ЛЕНИН ТУРЫНДА МУЖИКЛАР ХИКӘЯТЕ
Быел апрель аенда күренекле совет язучысы, чыгышы белән безнең якташыбыз Лидия Сэйфуллинаның тууына 80 ел тулды. Л. Сәйфуллина әдәбиятка «Павлушканың карьерасы» исемле беренче хикәясе белән 20 еллар башында килә. 1922 елда яңа оешкан «Себер утлары» журналында «Дүрт бүлек» исемле повесте һәм «Тәртип бозучылар» дигән хикәясе басыла. Л. Сәйфуллина шушы хикәясе, соңрак иҗат иткән «Черемә». «Виринея» исемле повестьлары белән профессиональ язучы булып таныла һәм аның бу әсәрләре көнбатыш Европа телләрендә дә басылып чыга. Болардан тыш, Л. Сэйфуллинаның «Җырчы», «Александр Македонский». «Үз Җирендә», «Кеше» дигән һәм башка әсәрләре бар. Зур әдәби хезмәте өчен Лидия Сәйфуллина берничә тапкыр орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Журналыбызның бу санында укучыларга язучының В. И. Ленин турынОигы оЧерк хикәясен тәкъдим итәбез. ашкаладан һәм олы шәһәрләрдән еракта торган зур гына бер аяз. Җире белән ул кайбер чит ил дәүләте чаклы бар. Монда алтын приискалары, иген игә торган кара туфраклы яхшы җирләр, аракы һәм туң май заводлары, атаклы Оренбург шәле бәйли торган йомшак мамыклы кәҗә һәм сарык кәгүләре булган. Халкы — биредә күптән яшәүче казаклар һәм төрле җирдән: Тамбов, Пенза, Саратов, Харьков, Екатеринослав, Воронеж, Полтава. Таврида губерналарыннан күчеп килгән, төрле йола, гореф-гадәтле кешеләр. Моннан башка, Сакмар елгасы буена һәм эчкәрерәк, далага таба, мордва, башкорт һәм кыргыз авыллары таралашып һәркайсы үзенчә тормыш итүче һәм үз динен тотучы халык: православныйлар, иске дин тотучылар, мөселманнар, субботниклар, евангелистлар һәм хөкүмәт диненнән качкан башка бик күп секталар. Меңләгән гектар җире булган бай крестьяннар һәм үзләренә йорт та кора алмаучы җирсез «фатирчылар». Станица һәм авылларда сирәк-мирәк кенә вак-төяк интеллигенция: унлап врач, укытучы, агроном һәм китапханәче очрый. Бөтен Рәсәй дәүләтенең тормышы турындагы хәбәрләрне һәм газеталарны Оренбургтан алалар. Ул хәбәрләр телеграф баганалы олы юл буена урнашкан станицаларга, алтын приискала- рына һәм өяз калаларына гына тиз килеп җитә. Өяз шәһәре агачтан салынган. Аның яшәү дәвере — бер зур янгын чыгып янганнан соң, яңадан төзелеп, икенче тапкыр янганга кадәр. Йортлар тәбәнәк. Тик арада чиркәү манаралары һәм мең тугыз йөз ундүртенче елда тынып калган аракы заводы морҗасы гына калкып тора. Газета һәм дөнья хәбәрләре чимал шәһәренең утырган. Болар төрлесе төрле каннан яралган, торгынлыгы эчендә йотылып кала. Өязнең эчкәре >ңирларендәге авыллар өяз каласыннан һәм Оренбургка бара торган тимер юлдан йәзар чакрым читтә утыралар. Бу авыл һәм хуторлардан Оренбург белән тимер юл станцияләренә дала-кыр, чокыр- чакыр, тауурманнар аша җэяүле һәм атлы юллар гына илтә. һәр авыл, һәр хуторның уз дине, үз