Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЛКЫН КЕБЕКЛӘР

Әдәбиятыбыздагы яңа герой турында кайбер күззтүлзр Яңа сәнгать беркайчан да яңа формалардан башланмый, яңа сәнгать яңа кеше белән туа. И. Бехер Егерменче гасырда ирешелгән тарихи казанышлар, барыннан да бигрәк һәм беренче чиратта Беек Октябрь революциясе, дөньяны сәнгать чаралары белән танып- белүгә, шулай ук сәнгать әсәрләренең эчтәлегенә искиткеч зур йогынты ясадылар. Иске иҗтимагый мөнәсәбәтләрне революцион юл белән җимереп ташлау, электә изелгән милләтләргә азатлык бирү нәтиҗәсендә гади хезмәт кешесе рухи уяну юлына басты, үзен тормышның хуҗасы итеп сизә башлады. Совет язучылары бөек тарихи вакыйгалар тәэсирендә формалашып килгән шул яңа кешене игътибар белән күзәтә бардылар һәм, аны үз әсәрләренә кертеп, зур гомумиләштерү көченә ия булган әдәби образлар иҗат иттеләр. Шулай моңарчы күрелмәгән эпоханың яңа идеяләрен һәм кешеләрен сурәтләүне үз өстенә алган социалистик сәнгать туды. Яңа сәнгать тудырган күренеш һәм фактларга анализ ясау, аларның асыл мәгънәсен тикшерү һәм бәяләү өчен 20—30 еллардагы татар совет әдәбияты бай материал бирә. X. Госман. Г. Халит, X. Хәйри, М. Хәсәнов, Н. Юэиев, Р. Бикмөхәммәтов. М. Мәһдиев һәм башка авторларның хезмәтләрендә бу еллар әдәбиятына хас процесслар һәм үзенчәлекләр шактый тулы яктыртылган. Социалистик реализм методын эшкәртүгә, шулай ук әдәби герой, традиция һәм новаторлык, тормышны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең төрле алымнары кебек мәсьәләләрне фәнни өйрәнүгә алар күп өлеш керттеләр. Алар язган монография һәм фәнни мәкаләләрдә татар әдәбиятындагы яңа геройның үсеш эволюциясе күзәтелә, ул геройның характерлы сыйфатлары һәм үзенчәлекләре күрсәтелә, әдәби образларны сурәтләү алымнарының тулы системасы тикшерелә. Татар галимнәренең бу өлкәдә ирешкән уңышлары беркемдә дә бәхәс уятмый. Ләкин, шуңа да карамастан, татар совет әдәбиятындагы яңа геройга караш мәсьәләсе. безнең уебызча, тагын да әтрафлырак һәм киңрәк төстә тикшерүгә лаек. Бу мәкалә 20—30 еллар татар прозасындагы яңа геройның эмоциональ-рухи дөньясын тикшерүгә багышлана. Мәсьәләне һәрьяклап һәм ахырынача хәл итүне дәгъеа кыл- мастан, автор, 20—30 еллар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләренә таянып, иҗтимагый, социаль, әхлакый факторлар тәэсирендә яңа шәхеснең формалашу процессын тикшерергә бер омтылыш ясап карый. Соңгы еллар әдәбиятында образларны юри кечерәйтү. юри түбәнгә төшерү, кешене иҗтимагый идеаллардан аерып карау кебек тенденцияләр сизелүен, шул берьяклы тенденцияләрне хәтта фәнни дәлилләргә тырышучы аерым «белгечләр» дә очраяыи исапк» алсак, югарыда әйтелгән мәсьәләдерме өйрәнүнең никадәр меһим һәм актуаль булуы, шаять, аңлашылыр. Әгәр инде куп милләтле совет әдәбияты туплаган бай тәҗрибәгә күз салсак, шуны күрәбез: мәдәниятебезнең алтын фондына керерлек иң яхшы әсәрләр чынбарлыкны бетен катлаулыгы белән һәм үсештә чагылдырган, тормышны бөтен каршылыклары белән сурәтләгән авторлар тарафыннан иҗат ителгәннәр. Билгеле булганча, батырлык, геройлык тормышыбызның төп тенденциясе санала. Халкыбызның һәм революцион, һәм хезмәт юлын дөрес чагылдыруны уз естенә алган әдәбият исә мондый факторларны читләтеп уза алмый иде, әлбәттә. Һәм беренче адымнарыннан ук совет әдәбияты яңа җәмгыять төзүче гади кешегә дан җырлауны үзенең төп вазифасы итеп кабул итте. Идея һәм эстетик эзләнүләр өлкәсендә нинди генә юллардан бармасын, егерменче ел татар әдәбияты да яңа тормышны пассив рәвештә күзәтеп тору белән генә чикләнмәде. Революция һәм гражданнар сугышы аның төп темасы иде. Бу теманы хәл иту шәхеснең психологик, әхлакый һәм рухи яңаруын өйрәнүдән аерылгысыз барды. Ул елларда язылган роман, повесть, хикәя битләрендә изүгә һәм җәбер-золымга каршы күтәрелеп революция ясаган гади хезмәт кешесенең кызыклы образы теркәлеп калган. Үз замандашларын тасвирлаганда әдипләр төрле юллар белән барганнар Геройны романтик югарылыкка күтәреп сурәтләү алымы исә аеруча характерлысы булган. Бу, күрәсең, яңа кеше образының елегә тулысынча формалашып һәм ачылып җитмәве, аның сәнгатьтәге сурәте яңа туып кына килүе белән бәйләнгән булгандыр, адәттә. урнашып, формалашып җитмәгән материалны һәм тормыш күренешләре арасындагы бәйләнешләрне, аларның үсеш логикасын тогып-эләктереп алу бик кыен була. Аннан соң бөек эпоханың зур үзгәрешләрен сизеп яшәгән әдипләр үзләре дә үсү. формалашу процессы гына кичерәләр иде әле. Егерменче еллар әдәбияты революция ясаган халыкның монументаль образын иҗат итте. Моңа ул беренче чиратта революцион көрәшкә күтәрелгән массаларның үзләрен сурәтләү аша иреште. Рус әдәбиятында А Малышкинның «Даирның җимерелүе», Д. Бодныйның «Теп урам». 