Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ ҖЫРЫҢ, ҮЗ КӨЕҢ БУЛСЫН

ИКЕНЧЕ МӘКАЛӘ

Өлкәннәр итәгенә тагылып. . Монарчы яшь прозаикларыбыз ничектер әдәби хәрәкәттән читтә- рәк, әгәр шулай әйтергә яраса, тәртәнең тышындарак йөриләр һәм аларның исем-фамилияләре дә, гадәттә, исемлек ахырында, «һәм башкалар» алдыннан гына телгә алынып үтелә иде. Әллә өлкән буын әдипләребез бирешә башладылар, әллә яшьләр үзләре бик нык активлашып киттеләр һәм өлгерү-житлегү чорына аяк бастылар инде — соңгы берике елда яшьләр прозасы кинәт алга, беренче рәткә килеп чыкты. «Казан утлары» журналының 1968 елгы саннарын актарып багыгыз Г. Ахуновның «Хужалар» романы, Э. Касыймовның «Бир кулыңны, дустым», М. Маликованың «Казан каласы — таш кала», Р. Төхфәтул- лииның «Агымсу» повестьлары, М. Мәһдиев, В Нуруллин һәм башка яшь авторларның проза әсәрләре. Кайчандыр яшь һәм башлап язучылар арасында гына йөргән яки бөтенләй исемнәре дә ишетелмәгән кешеләр бүген йөкне арбаның төбенә жигелеп тарталар. Н. Фәттах, А. Гыйләҗев, Р Төхфәтуллин, Г. Ахунов, Э. Касыймов кебек язучылар исә, күренекле өлкән әдипләребез белән беррәттән, инде бүген үк татар совет прозасын әйдәп баручы төп көчләрдән саналалар. Бу хәл безне яшьләр ижатына бераз башкачарак ноктадан караш ташларга мәжбүр итә. Бүгенге яшьләр прозасы ташламалар ясауга да. урынсыз күпертелгән мактауларга да мохтаж түгел кебек. «Казан утлары» журналының февраль санында басылган беренче мәкаләмдә сүз яшь прозаикларның Ватан сугышы чорына караган әсәрләре турында барган иде. Бу юлы исә аларның бүгенге тормышка, заман темасына багышланган әсәрләренә тукталасым килә. Әгәр сугыш елларындагы авыл тормышына караган әсәрләрендә яшьләр күпмедер күләмдә өлкәннәр эзеннән барсалар һәм өлкәннәр сурәтләгән тормыш күренешләрен тагын да тулыландыру, тирәнәйтү юнәлешендә эшләсәләр, иүгенге чынбарлыкны тасвирлаганда, бигрәк тә бүгенге яшь кеше образын тудырганда инде аларга күбрәк үзбаш эш итәргә, үзләренә юл салырга туры килә. Тагын шунысы кызыклы: сугыш еллары турында язганда, өлкәннәр эзеннән барганда, алар ничектер мөстәкыйльрәк тә һәм оригинальрәк тә күренәләр иде; ә менә яшьләрнең заман темасына багышланган әсәрләре хакында сөйләгәндә алай әйтеп булмый. Яна материал яңачарак караш ташлауны, бүгенге тормыш тудырган конфликт һәм ситуацияләр яңачарак хәл кылуны таләп итә бит. Ә яшьләрнең исә еш кына нәкъ әнә шуңа көчләре җитеп бетми кебек. Бер гадәтләнгән, хәтта ияләшеп беткән сурәтләү чараларыннан һәм сюжет кору алымнарыннан, яман аты чыккан һәртөрле «өчпочмак» һәм «дүртпочмак»лардан баш тарту бик жиңел түгел, күрәсең. Нәтиҗәдә, игътибар беләнрәк тикшереп карарга тотындыңмы, яшьләр сайлап алган иҗат юлы еш кына искергән, шактый тапталган юл булып чыга. Шундыйрак хәлне Э. Касыймовнын «Бир кулыңны, дустым» повестен укыганда да күрергә мөмкин. Әсәр безнең көннәрдә барган вакыйгаларны сурәтләүгә багышланган. Геройлары — баштарак өлкән курсларда укучы студентлар, соңыннан яшь белгечләр. Күләме ягыннан әллә ни зур булмаган бу повестьта автор замандашларыбызның истә калырлык образларын тудыра алган. Менә төз буйлы, таза, киң җилкәле чибәр егет Әхсән; шәп спортсмен һәм сәләтле геолог. Аңа джаз җене кагылган, ул һәртөрле кичәләрне, туристлык походларын ярата, тормыштан алырга мөмкин булганнарның һәммәсен дә алып калырга тырыша торган, икенче төрле әйткәндә, «яши белә торган кеше». Менә тырыш һәм сөйкемле, тыныч холыклы һәм оялчан табигатьле Әлбинә. Әхсәнне яраткан кебек, аны да яраталар; иптәшләре дә, укучылар һәм аларнын әти-әниләре дә ярата. Тик бу инде үзенә бер төрле, башка ярату. Әгәр Әхсәнне мәҗлес күрке, ачык йөзле күңелле утырдаш булганы өчен яратсалар, Әлбинәне кешелекле, тыйнак һәм намуслы булганга хөрмәт игәләр. Тагын әле яшереп кенә шигырьләр яза торган һәм муеннан Әлбинәгә гашыйк булган чандыр гәүдәле, аз сүзле, күзлекле егет Роберт, туптай йомры гәүдәле, пошмас табигатьле Гөлсинә, һәммәсенең уртак дуслары Борис белән Светлана бар. һәм повестьтагы шул геройларның һәрберсенең диярлек үз йөзе, үзенә генә хас холкы-фигы- ле бар. Без яшьләрнең ничек яшәүләрен, ни рәвештә ял итү һәм күнел ачуларын күрәбез, өлкәннәргә һәм бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре белән танышабыз. Әсәр басылып чыгуга, авторның үзенә һәм редакциягә укучылардан бик күп хатлар килде; повесть күп бәхәсләр кузгатты, капма-каршы фикерләр уятты Аның буенча әдәби диспутлар, конференцияләр уздырыла. Яшьләр тормышына багышланган бу повестьта күпләрне борчый һәм дулкынландыра торган әхлак мәсьәләләре күтәрелә. Укучылар игътибарын ул, барыннан да бигрәк, әнә шул ягы белән үзенә тартты бугай. Әмма ни генә булмасын, эчтәлегенең тирәнлеге ягыннан да, төп үзәк фикеренең әһәмияте буенча да, «Бир кулыңны, дустым» повесте Э. Касыймовнын моннан алда язган «Гомер ике килми» романыннан шактый кайтыш. Повестьның төп сюжет тукымасына күз салыйк. Саф күңелле, кешеләргә тиз ышанучан һәм беркатлырак табигатьле Әлбинә алданган, тиздән аның баласы булырга тиеш... Әхсән — баланың атасы буласы кеше—исә бу хакта белергә дә, ишетергә дә теләми. Кыз хурлыгыннан җир тишегенә керердәй булып йөри. Анын турында, укытучы кеше, башкаларны тәрбияләргә һәм аларга үрнәк булырга тиешле кеше турында авыл халкы, балаларның әти-әниләре, бергә эшләгән иптәшләре ни уйлар?.. Әлбинәне, барыннан да бигрәк, мәсьәләнең әнә шул яклары борчуга сала. Бу хәлне электән үк Әлбинәгә гыйшык тотып йөргән Роберт ишетә, ишетү белән кызны коткарып калу әмәлләрен эзләргә керешә. Әүвәл Әхсән белән сөйләшеп карый. Аның Әлбинәгә өйләнмәячәгенә ышангач, Роберт кыен хәлгә калган кызга үзе өйләнергә һәм шул юл белән аны хурлыклы язмыштан коткарып калырга карар кыла, һәм кемнен кем икәнен инде тәмам аңлап өлгергән Әлбинә Робертның бу тәкъдимен рәхмәтләр укып кабул итә... Сүз дә юк, бу рәвешчә өстән-өстән генә сөйләгәндә, әсәрнең бик * күп психологик нечкәлекләре, бик әһәмиятле мәгънә төсмерләре юга- ± лып калгандыр, билгеле. Әмма үзенең гомуми сызыкларында повесть- и нык төп сюжет линиясе