йолагадәтләре бар. Авыр салымнардан котылып, бетен Рәсәй тормышы белән генә түгел, губерна тормышы белән дә кызыксынмыйлар. Патша һәм министрлар турында бернинди хикәят тә, риваять та сөйләмиләр, гаскәр хезмәтеннән ишетеп кайткан солдатлар андый хикәятләрне бик тиз оныталар, үз тирәләрендәге түрәләр: земский начальниклар, становой, урядниклар турында гына сейлиләр. Рус-гермаи сугышы башлануы Һәм Февраль революциясе биредәге халык ечен бетенләй көтелмәгән, уйга да килмәгән бер хәл була. Земство лекторлар һәм агитаторлар җибәрә. Ләкин алар буранлы кышларда барлык авыл, хутор, кышлакларны, җәй көне кызу эш өстендә барлык кыр, басу, болыннарны, күченеп йөрүче кыргыз авылларын йөреп бетерә алмыйлар. Кыю. чая кешеләр тарафыннан өяз каласына таба салынган туры юллар мең тугыз йөз ундүртенче елдан соң шактый такырайса да, хәрби башлыклар һәм революцион җитәкчеләрнең өяз каласыннан ишетел кайткан исемнәре бу аулак урыннарда бик тиз онытыла. Безнең өяз авылында Керенский белән Родзянконы бутаучы кешеләр дә булды. Ә хатынкыз һәм үсмер бала-чага андый исемнәр белән бетенләй кызыксынмыйлар иде. Әмма давыллы унсигезенче ел кышында большевиклар турындагы «шомлы хәбәр» тәбәнәк агач йортлы өяз каласын да, бөтен өязне дә уятты. Бу хәбәр белән бергә Ленин дигән исем килеп иреште. Бу исем, килеп, телеграф баганалы олы юлдан гына узып китмәде, хутор һәм кышлакларга үтеп керде, ыруы, байлыгы, уй- акылы белән төрле-төрле булган өяз кешеләренең берсен дә битараф калдырмады. Рәсәйгә генә түгел, бөтен дөньяга исеме таралган әллә кайдагы бу кеше турында төрле халыклы аулак өяздә хикәятләр туа башлады. Бай казак станицаларында, күп җирле иске динлеләр өстенлек иткән авылларда, община җирендә баеп, үзләренә аерым кыр-басулар алган сектантлар з аж Г-> м ■. арасында бу хикәятләр көчле дошман гына уйлап чыгара алырлык нәфрәт белән сугарылганнар. Алар Ленинны үз файдасын күздә тотучы дип кенә яманлап калмыйлар, Библия буенча, адәм кавеменә ят икенче бер дөньядан килгән җан иясе дип. аның турында легендалар уйлап чыгаралар. Мин кайбер иске динле кешеләрнең һәм сектантларның, Ленинга алты йөз алтмыш алты санын — антихрист санын тагып, бите- бите белән Библия сүзләрен кычкырып әйткәнен дә ишеттем. Секта башлыгы, кара сакаллы бер мужик, безнең элекке волость идарәсендә җыенда Ленин имзасы белән чыккан декретларның теле турында төкерекләрен чәчә-чәчә сөйләде. Указлардагы кыскартылган сүзләрне әйтүче кешеләрне, «моннан да аңлаешсыз, сәер, саңгырау телле халыкны беркайчан да күрмәссең!» — дип, Исаня пәйгамбәр исеменнән куркытырга тырышты. Әлеге кыскартылган сүзләрне Ленин сүзләре дип атады. Камыт тегүче икенче бер сектант исә өяз каласындагы митингта, тырпаеп торган чал чәчле башын боргалый-боргалый. кулларын болгап. Библия сүзләрен китерел Ленинны