8. Се- рафимоаичның «Тимер ташкын»ы кебек әсәрләр язылды. Рееолюцион чынбарлык һәм пролетариатның авыр көрәше ул әсәрләрдә «эре план» белән, ә киң массаларның тормышы гомумиләштерелгән монументаль образ аша гәүдәләнде. Шул ук вакытта, ул әсәрләрнең һәрберсендә диярлек (А. Серафимовичның «Тимер ташкын» ро- моны исә бу җәһәттән аеруча характерлы) без истә калырлык итеп эшләнгән колоритлы характерлар, аерым шәхесләрне дә очратабыз. Давыллы, шашкын чор вакыйгаларын массалар хәрәкәте аша күзаллау К. Нәҗми һәм Ш. Усманов әсәрләренә дә хас. Дөрес, Ш. Усмановның «Кызыл байрак астында» исемле әсәрендә кеше, шәхес буларак, тышкы яктан болай мөстәкыйль, ул бары үзенә генә хас сыйфатлары белән дә бире- лә-бирелүен. Өстән-әстән генә булса да, автор үз геройларының эчке дөньяларына күз ташларга, аларның тормыш юлларын, ничек формалашуларын күрсәтергә дә онытмый. Әмма кызыл байрак астында дошманга каршы сугышып йөргән меңнәрчә каһарманнарның берсенә генә дә аерым игътибар күрсәтелми, аларның берсе генә дә әсәрдә үзәк урынга куелмый. Әйтерсең лә, үз геройларының уйхисләрен, эчке кичерешләрен автор юри каплапкүмеп калдыра. Әсәрдә күбрәк хезмәт халкын азатлык, бәхет өчен көрәшкә күтәргән сәбәпләр турында, бер-берсенә бөтенләй охшамаган кешеләрне берләштергән теләк-омтылыш- лар турында сөйләнә. Ш. Усманов өзлексез алмашынып, үзгәреп торган вакыйгалар һәм кешеләр ташкынын күзалларлык эпизодларны гына алган, шуларны кәгазьгә төшереп калдырган. Бүлектән бүлеккә давыллы революция ташкынының, тормыш картиналарының ботенлек хисе үсә. көчәя бара сыман. Илдә барган вакыйгаларны бербетен итеп бирергә, халыкның активлыгын һәм көрәшнең массовый төс алуын күрсәтергә тырышу гомумиләштергән образ иҗат итүгә китергән Шулай посөстьиың төп герое, ягъни революцион массалар образы туган. Күпмедер дәрәҗәдә индивидуальләштерел- гән аерым персонажлар бар икән, алар әлеге революцион массаларны, аларның аерым сыйфатларын характерлау эчен генә кертелгән. Отряд командиры Мансур да, комиссар Хәйдәр дә һәм, ниһаять, пулеметчы Шәйхи дә нигездә коллективның торган саен ныгый баруын, кызылармеецларда аңлылык үсүен раслар эчен генә алынганнар. Аларның эш-хәрәкәтләре аша илдә барган вакыйгаларга миллионнарның мөнәсәбәте сурәтләнә. Әгәр Ш. Усмановның бу әсәрен Д. Фурмановның «Чапаев»ы белән янәшә куеп карасак, вакыйгаларны бу рәвешчә гомуми романтик төстә генә тасвирлауның чикләнгәнрәк булуын да күрербез. Фурманов әсәрендә халык язмышы аерым шәхесләр язмышы аша күз алдына баса. Ш. Усманов исә, индивидуаль характерлар иҗат итүгә азрак игътибар биреп, нигездә массаларны әдәбиләштерә. Шул кадәресен дә билгеләп үтәргә кирәк, кайбер галимнәр революция вакыйгаларын шул рәвешчә сурәтләүне бу еллар әдәбиятының көчсезлеге, дип бәялиләр, геройның эчке дөньясында барган үзгәрешләрнең ышандырырлык итеп бирелмәвен дә шуның белән аңлатырга тырышалар. Алай гына да түгел, массалар образын сурәтләү егерменче еллар әдәбиятының төп һәм бердәнбер үзенчәлеге дип караучылар да очрый 20—30 еллар әдәбиятының үсеш тенденциясе турында сөйләгәндә, бу үсешне кайберәүләр революцион масса образыннан аерым шәхесләр тудыруга күчү төсендә барды кебегрәк итеп аңлаталар Мондый караш тарафдарлары революциянең беренче елларындагы әдәбият массаны, бары тик талпаны гына сурәтләде, кеше характерларына, аның рухи дөньясына бөтенләй игътибар итмәде, дип ышандырырга тырышалар. Безнеңчә, мондый караш әдәбият үсешенең реаль картинасын төгәл чагылдырмый. Дөрес, Совет властеның беренче елларында язылып, массалар хәрәкәтен җанландыруга багышланган аерым әсәрләр теге яки бу характердагы кимчелекләрдән азат түгелләр иде, уз геройларын өстән-өстән генә тасвирлаган өчен бу әсәрләрнең авторларын орышырга, схематизмда гаепләргә мөмкин. Әмма революция һәм гражданнар сугышына багышланган әлеге әсәрләр иҗат ителгән тарихи эпоханы, ул еллар әдәбияты алдында беренче чиратта торган бурычларны да онытырга ярамый. Аның характерын билгели торган шартларны исәпкә алмый торып, әдәбият хакында дөрес хөкем йөртеп булмый. Яңа тормыш әдәбият алдына тарихның революцион барышын дөрес гәүдәләндерә алырлык яңа стиль, яңа алымнар булдыру бурычын куйды. Һәм, үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, чорга лаек әдәбият тудыру бурычы төрле юнәлештәге эстетик эзләнүләр алып баруны таләп итте. Революция халык массалары кулы белән ясалды дип уйлаган һәм шуңа ышанган бик күп язучылар чорның бөеклеген көрәшкә күтәрелгән аңлы массаларның үзләрен сурәтләү аша чагылдырырга уйладылар, һәм бу бик аңлашыла торган нәрсә иде. Нәтиҗәдә халык массаларының качен, ролен чагылдырырга, бер хис, бер уй балан янган меңнәрне сурәтләргә омтылыш көчәйде. Вакыйгаларны тасвирлауга романтик гомумиләштерүләр аша якын килүнең тел өстенлеге өнә шунда иде Бу — чорның үз ихтыяҗлары тәэсирендә туган һәм үзенә күрә новаторларча бер күренеш иде. Шуның белән бергә, яңа эпоханың асылын дөрес аңлый барып, язучылар социалистик җәмгыятьне төзүче аерым шәхесләрнең әдәби образларын коярга, икенче төрле әйткәндә, революцияне кеше күңеле аша күрсәтергә дә омтылдылар. Революциа тудырган геройның җанына, рухи дөньясына тирәнгәрәк керүне куәтләп язылган фәнни хезмәтләр Һәм мәкаләләр күбәя башлады. А. В. Луначарский, мәсәлән, язучы тарафыннан сурәтләнгән вакыйгалар чылбырына, тормышның тышкы күренешләре белән беррәттән, чынбарлыкның кешеләр аңында, әгәр шулай әйтергә яраса, аларның күңелендә бара торган өлеше, Һөм бик мөһим өлеше дә кертелергә тиеш, дип язды Кешенең эмоциональ һәм рухи дөньясын тирәнтен ачмый торып, яңа тарихи эпоханың әһәмиятен һәм асыл мәгънәсен аңлау һәм яңа эпоханы бөтен катлаулылыгында күрсәтү кыен булачагы хакында язучылар торган саен күбрәк уйлана башладылар. Кешенең характерын күрсәтми, аның эчкә дөньясына керми торып, революцион юл белән чынбарлыкны үзгәртеп корырга алынган халыкның тормышын дөрес чагылдыру мөмкин түгел иде. Менә шуңа күрә дә татар совет әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре итеп катлаулы, бай рухлы, шуның белән бергә, күпкырлы характер тудыруга багышланган әсәрләр исәпләнә Шуның ачык бер мисалы— Галимҗан Ибраһимов иҗаты Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен кеше характерларын һәм чынбарлыкны сәнгать чаралары белән танып-белүнең менә дигән үрнәкләре итеп карарга мөмкин. Әдип тормыштагы яңаны эзли; тормышның нинди күренешләре җимерелергә һәм ни өчен җимерелергә нәрсә калырга һәм ныгырга тиеш — Ибраһимов әнә шул нәрсәләрне 1 А. В Луначарский. Статьи о советской литературе. Рус телендә. Мәскәү. 