ХИКМӘТ ЭНҖЕЛӘРЕ
XIV йөздә төрки телдә язган әдипләр арасында Сәйфи Сарай аерым бер урын биләп тора. Аның безгә килеп җиткән * Китабы Гөлстан бит-тнрки» әсәреннән дә авторның зур акыл иясе, гуманист. кабатланмас нәфис сүз остасы булуын күрергә мөмкин (бу турыда * Казан утлары» журналының 1966 елгы 12 санын карагыз). Соңгы елларда татар филологлары Сәйфи Сарай иҗатын җентекләп тикшерә башладылар. Мәсәлән, күренекле совет тюркологы. филология фәннәре докторы Әмир ага Нәҗип «Гөлстан бит-төр- ки»нең телен тикшерүгә багышланган зур хезмәтен Мәскәүнең «Наука» нәшриятына тапшырды. Казан университеты галимнәре тарафыннан әзерләнгән «Гөлстан бит-төрки» әсәре университет нәш. риятында аерым китап булып басылып ята. Журналыбызның бу санында без укучыларыбызга Сәйфи Сарай китабындагы хикмәтле сүзләр, канатлы шигъри юллардан үрнәкләр тәкъдим итәбез. Алар Әмир Нәҗип әзерләгән хезмәттәге «Хикмәтләр тезмәсе» исемле өстәмә бүлектән алынды. Текстларда очраган архаик сүзләрнең аңлатмалары шушы конкрет очрактагы мәгънәләре буенча бирелә. Транскрипция хәзерге орфографиябезгә яраклаш тырылды. РЕДАКЦИЯ Бу рәгыяткә мәлик чубан ирүр, Ул ничә кем күп вилаятне белүр. Куй дәгел чубан өчүн, әй зөфнүн. Бәлки чубан куйлара хезмәт өчүн. (Рәгыят — гади халык, хезмәт иясе кешеләре: чубан — чабан. көтүче: зөфнүн — акыл иясе, аңлы кеше). Дәгел ирлек агызга йомрук ормак, Ир исән кой агызга бал вә каймак. (Иомрук — йодрык), Дәүләтле ир ул кем йиде, дәгый имдерде. (Иимәк— ашау: дәгый-— тагы). Иөк күтәргән ишәк яхшырак,— Ул арысландай кем адамны ерткай. (Кешене талаган арысланнан йөк күтәргән ишәк яхшырак). Залимнәрне гафу итмәк фәкыйрьләргә золым кылмак булыр. Золым кыйлса мәлик рәгыяткә. Ля җәрәм, мәмләкәт хәраб булур. (Ля җәрәм — шөбһәсез, шиксез). Кем золым илен озатса, солтан булырмы? — Булмас; Куйларга корт һәргиз чубан булырмы? — Булмас. (Золым иле—-золым кулы; корт —буре; һәргиз — һичбервакыт). Ни кадәр кем бәкләр ашы татлы булса, әй кунак, Ярлы-юксулга коры итмәке андан яхшырак. (Итмәк — ипи, икмәк). Рәгыят багынын солтан алып йисә бер алмасын, йөз армудын йигәй бер кол берен элмәен тешкә; Боерса бер йомыртканы алырга көч белән солтан, Нүкәрләре тотып санчар егерме казны бер шешкә. (Иомыртка — йомырка; армуд — груша; нүкәр — патша хезмәткәре). Солтан рәгыят рәхәте өчен торыр. Сәгадәт күрмәгән тапса вәзарәт. Орып нр үлтерүр уйнар булса. (Дәрәҗә күрмәгән кеше властька ирешсә, уйныйм дип кеше үтерер). Ул кадәр каттылык итмәгел кем, синдән туйгайлар; Ул кадәр йомшак булмагыл кем, аяк алтында куйгайлар. (Аяк алты — аяк асты). Фәкыйрь сабыры артыкдыр ганиләрнең гатасындан. (Гани — бай. гата — бүләк). Эчереп илгә кашык берлә шурба, Чүмүч сабы берлә күзен чыгарма. Өч нимә даим калмас: Бере — тижарәтсез мал, Икенчесе — бәхәссез гыйлем, Өченчесе — сәясәтсез мәлик. (Нимә — нәрсә; тиҗарәт — сәүдә, оборот; сәясәтсез мәлик — максатсыз. идеологиясез патша). Белекле ир гаттар дөкане дорур, Сүзләмәен илгә үзен белдерүр. (Гаттар дөкане — шәрык илләрендә хушбуйлар, чәчәк сулары, бәлзәмнәр сата торган кибет). Белексез кешегә сөкүтдән яхшырак юк; Әгәр бу мәслихәтне белсә иде,— Белексез булмагай иде. (Сөкүт — дәшми тору). Булмаса кырык йәшәрдә гакыл вә әдәп, Дәгел инсан дисәң аны,— ни гажәп?! (Дәгел инсан — кеше түгел). Гамәлсез галим балсыз зәнбурга охшар. (Зәнбур — шөпшә). Гар күрмә белмәгәнне сормага, Сормайынча гамәл үгрәнмәс кеше. (Гар күрү — гарьлек дип исәпләү). Гариф билә ултурмак җаһилгә— ирүр зиндан, Җаһил билә ултурмак гарифкә — җәһәннәм. (Гариф—укымышлы, акыл иясе; җаһил—надан, тинтәк). Ике кеше файдасыз рәнж чикте, Дәгый тохымны шурә йиргә икте; Бере ул кем мал йыгды — йимәде, Икенчесе ул кем гыйлем укыды — Дәгый гамәл кыйлмады. (Рәнҗ чигү—җәфалану; тохым —орлык; шурә