яклады. Ленин, «байларның майлы калҗаларын- тартып алып, Библия кушканча эш итә. «дөньяда үзләре генә яшәгән кебек, башкаларга урын калдырмыйча, бер йортка икенче йорт, бер басуга икенче басу өстәүчеләр яхшылык көтмәсеннәр»,— диде. Аның өчен Ленин Исаия пәйгамбәр әйткән гадел, изге бер үч кайтаручы кеше икән. Иске дин тота торган Карагай поселогында какча тәнле, җирән чәчле Болдин дигән берәү дә. Библиядән чыгып эш итүче башкалар шикелле, Ленинны фанатикларча кабул итте. Партиягә язылып, җилкәсенә винтовка асты, кобурасыз гына наган тагып йөри башлады. Һәр җыен саен ул, наганын селкә-селкә, Ленин кылган политиканың дөреслеген раслый торган сүзләр китерә иде. Шушы чыгышлар. Библия һәм Ленин турындагы бәхәсләрнең барысы бергә кушылып, өяздә Ленин турында буталчык хикәятләр туды. Төрле-төрле карашта, Ленинга төрле мөнәсәбәттә булсалар да, алар һәммәсе пафос белән, тасвирлы итеп сөйләнелә иде. Берәү дә салкын канлы булып кала алмый иде. Җирсез «фатирчылар». аз җирле кешеләр, батраклар, рус. мордвз, башкорт ярлылары Ленин турында хәтта дастаннар тудырдылар Ленинның әле кабер өсте дә ябылмаган 33 бер вакытта ашыгып. дулШШ UJPJU бу мәкаләмдә мин күп нәрсәләрне хәтерләп бетерә алмыйм. Бик куп исемнәр килеп ирешеп тә югалып калган һәм кинәт бер зур исем генә телдә яшәп калган караңгы бер өяздә язам мин. Бу исем, телдән тешмичә, гаҗәеп бай мужик илһамы белән җанландырып үстерелде. Шул хикәятләрдән хәтеремдә төгәл һәм ачык булып калган берсе бар. Калага барганда бер хуторда ишеттем мин аны. Мең тугыз йөз унсигезенче елның даәыллы кышында Никита Минушев дигән кеше, яңа хәбәрләр ишетергә дип, йөз кырык чакрымдагы ерак калага барырга чыкты. Үзе белән мине дә алды. Әче салкын җил һәм җәяүле буран кузгалганлыктан, без караңгы төшкәнче үк бер хуторга төн кунарга туктарга булдык. Ми- нушевларның бер кергән танышларында шыгырдап торган агач караватта, өстәл катындагы агач эскәмияләрдә, саргаеп беткән самовар тирәсендә безнең ише байтак юлчы бар иде. Болар да хуҗаның танышлары булып, бураннан курыкмыйча, калага яңа хәбәрләр ишетергә баручылар иде. Кич җитеп караңгы төшкәнче бер-берсенә сынап карашып утырдылар. Гадәттәгечә чит кешеләр очрашканда сөйләнә торган сүзләр: икмәк бәяләре турында, товар булмау хакында һәм бик сакланып кына яңа тәртипләр турында сөйләштеләр. Кечкенә генә өйгә тулган халыкның сулышыннан түшәмдәге бишле лампа инде сүнә башлаганда, хатыннар сүзгә керештеләр. Яулыгы астыннан чал чәч бөртекләре тузгып чыккан, саргаеп ябыккан какча йөзле, кара күзле бер хатын йокламаганнарга Ленин турында, Ленин белән патшаның ничек халыкны бүлешүләре турында әкият сөйли башлады. «Көннәрдән бер көнне Микулай патша янына иң зур генералы килгән, ди. Мику- лайга әйткән, ди бу: «Патша галиҗәнаплары, менә шундый-шундый