ГЫЙЛЬМИНУР КАРЧЫК КУРОРТТА
Гыйльминур карчык йокысыннан уянган чакта бик иртә иде әле. — Хәзер авылда көтү китәдер инде.— дип уйлады ул.— Килен сыерны сава алдымы икән? Бер дә башка кеше тотынганын сөйми шул, мүкләккәем. Үзе мөгезсез генә булса да андый-мондый мөгезле сыерларыңа биргесез. Көтүдә дә, янарал кебек, ин алдан йөри. Иллә, тышаулап сауганны яратмый да инде. Аягында бау барын сизсә, котыра ук башлый Андый чакта якын бармавың хәерле. Чиләген-ннен белән үзеңне тибеп очыруы бар. Гыйльминур карчыкның фикерләр йомгагы шулай әкрен генә сүтелде дә сүтелде. Уйларында ул үзе эшли торган правлениегә дә, ин якын ахирәте Мөгелсем карчык янына да барып кайтты. Туган ягын калдырып гомерендә беренче тапкыр чит жирләргә килгәнгәме, үз авылындагы һәрбер урынны, һәр кешене күңелдән кичереп чыкты. Ахырдан ул яңадан оныкларына әйләнеп кайтты «Өйдәгеләр ни хәлдә ята икән? Килен фермага балаларны ашатмыйча китмәсә ярар иде. Югыйсә көне буе ач йөрерләр. Фәрите бигрәк шук нәрсә, дөньясын онытып урамда йөри торгандыр әле. Ана түлке уйнарга булсын, карыны ач икәнен уйламый да. Әниләре бәрәңге пешереп мендәр астына куеп киткән булса, уйнап арыгач бер кереп ашар инде. Балаларның оекбашлары да тишелә башлаган иде. шуны ямап китәргә дә башка килмәгән. Их, бу карт хәтерне!» Карчык шулай пошынып ята. Анын инде йокысы күптән ачылды. «Анда баргач бер туйганчы йоклармын»,— дип уйлаган иле. Баксаң, бу йокы дигәннәре чит жнрдә бигрәк тә тиз туя икән Кичтән дә иң соңгыларның берсе булып ул яткан иде. иртән дә беренче булып ул уянды. Палатадагы кешеләрнең берсе дә тормаган, һәммәсе изрәп Йоклый әле. Гыйльминур карчык түзмәде, торып урыннарын жыешты- рып куйды. Аннан сон. үзенең идарә жыештырганда бәйли торган алъяпкычын бәйләп алды да, каяндыр себерке табып, идәнне себереп чыгарды. Алай да торыр вакытны житкерә алмагач, тыштан бер чиләк алып керде, итәкләрен алъяпкыч бавына кыстырып, идәннәрне юарга да тотынды. Ул бу эшне бик бирелеп эшләде, һәр юылган сайгак, аңа рәхмәт укыгандай, ялтырап, елмаеп кала. Башка вакытта эшләгәндә ул авыз эченнән нинди дә булса берәр көй мыгырдый торган иде, бүген, кешеләрне уятудан куркып, карчык бу ләззәттән баш тартырга булды. Ул шулай бүлмәне ялт иттереп, вазадагы чәчәкләрнең суларын алыштырып, сулы чиләген түгәргә чыкканда, гөнаһ шомлыгына каршы, аңа дежур медсестра очрады. Башта ул Гыйльминур карчыкны үзләренең берәр санитаркасы дип уйлады булса кирәк, игътибар итми генә үтеп китмәкче иде, ләкин бераз ара киткәч, кире борылып килде. Үзенең шиге дөрескә чыккач, ул аптыравыннан ни дияргә белми торды. Аннары: — Нишләп сез болай чиләкләр күтәреп йөрисез? — диде. — Идәннәрне юып чыгарган идем, балам, бер дә йоклап булмый бит. — йоклап булмаса, дару сорарга иде, мин һәрвакыт шушында бит. — И кызым, йокламаганга да дару эч, бүтәнгә дә дару эч, кая киткән эш ул. Авыл кешесе таң белән торырга өйрәнгән инде ул... — Сез бит монда дәваланырга дип килгән кеше, дарусыз гына дәваланып буламыни? — диде сестра.