Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Үзбәк шагыйре Күңелгә якын кала Рус җиренең яшел бу каласын Якын итте минем күңелем. Кеше монда зур киңлекләр гизә, һәм сафлыкка яши күмелеп. Күп карадым монда яшьләрнең мин һәм картларның якты йезенә. Елмаялар алар матур итеп. Күңелләрне тар.ып үзенә. Бульварларны кат-кат әйләндем мин, Идел буйлап кат-кат атладым. Даны белән иске бу каланың Яңа җырын сөеп ятладым. Кайчагында хәтта Ташкентта дип Хис иткәндәй булдым үземне: Бөтен нәрсә нурлы булып күренә, һәм яуларын ала күземнең. Ничек инде горур хис кичермә: Бу ташны бит Ильич таптаган! Гүя аның кайнар эзен күрәм — Кыю яшьлек шуннан атлаган. Ишеткән ул шушы зур киңлектә Бурлакларның кырыс шыңшуын. Шул җырларны йөрәгенә салган, Җырлаган ул шуңа кушылып. Егет күргән: шушы зарны тыңлап Тал-тирәкләр хәтта тетрәгән. Җыр Иделгә җәйгән киң канатын. Җыр күкләрдә яшьнәп күкрәгән. Хәзер исә җырның бу якларда Мин бүтәнен бүген ишетәм. Ул җыр чыга ачык тәрәзләрдән. Ул җыр керә бәреп ишектән. Бу җырларда — күз иңләмәс киңлек. Бу җырларда — яшәү шатлыгы. Шул җыр булып керә йөрәгеңә Бу якларның якты сафлыгы. Шулай тоела: гүя Ильич үзе Шул җырларны килгән тыңларга. Ул чактагы Ильич тавышы да Кушыла гүя дәртле моңнарга. Ант итәм мин: иркен бу якларны Гомерлеккә якын итәрмен. Ленин баскан изге бу туфракка Башкаемны иеп үтәрмен. ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәсе АЛТЫН Ойрот халык легендасы Алтайда, кардай ак болытлар артында, Таш-таулы, хуш исле ямьяшел үзәндә, Яп-якты йолдызлы зәңгәр күк астында, Яшәгән икән, ди, сунарчы бер бәндә. Аңчы дип йөрткәннәр. Ул ярлы торган, ди, Карт кына сыеры, бер аты булган, ди, Өстендә киеме тетелгән, тузган, ди. Ойротның гадәте, әлбәттә, аучылык — Мылтыгы туйдырган мәргәнне — Аңчыны. Ул сукмак салмаган җирләр, ди, калмаган, Күзәтеп карурман һәм таулар арасын. Ул төрле җәнлекләр һәм кошлар аулаган, Ашаткан хатынын, ике яшь баласын. Гаилә кайгысы әле ул бер генә, Аңчының башка зар-кайгысы күп менә: Аучының табышы булганда уңайлы, Сыйларга тиеш ул комсызны — гуҗ байны, Мәҗбүр ул сүзенә баш иеп күнәргә, Аңарга бурычын арттырып түләргә. Зайсанга 3 бирсен ул шунда ук ясагын, Шаманга4 илтсен зур бүләген ул тагын. Бер тапкыр кыш көне никадәр юл йөреп, Еларлык көрсенеп өенә кайта ул, Сап-салкын урманда газаплар кичереп, Барлыгы тик алты тиенне ата ул. «Аларны алмашып булмасмы икмәккә?» Борчыла сунарчы бусага төбендә. «Ай, сукыр булсаммы?»—шакката хикмәткә,— Тордын-бай кулакны күрүгә өендә. Бай аңа үгездәй төбәде күзләрен: «Я, Аңчы, әйт әле, куансын колагым, Табышың бик мулмы? Яшермә үзләрен, Нинди шәп җәнлекләр китердең син тагын?» Юк, Тупас дәшми бай, кычкырмый ул аңа, Тавышы бик йомшак, ягымлы кылана, Карашы сагыздай ябышкак: «Мал кайда?» «Нәкъ бер ай йөрдем мин урманлы Алтайда, Нәкъ бер ай чытырман эчләрен таптадым, Тик алты тиеннән башканы атмадым». 