АЛТЫН ЙОЛДЫЗЛЫ ЛАЧЫН
«1944 ел, 10 октябрь. 15 нче һава гаскәрләре армиясе командующиеның бик мөһим заданиесен үтәргә очты. Латвиянең Добеле-Луце районында сакчы истребительләрдән башка очып, дошман зенит артиллериясенең көчле уты астында 2 мең метр биеклектән немецлар оборонасының алгы сызыгын фоторәсемгә төшерде. Дүртенче тапкыр әйләнеп чыкканда, Гатауллин самолетына снаряд эләкте. Безнең алгы сызыктагы сугышчылар «Петля- ков-2» самолетының немецларның артиллерия һәм миномет позицияләренә төшеп шартлавын күреп тордылар. Гвардия өлкән лейтенанты Гатауллин һәм аның экипажы геройларча һәлак булды. Гатауллин гомеренең соңгы минутында да, дошманның техникасына һәм тере көчләренә зур зыян китереп, Ватан алдындагы бурычын ахырына кадәр үтәде. Немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә зур хезмәтләре һәм командованиенең махсус заданиеләрен үтәүдә күрсәткән куркусызлыгы, батырлыгы һәм тапкырлыгы өчен хөкүмәтнең иң югары бүләге— Советлар Союзы Герое исеменә лаеклы. 99 нчы гвардияче аерым авиация разведкасы полкы командиры — гвардия подполковнигы Н. Щенников. 15 нче һава көчләре армиясе командующие, авиация гене- ралполковнигы Науменко. Икенче Балтик буе фронты командующие, Советлар Союзы маршалы Говоров. Икенче Балтик буе фронтының Хәрби Совет члены генераллейтенант Богаткин». Зәки Әхмәтҗанов «СССР Верховный Советы Президиумының 1945 ел, 18 август указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелгән». «Өлкән лейтенант Әнвәр Гатауллин, сугышчан бурыч үтәргә очудан әйләнеп кайтмады». «...Гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Гатауллинны мәңгегә ул хезмәт иткән полкның исемлегенә кертергә». Шундый батырлык эшләгән геройның исеме әлегә кадәр безгә билгеле булмавы чын-чынлап гаҗәпләнерлек иде. Исемен мәңгегә үлемсез иткән очучы турында, һичшиксез, сөйләргә, язарга кирәк дигән уйлар белән шул полкның документларын актара башладым. Бәлки аның кайда күмелүе дә билгеледер дип, полкның һәлак булган сугышчыларын теркәп бара торган махсус журналны карарга керештем. Бу журналның 13 битендәге юлларны укыгач, нәрсә уйларга да белмичә, аптырап калдым. Чыннан да ул юлларны укып караса, һәр кеше гаҗәпләнер иде. Менә ул биттәге язманың тулы күчермәсе: «Звено командиры, гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Җиһангир улы Гатауллин сугышчан очыштан частька әйләнеп кайтмады. (1923 елда Пермь шәһәрендә туган. Гамщинская урамы, 4 йорт. Әнисе Гатауллина Тайфә, Максим Горький урамы, 22 йортта яши)». Бусы гаҗәп түгел. Бу сүзләрне мин инде шактый очраттым. Ә сугышчының кай җирдә күмелүен теркәп бара торган графадагы өч сүз гаҗәпләнерлек тә, уйланырлык та, шатланырлык та иде. Әйе. бары өч сүз. Күпме вакытлар үткәчтер, бөтенләй башка төсле кара һәм икенче төрле почерк белән язылган өч сүз: «Частька әйләнеп кайтты». Дөрес, сугыш вакытында төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыккалый. һәлак булды дип саналган кешеләр дә исән булып чыга. «Фәлән урында җирләнде» дигән кәгазьләр килгән сугышчыларның да туган якларына исән-имин кайтып килү очраклары да булгалый. Ә бу—Гатауллин язмышы андый очраклы хәлләрдән аерылып тора. Аның үз полкына әйләнеп кайтуына ышануы да кыен. Чөнки очучының, Николай Гастелло кебек үк, ялкын чолгап алган самолетын соңгы минутта дошман техникасы өстенә юнәлтүен, машинаның анда төшкәч тә ут баганасы күтәреп шартлавын үз күзләре белән күргән шаһитлар да бар бит. Бүләкләү кәгазендә Гатауллинга Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән сон бирелүе турында язылган. Ниһаять, аның исеме мәңгегә полк исемлегенә дә кертелгән. Бу өч сүз мине шулкадәр кызыксындырды, архивта башка эшләремне ташлап, шушы лачынның язмышын ачыклау белән шөгыльләнә башладым. Иртәгесен үк архивтан Мәскәүгә, Оборона министрлыгының Кадрлар баш идарәсенә юл тоттым. — Әйе, гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Гатауллин исән,— дип җавап бирде олы яшьләрдәге, чал чәчле полковник һәм геройның хәзерге адресы язылган картотека бланкысын тоттырды.— Мондый кешеләр турында күптән язарга кирәк иде,—дип өстәде аннары —Татар егетләре ничек сугышканны яхшы беләбез без. Арсланнар алар. Әнә пикадор геройларыгыз бар,— полковник илебезгә татар халкы биргән геройларның шәхси карточкалары тезелгән бер тартмага күрсәтте. Дөрес сүзгә жавап юк, диләр. Полковникның хак сүзләренә мин берничек тә җавап кайтара алмадым. Казанга кайту белән, беренче эш итеп, дистәләгән сорауларга җавап бирүен үтенеп, геройның үзенә хат җибәрдем. Ул бик тыйнак һәм ЗӘКИ ӘХМӘТҖАНОВ ф АЛТЫН ЙОЛДЫЗЛЫ ЛАЧЫН төгәл кеше булып чыкты. Җавап хатларын озак көттермәде. Менә хәзер «һәлак булган» очучының язмышы күз алдыма шактый тулы булып басты. Әнвәр мәктәптә укыган елларда Чкалов, Байдуков, Беляков, Громов, Водопьянов кебек очучыларның моңа кадәр тиңдәше булмаган очышлар башкаруы бөтен дөньяны шаулатты. Әлегә кадәр кем булачагы турында уйлап та карамаган Әнвәр, бу лачыннар батырлыгы турында укыгач, очучы булам дигән ныклы карарга килде. Валентина Гризодубова, Полина Осипенко һәм Марина Расковаларның «Родина» самолетында, җиргә төшмичә, Ерак Көнчыгышка очып рекорд куюлары аның бу карарын тагын да ныгытты. 