1968 ел 222 бит. аңларга гели Теге яки бу шартларда шәхгс үзен ничегрәк тотар? Бу катлаулы һәм давыллы эпохада ул нинди юлны сайлар? Иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең яңа формалары шәхеснең үсүенә ниндирәк йогынты кар? — Язучыны әнә шундыйрак сораулар кызыксындыра. «Кызыл чәчәкләр» повестеның да үзәгенә шул ук мәсьәләләр куелган. Иҗтимагый укладны яңарту һәм үзгәртү белән бергә, социалистик революциянең иешенең үзен дә яңартыл корырлык көч икәнлеген аңлау һәм ачу җәһәтеннән караганда, Г. Ибраһимов үзенә кадәрге бөтен татар язучыларыннан югары күтәрелде. Кеше үзенең хокукы, бәхете һәм кешелек горурлыгы өчен көрәшергә тиеш иде. Сыйнфый көрәшнең рәхимсез логикасы бетен кискенлеге белән бер мәсьәләне хәл итүне —«кем белән» бару мәсьәләсен хәл итүне таләп итте. Шул ук сорау бөтен җа- ваплылыгы белән «Кызыл чәчәкләр» повестеның үзәк герое Солтан каршында да тора. Бу образда әдип, авыр сугыш һәм революция сынаулары аша узып, күзе ачылган, рухи яңарган кешенең характер сыйфатларын гәүдәләндерә. Халыкның түбән катлавыннан чыккай меңнәрчә яшьләр кебек үк, Солтан үзенең чын кеше булуын, тормышның яңаруын аңлый башлый. Характердагы бу үзгәреш гаять киң тарихи планда күзәтелә: Солтанның күзе империалистик сугыш кырларында, Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы фронтларында керәшеп йөргәндә ачыла. Әле бала чакта ук Солтан дөньяның тигез түгеллеген, байларның гел рәхәттә, ярлыларның җәбер-золым, кыенлык күреп яшәүләрен тешенә Тик көрәш юлына кинәт кенә басмый ул. Крестьян психологиясе белән тәрбияләнгән егет дөньялар бер рәтләнер, тормышы җайга салыныр әле. дип ышанып яши. Ул. тизрәк үсеп җитеп, акча эшли башлау һәм чүплек башындагы өйләрен зур урамга күчереп салу турында хыяллана. Үсеп җитүгә, читкә китә, ярыйсы гына акча туплап кайта, балачактан килгән күптәнге хыялын тормышка ашыра, зур урамда яңа йорт торгыза. Әмма бәхет өчен болар гына аз булып чыга. Сугыш авырлыклары, революция давыллары аша узган Солтан азатлык эчен көрәшү генә чын бәхет китергәнен, бәхет ечен бүтән юл булмавын аңлый. ■Кызыл чәчәкләр» әсәрендә язучы, кеше язмышларының катлаулы борылмаларын күрсәтеп, шәхес җәмгыятьтән, җәмгыятьнең барышыннан аерылган хәлдә яши алмый. дигән карашны уздыра Геройлар тормышындагы рухи һәм социаль күренешләр, шәхси һәм иҗтимагый нәрсәләр шулкадәр тыгыз, аерып ала алмаслык булып үрелгәннәр. гүяки алар көше җәмгыятьтән тыш яши алмый, дигән тезисны тагын бер мәртәбә раслап торалар. Ибраһимовның геройлары җәмгыять, үзләрен тудырган дөнья белән тыгыз бәйләнгән. Яңа социаль процесслар кешеләрнең күңелләренә аларның уй һәм хисләренә дә тәэсир итми калмый. Тормыш төбеидәгеләр үзләрен дөньяның хуҗасы итеп аңлау югарылыгына күтәреләләр. Повестьтагы төп социаль конфликт Солтан белән Галинең үзара бәрелешендә ачык гәүдәләнгән. Алар — капма-каршы сыйнфый позиция кешеләре. Гали кебек эгоист табигатьле кешенә шәхси милекчелеккә корылган иске дөнья тудырган. Ул үзе кебек кешеләр өчен генә бәхет яулау турында хыяллана. Шул хыялы аны революция дошманнары лагерена алып килә. Аның сыйнфый дошманлык хисләре шул дәрәҗәгә җитә ки, Гали балачак дусларыннан Гыйлаҗны үз кулы белән җәзалый. Иске, кеше бәхетенә дошман сыйныф вәкиле булганга күрә дә. Гали җиңелә, аның тормышы түбәнгә тәгәри, ул рухи яктан череп таркала... Ә яңалык тарафдары, яңа тормыш вәкиле Солтан һаман үсә, рухи байый бара. Шәхси тормышында нинди генә авырлыкларга юлыкмасын, аннан, Солтаннан, тормыш шатлыгы бәрелеп тора, повестьның оптимистик яңгырашын әнә шул «җиңү шатлыгы» билгели дә инде. Кеше бетен буйга тураеп баса, аңарда кешелек горурлыгы уяна. Хезмәт кешесенең азатлыгы өчен көрәшкәндә, үзендә дөньяга яңача караш тәрбияләгәндә генә кеше үз бәхетенең иҗатчысы һәм хуҗасы була ала — Г. Ибраһимов гуманизмының төп асылы әнә шуңа кайтып кала. «Кызыл чәчәкләрхдә язучы халык әкиятләре алымыннан шактый киң файдалана. Әсәрнең төп герое (вакыйгалар исә аның авызыннан сөйләнә) романтик буяулар кулланып һәм күтәренке тон бепән чынбарлык күренешләренең иң катлаулы картиналарын җанландыра. Ибраһимов көчле сәнгать чаралары ярдәмендә ышандырырлык итеп шул еллар тормышына хас романтик пафосны бирә алган. Кызыл чәчәк образы әсәрдәге романтик хисне, әкиятләргә хас серлелекне тагын да көчәйтә төшкән. Бу символик образ геройның гүзәл идеалларга омтылуын гәүдәләндерә Повесть мосафир карт калдырган кызыл орлыкларны искә төшерүдән башланып китә. Ләкин әлеге кызыл орлыклар язын вакытында тишелеп чыкмыйлар: кемдер орлыклар өстенә тирес түккән, ниндидер бер явыз кара таш белән аларны бастырып киткән. Тиресне себереп түгеп, ташларны читкә алып ыргыткач, җылы яңгырлар ява, якты кояш карый: бакча бердәй яшелләнеп китә. Көзен әлеге чәчәкләр кызыл орлыклар бирә. Тиздән әлеге орлыклар бөтен авылга, аннан бөтен тирә-якка тарала. Моның белән язучы яңа тормышның җиңеп чыгуына һәм яңа, азат кешенең туу процессына ишарәли. Авыр тормыш сынауларын узганнан соң, герой кызыл чәчәк образының асыл мәгънәсенә төшенә. «Шаһбаз белән Гыйлаҗи,— ди Солтан.