ТУКАЙ ЛИРИКАСЫНДА ЭЛЕГИК МОТИВЛАР
Рус поэзиясендә яисә кайбер башка әдәбиятлерда элегиянең8 бай традициясе бар. Баратынский, Пушкин, Лермонтов, Некрасов элегияләрен яисә әрмән поэзиясендә гасырлар буена тарихи элегияләр язу традициясен генә искә тешерик. Тукайга кадәрге татар поэзиясендә исә элегиянең, жанр буларак, әдәбият үсеше тарихында сизелердәй эз калдырган аерым этапларын күрсәтеп булмый. Шулай да тарихы гасырларга сузылган татар әдәбиятында да элегик шигырьләр язуның халык иҗатыннан һәм борынгы әдәбияттан килә торган билгеле бер традициясе булган, билгеле. Борынгы лиро-эпик поэмаларда авторларның кайгылы хисләрен белдергән лирик чигенешләр, кайгы-хәсрәт чигүче геройларның лирик монолог-газәлләре, мәрсияләр һәм кайбер башка тор шигырьләр элегик лириканың аерым үрнәкләре булып торалар. Бу традицияләр, XIX йоэ һәм XX йоз башы шагыйрьләрендә үстерелә барып, Габдулла Тукай лирикасында чын-чыннан яңарыш чоры кичерәләр. Боек Тукай поэзиясендә элегия заман кешесенең тормыш турындагы газаплы уйлануларын, аның психологик портретын, явызлыкка нәфрәтен бетен тирәнлегендә сурәтли алырлык поэтик формага әйләнә. Тукай лирикасының үзенчәлекле бу тере тәнкыйтьтә әле аз ейрәнелгән. Дерес, шагыйрь иҗатын ойрәнүнең терпе этапларында аның элегияләренең характеры, аерым үзенчәлекләре турында күп кенә фикерләр әйтелде. Ләкин Тукайга багышланган хезмәтләрдә аның элегияләре махсус ойрәнелмәделәр. Бу күзәтүләр, башлыча, шагыйрь лирикасындагы элегик кичерешләрнең (күп очракта тошенкелек мотивларының) сәбәпләрен ачыклау планында алып барылды. Әмма Тукай элегияләрен аларның специфик үзенчәлекләреннән, лирик поэзиядә тормышны сурәтләүнең бер формасы буларак, әдәбияттагы функцияләреннән чыгып карау, безнеңчә, мәсьәләне киңрәк планда куярга, элегик кичерешләрнең обьектив эчтәлеген, идея-эстетик әһәмиятен билгеләүдә киңрәк нәтиҗәләр ясаргә момкинлек бирер иде. Мәсьәләне махсус ойрәнү шулай ук Тукай лирикасындагы элегик кичерешләрне хронологик яктан да киңрәк рамкаларда ачыкларга момкинлек бирәчәк. Чонки, конкрет анализ күрсәткәнчә, элегик мотивларны, реакция елларында гына түгел, бәлки теге яисә бу формада һәм теге яисә бу күләмдә шагыйрь иҗатының башка малларында да күрергә була. Шагыйрьнең беренче әсәрләрендә элегик мотивлар юк диярлек. Моның сәбәпләрен торлечә аңлатып булыр иде. әлбәттә (Тукайның әдәбиятта әле беренче адымнар гына ясавы, торле әдәби традицияләрне, поэтик форма һәм жанрларны үзләштерү һәм куллануда тәҗрибәнең аз булуы һ. б.]. Ләкин, безнеңчә, бу очракта мәсье- пәке шагыйрьнең социаль карашларының, политик идеалларының чикләнгәнлеге белән 8 Антик поэзиядә «элегия» (грекча elegos — зар, зарлану) дип кайгы-хосрәт хисләрен. газаплы уйларны белдергән шигырьләрне атаганнар. Әмма элегиянең эчтәлеге шагыйрьнең шәхси кичерешләре, моң-зары, интим хисләре белән генә чикләнми. Элегик әсәрләр катлаулырак, аларда тормыш турында тирән борчылулар кайгырулар Да белдерелергә момкин. аңлату — тулырак та. дөресрәк тә кебек. «Голүмен бакчасында.