1938 елда, Пермьдә тулы булмаган татар урта мәктәбен тәмамлагач, ул авиация техникумына керде. Икенче курста укыганда, аэроклубка йөри башлады. Анда тулы курс үтеп, пилот исемен алды. 1940 ел башында 17 яшьлек пилот, комсомол путевкасы белән, Пермьдәге хәрби очучылар мәктәбенә кабул ителде һәм аны, бик яхшы билгеләренә тәмамлап, 1941 елның декабренә кадәр Новосибирск хәрби очучылар авиация мәктәбендә үз һөнәренең нечкәлекләрен үзләштерде. 1942 ел. Брянск фронты. Хәрәкәттәге армия. Сержант Әнвәр Гатауллин 15 нче һава армиясе составына кергән запастагы полкта «Петля- ков-2» бомбардировщигын сугыш шартларында куллану буенча күнегүләр алып бара, үзенең самолет белән идарә итү осталыгын арттыру өстендә эшли. Ләкин аның күңеле фронтка, сугышчан очышларга ашкына. Ул берничә тапкыр, үзен алгы сызыкка жибәрүне сорап, командованиега мөрәҗәгать итә. Ниһаять, 1943 елның май аенда сержант Гатауллин 15 нче һава армиясенең 99 нчы аерым разведка полкына китә. Шул полкта аның данлы сугыш юлы башлана. Яшь очучы бу полк составында Орел — Курск дугасында булган барлык сугыш операцияләренә катнаша. Бу сугышларда Гатауллин үзен һәр куелган бурычны җиренә җиткереп башкаручы, курку белмәс оста очучы итеп таныта. Курск дугасында 50 көн дәвам иткән һөҗүм сугышлары вакытында күрсәткән батырлыклары өчен полкка гвардия исеме бирелә. Әнвәр Гатауллин исә һәр заданиене җиренә җиткереп үтәгәне өчен хөкүмәтебезнең беренче зур бүләге — Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Орел һәм Курск районында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткәч, очучы-разведчиклар полкы Икенче Балтик буе фронтына күчә. Бу фронтта очучы-разведчикларга эш бермә-бер арта. Дошман оборонасын күзәтү һәм фоторәсемнәргә төшерү өчен көненә өчәр, дүртәр очыш ясарга туры килә. Разведкадан буш вакытларда очучылар туры- дан-туры немецларның алгы сызыгын утка тоталар, аларның тылдагы коммуникацияләренә бомбалар яудыралар. ...Сугышка кадәр дәүләт куркынычсызлыгы органнарында эшләгән кешеләрдән — чекистлардан оештырылган Денис Давыдов исемендәге партизаннар отрядын алар хәрәкәт иткән районнарда дәһшәтле өрәкләр дип атыйлар иде. Чыннан да, алар немецлар һич көтмәгәндә тын гына килеп чыгалар да тиз генә үз эшләрен эшләп эзсез югалалар. Тәҗрибәле чекист Александр Владимирович Назаров командалыгын- 154 дагы бу бригада фашистлар тылында бик кыю хәрәкәт итте. Алар үткән урыннарда күперләр, складлар, комендатуралар шартлап күккә оча, тимер юл эшелоннары яр астына мәтәлә, халыкның тенкәсенә тигән немец офицерлары, сатлык жан полицайлар тәмуг кисәвенә әверелә. 1943 елның декабрь башларында немецларның Псков шәһәрендәге ♦ коменданты фронттан яңа көчләр чакырта һәм Денис Давыдов исемендәге бригаданы юк итәргә приказ бирә. Бригаданың командирын тотып кайтучыга яки, һич югында, аны үтерүчегә зур сумма акча һәм утар вәгъдә итә. 1943 елның 9 декабрь көнне, Псков өлкәсенең Борисенки һәм Козельцы авыллары янында фашцстлар.ның «СС» солдатларыннан торган махсус жәза отряды белән Денис Давыдов исемендәге бригада партизаннары арасында каты бәрелешләр башланды. Фашистлар, артиллерия һәм танклар кулланып, сугышның беренче сәгатьләрендә үк Борисенки авылыннан партизаннарны чигенергә мәжбүр иттеләр. Партизаннар, Козельцы хуторының көнбатыш ягына чигенеп, ачык кырда, кышкы салкын жиргә сыендылар. Сугыш кызганнан-кыза барды. Чекистларның хәле кыенлашты. Патроннары бетеп бара иде. Ярдәм көтәр ф урын да юк. Нәкъ шул вакытта күктә көнчыгыш яктан кызыл йолдызлы самолет- о бомбардировщик пәйда булды һәм дошман өстенә каплар жиргә кунды. «Олы жир»нең бу күчтәнәче партизаннар әчеп я дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерле иде. Очучы үзенә тапшырылган эшне бик оста башкарды. Ләкин ул ки- £ тәргә ашыкмады. Партизаннар өстендә аларны сәламләгәндәй канатларын кагып әйләнде дә, моторларын бөтен көченә үкертеп, күккә таба вертикаль курс алды. Берничә минуттан борыны белән яңадан аска ыргылды һәм, барлык пулеметларыннан ут ачып, фашистлар өстенә ташланды. Кызыл йолдызлы машина моның белән генә чикләнмәде. Ул тагын дүрт тапкыр өскә күтәрелде һәм лачын кебек аска омтылып, фашистлар өстенә ут сиптерде. Нәтижәдә немецларның авыл кырыендагы берничә ут ноктасы атудан туктады. Авылда паника күтәрелде Югалып калган гитлерчылар авыл эчендә әрле-бирле йөгерешергә керештеләр. Алар үзләрен кулга алып ут ачканда, самолет инде болытлар арасына кереп бара иде. — Молодец, лачын, тагын кил,— дип, партизаннар аны бүрекләр болгап озатып калдылар. — Аның очучысы кем икән, шуны