Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ЛЕНИН БЕЛӘН

Дөньядагы беренче тау өньяның түбәсе дип аталган таулар бар. ләкин мин әйтә торган тау алардан да биегрәк, тик аны дәреслекләрдән эзләмәгез. Ул — Беренче тау — Казан уртасында. Элек Казанда Беренче, Икенче һәм Өченче тау дигән урамнар булган. Хәзер аларның кайда икәнен казанлыларның яшь буыны белми дә торгандыр. Моннан бер гасыр элек хәзерге Ульяновлар урамын Беренче тау дип йөрткәннәр, Ульяновлар семьясы шунда торган. Бу урамда Ленин белән бәйле ике йорт бар берсендә Ульяновлар семьясы 1887 елнын июль — август айларында торган, икенчесендә — Владимир Ильич инде Кокушкинодан сөргеннән кайткач, 1888—1889 елларда яшәгән Монда хәзер Казан халкының мактанычы — Ленин музей-йорты. Ихтимал, яшел агачлар утыртылган, асфальт җәелгән тигез урамнан баручылар мона ни өчен Беренче тау дигәннәр, моның кай җире тау. дип гаҗәпкә калырлар. Ашыкмагыз. Свердлов урамы чатына төшегез, алдыгызда чыннан да биек тау булыр Шул ук Свердлов урамы белән Суконныйга таба китсәгез, Икенче һәм Өченче тауларны да күрерсез. Уң якта Суконный фабрика калыр Тик фабрика хәзер анда юк, тәбәнәк биналары гына сакланган. Монда хәзер — Татарстан хәрби комиссариаты бинасы. Беренче йортта унҗиде яшьлек Володя Ульянов университетка керү хыялы белән яшәгән булса, икенче йортта ул инде бер кадәр олыгайАхыры. Башы 4 санда Д ган, җитдиләнгән, университетны да. төрмәне дә, сөргенне дә күргән, кабат университетка алуны сорап язган гаризасына мәгариф министры кире җавап биргән, өстәвенә Россиянең бөтен губерналарына яшерен язу җибәрелгән: Казан университетыннан сөрелгән, пслиииянең негласный күзәтүе астында торган ышанычсыз Владимир Ульяновны дәүләт хезмәтенә алу катгый рәвештә тыела, диелгән. Ихтимал, Суконный бистәсенә карап Володя шул турыда да уйлангандыр. Ленин йортында экскурсиядә булган кешеләр хәтерлиләрдер: Вэлодяның өстәлендә Маркс томы ята. Бүлмәнең яшерен арткы ишеге дә бар. ’Әгәр чакырылмаган кунаклар килә калса, Володя шуннан шыпырт кына чыгып китә һәм тау астына төшеп яшеренә алган. Болар бит берсе дә очраклы хәл тү!ел, Владимир Ильич инде революцион хәрәкәткә актив катнаша башлаган, Федосеев түгәрәгенә дәртләнеп йөргән. Казакка буйлары әле дә яшь революцонерларның кайнар эзләрен саклый торгандыр. . Казанда Ленин торган йортлар шактый: Комлев урамыннан яки Профессор тыкрыгыннан үтәсезме, Карл Маркс урамындагы Ленин йөргән шахмат клубын әйтәсезме. «1890 елның августында Самарадан Петербургка барышлый бу йортта В. И. Ульянов (Ленин) тукталды» дигән язуны укыйсызмы — (хәзер Чернышевский урамы) күңелдә горурлык туа. Ләкин аеруча кайнар хис белән Ульяновлар урамына — Ленин музей-йортына киләсең. Бу йортның ян күршесендә, тау башында, тагын бер истәлекле йорт бар: монда буласы атаклы пролетар язучысы, Давыл хәбәрчесе Алексей Максимович Пешков — Максим Горький яшәгән. Алар Володя Ульянов белән бер үк вакытта диярлек Беренче тауга менгәннәр. Шундый ике гигант — дөньяны таң калдырган гигантлар яшьлекләрендә йөргән тауны ничек инде дөньядагы Беренче тау димисең! Кояшлы иртәләрдә мин монда уйланып йөрергә яратам. Уйлар канатлана, сафлана. Син тарихның өзлексезлеген тирәнрәк тоясың. Бу Беренче таудан даһи көрәшчеләр ерак юлга чыкканнар, җилләр-давыл- лар үткәннәр, утка кергәннәр. Алар алдында егылып калган турылыклы иптәшләренең кан төсе булган Кызыл Байрак җилфердәгән. Бу урамнан үткән саен, миңа ул шанлы Кызыл Байрак хәзер дә дөньядагы Беренче тау башында җилферди кебек тоела, мин шушы күренештән һич аерыла алмыйм. Бу хыял да, түгел дә кебек: хәзер Ленин байрагын дөньяның кай төшеннән генә һәм нинди генә халыклар күрмиләр, анын үзенә тарту көче бөтен континентларга җәелде бит! Бу урам яшь Ленин торгандагыча диярлек сакланган, үзгәрсә, агачлар гына үзгәргәндер, картлары корыган, яшьләре бик үсмәгән әле. Аннары Ленин йорты тирәсендәге бер-ике йортны сүтеп алганнар. Ленин йорты — буыннарга истәлек булып калачак йорт — күз карасы кебек саклана. Бәлки, бу урамны гомумән иске Казанның бер почмагы итеп сакларлардыр. Мондагы бәләкәй генә йортларга да Ленин карашы тукталган бит, бәлки шул тәбәнәк йортларга карап Ленин бүгенге зур, матур, мәһабәт йортларны күргәндер Ленин йортының бакчасында утырганда ихтыярсыздан шул уйлар башка киләләр. Менә автобуслардан бер төркем пионерлар шаулашып төшәләр. Алар Казаннанмы, районнанмы — белмим, хәзер элеккечә киемнәреннән генә аера алмыйсың, бар да бер төсле. Әлбәттә, балаларга якын килмичә дә, озаграк карап торсаң, кайдан икәнлекләрен төшенеп була, ләкин моны инде кием-салымнан эзләмә. Тик бу юлы мине ул мәсьәлә артык кызыксындырмый. Иң мөһиме: бу йортка бер өзлексез яшь буын килеп тора. Безнең, олыларның, күңеленә ни әйтсәң дә тормыш юшкыны әзме-күпме утырган инде, ә аларның күңеле чиста, кер кунмаган, ә Ленин йортыннан алар тагын да сафланып чыгачаклар һәм зур эшләргә омтылачаклар. Алар без күрмәгән биеклекләргә ашкыначаклар. Ә бирегә яшь буын килүдән туктамаячак һәм аларга да Ленин тормышы дәрт биреп торачак. Бу йорт — мәңгелек чишмә, әбелхаят урыны. Бакчада яшь агачлар, гөл-чәчәкләр белән бергә карт каеннао һәм чыршынаратлар да бар. Миңа калса, җәй көннәрендә Володя аларнын төпләрендә уйланып утыргандыр, чокырлардагы тәбәнәк өйләрнең ».шек алларыннан гармун тавышлары, җыр ишетелгәндер, русча-татарча аерым сүзләр яңгырагандыр, иртән булса, эшчеләр Суконныйга эшкә киткәннәрдер, кич булса, арып-талып, эштән кайтканнардыр. Алар шунда, берничә адымда, яшь Володя Ульянов «ларның киләчәк бәхете турында уйлануны белмәгәннәрдер. Ленинның акылы да, хыялы да яшьтән үк бик зирәк булган. Ленин акылыннан, Ленин хыялыннан яңа дөнья, яңа гөл-бакчалар туган. Икенче яктан, Ленинның үзен дә эшчеләр сыйныфының зарурлыгы, көрәш ихтыяжы тудырган бит. Революцион диалектика! Ленинның тарихи ролен белгәнгә, бер нәрсәгә дә гаҗәпләнмисең, шулай да япь- яшь егетнең акыл зирәклегенә таң каласың: ул бит башкаларның күңел күзе дә күрмәс нәрсәләрне күргән, кыюларның кыюлыгы, акыл ияләренең акылы җитмәс эшләргә тотынган, шуңа җаны-тәне белән инанган, иң кыен вакытларда да юлыннан читкә тайпылмаган һәм үз эшен, дөресрәге, бөтен дөнья пролетариатының иң зур эшен, тарихи миссиясен гаҗәеп гүзәл рәвештә башкарып чыккан. Нинди баш, нинди йөрәк булган анарда! Ленин йортында минем күп мәртәбәләр булганым бар, бу юлы кермим, пионерлар артыннан озак кына карап торам да урынымнан күтә- реләм. Узышлый, музей каршында туктаган бу автобусларга күз ташлыйм, Горький яшәгән йортка карап алам. Тагын тарих. Ләкин нурлы, бөек тарих! Мин Ульяновлар урамына килеп терәлә торган Комлев урамы буйлап барам. Бу урам миңа таныш, монда торганым да бар. Әнә мәһабәт хезмәт сарае, әнә чатта барыбызга да таныш ГИДУВ бинасы, каршыннан трамвай юлы үтә. Володя Ульянов моннан йөргән елларда бу трамвай юлы да, бу мәһабәт биналар да булмаган, бу урам да болан дип аталмаган. Ул чакта Казанда тууга караганда үлем-бетем күбрәк булган һәм статистиклар 66 елдан сон Казан бөтенләй үлеп бетәргә тиеш дип исәпләгәннәр. Хәзерге укучы бу юлларны укыгач, билгеле, елмаеп куяр. Казан халкы ул еллар белән чагыштырганда күп мәртәбәләр артты. Ләкин статистиклар үзләренең нәтиҗәләрендә күп ялгышмаганнар, тик 1917 елда Октябрь революциясе буласын, ана Казан студенты Владимир Ильич УльяновЛенин җитәкчелек итәсен белмәгәннәр. Трамвай юлын үткәч, бер катлы агач йорт алдында туктыйм: бу йорт казанлыларга шулай ук бик таныш; бу йортта 1887 елның 5 декабренә каршы төндә Владимир Ильичны беренче тапкыр кулга алалар, төрмәгә утырталар, аннары Кокушкиио авылына сөргенгә озаталар. Аңарчы, 4 нче декабрьда, университетта студентларның зур демонстрациясе була, студентлар хәрәкәте дәүләткә каршы төс ала, алар түзеп торып булмаслык тормышны гаепләп күтәреләләр. Ленинны кулга алырга килгән жандарм: «Нәрсәгә дип сез бунт күтәрәсез, егет,— Ди,— алдыгызда стена». — Стенасын стена, ләкин черек: төртсәң җимерелергә тора,— дип жавап бирә Ленин. Ленинның биографиясен һәм революцион эшчәнлеген язучыларга хронология бик кирәк, Ленин тормышындагы елларның түгел, айларның да, хәтта атналар көннәрнең дә әһәмияте бар. Мин исә Ленин ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф БЕЗ ЬЭРВАКЫТ ЛЕПИН БЕЛОН ф эзләре буйлап барырга тырышам. Минем өчен эзләр