„» исемле шигырендә, мәсәлән. Тукай: «Мәхәл вармы борынгыдай хәзән. хәсрәт, әләмнәргә!», ягьни элеккечә кайгы-хәсрәт һәм ачынуларга урын бармы хәзер.—дип сорый. Һәм шагыйрь әлеге сорауга кире җавап бирә. Авыр, кайгылы минутлар юк хәзер, «китте хәсрәт, әләмнәр» («Хөррият хакында»), ди ул. Чөнки патша хәзрәте «җуйды халык хәсрәтен» («Иттифак хакында»), «азатлыкның кояшы тугды» («Дусларга бер суз»). Димәк, аның уйлавынча, «хөррият диңгезләре ташып» торган вакытта хәсрәтле уйлануларга урын юк булып чыга. Күрәсез, конституцион иллюзияләр яшь шагыйрьгә тормышның ачы- сынтөчесен, халыкның кайгы-хәсрәтен күрергә комачаулый әле. («Дусларга бер сүз» шигырендә Тукай хәтта: «Бу хөррият манифест государьдыр,— кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк, имдн».— дип тә яза.) Дөрес, иҗатының башлангыч чорында язылган шигырьләрендә дә Тукай тормышның күңелсез якларын бөтенләй ук инкарь итми, реаль күренеш буларак, аларның барын таный. Аның «Шәкерт, яхут бер тәсадеф» исемле шигырендә ач-ялангач шәкертне сурәтләве яисә «И каләм!» шигырендә тормыштагы «хәсрәт, хурлык, мескенлекләр» турында язуы шул турыда сөйли. Әмма, беренчедән, күңелсез тормыш турындагы аерым фикерләр шагыйрьгә үзенең мәгърифәтчелек программасын пропагандалау өчен генә кирәк. Тукай әлеге хәерче шәкертне, мәсәлән, тормышта кайгы-хәсрәт калмасын өчен, мәгърифәт җимешләреннән файдаланырга, белем сукмагыннан барырга чакыра. Икенчедән, лирика өчен нинди дә булса хиснең, тормыштан алынган тәэсирләрнең поэтик кичереш төсендә бирелүе шарт. Ә бу шигырьләрдә халыкның борчылуны, кайгылы уйлары шагыйрьнең үз кичерешләренә әйләнми. Бу әле—уйфикерне кичереш процессында бирү түгел, ә атау гына. Хисләрне поэтик кичерешләр рәвешендә бирү ягыннан Тукайның 1906 елда иҗат ителгән газәлләре бик кызыклы Көнчыгыш поэзиясе традицияләренә ияреп язылган бу шигырьләр («Ифтирак соңында». «Гыйшык бу я!- ». «Дәрдемәнд дәгелмием!». «Мөхү идәрмисән!») шагыйрь лирикасында үзенчәлекле урын алып тора . Бу очракта Тукай газәлләренең безне кызыксындырган ягы — аларның элегик характерда булуы. «Ифтирак соңында» газәленең төп эчтәлеге, мәсәлән, гыйшык аркасында «кайгыхәсрәткә баткан» лирик геройның кичерешләрен, хәсрәтле уйларын сурәтләүдән гыйбарәт. Вакытында лирик герой үзенең шигырьләрен, Тукай үзе әйткәнчә, сөйгәненең «илһамы белән яз»са, ә хәзер ул «аерылышу уты белән яна»: Бетте, вәйран улды шимди асеманым һәм зәмин. Доньями, гокбами ектым яэс вә хирманыңлә бән *. Шушы ук мотив төрле вариацияләрдә башка газәлләрдә дә кабатлана. Алар берберсеннән лирик геройны, «җанаш» образын бирү белән генә аерылалар. Әлбәттә, Тукайның без карап үткән әлеге газәлләре реаль шәхеснең интим-мә- хәббәт хисләрен белдерүдән ерак торалар (гомумән. Тукай лирикасында мәхәббәт элегиясе зур урын тотмый). Газәлләрдәге геройлар — ниндидер абстракт гашыйк, җанаш. Шуңа да аларның тарихи-конкрет һәм реаль сыйфатларын билгеләве шактый кыен. Ләкин шагыйрьнең интим лирика өлкәсендәге бу тәҗрибәләре иҗатының үсеш юлында эзсез калмый. Интим хисләргә, эчке кичерешләргә корылган бу шигырьләр Тукай лирикасына