инде революциягә кадәр үк язылган мелодра- >• маларда һәм сентименталь романнарда күп кабатланган арзан ситуа- _ цняләрдән аз аерыла. Дөрес, автор теләсә кайсы чорда кабатлануы $ мөмкин булган «мәңгелек» ситуация һәм хәлләргә дә мөрәҗәгать s итәргә хаклы. Тик чорына, заманына карап, ул ситуацияләргә салына « торган социаль эчтәлек үзгәреп торырга гиеш. Революциягә кадәрге чорда, хатын-кыз бөтенләй хокуксыз булган һәм изелеп яшәгән чорда, Әлбинә хәленә калган татар кызын күз ал- = дыгызга китерегез. Бу — аның бөтен тормышы җимерелү дигән сүз, £ анын өчен чын мәгънәсендә фаҗига булыр иде. Ул заманда шундый < кыен хәлгә калган кыз баланың намусын яклау, аңа ярдәм кулы су- £ зу —аны үлемнән коткаруга, тормышын саклап калуга тиңләшер һәм о мондый эшне үз өстенә алырга ният иткән кешедән искиткеч зур я кыюлык һәм батырлык соралыр иде. - 3 Хәзер эш башкачарк тора шикелле. Әтисез бала үстергән өчен генә £ хатын-кызны хурлау бетеп бара. Моның өчен генә берәү дә аларны < кимсетми, тотып әрләми. Дөрес, алдау һәрвакыт алдау булып кала, ул * һәрвакыт кыз балага авыр кайгы алып килә. Әмма безнең заманда бу £ мәсьәләгә караш-мөнәсәбәт шактый үзгәрде төсле. Юк, элеккеге мәгънәдә, мещаннар аңлаткан мәгънәдә «гыйффәтне югалту» гына хурлык түгел, барыннан да бигрәк, кешегә булган ышанычыңның җимерелүе йөрәкне әрнетә, кире кагылган һәм мәсхәрә ителгән мәхәббәт хисләрең өчен хурланасың, шулар өчен әрнисең. Э. Касыймов повестенда исә әнә шул мәсьәләләргә заманча якын килү җитенкерәми шикелле. Сүз дә юк, Әлбинә мәхәббәт хисләре мәсхәрә ителгәнгә һәм Әхсәнгә булган ышанычының акланмавына, җимерелеп төшүенә дә әрни, билгеле. Тик ул беренче чиратта һәм барыннан да бигрәк үзенең хурлыклы хәлгә калуы өчен кайгыра, кешеләр ни әйтерләр дип курка. Әгәр паспортында загс печәте булса, бу кадәр үк газапланмас һәм өзгәләнмәс тә иде кебек. Аннан сон, Әлбинәнең бик тиз генә, икеләнеп-нитеп тормый гына Роберт тәкъдимен кабул итүе дә сәерсеидерә. Аның Әхсәнгә булган мәхәббәте тирән булдымы икән, дип шикләнергә туры килә Әгәр чыннан да шулай икән, Әхсән белән алар арасындагы бәйләнеш вак һәм очраклы мавыгу булып кала, Әлбинә үзе тышкы иминлек турында гына кайгырта, халык алдында хурлыкка калмагаем дип кенә курка торган гади бер мешанка булып чыга. Автор үз героен күпме генә яратмасын, аны никадәр генә шәп итеп күрсәтергә тырышмасын, Әлбинә безнең чорның чын герое дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Аны, мәсәлән, «Тапшырылмаган хатлар»да- гы Галия белән бер рәгкә куеп булмый инде Әлбинәнең һәм повестьтагы башка геройларның борчу-мәшәкать- ләренә әллә ни җитди төстә карамыйсың да. Әйе, тормышта шундый хәлләр дә очраштыргалый. Тик безнең чорның төп каршылыкларын алар билгеләми. Очраклы, вак нәрсә Э. Касыймов каләме аша узганнан соң да вак булып калган, анда эпоханың киң, зур сулышы сизелми Шуңа күрә әсәр үзе дә ничектер җиңелчәрәк тоела, өстәнрәк эшләнгәнлек тәэсире калдыра. Тормыш берөзлексез алга бара Ул яна конфликт һәм ситуацияләр, яңа вакыйгалар тудырып трра. Инде шуларны әзер сюжет алымнары. әзер схема һәм штамплар буенча гына тасвирлый башладыңмы, уңыш- сызлыкка очрыйсыцны кет тә тор. Бу бер Э. Касыймовка гына кагылмый. билгеле. Безнең башка бик күп яшь прозаикларыбыз да әдәби остазларының бишмәт итәген ычкындырырга куркалар, хәтта әлеге итәк еш кына очракта инде тузып, сөрсеп беткән булса да. Бәлки, безнең үзебезнең Чынгыз Айтматовларыбыз булмау да шуның белән аңлатыладыр. Чын мәгънәсендәге һәр зур талант әдәбиятка яна темалар алып килү белән генә чикләнми, ул яңа сурәтләү чаралары да, әллә каян сизелеп, аерылып торган үзенчәлекле стиль дә. тормышка яңача мөнәсәбәт тә алып килә бит. Үзеннән үзе аңлашылса кирәк, бу һәркем кулыннан килә торган жинел эш түгел, билгеле. Әмма шуңа омтылырга кирәк. М Маликованың «Казан каласы — таш кала» исемле повесте да («Казан утлары» журналы. 1968 ел. 4—5 саннар), тулаем алганда, укучылар тарафыннан жылы каршыланды. Повестьта моңарчы безнең әдәбиятта бөтенләй диярлек яктыртылмаган яңа тема — ижат кешеләре, интеллигенция тормышы күтәрелә. Автор безне проектлар институтына һәм художник мастерскоена алып керә, архитекторлар һәм рәссамнар даирәсе белән таныштыра, өстән-өстән генә булса да бүгенге шәһәр төзелешенә бәйләнешле актуаль мәсьәләләргә кагылып уза. Соңгысына аеруча басым ясарга кирәк, чөнки дөньяда гомумән кеше, ниндидер абстракт кеше булмый. Теге яки бу профессия, конкрет бер һөнәр кешеләре генә була, һәм әлеге һөнәре кешенең тышкы кыяфәтенә, зәвыккызыксынуларына билгеле бер йогынты ясый, хәтта аның эчке дөньясын, характерын да үзгәртә. Шуңа күрә әдәби сурәтләү даирәсенә яңа һөнәр кешеләрен кертү күпмедер күләмдә әдәбиятны яңа штрихлар һәм яңа буяулар белән дә баету дигән сүз. Кызганычка каршы, безнең әдипләр сурәтли торган геройлар даирәсе әле һаман да шактый ярлы һәм бертөслерәк. Тормышта булган күп меңнәрчә һөнәр ияләре арасыннан безнең әдәбият бик азының гына тормышын сурәтли бара. Колхозчылар һәм механизаторлар, укытучылар һәм врачлар, сирәк кенә эшчеләр һәм инженерлар, тагын да сирәгрәк галимнәр тормышы — бөтен булганы әнә шулар кебек. Шуның өчен дә яшь авторның сәнгать интеллигенциясе тормышын әдәбиятка кертергә тырышуын хуплап каршыларга кирәк. Темасының яңалыгы белән үк инде повесть укучыларның дөньяга карашларын киңәйтергә ярдәм итә, аларны тынгысыз һәм мавыктыргыч ижат дөньясына алып керә. М. Маликова — безнең күптәнге танышыбыз. Моңарчы без аны күбрәк кыскакыска хикәяләр авторы буларак белә идек. Ул каләмен һаман шомарта, хикәядән хикәягә әдәби осталыгын үстерә килде, һәм зур күләмле шушы беренче әсәрендә үк үзен шактый әйбәт әзерлекле прозаик итеп танытты. Повестьның сюжеткомпозиция төзелешенә игътибар итегез. Беренче битләрдән үк автор безне әсәрдәге төп конфликтның эченә алып кереп китә. Проектлар институтын тикшерергә махсус комиссия килгән — Мәрьям өстеннән жалоба булган икән. Ана мең төрле гаеп өйгәннәр, ди Җитмәсә, гаилә таркатуда да гаеплиләр, ди... Шуннан автор әлеге конфликтның