— бервакытта да күңелемнән чыкмыйлар. Бу ике иптәш минем йөрәгемә революция белән бергә багланып кереп утырдылар '. Явыз, кара көчләр өстеннән җиңү символы булган кызыл орлыкларны җир йөзенә шулар сибеп калдыра. Аларның күбесе көрәш кырларында үлеп калса да, калдырган орлыклары, һаман күбәя, һаман ишәя барып, бөтен җир йөзенә тарала. Г. Ибраһимов повестенда традицион кызыл чәчәк образы яңадан тергезелә һәм авторның да, төп геройның да иҗтимагый идеалларын ачыграк аңларга булыша. Шулай иске, традицион форма яңа социаль эчтәлек белән байый. «Кызыл чәчәкләр» социалистик реализм принципларын гәүдәләндергән беренче әсәрләрдән иде. «Галимҗан Ибраһимов» исемле монографиясендә М. Хәсәнов «Кызыл чәчәкләр»не, социалистик реализм алымы белән язылып, татар совет әдәбиятының алтын фондына кергән гүзәл әсәрләрнең беренче үрнәге итеп саный, Г. Ибраһимов повестеның төп уңышы шунда: автор чынбарлык күренешләрен бөтен төрлелегендә, үсеш, үзгәрештә чагылдыра, кешене иҗтимагый тормыш һәм җәмгыять белән тыгыз бәйләнештә күрсәтә алган. Шулай ител, егерменче еллар татар совет прозасында һәр ике тенденция: массаларны сурәтләү дә (Ш. Усмановның «Кызыл байрак астында» исемле әсәре) һәм конкрет характер сыйфатларына ия булган индивидуаль образ иҗат итү дә (Г. Ибра- һимовның «Кызыл чәчәкләр» повесте) шактый ачык булып күзгә ташлана. 1 Г. Ибраһимов. Сайланма II том. Казан. 1956 ел. 502 бит. Киеренке, драматик ситуацияләрне тас. вирлау, шуның белән бергә, геройның эчке дөньясына керергә тырышу К. Нәҗми кебөи талантлы прозаикның бу еллардагы әсәр, ләрендә дә төп тенденциягә әйләнә. Ре, волюциядән соң язган беренче әсәрләрен, дә ук инде («Чыныгу», «Шобага», «Иң соңгысы») ул аерым кешене сурәтләргә. Һәр геройның үзенчәлекле якларын табарга ныклы омтылыш ясый. «Шобага, исемле әсәрендә, мәсәлән, гражданнар сугышы чорына хас иң кискен бер эпизод сурәтләнә. Әсәрнең төп герое — бер теркем кызылармеецлар, ягьни массалар. Өмме әсәрдә аерым шәхес образын иҗат итүгә дә җитди игътибар бирү сизелә. Язучыны барыннан да бигрәк Хәйрулланың — авыр, куркыныч көрәш юлы узган кызылармеецның— эчке кичерешләре кызыксындыра. Эчке монолог, төш күрү, үткәннәрне искә төшерү кебек образны психологик яктан ачардай чаралар ярдәмендә К. Нәҗми кешенең хис һәм кичерешләр чыганагын күз алдына китерергә, кеше характерын формалаштыра торган фактларны ачыкларга тели. К. Нәҗминең 20 еллардагы хикәя һәм повестьларына югары бәя биреп, М. Щә- лил: «ул тормыш каршылыкларын чынбарлыктагыча күрсәтү ягында тора, шуңа күрә аның образлары тулы канлы, тормышчан булып чыгалар» *,— дип язган иде. Геройның эчке дөньясын сурәтләү җәһәтеннән караганда, А. Шамов («Рәүфә» повесте). М. Максуд («Изге көрәшкә», «Каравылда», «Елама, Рәшидә, елама» кебек нәсерләре), Г. Толымбай («Нигә кыр үрдәге булмаганнар», «Кызыл Армиядән кайткач» дигән хикәяләре) әсәрләре дә кызыклы ачышларга бай. Совет әдәбияты тормышчан, зур мәсьәләләр күтәрде һәм хәл итте. Чынбарлыкның күп төрле һәм гаять катлаулы материалларын үзләштерү язучылардан илдә барган тарихи яңарышның закончалыкларын күрә алуны, аналитик төстә уйлый белү сәләтләрен үстерүне таләп итте. Тормыш күренешләрен һәм фактларын аңлауда яңа баскычка күтәрелү, аерым шәхестә һәм бөтен җәмгыятьтә барган тирән процессларны сурәтләүгә яңача. новаторларча якын килү — болар һәммәсе яңа иҗат методының, социалистик реализм методының туып, формалашып килүе хакында сейли2 Современная татарская литератур*. Рус телендә. Мәскәү — Ленинград. 1933 ел. 7 бит. Мр иде һәм яңа методның татар әдәбиятындагы иң күренекле вәкиле булып Галимҗан Ибраһимов санала икән — бу бер дә гаҗәп түгел. Октябрь революциясе һем гражданнар сугышының актив солда- w< күренекле җәмәгать эшлеклесе Г. Ибраһимовка социалистик идеяләрнең шифалы тәэсире аеруча зур була. Резолюция һәм социализм төзелеше хезмәт иясе массаларының аңына алып килгән үкерешләр белән ул якыннан кызыксынып яши. ■Кызыл чәчәкләр» турында сөйләгәндә, Ибраһимов иҗатына хас новаторлык сыйфатларының кайберләренә тукталган идек. Әдипнең 1928 елда язылган «Тирән тамырлар» романы да үзенең яңалыгы белән аерылып тора. Роман, барыннан да бигрәк. шәхес турындагы концепциясенең яңача булуы белән игътибарны җәлеп итә. Кешене аның психологиясендәге, кичереш- ларендәге, хисләрендәге бөтен үзенчәлекләре белән күрсәтергә, аның дөньяны үзгәртеп корырга тиешле һәм шул эшкә сәләтле көч икәнен дәлилләргә — бу әсәрдә Г. Ибраһимов алдында торган төп бурыч әнә шул иде. Әле 1920 елда ук, «Яңа кешеләр»дәге Шәйбәк, Тимеркәй кебек кичәге батракларның аңлы көрәш юлына аяк басуларын сурәтләп, Г. Ибраһимов геройның социаль активлыгын шәхеснең теге яки бу сыйныфларга, теге яки бу идеяләргә хезмәт итәргә омтылуында күргән иде. Бу — ниндидер абстракт гуманизмга өндәү түгел, ә социалистик гуманизмны, Горький өйрәткән гуманизмны раслау иде. Г. Ибраһимовның ■Тирән тамырлар» романында да без тормышны үзгәртеп корырга сәләтле актив зур ихтыяр кеченә ия булган кеше образы белән очрашабыз. «Тирән тамырлар»... Еш кына әсәрнең исеме шәхси милекчелеккә корылган иске дөньяның тамырлары белән көрәшне аңлата, диләр. Безнеңчә, бу — берьяклырак караш. Роман партия солдатының үлеменә багышланган. Кеше үзе һәлак була, әмма аның исеме халык күңелендә кала. Ул кешеләр күңелендә тирән эзләр калдыра, •нә шуңа да кешенең фаҗигале тарихын сурәтләүгә багышланган әсәр якты рухлы, оптимистик рухлы булып чыккан Роман күп планлы, масштаблы булуы белән игътибарны җәлеп итә Күләме белен әллә ни зур булмаган әсәрдә әдип бик *ҮЛ кешеләр катнашкан зур вакыйгаларны Җанландыра, берничә конфликт сызыгы ала һәм аларның һәммәсен Ьик оста рәвештә чишәргә дә өлгерә. Ибраһимов иҗатын өйрәнүчеләр романның оригиналь композициясенә һәм сюжет төзелешенә күп тапкырлар игътибар иттеләр. «Сюжет җепләренең нәфислеге һәм көтелмәгәнчә булуы, вакыйгаларның әле салмак кына, әле искиткеч тизләнүе.