психологизм элементлары алып килә. Реалистик психологизм Үк булмаса да, бу инде шуңа омтылуда, ягъни элегик кичерешләрне реалистик прин ципларда сурәтләүгә күчү юлында бер адым булды. Бу уңай тенденцияләрнең Тука* элегияләрендә тулысынча җиңеп чыгуын шагыйрьнең Пушкиннан файдаланып язылган «Кемне сөяргә кирәк» (1906, июль) шигырендә күрәбез. Шигырьдә Тукайның борчы1 Газәл — Көнчыгыш поэзиясенең иң борынгы формаларыннан берсе. Кагыйдә буларак, газәлнең эчтәлеген мәхәббәт һәм аңа бәйләнешле шатлыклы һәм хәсрәтле хисләр тәшкил итә Әмма поэзиянең үсеш дәверендә газәл формасында башка эчгә- лек тә белдерелә башлый. Эчгәлек үзенчәлегеннән чыгып. Туканның бу шигырьләрен дә без интим элегиянең бер тере итеп карадык. 3 Сүзгә-сүз тәрҗемәсе: Бетте, тар-мар килде инде күгем дә, жирем дә; Өметсез һәм мәхрүм итүең сәбәпле, доньямны да, ахирәтемне дә югалттым. лупы уйлары, капитал дөньясының мораль нормаларыннан зарлануы, шагыйрь лирикасында беренче буларак, элегик кичерешләрдә бирелә: Белү мөшкил кирәк кемне сөяргә, Үзең аусаң да, аудармый сөяргә? Син үлсәң (бет!), сине кем кызгана соң? Синең зәхмеңгә кемнәр сызлана соң? Бу дөньяда сине кем иркәли соң? Бәлаләрдән сине кем киртәли соң? Синең соң хәсрәтең кемнәргә хәсрәт? Гамеңнең кәсрәте кемнәргә кәсрәт? Кеше сатмас кеше тапмак асатмы? Сине соң кайсы дус дошманга сагмый?.. Тол эчтәлегенә бәйләнешле рәвештә, шигырьгә түбәндәге мотив та үтеп керә: 2 Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем: Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең. я < Соңгы сүзләр элегиядә сурәтләнгән кичерешләргә нәтиҗә буларак әйтеләләр, Я Шул ук вакытта шагыйрьнең үз-узеңне генә яратырга ендәве аның тормыштан качарга чакыруы түгел, әлбәттә. Бу — изүче тормышка карата, пассив булса да, ризасызлык белдерү, капитал дөньясы белән конфликтка керүнең бер формасы иде. Дөрес, шигырьдә әлеге конфликт җәмгыятькә турыдан-туры каршы чыгу рәвешендә бирелми, в шагыйрьнең нәфрәтле хисләреннән, элегик кичерешләр агышыннан аңлашыла. «Кемне сеяргә кирәк» шигыре — Тукай иҗатында кайгы-хәсрәт мотивларын реалистик принципларда сурәтләүнең һәм, гомумән, хисне психологик кичереш буларак бирүнең бик матур үрнәге. Ләкин бу әле Тукай иҗатында реалистик элегия тулысынча урнашты дигән сүз түгел. Ул, башка жанрлар кебек ук. каршылыклы юл үтә. 1907 елда язылган «Сөальләр» шигыре, мәсәлән, шул турыда сөйли. Шигырьдә кайгы-хәсрәтле кичерешләрнең конкрет чыганакларын, сәбәпләрен билгеләве кыен. Тукай катлаулы образлар ярдәмендә үзенең кайгылы хәлен, күңелсез настроениесен белдерергә тырыша: Я ходая! нигә төрле-төрле кылдың бәндәни? Ни сәбәп соң җөмлә одна бәндәләрдән бән дәни? Ник бәни шат итмәдең, ник әйләдең гамь һәмдәми? Юкса бәхре гамь мәсиле, мансыйбы да бәндәми? IX «Бәхтем минем кара», мин «кайгы юлдашы», «явыз бәхетем», «кайгы диңгезе» — шигырьдәге менә шундый сурәтләү чаралары, катлаулы, стандарт образлар куллану Көнчыгыш поэзиясендәге яшь түгү, сыкрану әсәрләрен искә төшерә. Тукай элегик шигырьләрнең иң матур үрнәкләрен лирикасының чәчәк аткан елларында