Поэзия
Кулларын күчерә килеп ...Такыр юлдан пар ат чаба. Күчер тоткан дилбегә, Әремнәрне жил бөгә... Дилбегәне тарткан саен Тизлек артканнан арта... Бәй, карасаң, дилбегә юк,— Кулларың рульдә ята... Чакрым баганалары йомылып ага артка... ...Тизлек артканнан-арта... Бәй, карасаң, йолдызларга Табан юнәлгән юлың, Рульдә түгел. Космик кораб Штурвалында кулың... Кулларын күчерә килеп Дилбегәдән штурвалга Омтыла илем алга... Ник читләргә кылыч күтәрик без Нәрсә пычагыма жире кирәк. Суы кирәк безгә читләрнең,— Үзебезнең жир-су шундый иркен — Кояш күрми күктән читләрен. Җиребезнең ел әйләнә шиңмәс Гөлләре бар, Эремәс кары бар, Күлләре бар: зуры, бәләкәе, Сулары бар, киңе, тары бар... Ниемә хажәт безгә читләр малы, Үзебезнең байлык аз түгел, Алтын, алмазларга кытлык түгел, Азыктөлеккә дә ач түгел. Татар күмәчләре, башкорт балы, Балтик балыклары. Өстәүгә,— Грузин чәе, үзбәк йөземнәре Тулып ята безнен өстәлдә... Нәрсәгә дип инде сугышыйк, ди, Эш юкмыни безнен кулларга.— Изгерәк бит. каннар кою түгел. Тирләр кою барыр юлларда. Изгерәк бит, җиргә окоп түгел, Өйләр итеп салу эзләрне . Ник читләргә кылыч күтәрик без Күтәрмәсә алар үзләре?!. Музей Бер музей бар. Бу музейда Кыргый скифларнын затлы Савыт-сабаларын саклый Гасырлар бер-бер артлы. Монда ихтиозаврларның Ята ак сөякләре. Ята шведнын кылыч, калкан Кебек вак-төякләре... Ашадан-аша дистәләп, Дәүләт күкрәген тишкән Наполеонның сөңгеләре Шушы музейга күчкән. Биредә куе тут гөшә Браухич пычагына Бар да сыйган бу музейга,— Кара җир кочагына... Килә берәү Килә берәү болын аша Куе үлән арасыннан. Бал кортлары колак төбен Ярып оча ядрә сыман. Таянган да таякларга. Бер аяклы берәү атлый. Баскан җирдән кош атыла.— I үя кинәт мина шартлый. Килә берәү Аландагы Уйдыкларга күзе төшә. Тамчы тамчы кан чәчрәгән Төсле булып җиләк пешә. .. Күпме еллар таң сызыла Тыныч җирне алга буяп ...Килә берәү. Килгән кебек һаман сугыш кыры буйлап. Шундыймын шул Шундыймын шул. Кара төндә Ак каенга усал тешле Пычкы тисә, Шушы пычкы Мине төптән кисә төсле... Шундыймын шул. Яшел җирне Явыз куллар бомба ярып Яраласа, Минем тәнем Кала төсле кара янып. Ләкин берәр ерак илдә Ата икән таңның зуры,— Кичекмәстән Килеп төшә Минем йөзгә шул таң нуры. Егермене узгач, исертмәс, дип, Июнь гөлләренең хуш исе. Хафаланма әле, дус кеше! Хафаланма әле, чапкан аттай Яшьлек язым ярсып узар да Мөмкин булмас диеп. Кулыңдагы Тальяныңны тартып-сузарга... . .Утызда да баш өстендә йөзгән Тулган айга төбәп карашың, Яшь егеттәй хәйран каласың, Утызда да башың әйләндерер Язгы кичтә ландыш исләре, Утызда да көмеш тавыш белән Тальян әйтер синең хисләрне. Чәчләремдә чаллар ялтырый, дип, Җитеп киләмен, дип. кырыкка. Бер дә юкка, дустым, курыкма! Кырыкта да сине тан калдырыр Чәчәкләрнең күге, аклары, Кырыкта да әле тальяныңның Сандугачтай сайрар чаклары... Бозла р Язлар килгәч, кояш көлгәч Елгаларда бозлар китә, Заман җиткәч, туып-үскән Йортларыннан кызлар китә... Бозлар китә, эреп диңгез Суларына кушылырга, Кызлар китә, сөйгәннәре Белән мәңге куш булырга. китә, кызлар китә Су бозларны алып төшә Тыныч кына, елга буйлап, Ә кәләшләр кыңгыраулы Пар атларда төшә туйлап. Кире кайтмас өчен агып Елгалардан китә бозлар, . Бозлар кире кайтмагандай. Кайтмасыннар киткән кызлар.