әһәмиятле, ә хронология ул хәтле түгел. Менә бакчалар — Эрмитаж һәм Горький бакчалары. Алар берберсеннән ерак түгел, бер үк урамда. Беренче таудан университетка барсаң, я тегесе, я монысы яныннан үтмичә булмый Ленин аларның икесе яныннан да узгандыр. Бәлки, кайбер көннәрдә, вакыты иркенрәк булганда, Ленин шул бакчаларның берәрсендәозаграк утырып торгандыр, биек агачлар башына карагандыр, аннары Горький әсәрләрендә язылган Марусовкага төшеп киткәндер. Хәзер инде әүвәлге Марусовка юк, Горький китабын ачып карамасаң, аны күз алдына китерүе дә кыен. Тик мемориаль такта гына бу урында элек Марусовка булганлыгын әйтә. Монда инде Алексей Максимовичның җуелмас эзләре күбрәк, шулай да анда Володя Ульянов эзләре дә булырга тиеш. Нинди уйлар белән ул моннан үткәндер? Патша Россиясенең мещан базын күреп нәфрәтләнгәндер дә, халыкны шундый түбәнлеккә төшергән стройны нигезенәчә җимерергә, ватарга кирәклеген уйлагандыр. Мин, студент Володя Ульянов һәйкәленә карап, университет каршында утырып торам. Нинди ямьле, күңелле, иркен биредә! Бу урамның иске рәсемнәрен караганым бар. Хәзерге кебек асфальт та. яшел бөдрә агачлар да, бакча да булмаган монда. Ак колонналар өстендә император университеты дигән язу һәм ике башлы бөркет кенә канатларын җәеп торган. Хыялга чумсаң, әллә кая алып китә. Менә яшь Володя һәйкәлдән сикереп төшә һәм бер иңенә салган ялтыр төймәле кыска курткасын рәтли-рәтли «Alma mater»ra — университетка кереп китә, ә анда... Хәзер монда студентлар ел саен тарихи декабрь көннәрен билгеләп үтәләр Борынгы студентлар җыры — «Гаудсамус» моңнары астында яшьләр, элекке император университеты студентлары формасын киеп, аудиторияләрдән атылып чыгалар да үзәк вестибюльгә йөгерәләр, аннары киң баскычлардан Актлар залына күтәреләләр, һәрберсенең кулында — Казан студентларының ачуын белдергән мәгълүм петицияләр. Иң алда — Володя Ульянов. Биредә ул беренче революцион чыныгуын ала... Володя Ульянов укыган аудитория хәзер — музей. Моннан тарих узган. Әйе, кайчак тарих без йөргән эзләрдән узып китә, ә без аны белми дә калабыз Берәүгә дә үзе исән чакта һәйкәл куймыйлар. Актлар залы стеналары яшь Ленинның дәртле һәм нәфрәтле тавышын ишетеп калганнар, ләкин алар берни дә сөйләмиләр. Сөйләсәләр, күп нәрсә әйтерләр иде. Вакыт аларны тышкы яктан гына бераз үзгәрткән: патшаларның рәсемнәрен стенадан алганнар, кәкре аяклы урындыкларны чыгарганнар. Тарихтан без беләбез: университетның беренче гасырында монда Татарстанның төп халкы — татарлар бик аз укыган, татар яшьләренен җанлы тавышы монда яңгырамаган диярлек. Ә хәзер? Кайчакта бөтен Актлар залы татарлар белән тула. Үзләре белемгә сусап та университетта укый алмаган татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең Актлар залында хәзер тантаналы юбилей кичәләре үткәрелә. Бу залда бик күп борынгы һәм хәзерге язучыларның исемнәре яңгырый, рәсемнәре эленеп тора. Ихтыярсыз уйлап куясың: монда Владимир Ильичның революцион эше генә башланмаган, монда шул биниһая зур эшнең бер нәтиҗәсе — интернационал дуслык та чәчәк ата. Ленинчыл милли политика безгә «Alma гпа!ег»ның ишекләрен киң ачкан, шул ишекләрдән меңнәрчә татар балалары уку йортларына ыргылганнар. Хәзер инде үз халкыбыз арасыннан чыккан профессорлар да, академиклар да аз түгел Математика» физика, химия, медицина, астрономия, әдәбият, сәнгать һәм башка бик күп өлкәләрдә атаклы галимнәребез җитеште. Бу —хәзерге көннең гадәти нормасы булып китте, монда инде беркем дә гажәплэнмн, чөнки совет тормышының асылы шул. Хәзер илебездәге бар халыклар, Ленин юлыннан барып, дөньядагы Беренче тауга күтәреләләр. Хәерле юл! Казанда торып та Кокушкинода булмаган кешеләр сирәктер. Тормыш никадәр генә ыгы-зыгылы булмасын, кеше башына төшә торган мәшәкатьләр аны никадәр генә интектермәсен, ул барыбер бу истәлекле урынга барып чыгарга жай таба. Казанга читтән килгән кешеләр дә анда барырга тырышалар, чөнки анда алырга мөмкин булган тәэ- сератларны бүтән бернәрсә дә бирми, бирә алмый. Кечкенә Үшнә елгасы турында әллә нихәтле сөйләргә, язарга мөмкин, ләкин үзең шунда барып яр читендә утырып уйлануларны һич нәрсә алмаштыра алмый. Ихтимал, шунда Апакай крестьяны, башын кашып, бөтен зар-моңын жырга салып сузгандыр: «Үшнә буе тал-чыбык...» Ленин бу җырны ишеткәндер, мәгънәсен аңламаса да ярлы крестьянның хәсрәтен күңеле бик яхшы төшенгәндер. Хәсрәтнең тәрҗемәчесе кирәкми бит. Хәсрәт йөрәктән йөрәккә күчә. Кокушкино— Үшнә буенда кечкенә генә бер рус авылы. Күршесендә, икеөч чакрымда, зур татар авылы — Апакай. Билгеле, Володя аның мәгънәсен сорагандыр инде. Апакай апа сүзеннән алынганлыгын, житмәсә апа сүзенең иркәләп әйтелүен белгәч, ихтыярсыз елмайгандыр. Халык бит исемнәрне күктән алмый. Апакайның да үзенә күрә тарихы бардыр. Тик берәү дә язып алмагач, ул бүгенге көннәрдә онытылган. һәрхәлдә, мин бу турыда төпле нәрсә укыганым һәм ишеткәнем юк. Апакайлылардан да сораштырганым бар, алар да кистереп бер нәрсә дә әйтә алмадылар. Мәгълүм булганча, Кокушкинода Ульяновларның кардәш тиешле кешеләре — доктор А. Д. Бланкның кечкенә генә утары бар Доктор үзе үлгәч, бу утар аның кызларына күчә. Әле Владимир Ильич бирегә килгәнче үк монда аның ярагкан апасы — Анна Ильинична тора. Абыйсы Александр Ильич эше буенча аны биш елга Себергә хөкем итәләр. Әниләре Мария Александровна бик күп йөри торгач, кызын ерак Себер урынына Кокушкинога күчерүгә ирешә. 1887 елның җәендә Анна Ильинична Кокушкинога килеп тора башлый. Шул ук елның декабрендә Владимир Ильичны да бирегә озаталар. Патша хөкүмәте аны яшерен рәвештә бик нык күзәтеп тора, аларга килә торган һәм алар җибәрә торган барлык хатларны укый, кемнәр белән аралашуларын тикшерә. Кыш көннәрендә Владимир Ильич Кокушкино тирәсендә чаңгыда йөри, ауга чыга, җәй көннәрендә әйләнә-тирәдәге урманнарда күңел ача, авыл халкы белән очраша, сөйләшә. Бу ачык чырайлы, ягымлы егетне авыл халкы бик ярата, онытмый, соңыннан аны «бөтен Россиягә бер генә» дип атый, ана авылдаш дип дәшәләр. Кокушкино крестьяннарының Ленинга язган хатларын хәзер бөтен ил белә. Владимир Ильич һәм Анна Ильинична биредә вакытларын әрәм үткәрмиләр, бик күп китаплар укыйлар, киләчәк өчен көрәшкә әзерләнәләр. Бәхетләренә, биредә абый тиешле кешеләре — А И. Пономаревның бай китапханәсе була. Соңыннан Владимир Ильич үзе дә мондагы кадәр күп китап укуны хәтерләмәвен әйтә Мин Кокушкино утарында (хәзер монда музей) иптәшләрем белән уйланып йөрим. Сөйләшәсе килми, шул гүзәл бакчаның бөтен һавасын, ямен йөрәккә сыйдырып Казанга алып кайтасы килә. Әгәр шулай итә алсак, без нинди бай булыр идек. Үшнә буе тал-чыбык ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ ОВ ф БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ЛЕНИН БЕЛӘН Ленин торган зур өй дә, флигель дә юк инде, ул янган. 1939 елда флигельне яңадан торгызганнар. Владимир Ильичның кардәшләре истәлекләре белән бик нык ярдәм иткәннәр. Владимир Ильичның һәм Анна Ильиничнаның бүлмәләре нәкъ үзләре торгандагы кебек итеп торгызылган. Ленин Кокушкинода бала чакта да, гимназиядә укыган чагында да булгалый. Җәйге каникуллар вакытында алар бирегә Сембердән киләләр. Зур бакча, саф сулы Үшнә, яшел урманнар һәм кырлар, болыннар һәм авыллар балаларның күңелләрен тарткан. Никадәр истәлекләр. Кайчагында алар уенга бирелеп өйгә бик соң кайтканнар, балалар ишектән түгел, тәрәзәдән генә кергәннәр. Тавыш чыкмасын өчен, тәрәзә төбенә басма куйганнар. Музейда шул басма әле дә бар. Кечкенә генә деталь, ләкин шуна карыйсың да бөтен нәрсә жанлана кебек, үзеңнең бала чакларың искә төшә. Иң мөһиме: син шаян Володяны күрәсең, тере итеп күрәсең — аңа балаларга хас бер нәрсә дә ят һәм чит булмаган. Шул балалык елларында Володяның Баһави исемле дусты булган. Баһави — кәгүче малай. Үшнә буенда болында маллары ял иткәндә, ул монланып-моңланып җырларга яраткан. Ахрысы, ул күп җырлаган. Володя аны уйга калып тыңлаган. Татарчаны бераз төшенә дә торган булса кирәк, чөнки Ленинның кардәше, балалык вакытында һәр чак аның белән бергә булган Н. И. Веретенников Баһавиның бер җырын истәлекләрендә татарча ук китерә. Менә ул җыр; Сары-сары, сап сары, Сары чәчәк саплары. Сагынырсың, саргаерсың, Килсә сугыш чаклары. Бу җырны иң элек патша сугышларын башларыннан кичергән карт солдатлар җырлаганнардыр инде, Баһави алардан откандыр. Әмма