хәл, ниндидер бер илдә бетен гыйлем суын эчкән бик белемле бер кеше килеп чыккан, ди. Чины- дәрәҗәсе дә, пашпорты да юк, исеме Ленин икән, ди. Шул кеше әйтә икән, ди: Микулай патша иленә барып, бер сүземне әйтү белән бөтен солдатларын үз ягыма алам, ә барлык генераллар, түрәләр һәм офицер җәнапларын һәм Микулай патшаның үзен көл итеп күккә очырам, мин шундый бер сүз беләм, дип әйткән», ди. Бу сүзләрне ишеткәч, Микулай патшаның коты алынган, шул чак тыпырдап, кулларын ВртЗН. UUUHUipUn WUJPIJH. Д". ------------ --- дәрәҗәсе билгеле булмаган, пашпортсыз, Ленин дигән ул кешегә хәзер үк язып җибәрегез, андый сүзе белән минем илгә килмәсен, мине, генералларымны, түрәләремне, офицер җәнапларын көл итмәсен, ул кешегә ярты дәүләтемне бирермен!» дигән, ди. Шуннан соң патша янына, ах-ух килеп, тиз-тиз генә укымышлы кешеләр җыелганнар да, каурый каләмнәрен очлап, Ленин дигән ..сшегә язганнар, ди: «Менә шулай-шулай, син, Ленин, ул сүзең белән Микулай патшага килмә, сугышсыз-талаш- сыз гына Микулайның ярты дәүләтен үзеңә ал»,— дигәннәр, ди. Күпмедер вакыт үткәч, әлеге Ленин дигән, чины-дәрәҗәсе билгесез, пашпортсыз кешедән язма җавап килгән. Микулай патшага әйткән, ди: «Шулайшулай, Микулай патшаның ярты дәүләтен алырга ризамын. Тик бүлешү шартымны әйтеп язамын. Губерналап, өязләп тә. волостьлап та бүлмибез. Ничек бүлешүгә риза икәнлегемне әйтеп язам да шуның белән сүз бетте. Син, Микулай патша, бөтен ак сөякләреңне: генералларыңны, түрәләреңне, офицер җәнапларыңны бөтен чиннары, погоннары, тәреләре белән, затлы нәселле хатыннары, ак сөякле балалары белән үзеңә ал. Бөтен байлыклары, хәтфә- ефәк киемнәре, алтынкөмеш савытлары, хатын, бала-чагалары белән бергә алпавыт- байгураларны да ал. Сәүдәгәрләреңне дә товарлары, бик күп акчалары белән үзеңә калдыр, банктан алар бөтен акчаларын алсыннар. Бөтен машиналары, маллары һәм акчалары белән завод хуҗаларын да ал. Ә миңа барлык кара сөякне: юк-бар мөлкәтләре белән мужикларны, солдатларны, фабрика халкын бир. Үрчемгә терлек- туар калдыр да иген игәргә басулар һәм болыннар калдыр», дигән, ди. Хатны алып укыгач, Микулай патша шатлыгыннан кулларын чаба-чаба биеп киткән һәм генераллары, офицерлары һәм түрәләренә болей дип әмер биргән. «Барсына да риза икәнлегемне ул Ленинга хәзер үк языгыз. Шулкадәр байлыктан, сәүдәгәрләр малыннан, алпавыт җирләреннән баш тартып, бернинди мөлкәтсез кара халыкны алгач, ул нинди гыйлем кеше, тылсымлы сүз белә торган кеше булсын, ди. Ул байлык белән без үзебезгә башка кара халыкны ялларбыз, шулар арасыннан солдат җыярбыз да тагы рәхәттә, тынычлыкта яшәрбез»,— ди. Шуннан соң патша янына, ах-ух итеп, тиз- тиз генә тагы бик күп укымышлы кешеләр җыелганнар һәм, каурый каләмнәрен очлап, әлсгёлёнинга патшаның ризалыгын әйтел язганнар. Ә патшаның иелүе турында