3 3 а й с а н — старшина, башлык. 4 Шаман — багучы, өшкерүче. «Аз булган, аз булган, ай-ай-ай,— Диде аңарга Тордын-бай,— Ләкин мин ашыгам китәргә. Вакыт юк озаклап көтәргә. Күп аучы бурычын бирмәде, Күзәтәм тирмәдән тирмәне. Бир миңа шул алты тирене. Бурычың аз гына кимеде...» — Дип кагып кыйммәтле, ефәктәй шәп тунын. Сузды күн янчыкка Тордын-бай уң кулын. Бирмичә хәле юк, нишләсен сон Аңчы? «Алтысы да монда... зинһар.— ди,— мә, алчы...» «Әй, әти, тирене ник бирдең син анар?» — Тилмереп, яшь коеп сорады балалар. «Ник бирдең? Ни өчен? — дисезме,— үсегез, Шул вакыт барысын аңларсыз үзегез». Ике ай йөрергә юл тотты тауларга. Үзгәрмәс микән, дип, ярлының язмышы. Ачырак котырды каршы жил анарга. Юл тагын уңмады, булмады табышы. Бәхетен булмаса, булмый ул ничек тә. Бары тик бер жәнлек— тик бер кеш атты ул. Өенә ярым буш янчыгын күтәреп, Кайгыга сабышып, сызланып кайтты ул. Борчулар тынгылык бирмиләр аучыга. Атыннан сикереп; «Ни эшлим?» дигәндә, Кайдандыр чыкты да ябышты Аңчыга Ясакчы шул КокшинТихмәче, жен-бәидә; «Зайсанга соңгарып түләми беркем дә! Я, Аңчы, әйт әле, ишетсен колагым, Табышың бик мулмы? Яшермә берсен дә’ Нинди шәп жәнлекләр китердең син тагын’» «Өшәндем мин, каттым, бер генә кеш аттым!» — Диде ул, ачасы килмичә авызын, Ә Кокшин-Тихмәче, иренен сыпырды, Ук кебек юнәлде сүзләре явызның: «Тик бер кеш аткансың... Шөкер, сау кайткансың. Кайда ул? Ясагын хакына ялтырат!» Алтындай йонлы кеш ычкынды Аңчыдан,— Ал!—диде зайсанга, тилмереп, калтырап. Зайсанны ачулы озатып калалар. Тирмәдә икәүләп сөйләшеп алалар- «Ничек көн итәргә? Ничек соң түзәргә? Чара юк, хатыным, без мәжбүр үләргә! Без үлсәк, ничек сон көн күрер балалар?» Ә хатын иренә сарылып шул чакта: «Без әле үлмәбез, яшәрбез, ди, бергә.. Сабыйлар саргаеп үлсәләр почмакта. Син алар белән күм мине дә кабергә. Юк, үлмәс балалар, догасын син алсаң,— Шаманга үтенеп аларны коткарсаң». Шунда ук күршедән аракы таба ул, Балалар хакына шаманга чаба ул. Аракы чөмереп, эт кебек иснәнеп: «Кычкырма!—диде кам,— ни булды, нишләдең? Балалар үләргә ятамы? Икәүме? Бик төгәл йөртәм мин гыйбадәт исәбен: Ул ике балаңа ике бит дога да, Корбан да ике кат тиешле ходага!» «Балалар терелсен! — яшь чыкты аучыдан,— Кызганмыйм булганны, ал, алла хакына!» Шаманга атлады карт сыер Аңчыдан, Ычкынды юлдашы — бердәнбер аты да. Балалар үлделәр. Кәүсәдәй яфраксыз, Аңчылар калдылар баласыз-чагасыз. Бәхетсез ир кеше кайгыга уралды: «Сөт биргән сыерым, син кая югалдың? Тауларда, ауларда армаган күк-атым, Кайда син, ярдәмчем, җитез пар канатым? Мәхәббәт тудырган балалар, сез кайда? Сезгә дип, өчләтә көч белән Алтайда Без янып эшләргә тырыштык, булмады, Хәлебез калмады... Бәндәләр алдады. Аллалар алдады...» Комсызга, явызга кем кайчан чик куяр, Хурлыклар, газаплар гел дәвам итәрме? Караңгы упкындай дөм кара төн аша Яктылык балкыган чаклар бер җитәрме? Кургашын