ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Бары бергә җыелып, узган әдәби елга йомгак ясау Татарстан язучылар коллективында файдалы бер гадәткә әйләнеп китте. Язучыларның Тукай исемендәге клубы 25— 26 февральләрдә язучылар һәм әдәбият сиючеләр белән шыгрым тулы булды. 1968 иче әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышны Язучылар союзы идарәсенең председателе И. Гази ачты. Жыелышта проза әсәрләре турында доклад белән Ф Хөсни, Р Төхфәтуллин һәм Р Мостафиннар чыкты. Поэзия турындагы докладны Алабуга педагогия институты проректоры, филология фәннәре кандидаты Т Галиуллин һәм язучы Р. Харисов ясады. Драматургиянең торышы турында докладны СССР Фәннәр академиясенең Г Ибра- һнмов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты гыйльми секретаре, филология фәннәре кандидаты А. Әхмәдуллин сөйләде. Филология фәннәре докторы И Нуруллин- ның доклады тәнкыйть һәм әдәбият белеме турында булды Язучы Р Батуллин доклады балалар әдәбиятына багышланган иде. Тәрҗемәләр турында К Миңлебаев һәм хәрби темага язылган әсәрләр турында Ә Шамин чыгыш ясады Докладлардан соң кызып фикер алышулар башланды. И Гази. А. Шамов, М Әмир, Э. Касыймов, Ә Еники, М. Шаба- ев, Ә Маликов. С. Хәким һәм башка иптәшләр үзләренең чыгышларында язучылык осталыгын тагын да үстерү, нҗатта җавап- лылыкны күтәрү, тормыш куйган проблемаларны әдәби образлар аша хәл итү. язучылар алдында торган башка бик күп бурычлар турында сөйләделәр. ИНСТИТУТНЫҢ ФӘННИ СЕССИЯСЕ Март башларында СССР Фәннәр академиясенең Г Ибраһиыов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының |Ц (XIX) фәнни сессиясе булды. Сессияне ачып, институт директоры профессор М. К Мөхәррәмов кереш сүз белән чыкты Өч көнгә сузылган сессиянең пленар утырышларында түбәндәге докладлар тыңИнстнтутның 1968 елдагы фәнни эшчән- леге турында ИЯЛИнең гыйльми секретаре, филология фәннәре кандидаты А Әхмәдуллин доклады. Татарстанда ленинчыл копиратив планны тормышка ашыруда милли моментлар турында өлкән гыйльми сотрудник, тарих фәннәре кандидаты А Жәләлов доклады Идел буе татарларында хәзерге заман этник процесслар турында кече гыйльми сотрудник, тарих фәннәре кандидаты Р. Мөхәммәдова доклады. Урта Идел һәм Урал буеның төркиләшә башлаулары мәсьәләсенә карата өлкән гыйльми сотрудник, тарих фәннәре докторы А. Халиков доклады «Кыйссаи-йосыф» дастанының язылу вакыты мәсьәләсенә карата өлкән гыйльми сотрудник, филология фәннәре кандидаты Ф. Фасеев доклады. Татар милләтенең формалашу тарихыннан дигән темага тарих фәннәре докторы X. Хәсәнов доклады. Филология фәннәре кандидаты Л. Махмутова җитәкчелегендә эшләгән Тел секциясендә филология фәннәре кандидатлары X. Курбатов. Ш Ханбекова. Г. Ахунҗанов, Л. Смоляков һәм кече гыйльми сотрудниклардан А. Латыйпов, Д Рамазанов, Р. Әх- мәтжановларның чыгышы тыңланды Әдәбият, халык иҗаты һәм сәнгате секциясенә филология фәннәре докторы М Гайнуллин җитәкчелек итте Бу секциядә филология фәннәре кандидатлары Н. Гыйззәтуллин, А. Әхмәдуллин, Ф