрли башлады, йөзәр ат көчле тракторлар, сүлпән краннар буровой тирәсенә шуыштылар, монтажчылар шулар арасына кереп таралдылар. Бригадир кул изәүгә, трактор үкереп куйды һәм корыч манараның бер ягы ыңгыраша-ыңгыраша югары күтәрелә башлады. Күнегелгән күз тиз чамалый: Йосыф тагын кулларын күтәрде, моторның ярсуы кимеде, буровой бер якка чалышая төшеп туктап калды. Алар вышканың икенче ягын да күтәрткән арада, калган вышкачылар көч блогы астына өченче арбаны кертергә өлгерделәр, вышка шушы өч терәккә утырып калган иде. Кемнең дә булса кисәтүен көтмәстән, тракторлар ике рәт булып колоннага тезелделәр. Алар бер-беренә, ә соңгылары лафетларга нык корыч арканнар белән тоташтырылды. Әхмәтов иң алга чыгып басты. Инде баягы үртәшү, уен-көлкенең эзе дә калмаган, һәркемнең күзе бригадирда иде. Аның һәр хәрәкәте, җитди йөзендәге һәр кыймылдау монтажчылар өчен сугышчан приказ иде бу минутта. Менә бригадир тагын кулларын күтәрде, тракторлар бердәм гөрелдәргә тотынды, аланны төтен, сөрем басты. Ул арада Йосыф, давылга каршы җилпенгән бөркеттәй, ике кулы белән кискен хәрәкәт ясады һәм тракторлар дәррәү ыргылып, урыннарыннан кузгалдылар. Алан буендагы ак каеннар гаҗәпләнеп башларын чайкап алдылар, шәмдәй усакларның яфраклары калтыранып калды. Корыч баһадир акрын гына урман авызына таба шуышты да шуышты! Йосыф исә, әйтерсең, биниһая зур оркестрның дирижеры иде. Ләкин шунысы бар: дирижер хата ясый икән, көй бозыла, музыка тыңлаучылар йөзләрен чыта. Тик бу хәл озакка бармый, күңелләрне алгысыта торган көй барыбер җайга салына, аның шуннан артык зыяны юк. Ә буровой тарттыручы ялгышса, бөтенләй башка. Ярамаган нәни генә бер хәрәкәтнең дә төзәтеп булмаслык коточкыч фаҗигагә китерүе мөмкин Шулай бар дөньяңны онытып, кайчак көнгә дистәләрчә чакрым җир үтәсең. Хәрәкәтне күздән яздырмас өчен юл буе арка белән барырга, гадәтләнелмәгәң адымнар белән юлсыз-нисез җирләрдән атларга туры килә. Аяклар өзелеп төшәрдәй булып арый, куллары тала. Тик моны үзең сизмисең. Вышкага күз-колак булып читтәнрәк атлаучы монтажчылар гына бригадирның хәлен аңлап, күреп торалар Андый чакларда бригадир ярдәмчесе Михаил Жаков йөгереп алга уза һәм, юл өстенә басып, Йосыфны көтеп тора. Әхмәтов килеп җитүгә, Михаил, сизелер- сизелмәс кенә кагылып, аны читкә этәрә, «дирижерлыкны» үз кулына ала... Бу юлы исә кемнең дә ярдәме кирәкмәде Урман алдына чыгуга, бригадир куллары белән кискен хәрәкәт ясады, тракторлар, кадаклагандай, тукталып калдылар. Монтажчылар яшел чирәмгә ауды. Йосыф, сабакларына сары суккан бәрәңге басуына карап, бер мизгелгә тукталып калды. Каршысында — өстендә рәшә уйнап торган басу, артта һәм уңда — урман, сул якта — коры чокыр. Аларны күреп хәйран калуы түгел иде бригадирның. Бу якларда аның аягы басмаган җир юк. Эш шунда: бу аланнан буровой тарттырып басу аша гына үтәргә мөмкин Өлгереп килгән бәрәңгене издерергә туры килер микәнни? Башка чарасы юкмы икән? — дип, ул урман буйлап китеп барды. Әхмәтов әйләнеп килгәндә, монтажчыларның тартасы тарткан, ашыйсы килгәне капкалаган — алар эшсезлектән әкият сатып утыралар иде Әхәт Вильданов белән Алексей Миронов аңа каршы күтәрелделәр. — Йосыф, прицеп күренми бит. — Хәзер,—диде бригадир һәм бер читтәге автомашинага борылып әче итеп сызгырып җибәрде. Машина аның янына килеп туктады. Ул, аны-моны дәшмәстән, машина кузовыннан көрәк-чиләкләр бушатырга тотынды — Прицеп төнлә килеп җитә,— диде Йосыф аптырашып торган монтажчыларга.