язды. «Өмит» |1908| шигыре, мәсәлән, шундый элегияләрнең берсе. Шагыйрь күңеленең тынычлыгы нәрсәгә бәйләнгән! Трагик кичерешләрнең сәбәбе нәрсәдә! Аларны ничек җиңеп чыгарга! Әсәрдә лирик героиның шушы сораулар турында газаплы уйланулары бирелә. Шигырьнең беренче юллары ук безне лирик героиның катлаулы кичерешләр дөньясына алып керә: IX Сүзгә-сүз тәрҗемәсе: Я ходай! ни өчен кешеләрне төрле-төрле кылдың? Нилектән соң мин бөтен түбәннәрдән дә түбән булдым? Нии мине шат итмәдең, нигә кайгы юлдашы иттең? 9лло кайгы диңгезенең чыганагы да, коя торган урыны да миндәме? Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт. Бу үлек вөҗданны җанландыр. җылың берлән җылыт! Профессор Хатип Госман язганча, «Фикер кояшы» — шагыйрьнең вөҗданына тереклек кече бирел торучы. Болыт (хата, бозык, реакцион тойгы һәм фикерләр символы), ике арага кереп, шагыйрьнең вөҗданын үлемгә дучар итә_» һәм Тукай алдагы юлларда «вөҗданы үлемгә дучар» булган җанның газабын тасвирлый. Дөресрәге, шигырьнең буеннан-буена ике мотив аралашып, үсеп килә: шагыйрь үз рухи хәленең нинди дә булса бер күңелсез моментын атый да. бу хәлдән чыгу шартым, вгьни «фикер кояшы» чыгуны күрсәтә: Мин адаштым, тугры юлга ул торып күндермәсә: Дүрт ягым гыйсъян сүнмәс һич, ул сүндермәсә. Бер бетү чокырында мин, юктыр неҗат, коткармаса: Мәңге тотыныр нәрсә юктыр, ул килеп җеп салмаса... Шагыйрь үзенең рухи хәлен, газапларын кат-кат һәм төрле яктан аңлатырга тырыша, һәм бу газаплы уйларыннан котылу «болыт китүпгә, яңадан «фикер кояшы» чыгуга бәйләнгәнлеген әйтә: И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм; Нәрсә ул дөнья кояшы, син миңа нур бирмәсәң! Ниһаять, капма-каршылыклы уйлар, газаплы кичерешләр фикернең оптимистик чишелеше белән тәмамлана. Шигырьнең соңгы юллары хис-кичерешләр үсешендә җиңү аккорды булып яңгырый: Юк, кояшым, мин беләм, син батмагансың мәңгегә: Син дә. вөҗдан, бер торырсың, ятмагансың мәңгегә. Шулай итеп, бер шигырь рамкасында капма-кзршы хис-кичерешләрне сурәтләу шагыйрь рухи хәленең бер моментын бөтен тирәнлеге, капма-каршылыклы яклары белән күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Элегик кичерешләрнең үсештә, капма-каршы хисләр көрәшендә бирелүен, хәсрәтле уйларның оптимистик фикер белән тәмамлануын Туканның башка элегияләрендә дә күрергә мөмкин. Мондый очракларда шагыйрь үзенең кайгы-хәсрәтле уйлары, күңелсез настроениесе турында яза да, аннан соң бу рухи хәлдән чыгуга ышаныч белдерә яисә шуңа ишарә ясый. Бу яктан караганда, Тукайның «Үкенеч» шигыре бик характерлы. Әсәр шагыйрь күңелендәге күңелсез бер моментны белдерү белән башланып китә: Электән белгәнем хәлдә кешенең Тышы яхшы, бозыклыгын эченең, Ничек соң мин адаштым изге юлны, Биреп мәлгунь, ходайсызларга кулны!! Нигә мин алданып ялган көлүгә, Нифак иттем үземдәге голүгә!! Шагыйрь үзенең кулын мәлгунь, бозык кешеләргә биреп (ягъни дошманнарына ышанып), вакытлыча адашуга дучар була. Менә бу сәбәп шагыйрьне үкенечле уйлануларга, газаплануларга китерә. Хис-кичерешләрнең үсешендә Тукайның фикере тагын да конкретлаша, шул ук вакытта эчтәлек ягыннан киңәя төшә; хәсрәтле уйларының чыганагы итеп шагыйрь гомумән капитал дөньясын, шул дөньяның караңгы, бернү атмосферасын күрсәтә: 1 X. Госман. Антитезалы тасвир кайлардан килә? «Казан утлары» журналы. 