Урманчеев. А Кәрнмуллин, сәнгать фәннәре кандидаты И. Илялова, кече фәнни сотрудниклар Р. Гайнапов. X. Мәхмүтов, Н. Ибраһимов, И Кадыйров. аспирант К Дәүләтшин һәм әдәбиятчы 3. Максудова иптәшләр тыңланды. Тарих секциясенең җитәкчесе тарих фәннәре кандидаты Җ. Гынльманов иде. Секция утырышларында тарих фәннәре кандидатлары К. Нәжипова. С. Алишев. Ю. Смыков һәм кече фәнни сотрудник Ә. Мөхәммәдов иптәшләр чыгыш ясады. Тарих фәннәре докторы А. Халиков җитәкчелегендә эшләгән археология һәм этнография секциясендә тарнх фәннәре докторы А. Халиков, тарнх фәннәре кандидатлары Т Хлебников. Р Фәхретдинов, Л. Старостин, биология фәннәре кандидаты В Петренко, кече фәнни сотрудник Е. Казаков. аспирантлардан Ю Мөхәммәтшан һәм В Патрушев чыгышлары тыңланды. Чыгып сөйләүчеләр күп кенә кызыклы фикерләр әйттеләр, сессия институтның бер еллык эшенә уңышлы йомгак ясады. МӘСКӘҮГӘ киңәшмәгә 25 мартта илебезнең башкаласы Мәскәү- дә яшь язучыларның 5 нче Бөтенсоюз җыелышы ачылды Ьу зур җыелышта Татарстан язучыларыннан вәкил булып шагыйрь Гәрәй Рәхим, драматург Туфан Мнңнуллнн, балалар язучысы Роберт Батуллин иптәшләр булдылар. «Комсомолец Татарии» газетасы сотруднигы, яшь язучы Дияс Вәлиев бу җыелышта кунак булып катнашты. ХАЛЫК ТАЛАНТЛАРЫНА СМОТР В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга һәм Татарстан АССРның 50 еллык юбилеена багышлап, халык талантларының республика смотры игълан ите.тган иде. Февраль азакларында КПСС өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлегендә язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, художниклар, артистлар катнашы белән шул турыда зур сөйләшү булды. Алар республикабызның үзешчән сәнгать коллективларына практик ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар. Шушы эш буенча драматург Риза Ишморат Азнакай районында, шагыйрь Зәки Нури Лениногорск үзешчәннәре белән, драматург Рәисә Ишморатова Пнтрәч районы Шәле авылы колхозчыларына ярдәм күрсәтеп кайттылар. ХУДОЖНИКЛАР СОЮЗЫНДА Татарстан художниклар союзында «Хәзерге чор бизәү сәнгатенең бурычлары һәм үсеш юллары» дигән темага сөйләшү булды Сүз ике бөек юбилей уңае белән республи кабызның шәһәрләрен, авылларын төзекләндерү һәм бизәү турында барды Киңәшмәдә катнашучылар художник оформительллр эшләреннән оештырылган күргәзмә карадылар. Күргәзмәгә кырыклап авторның 200 ләп эше куелган иде Бу күргәзмәгә Казан художниклары гына түгел. Түбән Кама. Бөгелмә. Зелено- дольск һ б шәһәрләрнең художниклары да игътибарга лаеклы ижатлары белән кап наштылар. Татар һәм чуваш халыкларының дуслыгы бик борынгыдан килә. Бу матур традицияне ике халыкның язучылары да уңышлы дәвам итәләр. Ике республика арасында әдәби очрашулар, кичәләр бик еш булып тора Чуваш яэучыларынын әсәрләре татар телендә, татар язучыларының китаплары чуваш телендә чыга. Моңа кадәр чуваш укучылары Г. Тукай. Г Ибраһнмов. М Җәлил, X. Туфан. К Нәжмн. М. Әмир. Ш. Мөдәррис, Г. Әп- соләмов. Г Гобәй. Л. Ихсанова. И Юзеев әсәрләре белән танышканнар иде. Әле соңгы көннәрдә генә чуваш китап нәшриятында «Татар хикәяләре» исеме белән тагын бер китап чыкты. Бу китапка татар язучыларыннан унике авторның әсәре тупланып, аларны чувашчага язучылардан М Юхма. В .