Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Мәңгелек ут Аяз көнне ул бер гади чәчәк. Җәлеп итми кебек һичкемне Дошманыннан соңгы үчен алып, Ярсулары бетеп, тынычланып, Сүнеп барган йөрәк шикелле. Давылларда кинәт дөрләп китә, Яраланган коштай талпына. Байрак сыман горур җилферди ул, Киң мәйданны гүя тарсына... Факел тотып берәү чаба кебек (Ялкын яллы аты — канлы күбек) Киләчәккә, еллар каршына. «Уяу булыгыз, кешеләр!» дигән сүзләр Уелып кала мәйдан ташына. Төнге күктән атылып төште яшен, Төренеп җәйге җылы яңгырга. Офыкларны иңләп тамырланды, Теләп җиргә берегеп калырга. Яндырды ул зифа наратларны, Сылу каеннарны яндырды. «Тик мин генә яшим,—диде җирдә. Мин бит,— диде,— ялкын тамырлы». Күк күкрәтеп көлде горур яшен Җир күкрәген телеп узганда. Тик тапмады җирдә яшәр мәйдан, Каберен генә тапты ул анда. Илемә дә утлы кылыч тотып Нинди генә яулар килмәде. Бирсә бирде кабер ил аларга, Тик яшәргә мәйдан бирмәде.

Кызык хәл

һәрбер якның була юләре. Бездә дә бар иде бер юләр. Үлгәч тә бит алар хакында Кызык хәлләр сөйләп йөриләр. Бер вакытны, әйтсәк бабайча. Муены гына астына килгере — Акбай атлы безнен ана эт Алты йомры бала китерде.Әниләрен имгәч аунатып — Көчекләрнең бәхет түгәрәк. Алтысы да мамык туп кебек. Алтысы да үсә тәгәрәп. Без, малайлар, карап шуларга Онытабыз хәтта ачлыкны. Кырыс бабай гына шатлыктан Аерырга безне ашыкты. Каш астыннан йөртеп күзләрен. «Үсә,— диде,— артык тамаклар. Башларына житәр боларның, Чакырып килсәк, юләр Шәйгаттар» Килде юләр, и ач, и ябык. Ничек кенә тора монда жан. Әшәке эш булса шуңа куш, Үзеңне дә суяр ашатсаң. Бер кулында балта ялтырый, Бер кулында елый көчекләр. Бабай әйтте; «Бар, бар бакчага, Анда аулак, анда кычыткан». Озак тормый юләр күренде Кулына тотып ялтыр балтасын.«Суйдым,— диде,— кызыл кан акты. Алты жиргә күмдем алтысын » Бабай күкәй бирде «Аша»,— дип, Тик Шәйгагтар никтер алмады. Башын иеп, тешләп иренен, Кәлиткәгә таба атлады. Базны ачкач Акбай ук кебек Атылып чыгып чапты бакчага. Кинәт абый сөенеп кычкырды. «Карасана, бабай, баксана!..» Ул күрсәткән якка карасак, Мунча сукмагында кызык хәл; Әниләрен узып, пыр тузып; йөгерешәләр безнең көчекләр. Без көләбез тотып эчләрне, Бабай көлә, көлә түзәлми. Алтысы да исән икән ич. Юләр димә икән юләрне! һәрбер якның була юләре, Бездә дә бар иде бер юләр. Үлгәч тә бит алар хакында Кызык хәлләр сөйләп йөриләр... Диңгез Еврейчадан Бер бит шигырем суга төште минем йөргән чакта диңгез яры буйлап Зәңгәр язуларны юып алгач, Зәңгәрләнде диңгез гүя ныграк. Түзалмадым, дәштем диңгезгә мин, Хәсрәтләнеп, телгәләнеп бәгырем «Нигә соң ул бөек тирәнлеккә, Нигә соң ул? Бир, кире бир шигырем!» Чайкалды да әкияттәге сыман Төсен бозды зәңгәр киңлек менә «Мин музыка язам,— диде диңгез,— Юләр малай, синең сүзләреңә!» Эш коткара Әниләрен имгәч аунатып — Көчекләрнең бәхет түгәрәк. Алтысы да мамык туп кебек. Алтысы да үсә тәгәрәп. Без, малайлар, карап шуларга Онытабыз хәтта ачлыкны. Кырыс бабай гына шатлыктан Аерырга безне ашыкты. Каш астыннан йөртеп күзләрен. «Үсә,— диде,— артык тамаклар. Башларына житәр боларның, Чакырып килсәк, юләр Шәйгаттар» Килде юләр, и ач, и ябык. Ничек кенә тора монда жан. Әшәке эш булса шуңа куш, Үзеңне дә суяр ашатсаң. Бер кулында балта ялтырый, Бер кулында елый көчекләр. Бабай әйтте; «Бар, бар бакчага, Анда аулак, анда кычыткан». Озак тормый юләр күренде Кулына тотып ялтыр балтасын. Нишләр идем эш булмаса, Эч пошканда? Салкын сүздәй җаным туңса, Эш коткара Рәнҗетелгәч бер хаксызга йөрәк яна. Әйләнми ул ләкин көлгә: Эш коткара. Гел сызласа күңелдәге Әрсез яра — Тешем кысып эшкә тотынам: Эш коткара.