үсеп җиткәч, Баһави үзе дә сугышка киткән һәм, ихтимал, бу җырны көзге ачы җилләрдә юеш окопларда кабат җырлагандыр. Октябрь революциясе булгач, Баһави йөз меңнәрчә солдатлар кебек, Кызыл Армия сафларына килеп кушыла һәм утлы давылларда аның эзләре кайдадыр югала. Бәлки, ул яшьлек дустының яшь совет дәүләте башлыгы булганлыгын белгәндер, бәлки, белсә дә мондый могҗизага ышана алмый башын кашыгандыр. Бернәрсә ачык; революциягә ул тулысынча ышанган һәм аның өчен гомерен дә кызганмаган. Җыр югалмый, җырны атып та, үтереп тә булмый. Ихтимал, соңыннан сөргеннәрдә һәм эмиграциядә йөргәндә дә, яшь совет дәүләтенең ашыгыч, үтә ашыгыч мең төрле эшләре арасында да бу яшьлек хатирәләрен Владимир Ильич күп мәртәбәләр исенә төшергәндер һәм Баһавиның язмышы турында да уйлангандыр. Ленинның хәтере гаҗәп үткен булган. Соңыннан, партиянең X сьездында, халык шагыйре Габдулла Тукайны онытмаганлыгын әйтә ич. Ничек Тукай аның исендә калган? Ул чакта рус телендә Тукайның тәрҗемәләре бик аз булган бит. Әллә русчага тәрҗемә ителгән шул аз санлы Тукай шигырьләрендә дә Владимир Ильич халыкның ачы язмышын күргәнме? Ихтимал, кем булса да аңа Тукайның язмышы турында сөйләгәндер. Тукайның балалык еллары көтүче малай Баһавиның авыр тормышына бик охшаган бит. Икенче төрле әйтсәк, аларның авыр язмышында хезмәт иясе татар халкының газаплы типик хәле чагыла. Гомумиләштерергә яраткан Ленин шундый нәтиҗә ясамадымы икән? Бер тапкыр, СССР Верховный Советы депутаты буларак, Апакайга барып чыктым. Апакайга баргач, моңарчы булганың булса да, ничек инде Ленин музеена кермисең. Минем янымда Апакайның авыл Советы председателе Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев та бар иде. Без Апакай хәлләре турында, анын мәктәбе һәм Ленин музееның ихтыяҗлары турында озак сөйләштек. Мәктәпкә халык күптән инде Лениннын әнисе —Мария Александровна исемен биргән. Бик дөрес эшләгән, апакайлыларга ул иң якын, иң кадерле ана. Рәсми карарны көтмичә, моны мәктәп коллективы, ата-аналар советы эшләгән. Шуннан ♦ халык теленә дә кереп киткән, хәзер бу мәктәпне бары тик Мария Александровна мәктәбе дип йөриләр. Мәктәп коридорында анын зур рәсеме тсра. Укытучылар да, атааналар да, балалар да мәктәп каршында Мария Александровнаның таш бюстен күрергә телиләр. Авыл Советы председателе Галимҗан Камалиев та бу фикерне яклады. Мин Казанда тиешле кешеләре белән сөйләшергә булдым. Озакламыйча, өлкән художнигыбыз Бакый ага Урманчене дә күрдем. Ул Мария Александровнаның бюстен эшләү теләге хыялында күптән йөргәнлеген әйтте. Хәзер бу бюст Апакай урта мәктәбе ишек алдын бизәп тора. Җәй көне ул чәчәкләр эчендә утыра. Ана карыйсың да күңел җилкенеп куя: безнең балаларыбыз да, Владимир Ильич кебек, бөек патриот булып тәрбияләнсеннәр иде' Бу кечкенә һәйкәл — зур хәрефтән языла торган Анага — юлбашчы анасына халыкның тирән мәхәббәте һәм рәхмәте. Кич белән клубта сайлаучыларның зур җыелышы булды. Мин халыкка СССР Верховный Советы сессияләре һәм анда кабул ителгән сонгы карарлар турында сөйләдем. Аннары Галимҗан Камалиев мине Казанга озатып куйды. Яз башы иде, кар әле эреп бетмәгән, юлда, караңгыда, тонык кына су ялтырый. Төнлә бераз суытса да, туңдырмаган, һава җылы, яна туфрак исе сизелә. Тиздән-тиздән бу кырларга тракторлар чыгар. Кайчандыр рәтле атлары да булмаган, җирне сука белән тырнаган авыл халкы куәтле тракторларның иртәнге гөрелтесеннән уяныр! Галимҗан машинаны үзе йөртә. Аның җитди йөзенә читтән генә карап Баһави турында уйландым: нигәдер Баһави мина шушы Советлар Союзы Герое булып тоелды. Алтын йолдыз һәм Ленин ордены белән бүләкләнгән батырлыгын күрсәткәндә, иске дус буларак, Владимир Ильич үзе дә аңа дәрт биреп торгандыр кебек, аннары, авыл Советы председателе булып сайлангач, я, туган, инде яңа авылны төзәргә җиң сызганып кереш, дигәндер шикелле иде. Авыл Советы башлыгы булып эшләү — мактаулы дәрәҗә. Даһи юлбашчы яшәгән җирдә (хәзер Кокушкино белән Апакай бергә кушылган һәм Ленино дип йөртелә) авыл Советы председателе булып эшләү әйтеп тә бетергесез зур һәм җаваплы дәрәҗә. Ленин Васыятьларынын үтәлүен монда халык беренче чиратта көтә һәм бу миллионнар күз алдында башкарыла. Ел саен Кокушхинога илебезнең төрле почмакларыннан күп меңнәрчә экскурсантлар килеп тора Алар бит музейны гыиа түгел, тирә-як авылларны да, бигрәк тә Апакайны, күздән кичерәләр. Ә халык күзе күп нәрсәне күрә. Апакайда инде күп нәрсә эшләнгән, ләкин эшлисе эшләр дә әле монда күзгә бәрелә. Апакай киләчәктә Ленин истәлегенә багышланган ачык музей булырга тиеш. Үзәге—Ленин музей-йорты. Билгеле, бу кечкенә эш түгел, бик зур эш, ләкин безнең халкыбызның бөек юлбашчыга булган мәхәббәте шундый зур, киләчәктә бу эш, һичшиксез, эшләнер дип ышанасы килә. Кокушкнно музеенда мин әллә ничә тапкыр булдым. Барган саен, күңелдә яңадан яңа уйлар туа. Соң шулай булмыйча! Яшьлегендә даһи Ленин шушы бәләкәй Үшнә буенда йөргән ләбаса, менә шушы беседкада, ихтимал, Чернышевскнйнын «Нишләргә?» дигән романын укыгандыр, уйлангандыр. Бу роман Ленинның Кокушкинодагы китапханәсендә булган. Анын никадәр көчле тәэсир ясавы турында Владимир Ильич үзе дә истәлекләрендә яза. Ихтимал, менә шушы сирень гөпләГ А Б Д Р АХ M АН ӘПСӘЛӘМ ОВ ф БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ЛЕНИН БЕЛӘН ренә ятып, сирень чәчәк атканда «Современник» журналын укыгандыр,— бу журнал комплектлары да Кокушкинода булган бит. Бу си- реньнарны Ленин үзе утырткан дип сөйлиләр. Күр ничек купшы булып чәчәк аталар алар, исләре нинди хуш! Аннан соң бик күп еллар үткән. Ихтимал, болар Ленин утырткан сиреньнәр да түгелдер, болары бәлки Ленин утыртканнарның тамырларыннан гына киткәндер. Күзеңне чак кына йомсаң, бөтен илдә Ильич чәчкән гаҗәеп гөл-чәчәкләрне күрәсең. Алар яңа тормыш гөлләре. Узган ел Татарстан дәүләткә 92 миллион поттан артык ашлык тапшырды. Бу кадәр байлыкны безнең кырлар гомердә күрмәгән. Бу бит очраклык та, күктән төшкән бәхет тә түгел. Бу — халыкның титаник хезмәте, Ленин партиясенең гүзәл һәм батыр эшчәнлеге нәтиҗәсе, күмәк хуҗалык эчендә яткан биниһая көчләрнең — Ленин хыялының чәчәк атуы. Әйтерсең, Кокушкинодан башлап бөтен ил кырлары буйлап Владимир Ильич үзе йөреп чыккан һәм игенчеләргә үзе киңәшләр биргән. Ахрысы, шуңа күрәдер, һәр игенче Ленинны иң өлкән агроном итеп саный һәм аның киңәшләренә колак сала. Кокушкнно музее хезмәткәрләре миңа сөйләгәннәре бар: карт игенчеләр монда бик ераклардан киләләр икән, тын калып Ленин йөргән бүлмәләрдә йөриләр, бик сзак Ильич бүлмәсенә, аның өстәленә, өстәлдәге гади кара савытына, столяр станогына карап торалар икән. Хәзерге яшьләргә бу тормыш мәңге шулай булгандыр шикелле тоела, ә карт игенчеләр исә иске тормышны үз башларыннан кичергән, чыра яндырып, чыпта ябынып көн күргән, сука белән кырны сөргән. Аларга бу турыда сөйләү кирәкми, алар үзләре боларны башларыннан кичергәннәр. Аларга бүгенгене карау, киләчәккә күз ташлау кызыграк. Ленин әйткән икән, ул хыялланган икән, димәк, ул чынлыкта да шулай булачак, халык могҗизага да ышана —чөнки Ленин сүзе бер вакытта да чынбарлыктан аерылмый. Шул уйлар белән Уфадагы Ленин музеенда да йөргәнем бар. Ленин булган урыннарда син үзеңне мәңгелек тереклек чишмәсеннән су эчкән кебек хис итәсең. Сафланасың, уйларың тирәннәнрәк куба. Ленин бар халыкларга бик якын булган. Кайдан гына үтсә дә Ленин —Ленин булып кала: гаҗәеп бөек, гаҗәеп кешелекле. Ил кайгыртучысы ул, яңа тормышка ыргылучы халыкларның даһи юлбашчысы. Язгы кояшка карап барлык үсемлекләр яфрак ярган шикелле, Ленин янында булып кайткач, яңа эшләргә омтыласың. Бу бит бәхет! «Сембер калалары һай Иделдә...» Кайда, кайчан ишеткән идем мин бу җырны? Мөгаен, бала чакта булгандыр. Аннан соң дистәләрчә еллар үткән, җыр да, сүзләре дә онытылган. Бары тик соңыннан, алтмышынчы елларда, Иделдә сәяхәт иткәндә искә төште. Аннары, үз алдыма кабатлый-кабатлый, җырнын сүзләре тагын үзгәргәндер. Була бит шулай: син бер үк җырны авыз эчеңнән күп тапкырлар тәкрарлыйсың, ниндидер тәэсирләр аркасында аның аерым сүзләре үзгәрә, ә син моны сизмисең дә. Кем дә булса әйтсә, искә дә төшәр иде, ләкин синең авыз эчеңнән нәрсә мыгырдавыңны кем ишетсен. Яхшы җырлый белмәгән кешеләр, авыз күтәреп, бар дөньяга кычкырмыйлар инде. Акыл белән диңгез романтикасын бик яратсам да, диңгез буенда җитәрлек күп тормагангамы, диңгез