Максимов. А. Ерусланов. В Игнатьев. Ю Скворцов һәм Казанда яшәүче әдәбиятчылардан В. Юдин һәм К Петров иптәшләр тәржсмә иткәннәр «Татар хикәяләре» китабы татар һәм чуваш халыклары арасындагы дуслыкның тагын бер матур үрнәге. ИҖАТ БӘЙРӘМНӘРЕ Шушы елның 2 мартында күренекле язучыбыз Әмирхан Еникигә 60 яшь ТУЛДЫ Бу юбилей язучыбызның туган ягында — Баш кортстан АССРның Дәүләкән районында үткәрелде Якташларының чакыруын кабул итеп. Ә. Еники туган көнен үткәрергә Дәү- ләкәнгә килде. .Механизаторлар хәзерләү мәктәбендә, өченче номерлы Башкорт урта мәктәбендә һәм татар сигезьеллык мәктәбендә үткәрелгән юбилей кичәләрендә әдипне котладылар, бүләкләр тапшырдылар, почетлы пнонер итеп алдылар Бу кичәләрдә әдипнең яшьлек дуслары, ТАССР язучылар союзы правленнесе члены Илдар Юзеев, БАССР язучылар союзының җаваплы секретаре Вәзих Исхаков. Дәүләкән райкомының беренче секретаре Б. М. Зубарев, райбашкарма комитеты председателе В Равилов, райкомның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Ә. Минһажов иптәшләр катнашты. Шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 50 ел тулды. Татар совет поэзиясенә зур өлеш кертеп, әле узган ел ж.әй көле генә арабыздан киткән талантлы шагыйрьнең туган көнен билгеләп үтү өчен язучыларның Тукай исемендәге клубына каләмдәш дуслары. аның шигырьләрен яратучы күп сзн- лы укучылар, туганнары, якташлары килгән иде Шагыйрьнең тормыш юлы һәм ижаты турында тәнкыйтьче Нил Юэиев бик жылы чыгыш ясады Камышлы районының элекке партия эшчесе Зиннәт Әбдерәшитов иптәш Әнвәр Давыдовның район газетасы редакторы булып эшләгән еллары турында истәлек сөйләде. Камышлы сигезьеллык мәктәп директоры Абдулла Акчурин шагыйрьне* туган ягы Камышлы авылының сонгы еллардагы уңышлары белән таныштырды Ул Камышлының бер урамына Әнвәр Давыдов исеме биреләчәген хәбәр иткәч, залда бик озак алкышлар яңгырап торды Кичәнең икенче бүлегендә шагыйрь Әнвәр Давыдов нжатына багышланган концерт булды. Республикабызның сәнгать сөючеләре яраткан артистлары Хөсәен Уразнковның нжат бәйрәмен билгеләп үттеләр Хөсәен ага Уразиков күп кырлы талант. Ул артяст та. режиссер да. драматург та. педагог та. Тууына 75. ижат эшчәнлегенә 50 ел тулган көннәрдә Хөсәен Уразнковның язучы М Гали белән бергә язган «Каюм Насый рн» әсәре сәхнәгә куелды Бх спектакльдә Ибраһим бай Юнысов ролен РСФСРнын атказанган һәм Татарстанның халык артисты Хөсәен Уразиков үзе башкарды. РСФСРнын һәм ТАССРнын халык артисты Фоат Халнтовка 60 яшь. Татарның талантлы сәнгать осталары ижат итгәи ге Soft.iap галлереясенә герой шагыйрь Mvca ы партия работникларының эшләрен, райондагы хәлләрне, халыкларның көнкүрешләрен өйрәнеп кайпы Шул материалларны файдаланып. ул «Казан утлары» журналына зур күләмле очерк язып китерде. ТУКАЙ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Боек әдипнең тормышы, иҗат юлы, иҗтимагый эшчәнлеге турында диссертацияләр, монографияләр, мәкаләләр, истәлекләр язылып тора Татарстан китап нәшрияты күптән түгел генә Г Тукайның 80 еллык юбилее уңае белән Казанда һәм Мәскәүдә үткәрелгән фәннн сессия материалларын бер китапка туплап, рус телендә бастырып чыгарды «Габдулла Тукай» дигән бу кигапка тагар әдәбияты бе.