— дип язды Г. Халит,— менә болар барысы да «Тирән тамырлар» романына сәнгатьчә үзенчәлек һәм композицион оригинальлек бирәләр» '. Романның бу рәвешчә корылуы сурәтләнә торган тормыш материалының үзенчәлекле булуы белән аңлатыла. Автор әз-әзләп һәм әкеренләп җинаять йомгагын сүтә. Хикәяләү бүгенге заманнан үткән чорларга күчә, ул да түгел, кабат бүгенге көннәргә әйләнеп кайта. Көтелмәгән күчешләр, вакыйгаларның алмашынып торуы яңа тормышның үз темпына да тәңгәл килеп тора. Яңа дөнья да бит чагыштырмача кызурак темп алды, кешеләрнең характерларына һәм чынбарлыкны таныпбелүләренә билгеле бер эз салды, ахыр килеп, күпмедер күләмдә романның структурасын да билгеләде. Әсәрнең бетен сурәтләү чаралары геройларның характерларын мөмкин кадәр тулырак һәм күпьяклырак итеп ачарга булыша, тормыш барышының һәм яңа шәхес туу процессының драматизмын көчәйтергә ярдәм итә. Тасвирланган вакыйгалар һәм кеше язмышларының драматизмы аша яңаның, туып килә торган тормышның бөеклегеиә басым ясала. Социализм өчен көрәш, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр өчен көрәш романның төп конфликтын тәшкил итә. Вәли Хәсәнов белән Фәхри нәкъ әнә шул җирлектә бәрелешәләр. Беренче юллардан ук Фәхринең кем булуына, кем интересларын яклавына басым ясала. «Фәхрине яраталар иде. Үз итеп, туган итеп, авыр йөкне төптән җигелеп өстерәүче итеп яраталар иде. Аның үлеме, аның үз араларыннан, тормыштан китүе — күңелләрдә ятимлек тойгысы уятты» . Фәхринең үлүе турында хәбәр иткән, аның гәүдәсен һәм үтерүчене эзләүгә багышланган эпизодлар аерым эмоциональлек белән сугарылган. Халыкның яраткан Фәхриенә кем кул күтәргән? Аның үлемендә кем гаепле? Катлаулы тормыш күренешләрен тасвир1 Г. Халит. Герои, рожденные Октябрем. Рус телендә. Казан. 1967 ел. 114 бит. > Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр. II том. 10 бит. U- «К. У,» М 4. 161 лауда. кешеләрнең бик та тормышчан һәм фаҗигале язмышларын сурәтләүдә Ибраһимов зур осталык күрсәтә. Вакыйгаларның, геройларның эчке киеренкелеге, хис һәм характерлар бәрелеше ахырга кадәр биттәнбиткә гел үсә, көчәя бара. «Вәли Хәсәнов караңгы төндә урманга чыгарылып атылды. Үлекне шунда чокырга күмгәч, тау артыннан сызылып таң атты. Киң Идел өстендә, нуры белән дөньяны балкытып, якты кояш күтәрелде» '. Якты кояш күтәрелү — явызлыкка үлем алып килгән яңа тормышның җиңүе билгесе иде. Тарихны кирегә борып булмый. Язучы иҗтимагый хәрәкәтнең мәңгелек булуы, социализмның, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең котылгысыз рәвештә җиңүе турында сөйли. Фәхри һәм аның иптәшләре Вәли байларга каршы көрәшкә күтәреләләр. Бу яңа, көрәшче кешеләр иске көчләрнең каршылыгын җиңеп чыгалар. Шул көрәш процессында алар үзләре дә яңара, камиль шәхес булып формалаша баралар. Иске тормыш җиңел генә бирешергә теләми, әлбәттә. Ибраһимов ике капма-каршы көчнең аяусыз көрәшен тасвирлый, бу көрәштә Фәхриләр җиңеп чыга. Автор берьяктан шәхеснең рухи үсү һәм яңару процессын, икенче яктан мәгълүм иҗтимагый-тарихи шартлар тәэсирендә аның таркалу, җимерелү процессын тасвирлый һәм шушы ике процессны һәрвакыт, даими рәвештә бер-берсенә каршы куеп килә. Романның төп герое Фәхри—давыллы эпоха тудырган яңа кеше. Аның бөтен гомере аңлы көрәш юлында уза: «...Февраль революциясе. Аннан Октябрь. Аннан кызыл фронтлар. Аннан партия-совет эшләре» ’< Бу — революцион көрәш мәктәбе узган «татар крестьян активистының» иң гади биографиясе иде. Мондый биографияле геройны иҗат итү эшенә татар әдәбияты элегрәк тә алынып караган иде. һәм беренче чиратта Галимҗан Ибраһимов үзе үк. Без Батырхан («Яңа кешеләр» драмасы). Шаһбаз, Солтан («Кызыл чәчәкләр») кебек образларны күздә тотабыз. Тик Батырхан. Шаһбаз, Солтаннар искиткеч давыллы сыйнфый көрәш елларында батырлык күрсәтсәләр, Фәхри башкарак шартларда көрәшә: инде канлы бәрелешләр тынган, кулга корал тотып сугышасы түгел. Әмма Фәхринең көндәлек тормышы, гадәти тормышы, үз-үэен аямыйча халыкка хезмәт итүе шулай ук геройлык батырлык белән тулы. Кешеләргә кирәкле һам файдалы булу —аның төп идеалы. Фәхри үз тормышының мәгънәсен әнә шунда күрә. Кешенең кыйммәте халкы, җәмгыять каршында күрсәткән хезмәтләре белән билгеләнә, ди язучы. Бәхет төшенчәсен яңача аңлау Фәхри уенча, турыдан-туры кешенең үз-үзенв азатлык яулау көрәше белән бәйләнгән иде. Иске тормышның колы булудан ваз кичеп, кан коеп табылган бәхетнең хуҗасы булырга кирәк Фәхригә мещан бәхете кирәкми. Аның аңлавынча, бәхет ул — киләчәккә бару юлында торган киртәләрне җимерү, крестьян массалары арасында революция алып килгән яңалыкны раслау дигән суз. Садыйк Миңлебаев та шундый ук герой. Үз героеның рухи һәм әхлак көче нидә булуын аңларга теләп, Ибраһимов