Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ

Моннан бер ел элек Мәрҗаниның тууына 150 ел тулды. Шул уңай белен Татарстан китап нәшрияты «Шиһабетдин Мәрҗани» исемле бәләкәй генә бер җыентык та бастырып чыгарды. Җыентыкка XIX йөз уртасында Казанда яшәгән һәм күп санлы фәнни-тарихи мирас калдырган зур галим, күренекле мәгърифәтче, үз чорының танылган җәмәгать эшлеклесе Мәрҗаниның тормышына, иҗат юлына багышланган мәкаләләр, шигырьләр һәм әдәби әсәрләрдән алынган аерым өзекләр тупланган. Китап филология фәннәре кандидаты Хәй ага Хисмәтуллинның Мәрҗани хакындагы очеркы белән ачыла. Очерк безне галимнең тормыш юлы, аның гаять бай, шул ук вакытта гаять катлаулы һәм каршылыклы иҗат мирасы белән таныштыра. Шиһабетдин Мәрҗани үз чорының, үз заманының тарихи бер шәхесе булган. Ә В И. Ленин исә: «Тарихи хезмәтләр турында тарихи эшлеклеләрнең хәзерге таләпләр белән чагыштырганда нәрсәне бирмәүләренә карап түгел, бәлки аларның үз элгәреләре белән чагыштырганда нинди яңа нәрсә бирүләренә карап хөкем ителә»,— дип язган иде. Китап юлбашчының шул күрсәтмәләрен күздә тотып тезелгән диясе килә. Халык шагыйре Габдулла Тукайның «Шиһаб хәзрәт», Г. Сенгатиның «Мәрҗани хәзрәтләре» исемле шигырьләре. Г. Ибра- һимовның «Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре», Ф. Әмирханның «Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе» дигән мәкаләләре. С. Кудашның «Яшьлек эзләре» исемле китабыннан алынган өзек белән танышкач, без Мәрҗаниның никадәр күп кырлы, ачык фикерле, киң карашлы гуманист булганлыгын күрәбез. Кызганычка каршы, китап артык юка чыккан. Шиһабетдин Мәрҗаниның бай мирасын күз аллау өчен бу бик аз, әлбәттә. Киләчәктә аңа багышланган җитдирәк җыентыклар чыгар, дип ышанып калабыз. К. МОСТАФИНА. САРЫ ЯФРАКЛАР КОЕЛА Гурий Тавлинның берничә новелласы заманында республика газета-журналларында күренеп үткән иде. Татарстан китап нәшрияты узган ел аның новеллаларын аерым китап итеп бастырып чыгарды. Исеме — •Сары яфраклар коела». Китапка барлыгы унөч новелла урнаштырылган. Сүзне «Көзге бер төндә» дип исемләнгәненнән башлап китәсе килә. Көзге бакча. Бертуктаусыз яфраклар коела. Тын бакчадагы эскәмияләрнең берсендә карт белән карчык утыра. Тен урталары җитүгә карамастан, һаман өйләренә кайтырга җыенмыйлар: алар сугышта югалган улларын юксыналар._ Кинәт көчәеп киткән җил тавышында карчык бер улының авазын ишеткәндәй була. «Карт, без монда утырабыз утыруын, хәзер менә малайларның берәрсе кайтып өйгә керә алмый интегеп торса.. Әйдә кайтыйк тизрәк»,— ди карчык, һәм алар ашы- га-ашыга өйләренә юнәләләр... Сугышның тәмамлануына чирек гасыр тулып килә. Әмма, күргәнегезчә, ул китергән кайгы-хәс- рәтләрнең бетәсе юк икән әле. «Еллар үткәч» исемле новелланы укыганда без моңа тагын бер мәртәбә ышанабыз. Кайбер башка новеллаларындагы кебек үк, Г. Тавлинның бу әсәрендә дә укучыларның күңелләренә тияргә, эмоцияләренә тә»- сир итәргә тырышу нык сизелә. Әгәр автор үз әсәренең тормышчанлык дәрәҗәсен һәм ышандыру көчен арттыру юнәлешендә дә шундый ук тырышлык күрсәтсә — бигрәк шәп буласы икән. Өстәвенә «Еллар үткәч»- нең сюжет-композиция төзеклеге дә тиешенчә эшләнмәгән. «Фәрхенур чокыры» колхозлашу еллары хакында. Авылдагы бөтен яңалыкның башында йөрүче кызның тормышын һәм үлемен сурәтләп, автор колхозларның нинди кыен шартларда оешуын күрсәтә. Җыентыктагы новеллаларның күбесе өхлакмораль мәсьәләләренә багышланган. Андыйлар — бишәү, һәм бишесе дә бер чамадарак эшләнгән. «Ана күңеле балада» һәм «Үги ана». Бу икесендә ни хакында сүз барганлыгын новеллаларның исемнәреннән үк чамаларга мөмкин. «Сары яфраклар коела» исемле өченче бер новеллада ире ташлап киткән хатынның газаплы кичерешләрен сурәтләүгә күп урын бирелә. «Кайту» дигән хикәя Зөфәр исемле бер кешенең яңа елга каршы шәһәргә кайтып төшүе белән башланып китә. Казаннан уп моннан дүрт ел элек, яңадан әйләнеп кайтмам, дип чыгып киткән. Галия аңа көн саен диярлек хатлар язып торган, ләкин бу «җү- ләр аларны укып та карамый, кире җибәргән». Ни өчен киткән ул? Ни өчен кире кайгкан? Алар ни өчен аерылышканнар? Әгәр гаеп Галиядә икән, нигә дип Зөфәр ■үткәннәр өчен аңардан гафу үтенергә» җыена? Хикәядә шундый характердагы сорауларның берсе дә ачыкланмый калган. «Әһли хат көтә» дигән новелла да сәеррәк тәэсир калдыра. Әһли Раушаниядән хат көтә— Зарыгып, сабырсызланып, дүрт күз белән хат көтә, ди автор. Рас шулай икән, сагынгандыр, әйтми калган сүзләре бардыр, дип уйлыйсың. Баксаң, «түбән җанлы, икейөзле, рухи гарип Раушаниягә ургып кайнаган бөтен ачуын, чиксез нәфрәтен түкми-чәчми язу» өчен хат көтә икән егет. Шундый җавап хат язу өчен ул «үзенә киләсе хатны бер ел да, ике ел да, биш ел да, хәтта ун ел да көтәргә риза». Бер дә изге теләк түгел. Әсәрдән күренгәнчә, кыз болай да үз ялгышын аңлаган бит инде... Җыентыкның авторы — элекке моряк. Шуңа күрә китапта матрослар һәм моряклар тормышын чагылдырган новеллаларның булуы бер дә гаҗәп түгел. Ләкин бу темага караган әсәрләрнең «Комсомол билеты» исемлесе дә һәм «Заман башка» дигәне дә әллә ни уңышлы чыкмаган шикелле. «Карлыгачлар канат ярсын» исемле новелла турында да, кызганычка каршы, шул ук сүзләрне кабатларга туры килә. Кыска хик4я — иң авыр жанрларның берсе. Бу жанрда эшләүче авторлар иҗатында төрлечә сөртенүләр дә булырга мөмкин. «Сары яфраклар коела» —шул кыен жанрда эшләүче авторның беренче җыентыгы. Ә беренче коймак төерле була, диләр. Киләчәктә без Гурий Тавлиннан яхшырак хикәяләр көтәбез.