шаулавы, давыллы көннәрдә бик дәһшәтле һәм матур булса да, миңа артык тәэсир итми. Ә менә Идел бөтенләй башка. Билгеле, элекке Идел белән хәзерге Идел бер түгел. Идел турындагы барлык гүзәл җырлар, легендалар, парчалар алын ерак үткәненә карый, хәзер инде хан кызын суга ташлаган Стенька новскины беренче күрүебез түгел, ләкин бу урыннар — тылсымлы бер ♦ китап кебек, килгән саен әллә нихәтле яңа, гүзәл сәхифәләрен ачасың, ® монда һәр нәрсә әһәмиятле, серле. Монда һәр урам, һәр йорт, һәр таш Е Ленинның бөеклеген янача, йөрәккә якын итеп сөйли, башта бик күп » фикерләр туа. Әлбәттә, тарихка да күз саласың, ансыз мөмкин түгел, £ ләкин барыннан да элек Ленин киләчәккә омтылган. Шуңа күрә бу о җирләрдә зур-зур галимнәрнең дә кат-кат йөрүләре бик табигый хәл. <= Ләкин бирегә зур галимнәр генә килми, бирегә меннәр, миллионнар 2 килә, ачык кына итеп әйткәндә, бирегә халык килә һәм якын әйләнә- < тирәләрдән генә түгел, бик ераклардан, чит илләрдән дә киләләр, Е Ленин исеме бөтен жир шарына таралган, Европадан килүчеләр дә, * Америка халыклары да, Африка, Азия һәм Австралия кешеләре дә д. Ленин туган йорт алдында тын калып торалар. Дөньяның яңа тарихы, ч бетен илләрдә эшчеләр сыйныфының азатлыгы нәкъ менә шуннан баш- “ лана бит. u Эчкә керәсең. Карыйсың. Сулыш туктала кебек: бөтен дөнья пролетариатының даһи юлбашчысы, героик Коммунистлар партиясен төзүче, беренче Совет дәүләтен оештыручы иң зур галим, иң бөек ижатчы шуннан чыккан бит! Син юлбашчының балачагы һәм яшьлеге үткән бүлмәләрдә йөрисең, аның кулы тигән әйберләргә үз күзең белән карыйсың, ишек алдына чыккач, ул уйнаган мәйданчыкларга тукталасың. Җиңел аяклы Володяга ияреп урамга, бакчаларга чыгасың, Карамзин, «Обломов» авторы Гончаров һәйкәлләре алдына тукталасың—алар хәзер сиңа мең мәртәбә әтрафлырак булып күренә, аннары тагын күңелең белән Ульяновлар өенә кайтасың. Менә Володянын сөекле әнисе, әтисе. Менә шушы рояльдә Мария Александровна гаиләнең яраткан көйләрен уйнаган, ул хәзер дә, кунак бүлмәсенә тавыштынсыз гына керер дә, уйнап жибәрер кебек. Йөрәгеңдә борчулы уй: менә шушы бүлмәләрдә бит алар Александрның Петропавел крепостенда асып үтерелү хәбәрен алалар.Менә шунда инде яшь Ленин үзенең тарихка кереп калган беренче революцион сүзләрен әйтә. «Юк, без башка юлдан барырбыз»,— ди Экскурсантлар Ленин укыган гимназия бинасында Күршеләрен белән дә пышылдашасы килми. Нигә сүз? Кирәкми Менә күңелең туйганчы кара: Ленин укыган класс бүлмәсе, Ленин имтихан тоткан, алтын медаль алган зур зал. Экскурсовод гимназиядә укыганда яшь Володянын тормышында булып үткән вакыйгалар, анын яраткан укытучылары турында сөйли Разилнар да. көзге жил кебек моңлы жырлар жырлаган бурлаклар да юк. алар йөргән яр буйлары да су астында калган. Ләкин халык күңеле барысын да хәтерли, бер нәрсә дә онытылмаган, югалмаган. Ахрысы, шуңа күрәдер, Иделгә чыксаң, Идел синең күңелеңә бик хуш килә, анда рухың белән уртаклык табасың, аның бер туктаусыз тибрәнеп торган дулкыннары сиңа бик тирән мәгънәле сер сөйли кебек. Халыкнын бөтен тормышы, маңгай тирен сыккан авыр хезмәте дә, канлы көрәшләре дә күз алдына килә, кинәт исеп киткән талгын жил- дә гүзәл азатлыкны тоясын. Ул да булмый, Идел киңлегендә тагын ионлы жыр ишетелә — Идел беркайчан да жырсыз яшәмәгән һәм яшә- иәстә — ерак үткәннәр дә, бүгенге көннәр дә бергә гәүдәләнә анда. Иделне Россиянен үзәк урамы дип йөртәләр. Моннан Россиянен тарихы узган. Бөтен дөнья пролетариатының даһи юлбашчысы Владимир Ильич Ленинның Иделдән булуы тарихның шуклыгы түгел. Ленин чын мәгънәсендә Идел баласы, шуна күрә ул халык тормышын, анын күңелен һәм хыялын бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлаган. Теплоход Ульяновскига — элекке Сембер каласына, Владимир Ильичның туган нигезенә якынлаша. Пристань биек яр итәгендә, шәһәр үзе тау башында. Ерактан ук аңа сокланып киләбез. Билгеле, УльяБЕЗ ҺӘРВАКЫТ ЛЕНИН БЕЛӘН ф Беренче килгәндә, син боларны бик зур игътибар белән тыңлаган идең, икенче, өченче килгәндә син инде күзгә күренмәгән вак, ләкин мөһим детальләргә игътибар итәсең, бәлки язучы булуың да роль уйный торгандыр. Син бит һәр жирдә үзеңчә генә күрергә тиешсең, шунда гына синең күзәтүләрен ни булса тора. Мин экскурсиянең маршрутын бер вакытта да язып бармадым, аңа игътибар да итмәдем. Күргәннәремне уземчә хәтерләргә тырыштым. Менә зур яшел бакча, каршында Ленинның әтисе—Илья Николаевичның һәйкәле, йөзенә карыйсың: бөтен гомерен халык мәгърифәтенә багышлаган, көче җиткән кадәр халыкка аң-белем нуры чәчәргә тырышкан карт укытучы йөзе. Аның һәйкәле кырыенда чабаталы, киндер күлмәкле бер малай сыны. Бу — чуваш халкының булачак атаклы укытучысы Яковлев. Мин, ирексездән, чуваш халкы турында уйлыйм. Безнең халыкларның ул чактагы ачы язмышы бер бит. Аннары тагын шатланып куям: нәкъ Владимир Ильич туган елны аның әтисе Илья Николаевич инициативасы белән Петракси авылында татар балалары өчен дә мәктәп ачылган һәм анда беренче дәресне Илья Николаевич үзе үткәргән... Бу зур бакчада кайчандыр чиркәү һәм каберлек булган. Соңыннан Ульяновск кешеләре бу чиркәүне сүткәннәр, каберлекне күчергәннәр. Монда фәкать бер кабер — Ленинның әтисенең кабере генә калган. Без шул кабер янында озак кына басып торабыз. Ләкин күңелгә әллә нинди караңгы уйлар килми, киресенчә, Кеше эшенең бөек нәтижәсе монда ачыграк күренә һәм исәннәрне зур эшләргә ашкындыра. Чөнки халыкка багышланган зур эшләр югалмый, алар үлемсез. Ленинның тууына йөз ел тулу көненә Ульяновск гажәп бер ачык музей булыр дип сөйли безнең экскурсовод. Яңа гүзәл биналар калкыр, бу кадерле урыннарны халкыбыз гасырларга саклар. Ахырдан без биек яр буендагы гүзәл бакчага килеп чыгабыз. Монда Сембер каласын акгвардиячеләрдән азат иткән тимер дивизиянең батыр сугышчылары күмелгән. Аларның каберләре өстендә күз явын алырлык кызыл чәчәкләр үсә, мәңгелек ут яна. Язучы кешегә, Ленинны тудырган калада булып, әллә нихәтле тәэсөратлар алып — монда аларның меңнән бере дә сөйләнмәгәндер — яңадан Идел киңлегенә чыккач, әдәбият турында уйламый булмый. Әдәбият һәм тормыш. Болар бит аерылгысыз бәйләнгән. Ленин акылы белән тамырдан үзгәртелгән тормышның әдәбиятка йогынтысы зур, икенче яктан, ленинизм идеяләре белән нык коралланган әдәбиятның тормышка да тәэсире көчле. Шунысы бик кызык Ленин анкеталарында үзен хезмәте буенча литератор-әдип дип атый. Бер сүз, ә никадәр уйландыра! Китап киштәләрендә Ленинның томнары күз алдына килә. Дөрес, Ленин шигырьләр дә, романнар да язмаган, ләкин аның хезмәтләре яңа дөньяның шигърияте һәм романнары тууга турыдан-туры ярдәм иткән һәм итә. Ленин хезмәтләре язучылар өчен кыйммәте бетми торган мәңгелек чыганак! Уйлануларымны дәвам итәм. Ленин бик күп китап укыган. Ләкин кулына эләккән теләсә нинди китапны укымаган,— бу мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел. Эшчеләр сыйныфы хакыйкатен ачкан китапларны исә укымый калдырмаган. Монда икенче нәрсә гажәпләндерә: Ленин никадәр әтрафлы галим булмасын, ул үзеннән башкаларның фикерләренә бик игътибарлы булган, ә үзләрен «дөньяның кендеге» итеп санап йөрүче абзыйларга җирәнеп караган. Без Ленинны өйрәнәбез һәм һәрвакыт өйрәнергә тиешбез. Ләкин яңа Ленин булу өчен түгел. Бик күп акыллы, даһи кешеләр булыр — прогрессның чиге юк — әмма Ленин кешелек тарихында бер генә, тарих аны кабатламаячак. Ленин тәгълиматы, киләчәккә барган саен, үзенең тирәнрәк, киңрәк мәгънәсен ача, нуры да артканнан-арта. Революция штабы Ленин каласы, Октябрь революциясе турындагы сүзләр, әгәр санаучы булса, безнең иң яратып, иң күп сөйләгән сүзләребездер. Ләкин көндәлек тормышның үз агышы бар, син ни кадәр теләсәң дә, Ленин- ф градтан шактый еракта торгач, турыдан-туры эшең дә булмагач, әйт = дигәндә анда барып та чыга алмыйсың. Ләкин өмет өзмисең: бүген g булмаса, иртәгә барырмын дип тора бирәсең. “ Ниһаять, без Ленинградта. Безнең арада, язучылардан тыш, артист- _ лар да бар. Аларга нәрсә, алар монда хәтсез күп мәртәбәләр булган- = нар, күп йөргәннәр, ә тавышлары, радио буенча, бөтен калага, хәтта | өлкәгә дә яңгыраган. Язучылар уйчанрак. Дөрес, аларның да кайбер- н ләре монда булгалаган, ә кайберләренең Ленин каласына әле беренче з килүләре. Ленинградта искитәрлек, таң калырлык урыннар бик күп. Ләкин “ без иң элек Ленин эзләрен күрергә ашыктык. Бары