Садыйкны зур революцион вакыйгалар, кискен сыйнфый көрәш фонына куеп сурәтли. Садыйк— үз язмышын халык язмышы белән бәйләгән, большевистик идеяләрнең дөреслегенә ышанган кеше. Аның көче әнә шунда иде. Садыйкның хатыны Нәгыймә «бер сәгать, бер минут эчендә бетен йөрәге белән, мие, җаны белән үткен рәвештә аңлап алды Менә хәзер кайнаган көчле пролетариат революциясе белән ул Миң- лебаевларның элекке зинданнары, сөргеннәре, эш ташлаулары — һәммәсе бернәрсә, Һәммәсе бер диңгезгә тешә торган ерганаклар, бер агачны үстерәчәк тамырлар кебек күрде» 11 . Тормыш Садыйкны үз хокукларын яклап көрәшергә, тартышырга өйрәтә. Ләкин моңа гына да түгел. Ул аның күз алдында кеше бәхетенең яңа кануннарын ачып сала. Менә шуңа да Садыйк үзенең һәр эшен, һәр адымын коллектив эш, гомуми эш позициясеннән карап бәяләргә сәләтле, Бер кешенең бәхете бүтәннәрнең дә бәхетле булуына бәйләнгән икәнен Садыйк яхшы аңлый. Чөнки кеше исәбенә, башкалар исәбенә яуланган бәхет шатлык китерә алмый, тулы була алмый... Шулай романда шәхеснең формалашу һәм еякка басуында иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең роле дигән мәсьәлә калкып чыга. Кешене чолгап алган тирәлек, иҗтимагый шартлар я аның үсүенә ярдәм итәләр, я шәхеснең таркалуына китерәлор. Фәхри һәм Садыйк кебекләр яңа тормышның ү> 1 Шунда ук, 256 бит. 1 Шунда ук, 33 бит. 11 Шунда ук, 92 бит. агымы белая шәхес буларак формалашалар. Тикшерүчегә биргән җавапларында, мәсьәләнең әнә шул якларына басым ясап. Җиһанша бабай болай ди: «Язсаң ярый. Ачык игеп яз. Акташлар, диген, сәеит эчен дә, кызыл Татарстан ечен дә менә шулай кан түккәннәр, диген... Бу эшләргә Садыйк акыл биргән, Фәхри җигелеп тарткан, дигеи...» 12 Яңа кеше проблемасын Г. Ибраһимов барыннан да бигрәк социаль яктан актив шәхес формалашу, аның кешеләрне, җир йөзен яңарту ечен үзен җаваплы санавы, дил аңлый. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы— 20 еллар әдәбиятындагы күренекле вакыйга, һәм бу чор татар әдәбияты социалистик реализм сәнгатенең туу һәм ныгуын раслый торган байтак әсәрләр белән байый. Революция һәм шәхес, халык бәхете өчен аяусыз көрәш — егерменче елларда язылган иң яхшы әсәрләрнең төп темасы әнә шулар иде. Буржуаз язучыларның әсәрләрендәге кебек кешене канатсыз итеп, түбән итеп күрсәтү кими барды Яңа әдәбиятның герое горур һәм кыю кеше иде. Хезмәт кешесен коллыктан азат итү кебек изге максат өчен ул герой көрәш мәйданына чыкты. Революция кешене тыныч хезмәт юлына, «яңа тормышны мөстәкыйль төстә иҗат» итү юлына чыгарды. Халыкның һәм шәхеснең тыныч хезмәтен күрсәтү 30 еллар совет әдәбиятының төп темасына өйләнә. Бу законлы күренеш иде. Беренче бишьеллыклар, илдә барган социалистик тезелеш әдәбияттан, язучылар игътибарыннан читтә кала алмый иде. Яңа дөнья кору, яңа тормыш төзү кешенең үзен үзгәртеп кору, яңа караш-эә- аыклар һәм гадәтләр тәрбияләүдән аерылгысыз барды. Рус совет әдәбияты М. Шолоховның «Тын Дон»ы, Ф. Панферовның •Бруские», Ф. Гладковның «Цемент» һәм «Энергия»се, Л. Леоновның «Сот»ы кебек әсәрләр белән баеды. Аларда кеше психологиясе һәм халык тормышында барган үзгәрешләр җанлы рәвештә гәүдәләндереп калдырылган. Шул ук процесслар татар әдәбияты ечен дә уртак иде. Тормыш берлеге, телекомтылышларның гомумилеге уртак темалар, уртак проблемалар тудырды. Язучыларның Беренче бөтенсоюз съездында ясаган докладында К. Нәҗми болай диде: «Татар совет әдәбияты ирешкән зур каза- иыш шунда: ул милли чикләнгәнлектән, тема һәм проблемалар чикләнгәнлегеннән котылу юлында, яңа социаль һәм культу- ра-көнкүреш мәсьәләләрен чагылдыру юнәлешендә зур уңышларга иреште» 12 Шунда ук, 45 бит. 2 . «Социаль тәҗрибәне» (М. Горький) үзләштерү, үсешнең гомуми перспективаларын аңлау, тормышны өйрәнү буенча тупланган бай күзәтүләр — боларның һәммәсе кеше образын сәнгать чаралары ярдәмендә танып-белу эшенә дә җитди үзгәрешләр кертте. Яңа тезелешләр, авыл тормышын үзгәртеп кору кебек темалар кешенең психологиясе үзгәрү, аның рухи дөньясы яңару белән тыгыз бәйләнештә яктыртылды. Яңа җәмгыять төзү генә түгел, ә яңа кеше тәрбияләү дә — язучылар социализмның төп мәгънәсен әнә шулай аңладылар. «Матур туганда»... Татар әдәбиятындагы бу яңа романның инде исеме үк тарихны яңача сиземләү, кеше хезмәтен, яшәү мәгънәсен яңача тою турында сөйли иде. Татар әдәбиятының классик язучысы Ш. Камап үзенең бу әсәрендә татар халкының тормышын дөрес итеп, кешеләргә тирән мәхәббәт белән сурәтли. Романның үзәгендә кешеләрдә яңача дөньяга караш формалашу мәсьәләсе тора. Авылдагы тормыш уклады үзгәрә; шуның белән бергә кешеләрнең аңы, деньяга карашлары. гадәт-йолалары да үзгәрә. Иске тормыш вәкиле Садыйк хаҗи җирдә матурлык калмады, гадел законнар калмады, дип зарланган бер вакытта Кигәвенле авылы коммунистлары яшәүнең һәм кеше бәхетенең мәгънәсен яңача аңларга өйрәнәләр. җирдә иң гадел җәмгыять төзеп йөриләр. Кешеләр арасында искиткеч гүзәл һәм акылга ятышлы мөнәсәбәтләр туып килә. Әсәрнең төп пафосы шунда. Коммунист образлары Ш. Камал тарафыннан үсештә, үзгәрештә биреләләр. 20 елларда иҗат ителгән башка образлардан аның геройлары нәкъ шул яклары белән аерылып торалар да. Совет властеның беренче елларында язылган әсәрләрдән аермалы буларак, хәзер инде авылда яңа кешеләр ялгыз түгелләр. Ш. Камал күтәргән һәм уңышлы рәвештә хәл иткән эстетик проблеманың асылы крестьяннарның активлыгы үсүен, авылда ныклы коллектив формалашуын күрсәтүдән гыйбарәт. Үз авылдашларының тормышы ечен борчылып ’ Первый Всероссийский съезд писателей. Стенографический отчет. Рус телендә ЛЛәскеү. 