Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЧЫК ИШЕК

Латифа аз-Зайят — күренекле гарәп язу* чыеы. «Ачык ишек» романы исә аның зур күлемле беренче эсере санала. Гарәп халкының, бигрәк тә гарәп яшьләренең иҗти- магыйполитик идеалларын, аларның теләкомтылышларын сурәтләүгә багышланган бу роман киң катлау укучылар массасы арасында зур уңыш казанды. Әсәрдә Мисыр халкының инглиз колонизаторларына каршы керешүе, хатын-кыз азатлыгы кебек актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Һәм әлеге мәсьәләләрнең һәркайсы диярлек Мисыр кызы Ләйлә язмышына бәйләнешле рәвештә хәл ителә. Халыкның милли азатлык хәрәкәте Ләйләгә дә ирекле кәннәр алып килә, илдә башланган шул хәрәкәт тәэсирендә кыз үзе дә якты киләчәк ечен көрәшүчеләр сафына баса. Романның сюжет тукымасына күз салыйк. Әсәр 1946 елгы мәгълүм вакыйгаларны тасвирлау белән башланып китә. Майларына чыдаша алмаган инглиз колонизаторлары Исмаил шәһәрендә бор төркем гарәп патриотларын җәзалап үтерәләр. Гасырлар буе җәбер-золым күрел яшәгән халыкны, чал тарихлы бу борынгы илнең кыю йөрәкле улларын кузгатып җибәрү өчен шул җитә кала: Мисырда көчле азатлык хәрәкәте күтәрелеп китә. Протест митинглары, зур-эур демонстрацияләр бөтен илгә диярлек җәелә Демонстрантлар арасында боз Ләйләнең абыйсы Мәхмүтне очратабыз Күңеле белән Ләйлә үзе дә гел абыйсы янында. Тик әлего бик бәләкәй шул ул.. Вакыйгалар бик тиз үзгәрә, катлаулана торалар. Менә 1952 елның җое — илнең язмышы хәл ителер кеннәр килеп җитә. Армия баш күтәрә, король илдән сөрелә. Әлего зур вакыйгалар барган көннәрдә без кабат Ләйлә белән очрашабыз Ул инде үсә төшкән, лицей тәмамларга өлгергән Тик ничектер һаман да читтәрәк йөри әле кызыбыз. Илдә барган вакыйгалар сокландыра да. шул ук вакытта куркыта да аны. Шул рәвешчә нишләргә белми аптырабрак йөргән көннәрнең берсендә Ләйләбез Әссам исемле бер егеткә гашыйк була. Кинәт кабынган кайнар мәхәббәт хисе аны үзгәртеп, канатландырып җибәргәндәй тоела. Тик бәхет китерми кызга бу мәхәббәт. Икейөзле, куркак һәм намуссыз бер бәндә булып чыга әлеге тәти егет. Ниләр генә килмәде икән 18 яшьлек кыз күңеленә бу кыен көннәрдә?! Әнә шулай романдагы драматик коллизияләр торган саен кечәя, куера бара... Тагын күпмедер вакыттан соң, Ләйлә Каһирә университетының философия факультетына укырга керә Университетны тәмамлагач, аны Порт-Сәгыйд шәһәренә эшкә җибәрәләр. Нәкъ шул көннәрдә инглиз һәм башка илләрнең колонизаторлары Сүәеш каналын мисырлылардан тартып алу ечен сугыш ачалар. Ил ечен кыен һәм хәлиткеч кеннәр башлана Шундый шартларда Ләйлә нишләргә тиеш? Әтисе тәкъдименә күнеп, үзе яратмаган кешегә кияүгә чыгарга һәм, профессор бичәсе ьулыл, тыныч кына яшәргәме?.. Бусы — иң җиңел юл. Ләкин мещаннар, обывательләр юлы Икенче бер юл да бар. Бусы — абыйсы Мәхмүт, кыю йөрәкле Хөсәеннәр сайлаган юл, көрәшчеләр юлы. Иле. халкы язмышы хәл ителгән киеренке көннәрдә, авыр көннәрдә Ләйлә үз тормышын көрәшче Хөсәеннәр белән бәйли,. 1956 ел. Халык җиңү тантанасын бәйрәм итә. Шул халык арасында без соңгы каг Ләйлә белән очрашабыз. — Димәк, бу инде көрәшнең соңгысы, Хөсәен? — дип сорый Ләйлә — Юк, сөеклем, бу соңгысы түгел! Бу эле — башы гына,—дип җавап бирә Хесәен. Авторның иң зур уңышы — гарәп кызы Ләйлә образы, билгеле. Дөнья әдәбияты хәзинәсендә булган йөзләрчә хатын-кыз образлары янына Латифа аз-Занят тагын бер гыйбрәтле язмышлы мөлаем образ өстәгән. Зур каршылыклар, һәртөрле икеләнүләр. шикшөбһәләр аша узып, Ләйлә тормышта үз урынын, мәхәббәтен һәм киләчәген таба. Ул чын кеше өчен иң изге һәм кадерле юлга чыга, иреккә, кояшка һәм киләчәккә алып бара торган ишекне ачу бәхетенә ирешә. Романны Ә. Синегулов һәм Л. Антонова иптәшләр тәрҗемә иткән. Әсәр җиңел укыла. Тәрҗемә нигездә уңышлы эшләнгән, диясе килә Сәясәт, рисвай, гайре, халәт кебек безнең телдә күптәннән яшәп килгән гарәп алынмаларын уңышлы куллану орги- налның милли колоритын татар укучыларына да җиткерергә ярдәм иткән. Күргәнегезчә, тәрҗемә ике автор тарафыннан башкарылган. Бу — тәрҗемәнең стилендә дә бераз сизелә. Әсәр бер генә кеше кулы белән тәрҗемә ителсә, әйбәтрәк булыр иде кебек. Советлар Союзы белән Берләшкән Гарәп Республикасы арасында күп еллар буе дуслык мөнәсәбәтләре яшәп килә. Бу дуслык җитди сынауларны үтте. Батыр Мисыр халкы бүген дә Израиль басып алучыларына каршы аяусыз кереш алып бара. Ләйләләр, Хөсәеннәр моннан дистә еллар элек башланган көрәшне бүген дә дәвам иттерәләр. Латифа аз-Зайятның «Ачык ишек» романы татар укучыларына гарәп халкы алып барган көрәшнең асылын аңларга, гарәп яшьләренең уй-хисләре, якты омтылышлары белән танышырга ярдәм итәр, дип ышанасы килә.