тик шуларны 2 күргәннән, алар янында тын калып басып торганнан соң гына атаклы g Петр һәйкәле дә, Нева елгасы да, Петропавел крепосте да, Исаакий « соборы да үзләренең бөтен гүзәллекләрен һәм дәһшәтләрен ачалар ф Ленин каласы... и Без генә түгел, безнең илдәге барлык хезмәт ияләре Ленинградта 2 булуны, Ленин урыннары белән танышуны үзләренең намус эшләре £ итеп саныйлар. Бу коры кызыксынудан тумый, мәгънәсе тирәнрәк, зуррак. Чит илләрдән дә монда бертуктаусыз килеп торалар. Аларның ® төрлесе бардыр инде, ләкин кем генә булмасыннар, безнең ил турында с ни генә уйламасыннар, алар да Ленин даһилыгына һәм бөеклегенә баш ° имичә булдыра алмыйлар. = Кешеләр төрле китапларда, атаклы художникларның картинала- s рында Разливтагы Ленин шалашын да, революция штабы — Смоль- * ныйны да күп мәртәбәләр күргәннәр, шулай да болар күңелдәге рухи £ сусауны басмаган, миңа калса, киресенчә, арттырган гына. Давыл et алдыннан — 1917 елның июль — августында — бөек юлбашчы яшеренеп “ торган шалашка башыңны тыгып карасаң, ул утырып торган учак янын- u да үзең утырып торсаң, аннары тарихи Смольный залларында йөрсәң генә күңелгә гажәп күп төрле яңа фикерләр килә, син шул чорның дәһшәтле һәм кабатланмас үзенчәлекләрен йөрәгеңнән кичерәсең кебек. Югыйсә, хәзер нәрсә, Разливка автомобильдә генә барасың — асфальт юл, кеше кайный, бер дә шәһәр чите димәссең. Каршыда бик матур итеп бетон һәм пыяладан салынган ярым божра формасындагы па- внльон-күргәзмә һәм уку залы. Читтәрәк гранит шалаш. Ләкин күзләр иң элек шунда ук торгызылган чын шалашка юнәлә. Күр инде— ярамаса да, безнекеләрдән кемдер шалаш эченә үк кереп китте Шалаш каршында — учак, таганда — корымга буялып беткән калай чәйнек. Менә түмәр. Владимир Ильич шул түмәргә утырып революция өчен аерата әһәмиятле хезмәтләрен язган.. Әйләнә-тирәдә — кыргый урман, алан читендә — ялгыз шалаш, бер кеше юк, тик Разлив күле ягыннан салкынча жил генә искән. Владимир Ильич монда июль вакыйгаларыннан соң яшеренә. Караңгыда, шалаш янында бер үзе утырганда, Европаның зур шәһәрләре, якты утлары белән балкып, күз алдына килгәндер,— аның әле эмиграциядән кайтканына да күптән түгел. Ихтимал, язуларыннан башын күтәргәндә, Петроград өстеннән аккан болытларны күргәндер, завод капкаларыннан кызыл флаглар күтәреп чыккан эшче отрядлар чалынгандыр. Каләм очыннан очкын чыкмый, ләкин Ленин дәфтәре битләреннән бөтен дөньяны шатландырган һәм тетрәткән кызыл ялкын күтәрелгән. Бу салкын шалашта Ленин Октябрь революциясенең иң кайнар доку- ментларын иҗат иткән Ә анда, Петроградта, таш урамнарны айкап, аяктан егылганчы, теле сузылганчы жандармнар революция башлыгын эзләгәннәр. Владимир Ильич та, партия дә моны белгәннәр, әлбәттә. Ләкин шуны белгән хәлдә, ике адымда патшаның нң усал этләре һаулап йөргәндә, Ленинда никадәр рухи тынычлык, никадәр корыч нервлар һәм революциягә никадәр ышаныч булган! Иң кискен минутта, Зиновьевларның революцияне сатканлыкларын белгәч тә, Ленин, чиксез нәфрәтләнсә дә, эшче сыйныфның революцион дәртенә ышанычын югалтмый, чигенми, моментның гажәеп киеренкелеген һәм жаваплылыгын аңлап революцияне җитәкләп бара. Менә кайда ул революцион бөеклек һәм куркусызлык! Октябрь революциясенең иң кайнаган һәм хәлиткеч урыны, штабы— Смольный. Бу — һәр совет кешесенең аңына яшьтән сеңгән, йөрәгенә яшьтән утырган исем. Безнең кешеләр аны октябрят чагыннан ук белә һәм гомер буена изге урын дип саный. Вакыт үтү белән кайнар таш та, кызган тимер дә суына. Әмма революция эсселеге беркайчан да суынмый икән. Октябрь революциясе тиңдәшсез көрәшләрдә җиңгәнгә ярты гасырдан артык вакыт узган инде, әмма Смольныйга хәзер дә тирән дулкынлану белән керәбез. Моннан торып Ленин революция көрәшләренә җитәкчелек иткән, монда вакытлы хөкүмәтнең бәреп төшерелгәнлеге, Октябрь революциясенең җиңгәнлеге игълан ителгән. Монда совет хөкүмәтенең беренче тарихи декретлары яңгыраган. Бик күп китаплар, рәсемнәр, кинофильмнар буенча безгә таныш булган зур залга керәбез, тын калып торабыз. Ак колонналар артыннан Владимир Ильич ашыгып килеп чыгар төсле яки аның ташка сеңеп калган йөрәккә якын тавышы яңгырар кебек. Безгә калса, әле дә бу зал тарихи җиңүдән әсәрләнгән эшчеләрнең, матрос, солдатларның тавышыннан гөрләп тора шикелле, мылтыклы кеше дә кайдадыр шунда Ленин белән сөйләшә кебек. Күзләр зур ачылган, күңелгә төрле картиналар килә. Менә тагын безгә таныш булган бүлмә —Ленин бүлмәсе. Ленин бүлмәләренең барысына да бернәрсә — тыйнаклык, гадилек хас. Ул бер вакытта да тышкы бизәкләр белән ялтырарга тырышмаган. Кокушки- нода да. Казанда да Ленин бүлмәләрендә бер генә дә артык нәрсә юк бит, бар да тормыш өчен, эш өчен кирәкле нәрсәләр генә. Димәк, бу аның шәхси бер ягы. Смольныйда да бу шулай. Шулай булуы табигый дә: революциянең хәлиткеч беренче көннәрендә шәхси уңайлыклар турында революционерлар уйламаган. Ак чехоллар киертелгән гади урындыклар, гади солдат караваты. Аннары ул көннәрдә Владимир Ильичка йокларга туры килдеме икән? Мин аның Мәскәү Кремлендәге квартирында да булганым бар. Монда да шул ук хәл: Владимир Ильич үзенә бер нәрсә дә таләп итмәгән! Әллә шуңа күрәме икән, Ленин бүлмәсендәге һәр нәрсә безгә чиксез кадерле. Музей залларында әйберләрне кул белән тотарга ярамый яравын, ләкин Смольныйда Ленин бүлмәсендәге түгәрәк өстәлгә кагылмыйча үтә алмадым. Аннары тәрәзә янына килдем. Шул тәрәзәдән карап революция юлбашчысы Октябрь таңын каршылаган! Экскурсовод безгә бик тәфсилләп сөйли. Мин ул сөйләгәннәрне барсын да кабатламыйм, аннары махсус әдәбиятта болар барсы да бар һәм күп мәртәбә тулырак та. Мин бары тик үз тойгыларымны бирергә генә тырышам. Алар, минемчә, башкаларга да уртак. Монда барыннан да элек Ватанчылык хисе кузгала, ә ул хис — совет кешеләренең иң гүзәл, иң саф хисе. Хәзер Смольный коридорлары тып-тын, сирәк-сирәк кенә эш кешеләре үтеп тора. Алар безнең кебек төркемләп йөрүчеләргә исләре китеп карамыйлар, чөнки мондый төркемнәр бу озын коридорларда көн саен булып тора. Барыбыз да әкрен генә, шауламыйча гына йөрибез. Разливта да, Смольныйда да без бер төркем татар һәм Ленинград язучылары бергәләп йөрдек. Ленинград язучылары, билгеле, монда әллә ничә тапкыр булганнар, безгә исә барсы да өр-яңа, ләкин иптәш- ләрнен барсының да йөзләре уйчан, күзләре каядыр эчкә карыйлар,— _ тирән кичерешләрнең мәгънәсен аңларга тырышканда кешеләрнең кыя- § фэтендә гел шуны күрәсең. Минемчә, Ленин урыннарында җыйган 5 знже бөртекләре кайчан да булса бер аларның иҗатларында чагылыр, “ тик нинди формада һәм кайчан — анысы билгесез. Бу һәр язучының = фәкать үзеннән килә, монда ашыгу да, өлгерлек тә файда итми. Ленинградта юлбашчы белән бәйле урыннар бик күп, без эш ара- сыйда, барсын да йөреп чыга алмадык, моның өчен махсус килергә, з махсус йөрергә кирәк. Карый алган кадәресе дә безне канатландырып < һәм кабындырып җибәрде, эшләргә яңа дәрт тудырды. Ленинградның тарихы да, бүгенгесе дә сине тыныч калдырмый. S Мондагы гаҗәп музейлар, һәйкәлләр, Эрмитаж, Петергоф фонтаннары, « күз явын алырлык сарайлар, сүнми торган Пушкин поэзиясе... Ленин- и град кешене канатландыра, аның бөеклеген аңларга ачкыч бирә, ф батырлыгын аңларга ачкыч бирә, батырлыгын аеруча калку итә. Бу в көннәрдә мин Ленинград кешеләренә сокланып йөрдем. Безнең өчен бу калалар каласының тагын бер кадерле ягы шунда: „ аның ташларына басып, Тукай, Мулланур Вахитов, Галимҗан Йбра- п һимов йөргән. Бу турыда да уйланмый булдыра алмыйбыз. Мулланур ® Вахитов белән Галимҗан Ибраһимов турыдан-туры даһн Ленин кул с астында эшләгәннәр, ә Тукайны ул партиянең X съездында телгә ала. ® Безнең галимнәрнең бу фактларны барсын да бергә бәйләп, яңала- = рын да өстәп, тизрәк өйрәнүләрен көтәм. Бу безнең ин күренекле сәхи- s фәбез булачак. * Ленинградта без бик күп җирләрдә, шул исәптән аның мактаны- * чы — атаклы Киров исемендәге заводында да (элекке Путилов заво- ч дында) булдык. Биредә бик күп татар эшчеләре эшләгәннәр һәм эшли- “ лар. Аның хәтсез цехларында, радиосы аша татар әдәбияты турында Һ әңгәмәләр, татар шагыйрьләренең шигырьләре һәм безнең җырлар яңгырап торганда, мин тагын бөек Ленин турында уйландым: без аның үлемсез идеяләре тормышка аша барган илдә яшәгәнгә генә, тигез хокуклы булып, бирегә килә алдык бит. Иске заманда Тукай булып Тукайның да тавышы монда яңгырый