— Монда инде идәннәр юуыгызны калдырып торырга туры килер. Врач билгеләгән режимны бозсагыз, сәламәтләнә алмассыз. Моннан соң андый эшегезне күрсәм, врачка әйтермен. Ә хәзер подъем булганчы урыныгызга барып ятыгыз. Гыйльминур карчык, режимның да, подъемный да ни икәнен белмә* сә дә, сестра кушкач, урынына кереп ятты. Бәхеткә каршы, аңа бик озак ятырга туры килмәде. Кешеләр йокыларыннан тора башладылар. Аннан бар да бергә чыгып физзарядка ясап керделәр. «Монда гел солдаттагыча икән,— дип уйлады ул.— Зарифулла мәрхүм, шулай ди торгание, солдатта бөтенең бергә сикереп торасың, бетенең бергә чыгып йөгерәсең, бергә кайтып ашыйсың дия иде. Монда да шулай». Менә иртәнге ашка барыр вакыт җитте. Монда инде Гыйльминур карчык артык ашыкмады — Башкалар ашап туйсын әле, безгә, карчык кешегә, калганы да ярар,— дип уйлады ул.— Әллә нинди нәчвнникләр белән бергә утырып ашау карт кешегә килешә торган эш тә түгел. Карыны ачты ачуын. Өйдә инде бу вакытта икенче самовар чәй куйган булыр иде. Монда өең түгел шул, аларның үз пүрәткеләре бар. Гыйльминур карчык ашханәгә килеп кергәндә, чынлап та, өстәлләр бушый башлаган иде инде. Ул бер ишек алдындагы өстәлнең кырыена гына килеп утырды. Өстәлдә чәйнек белән чәй һәм бер тәрилкә ипи тора. Гыйльминур карчык, миңа шушыдыр инде иртәнгелек дип, чәйне стаканга агызып ипи белән тәмләп кенә эчәргә кереште. Ул бер-ике кабарга да өлгермәде, аның янына официантка кыз йөгереп килеп җитте. — Бик соңга калдыгыз, әллә беренче көн булгач йокыдан уяна алмадыгызмы? — диде кыз.— Бүтән чакта кешеләр белән бергәрәк килергә тырышыгыз, юкса ашлар суына. — Ярар, балам, шулай итәрмен,— диде карчык. Ә үзе кызның бик күп ризыклар күтәреп аның өстәле янына килүен күргәч, курка калды: — Әллә, балам, монда берәр бүтән кеше урынымы? Нигә ул хәтле күп ризык ташыйсың? — Юк, әби, бу өстәлдә сез генә калдыгыз инде. Башкалар бар да ашап чыктылар. — Шу тай булгач, бик күп тезмә, калып әрәм була бит. Миңа, карт кешегә, чәй дә ярар. — Монда, әби, картына да, яшенә дә бертигез бирелә. Кыз китеп баргач, карчык ашларның кайсына тотынырга белмирәк торды. Ләкин ачкан карын ризык сайлап тормады. Ашлар бар да бик тәмле күренсә дә, ул барсына да кашык тыгып кабып карарга батырчылык итмәде. «Мин кашык тыкканны башка кеше ашамас, чиста көе калсын», дип, бер төрлесен, бары тик манный боткаларын гына ашады ул. Ашап туйгач, карчык догасын уч төбенә генә укып, мондый ф тәмле ашлар пешергән кешеләргә рәхмәт әйтеп урыныннан торды < һәм ашаган тәлинкәсен дә, чәй эчкән чынаягын да алъяпкыч итәгенә £ салып, кухня ягына кереп китте. 