беләсе иде,— дип куйды чекистларның берсе. Бу бәрелештә бомбардировщик катнашуын немецлар да. партизаннар үзләре дә көтмәгәннәр иде. Кораллары һәм саннары ягыннан күп тапкырлар өстен булган башкисәрләр, сугыш кырында һәм урамнарда күп мәетләр калдырып, авылны ташлап китәргә мәжбүр булдылар. Тездән карга батып, тәртипсез төстә йөгерүче гитлерчыларның күбесен партизан пулялары куып житте. Чекистлар контратакага күтәрелеп, аларның эзеннән үк куып киттеләр. Атышлар туктагач, бригада командиры Александр Владимирович Назаровка офицер блокнотыннан ертып алынган бер бит кәгазь китереп бирделәр. АЛТЫН ЙОЛДЫЗЛЫ ЛАЧЫН — Самолет ташлаган посылка эченнән чыкты, иптәш комбриг, — диде алып килүче чекист, укыйукый. Бригада командиры ул кәгазьне игътибар белән укып чыкты. — Кайсыгыз очучының кем булуын белергә теләгән иде,— диде ул, үз тирәсенә җыелган партизаннарга карап.—Менә тыңлагыз: «Исәнмесез, партизан туганнар! Сезгә ялкынлы гвардия сәламе җибәрәбез. Без, өч кешедән торган экипаж— Гатауллин, Устинов, Клименков, сезгә, рус җиренең үч алучыларына, олы җирдән бүләкләр ташлыйбыз. Кетегез, без тиздән килербез». Язу астында экипаж членнары үз куллары белән имзаларын куйган бу кәгазь шунда ук кулданкулга китте. Аны һәркемнең тотып карыйсы, укып карыйсы килде. Бөек Ватан сугышы тарихында әле беренче тапкыр партизаннарның очучылар белән бергәләп үткәргән бу операциясеннән соң икенче көнне бригада штабына разведчиклардан донесениеләр килә башлады. Аларда 9 декабрь көнне, күп авыллар өстеннән, мөмкин кадәр түбәнгә төшеп, кызыл йолдызлы бомбардировщикның көнчыгышка очып үтүе турында язылган иде. Кайбер авыллар өстендә самолетның канатларын кагып әйләнеп йөрүе, листовкалар ташлавы, йөзләрчә кешеләрнең урамнарга чыгып, аны кул болгап озатулары турында да хәбәр иттеләр. Берничә көннән шул ук самолет тагын партизаннар лагерена килеп чыкты. Парашют куполлары яңадан кышкы салкын һава белән тулды. Күрсәтелгән урынга тагын сугыш кирәк-яраклары тутырылган зур-зур каплар төште. Чекистлар бу самолетны «безнең бомбардировщик» дип йөртә башладылар. Чыннан да, ул үзенең эшен нәкъ партизаннарча башкара иде. Бер дә көтмәгән яктан, астан гына килеп чыга да, сигналлар күрсәткән җиргә йөкләрен ташлап, немецлар тулган авыллар өстенә юнәлә. Югалып калган фашистлар өстенә ут сиптереп үтә дә, югарыга менеп, көнчыгышка китеп югала. Моннан 25 ел элек гвардия лейтенанты Әнвәр Гатауллин экипажы Партизаннарга ташлаган язуны Денис Давыдов исемендәге бригаданың командиры полковник Александр Владимирович Назаров әле дә үзендә саклый. Хәзер ул Ульяновск шәһәрендә яши һәм өлкә дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең начальнигы булып эшли. Тәҗрибәле чекист, сугышчан кыю командир уз эшен дәвам итә. * ® * «1943 елның 10 июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында катнашып, үзен кыю, тәвәккәл, көчле ихтыярлы очучы буларак күрсәтте. Үзенә буйсынган очучыларның һәм техник s ........................................................................ i Я//--&гли/ /*«*** г/>ув^е*сл«и I *•**?*'* f £ £■ fit? феар» Q.Kopo i. составның оста, белемле командиры итеп танытты. Олы тәҗрибәле һава разведчигы булаоак, бу эшкә башка звеноларны һәм эскадрильяларны да өйрәтүгә күп көч куйды. Аның экипажы полкта беренче булып, «Петляков-2» самолетында, һава разведкасы вакытында ерактан фоторәсемгә төшереп алу ысулын үзләштерде...» (Геройның бүләкләү кәгазеннән) Самолетның материаль частен яхшы белү һәм машинаны идарә итү техникасын отличнога үзләштерү яшь пилотка инде ышанычсыз дип саналган очракларда да җиңеп чыгарга ярдәм итә. 1944 елның 8 январь көнне дошман оборонасының Новосокольни- ки — Идрица тимер юлының көньягындагы алгы кырыен рәсемгә төшергәндә, Гатауллин машинасы көчле зенит утына эләгә. Самолет тирәсендә шартлаган снаряд кыйпылчыклары фюзеляжны, канатларны күп җирләрдән тишкәләп бетерә. Штурман һәлак була Шундый куркыныч һәм катламлы хәлдә дә Әнвәр куелган бурычны төгәл башкара. Фронт сызыгыннан 120 километр араны штурмансыз очып, бору җайланмалары ватылу аркасында көчкә идарә ителә торган машинасын үз аэродромына алып кайта. Гвардия лейтенанты Әнвәр Гатауллинның сугышчан очышлар вакытында күрсәткән тапкырлык һәм батырлык эпизодлары мисалларын күп китерергә була. Шул ук елның 1 июлендә Касьяны — Жидейки — Подборово— Тукусново районы чикләрендә махсус задание үтәргә килгәч, фашистлар самолетны үзләре оборона сызыгына кертмәс өчен пушкалардан һәм дистәләрчә эре калибрлы пулеметлардан көчле ут ачалар Шартлау дулкыны машинаны әле бер, әле икенче якка алып ташлый. Әнвәр төрлечә хәйләле маневрлар ясап, куркыныч зонадан чыга да, пулеметлардан ут сиптереп, фашистларның алгы сызыгы буйлап үтә. Бу вакытта фотоаппаратлар үз эшен эшлиләр, һәр минутта бәреп төшерелү куркынычы астында очса да, Әнвәр, куелган бурычны үтәп, үз базасына кайта. Техниклар самолет корпусында ике дистәгә якын тишек саныйлар. Төшерелгән пленкаларны эшкәрткәч, дошман оборонасының алгы кырые тирәсендә хәрби йөк төялгән 175 автомашина, 150 ат олавы, 18 танк, 4 кичү корылмасы, 75 артиллерия бата- реясы, 50 урында аерым торучы орудие, 70 данә танкка каршы ату ору- диесе, 63 миномет батареясы, 80 аерым миномет, 86 җирдә ПТР, 125 дзот, 890 блиндаж һәм 1725 урында пулемет оясы барлыгы беленә. Фронтның кечкенә генә участогында шул кадәр көчне дошман тикмәгә генә тупламаган, билгеле. Берничә сәгатьтән немецлар оборонасының бөтен мәйданы өстендә безнең штурмовиклар әйләнә башлый. Аста күп урыннарда ут баганалары күтәрелә. Алгы сызыктагы траншеяләр һәм окоплар төтенгә күмелә. 