асылын ачарга тотына. Безне Мәрьямнең үз эшенә һәм иптәшләренә булган мөнәсәбәте белән таныштыра. аны ире белән аерылышырга мәжбүр иткән сәбәпләрне ачыклый. Әсәрне бу рәвешчә кору исә кызыксыну уятырга, укучыларның игътибарын тупларга ярдәм иткән. Дөрес, төбендә бу әле уңышлы табылган алым — әдәби чара гына. Әмма безнең күпчелек яшьләребез шул алымнарны белмәү аркасында харап булалар да. Врачлар кешенен анатомиясен, механик машиналарның төзелешен белергә тиеш булган кебек, язучы булырга жыенган кеше әдәби алымнарны да үзләштергән булырга тиеш. Бу мәсьәләнең бер ягы. Ләкин ул гына житми, сәнгать әсәренең төп кыйммәте теге яки бу алымнарга туры килү яки туры килмәү белән генә билгеләнми әле Автор тапталмаган яна сүз әйтәме, тормышны аялавыбызга нинди дә булса яңалык өсти алган- ♦ мы —һәр сәнгать әсәренә куела торган беренче таләп, төп таләп әнә = шул. Инде «Казан каласы—таш кала» повестена шул таләпләр и югарылыгыннан торып якын килә башладыңмы, авторның шактый * өстән йөзүен, еш кына башкалар салган сукмак буйлап атлавын күрәсең. 3 Повестьның төп сюжет сызыгы моңарчы күп әсәрләрдә очраган, х тапталып беткән ситуацияне хәтерләтә. Студент, соңрак яшь архитек- « тор Мәрьям Шәүкәт исемле художник егетне ярата. Үз-үзен онытып, . бөтен яшьлек дәрте белән ярата. Ләкин мәшһүр художник булырга хыялланып йөргән Шәүкәт күбрәк үз-үзе белән мәшгуль, кызга ничек- ® тер искитмичәрәк карый, ахырга таба исә аңардан бөтенләй суына. £ Мәрьям, кайгыдан, тота да беренче очраган кешегә кияүгә чыга. Әммз < озак та үтми, үзенең элеккечә үк Шәүкәтне, бары тик аны гына яра- £ туын аңлый. Алты елдан сон алар янадан очрашалар, яңадан дөрләп о мәхәббәт ялкыны кабына. Мәрьям, баласын алып, Вильданнан аеры- « лып китә. Тик китеп әллә ни күп вакыт үтми, ул Шәүкәтнең элегрәк * игътибар итеп бетермәгән начар якларын күрә башлый. Шул ук вакыт- £ та үз ире Вильдан да кызганыч тоела. Кыен хәлдән авария коткара < Ирен мотоцикл таптый, һәм Мәрьям күңеле белән яңадан Вильданга * тартыла башлый. ь Күрәсез, биредә дә Э. Касыймов повестенда очраган кимчелек — тапталган юллар, әзер сукмак буенча барырга тырышу ачык күренә. Ахыр чиктә хикмәт гомер-гомердән килә торган «өчпочмак»та гына түгел. Э. Касыймов повестенда да, М Маликова повестенда да тормыш күренешләре өстән-өстән генә сурәтләнә. Хикмәт әнә шунда. Чибәр һәм акыллы, тырыш һәм үз эшен яратып башкара торган Мәрьямне алыгыз. Автор үз героеның эчке дөньясына, рухи тормышына тирән керә алмаган Әсәрдә Мәрьямнең Шәүкәткә булган мәхәббәте турында күп сөйләнә, ләкин сөйләнә генә. Язучы әлеге олы хиснең сафлыгын, тирәнлеген һәм көчен күрсәтә алмаган. Мәрьям ничектер жиңел генә, артык уйлап тормый гына Вильдан белән тора башлый һәм шулай ук жиңел генә аерылып та китә. Вильдан образы тагын да тоныграк, тагын да өстәнрәк эшләнгән. Без аның музыка белән мавыгуын, детектив романнар укырга яратуын беләбез. Әмма автор аның эчке дөньясын ачарга омтылып та бакмый. Асылда ул жансыз күләгә, ике аяклы манекен булып чыккан. Тик әсәрнең сонгы битләрендә генә Вильдан бераз жанлана төшә Икенче дәрәҗәдәге образлар: Мәрьямнең дуслары, бергә эшләгән иптәшләре артык томанлы чыккан, алар бөтенләй хәтердә калмыйлар. Без тормышка, герой психологиясенә тирәнрәк керергә кирәк, дип күп сөйлибез. Әмма моның өчен үз һөнәреңне әйбәт белү, тормыш фактларын тирән үзләштерү генә житми. Гражданин һәм кеше буларак, авторның үзенен өлгереп житүе сорала. Соңгысы исә зур тырышлыклар нәтижәсендә. иҗат, тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе аша гына бирелә Безнең яшь прозаиклар алдында беренче чиратта кеше һәм гражданин буларак өлгерү бурычы тора да инде. Яшьләрдән еш кына үзенчәлек, оригинальлек таләп итәләр Бу, билгеле, дөрес таләп. Ләкин оригинальлекнең үзен башкалардан аерылып тору, беркемгә дә охшамаска тырышу дип кенә аңларга ярамый. Чын оригинальлек күп мәртәбә җитдирәк һәм тирәнрәк төшенчә. Ул барыннан да бигрәк, дөньяга, тормышка, ияләнгән, гадәтләнгән нәрсәләргә яңача карый, оашкалар игътиоар итми узып киткән нәрсәләрне күрә һәм алар турында укучыны уйландырырлык итеп яза белүдән гыйбарәт. Бу мәгънәдә безнең күп кенә өлкән азучыларыбыз, яшь прозаиклар белән чагыштырганда, күп мәртәбә яшьрәк күренәләр. Мисал өчен И. Газиның «Кызыл томаннар артында» һәм Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» кебек әсәрләрен алыгыз. Эчтәлекләренең тирән һәм мөһим булуы ягыннан, сурәтләү чараларыннан яңа һәм тапталмаган булуы белән дә аларны чын мәгънәсендәге новатор әсәрләр дип бәяләргә мөмкин. Новаторлык, оригинальлек үзебезнең татар әдәбиятының һәм дөнья әдәбиятының иң яхшы традицияләрен үзләштерүне кире какмый. Киресенчә, зур тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплаган кеше генә, тынгысыз һәм өзлексез эзләнә торган әдип кенә үз йөзен табарга һәм өлкәннәр итәгенә тагылып йөрүдән котылырга мөмкин. Геройның интеллектуаль дөньясы Әдәбият тормышны гомумиләштергән һәм шул ук вакытта индивидуаль, конкрет рәвештә эшләнгән образлар ярдәмендә чагылдыра. Бу күптән билгеле хакыйкать. Рас шулай икән, инде югарыда әйтелгәнчә, тормышны чагылдыру тирәнлеге барыннан да бигрәк кешенең катлаулы, каршылыклы һәм иксез-чиксез эчке дөньясына тирәнгәрәк үтеп керү дигән сүз була. Кешенең рухи, эмоциональ дөньясын сурәтләү мәсьәләсендә татар әдәбияты байтак тәҗрибә туплаган. Мәхәббәт, дуслык, көнләшү, нәфрәт кебек хисләр, начармы, яхшымы, безнең хикәя, повесть һәм романнарда шактый күп сурәтләнгән. Ә менә кешенең интеллектуаль культурасын тасвирлау мәсьәләсе белән эш катлаулырак тора. Безнең көннәрдәге үзгәрешләр исә нәкъ шушы өлкәдә барыннан да тирәнрәк һәм кызурак рәвештә бара. Космосны яулау һәм фәнтехника өлкәсендәге яңа ачышлар, Вьетнам сугышы һәм якын Көнчыгыштагы хәлләр — болар һәммәсе бүгенге яшьләрне нык борчый һәм алар күңелендә үз эвен калдыра, һәм язучы, әгәр ул бөтенләй тормыштан артта калырга теләми икән, әлеге зур дөнья мәшәкатьләре белән кызыксынып яшәргә һәм үз геройларын тасвирлаганда заманның сулышын сиздерә