1934 ел. 67 бит. яшәү, үзләре сайлаган идеалга турылык, халыкның иҗади көченә ышану, әхлак сафлыгы — романдагы күп кенә персонажларны әнә шундый гомуми сыйфатлар берләштерә. Аларның барысы да диярлек зур революцион көрәш мәктәбе узган, илнең экономик һәм иҗтимагый тормышында барган үзгәрешләрнең бәрәкәтле йогынтысын татыган кешеләр. Геройларның тормышы ил. халык язмышыннан аерылгысыз. Игътибар теге яки бу образның төп, асыл сыйфатларын ачыклауга бирелсә дә. ул образларның һәркайсы диярлек бары аңа гына хас индивидуаль сыйфатлардан да мәхрүм түгел. Кеше, гадәттә, һәрвакыт берәр төрле гаиләгә яки берәр социаль группага карый. Бу аларның характерларына да билгеле бер эз сала. Мостафа, Фәтхи, Каюм, Мәдинә яңа кеше, яңа буын вәкилләре буларак бирелгәннәр. Бу буын кешеләренә хас сыйфатлар барыннан да бигрәк партия оешмасы секретаре Мостафа шәхесендә тулырак гәүдәләнә. Кеше образларын Ш. Камал аның башкарган эшләрен күрсәтү аша тудыра, геройның позициясен билгели торган чыганакларны ачыкларга, аның эчке дөньясына керергә тырыша. Мостафа башкарган эшләр, аның кешеләр белән мөнәсәбәте, характерындагы максатка омтылучанлык, үз идеалларына бирелгәнлек кебек сыйфатлар белән билгеләнә. Автор үз героена төрле яктан якын килә. Кыен көннәрдә бөтен коллектив язмышы өчен кайгыртуны Мостафа икеләнми үз өстене ала. Үзенең гражданлык бурычын ул бүтәннәргә хезмәт итүдә, аларның кайгылары һәм шатлыклары белән яшәүдә, бетен кешеләрне бәхетле итүдә, дип аңлый. Ш. Камал аны башкалардан берни белән дә аерылып тормый торган гади җир кешесе итеп сурәтли. Кешеләрне кыр эшләренә оештырамы, партия җыелышы алып барамы, волком кушкан эшләр артыннан чабамы — Мостафа боларның һәммәсен вөҗданы кушуы буенча башкара, намус эше дип саный. Мостафа коммунаның һәм авылның бүгенге көне белән генә яшәми. Авылда эшләнгән һәрнәрсә өчен ул үзен җаваплы саный. «Хәзер кешеләргә гади уйлау гына җитмәвен, мәсьәләнең асылына тирәнрәк, киңрәк» карарга кирәклеген ул бик яхшы аңлап эш итә. Кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга булышу, хис һәм кичерешләрнең катлаулы оттенокларын аера алырга сәләтле булуы аның Мәдинәгә мөнәсәбәтендә ачык сизелә Мәдинәнең кеше буларак терелү, күтәрелүе Мостафа өчен гадәти бер күренеш кенә түгел. Шәхеснең бәхете, хатын-кыз азатлыгы белән бәйләнгән мәсьәлә. Кеше иҗат итәргә, уйларга, кайгырырга, кичерергә мөмкинлеге булганда гына үзен бәхетле саный ала, ә моның өчен исә ул ирекле булырга тиеш. Кеше кысанлык, җәбер-золым күреп яшәргә тиеш түгел. Кешенең үз-үзен тотуы турында яңа әхлак нормаларын раслау, кеше тормышының кыйммәтен яңача бәяләү — Мәдинә образы аша Ш. Камал әнә шундый мәсьәләләрне хәл итә. Мәдинә тормышы, беренче карашка, бик гади кебек. Аның язмышы туган авылы, татар халкы арасындагы традицияләр белән бәйләнгән. Әмма Мәдинә характерында яңа тормыш китергән яралгылар да байтак. Яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр татар хатынын чолгап алган элекке киртәләрне җимереп ташлыйлар. Хатын-кызларга ирләр белән бердәй хокуклар бирелә «Матур туганда» романында социаль һәм мораль факторларның аерылмаслыгы тикшерелә. Мәдинә характерында барлыкка килгән яңалык яралгыларын язучы яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр туу, коллектив хезмәт, авылда коммунистлар урнаштырган дөрес, гадел тәртипләр белән аңлата. Мәдинәнең характеры искелек белән каты көрәштә, үз өлешенә төшкән авырлыкларны җиңү өчен барган көрәштә ачыла. Башка татар кызлары кебек үк, аны яратмаган кешесенә көчләп кияүгә бирәләр. Ул да түгел, сугышта ире үлеп, тол кала. Төрлечә кимсетү һәм мыскыллауларга түзә. Авыр көрәштә Мәдинә җиңеп чыга: ул тормышта үз урынын таба, үзен кеше итеп сизә башлый, саф мәхәббәт хисләренең көчен татый. Социалистик революция кешеләрнең иҗтимагый мөнәсәбәтләренә генә түгел, интим хисләренә дә билгеле бер эз сала. Мәдинә белән Фәтхи арасындагы мәхәббәт тарихына зур һәм гыйбрәтле мәгънә салынган. Романда мәхәббәт кешегә шатлык, рухи канәгатьлек китерә торган хис итеп кенә түгел, о аны шәхес буларак камилләштерүче көч итеп тә сурәтләнә. Фәтхи белән Мәдинә арасындагы мәхәббәт линиясенә зур эчтәлек, гомуми кешелек ечен уртак мәгънә салынган. Мәдинә язмышы аша Ш, Камал гаять эур проблемаларны күтәрә. Ш. Камал гуманизмының көче саф кешелек хисләрен күрсәтүдә, бәхетле булу өчен яралган яңа кешене күрсәтүдә ачык күренде. Менә шуның әчем дә Мәдинә һәм Фәтхи арасындагы менәсәбәтләргә Ә. Нигъмәтуллиниың «Ш Камал» исемле китабында бирелгән трактовка белән килешеп бетәсе килми Романның бу линиясе белән автор беренче мәхәббәтнең көчен раслый, ди влеге монография авторы. Үз героен төрле сюжет ситуацияләрендә, төрле конфликтларда сурәтләп, Ш. Камал кешенең күтәрелү, аның рухи азат булу процессын дәрес күрсәтә. Ул алдан билгеләп куелган әзер схема буенча гына бармый, ә характерлар һәм вакыйгаларның үсеш логикасын күзәтеп, тикшереп бара. «Матур туганда» романындагы әдәби образларның естенлеге — аларның ышандыру көчендә. Ш. Камал зур иҗтимагый-эстетик яңгырашка ия әсәр тудырган. Яңа тормыш тезү өчен оешкан бәләкәй генә бер коллектив мисалында әдип зур гуманистик идеяне гәүдәләндерә алган. Кешеләр гомер буе хыялланган яңа тормыш туа, тормыштагы матурлык, кешеләр күңелендәге матурлык туа, кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә матурлык туа. Язучы безнең кешеләребеэнең гүзәл киләчәк турында хыялларын гәүдәләндерү белән генә чикләнми, ә тормыштагы яңалыкның туу процессын тирәнтен төшенә алган һәм шуны Кигәвенле авылы коммунистлары мисалында сәнгатечә гәүдәләндереп калдырган. 