ләм- мим бер сүз ычкындырмаганнар. Ленин, акылына килеп, әлеге тылсымлы сүзе белен боларны харап итмәсен дип курыкканнар. Күлмедер вакыттан соң. озакламый. Ленин шыпырт кына үзенең солдатлары, мужиклар һәм фабрика халкы янына килә. Ә патша үзенең ак соякләре белән арырак киткән була. Мужиклар, солдатлар һәм фабрика халкы, карасалар, шунда күрәләр: болар янына гади бер крестьян кешесе килгән дә: «Исәнмесез, иптәшләр».— ди. Күз күреме кадәр җирдәге бетен халык белән күрешеп чыккач, кычкырып әйтә: «Без хәзер берберебезгә иптәшләр, мин сезнең белән бер тиң булам. Тик сез минем сүзне тыңлагыз, мин бетен гыйлем суын зчкән кеше, мин үз иптәшләремне яманлыкка ейрәтмам».— ди. Солдатлар шундук солдатча җавап кайтаралар: «Так точно, иптәш Ленин, тыңлыйбыз».— диләр. Фабрика халкы — укымышлы, һенәрле шәһәр халкы да — аңа каршы килми. Ә мужиклар. алдатты бу дип. шаулаша-борчыла башлыйлар: «Ни ечен шулкадәр акча белән байлыкны кулдан ычкындырдың! Шуны безгә бүлеп бирсәң, хуҗалыгыбызны рәткә китерер идек»,— дилер. Шул вакыт Ленин көлеп, башын чайкап, боларга җавап кайтара: «Тавышланмагыз, ачуланмагыз, җирне, мал-туарны үзегезгә алыгыз да иген игегеэ. терлек үрчетегез, калганын карарбыз. Ул байлыкны сезгә бүлә башласаң җитмәс иде. чеики сез әллә ничә мең, о ак сөякләр берничә йез генә. Ө барлык ак сөякне җир коэеннән юк итүгә килгәндә, мин ул сүзне әле тулысынча белеп бетермим. Бераз өйрәнеп җиткермәгәнмен. Эмма миндә бөтен җирдәге бетен кара халык аңлый торган башка бер сүз бар. Шуны әйтсәм, бер ак сояи тә беркайдан бер солдат та. хезмәтче дә таба алмас. Барысы да алардан баш тартып, минем кул астыма күчәчәкләр. Аксөякләр, эшләмичә ашап ятучылар гына булганлыктан. дөньяда озак яши алмаячаклар»,— ди. Шуннан, күпмедер вакыттан соң, нәкь ул әйткәнчә булып чыга. Атлы бер йомышчы Ленинга Микулай патшадан хат китерә. Хатында Микулай патша язган ди: «Менә шулай-шулай. Ленин, син мине бик алдагансың. Үзеңә бетен кара халыкны алгансың да миңа зшләл мал табучыларны түгеп. зшләмичэ ашап ятучыларны гына калдыргансың. Минем генералларым, офицер җәнапларым, солдатлары булмагач, абзардагы ат кебек, ашап-эчеп. симереп кенә яталар. Алпавыт хәзрәтләре бөтен азыкларын ашап, сандыкларындагы киемнәрен туздырып бетереп киләләр, бөтен өс-башлары ертылып, пычракка буялып беткән. Сәүдәгәрләрем дә беләләр, мужик булмагач, аларның товарларын алучы юк. Завод хуҗалары бөтен машиналарын ватып, җимереп бетергәннәр. Алар китапча белсәләр дә. куллары зшкә ятмый, винт бора белми. Ә чит илдәге кара халык безгә эшкә ялланмый, синең кул астыңа килә, синең тылсымлы сүзеңә иярә. Башка бернинди чара калмаганлыктан. бетен кара халыкны үзебезгә кайтарып алу өчен, минем генералларым, офицер җәнапларым сиңа каршы сугышка чыгалар»,— ди. Менә шуннан инде аксөякләр белән