1968 ел. 5 сан. 138 бит. Әсирмен, ычкыналмам инде мәңге, Күңелсез һәр ягым, нурсыз, караңгы Монафикълар камап һәр дүрт ягымны, Күрәлмим мин кояшым һәм аемны... һава юктыр, алалмый рух сулыш та, Кабахәт бөркү уң, сул, аста өстә. һем шигырь менә болай тәмамлана: Читен хәл: гайрәтең җитсә — ерып чык, Әгәр җитмәс исә — бет. шунда тончык! Күрәсез, кичерешләрнең ахырында шагыйрьнең турыдан-туры пессимизмга бирелүе дә яисә бу «читен хәл»дән чыгуга ышанычы да белдерелми. Уй-фикерен Тукай үз-үзенә эндәшү, уйлану белән тәмамлый, нәтиҗәне укучының үзенә ясарга калдыра. Әмма поэтик фикернең үсеш логикасыннан һәм Тукай лирикасының гомуми фоныннан чыгып караганда, әсәрнең соңгы юллары шагыйрьнең «читен хәл»не җиңеп чыгачагына ышаныч булып яңгырыйлар. Менә без Тукай лирикасындагы злегик кичерешләрнең характерын, шагыйрьнең элегик эчтәлекле романтик газәлләреннән алып реалистик злегияләренәчә, кыскача гына күзәтеп чыктык. Шагыйрь әсәрләрендә элегик кичерешнең эчтәлеге һәм, шул нигездә, лирик геройның характеры тамырдан үзгәрә. Әгәр Тукайның 1906 елда язылган газәлләрендә лирик герой мәхәббәт аркасында газап чигүче, яшь түгүче романтик образны хәтерләтсә, реалистик элегияләрдә исә ул тарихи һәм псмхоло<ии конкретлык ала, халыкның кайгы-хәсрәтен, газаплы уйларын үз йөрәгендә кичерү»» кешегә, халык моңын, иҗтимагый моңнарны җырлаучыга әйләнә. Без карап үткән шигырьләрдә лирик геройның элегик кичерешләре нәрсәдән булса да зарлану, борчылу, кайгыру һәм хәсрәтләнү рәвешендә биреләләр, аларда тулысынча еметсезлеккә бирелү очраклары юк диярлек. Әгәр кайбер шигырьләрдә шагыйрьнең кичерешләре төшенке характер ала икән, бер үк вакытта Тукай күңелсез уйлардан арыначагына ышанычын да белдерә. Лирикада кайгы-хәсрәт хисләрен биргәндә, аларны һәрвакытта да оптимистик кичерешләр белән «тигезләү», «пропорциягә» китерү мәҗбүриме! Ягъни аерым бер лирик шигырь рамкасында элегик кичерешләр һәр очракта да оптимистик хисләр белән тәмамланырга тиешләрме! Тукайның 1909—1910 елларда язылган «Теләү бетте», «Өмитсезлек», «Өзелгән омит» элегияләре укучыда менә шундый сораулар тудыра. Бу сорауларга гомуми формада гына җавап биреп булмый, әлбәттә. Шагыйрь иҗатындагы пессимистик шигырьләрнең, ометсезлеи мотивларының үзенчәлекләрен, Г. Халит язганча, «нидән гыйбарәт булуын» Тукайның «үз әсәрләреннән, үз фикерләреннән чыгып билгеләү», мондый мотивларга конкрет анализ ясау гына аның «пессимистик» элегияләренә объектна бәя бирергә ярдәм итәчәк. «Өмитсезлек» шигырендә, мәсәлән, автор кичерешләренең иң күңелсез, иң караңгы моментлары бирелә. Көлмә син дә бу бозык дөньяга каршы та өбәд, И кояш! моңгегә чыкма, бул кара тап. бат кире Яз башы дип. башны калкытмагыз, и гел-гаиҗәләр! Бел. янарсыз: җир хәзер ялкынлы истибдат җире! Калмасын дуслык, мәхәббәт, чын сөешмәк дөньяда. Бу җәһәннәмдер түгел