белергә тиеш. Безнең әдәбият кешенең интеллектуаль дөньясын бөтенләй читләтеп уза дисәк, дөрес булмас иде. А. Расихның «Ике буйдак» романын алыгыз. Бу әсәрдәге төп конфликт нәкъ менә фәнни эзләнү даирәсендә бара. Фәнгә төрле караш, тормышка капма-каршы мөнәсәбәт нәтиҗәсендә туган бу конфликтны без нинди киеренкелек белән күзәтәбез. Кызганычка каршы, безнең мондый характердагы уңышларыбыз азрак шул. Бик күп китапларда, аеруча яшьләр язган әсәрләрдә, замандашыбыз ничектер төссез, кызыксыз, чикләнгән кеше булып чыга. Без ул китаплардагы геройларның ни рәвешле бер-берсенә гашыйк булуларын, үзара дуслашуларын һәм ачуланышуларын күрәбез, әмма ни рәвешле уйлыйлар алар — монысын бөтенләй диярлек күрмибез. Заман героен тасвирлаганда, авторлар гүяки аны тышкы дөнья белән бәйли торган җепләрне юри өзәләр, ә болай аерып кую геройның эчке дөньясын ярлыландырып калдыра. Шундый характердагырак кимчелек Н. Фәттахның «Бала күңеле далада» исемле романында аеруча нык сизелгән иде. Роман безнен матбугатта тулаем уңай бәя алып өлгерде инде. Чыннан да, ул — үзенчәлекле һәм кызыклы әсәр. Язучы һәр нәрсә турында бары дөресен генә сөйләргә тырышкан. Ашыкмый гына, искиткеч төгәллек белән ул чирәм жирләрне үзләштерүчеләр яшәгән тар. кысан һәм тынчу һавалы кыр вагоннарын, аларнын авыр көнкүрешен, эчке мәжлесләре һәм сугышларны, вактөяк ызгыш-талашларны, гыйшкый бәйләнешләрне тасвирлый. Әмма көнкүреш ваклыкларына кирәгеннән артык игътибар бирү вак натурализмга китергән, фактлар дөреслеге фактлар дөреслеге генә булып калган. Язучымын ижат кредосын анлау өчен романнан бер эпизод китерү кызыклы булыр. Чирәм жирләрне үзләштерергә килгән кешеләр далада беренче буразна салалар, һәм шул тантаналы момент менә болайрак тасвирлана. Башта каядыр киткән маякларны эзләп гомер уздыралар. Инде сөрә башладык кына дигәндә юеш жирдән тракторларның ике сабанны сөйри алмавы беленә. Берсен өзеп кенә калдырасы урында, кире беткән бригадир сабанның төрәннәрен сүтәргә тотына. Берне сүтеп ала, алай да тарта алмагач, икенче төрәнне, ниһаять, өченчесен... Борчылып, совхоз җитәкчеләре килеп җитә... Әнә шулай вак сүгенү-талашлар, көндәлек мәшәкатьләр һәм үпкәләшүләр белән беренче көн үтеп тә китә. Күрәсез, автор юри һәртөрле пафос һәм идеаллаштырудан качарга тырыша. Аның геройлары ашау, йоклау, күбрәк акча көрәү кебек бик гади, хәтта физиологик борчумәшәкатьләр белән мәшгуль. Шуңа да алар ничектер артык түбән, канатсыз, омтылышсыз кешеләр булып күз алдына басалар. Менә романның төп герое — Һарун. Аның ямьсез кыяфәтле, нәкәс, саран булуын, бер тиен өчен үлеп торуын автор басым ясап сурәтли Анын теләк-омтылышлары да үзе яшәгән пычрак вагон тирәсеннән ерак китми Хикмәт Һарунның Роден скульптуралары һәм неореалистлар нжаты белән таныш булу-булмавында түгел, әлбәттә. «Авылдашым Нәби» исемле повестьтан ат караучы Нәбине алыгыз. Ул да гади колхозчы, аз укыган кеше. Әмма аның күңеле никадәр бай һәм матур, тормышның нинди мәсьәләләре генә борчымый һәм дулкынландырмый аны! Н. Фәттах безнен кешеләрнең менә шундый рухи бай булуын ача алмаган, шуңа күрә әсәрнен гомуми тоны да ничектер караңгырак тоела «Мөдир Саҗидә» исемле повестенда инде Н Фәттах бу кимчелеген нигездә җиңә алган. Повестьның төп герое Саҗидәне авылга эшкә җибәрәләр. Башта бу аңа бер дә ошамый, авыл тормышының һәр ягы аның ачуын китерә, ул ничек тә булса моннан качу, институтка китү турында хыяллана Әмма алга таба адым саен аның тирәсендәге кешеләрнең характерларында һәм күңелләрендә әйбәт яклар ачыла бара. Бюрократ председательнең салкын, гамьсез мөнәсәбәтенә җене чыккан кыз эш урынын ташлап китәргә карар кылып бетергән була, әмма кешеләр алдында жаваплы булуыңны, башкаларга кирәк икәнеңне аңлау хисе аны карарын үзгәртергә мәҗбүр итә. Язучының уңышы шунда, ул үз героен тышкы дөнья белән бәйләнештә бирә алган. Икенче пландагы персонажлар да үзмаксат белән генә кертелмәгән, алар Саҗидә характерын ачыграк яктыртырга ярдәм итәләр. Әмма Н. Фәттахның гомуми стиленә хас кимчелек бу повестьта да сизелә. Басар алдыннан редколлегия утырышында тикшергәндә дә, басылып чыкканнан соң да анын артык озынга сузылуын әйттеләр Ә бит повестьның журналга тәкъдим ителгән беренче варианты ике мәртәбәгә озынрак иде. Аны төзекләндерү юнәлешендә автор байтак эшләде, икенче дәрәҗәдәге эпизодларны һәм артык әһәмияте булмаган детальләрне кыскартты, әмма озынга китү, сузылганлык һаман сизелә. Нигә шулай? Инде югарыда бер тапкыр әйткәнчә, Н. Фәттах тоташ вакыйгалар сайларга ярата Кагыйдә буларак, ул артык озынга сузылмаган вакыт аралыгын ала, һәм геройларының шул вакыт аралыгындагы тормышын РАФАЭЛЬ М0СТАФИН ф V3 КӨЕҢ БУЛСЫН бөтен вак-төяге, бөтен төгәллеге белән сурәтләргә тырыша. Шунда аны бер җитди куркыныч сагалый. Үз тормышыгыздагы теләсә кайсы бер көнне алып, ничек йокыдан тору, киерелү, аннан нәрсә эшләүләрегезне кертеп, протокол төгәллеге белән язып карагыз. Бер генә көнлек тормышны рәттән язып бару өчен дә берничә калын том кирәк булыр, барыннан да бигрәк, ул вак-төяк детальләрнең иң зур өлеше беркем өчен дә кызыклы тоелмавына ышанырсыз. Сәнгать өчен характерлы, үзенчәлекле сыйфатларның берсе шунда, өзекөзек вакыйгалар тезмәсе аша да автор чынлык иллюзиясе тудыра ала, шул ук вакытта икенче дәрәҗәдәге, әһәмиятсез, характерлы булмаган нәрсәләрне төшереп калдыра, яисә аларны сикереп уза бара. Бер характерлы мисал. Хәтеремдә, ниндидер бер фильмда герой төнне йокламыйча, җәфалана-газаплана нидер көтеп уздыра. Беренче эпизод — сәгать телләре кичке унга җиткән, нерваланып беткән герой почмаклы-түрле бүлмә буйлап йөренә. Икенче эпизод — герой һаман шул рәвешчә йөренә. Тик бу юлы инде костюмын салып аткан да галстугы бер читкә шуышкан. Сәгать телләре төнге беренче яртыны күрсәтә, өстәлдә тәмәке төпчеге өеме. Өченче эпизод — башын куллары белән учлаган да герой диванда утыра, тәрәзәдән таң беленеп килгәне күренә. Экранда барлык шушы эпизодлар бик күп булса бер минутка сузыла. Ә үзеңне син герой белән йокысыз төн үткәргәндәй сизәсең. Әнә шулай өзек-өзек