1 август көнне Гатауллин экипажы зенит орудиеләренең шашкын уты астында, Мадона — Луксте, Цецава — Рига, Крустпиле — Ремба- тене тоташтыручы шоссе һәм грунт юллардагы хәрәкәтне күзәтә Рига, Орге, Скрнверт һ. б. күп кенә тимер юл станцияләрендә торучы эшелоннарны пленкага төшереп, бик кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта. Калганын төнге бомбардировщиклар эшли. Гитлерчылар кулындагы юллар һәм станцияләр озак вакытка сафтан чыга. Станцияләрдә торучы эшелоннардагы сугыш техникасыннан янып кәкрәйгән металл өемнәре генә өелеп кала. 7 сентябрь көнендәге күзәтү очышында Әнвәр экипажы чын онытылмас истәлек калдыра. Аларга ул көнне Понурн — Аваты- нн — Бренцапи районы чикләрендә немецларның алгы оборона сызыгын күзәтү һәм пленкага төшерү бурычы йөкләнә Гитлерчылар сакчысыз самолетны көчле зенит уты белән каршылыйлар. Командир, төрле ЗӘКИ ӘХМӘТҖАНОВ ф АЛТЫН йолдызлы ЛАЧЫН катлаулы виражлар ясап, бу куркыныч зонадан чыга һәм янадан әйләнеп керер өчен югарырак күтәрелә. Ләкин монда, болытлар өстендә, аның каршына ике «мессершмит-109» килеп чыга. Билгеле, авыр бомбардировщик зур тизлек белән очучы ике истребительгә каршы тора алмый. Шулай да Әнвәр югалып калмый, пулеметлардан көчле ут ачып, аларны үзенә якын җибәрми. «Җиңел табыш» дип, бик кыю атакага ташланган фашист очучылары, яңадан һөҗүм итәр өчен, самолетларының борынын өскә чөяләр. Өлкән лейтенант, шуннан файдаланып, аска, болытлар арасына ташлана. Ләкин, аннан чыгу белән, машина тирәсендә тагын снарядлар ярыла башлый. Куелган бурычны һәрвакыт төгәл үтәргә күнеккән очучының бу хәл бик ачуын китерә. Шунда ул куркыныч һәм кыю карарга килә. Башта машинасын вертикаль буенча өскә алып менә, аннары өзлексез атып торучы зенит батареясы өстенә «пике»гә ташлана. Җиргә якын ук төшкәч, горизонталь очышка күчә һәм пулеметлардан ут сиптереп, алгы сызыкның бөтен буена очып үтә. Самолет бу юлы да дистәләрчә тишек алып кайта. Шулай да куелган йөкләмә җиренә җиткерелеп үтәлә. Фотография материаллары немецларның бу участокта 20 артиллерия батареясы, 5 миномет батареясы, 10 танкка каршы атучы пушка, 8 пулемет оясы, 45 автомашина, 4 корал склады һәм башка күп кенә мөһим объектлар барлыгын раслый. 15 сентябрьдә дә гвардияче разведчик, үз алдында бары бер километр күз күреме мөмкин булган томанлы һава ерып дошман позицияләре өстенә 600 метрга кадәр төшә һәм бик кыйммәтле разведка мәгълүматлары алып кайта. Кыю очучы, куркусыз разведчик, гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Гатауллинның сугышта күрсәткән мондый хезмәтләренә, тапкырлыгына командование югары бәя бирде. 1944 елның көзендә инде аның күкрәген ике Сугышчан Кызыл Байрак, Александр Невский һәм Беренче Дәрәҗә Ватан сугышы орденнары бизи. Ана күп тапкырлар Верховный Баш командующий үзенең рәхмәтен белдерә. Полкның гвардия байрагы янында фоторәсемгә төшерелә. * * ♦ 1944 ел, 10 октябрь. Ул көнге кебек көзге болытлы көннәрдә истребительләргә дә, штурмовикларга да эш әллә ни күп булмый. Очучылар һава яхшырганны көтеп, аэродромдагы блиндажларда домино сугалар, шахмат уйныйлар Туган якларына хатлар язалар. Кыскасы, һәркем үз эше белән мәшгуль. Ә очучы разведчиклар өчен алай түгел. Алар, һава шартларының нинди булуына карамастан, күзәтү очышларын дәвам итәләр, һава «яктыргач» күккә күтәреләсе штурмовиклар, бомбардировщиклар өчен объект эзлиләр алар. Гатауллин экипажы ул көнне дә, бик астан гына очып, яхшы гына мәгълүматлар алып кайтты. Машинасын куйды да, полкка яңа килгән яшь очучылар белән тренировка үткәрү өчен, стартта торучы самолетлар янына атлады. Яшьләр аны куп төрле сораулар белән каршыладылар, һәркайсының үзен кызыксындырган сорауга тәҗрибәле очучыдан җавап аласы килә иде. Ләкин Әнвәргә алар белән озаклап сөйләшергә туры килмәде. Старттагы телефон янында утыручы солдатның: «Өлкән лейтенант Гатауллин, полк штабына!»— дигән тавышы ишетелде. Полк командирының приказы кыска һәм катгый: — Текари — Чаймиш чикләрендә һәм Чулбыш поселогының көнбатыш өлешендәге оборона сызыгын пленкага төшереп алырга,—диде подполковник Щенников.