алмаган. Легендар Кронштадтка барганда, Нева сулары һәм диңгез дулкыннарына карап, тагын Ленин турында уйландым. Монда әле һаман да Октябрь җиле исә кебек, дулкыннар шаулавы арасында юлбашчының халыкка мөрәҗәгать иткән ялкынлы тавышы яңгырый кебек. Смольныйда йөргәндә, безгә бер вакыйга турында сөйләделәр. Хәзер диңгез дулкыннарына карап барганда шул исемә төште. Ул чакта Смольныйда Владимир Ильичны Волын полкының бер солдаты саклаган. Бу солдат Башкортстаннын иң караңгы бер авылыннан булган, моңарчы һичбер вакытта да зур шәһәрләрне күрмәгән. Примус кабызганда исе китеп спиртның дөрләп януына карап торган. Тамаша! Ул солдат Ильичны бик яраткан, аңа бары тик ак күмәч кенә ашатырга уйлаган. Ә ул чакта ак күмәчне кайдан аласың. Ул солдат үзенең полкына бара, Ильичка ашатырга ак күмәчебез юк, дип әйтә. Анда бик тиз ак күмәч табып бирәләр — Ильич бу ак күмәчне иллә тәмләп ашады да,—ди ул ахырда... Бу эпизод Надежда Константиновнаның истәлекләрендә дә бар Тик үз алдыма уйлап та куям бу язучы, бик вак детальләргә басым ясап, юлбашчының биниһая бөеклеген түбәнәйтмиме, дип әйтмәсләрме икән? Минемчә, Ленинның бөеклеге тирәннән, халыктан үсә. Әгәр Ильич халыкка, халык Ильичка якын булмаса, анын бөеклеге шунда тамырланмаса, ул бөтен дөнья пролетариатының танылган юлбашчысы да була алмас иде... Ленин иң якын киңәшче — Аруландым, малай, аруландым,— диде бер иптәш Мәскәүдә Ленин музееннан чыгып килгәндә.— Адәм баласына алай ярамаса да сукыр песи баласы булганмын икән. Әнә ничек Ленин дөньяны әйләндергән. Безгә дөньяны әйләндерәсе юк, ә эшлисе эш дөнья... Бу иптәш утызның өстендә, Ватан сугышында да катнашкан, яраланган да, купшы сүзләр белән мавыкмый, тормышы да көйләнгән, төпле — инженер. Миңа калса, аның тормышында моннан соң да тышкы үзгәрешләр булмас, ләкин эчке яктан ул зур үзгәрешкә ирешер, эшкә булган мөнәсәбәте яңарыр, ә бу инде гади кеше тормышында аз нәрсә түгел... Бер вакыт мине партиянең XXII нче съездына делегат итеп сайладылар Партия съездына делегат! Дөресен әйткәндә, мин моны көтмәгән идем. Бу шундый бәхет, сөйләп тә бирергә мөмкин түгел. Ул чакта мин Ленин турында, партия турында бик күп уйландым. Ленин музееннан «аруланып чыккан» кеше дә шунда исемә төште. Съезд партиянең яңа Программасын кабул итәргә тиеш. Бу тарихи документның һәр сүзе тирән уйлануны сорый, чөнки съезддан соң ул күп миллионнарча коммунистлар тарафыннан тайпылышсыз тормышка ашырылырга тиеш. Делегатлар, Программаны кабул иткәндә, аңлы рәвештә һәм тирәнтен ышану белән кызыл мандатлар күтәрергә тиеш. Ничек инде монда Владимир Ильич белән киңәшмисең! Съездлар сараеның сәхнә пәрдәсендә көне буе Ленин рәсемен күрәсең. Ул меңләгән коммунистлар баш өстеннән киләчәккә йөзә кебек. Киләчәк — якты коммунизм. Аңа болай да, күзеңне кыса төшеп тә карыйсың, Ленин жанлана кебек. Аннары, Лениннан күзеңне алып, президиумда утырган бөтен дөнья коммунистлары вәкилләренең йөзләренә текәләсең. Алар Ленинны никадәр якын һәм үз итеп кабул итәләр. Ленин һәрвакыт коммунистлар белән, һәм коммунистларның һәрберсе аның белән. Дөнья даһи Ленин белән киңәшә, аның васыятьләрен ничек тормышка ашыруны күзәтеп бара! Шул көннәрдә башка делегатлар белән бергә, Ленинның Кремльдәге эш бүлмәсенә, аннары шунда ук Ленинның Надежда Константиновна белән торган квартирасына бардык. Дөнья күләм әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә дә, чит илләрдән килгән кешеләрне кабул иткәндә дә Ленин гажәп тыйнак, сабыр булган. Менә шул кечкенә кабинетта ул атаклы инглиз язучысы Герберт Уэллс белән сөйләшкән Фотограф шунда аларны рәсемгә дә төшереп алган. Ленин уң кулын яңагына куйган, йөзендә чак кына беленеп торган гажәп елмаю балкый. Барыннан да бигрәк киң маңгае ялтырап тора. Бу маңгайга син сихерләнеп карыйсың. Замандашлары Ленинның сөйләүчене тыңлап тору гадәтен язалар: ул бер күзен кыса төшә, икенчесе сиңа төбәлә, гүя синең иң тирән серләреңне капшап карарга тырыша. Уэллс белән сөйләшкәндә төшерелгән рәсемендә дә шул нәрсә ачык сизелә: Ленин гүя язучының ин тирән уйларын капшап карый Бу 1920 елның 6 Октябренда Мәскәүдә менә шушы кабинетта була. Аннан соң үткән еллар Ленинның мең мәртәбә хаклы булганлыгын гына раслыйлар Мәгълүм булганча, шул әңгәмәдән соң, Уэллс «Россия караңгылыкта» дигән китап яза. Мәшһүр язучы караңгылык күргән урында Ильич якты нур күрә. Уэллс аны «Кремль 102 хыялчысы» дип атый. Монда хаклык та юк түгел, Ленин хыялланырга яраткан, ләкин бу кечкенә кабинеттан Ленин күргән киләчәкне берәү дә күрмәгән һәм күрә дә алмаган. Владимир Ильич мәшһүр фантаст уйлаган мәгънәдә хыялчы булмаган, Ленин хыялы бер вакытта да чынбарлыктан аерылмаган, юлбашчы баштанаяк реалист, тик анын еракка күрүчәнлеге кайберәүләргә тормышка ашмас алсу хыял булып * тоелган. § Съезд делегатлары арасында йолдызлар дөньясында булып кайт- g кан космонавтлар да бар. Ленин күңел күзе белән аларны да күргән, “ аларга чын канатлар бирергә кодрәте җитә торган социалистик илнен = нигезен төзергә керешкән һәм аның төзеләчәгенә чын күңелдән ышан- g ган. Менә бит Ленин хыялы нинди ул! Космонавтларның галәмгә очып китәр алдыннан Кызыл Мәйданга с Ленин янына килү гадәтләре бар. Зур эшләргә керешү алдыннан совет х кешеләре Ленин белән киңәшәләр, аннан рухи ныклык алалар. Бу к совет кешеләре өчен бик хас нәрсә. Җирдә башкарыла торган җитди g эшләрдә дә Ленин—безнең беренче юл күрсәтүчебез. Менә безне, ин я гади кешеләрне — эшчеләрне, колхозчыларны, интеллигенция вәкиллә- » реи СССР Верховный Советы депутаты итеп сайладылар һәм зур дәүләт эшләрен башкарырга Мәокәүгә җибәрделәр. Билгеле, дәүләт пар- „ ламенты эшендә безнең тәҗрибәбез бик аз, җаваплылык бик зур “ Безгә берәү дә Ленинга барыгыз дип әйтми, без үзебез беренче сессия- s гә килгәч үк, күңелләребезне Ленин рухы белән яраштырырга ашыга- ® быз. Билгеле, тыштан караганда бу бик гади итеп эшләнә, берәү дә * зур сүзләр сөйләми. Кремльдә, Ленин кабинетында һәм квартирасын- и да бу шаярыну юк та юк, барысы һәркемнең күңелендә. Без халык- “ ның ин беренче депутаты — Владимир Ильич Ленин белән киңәшәбез, - халык хезмәтчесе дигән зур исемнең мәгънәсен тулырак аңларга ты- < рышабыз. Ленин кабинетын караганда да, Ленин квартирасында булs ганда да халык хезмәтчесе булу өчен барыннан да элек тыйнаклык < кирәк дигән нәтиҗә ясала, экскурсовод кына түгел, мондагы һәр х экспонат шул турыда сөйли һәм, әйтергә кирәк, бик тирән итеп сөйли. £ Халык хезмәтчесе булу —җиңел түгел икән. Купшы сүзләрең дә, < шаярынуларың да шомарган бер тиен тормый. Депутатка төрле мәсьt - әләләр буенча бик күп кеше килә, һәрберсенең йомышы үзенчә үтә әһәмиятле, кайгысы үтә зур. Шатлыгын сөйләр өчен кешеләр гадәттә депутат янына килми диярлек, менә кайгысын, хәсрәтен ачып сала, кайчагында нәфрәтләнә, әрни, килешә алмый. Барысын тыңларга, чарасына керергә, я киңәш бирергә, я турыдан-туры булышырга кирәк. Ләкин үзеңнең фикереңне әйткәнче кат-кат уйла, үлчә, чөнки синең сүзеңне сайлаучы совет хөкүмәтенең сүзе дип кабул итә. Ул гадел хөкемне табарга тиеш Депутат йомшак күңелле кеше булып кылана алмый, үзе актан ак булып, кемнәрнедер бәгырьсезлектә гаепләү юлына да баса алмын. Вәгъдә итеп тә вәгъдәсен үтәмәү—бусы инде иң начары. Депутат янына суд тарафыннан хөкем ителгән кешеләрнең якыннары да килә. Фаҗига һәм күз яше. Төрмәләрдән ярдәм итүне сорап язылган хатларда да —күз яше, үкенү, тәүбә итү. Монда инде «кызгану» хисе белән эш итәргә һич тә ярамый. Гадәттә төрмәдән язучылар үз гаепләрен бик кечерәйтеп, үзләрен хаксызга җәфа чигүчеләр итеп күрсәтергә тырышалар. Ихтимал, алар депутат үзләренең һәр сүзенә ышаныр дин уйлыйлардыр Юк, депутат аерым бер кешенең интересын түгел, халык интересын күзәтә Ленин белән киңәшү — аның булган урыннарында гына мөмкин дигән сүз түгел. Ленин әсәрләрен өйрәнү, уку — бу шулай ук юлбашчы белән киңәшү. Әгәр бәген Советлар Союзын һәм анда яшәүче ике йөз миллионнан артык кешене күз алдына китерсәң, Ленин әсәрләре аркылы Ленин белән киңәшү төп юл булып кала, чөнки бар кешенең дә Мәскәүгә, Ленинградка яки башка урыннарга барырга мөмкинлеге юк. Китапны исә ул теләсә кайда таба ала. Хәзер безнең илдә китапсыз бер өй дә юк. Кремльнең Зур сараенда, сәхнәдә, Ленинның гажәеп скульптурасы бар. Ленинның кыяфәтендә тулы хәрәкәт, аңа озаграк карап торсаң, ул синең каршыңа килә ке-бек, тавышы да менә-менә яңгырар шикелле. Верховный Совет сессиясендә Союз Советы утырышларында Татарстан депутатларының урыны сигезенче рәттә була торган иде. Моннан президиум да, сәхнәдәге Ленин скульптурасы да бик яхшы күренә. Мин Лениннан күземне алмыйча утырам. Ул мәңге шунда булган кебек. Ләкин уйлагыз: бер вакыт бу скульптура булмаган, бары тик тере юлбашчы яшәгән. 