вакыйгалар тезмәсе аша сәгать ярым вакыт эчендә кешенең бөтен гомерен сурәтләргә мөмкин. Язучының осталыгы үз герое тормышындагы кирәкмәгән, әһәмияте булмаган бөтен нәрсәне төшереп калдырып, иң характерлы, иң мөһим моментларны сайлый белүдә күренә. Шуның өчен дә детальнең, ягъни бөтенне чагылдыра алырлык кисәкнең, әһәмияте аеруча зур. Менә Ә. Еникинең «Рәшә» повестеннан бер мисал: «Ә ике айдан соң Зөфәр Гамбәр туташка өйләнеп ташлады. Кыз, ичмасам, диде ул, үзен юаткан булып... Гамбәр туташ та бәхетле иде Очлы иякле мөлаем йөзен кечкенә көнбагыштай күтәреп, Зөфәренә «хуҗам!» дигәндәй карап кына тора иде ул. Ләкин Зөфәр ана беренче көннәрдән үк шаярткан булып әйтеп куйды: «Сиңа, орчыгым, башыңны түбән иеп кенә тору килешә!» — диде». Бары бер генә реплика! Ә геройларның үзара мөнәсәбәте хакында никадәр күп сөйли ул. Зөфәрнең гаилә тормышы турында автор башка берни дә әйтми диярлек, әмма аның үз хатынын яратмавын, ана өстән торып, хәтта беркадәр кимсетел каравын сизү өчен шул бер реплика бик җиткән. Беренче карашка Гамбәр үз язмышыннан канәгать һәм бәхетле кебек, әмма без шикләнми әйтә алабыз: бәхет тәтемәячәк кызга, бу йортта башын түбән иеп кенә торырга туры киләчәк аңа. Ә бит теләгәндә, шушы нәрсәләрне әллә ничәшәр биткә сузып тасвирларга мөмкин булыр иде. Хәлбуки, автор андый юлдан китми һәм бу кадәресе аның бурычына керми дә. Ул Зөфәрнең алдагы тормышы ничек булачагына ишарә генә ясый, башкасын укучының үз ихтыярына һәм үз фантазиясенә калдыра. Н. Фәттах әсәрләрендә исә вак-төяк җентекләү күп, ә менә шундый уңышлы табылган детальләр азрак. Тормыш аның әсәрләрендә таләпчән рәвештә сайлап алынмыйча, ничектер рәттән сурәтләнә, шуңа күрә аның әсәрләре артык сузынкы, артык озын тоелалар. Аны герой тормышының тышкы яклары: ничек йөрүе һәм ничек сөйләве күбрәк кызыксындыра. ә геройның эчке дөньясын ачу һәр очракта да унышлы булып җитми. Шундый характердагы кимчелекләр кайбер башка яшь прозаикларга да хас. «Әткәм һөнәре» исемле повестенда, мәсәлән. X. Сарьян бик белеп һәм бик тәфсилләп үз героеның ничек эшләвен сурәтли. Йорт салуга бәйләнешле күренешләр әсәрнең яртысын диярлек алып торалар Ә менә геройның, мәхәббәте пунктирлар белән генә бирелгән, абыйсына булган мөнәсәбәте тарында әйтелеп бетмәгән. Повестьтагы аерым моментлар буенча хөкем йөрткәндә, Гаяз җәмәгать эшләренә һәвәс кеше булырга тиеш. Ул комсомол оешмасының эше белән кызыксынып йөри, бүрәнә урларга йөрүчеләрне фаш итә. Ләкин бу момент- ♦ ларга әсәрдә бик аз урын бирелгән, повестьның төп өлешендә исә = Гаязның шабашниклыкта йөрүе сурәтләнә. Икенче бер яшь прозаик- 5 нын әсәрендә герой күбрәк вакытын машина астында ятып һәм моторда S казынып уздыра. Әйтерсең, автор техника ремонтлау белән мавыгып “ киткән дә, үз героеның эчке дөньясына күз салырга вакыты да юк | Дөрес, яшь прозаиклар үз геройларының интеллектуаль дөньялах рын да ачарга тырышып карамадылар түгел. Шундыйрак омтылыш > Р. Төхфәтуллинның «Тамчылар ни сөйли» исемле повестенда ук сизелеп калган иде. Әмма, инде матбугатта әйтелгәнчә, авторның бу повесте аның элекке әсәрләреннән байтак төссез һәм йомшак чыкты. Күптән түгел Р. Төхфәтуллин бүгенге яшь замандашыбыз турында «Агымсу» исемле яңа әсәрен язды Повестьның кыскартылган варианты «Казан утлары» журналының 1968 елгы 6 санында басылды, тулысы белән ул Татарстан китап нәшриятында чыкты. Кызганычка каршы, авторның бу повестен да укучы шактый сүлпән каршылады. Шундыйрак бер тәэсир кала, «Авылдашым Нәби»дән соң Р. Төхфәтуллин гел түбәнгә, гел кирегә тәгәри кебек. Хәтта Р. Төхфәтуллинның элекке стилен тануы да кыенлашты. Сүз кадерен белә торган, төгәл һәм пафослы җылы тел белән яза торган авторыбыз күп сүзлегә әйләнде, төче телле була башлады. Мин повестьның ни өчен болай уңышсыз чыгуы турында күп уйландым. «Агымсу»ныи төп герое Хәйдәр — шактый катлаулы язмыш кешесе. Язучы аның сугыш елларына туры килгән бала чагын шактый оста сурәтли алган. Менә Хәйдәрнең әтисе сугыштан кайта һәм улына бер шакмак шикәр тогтыра. Хәйдәр исә, акбур дип уйлап, аның белән стенага язып карарга тотына. Бу күренеш нык тәэсир итә. Сугыш еллары турында аның үзе һәм башкалар тарафыннан моңарчы язылганнарга әллә ни яңалык өстәмәсәләр дә, болар — повестьтагы иң уңышлы битләр. Бала чакта Хәйдәр зур бәхетсезлсккә очрый: кыядан егылып төшеп, умыртка сөяген сындыра. Язучы бик тәфсилләп һәм озын итеп (мин повестьның тулы вариантын күздә тотам) яшь героиның авыр кичерешләре һәм хисләре турында сөйли. Тормышта андый көтелмәгән бәхетсезлекләр сирәк булса да очрап тора, һәркем шундый хәлгә калырга мөмкин. Әмма бу момент әдәби әсәрдә нинди роль уйный? Яшьли имгәнү Хәйдәрнен бөтен характерына билгеле бер эз салыр, ул үз эченә бикләнер, аз сүзләнер, йомылып калыр, дип уйларга мөмкин иде. Хәлбуки андый хәл булмый. Хәйдәр шат күңелле, кеше белән аралашучан һәм физик яктан гаять көчле. Ул, ике дә уйламый, үзенә һөҗүм иткән кораллы бандитларны дөмбәсләп ташлый, аз гына салып алуга бергә эшләгән нефтьче иптәшләрен читән аша чөя башлый, сандык хәтле ташларны күтәреп күрсәтә, бармак юанлыгы тимер чыбыкларны бау урынына ишә... Мондый көч сирәк кешедә була, бала чакта ук умыртка сөяге сынган кеше турында инде сөйләп тә торасы юк. Р. Төхфәтуллин үз героена шундый гадәттән тыш сыйфатларны өя *енә. тик аның гарип калган мескен бер баладан әкият героена әверелүен җитәрлек дәлилләми. Бу исә беренче битләрдән үк укучының ышанычын какшата, укучы белән язучы арасында булырга тиешле эчкерсез мөнәсәбәтне боза, ә шунсыз чын сәнгать әсәре 6).ia алмый. РАФАЭЛЬ МОСТАФН Н Язучы эзләнә һәм хаталана торган, бик тырышып һәм даими рәвештә үз-үзен тәрбияләү белән мәшгуль булган, кешелек җәмгыяте ирешкән мәдәният казанышларына омтыла торган герой, бүгенге яшь кеше образын бирергә тели. Ул безне, тырышып-тырышып, Хәйдәрнең бик әйбәт кеше булуына ышандырмакчы. Әмма «бал», «бал» дип тәкъ- рарлаганга карап кына бал тәмен тоеп булмый, диләр. Шуның кебек, автор безне Хәйдәрнең шәп егет булуына күпме генә ышандырырга тырышмасын, аның