Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮРШЕ КИҢӘШЕ

Тормышыбызга күрше-күлән генә түгел. безне белгән барлык кеше соклана иде. «Менә, ичмасам, Хәбибулла яши карчыгы белән! Ярты гасыр тигез гомер иттеләр, берсеннән-берсе акыллы өч малай үстерделәр», дип сөйлиләр иде. Үзебез дә балала- рыбызнын эшләре, укулары, акыллы булулары белән горурлана идек. Беренче улыбыз Кәрим — нефтьче, икенче улыбыз Дәүли — укытучы. Төпчек улыбыз Айрат минем профессияне сайлады—техырлы-мырлы яшәгәнне шәйләп алган икән никум тәмамлап, бухгалтер булып эшли башлады Ә без, карчыгым белән икебез дә, пенсиядә. Балаларыбызны» кайтуына аш-су әзерләп торабыз, йорт-жирне карыйбыз. Тора-бара бу эш тә кулдан китте. Беренче улыбыз Кәрим килен алып кайтты Килен ару гына күренә. Бик төчекәй: «әткәй-әнкәй» дип кенә тора. Без карткорыга ягымлы тел булса, коелабыз да төшәбез инде. Киленгә «кызым» дип кенә дәшәбез Ике айлап вакытны бик күнелле үткәрдек. Аннан сон семьяда тынычлык югалды. Ягымлы телле, тынлаучан киленебез үзсүзлегә әйләнеп китте. Безгә командалар биргәли башлады Бераз түзәргә, чыдарга тырыштым. Әмма, чыдар хәлем калмагач, бер көяне киңәш- фәлән сорарга күршем Гариф янына кереп киттем. Ул да безнең — Килен белән яшәү кыенрак инде, син аларны башка гына чыгар,—диде бу. Күршемнең киңәшен тотып, үзебез яшәгән дүрт бүлмәле квартирны икешәр бүлмәле ике квартирга алыштырдык та аерым тора башладык Яна квартирда тормышны жайга гына салып килгәндә, Дәүли улыбыз да кыз ярәшеп кайтты. Йортыбызга икенче килен төшкәч, тормышыбыз тагы да ямьләнде. Монысы инде беренче киленгә бөтенләй охшамаган, безне өрмәгән жиргә дә утыртмый. . Гүя карчыгым белән ялга чыктык. Кулдан эш китте. Көнгә әллә ничә тапкыр чәй куеп эчәбез. Бакчаларга чыгып йөрибез. Киноларга барабыз. Тик, әлеге дә баягы, бу куанычыбыз да озакка бармады. Килен белән улым Дәүли башка чыгуны чамалый башладылар. Карчыгым — Киленнән игелек күрермен димә, беренче яуган карга ышанып чана жнкмә,— дип сөйләнде. Бик аптырагач, тагын күршем I арнф белән киңәштем. — Ике бүлмәле квартирын бар. Шулар белән олы башынны тынгысызлап яшәмә, Хәбибулла. Белдерү бир дә берәр бүлмәле ике квартирга алыш,—дип кинәш итте ул. Шундый акыллы киңәшне тыңламый булдыра алмадым. Төпчек улыбыз Айрат, карчыгым һәм үзем бер квартирга, Дәүли белән килен икенче квартирга күчеп яши башладык. Балалар бер үсеп китсә үсә икән. Кече улыбыз Айратка да егерме биш тулды. Ул да күршебез Гарифның бердәнбер кызын алып кайтты. Кыз бик иркә, үзе яман телле. Килен булып төшкән көнне үк: «Квартирны бүлешеп бетергәннәр, безгә калмаган»,— дип ычкындырды. Яшермим, без карчыгым белән байтак түздек. Тиздән төпчек киленебез бер малай да алып кайтты. Оныгыбыз булганга шатлансак та, йортта тынычлык калмавы жанга тиде. Ни эшләргә белмичә, элекке күршем — хәзерге кодам янына кереп киттем. Гариф бу юлы ни өчен кергәнне дә сорап тормады: — Тагын квартирдыр инде,— диде, сүз башлап.— Ни эшләмәк кирәк, кода, яшьләр бит, аларның да тормыш корасы килә. Сез инде аларга комачауламагыз. Шәһәрдә бетмәгәндер, үзем дә табарга булышырмын, берәрсенә квартирга күчегез. Сезгә дә тынычрак булыр, аларга да. Менә шул. Башка сөйләп тормыйм. Бер жирдә квартирга кертәләр дип ишеткән идем. Киттем. Шуны карап кайтыйм әле. ЯНЧЫК ЮГАЛГАЧ езнең җимеш бакчасы бөтен район халкына билгеле. Ата-бабамнан калган инде ул. Ә менә быел, мин өйләнгәч кенә, шул бакчабызның рәте китте. Куаклар суга сусадылар Үч иткәндәй, бу елны явым-төшем дә аз булды. Бакчаны сугарырга үземнең вакыт юк. да эше күплегенә зарлана. Үзе дә авыррак сөякле... Авылны данлаган бакчабызны һәлак итәсем килми. Бер көнне эшкә киткәндә хатынга алмагачларга су сибәргә куштым. Кайтуыма бер чиләк су да сипмәгән. Ачу ярыйсы гына кабарган булса да, түздем. һәм аны кызык итәргә булдым. Бакчаны әйләнеп чыккач, зур бәлагә тарыган кеше кыяфәтендә өйгә кердем. — Ни булды? — диде хатыным Әлфия, сытылган йөземне күреп. — Акчамны югалттым,— дидем, борын тартып. — Кайда? Ничек? Әллә зарплатаңнымы?.. Тулы килешме? — Әлфиянең йөзендә төс юк иде. Ул һушын югалта язды. — Бакчага бераз су сипкән идем. Шунда коега янчыгым төште бугай,— дидем. Шуннан соң гына ул аңына килде. Мин югалткан акчага яхшы бер өстәл, алты урындык, тагын төрле вак-төяк әйберләр алырга мөмкин булуын чутлап чыгарды. Бу хәбәр әнине дә борчыды булса кирәк. Ул да караватында тыныч Колхоз шоферын беләсез инде, көне-төне дип әйтерлек машинада. Әнинең дә яше бакча тәрбияләүдән үткән. Хатыным Әлфия аннан башка кына ята алмады... Иртән йокыдан торганда янымда Әлфиям юк иде. Тышка киенеп чыгам. Ихатада хуш исле дымлы һава. Алмагачлар күл эчендә утыра. Кое чылбыры чыңлый. Хатынымның алҗыган тавышы ишетелә. «Ивз дә егерме өч, йөз дә егерме дүрт...» Исләрем китте. Әллә акчамны тапканнармы дип торам. Юк икән. Әлфиям коедан ничә чиләк су алганын саный. Әни ерганак ера. Ә күн янчыгым минем умарта оясына яшереп куйган килеш тора бирә.