болыттай бик авыр уйлары. Аңчының башына тупланып, сызлата, Байларның ныклыгы, гел талап яшәве Аучының нәфрәтен, ачуын кузгата! Ач бүре шикелле коточкыч Тордынбай Бурычың күп диеп, җелекне киптерә; «Хатының минеке, ди, бурыч бирмәсәң». Ә зайсан салымын тагын да үстерә. Беркөнне сунарчы хатыны янында Янып һәм сызланып: «Телим, ди, белергә: Әллә, ди, даими законнар чыкканмы. Байларга ярлыны ботарлап йөрергә? Бер чыгып әйләнеп йөрсәм мин һәркайда, Алтмышлап милләттән сорашып Алтайда, Үз күзем белән мин барысын карармын, Сорауга мәкерсез җаваплар табармын. Зайсанны тетрәтеп алдына бастырган Көчләрнең барлыгын-юклыгын күрермен. Байларның бер тиен акчасыз йөргәнен, Күгәргән ипигә тилмереп үлгәнен Күрәчәк чакларым җитәсен беДермен. Шаманны фаш итеп ахмакка калдырган, Дөньяга акыллы бер зур көч табылган ' Көнгәчә кайтмамын, бик авыр чакта да, Без бәхет эзләгән кадерле якларга». ’ Хатыны белән ул ягымлы хушлашып, Юнәлде зур юлга, ачуы бик ташып. Күзәтеп йөрде ул тауларда, һәркайда, Күп юллар урады чиксез зур Алтайда, ' Жир өстен жиде кат әйләнде, кичте ул. Кайгылар шулпасын яшь коеп эчте ул. Зайсанны биетеп тимердәй кулында Тотарлык батырны күрмәде юлында. Белмәде, барса да ул әллә кайларга, Азаплы ач тормыш киләсен байларга. Очрата алмады хикмәтле кешене. Шаманны ахмакка калдырыр ишене... Чүплекләр өстендә казынып туенды, Зинданда ял итте — ябылып куелды. Аягы атламас булды күп йөрүдән. Теле дә сөйләми, күп сорау бирүдән. Дөньяны аркылы һәм буйга гизде ул, Яшәүдән өметен бөтенләй өзде ул. Төшәм бит дигәндә упкынга — кабергә, Тырмашып менде ул иң биек бер үргә. «Күзләре томанга капланган кешегә, һәрвакыт изелгән, тапталган кешегә, Бишектән ярлы дип, аталган кешегә, Бәхетне күрмәгән, тапмаган кешегә,— Миңа, дим, булырмы якты көн бирүче Көчле бер баһадир — ярдәмгә килүче, Булырмы шундый көч — шәфкатен салырлык, Бу кара үлемнән коткарып калырлык?> — Шулай дип, кычкырды ул өзелеп-монланып. Ачудан пошынып, ярсынып, сызланып. Аучыбыз ничектер егылып китмәде. Кайтаваз тауларда тынып та бетмәде, Алынды шикелле дөньяның терәге: Зур таулар селкенде, бөтен жир тетрәде. Бервакыт Алтайның өстендә ялтырап, Аңчыбыз кычкырган урынга, аптырап,— Иң биек бер тауның башына омтылып. Гөрселдәп, нур сибеп күренде ак болыт. Көнчыгыш ягыннан таң ата башлады, Ал кояш ялкынлы карашын ташлады. Көмештәй нур чәчеп әнә шул чагында Ялтырап балкыды ай кояш янында Аңчыбыз бер мәлдә туп-туры караса, Алдында баһадир һәм халык — тамаша! Сүзеннән жир тетри, нур сибә яктысы, Ул икән иң көчле, яхшының яхшысы' Кашлары — тауларның тезмәсе шикелле. Күзләре — ялкынлы, ә йөзе — сөйкемле! Дөньяга ул жирне яктыртып күренде, Байрагы янына бар халык үрелде. Ал кояш нурлары —аның уң кулында, Көмеш ай нурлары — кулының сулында. Байларга каршы ул — куәтле, гайрәтле. Эшчегә, ярлыга — искиткеч шәфкатьле. Ул дәште, сүзләре, ут-яшен уйнатып, Таралды