шул әйбәт сыйфатларын кылган гамәлләре, вакыйгалар ярдәмендә ачмый торып, без ана ышанмыйбыз. Иң кыен һәм жаваплы бер моментта Хәйдәрнең үзен ничегрәк тотуын карыйк. Автор Хәйдәр җаны-тәне белән Надяны ярата, ул ана кече яшьтән үк гашыйк, ансыз яши алмый, дип ышандырмакчы. Надя Мәскәүгә укырга китеп бара. Хәйдәр ярыйсы гына яшәп ята. алай гына да түгел. Айсылу исемле чибәр генә кыз тирәсендә бөтерелә башлый. Җитмәсә, Надя каникулга кайткач, үзенен бу егетлеге хакында аңа да сөйли. Алар арасындагы мөнәсәбәт акрынлап суына бара, ахыр килеп. Надя башка бер кешегә кияүгә чыга. Хәйдәр Надяның «хыянәтен» (төбендә ул үзе кызны шуңа этәрде) бик авыр кичерә, кая барып бәрелергә белми мотоциклда чапканда авариягә эләгә, әллә ничә җире сынган, аңын югалткан килеш аны больницага китереп салалар. Аны чын күңелдән яраткан Айсылу, төннәр буе саклап, аның янында утыра. Хәйдәр яңадан аякка баса. Үзенең чын дусты кем икәнен, ниһаять, аңлагандыр дип уйлыйсың. Тик бервакыт Айсылуны каршы алырга килгән җирдән, тота да Мәскәүгә — Надя янына китә бу. Повестьның беренче яртысы шунда тәмамлана... Күрәсез, геройның эшләгән эшләре җитәрлек дәлилләнмәгән, алар аның характерына туры килмиләр, нәтиҗәдә аңлашылмаучылык, каршылык туа. Уйларга сәләтле, интеллектуаль герой килеп чыкмый. Алай гына да түгел, аның хәтта эмоциональ дөньясы да шактый ярлы. Герой — үзенең уй-хнсләре белән шактый элементар, хәтта беркатлы кеше. Укучылар да, күрәсең, повестьны шуңа салкын каршылаганнардыр. Без укучының дөньяга карашы үсү турында күп сөйләргә яратабыз, һәм бу чыннан да шулай. Ленин китапханәсенә йөри торган гади бер укучының карточкасын ачып карагыз. Татар язучыларының китаплары белән бергә, сез анда К. Симонов һәм К Паустовский, И. Эренбург һәм М. Шолохов. Э. Хемингуэй һәм Л Фейхтвангер әсәрләрен, кибернетика. биология, философия буенча хезмәтләрне очратырсыз. Китапханә хезмәткәрләренең сөйләвенә караганда, хәзер матур әдәбият белән кызыксынучылар арасында техника һәм фән кешеләре саны арта бара икән. Нигездә аларның күбесе югары белемле кешеләр, үзләренең төп һөнәрләреннән тыш, алар фән һәм сәнгатьнең төрле тармаклары белән дә кызыксыналар һәр яктан тирән мәгълүматлы булу аларның әдәби зәвыкларына да билгеле бер йогынты ясый. Мондый укучылар әдәби әсәрләрдән, барыннан да элек, фәлсәфи тирәнлек, зур гомумиләштерүләр, социаль һәм психологик төгәллек таләп итәләр. Аларны инде озын-озын максатсыз тасвирлаулар, ясалма сюжет һәм уйлап чыгарылган, аннан-моннан гына эшләнгән характерлар канәгатьләндерми Үз әдәбиятыннан тыш бернәрсә дә белми торган укучы өчен язу — бер эш. Дөнья һәм рус әдәбиятының иң яхшы казанышлары белән таныш булган, әдәби әсәрләрне чагыштырып карый алган укучы өчен иҗат итү — бөтенләй башка нәрсә. Укучының дәрәҗәсе үскән икән, язучыга куела торган таләпләр дә үсәргә тиеш Әгәр замандаш образын бөтен тулылыгы белән бирергә, аның интеллектуаль дөньясын бөтен байлыгында күрсәтергә телибез икән, ул чагында без үзебез дә заманның катлаулы фәлсәфи һәм фән- ии-техник проблемаларыннан артта калмаска тиешбез. Шулай булмаганда, укучы безне узып китәчәк һәм өстән-өстән эшләнгән беркатлы геройларыбыз белән танышу ана күңелсез булачак. Тормыш материалы һәм иҗади хыял Язучының илһам чыганагы — тормыш, һәм язучы ижат иткән образларның ышандыру һәм тәэсир көче, әдәби кыйммәте барыннан да элек аларнын тормышчанлыгы белән билгеләнә. Ләкин язучы күзенә нәрсә чалына, шуларнын һәммәсен күрсәтеп бара торган жансыз көзге түгел әле. Ул тормышны чагылдырып кына калмый, аны дөрес итеп ф сурәтли дә, икенче төрле әйткәндә, үз фантазиясе ярдәмендә тудырган я әдәби образлар аша, ижади хыял көче белән тормышны яңадан туды- х ра. Инде без язучы хыялы белән тудырылган дөнья турында хөкем е йөртәбез икән, монда «бу дөрес, бусы дөрес түгел», «бу тормыштагы- £ ча, бусы алай түгел» дип утыру гына житми. Аның ижатын сәнгать о законнарына таянып хөкем итәргә, әсәрнең эчке логикасы буенча хө- 2 кем итәргә кирәк. Әгәр ул тормыш күренешләрен тирән үзләштерә ал- * маган, әгәр аңа ниндидер бер урында зәвык һәм талант житеп бетмә- с; гән, әгәр ул эстетика кануннарын бозган булса, тормышны бик шәп » белү дә язучыны коткарып кала алмый. Г. Ахуновнын «Хужалар» романын укыганда, тагын бер мәртәбә < шул нәрсәләрнең дөреслегенә ышанасын Анын берничә еллар элек “• чыккан «Хәзинә» исемле романын барыбыз да беләбез. Роман кимчелекләрдән арынып бетмәгән иде. Әйтик, автор романның экспозициясен артык озынга сузган, берничә сюжет линиясе һәм конфликт билгеләсә дә, аларнын тик берсен —Кәрим Тимбиковнын күтәрелү һәм һәлак булу линиясен генә ахырга кадәр житкергән иде. Шундый кимчелекләре булуга да карамастан, роман үзенең яңалыгы, тормыш материалының кызыклы булуы белән игътибарны жәлеп итте. Автор нефть яклары өчен хас бер төп конфликтны — рекордлар артыннан куу, ялган дан артыннан кууны тотып ала алган һәм Кәрим Тимбиковнын фажи- гале язмышы мисалында андый методларның зарарын күрсәтә алган иде. Роман хакында аз язылмады, нигездә аларнын күбесе мактау рухында иде. Бу турыда язучыларның күбесе, шулар арасыннан мин үзем дә, Г. Ахуновнын уңышын үз геройларының тормышын шәп белүе, анын Казаннан Әлмәткә күчеп китүе, үз геройлары янында эшләве, аларның омтылыш-теләкләрен тирән сиземләве белән аңлатканнар иде. «Хәзинә»не язганнан сон да Г. Ахунов тагын байтак еллар нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә яшәде һәм булачак әсәренен персонажлары белән якыннанрак аралашырга да, нефть якларындагы тормыш һәм өлгергән мәсьәләләр белән танышырга да, һичшиксез, зуррак мөмкинлек алды, һәм Г. Ахуновнын «Хужалар» исемле яңа романында бу сизелә дә, аның нефть якларын, ул яклар тормышына хас үзенчәлекләрне, һәртөрле мәсьәләләрне белү дәрәжәсе тагын да тирәнәйгән. Шул ук вакытта «Хәзинә»дә үк сизелеп калган бер кимчелек тә көчәя, күзгә аермачык ташланырлык була төшкән. Сүз авторнын зур күләмле эпик әсәрләрнең композициясен төзи белмәве, күп планлы һәм катлаулы әсәрләрнең барлык элементларын берләштерә, бер