иечләре. галимнәре белән беррәггән илебездәге бүтән республика әдәбиятчылары һәм күренекле язучыдары- ның чыгышлары да тупланган. Китап КПСС өлкә комитеты секретаре, тарих фәннәре кандидаты М. В. Вәлненның «Шагыйрь, көрәшче, патриот» дигән мәкаләсе белән ачыла. КУНАКЛАР ӨЧЕН Шәһәребезгә килгән кунаклар кибетләребездән күп кенә сувснирләр, картиналар, альбомнар алып китә алалар Казан белән танышасы килгән кешеләр өчен белешмә* китаплар чыгарыла Менә шушындыйлардан «Казан» белешмә китапчыгы матур эшләнеше белән аеруча күзгә ташлана Аның беренче битен ачуга татар милли киемнәрен кигән бер кыз рәсеме күренә. Ялтыравыклы ак кәгазьгә төсле буяулар белән басылган Казан Кремле, студент Ульянов, Габдулла Тукайларга куелган һәйкәлләр. Алексей Пешков бюсты, шәһәр урамнарының күренешләре һ. б. игътибарны җәлеп итә Казан шәһәренең үткәндәге тарихы. В И. Ленинга бәйле истәлекле урыннары, архитектура үрнәкләре, кинотеатрлары, аның уку йортлары. яңа төзелешләре, спорт корылмалары. елга һәм һава портлары, ял урыннары, шәһәребезнең фән, сәнгать, әдәбият эшлек- леләре һ. б. турындагы белешмәләр рус, инглиз, немец һәм француз телләрендә бирелгәннәр. ИСТӘЛЕК БҮЛӘКЛӘРЕ В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу көненә һәм Татарстанның 50 еллыгына әзерлек уңае белән, шушы истәлекле вакыйгаларны тулырак чагылдыру, республикабызның халык хуҗалыгы һәм культура өлкәсендә ирешкән казанышларын күрсәтү максатыннан һәм югары сыйфатлы, сәнгатьчә эшләнгән бүләк-сувенирларны күпләп чыгаруны күздә тотып. КПСС өлкә комитеты бюросы һәм Татарстан АССР Министрлар Советы махсус карар кабул иттеләр. Карарда күрсәтелгәнчә, юбилей бүләкләренең һәм сувенирларының иң яхшы үрнәкләренә конкурс-смотрлар үткәреләчәк. Предприятиеләр һәм оешмаларда ул шушы елның апреленә, районнарда 15 майга, республикада 1 июньгә кадәр узачак. Конкурска республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында әзерләнгән, шулай ук аерым халык талантлары тарафыннан эшләнгән истәлек сувенирлары үрнәкләре тәкъднм ителә. РСФСР художество фондының Татарстан бүлекчәсенә, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтына. Татарстан АССРнын дәүләт музеена бүләк һәм сувенирларның проектларын, эскизларын һәм оригиналь үрнәкләрен булдыруда, шулай ук кирәкле материаллар сайлап алуда предприятиеләргә һәм оешмаларга ярдәм итү иөкләтелә. ГЫПЛЬМИ СОВЕТ Күренекле әдәбият галиме профессор Габдрахман Сәгъдинең тууына 80 ел тулуга багышлап. СССР Фәннәр академия.енен Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбняг һәм тарих институтында Гыйльми совет утырышы үткәрелде.