— Яхшы карагыз, истребительләр озата бармый. Берничә минуттан «Пешка» («Петляков-2» самолетын фронтта шулай дип йөртәләр), күккә күтәрелеп, кирәкле курс алды. Штурвал артында — күзләрен алга текәгән корабльнын командиры Әнвәр Гатауллин, азрак артта Павел Хрусталев утыра. Ул әледән-әле картага һәм навигация приборларына карап ала. Артка, самолетның койрык өлешенә, укчы-радист Дмитрий Никулин урнашкан. Ул һаваны күзәтә һәм жнр белән элемтә тота. Өч гвардияче, өч өлкән лейтенант, өч коммунисттан торган, күп сугышларда сыналган, чыныккан, чын дуслык белән береккән бу экипажны полкның өлкән очучылары да, яшьләре дә хөрмәт итеп, «дуслар экипажы» дип йөриләр иде. Әйе, алар бик күп сугышчан очышларны бергә башкардылар. Күп тапкырлар бергәләп үлем белән көрәштеләр һәм жинүче булып чыктылар. Ничә тапкыр тишкәләнеп беткән ярым жимерек самолетта үз аэродромнарына әйләнеп кайттылар. Ләкин бер вакытта да куелган бурычны үтәмичә калмадылар. Бу көнгә кадәр 108 сугышчан очыш ясаган гвардия өлкән лейтенанты Гатауллинның очышлар исәбен теркәү журналын карасаң, анда түбәндәге мәгълүматлар бар: Өч тапкыр дошманның ерак тылдагы коммуникацияләрен бомбага тоткан; кырык өч тапкыр немецлар оборонасының алгы сызыгын фоторәсемгә төшерергә очкан; алтмыш дүрт тапкыр дошманның тылдагы көчләренә, алгы сызыктагы оборона корылмаларына күзәтү үткәргән; сигез тапкыр, турыдантуры һава армиясе командующие заданиесе буенча, фашистларның оборона сызыгын 300—400 метр биеклектән пленкага төшереп алган. Гатауллин экипажының бу мәгълүматлары Икенче Балтик буе гаскәрләренә зур ярдәм күрсәтә: фашистларның бик күп корылмалары һәм техникасы, һөжүм башланганчы ук, безнең штурмовиклар, бомбардировщиклар тарафыннан юк ителә. Өлкән лейтенант Гатауллин үзе башкарган очышлар вакытында гитлерчыларның оборона сызыгына һәм төрле сугыш техникасы өстенә 9200 килограмм бомба ташлаган. Дошманның ерак тылында һәм алгы кырыйдагы позицияләренә 3 миллион данә листовка тараткан, зениткалар утыннан һәм истребительләр тарафыннан ярым җимерелгән, тишкәләнгән самолетын егерме тапкыр үз аэродромына алып кайткан. Ул очышларның һәркайсы батырлык һәм кыюлыкның олы үрнәге булып тора. һәм менә йөз дә тугызынчы очыш! Аеруча катлаулы һәм мөһим задание: дошман оборонасының бөтен тирәнлеген, бу полосада нинди көчләр тупланганын рәсемгә төшерергә кирәк. Балтик диңгезеннән искән дымлы жил самолетка каршы кара кучкыл болыт өемнәре бөркә. Машина алар арасына кереп югалып тора да тагын килеп чыга. Ниһаять, аста орудиеләр атудан чыккан ялкыннар күренә. Бу инде — немецларның алгы сызыгындагы орудиеләр. Ә тегесе — пушкалардан алдагы бормалы-бормалы кара сызык — аларның иң алдагы траншея- лары. Әнә шул позицияләрдән инде безнең сугышчылар өстенә бертуктаусыз ут явып тора. — Башлыйбыз, Әнвәр,— диде штурман, кулы белән аска ишарә ясап. Командир, машинаны кинәт борып, беренче әйләнешкә чыкты. — Молодец, Әнвәр, шулай тот. Приборларның уклары тиешле цифрлар өстендә туктап калды һәм фотоаппаратлар эшкә кереште. Самолет, туры курс белән, немецларның алгы сызыгы буйлап оча. Астагы һәр нокта пленкага төшеп бара. Аннан соң штаблар эшкә керешәчәк... Беренче әйләнештән самолет әйбәт кенә чыкты. Гатауллин биеккәрәк күтәрелеп, яңадан «пикеэгә ташланды һәм оборонаның яна участогын төшерә башлады. Шул вакытта укчы-радист Никулинның — Артта, сул якта, снарядлар шартлый,—дигән тавышы ишетелде. ЗӘКИ ӘХМӘТҖАНОВ ф АЛТЫН ЙОЛДЫЗЛЫ ЛАЧЫН — Ун яктан да аталар,—дип кычкырды Хрусталев. — Барын да күрәм, дуслар, тыныч булыгыз. Гатауллин як-якка карап алды да, штурвалны кысыбрак тотып, үз курсы белән очуын дәвам итте. Командирның тынычлыгы иптәшләренә дә күчте. Түбәннән генә очучы машинага ату һаман көчәя барды. Снарядлар самолет тирәсендә якынрак шартлый башлады. Менә «пешка» шартлау дулкыныннан дерелдәп селкенеп куйды. Әнвәр, бермәлгә утыргычыннан кубып, һавада әйләнеп калды. Ләкин ул тиз генә яңадан штурвалга ябышты һәм, текә вираж ясап, югарыга омтылды. Аннан соң кинәт сул якка тайпылды да, моторларны бөтен көченә жигеп, аска ташланды. Фашистлар өстенә пулеметлардан озын-озын очередьлар жибәрде һәм, үз курсына ятып, яңадан эшкә кереште. Снарядлар шартлаудан хасил булган төтен бүрекләре еракта, артта калдылар. Очучының бу хәйләсеннән дошман зенитчылары югалып калдылар. Алар яна прицелга күчкән арада самолет позиция өстенә өченче тапкыр әйләнеп керде. Төрле фигуралар белән очып, немецларның ату зонасыннан Әнвәр бу юлы да бик оста гына чыкты. — Булды, егетләр,—диде, ниһаять, командир, иптәшләренә борылып,— хәзер кайтырга да була! Штурман Хрусталев Гатауллинга карап елмайды да, маңгаендагы тир тамчыларын сөртеп, алдындагы картага иелде. Укчы-радист сүзгә кушылмады. Ул бөтен игътибары белән тирә-якны күзәтә иде... Экипаж алдына куелган бурыч аеруча мөһим булгангамы, аэродромда самолетны полк командиры үзе каршылады. Гатауллин уставча кыска гына итеп рапорт бирде: — Куелган