кара сөякләр арасында сугыш кузгала. Тик аксөякләр бик озак каршы тора алмаячаклар, ул генераллар, офицер җәнаплары солдатка боерырга, гаскәрләрен тегеләй-болай йөртергә генә ойрәнгәннәр бит. үзләре сугыша белмиләр, буыннары сыек, озак яши алмаячаклар...» Лампаның уты сүнде. Мужиклар гырылдап йоклыйлар. Йокы аралаш бер хатыи саташып сөйләнел куйды. Ә ябык карт хатыи идәндә туны өстеиә утырган да. дога укыган кебек бирелеп, әкият сүзләрен тезә бирә. Аның әкиятендә тагы өстәмәләре һәм чигенешләре дә бар иде, аларын хәтерләмим инде. Сүзләре дә төгәл исемдә калмаган. әмма ниндирәк сүзләр икәнлеген, эчтәлеген, ритмынкөеи хәтерлим, бүгенгедәй колак төбемдә яңгырап тора. Шуңа күрә, бозудан курыкмыйча, әкиятне сөйләп бирә алам. Хикәятләргә, әкиятләргә ярлы бер өяздә бу — Ленин исемле кеше турындагы беренче легенда. Минем өчен мужик халкының күңеле белән Ленинга ышанганлыгына бер дәлил үл. Күңеленә җанлы образ булып кергән, үзе ышанган кешеләр турында гына шулай сойли авыл хвлкы. Шуңа күрә бу кайгылы коннәрдә аның гади әкиятендәге кәлке сүзләрне китерүдән дә курыкмыйм. Шушы әкиятләр белән Ленин мужикның күңел түренә керде. Мин тагы олаучы бер башкорт сөйләгән әкиятне дә китерер идем, тик хәтерләп бетермим. Моның өчен аның сүз тезмәләрен, эчтәлегендәге детальләрне һәм сөйләү ритмын искә төшерергә кирәк. Хәзергә мин аларны хәтерли алмыйм. Башкортларны хәйләкәр һәм усал руслардан яклаган кызыл түрә Ленин турында сөйләгән иде аерымлыгы озак еллар буена талаш-ызгышларга һәм хатта канлы сугышларга сәбәп булган. Надан да, усал да. каты да булганнар. Күптән килгән бу ызгыш әле бетеп җитмәгән. Халыкка аң-белем килеп, үзеңнекеннән башка дингә, үзеңнекениән башка телгә хөрмәт туганнан соң гына бетәчәк ул. Бу вяздәге рус крестьяннарының күпчелеге очен башкорт кешесе әле хәзер дә җирәнгеч, түбән бер җан иясе. Алар дуңгыз белән бер савыттан эчсә эчәр, әмма сәламәт башкорттан җирәнеп, савытын читкә этеп куяр. Ә Ленинга русы да, башкорты да ышаналар. Мин алда Октябрьның җиңүе очен кө- рәшнең никадәр каты булганлыгы аңлашылсын дип. еяз турында тулырак сөйләргә тырышкан идем. Кайбер авыл һәм поселоклар аклардан кызыллар кулына алты- шар-җидешәр тапкыр күчкәләде. Байтак хуторлар юк ителде. Станицалар янып бөлде, яхшы уңдырышлы җирлар иген чәчелмичә тапталып бетте. Ярым җимерек еяз каласы үлеп бара. Бу җәйне мин шул калада һәм өязнең авылларында булдым. Шәһәрнең үзендәге мәйданнарга һәм тротуарларга үлән үсеп беткән. Йортларның өчтән бере җимерелгән. Мәктәпләр җимерек. Шәһәрнең аларга ремонт ясарлык хәле юк. Сәүдә эше җанланмаган. Бер кооператив кибете генә очраклы товарлар белән сату итә. Башкорт кышлакларының күбесенең көле генә калган. Бу өяздә рәхимсез сугышның табан эзе ярылып ята. Укытучылар ач-ялангач. Авыллардагы мәктәпләр