1919 елның Беренче Мае. Ленин Кызыл Мәйданда чыгыш ясый Мәскәүлеләргә бик таныш булган Лобный урын. Ленинның кыска пиджагын жил уйната, вакыт-вакыт ул кулын югары күтәрә. Якты күк фонында бу бик ачык күренә. Ленин гүя билгеләнгән максатына ашкынып оча... Ленинның хәрәкәтләрен шунда басып торган скульптор С. Д. Меркуров та күзәтә, ә соңыннан әлеге шул Кремльнең Зур сараенда сәхнәдә торган атаклы скульптурасын ясый. Ижат кешесенә шунысы кызык: чыгышы вакытында юлбашчы бер генә төрле хәрәкәт ясамаган, ул жанлы кеше, хәрәкәтләре мен төрле. Ул үзе хәрәкәтләре турында уйламый да, әмма хәрәкәтләрендә мәгънә бар, алар аның реченың эчке динамикасына буйсынып туалар. Шуннан бер дәкыйканы, Ленин өчен иң-иң характерлы булган хәрәкәтне тотып алырга кирәк. Илһамланган художник шуны тотып алган һәм ташка сеңдергән. Таш һәм хәрәкәт! Бер караганда, болар ут белән су шикелле бит, берберсенә һич ярашмыйлар. Таш —оеган тынычлык, хәрәкәт — анын нәкъ киресе, үзгәреш Художник таш табигатенең нәкъ киресен эшләтә: таш хәрәкәткә әверелә. Ләкин Ленин скульптурасына карап торганда, без моны уйламыйбыз да, күрмибез дә, бары тик юлбашчының жанлы образы гына кала һәм без аны гомер буе шулай күңелдә йөртәбез. Менә ул художникның илһамланган эше! Моның өчен, Маяковский әйтмешли, меңнәрчә тонна руда актарырга кирәк була икән, булсын, чөнки хәзер йөз миллионнарның күңеленә бөек Ленин шул әзер көенчә керә дә утыра. Монда мин художникның биниһая хезмәте турында аерым сөйләмим. Талант һәм хезмәт бер медальның ике ягы гына Талантлы әйберне тудырыр өчен никадәр хезмәт куярга кирәклеге бигрәк тә ижат кешеләренең үзләренә бик яхшы билгеле. Без, ижат кешеләре, Ленин образын гомер буе жентекләп өйрәнәбез. Ләкин барыбыз да, Меркуров кебек, Ленин темасы өстендә эшләмибез. Ленин темасы бик киң, кайчак Ленин темасына эшләгәндә Ленин үзе анда күренмәве дә мөмкин. Әмма ләкин рухы булырга тиеш. Гомумән, совет кешеләренең образын тудырганда, Ленин рухы булмыйча мөмкин түгел. Ә аны сәнгать әсәрендә чагылдырыр өчен Ленинны өйрәнергә кирәк. һәр образның үзенә генә хас сыйфатлары, үзенчәлекләре, сүзләре, хәрәкәтләре бар, ул кабатланмый Шул кабатланмас образда фәкать үзенчә генә Ленин рухы чагыла. Моны тотып алуы һәм әсәрдә күрсәтүе җиңел түгел, моның өчен, башка күп яклардан тыш, Ленинны да өйрәнергә кирәк, чөнки Ленин дигәндә без партияне дә аңлыйбыз, партия дигәндә үлемсез Ленин күз алдына килеп баса. Менә безнең тормышыбыз бердәмлегенә хас шушы диалектика — безнең иҗатыбызның юл күрсәтүче таң йолдызы! Ленин һаман яши Быел Владимир Ильич Ленинның, безнең арадан киткәнлегенә кырык биш ел тулды. Көрсенсәң дә, көрсенмәсәң дә тарих туктамый, узган елларны саный бирә. Ләкин кешелек бер вакытта да Ленинны «үлгәннәр» исәбенә кертмәде. Владимир Ильич Ленин яшәгән, яши, киләчәктә дә яшәр, ул — үлемсез! Башкалада еш булсам да Горкига барырга ничектер туры килмәде. Югыйсә, ерак та түгел, нибары 35 километр, автомобиль яки автобуска утырсаң, кырык-илле минутта барып та житәсең. Октябрь революциясенә кадәр бу һәйбәт утарның хуҗасы Мәскәү шәһәре начальнигы Рейнбот булган. 1918 елның 25 сентябреннән алып монда Владимир Ильич ял көннәрен үткәрә башлаган, аннары ял вакытларында да, авыргач та Горкида яшәгән. Бу йорт аның соңгы йорты булган: 1924 елның 21 январенда 18 сәгать 50 минутта ул шунда күзләрен мәңгегә йомган. Ә 1949 елның январенда КПСС һәм Совет хөкүмәтенең карары нигезендә Горкида Владимир Ильич Ленинның мемориаль музей-йор- ты ачылган. Горкида Ленин белән бергә Надежда Константиновна Крупская, Мария Ильинична, Анна Ильинична Ульянова-Елизарова һәм Дмитрий Ильич Ульянов яшәгәннәр. . Бу кадәресен һәр белешмәдән табып була, анда хәтта Горкида Лениннар торган таш йортның рәсеме дә бар. Ләкин болар әле синең күңелеңне кытыклый гына, рухыңа бер нәрсә дә бирми. Шуңа күрә мин Горкига бүген булмаса иртәгә барырмын дип, Ленин кергән бүлмәләргә керермен, ул йөргән бакчаларда йөрермен дип юанып яшәп килдем. Ниһаять, алтмышынчы елларда бер-ике жәй рәттән Домодедово станциясеннән ерак түгел «Подмосковное» санаториенда ял итәргә туры килде. Горки күршедә генә диделәр Озакламый экскурсия дә оештырдылар. Бик матур июль көннәренең берсендә без, ял итүчеләр, автобусларга утырып, сагындырган Горкига карап китеп тә бардык. Ял итүчеләр күмәкләшеп автобуска утыргач, гадәттәгечә, күңелле сөйләшәләр, җырлашалар, һәр төркемдә җырга, сүзгә оста кешеләр табыла. Безнең автобуста да шулай булды Яңгыравыклы җыр әллә кайларга очып тирбәлде Аннары киң кырларга чыккач, җыр ничектер үзеннән-үзе тынды. Асфальт юлда автобус әллә ни селкетми, тик кояш кына кыздыра. Әмма елга буйларына төшкәндә, тагын рәхәт салкынча булып китә. Шаулап, гөрләп торган станцияләр дә, поезд гөрелтеләре дә кайдадыр читтә, артта калды. Юл авылларга керми, каршыга бары тик автобуслар һәм автомобильләр генә очрый. Безнең автобустагы кешеләр уйга калды, күз карашлары җитдиләнде, күрәсең, барсы ла Ленин турында уйлый башлады. Билгеле, һәркемнең уе үзенчә. Ихтимал, берәүләргә тере Ленинны күрү дә насыйп булгандыр,— монда ап- ак чәчле олы, дәрәҗәле кешеләр дә, дәүләт оешмаларында зур-зур житәкче урыннарны биләп торган кешеләр дә шактый. Аларга инде уйларлык нәрсәләр, һәрхәлдә, бар, искә төшерүләре дә җитәрлектер. Менә Горкига да килеп җиттек. Бу урыннарны «таучыклар» дип әйтергә урын бар икән. Монда кечкенә таулар шактый Тирә-якта рәт- рәт тезелгән карт агачлар. Ләкин бу табигый урман түгел, моны кеше утырткан, бу — парк. Менә шул агачларга карап моннан күп мәртәбәләр Ильич узган. Гомеренең соңгы көннәрендә дә, тәрәзәдән булса да, аның карашы аларга озак-озак тукталгандыр Ул көннәрдә, ихтимал, кояш булгандыр, ихтимал, буран котыргандыр. Ильич үзенең, көннәре сакаулы икәнен сизгәндер. Нәрсә турында уйлаган ул? Партия турында. ил турында, әлбәттә. Яшь Совет иле канлы сугышларда җиңеп чыкса да, юлга саласы эшләр күпме әле! Алда давыллар да булыр, ГА БД РАХМАН ӘПСӘЛӘМ OB ф БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ЛЕНИН БЕЛӘН ф исәннәр шул кыенлыклардан чыгу юлларын дөрес табарлармы, мен төрле мәшәкатьләр арасында аптырап калмаслармы? Ул үзе төзегән Коммунистлар партиясенә чиксез ышанган, ләкин партиядә, дәүләттә җитәкче урыннарга утыргач, аерым кешеләрнең акылы сүрелмәсме? Ленин үзенең васыятьләрен кат-кат уйлаган. Ләкин күңелдәген барысын да әйтеп калдырырга мөмкинме? Без зур музейны карап йөрибез. Барыннан да элек монда китапларның күплеге гаҗәпләндерә. Ленинның үз хезмәтләре күпме тагын. Аның һәр юлы, һәр мәкаләсе партия һәм совет халкы өчен дөнья бәясе бит. Горкидан Ленин телефон буенча гына 200 гә якын директивалар, хатлар, мәкаләләр, распоряжениеләр җибәргән. Шуның өстенә Ленин Горки авылы крестьяннары алдында доклад белән чыгыш ясарга да вакыт тапкан, Горки районы авылларын электрлаштыру буенча план- схема төзегән. 