бурыч тулысынча үтәлде. Машина снаряд ярчыкларыннан биш җирдән тишелде. Экипаж очышларны дәвам итәргә әзер. Немец зенитчылары белән атышуы, нинди авыр шартларда очып, куелган йөкләмәне үтәве һәм экипажның чиктән тыш аруы турында бер сүз дә әйтмәде ул. Икенче самолетка ягулык салып, пулеметларны һәм фотоаппаратларны корганчы, экипаж самолет канаты астында бары ун минут ял итәргә өлгерде. Көндезге 1 сәгать 32 минутта «пешка» яңадан күккә күтәрелде һәм шул ук районга юнәлде. Сугышта икенче тапкыр шул ук урынга очуның нәрсә икәнен очучылар үзләре генә беләләр. Алдагы юлы бәреп төшерә алмавыннан ярсыган дошман самолетны бөтен хәзерлеге белән көтеп тора. Нинди биеклектән һәм нинди фигуралар ясап очуы таныш булган машинаны, позициягә якынайганда ук, дистәләрчә орудиеләр, пулеметлар каршылый. Андый вакытларда самолетның да, экипажның да язмышы корабль командирының идарә итү осталыгына бәйләнгән. Фашистларның «почеркын» яхшы белгән Гатауллин оборона полосасы өстенә бер дә уйламаган, көтелмәгән яктан барып керде һәм астан гына траншеяләр өстеннән сызгырып үтте. Аптырап, югалып калган зенитчылар ата башлаганда, Әнвәр инде икенче әйләнешне тәмамлады. Өченче тапкыр кергәндә, машина тирәсендә, дистәләрчә снарядлар шартлый башлады. Янякта да, алда да, артта да санап бетергесез ак һәм кара төтен шарлары хасил булды. Командир шулар арасында үзенә бер коридор табып, очуын дәвам итте. — Тагын бер әйләнеп чыксак, эш бетә, егетләр,—дип кычкырды Әнвәр иптәшләренә.— Тыныч булыгыз! һәм менә дүртенче әйләнеп, моторларын бөтен көченә үкертеп, зенитчылар өстенә пулеметлардан ут сиптереп, ул тагын алгы сызыкка ташланды. Окоплар һәм орудиеләр яшерелгән позицияләр өстеннән үтте. Шуның белән эш бетте. Задание тулысы белән үтәлде. Хәзер снаряд ярчыклары һәм пулялар белән тишкәләнеп тырналып беткән, көчкә «сулаучы» «пешка»ны аэродромга гына алып кайтасы калды, ьу юлы командир һәрвакыттагыча уен-көлке сүзләр әйтеп тормады, киеренке, арыган тавыш белән: — Киттек әйдә, өйгә,— диде дә, көч-хәл белән ярым «тере» машинасын көнчыгышка борды. Шул вакытта самолет, көчле электр тогына тоташкандай, бөтен корпусы белән калтырап, селкенеп куйды. Тышкы * яктан, күк күкрәгәндәй, көчле тавыш ишетелде. Бер мизгелгә күз аллары караңгыланып китте. Машина, командирны тыңламыйча, текә борылып сул якка ташланды. Берничә секундка югалып торган күрү һәм ишетү сәләте кире кайткач, Гатауллин снаряд эләгүдән яртылаш умырылган мотордан чыккай ялкын белән катыш кара төтен ташкыны күрде. —• Янабыз, командир, ялкынны сүндер,—дип кычкырды штурман. — Тыныч бул, Паша, хәзер сүндерәбез, машинаны гына тигезлим.— Командир тыныч кына шулай диде дә бөтен көче белән штурвалны алга, артка йөртә башлады. — Дима! Никулин! Син исәнме анда, нишлисең? Укчы-радист тавыш бирмәде. Сул яктагы канат — төтен эчендә. Менә ут командир кабинасына да үрелә башлады. Чыдый алмаслык эссе кабинада төтенгә тончыгып, Гатауллин машинаны тигезләде, үз курсына чыгарды. Хәзер максималь тизлек белән ялкынны сүндерергә кирәк иде. Утны сүндермәсәң, берничә минуттан бензин бакларының шартлавы мөмкин. Ләкин нишләргә соң? Кулда штурвал, аяк астында педальләр бөгелсә дә самолетның тизлеге артмый. Эсселектән качып, командир уң як бортка сыенды. Үзе ул түземсезлек белән алга карый иде. Фронт сызыгына да ерак калмадылар инде. Шул вакытта штурманның карлыккан тавышы ишетелде: — Командир, мин янам, сикерергә рөхсәт ит! Аңа борылып карагач, өлкән лейтенант үз күзләренә үзе ышанмады. Баклардан чыккан бензин чәчрәгән булса кирәк, Хрусталевны ялкын чолгап алган иде. Битләрендә куыклар күпереп чыккан һәм каралган. Сугышчан иптәше бу минутларда командирга шул кадәр кызганыч булып тоелды, аңа дөньядагы бөтен назлы сүзләрне әйтеп бетерәсе килде. Ләкин вакыты андый булмаганлыктан, Әнвәр берничә сүз белән генә чикләнде. — Молодец син, Паша, чын герой,—диде ул һәм соңгы тапкыр аның күзләренә карады.— Сикер тизрәк! Ләкин парашютыңны тиз ачма! — Хуш, Әнвәр,— диде штурман һәм ялкынга уралган килеш өске люк аша аска ташланды. Шул минутта ук аның өстендә парашют ачылды. Аның ак ефәк куполын ялкын бер генә ялап алды. Штурманның язмыш иркенә калган озынча гәүдәсе метеор кебек утлы эз калдырып, җиргә таба очты. — Эх, Пашка, әйттем бит сиңа тиз ачмаска,—дип пышылдады Әнвәр, үзүзенә. Аның бите буйлап эре-эре күз яшьләре тәгәрәде. Ялкын һәм төтен уралган самолетта командир үзе генә калды Ләкин үзебезнең якка барып җитәрлек хәл калмады. Менә-менә ягулык баклары шартларга тора. Бармаклар бернәрсә дә тоймый. Күзләр төтен аша җирне һәм тирә-якны көчкә күрәләр. Ә ялкын телләре инде кабина эчен дә ялый. Нишләргә? — Үләргә калгач, эз калдырып үләргә кирәк,— дигән карарга килде кыю офицер. Шул минутта анык күз алдына Николай Гастелло килеп басты. — Минем дә хәзерге хәлем нәкъ аныкы кебек бит,— диде ул, эченнән генә, һәм бар көченә