30 елларда иҗат ителгән күп әсәрләрнең аерылып торган төп сыйфаты шунда, аларда яэучыларыбыз кырыс чынбарлыкны сурәтлиләр, аеруча көчле басым ясап, тормыштагы яңалык пафосын тасвирлыйлар. Бу социалистик шәхеснең, яңа совет кешесенең тууын дөрес итеп сурәтли алган «Агыйдел» повестена да, һәрчак бары тик алга омтылучан, көчле кеше характеры турында хикәяләүче «Тапшырылмаган хатлар» повестена да, И. Газиның хикәя һәм повестьларына. Г. Бәшировның «Сисаш»ына да карый. Кешенең рухи яктан яңадан тууы, күзе ачылуы, аңарда яңа характер сыйфатлары формалашу процессы хатын-кыз язмышына багышланган әсәрләрдә аеруча ачык гәүдәлене. Хатын-кыз образлары, гомумән, татар әдәбиятында үзәк урыннарны били. Бу аңлашыла да. Хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны мәсьәләсе турыдан-туры шәхес азатлыгы, мораль, көнкүреш кебек проблемалар белен тыгыз бәйләнгән Октябрь революциясе хатын-кызга ирләр белән тигез хокук бирде һәм хатын-кыз үзен яңа җәмгыять тезерге сәләтле кеч итеп сизә башлады Бу яктан караганда, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» исемле әсәре аеруча характерлы. «Тапшырылмаган хатлар» совет әдәбиятының иң зур казанышларыннан саналырга хаклы. Повестьның төп герое Галия язмышы аеруча кызыклы һәм гыйбрәтле итеп бирелгән. Әсәрнең беренче битләре буенча безнең алга ул гадәти бер кеше булып килеп баса. Аның тормыш биографиясендә, башкарган эшләрендә искитәрлек берни дә юк кебек. Ул меңнәрчә татар хатын-кызларына хас тормыш юлы уза: бәхетсез балачак, рабфак, институт, эшли башлау. Ләкин укучы игътибарын ул үзенең активлыгы, акыл һәм рухи сыйфатлары белән җәлеп итә. Г. Кутуй үз героен рухи азат шәхес итеп бирү белән генә канәгатьләнми, Галия характерының социаль юнәлешен дә мөмкин кадәр ачыграк, үткенрәк итеп күрсәтергә тырыша. Галиянең эчке кичерешләре аша әсәрдәге теп конфликтны — ике мораль, тормышка ике төрле карашны — чагылдыра. Геройның үсеш юлы борчу-газаплар, тормышны танып белү ләззәте, рухи эзләнүләр һәм шатлык белән тулы. Искәндәргә булган мәхәббәте баштарак аңа әйтеп бетергесез шатлык хисләре китерә, әлеге мәхәббәт Галия тормышының мәгънәсенә әйләнә һәм аның рухи ныклыгына беренче җитди сынау да була. Искәндәр әшәке, салкын бәгырьле эгоист бер кеше булып чыга. Безнең алга Галиянең кискен драматизм һәм каршылыклар белән тулы авыр язмышы килеп баса. Әмма тормышның барлык сынауларын ул уңышлы уза. алар- даң тагы да чыныккан, рухи көчәйгән хәлдә чыга. «Мин хөрлек кадерен, үз теләкләреңне тормышка ашыру кадерен аңладым». дип яза Галия. Шәхси азат булуны да ул иҗади эш өчен азат булу, халыкка хезмәт итү өчен азат булу дип аңлый. Г алия өчен тормышның мәгънәсе ул үзе яшәгән бүлмә белән генә чикләнә алмый. Аңа кешеләрне ярату кебек гүзәл сыйфат хас. Галия — совет чорында иҗат ителгән хатын-кыз образларының иң уңышлысы, иң молаеме. Шул рәвешчә, 30 еллар ахырына татар совет әдәбиятында яңа тип совет кешесенең типик образы формалашты Әдәбият чынбарлыкта туган һәр яңалыкны күрә һәм чагылдыра барды Кеше һәм аның эшләре яңа идеаллардан, яңа әдәби позицияләрдән, шул чорга хас иҗтимагый һәм эстетик кретирийләрдән чыгып бәяләнде. 20 елларда әдәбиятта яңа кеше концепциясе бил геләнде, ә 30 елларда инде ул тулысыңча расланып өлгерде. Геройның социаль активлыгы, халык язмышыннан аерылгысызлыгы, мораль йөзенең сафлыгы — бу чор әдәбиятына хас геройның төп сыйфатлары әнә шулар. Г. Ибраһимов, Ш. Усманов, Ш. Камал, М. Максуд, М. Әмир, Г. Кутуй- ларның яңа геройлары — аңлы рәвештә тормышны үзгәртеп коручы кешеләр, үзләренең төп вазифаларын Ватанга, халыкка, революциягә хезмәт итүдә күргән кешеләр. Алар өчен максатлар берлеге, идеаллар берлеге, иртәгесе көнгә ышанып яшәү хас. Шуның белән бергә алар бер- берсен кабатламыйлар, аларның һәрберсе үзенчәлекле характер сыйфатларына ия. Язучылар, кеше характерларын тирәнәйтә барып, һәр геройның үзенчәлеген катлаулы тормышчан конфликтлар аша күрсәттеләр. Революция, гражданнар сугышы, яңа тормыш төзү кебек проблемалар кешенең рухи үсешеннән аерылгысыз иде. Геройның эчке дөньясы җитди үзгәрешләр кичерде. Революция, социаль үзгәртеп корулар, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр шәхескә көчле тәэсир ясый тордылар, аның рухи һәм әхлакый үсешенә булыштылар. Солтан. Фәхри, Садыйк, Мәдинә, Фәтхи, Мостафа, Галия, Рәүфә кебек образлар, кырыс тормыш сынаулары аша үтеп, үзләрен дөньяны үзгәртеп корырга сәләтле кешеләр итеп күрсәттеләр. Чынбарлыкны үзгәртеп кору һәм кешенең үзен камилләштерү пафосы, героизмны раслау — татар совет әдәбиятына хас төп тенденцияләр. Аларның күбесе 20—30 еллар әдәбиятында ук ачык төсмерләнде, сугыш һәм аннан соңгы елларда алга таба үстерелде. М. Җәлил, К. Нәҗми, Т. Гыйззәт, Г. Бәширов, М, Әмир, X. Туфан, И. Гази, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, С. Хәким һәм башкаларның иҗаты кешене, аның уй- хисләрен, эчке дөньясын сурәтләүгә багышланган. Төп сыйфатлары 20—30 елларда формалашкан татар әдәбияты моннан соңгы барлык сынауларны уңышлы узды.