ноктага төйни алмавы хакында бара. «Хужалар» — «Хәзннә»нсң дәвамы. Монда нигездә шул ук геройлар белән очрашабыз. Дөрес, бу еллар эчендә аларның күбесе үсәргә, бер адым югары күтәрелергә өлгергән. Шуның белән бергә, композицион ҮЗ КӨЕҢ БУЛСЫН төзелеше һәм әдәби идеясе белән дә «Хуҗалар» мөстәкыйль, «Хәзи- нә»гә бәйләнмәгән әсәр. Мин әсәрнең идеясе дидем, һәм шунда ук уйга калдым: «Хужалар»ның идеясе нинди соң? Укучыларга автор нәрсә әйтергә тели, аны нәрсә борчый, тынгысызлый, авторның әйтми кала алмаслык нинди яна сүзе бар? Минем уемча, бөтен бәла дә шунда; романның идеясе бик үк ачык түгел. Романның беренче битләрендә үк автор төп геройны — промыселлар идарәсе башлыгы Арслан Гобәйдуллинны борчып, газаплап торган мәсьәләләр белән таныштыра. Аларнын иң зурысы — факелларда газ яндыру. Әйе, Татарстанның көньяк-көнчыгышында меңнәрчә факеллар дөрли, күпме кыйммәтле чимал әрәм була. Шул ук вакытта авылларда һәм эшче поселокларда ягулык җитешми, бик күп колхозчыларга һәм нефтьчеләр өенә газ кермәгән. Эш шунда, нефть белән чыга торган газны шул килеш, турыдан-туры кулланып булмый, аны махсус заводларда эшкәртергә кирәк. Бу исә—акча, зур чыгымнар дигән суз. Дөрес, ахыр чиктә андый заводлар барыбер төзелә төзелүен, әмма кирәкле акча табылганчы, проект һәм сметалар төзелгәнче, төзелеш эшләре кызу темп белән башланып киткәнче байтак гомер уза, нәтиҗәдә катлам басымы кими төшә, жир астындагы байлыкның байтак өлеше янып көлгә әйләнгән була. Әнә шулар өчен янып-көеп йөргән Арсланны Мәскәүдән буш кул белән кире борып кайтаралар. Аның инициативасы буенча эшләнгән проектны мактыйлар мактавын, ләкин заводны салу өчен акча бирмиләр. йокысыз үткәргән төннәр, проект төзүчеләрнең күпме хезмәте, әйбәт башлангыч — барысы да җилгә оча. Бик үткен һәм тормышчан конфликтның очлары төйнәлде кебек. Тик Арсланның горком секретаре Корбанов янына керүе була — бөтен кыенлыклар җиңел генә чишелә дә куя: завод төзергә дә булалар, ул гына житмәсә, бөтен бер шәһәр салырга да тотынмакчылар Шул рәвешчә, оеша башлаган этапта ук конфликт чишелә, ә роман дәвам итә. Автор конфликтны вакларга, бүлгәләргә тотына, героен берберсе белән әллә ни тыгыз бәйләнмәгән күп төрле ситуацияләргә куя башлый. Менә чын мошенник Гозәеров кыйммәтле ковер күтәреп килә. Арслан коверыние белән аны куып чыгара. Менә ул эшчеләрнең ике сәгать буе өйгә кайта алмый газаплануларын, ә аларны ташырга тиешле шоферның кыек юлда йөрүен ачыклый. Аның кушуы буенча, юньсез шоферны эшеннән алалар. Арслан карап торышка ук тискәре характерлы горком секретаре Мөстәкыймов белән конфликтка керә. Мөстәкыймов промыселлар идарәсенең партия бюросына үз кешесен уздырмакчы, ә коммунистлар исә үзләре шәп белгән кешене —- Вильдановны сайлыйлар. Мөстәкыймов хур була. Моның өчен ул Арсланны гаепле саный, аның өстеннән вак-төяк фактлар туплап, эшен бюрога куймакчы. Минем үземне Мөстәкыймовның мондый вак үчләшүе ышандырмый. Ярый, ышандырмасын да ди. Ләкин йөз проценты белән унай герой Корбанов, мәсьәләнең асылына төшенми, Гобәйдуллинны тикшергән комиссия кешеләре чыгарган карарлар белән алдан танышмыйча ук торып, промыселлар идарәсе начальнигының шәхси эшен бюрога куярга ничек жөрьәт итә? Күрәсең, автор укучыны билгесезлек белән жәфаларга. анын кызыксыну көчен арттырырга теләгәндер Әмма Арсланның язмышы өчен артык кайгырырлык урын юк. Без аның гаепсез икәнен, хакыйкатьнең ахыр чиктә барыбер өскә чыгачагын алдан белеп торабыз. Шулай була да. һәм яңадан укучының игътибарын азмы-күпме тотып торырлык менә бу вак-төяк каршылыкларның барысы да хәл ителеп бетә, ә романның күп булса яртысына гына җитеп киленә. Шуннан сон автор күп кабатланган, күп сыналган котылу юлына мөрәҗәгать итә — заводта авария ясый (1968 елда бер «Казан утлары»нда гына басылган өч әсәрдә — «Казан каласы — таш кала», «Агымсу» һәм, ниһаять. «Хужалар»да — сюжет үстерү алымы буларак авария кулланыла). Яна төзелеп кенә беткән завод яна башлый. Утны тиз генә сүндерә алмыйлар, завод шартлау куркынычы туа. Арслан, үз гомерен куркыныч астына куеп, янгынның нәкъ уртасына, эченә керә һәм заводны шартлаудан саклап кала. Нәтижәдә Арслан бик нык пешә һәм * анын жуя, ә хатыны һәлак була. Болай карагайда, янгын күренеше гаять оста язылган, ул урыннар кызыксыну белән укыла. Монда очеркистка хас төгәллек һәм дөреслек сизелеп тора. Әмма бөтен роман өчен ул әллә ни мәжбури булмаган һәм кыстырып куелган артык новелла кебек кенә тоела. Гомумән, «Хужалар» романында әйбәт язылган өзекләр күп кенә. Күңелле сабан туй күренешләрен, буровойдагы эшләрнең ничек баруын тасвирлаган битләрне, партия жыелышы күренешен шундыйлар рәтенә кертергә кирәк. Ләкин ул эпизодлар ныклы бер төенгә төйнәлмәгән. Мәсәлән, Буяновның алтынның зарары турындагы нотыгы болай бик шәп, ә роман өчен аның кирәге шул кадәр генә. Яисә Арслан хатыны Сәгыйдәнең үз бакчаларына баруын сурәтләгән урыннарны алыгыз. Монда табигать гүзәллеге, ниндидер эчке бер моң, табигатьне төгәл күзәтүләр бар. Ләкин аларны сызып ташлаганда да әсәр әллә ии үзгәрмәс иде. Практикага килгән студентларны эшкә алуга багышланган эпизодлар турында да шуны ук әйтергә була. Әсәрдә теге яки бу дәрәжәдә уңышлы эшләнгән аерым кисәкләр, аерым-аерым кирпечләр бар, ләкин автор алардан төзек бер бина кора алмаган. Кирпеч өеме үзе генә әзер өй дигән сүз түгел әле. Бәлки, авторга очерк стиленә кирәгеннән артык бирелү комачаулагандыр. Ул нефть яклары тормышын мөмкин кадәр киңрәк яктыртырга. уз романына күбрәк материал тыгарга тырышкан. Ләкин артык күп әйтергә тырыша башладыңмы, берни дә әйтә алмый калуың бар. Романда шактый уңышлы тасвирланган хезмәт күренешләре, бүгенге тормышка хас билгеләр (яшьләр кафесы, сакаллы практикантлар, алдынгы бригадаларның Себер нефтен үзләштерергә китүләре һ. б. һ. б) күп. Ләкин бит матур әдәбиятта зур әйберләр вак, бәләкәй нәрсәләр аша күрсәтелә, чор, эпоха кеше жаны, кеше характеры аша тасвирлана. Тормыш материалын сайлап алганда язучы нәкь әнә шул кулланмаларга таянып эш игә, чөнки язучы туплаган материал бер