штурвалын кысып, бомбардировщикның борынын аска, немецларның шактый күп техникасы тупланган артиллерия һәм миномет позицияләренә турылады, һәм ачу белән тешләрен и «к. у» Л» 5. ЗӘКИ ӘХМӘТҖАНОВ ф АЛТЫН йолдызлы ЛАЧЫН 161 кысып, пулеметларның гашеткасына басты. Аста немецлар, орудиеләрен, машиналарын калдырып, төрле якка йөгерә, кача башладылар. Берничә секундтан алар өстендә көчле шартлау тавышы ишетелде. Дошман позициясендә ут һәм төтен баганалары күтәрелде... Гатауллин, һушына килгәч, беравык үзен-үзе аңлый алмыйча аптырап торды. Аңларлык та түгел иде шул. Ул биек агачлар башына эләгеп уралган парашют бауларына асылынып тора. Күпме вакыт шулай эленеп торганын үзе дә белми. Тирә-якта сугыш уты белән сирәкләнгән урман. Кичке эңгер-меңгер чак. Әнвәр, парашют бауларыннан ычкынып, җиргә төште. Агач төбенә утырды да бөтен ваклыклары белән соңгы очышын тикшерергә тотынды. — Ничек болай булды соң әле? Мин бит машинадан сикермәдем, киресенчә, дөнья, тормыш белән саубуллашып, дошман өстеиә ташландым... Озак уйланып утырды ул. Җиргә күпмедер калгач, самолетның бензин баклары шартлавын исенә төшерде. Ә парашютның ничек ачылуы Әнвәр өчен табышмак иде. Дөрес, монда төрлечә уйларга була. Мәсәлән, шартлау дулкыныннан купол тутырылган ранецның ертылуы һәм парашютның үзеннән-үзе ачылуы мөмкин. Һәрхәлдә, Гатауллин самолеттан үзе сикермәде. Ничек булса да булгандыр, әмма ул хәзергә исән. Дөресрәге, ярым исән. Бармаклар самолеттагы кебек бернәрсә дә тоймый түгел, киресенчә, чыдый алмаслык булып авырта. Пешү куыклары сытылудан уң як бите чи иткә чыккан. Кашлар, керфекләр көйгән. Кул аркалары пешеп, куыкланып беткән. Комбинезон һәм унталар яртылаш янган. Башы әйләнә, әледән-әле күзаллары караңгыланып китә. Кыйналган кешедәй гәүдә сызлый, тән кызыша. — Нәрсә булса да түзәргә, тизрәк үзебезнең якка чыгарга,—дигән ныклы карарга килде ул. Чыгарга. Әйтүе бик җиңел. Ничек чыгарга? Бөтен тирә-якта немецлар, сатлык җан полицайлар мыж килеп тора. Юлларда бер өзлексез хәрби йөкләр төялгән машиналар, танклар, обозлар, җәяүле колонналар йөреп тора. Караңгы төшкәч, Гатауллин, аякларын көчкә атлап, көнчыгышка, атышлар ишетелгән якка кузгалды. Караңгыда алгы сызыкны эзләп торасы юк. Ул бик ерактан күренә. Йөзләрчә көпшәләрдән чыккан ялкын, туктаусыз күтәрелеп торган ракеталар аның өчен маяк иде. Яктырткыч пуляларның энҗе кебек тезелеп күккә менүе алгы окопларның кайда икәнен күрсәтеп тора. Очучы туп-туры шуларга карап юл тотты. Исән- сау кешегә ул араны үтәр өчен бер сәгать вакыт җитәр иде. Ә Гатаул- линның хәле авыр иде шул. Ул көч-хәл белән 40—50 метр бара да туктап ял итә. Игътибар белән тирә-якны тыңлый. Аннан сон тагын кузгала. Шулай итеп бара торгач, яктырганчы ике километр чамасы араны үтә. Иртән, тирә-якта хәрәкәт башлангач, Әнвәр, куаклар арасына кереп, ялга туктады. ...Авыр минутларда һәр кеше үзенең бөтен гомерен, тормышының иң бәхетле көннәрен искә ала. Ә иң бәхетле, кайгы-мәшәкатьсез көннәр кеше тормышында бары тик бала чакта гына була. Уйлар Әнвәрне дә балалык елларына алып киттеләр. Менә ул беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә, әни, әти, туган илем дип язарга, укырга өйрәткән беренче укытучы... Соңрак пионер сборлары, абыйсы Абдулла һәм иптәш малайлары белән Кама ярында балык каптырып утырган җәйге таңнар... Аннан соң авиация техникумы, комсомол сафына кергән истәлекле көн. Сугыш... Әтисе аны: «Сынатма, улым, нәсел-ыруга тап төшермә»,— дип озатып калган иде. Бик яхшы 162 күңелле кеше иде аның әтисе Җиһангир абзый Балалар ким-хур булып үсмәсеннәр, кеше булсыннар, дип, ул ачлык елны Әрә елгасы буендагы тау башында утырган Күгеш авылын (хәзерге Зеленодольск районы) калдырып, эш эзләп Уралга киткән. Үзенең дүрт баласына да белем һәм яхшы тәрбия биргән ул... Төрле уйлардан башы авырта башлады Әнвәрнең. Караңгылана башлагач, ул тагын юлга чыкты. Яралар сызлый. Аннан да бигрәк эчәсе килү теңкәгә тия. Иреннәр кипкән, авызда телне дә әйләндереп булмый башлады. Җан биргәнгә, юнь бирер дигәндәй. Әнвәр дә бер куак төбендә берничә каралып бөрешкән гөмбә табып алды Сирәк кенә булса да нарат җиләкләре очрый башлады. Эчәсе һәм ашыйсы килү басылгач, хәле яхшырып киткәндәй булды. «Бүген булмый инде, иртәгә, һичшиксез, үзебезнең якта булачакмын»,—дип тынычландырды ул үзен Фашистлар оборонасын кайда, ничек үтүе, очучы иптәшләре ничек каршылавы, ничек шатланулары бер минутка да аның күз алдыннан китмәде. Ләкин алдагы көн Әнвәрнең бөтен планнарын, хыялларын җимерде... Фронт сызыгына километр ярымнар калганда, таң атты. Тирә-якта тагын хәрәкәт башланды. Юлларда да, шәрә калган көзге басу өстендә дә төрле маркалы машиналар йөреп тора. Алар барысы да алгы сызыкка сугыш кирәкяраклары, солдатлар илтәләр. Төне буе барудан чиктән тыш арыган, яралары сызлаудан җәфаланган Гатауллин яктыргач, үз-үзен онытып, җиргә сузылып