йир — тозлы җир, шурлак; йыгу — җыю). Илгә дәйни тәркин үгрәткән фәкыйһ Акчалар хасыйль кыйлып алтын йыгар, Әйтүр үзгәгә, дәгый тотмас үзе,— Ля җәрәм, оеган аңа юлдан азар. (Халыкны дөньядан биз дип өйрәткән шәригатьче, акчалар ясап, алтын җыя. Аңа ышанган кеше, һичшиксез, юлдан язар), Ирдәм — иясенең дәүләте торур. (Ирдәм —белем), Ирдәм бер чишмә дорур кем, Даним суы ташып килә дорур. Ирдәмсезләр ирдәм иясен күрә белмәс; Ничек, кем базар этләре ау этләрен телмәс; Ерактын гауга кыйлур — якын килмәс. (Телү — биредә талау). Иимәс эт саркытып килеп арыслан, Гар эчендә ачын үләр булса; Гариф ир нәфсенә оеп китмәс, Ни кадәр нәфсе апа җафа кыйлса. (Саркыт — калган ризык; гар — мәгара). Мәзәлләт белән тере йөрегәнчә, Гыйлләт белән үлсә яхшырак. (Мәзәлләт — хурлык. түбәнчелек; зилләт — авыру. чир). Озын буйлы ахмакдан кыска буйлы гакыйль яхшырак дорур. Өзмәс ике белекле бер кылны, Сакламас ахмак адәми телне. Сүзең будыр ки: «мәй фәлән галим мән», Ч»н юк гыйлмең йәнә һаман җаһилсән; Моның мисле у шул ишәккә охшар — Белмәс ни йөкс — утынмыдыр йә дәфтәр. (Дәфтәр — биредә китап һәм гыйлем чә.тънәсендә). НӘҖИП ф ХИКМӘТ ЭНҖЕЛӘРЕ Җәүһәр балчыкка T9inc3f борынгы бикин нәфис (горур, Губар күккә чыкса, баягы бикин хәсис торур. (Борынгы бикин — элекке кебек; губар — тузан; хәсис — пычрак). Бу тереклек йимәк өчүн дәгүлдер ялгыз. Ничә кем нәфсе юк мескин ишәкнең, Күтәр мәк берлә йөкне кыйммәте бар. һәрбер ир эш өчүндер, һәрбер эш бер ир өчүн; Мәслихәт ул: Үз эшене эшләгәй һәр зөфнүн. (Зөфнүн — аңлы кеше). Дошман үгетен кабул кыйлмак хата дорур, Вә ләкин ишетмәк — рәва. (Ишетмәк рэва — колак салырга ярый). Дустлар зиндан эчендә кирәк булыр, Дәгый дошманлар сөфрәда дуст күренер (Сөфрәда — табын янында). Елан башын дошман иле белән янчегел. (Әл, ил — кул). Сөхбәт итмә яман кеше берлән. Никадәр пакь исәң,— нәҗес итәр. (Сөхбәт— әңгәмә. киңәш). Фетнә йөзле раст сүздән бул ерак, Мәслихәтле ялган андан яхшырак. (Фетнә йөзле — фетнәгә. яман эшкә чакыручы). Ялган сүзләмәк ул зәхм бикин дорур, Җәрәхәте бетсә нишаны калур. (Ялган сөйләү яра кебек, җәрәхәте бетсә дә. эзе кала). Әҗәлсез адәми үлмәс дип, Сән йыланны койрукындан тотма, зинһар. Күп малдан күрекле җамал яхшырак. Күрексез ибченең ире күзсез кирәк, Гәр күрәр булса йөзен — бирер талак. (Ибче — хатын). Ни кайгы сәүмәсә гөлне саескан? Төмән былбыл кыйлур гыйшкында әфган. Көиәш васлын теләмәс булса ватват,— Көнәшнең нурына андан ни ноксан?! (Төмән — меңләгән; афган — зар елау: көнәш — кояш; васл—кавышу; ватват — ярканат; ноксан — кимчелек). Чөн гыйшык вә мәгьшук бер йиргә килде, Хужалык дәгый куллук уртадан китте. (Мәгънәсе: саф мәхәббәт тигезлек китерә). Бер кеше бакса ачып гүр эченә, Белмәгәй: яткан мәликме я гәда. (Мәлик — патша; гәда — ярлы). Мөгаллим булмаса, һәйбәтле, әй яр, Сакалындан тотуп угланлар уйнар. (Һәйбәт — абруй, авторитет: углан — балалар), Йимеше күп агачка таш аталар. Йосыфны сатып ни алгайлар?! йөзем ләззәтен баг иясе белмәс. Күнүл бирмә күнүл бирмәс кешегә,— Ашыккан ир белән юлдаш булма. Ни эшләр кыйлгай иде адәмигә. Карынчаның канаты бар булса? (Карынча — кырмыска). Ут сүндереп куз куймак, Елан үлтерүп, баласын бәсләмәк — Гакыйллар эше дәгүл. (Куз кую — утлы күмер калдыру; бәсләмәк — ашату. тәрбияләү). Яхшы кылыч булырмы һәргиз яман тимердән, Юмак белән китәрме луты кара күмердән? (Һәргиз —кайчан да булса; лут — корым). Әгәр языдагы барча комлар эиже булса, Теләнчеләрнең күзе туймаган. (Язы — чүл-сахра; теләнче — биредә соранчак). Әй, кичәләрне күрүптер бу жиһан, Әй, ннчәләрдән дәгый артып калур; Сән алардан алмасан гыйбрәт бу көн,— Таң белән сәндән болар гыйбрәт алур. Әя килгән жиһанга, игүлүк ит, Яман эшне .яманларга куеп кит! Үлеләрдән килерме һәргиз аваз? Үч алмакдан гафу хушрак.