1921 елның җәендә Горки авылында беренче тапкыр электр утлары кабынган. Без Ленин файдаланган телефонны һәм телеграфны карыйбыз. Ильич шул телефоннан Мәскәү белән. Үзәк Комитет белән сөйләшкән, илнең эчке һәм тышкы мәсьәләләре турында үзенең фикерләрен әйткән. Менә Ленин торган бүлмәләргә керәбез, менә аның язу өстәле, урындыгы. Эшләп арыгач, ул өй артындагы зур паркка чыга торган булган, һәр агачка Ленин халык байлыгы итеп караган. Бер вакытны монда ниндидер сәбәп белән бер карт агачны кисәләр. Мондый варварлыкка Ленин шундый ачулана, гаепле кешене судка бирергә куша... Урманда бер агач. Беренче карашка бу бик кечкенә нәрсә кебек, чынлап торып, халык күзлегеннән карасаң, бу зур нәрсә. Ә Ленин бары тик шул күзлектән генә караган, халык милке аның өчен мөкатдәс булган. Хәзер инде бу исәннәргә васыять, ләкин күп вакытта без моның шулай икәнен аңлыйбызмы соң? Без гаражга керәбез, Ленин утырып йөргән автомобильне карыйбыз. Хәзер автомобиль атлаган саен, елдан-ел аның маркалары яхшыра бара. Ул чакта автомобильләр бик аз булган, Ленин өчен дә автомобильне эшчеләр махсус ясаганнар. Менә өй каршында бакча. Ленин монда утырып ял иткән. Янында Надежда Константиновна, я туганнары булган. Тарих шундый рәсемнәрнең берсен безнең көннәргә кадәр саклаган Владимир Ильич белән Надежда Константиновна сөйләшеп утыралар, яннарында бер малай белән бер кызчык та бар. Шул бакчада утырган чагында Владимир Ильич янына бер яшь хатын килә. Совет хөкүмәте аның абыйсын кулга алган һәм иң каты жәзага хөкем иткән. Яшь хатын Владимир Ильичтан, күз яше белән, аны коткаруны үтенә. Владимир Ильич игътибар белән хатынны тыңлый, аның кайгысын аңлый, ләкин ярдәм итә алмавын ачык әйтә. Хатынның абыйсы ак офицер, ул совет хөкүмәтенә каршы бик зур җинаять эшләгән. Ленин Совет хөкүмәтенең башлыгы булса да, суд эшенә тыгылырга хакы юклыгын әйтә. Суд аның гаебе расланган дип әйтә икән, димәк, ул гадел җәзасын да алырга тиеш. Никадәр принципиальлек һәм халык интересларына турылыклык! Бу эпизод Ленинга багышланган кайсыдыр пьесада бар. Драматург аны бик уңышлы тотып алып файдаланган. Ленин бүлмәсе, карават. Шул караватта Ленин вафат булган. Без башыбызны иеп басып торабыз, хатын-кызлар әкрен генә күз яшьләрен сөртәләр. Авыр, бик авыр. Экскурсоводның сөйләгәннәре дә ничектер читтә сыман яңгырый. Кешеләр моннан кырык биш ел элек булган хәлләрне кабаттан бөтен ачыклыгы белән кичерәләр. Ләкин кайгы никадәр генә тирән булмасын, ул синең күңелеңне капламый, син Ленин эшенең мәңге тере икәнен бик яхшы беләсең. Бу эшне миллион нар башкара, ил көннән-көн чәчәк ата бара. Билгеле, тарих өчен кырык биш ел бик кыска вакыт булса да, бу елларда безнең илебездә башкарылган гигант эшләрне уйласаң, горурлыгың бермә-бер арта, күкелдә тормышка яңа мәхәббәт, яна дәрт туа Бездән берәү дә матур сүзләр көтми, алар кирәкми дә. Без ил намына эшләргә тиешбез, ә кеше, теләсә, бик күп, бик күп нәрсә эшли ♦ ала. Владимир Ильичның данлы тормышы моңа шаһит. Ленинча яшәр- = гә һәм эшләргә! Бу бит безнең асыл девиз, төп юл Санаторийда буш вакыт җитәрлек, уйлан да уйлан. Каен урманы ш буйлап тар сукмаклардан йөрисеңме, игеннәре өлгереп килә торган = басуларга чыгасыңмы, су буйлап китәсеңме — сиңа берәү дә комачау-= ламый Син уйларың белән яңадан Горкига кайтасың, анда күргәннәр- £ ие. ишеткәннәрне тагын бер кат искә төшерәсең, ачыклыйсың. Әгәр н синен күргәннәрең, ишеткәннәрең күңелеңдә якты бер очкын булып ка- х бынмый икән, димәк, аларның кайчан да булса бер ярап куюы бик 2 икеле ж Әгәр теге-бу кешене күз алдында тотмыйча, бөтен җәмгыятьне тух лаем алсак, совет халкы бик зур эшләр эшли Дөнья безгә соклана, и безнең илне батырлар иле дип таный. Бу — дөрес тә. Салынмаган “ сукмаклардан алга бару, кешелеккә юл яру — батырлар гына эшли * ала торган эш. моңа аларның гына кодрәте житә. Моннан икенче нәрсә дә бик ачык булып алга килеп баса: бөек миссиябезне тулысынча башкарып чыгар өчен без һәр кешене чын мәгънәсендә батыр итәргә тиешбез. Билгеле, бу бик кыен максат, ләкин Коммунистлар партиясе — ленинизмга турылыклы партия үзенең уллары һәм кызлары алдына кайчан җиңел бурычлар куйганы бар? Беренче булып Октябрь социалистик революциясен тормышка ашыру — бу иң авыр эшләрнең дә авыры иде. Әмма давыллы көрәшләрдә чыныккан эшчеләр сыйныфы, Россия халкы, Ленинның акыллы җитәкчелегендә, моны гаҗәеп оста башкарып чыкты. Гитлер урдаларын тар-мар итү шулай ук җиңел түгел иде. Бик күп илләрнең җитәкчеләре агрессорга каршы торырга үзләрендә көч тапмыйча, туган илләрен фашистлар аяк астына салдылар. Ә совет халкы, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бер кешедәй булып фашизмга каршы күтәрелде һәм аны җиңеп чыкты. Космоска беренче булып юл ачу шулай ук чиксез тәвәккәллек сорый иде. совет галимнәре моны да башкарып чыкты: беренче булып галәмгә совет гражданины, коммунист Юрий Гагарин күтәрелде. Дөнья тап калды һәм коммунистларның канатлары бик нык икәненә ышанды Хәзер һәркемгә дә билгеле: Ленин идеяләре миллионнарның күңелен биләп алган, алар шул нурлы идеяләр өчен көчләрен аямыйча көрәшәләр. Партия халыкка рухландыру көче белән бергә чын белем дә бирә. Чөнки белемсез бер нәрсә дә эшләп булмавы гомуми хакыйкать, тикмәгә генә әйтмәгәннәр беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар Искитмәле эшләрне совет халкы күп башкарды, ләкин эшләнәсе эшләр дә аз түгел әле. Тормыш бит үткәнне генә кабатлап бармый, ул һаман өскә, югарыга күтәрелә, аның юлы — спираль, кичә икенче, еченче пландагы эшләр, бүген беренче планга чыга, ә иртәгә яңалары туа. Моны иллюстрацияләргә кирәкме? Рәхим итегез, күз алдыбызда Россия уртасында яшәүче күп халыкларның берсе —татар халкы. Аның революциягә хәтле ачы язмышы һәркемгә дә билгеле. Ул әкренләп үлемгә хөкем ителгән иде. Әгәр Октябрь революциясе үзенең савыктыргыч. терелткеч көче белән вакытында килеп җитмәсә, ул үзенең ачы язмышыннан узып китә алмас иде Хуҗалыгы аяныч, культурасы күптән яшәп килсә дә, идән астындагы гөл сабагы кебек, мескен, ә ислам дине патша строе белән бергә аның муенына билчән кебек уралган, бөтен яшәү көчен суыра иде. Октябрь революциясе халыкны буып ГАБДРАХМАНӘПСЭЛӘМОВ торган барлык кара көчләрне тар-мар итеп ташлады, ана чәчәк атар өчен киләчәккә юллар ачты, ул бердәм совет халыклары семьясына керде. Татар халкы үз арасыннан гомуми эш өчен көрәшүче батыр интернационалистлар армиясе бирде һәм шуның белән башка халыклар арасында тиешле дан казанды. Бу хезмәт фронтында да, сугыш фронтларында да шулай булды. Кайчандыр безнең республикабыз аграр республика иде, хәзер ул иң алдынгы промышленность республикасы да. Чит илләрдә Татарстанны бик аз беләләр, дип әйтәләр. Күзләренә ак төшкән бәндәләргә ни әйтәсең Икенче яктан, монда, бәлки, үзебез дә «гаепледер», чөнки безнең табигый тыйнаклык мактанырга бер төрле дә юл куймый. Аннары культура работникларыбыз да әкренрәк кыймылдый шикелле. Республикабыз турында мактанмый да сөйләргә урын бар бит. Ленин милли политикасының чәчәк атуы турындагы мәсьәлә — хәзер иң актуаль мәсьәлә Бөтен дөньяда халыклар милли азатлыкка омтылалар, Ленин илендәге үрнәкләргә алар аеруча игътибарлы, чөнки монда бернинди дә ялган, күз буяу юк. Бер ай ял вакыты — әллә ни күп вакыт түгел Ләкин шунда да мин үзебезнең Казанны бик сагынып кайттым. Ленин музеенда алган тәэсөратларны үзебездәге жирле материаллар белән ныгытасым килде. Тагын Казан урамнарына чыгып киттем. Кояшлы көн, бик эссе дә түгел. һич арттырып әйтмим, совет елларында икенче — яңа Казан төзелде. Юлың кайда юнәлә: Ленин районынамы. Киров районынамы. Совет районынамы, Бауман яки Идел буе районнарынамы — һәр җирдә яңа гүзәл төзелешләр балкып тора. Яна спорт сарае, яңа стадион, яңа цирк... Кайчандыр мин шул жирләрдә торган идем. Халык бу урынны каһәрләп Мокрый дигән. Монда Горький язган кувалда ноч- лежкалары яшәгән. Хәзер Мокрыйнын эзе дә юк, ә берничә елдан бу урыннарны гомумән танымассың, монда Казанның эш үзәге булачак. Бер Казан гына шулай үзгәрсә, әллә ни сөйләп тә тормас идеи. Алыгыз Зеленодольскины, Чистайны. Алабуганы, Чаллыны. Түбән Каманы. Әлмәтне, Лениногорскины, борынгы Бөгелмәне... Алар бит совет елларында я юктан бар булдылар, я танымаслык булып үзгәрделәр. Ленинның турыдан-туры катнашы белән төзелгән Татарстан республикасында халыкның рухи тормышы да бик югары. Культура, сәнгать, әдәбият, музыка һәм театрларыбыз ничек үсте. Бу гасыр башында гына бу халыкның үз художниклары да, үз музыкантлары да булмаган дип кем әйтә алыр, театрларында хатын-кыз рольләрен дә ирләр башкарган дисәң, бу гайри табигый хәлгә кем ышаныр’ Әдәбиятыбызның тарихы мен еллардан бирле килә, ләкин ул да XX йөз башында гына нык юлга басты, ә хәзер инде Казан каласы уртасында борынгы әдәбиятның икенче яшьлеген гәүдәләндереп Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләре басып тора. Дөрес, безне бер вакытта да тулы канәгатьләнү биләп ала алмый, югыйсә без үсүдән туктар идек. Безнең эшләнмәгән эшләребез дә бик күп әле. Без киләчәгебезгә карап тагын да шатланабыз, күңелләрдә дәрт ташый. Материаль байлыклар белән беррәттән безнең яна кешеләребез үсте һәм үсә. Алар — безнең нурлы киләчәгебезнең яна биеклекләргә күтәрелү жирлеге. Бу жирлек бөек Лениннан килә, шуңа күрә ул нык, жиңелмәс һәм какшамас. Теләгәннәр карасыннар: Ленин иле шулай чәчәк ата!

1968 ел.