— Хәзергә шушы уенчыклар белән мавыгып алабыз. Вакытсыз шаярта дигәндәй, вышкачылар бригадирга аптыраулы караш ташладылар. Тик шаяру Әхмәтовның исендә дә юк иде, ул тазарак көрәкләрнең берсен алып җир өстенә атлады. Егетләр аның уен шунда гына аңлап алдылар. — Шул гына җитмәгән иде,— диде кемдер.— Из дә чык. Зыян өчен колхозга түләнә ич. — Әлбәттә,— диде Йосыф,— тик ул чыгым бригада җилкәсенә языла, эшнең үзкыйммәте күтәрелә. Ул зур гына төпне каерып ташлады, сабындай шома ак бәрәңгеләргә карап өстәп куйды: — Шундый ризыкны ничек таптатасың инде. Вышка төзүчеләр, көрәк-чиләкләр алып, басуга сибелделәр. Икенче көнне, вахта автобусы килеп туктаганда, буровой янында прицеп тора иде инде. Аның иләмсез чылбырлы тәгәрмәчләрен спай ҖӘМИТ РӘХИМОВ ф ДУСЛЫК ТАУ КҮЧЕРӘ баллоннар алмаштырган Вышкачылар бер дә исләре китмәгәндәй, аны бер-ике кат урап чыктылар. Ул арада контора директоры Михаил Троицкий. инженер Вәлиев һәм башка инженер-техник работниклар да килеп життеләр. Урман буенда тимер чыңы, мотор тавышлары яңгырады. Менә барысының да күзе, гипнозлангандай, бригадирга төбәлде. Вышка селкенеп куйды һәм ничектер жай гына янтая башлады, аннары бөтенләй чалышайды, арып егылган кешедәй, прицеп өстенә ауды. Аны беркеткән, ныгыткан арада, инженерлар җыелып, киңәшеп алдылар. Инде дистәләгән тракторның кирәге юк иде. Алар урман буена килеп тезелделәр. Бары тик бер генә трактор, авыр йөкне тартып, алга таба юнәлде. Сәгать уклары төнге икене күрсәткәндә, вышка таккан ярсулы МАЗ белән насос блогы сөйрәгән «КРАЗ» асфальтка килеп менделәр. Тик әле бу «сәфәр»нең башлануы гына иде. Машиналарын туктатып, трос- бауларны, баллоннарны һәм башка нәрсәләрне тагын бер кат карап- тикшереп чыктылар. Бөтен юлны иңләп барган җиде метр биеклектәге олау юлда нишләмәс дисең. Каршыга машина-.мазар килсә дип, буш автомобильләрнең берсен алдан җибәрделәр. Аннан соң хәтәр улап башкалары кузгалды. Корыч баһадир, туган илебездә беренче тапкыр, тигез, такыр юлдан «сәфәр»гә чыкты! Иң артта — монтажчылар автобусы. Ләкин утырып бару егетләрнең уенда да юк. Әнә бер якта, җитдилеген саклаган хәлдә. Йосыф Әхмә- тов бара. Аның янәшәсеннән Михаил Жаков, Алексей Миронов, чуваш егете Дмитрий Николаев, мордвалы Михаил Буслаев һәм башкалар атлый. Юлның икенче ягында да монтажчылар. Төнге йокыга талган Лениногорск артта калды. Зәй күперенә җиттеләр. Анысы дә хәвеф-хәтәрсез үтелде. Машиналар иләмсез үкереп Бөгелмә тавына менә башладылар. Алар иң хәтәр урыннарны үтеп тигезлеккә чыгуга, офык яктырып китте, ал шар булып кояш күренде... Ерак юлга чыккан беренче буровой исән-имин генә яңа урынга барып утырды. Аның эзеннән башкалар да хәвеф-хәтәрсез килеп җиттеләр. Йосыфны һәм аның дусларын шиккә салган көннәр артта калды —бер буровойны күчереп монтажлауга киткән вакыт элеккегедән әллә ни аерылмый. Йосыф Әхмәтов җитәкчелегендәге бригада еллык планны ай ярымга алдарак үтәде. Планнан тыш буровойларны кем күпме төзер? — анысын хәзергә әйтүе кыен әле. Тик бер нәрсә ачык: дуслык җепләре белән береккән коллектив бердәм һәм дәррәү. Ә чын дуслык вышкаларны гына түгел, тауларны да күчерә бит,..