Ширин илә Фәрһат җиро... Тормышны торле яклап инкарь иткәннән соң. шагыйрь иҗат кешесе өчен фаҗига булып яңгыраган менә шундый нәтиҗә ясый И каләм, син, хакны язма, к/з буя. юк-барны яз, Бумыни соң тугры ошгарны язып иншат җиреП Н АИП ЛАНСОВ ф ЭЛЕГИК МОТИВЛАР ф Күренә ки. әсәрдә шагыйрьнең күңелен тулысынча өметсезлек хисләре бмлап алган. Әмма шигырьнең эчтәлеге мондый кичерешләр белән генә чикләнми Әсәрнең характерлы ягы — элегик кичерешләрнең сәбәпләрен күрсәтү, аларга анализ ясау '. Дөньяда бетен тереклекне үз утында кейдергән реакция турындагы сүзләрнең элегиядә еч мәртәбә кабатлануы шагыйрьнең бу шартлардагы рухи хәлен бик ачык сурәтли. «Өмитсезлек» шигырендә менә бу сүзләр әсәрнең идея эчтәлеген тагын да киңәйтә тешәләр: Сез дә. маэлумнар груһы, хак өчен кул сузмагыз. Тик кыямәт көнгә калды хаклар истирдат кире. Ягъни тартып алынган хокукларны кайтарып алу кыямәт кенгә калды, ди шагыйрь. Бу, бердән, азатлык кеннәрен сагыну, реакциядән зарлану булса, икенчедән, көрәш юлында җәфа чигүче кешенең рухи газапларын белдерү дә. «Өзелгән емит» шигырендә дә шагыйрьнең үз тормышы, иҗат юлы турындагы уйланулары күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Ләкин бу очракта да мондый кичерешләрнең сәбәпләре әйтелә; Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син, һәр ишектән серде углыңны мәхәббәт сакчысы. Гомумән Тукай үзенең шигырьләрендә әледән-әле элегик кичерешләрнең сәбәпләренә туктала, ул сәбәпләрне төрле яклап аңлатырга, укучыга җиткерергә тырыша. Димәк, Тукай элегияләрендә өметсезлек мотивлары тормыштан туйган, дөньядан ааз кичкән лирик геройның елау-сынраулары, яшь коюлары рәвешендә түгел, ә һәрвакыт конкрет нигездә туалар, тормышның теге яисә бу күренешләре турында уйланулар нәтиҗәсе буларак биреләләр; шагыйрьнең «хәсрәте дә, кайгысы һәм өметсез- леге дә явызлыкка, караңгылыкка» ’, капитал дөньясының этик-мораль нормаларына аяусыз нәфрәт аша чагылды. Бу урында Тукай шигырьләренең рус злегияләреи хәтерләткән бер үзенчәлеген күрсәтеп үтәргә кирәк. Рус классик поззиясеидә киң үсеш алган бер традиция — элегик кичерешләрнең рухи эзләнүләр формасында бирелүе, мондый хис-кичерешләрнең кеше язмышы һәм тормыш күренешләре турында фәлсәфи уйланулар нәтиҗәсендә тууы. Баратынский шигырьләренең элегик тоны, дип яза В. Г. Белинский, шагыйрьнең тормышка карашыннан, уйларыннан (от думы) туа10 . Лермонтов лирикасының элегик характерда булуын да тәнкыйтьче шулай аңлата, һәркайда йөрәк әрнеткеч сораулар, ди ул, шагыйрь әсәрләренә анализ ясап *. Тукай элегияләрендә дә кичерешләр еш кына лирик геройның уйлары, эзләнүла- ре рәвешендә белдерелә. Мондый алым куллану шагыйрьнең үз язмышы, үз тормышының күңелсез яклары турында язылган элегияләренең дә гомумиләштерү көчен арттыра. Бер-ике мисал китерик: И мөкатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы! («Өзелгән өмит») Үлде рух яшьрен мәхәббәттән, хафа юк үлсә дә. Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю! («Актык тамчы яшь») 1 «Өмитсезлек» шигыренең объектив эчтәлеген билгеләүче бу үзенчәлек элегиянең төзелешендә, хис-кичерешләр хәрәкәтендә дә бик ачык күренә. Тукай әсәрнең һәр строфасында диярлек «пессимистик» бер фикер өйгә дә, шунда ук бу фикерне белдерергә мәҗбүр иткән конкрет сәбәпне күрсәтә. Мәсәлән: «көлмә син ДӘ“. «кояш», бу бозык дөньяга каршы»; «...башны калкытмагыз, и гөл-ганҗәләр! оел - янарсыз: җир хәзер ялкынлы истибдат җире!» һ. б. 1 Г. Халит. Тукай үткән юл. 1962 ел. 183 бит. 3В Г. Белинский. Полное собрание сочинений. Т. VI. Мәскәу. Рус телендә. 1955 ел. 466 бит. 4 Шунда ук, 503 бит. Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч, Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш... Керләнә ес, естенә рух, һич хозур веҗданга юк. Ни сәбәптән җир йезендә тәнгә — мунча, җанга — юк? («ТәләЬһеф») Тукай үз-үзеиә сораулар куя. газаплы кичерешне терле яклап тикшерергә, анализларга омтыла. Шагыйрьнең кайбер шигырьләрендә әйтелгәнчә, кешегә рухи кач. күңел херлеге, тормышта «аяз» минутлар зур хәсрәтләр, яшь түгүләр («Яшен яшьнәгәндә» шигыре) белән яулап алына. «Күңел» шигырендә автор болай ди: Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел! Күп сеекледер бетеннән тәңрегә сынган күңел. Шигырьнең алдагы юлларында да шагыйрь үзенең кешелеген «саклау юлында» күңеленең «күп газаплануы» турында яза. Ә «Газаптан соң» шигырендә шагыйрь, аз гына да икеләнмичә, менә нәрсә ди: Үземә сәенеч бирәм инде бәхет, гыйззәт белән: Уйлыймын үткән газапларны хәзер ләззәт белән. Булмадымы шул газаплар бәхетемең ачкычлары! Җитмәкемнең изге максутка ләгыль баскычлары! Шагыйрь үзенең рухи газапларын тошенкелеккә бирелү дип карамый. X. Госман язганча, «монда шагыйрь карашының бик меһим яклары ачыла: күңелдәге газап вакытын ул башка килгән бер бәла итеп кенә карамый. Бу газап — корәш. Монда «бәхет ачкыч»ын эзләүче актив коч хәрәкәт итә. Шуңа күрә дә бу корәштә үзенә аерым ләззәт бар. Шагыйрьнең бу сүзләреннән эчке рухи керәшне үсү, яңару процессы итеп каравы, художник буларак асылда «җан диалектикасы»на үтүе аңлашыла» Димәк, Тукай лирикасындагы «газаплы кичерешиләрне тормыш күренешләренең асылына тирәнрәк тошенуиең нәтиҗәсе, шагыйрь күңелендә барган катлаулы процесслар аша тормыш каршылыкларын сурәтләүнең бер формасы итеп карарга кирәк. Бу уңайдан Тукайның пессимистик мотивларны поэзиядә сурәтләүгә карата әйтелгән үз фикерләре бик характерлы. Нәбир Бәкер «Тукай Петербургта» исемле истәлегендә менә нәрсә яза: Тукай «Нур» газетасы идарәсендә басылмаска дип хокем ителгән шигырьләрне «карап утырды-утырды да үзенчә берсен кертергә ярый торган ител тапты. Баштагы ике мисрагын үзгәртеп, ахырындагы бер сүзен алмаштырды да: басарга кирәк, диде. Аңа каршы мин ул шигырьләрнең мондәриҗәсендә коры пессимистлыктан (коры бер ометсезлек] башка бернәрсә булмаганлыгын бәян иттем. Шул вакыт ул миңа шулай җавап кайтарды: — Бернәрсә дә юк бит инде, шулай да әһәмияте бар. Пусть халык башыбыздан кичердекебез коннәрнең ометсез-кара кеннәр икәнен белеп капсын. Аның характерный (табигый) ягы шул: бу кон кулына чак каләм тота белгән татар балаларының бары да шул ометсезлек җырларын