ябылып беткән. Идел буендагы шикелле ук һәм шул елда ук өязне, сугыштан башка, ачлык та кырып киткән. Төрле төркемнәр һәм карашлар бәрелешкән өяздәге бу тын агач шәһәр атлы казаклар тарафыннан ике ай камалып яшәгән. Шәһәрне акларга калдырганда кала халкы кызылармеецларга чолганыштан чыгып армиянең төп көчләренә кушылырга ярдәм иткән. Октябрьның бөтен утын-давылын үз өстенә алган бу өяз Ленинга какшамас ышанычын саклаган. Легендалар белән ул аның күңеленә сеңеп калган, уп ышанычны авыр сугышлар дә җимерә алмаган. Алар Ленин турында үз туганын сорашкан кебек, Мәскәүдә булган һәр кеше Ленинның көндәлек тормышын бик җиңел белергә тиеш кебек итеп сорашалар: — Я, нихәлдә яши ул анда! Кайда яши! — Икмәк займы турында нәрсә ди! — Ленинның хәле ничек хәзер! Сала- ашарга рөхсәт итәләрме, юкмы! Ниләр сөйли! Авыл хакында нәрсә ди! — Аның җәмәгатен күрмәдегезме! — Менә Ленинга әйтәсе иде. Ичмасам ул, дөресен дөрескә аерып бирер иде,— диләр. Бу сорауларны гади бер кызыксынудан да бирергә мөмкин. Мин авылда байтак яшәдем. Крестьяннарның хәйлә белән сорашуларын бик яхшы беләм. Ничек «үз» итеп сорашуларын да беләм. Андый тонны мужиктан бик еш ишетмисең. Аның күңел сандыгы тиз генә ачылмый — йозак салган. Ул аны бик сирәк ача, зур ышанычын бик сирәк чыгара. Ә Ленин өчен ул күңел сандыгын ачты. Хәтта бай крестьяннарның нәфрәтендә дә Ленинның үз сүзендә нык торучы, ярлыларны хәлле итәр өчен тырышучы бер кеше булуына фанатик ышану бар иде. Крестьян аңынча, уз дигәнендә нык тору һәм хуҗалыкчыл булу бик зур сыйфат ул. Авыл халкы үзенең ышанган кешеләрен генә шундый ител күрә. Бер бай мужик, коммунистлар белән җирле властьны сүгеп сөйләгәндә, көтмәгәндә әйгә куйды: — Менә волость саен берәр Ленин булса икән!.. Юкса бездә — нибары бер культпросвет. Аннан ни мәгънә! — диде. Төрле губерна халыкларыннан җыелган бу өяз бөтен крестьян Рәсәенең кечкенә бер чагылышы булып тоела миңа. Аның Ленин турындагы хикәятләре бу исемнең бөтен Рәсәй тормышы катламнарына үтеп кергәнлеген күрсәтә. Ленин турында яңа хикәятләр дә туа тора. Күптән түгеп Мәскәүдә булган карт бер крестьян хатыны, без авылда Мәскәүнең нинди икәнен дә, аның театрлары барлыгын да белми идек, дип. авылча гади сөйләп съезддагы бөтен кешенең күңелен кузгаткан. Хәзер инде уп Мәскәүне күргән, дәүләт мәсьәләләрен хәл иткән һәм Ленинга авылның «бәхилләшеп үбүен» тапшырган. Авылга кайткач ул Ленин турында яңа хикәятләр сөйләр. Һәм аның ул хикәятләре, бормалы-сырмалы вак юлларны узып, киң таш юлларга чыгып таралыр. Тарихчылар телендә дә легенда булып яңгыраячак кешенең тормышы, чын белән әкият аралашкан бу хикәятләр аркылы, туасы буыннарның күз алдына чын булып, ачык булып килеп басар.» «Ленин турында хикәяләр һәм очерклар» дигән җыентыктан. Мәскәү. «Матур әдәбият» нәшрияты. 1967 ел.