ятты. Күпме яткандыр, ул анысын хәтерләми. Кинәт, артыннан ишетелгән; «Русь, ауф!» дигән тавышка сискәнеп башын күтәрсә, туры төзәлгән автомат көпшәләрен күрде һәм аңын югалтты. Кесәләреннән документларын алганын да, машинага салып алып китүләрен дә сизмәде ул. Кичкә таба ниндидер авыл өендә аңына килгәч кенә Әнвәр үзенең нинди хәлдә булуын аңлады. Әсирлек!.. Очучының һушына килгәнен көтеп кенә торган кебек, өйгә автоматлар аскан ике немец солдаты килеп керде. Алар Әнвәрне авыл уртасындагы таш йортка алып килделәр. Зур тәрәзәле кечкенә бүлмәдә өстәл артында таза гына офицерны күргәч, Гатауллинның тыны кысылды. Шулай да ул үзен бик тиз кулга алды, фашистка тынычрак булып күренергә тырышты — Ну, өлкән лейтенант, утырыгыз, сөйләшик,— дип башлады офицер сүзен һәм Әнвәрне баштанаяк карап чыкты — Бик яшь икәнсез әле сез, мин менә кырыкка җитсәм дә гауптманнан уза алганым юк. Мөмкин кадәр тынычрак күренергә тырышып, Әнвәр дә сүзгә кереште. — Хәрби званиене яшькә карап түгел, белемеңә һәм иленә күрсәткән хезмәтеңә карап бирәләр,— диде ул тәрҗемәче аша,— аннан звание алу фронтта җиңелрәк, анда барыгыз!.. — Оһо, сез чәнечкеле сүзләргә оста икәнсез Димәк, очучы-раз- ведчик? — Минем бөтен документларым сездә, шуннан карагыз. — Офицер кешегә тупаслык килешми, өлкән лейтенант, сорауларга җавап бирегез. Без сезгә яхшылык кына телибез. — Яхшылык теләп безнең илгә басып кердегезмени’ Бер гөнаһсыз балаларны, яклаучысы булмаган хатын-кызларны, хәлсез картларны үтерү, тере килеш җиргә күмү, сезнеңчә, яхшылыкмыни? — Мин сезгә алар турында түгел, үзегез турында кайгыртырга киңәш бирәм, өлкән лейтенант. »• ЗӘКИ ӘХМӘТ ҖАНОВ Ф АЛТЫН йолдызлы ЛАЧЫН 163 — Юк, капитан, минем турыда сез кайгыртырга тиеш,—диде Әнвәр, ярсый төшеп.— Мин сезнең әсирегез. Бездә әсирләргә беренче чиратта медицина ярдәме күрсәтелә. Ә сез минем яраларны күрмәмешкә салышасыз Шушымы яхшылык? Бу сүзләрне ишеткәч, офицер белән тәрҗемәче ни турындадыр сөйләшеп алдылар. Бүлмәгә ике солдат килеп керде. Алар көчкә аягына басып торган Гатауллинны ябык машинада Ту- кумс шәһәренә төрмәгә алып киттеләр. Анда җиде тәүлек җәзалап та, һичнәрсә әйттерә алмагач, аны, ярым тере хәлендә, Латвиянең Виндава шәһәрендәге әсирләр лазаретына озаттылар. Анда Әнвәр тиз арада әсир рус врачлары белән танышты. Аларга фронттагы хәлләр турында сөйләде. Ә врачлар яшь очучыны аякка бастырырга тырыштылар. Яшьтән спорт белән чыныккан таза организм авырулардан тиз арынды. Тәндәге яралар гомерлеккә эз калдырып булса да төзәлделәр. Азрак хәл керү белән Әнвәр әсир очучылар белән танышты һәм качарга әзерләнә башлады. 1945 елның март аенда, ике катлы чәнечкеле тимер чыбыкны кисеп, Гатауллин Саратов врачы Александр Иванович Кайроны һәм ике очучыны иреккә чыгарды. Үзе икенче, зуррак группа оештыру өчен лагерьда калды. Ләкин Гатауллин бу лагерьда планын тормышка ашыра алмады, тиздән кырык кешелек команданы немецлар, пароходка төяп, төньяк Германиядәге Росток шәһәрендәге лагерьга озаттылар. Совет очучысы биредә дә әсирлектән котылу юлларын эзләде. Әсирләрне көчле сак астында урман кисәргә йөртәләр иде. Ул ышанычлы иптәшләренә берәмберәм үзенең качу планы турында сөйләде: урманда, җай туры китереп, балта белән сакчыны дөмектерергә... Ниһаять, менә алар иректә. Унсигез тәүлек буена ачлы-туклы килеш көнчыгышка карап юл тоттылар алар. Шулай бара торгач, Польша җирендә һөҗүм итеп килүче совет гаскәрләренә кушылдылар. Гвардия өлкән лейтенанты Гатауллинга, офицер буларак, трофей командасына җитәкчелек итүне йөкләделәр, һөҗүм итүче гаскәрләр белән ул яңадан күп газаплар кичергән Росток шәһәренә барып җитте. Җиңү бәйрәмен Әнвәр әнә шунда — ерткычларның үз оясында каршылады. 1945 елның ноябрь аенда, бер ел элек «сугышчан очыштан кайтмаган» звено командиры үз полкына, үзенең сугышчан иптәшләре янына әйләнеп кайтты, һәлак булган сугышчыларны исәпкә алу журналындагы «частька әйләнеп кайтты» дигән сүзләр әнә шул вакытта, Әнвәр полкына кайткач язылган булып чыкты. Советлар Союзы Герое, гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Гатауллин 1948 елның сентябренә кадәр үзенең сугышчан полкында хезмәт итте. Бөек Ватан сугышы елларында алган бай тәҗрибәсе һәм иптәшләренең геройлыгы үрнәгендә яшь очучыларны тәрбияләде. 1956 ел башында герой очучы бомбардировщиклар полкыннан пенсиягә чыкты. Хәзер ул Пермь шәһәрендә яшн һәм Я. М. Свердлов исемендәге моторлар төзелеше заводының сынау станциясендә диспетчер булып эшли. Әнвәр Гатауллин укучылар, үсмерләр, студентлар һәм эшчеләр арасында бик еш чыгышлар ясый. Ул һәр чыгышында үзенең геройларча һәлак булган сугышчан дусларын — гвардия өлкән лейтенантлары Павел Иванович Хрусталевны һәм Дмитрий Егорович Никулинны, батыр полкташларын искә ала. Аларның сугыш вакытында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары һәм үзе үткән канлы сугыш юлы турында сөйли.