җырларга мәҗбүрләр. Менә шул хәзер матбугатта бии нык сизелеп калырга тиеш» < Әлбәттә, бу сүзләрдә Тукайның мәсьәләгә берьяклырак каравы һәм үз эпохасының күңелсез якларына күбрәк басым ясавы күренә . Әмма бу очракта шагыйрьнең «ометсезлек җырларын» җырлауга карага булган карашы бик характерлы. Тукан мондый фикерләрне узеиең шигырьләрендә дә белдерә: Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын. 1 X. Госман Антитезалы тасвир «айлардан килә? «Казан утлары» журналы. 1968 ел. 5 сан 138—139 битләр * Тукай турында замандашлары. Казан. 1960 ел. 183—184 битләр ’ Г. Халит. Тукай и ого современники. Казан. Рус телендә. 160—161 битләр. НА ИП Л А И СО В ф ЭЛЕГИК МОТИВЛАР Кейләү тиеш, әлбәт. ачы хас par көен. Кирәк түгел мәгънәсе юк кәлке, уен. Димәк, шагыйрь «хәсрәт коен» көйләүне халыкка аның реаль хәлен аңлату, әйтергә яраса, күзен ачу. хәсрәтле тормышка нәфрәт уяту чарасы итеп, тормышны сурәтләүнең бер формасы итеп карын. Тукай турындагы кайбер хезмәтләрдә шагыйрьнең «пессимизмын», рухи газапларын. Г. Халит сүзләре белән әйтсәк, «Тукайдагы әметсезлек хисләрен иҗтимагый һәм политик авырлыкларны кичү юлында туган трагизмның чагылышы» итеп карыйлар. Бу — бик дәрес һәм объектив караш. Әмма бу «трагизмвны ничек аңларга! Моны шагыйрьнең рухи фаҗигасе, вакыты белән идеалларының җимерелүе дип кенә караргамы яисә Тукайның бу кичерешләрен идеалны эзләү юлында туган газаплар дип һәм, шул нигездә, идеал эчен көрәшнең бер моменты итеп аңларга тиешбезме! Безнеңчә, соңгысы дөресрәк булыр. Чыннан да, 1907 елда «Дөньяда торыйммы! — дип киңәшләшкән дустыма» шигырендә Тукай, мәсәлән, «тормыйм инде, бу дөньядан туйдым инде» дип зарланса, шушы шигырь артыннан ук ул үзенең көрәш һәм иҗат программасы булып яңгыраган түбәндәге юлларны яза: Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам: Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә, Мәгьлумдер ки, курку белән өркү харам. Яисә Тукай 1910 елда «Үкенеч» шигырендә: Кырылды алда изге эшкә вәгъдәм; Караңгыда күренми чөнки кәгъбәм,— дип, өметсезлек белдерсә. 1913 ел башында язган шигырендә ул идеал өчен көрәшкә өнди: Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табла табылса: алла ул. Тукай лирикасыннан «өмет һәм хәсрәт» көрәшен күрсәткән мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Шагыйрь кайвакыт, пессимизмга бирелеп, көрәш юлында чигенүләр ясаса, икенче очракта исә. бу хисләрне җиңеп, иркен сулыш ала. яңа көч, яңа дәрт белән җырлаячагын белдерә. Моны каршылыклардан чыга алмыйча җәфа чиккән, телгәләнгән йөрәкнең газабы дип карап булмый, әлбәттә. Бу — явызлыкның реаль көчен аңлаган бөек характерның чын-чыннан газабы, рухи трагедиясе, әмма эзләнү трагедиясе, икеләнүләр, өмет- сезлеккә бирелүләр аша алга бару, көрәшү трагедиясе иде. Әлбәттә, Тукай элегияләрен өйрәнүгә кагылышлы мәсьәләләр болар белән генә чикләнмиләр. Безнең мәкалә исә проблеманың кайбер якларын ачыклау юлында бер омтылыш кына булып тора. Тукай лирикасының бик үзенчәлекле һәм катлаулы бу тәре киләчәктә тирәнрәк, җентекләбрәк өйрәнүне сорый.