урманнар, тау, сулар буйлатып: Син кайсы яклардан килдең соң ил гизеп, Мендең бу биеккә азаплар кичереп? «Мин ярлы,— диде ул,— тетрәп бу хикмәткә, Ярлылар имгәнә азаплы хезмәттә, Сабыйлык чагыннан тырышып эшләп тә Акчам юк иңбашын ябарлык чүпрәккә, йөрим гел ялангач, Хәлем юк азыгым булмагач,— Тамагым һаман ач. Күпме һәм ни генә тапсам да тырышып, Табышны талый бай һәм зайсан, орышып, Шулчакны үземә беразы калганда, Йөземә ут чәчел кул суза шаман да. Бәлки, син бирерсең шәфкатьле кулыңны, Ярлыны үлемнән син тартып алырсың? Бәлки, син сызарсың халыкка юлыңны, Бәлки, син, кансыз юл, яңа юл салырсың?» «Бел, Аңчы: зайсаннар, котырган хакимлек Юк булды, күкрәүдән җимергеч көчемнән, Ярлылар котылды ерткычлар тешеннән, Байларның аяусыз, кабахәт эшеннән. Шаманнар алдавы фаш булды һәркайда, Бәхеткә илтүче юлыгыз — каршыда; Терлекләр һәм урман җәнлеге, кошлары, Сезнеке, туганнар, барсы да, барсы да! Бертуган шикелле тупланып, берләшеп, Батырлык күрсәтеп, гөрләшеп, серләшеп, Төзегез искиткеч матурны, яңаны. Азатлык кояшы бизәсен даланы!» Ялкынлы йөз белән хисләнеп һәм янып, Баһадир шулай дип, сөйләде рухланып. Бар халык янына җыелып, тупланып, Сүзләрен раслады шаулашып, шатланып. «Әйт әле, баһадир, кайларда Ватаның? Яраткан баласы син кайсы ананың? Бабаң кем? Атаң кем? Үстең кем кулында? Баһадир тумастыр ташландык урында! Күчкәндер сиңа да аларның утлары, Мәңгегә яшәсен синдәге рухлары! Исемең әйт безгә, аны без нык ятлап, Яшәтик буыннан-буынга кабатлап! Ойротлар син сызган юллардан атларлар, Батырлар син куйган тәртипне сакларлар!» — Диде ул, сокланып сүзенә, эшенә, Аңчының шатлыгы сыймады эченә. Баһадир янына сырышып тагын да, Кешеләр әйттеләр аңар шул чагында: «Чыкмады ул безгә җиде жир астыннан, Иңмәде болытлар эченнән, һавадан, Халыкның тиңсез зур кодрәтле улы ул, Көрәшкә ярсыды ул безнең арадан. Җиңде ул дошманны туздырып, таратып, Ленин!—ди һәр кеше, аны бик яратып». Яз көнен китергән Кояшны тәбрикләп Очкандай Ватанның шат сайрар кошлары, Ленинга омтылды, Ленинны котлады, Хөр хезмәт, туганлык, тынычлык дуслары! Төгәнмәс көч керде изелгән Айчыга, Кояшнын нурлары сибелде аучыга. Яктырды чырае —төс керде йөзенә. Яна яшь баһадир булды ул үзе дә! Газаплы коллыкта тудык без, Карангы дөньяда тордык без. Канлы яшь агызып гомергә, Без дучар ителдек үлемгә. Бу хәлдән безне син коткардын, Яктыга безне син чыгардын, Безгә син китерден азатлык. Син бирден мәңгелек зур шатлык! Дан сиңа, дан сина. юлбашчы! Дан бөтен дөньяның кояшы — Ленин! Яктыртып кешенен йөзләрен. Көч бирә акыллы сүзләрен. Яшисең һәр кеше телендә, һәркемнең йөрәге гүрендә — Ленин! Дан җыры янгырый һәркайда. Кошлар да җырлыйлар Алтайда, Олылап баш ия үләннәр, Елгалар агалар җырлашып. Борынгы урманнар шаулыйлар. Чыга һәр күңелдән җыр ташып: Шатлыкны дөньяга таратып. Җырлыйбыз сине бик яратып, Даһи Ленин! МӨХӘММӘТ САДРИ тәржемэсв