генә роман кысасына сыеп бетмәячәк. Кызганычка каршы, Г. Ахунов шуларны ныклы, таләпчән рәвештә сайлап ала, үзе күргән һәм ишеткән нәрсәләрне хыялы аша уздырып бергә туплый, берләштерә алмаган. Ахыр чиктә уз романының формасын автор үзе сайлый. Әгәр язучы тулы канлы образлар тудыра алса, безне сәнгатьчә ышандыра алса, әсәрнең композицион яктан таркаулыгы, конфликтның сүлпәнлеге белән лә килешергә мөмкин булыр нде. Кызганычка каршы, бу да юк. Романның үзәк герое Арслан Гобәйдуллинны алыйк. Тырышып-тыры- шып автор безне Арсланның шәп кеше булуына ышандырмакчы. Арслан принципиаль дә. эшлекле дә, таләпчән дә, кыю һәм физик яктан да көчле. Күрәсең, ниндидер бер урында автор кирәгеннән артыграк тырышып җибәргән һәм образный эчке логикасын бозып ташлаган. Әйтик, Арсланның Гозәеровны куып чыгаруына, эш өчен янып-көеп йөрүенә һәм горком секретаре белән каршылыкка керүдән курыкмавына да ышанырга була Ләкин инде физик хезмәт белән шөгыльләнмәгән бер кешенең район сабан туенда батыр калуына ышану кыенрак Янын торган ут эченә кереп кранны да Арслан гына яба алуына ышанып булмый. Махсус өйрәтелгән һәм тәжрибәле пожар пиклар моны әйбәтрәк башкарырлар иде. РАФАЭЛЬ МОСТ АФИН ф ҮЗ КОЕҢ БУЛСЫН Г. Ахунов зур масштаблы яна тип житәкче образы бирергә тели. Әмма шул ук вакытта ул уңай герой ижат итү буенча элек тупланган тәҗрибәгә ябышып ята. Ә бит житәкче кеше өчен физик яктан да көчле булу һич мәжбүри түгел, аның акыл көчен, интеллектуаль культурасын күрсәтү мөһимрәк. Үзенең ут эченә ташлануы да соралмый, житәкче буларак, ул аварияне булдырмый калу чараларын күрергә тиеш иде. Героен югары күтәрәм дип, автор буяуларны кирәгеннән артык куертып ташлый һәм нәтижәдә укучының ышанычын югалта. Иң мөһиме шунда, ул үз героеның эчке дөньясына үтеп керә алмый. Арсланның гаилә тормышы бик үк шәптән бармый. Ул хатынына карата шактый кырыс мөнәсәбәттә, аны иркәләми, аның белән сөйләшми, диярлек. Шул ук вакытта ул беренче мәхәббәтен — Мөнәвәрәне оныта алмый. Шушы катлаулы ситуациядән герой ничек чыга соң? Автор иң гади һәм күп тапталган юлдан китә — бернинди кызганусыз Арсланның законлы хатыны Сәгыйдәне үтерә, һәм, турысын әйткәндә, соңгы күренештә хатынының үле гәүдәсе янында торган Арсланның Мөнәвәрә килүен ишетүгә шатлануы бер дә аның файдасына сөйләми. Автор, янәсе, Арсланның гаилә тормышы да рәтләнәчәгенә ишарә ясый. Аннан соң, әлеге үлем турында. «Хәзинәмдә төп геройлардан берсенең үлеме белән тәмамланган иде. Әмма анысы әдәби яктан акланган үлем иде. Характерның үсеш логикасы үзе, куркынычсызлык кагыйдәләре белән исәпләшми-нитми рекордлар артыннан куу геройны һәлакәткә илткән иде. Ә Сәгыйдә очраклы рәвештә һәм мәгънәсез үлә. Әйе, тормышта һәр төрле очраклы хәлләр була. Тик инде әдәби әсәрдәге очраклы нәрсә — сәнгать законнарына каршы бару, дигән сүз. <Хужалар»да уңышлы гына сайланган образлар да (Вильданов, Мөс- тәкыймов) бар, әмма Фәйрүзә, Зозуля, Мөнәвәрә, Дияровлар һәм «Хәзинә» буенча ук безгә таныш башка образлар житәрлек үстерелмәгәннәр. Аларның электән билгеле якларына яна берни дә өстәлми диярлек. Г. Ахуновны уңышсызлыкка дучар иткән сәбәпләрнең берсе, бәлки, безнең әдәбиятның искергән традицияләренә иярүдә — дәвамлы романнар язудадыр. Еш кына укучылар авторны хатлар белән күмеп ташлыйлар, аларны геройларның соңгы язмышы кызыксындыра, нәрсә белән беткәнен беләселәре килә, һәм автор, укучылар соравын канәгатьләндерү йөзеннән, әсәрнең дәвамын язарга керешә. Тик андый хатлар алдаучан була. Әсәр укучыларга уйларга, фикер йөртергә жир- лек калдыруы белән кызыклы да. Бөтен мәсьәләләр ачыкланып беттеме, укучының үзенең дә кызыксынуы кими. Дәвамы булган романнар тагын шул яклары белән куркыныч, алар авторны таркаулыкка этәрәләр, идеянең ачык булмавына китерәләр. Бөтен сюжет жепләрен бер төенгә төйнисе урында, иң кирәклесен генә сайлап алып, барлык икенче дәрәжәдәге нәрсәләрне ташлап калдырасы урында, автор бөтен материалны бер өемгә өяргә тотына, әйтелеп, ачылып бетмәгән нәрсәләрне икенче кисәгендә әйтергә калдыра Г Аху- новның яна романы безне күп язу — күп әйтү дигән сүз түгеллегенә кабат ышандыра. Шулай итеп, соңгы елларда яшь прозабыз яңа исемнәр һәм яңа әсәрләр белән баеды. Яшь һәм урта буын прозаиклар чынбарлыкның яна катламнарын үзләштерәләр, элек тасвирланган күренешләрнең яна якларын ачалар. Ләкин хәзергә әле яшь прозаиклар (шунда ук урта буын әдипләрен дә кертергә була) күбрәк ияләшкән, тапталган сукмак буйлап атларга яраталар, авторларның үз йөзләрен күрү кыен Яшьләр ижат иткән әсәрләр арасыннан формалары ягыннан да. күтәргән тема- проблемалары һәм идеяләре буенча да чын мәгънәсендә яна дип са- иалырлыкларын күрсәтү шактый авыр. Яшьләр прозасына тормышка тирән керү, чын интеллект һәм гражданлык пафосы җитенкерәми. Бер уйласан. гажәпләнерлек тә: һәр язучының диярлек кесәсендә югары уку йорты бетерү турында диплом бар, әдәбиятка алар өлкән иптәшләре туплаган тәжрибәне үзләштереп киләләр. Үзенең бер чыгышында И Гази билгеләп үткәнчә, хәзерге яшьләр ижат юлларын югарырак баскычтан башлыйлар, һәм аларнын ераграк китәргә бөтен мөмкинлекләре бар. Тик коры белем генә җитми икән. Безнең өлкән буын әдипләребез- нен байтагының эзлекле һәм тулы белем алырга мөмкинлекләре булмый. Ләкин алар башка мәктәп, тормыш мәктәбе узалар — гражданнар сугышы, Ватан сугышы утында чыныгалар, газап-михнәтне житәр- лек күрәләр. Яшь буын язучылар өлешенә өлкәннәр күргән газап-михнәтләрне калдырмавы өчен тарихка, язмышка үпкәләү зур гөнаһ булыр иде. Ләкин, мәсьәләгә объектив рәвештә караганда, аларнын ихтыярына һәм теләкләренә бәйсез рәвештә, чорның шундый булуы яшьләрнең рухи һәм гражданлык йөзләренә дә билгеле бер эз салган. Аларнын гражданин һәм ижат кешесе буларак өлгерүләре акрынрак бара, һәм бу безне борчымый кала алмый. Мәкаләмдә мин яшьләр прозасының кимчелекләренә һәм житешсез якларына юри күбрәк тукталдым. Үсеш перспективаларын күз алдына ачыграк китерү һәм булган кимчелекләрдән тизрәк арыну өчең шулай кирәк иде. Моңа безнең яшьләрнең көче җитәр, дип уйлыйм.