5 — Кызым, монда савытларны кайда юалар? £ Аш ташучы кыз итәгенә савытлар тутырып керүче карчыкны күргәч х шаккатты. Аннары, бу кызыкны башкалар да күрсен әле дип, бүтәннәр- 2 гә әйтергә йөгереп китте. Күп тә үтмәде, эчтән берничә хатын-кыз чык- т ты һәм алар пырхылдашып алдылар. Гыйльминур карчык, әллә берәр 5 җиремә аш тамганмы дип, түшләрен сыпырып карады, ләкин алай “ көләргә сәбәп булырлык берни дә тапмады. > — Миңа савыт-саба юа торган жирне генә күрсәтегез инде... = — Апа, без монда савытларны үзебез юабыз,— диде өлкәнрәк =j кыз. — Китерегез үземә. § Гыйльминур карчык, ышанмыйча, кызларга карады. Миннән көлә- 3 ләр дип уйлап, бик каты кызып китәргә уйлаган иде дә, белмәгән урый- *“ да ярамас дип кенә, бераз басыла төште. ♦ — Ашаган савытларымны да кешедән юдырырга, әллә мине капрал х хатыны дип белдегезме? — диде ул.— Тарткалашып тормагыз, кая юа = торган урынны гына күрсәтегез дә... һәм ул, барысын да каратып кал- п дырып, зыр итеп эчкә кереп китте. Барысы да ах иттеләр. Ә Гыйльми- > нур карчык, беркемгә дә карамыйча, кран төбендә үзенең савытларын * юып, эшен бетереп чыгып китте. Ашханәдән кайткач, карчык тәмам уйга калды.— Әллә сои болар = мине берәр нәчәнник хатыны дип уйлыйлар микән’ Алай дияргә кыяфә- х тем бер дә килмәгән. Нигә бу кадәр кадерлиләр соң? Иртән торгач үз £ бүлмәңне җыештырма, ашагач савытларыңны юма. ул ни була инде? Җитмәсә берсе: иртәгә нәрсә ашарсыз икән, ни языйм дип тора. Кешегә яраган мина да ярар әле. Мондагы кешеләрнең барсына да теләгән нәрсәләрен ашата башласаң, әндсри казнаң да җитмәс. Мөгаен, болар минем җыештыручы булып эшләвемне белмиләрдер. Иртәгүк әйтергә кирәк булыр, әллә кая кеше өлеше ашатып яткырмагайлары Бол ай кадер-хөрмәт булгач әйбәт әйбәтен дә, кешегә дигән әйбәтлеккә үрелмим тагы. Шушы уйлар борчыды карчыкны. Тизрәк жасн туры китереп шуны әйтү нияте белән китте ул икенче көнне ашханәгә. Тик аш таратучы кыз бүтән булып чыкты. Карчык бу уен икенче көнгә калдырып торырга мәҗбүр иде. Ашаганда ул бүтәннәрне дә күзәткәли торды, аларны да шулай яхшы ашаталар икән. Ләкин бит алар урындагы кешеләрдер. Әнә бит берсе ашыгыз тәмсез дип ничек пыр туздырды үзләрен Нәчәнник булмаган кеше шундый тәмле ашларны тәмсез дияр идеме?! Менә карчыкка теге сүзен әйтергә җай чыкты. Беркөнне шефповар- лары чыгып кешеләрдәй: «Нинди зарларыгыз бар?» дип үзе сорап йөрде. Гыйльминур карчык, бу форсаттан файдаланып, поварны бер яккарак дәшеп алды: — Кызым, сиңа сүзем барые,— диде ул. — Әллә заказыгызны бирмиләрме? — диде повар, борчылып Әгәр шулай икән, әйтегез, бер дә тартынып тормагыз. Мин аларның ничек эшләүләрен белергә тиеш. — Юк, балам, барысы да бик әйбәтләр. Гел, ни языйк, ни ашыйсың килә дип кенә торалар. Ул яктан зарланырлык түгел. Менә шул бик тә артык кайгыртуларына эчем поша минем. Әллә кая кеше өлешен ашатып яткырмыйлармы дим. Мине алар әллә кем дип белделәр бугай Мин бит җыештыручы гына. — Ничек, нәрсә жыештыручы? — диде повар, берни дә төшенмичә. — Менә, менә. Мин үзем дә шулай булыр дип уйлаган идем аны. Хәзер синен дә исен китте. Мин идарә жыештыручысы. Ә алар мине нәчәнниктән дә ким сыйламыйлар. Ниһаять, повар аңлады. Кычкырып көлде дә сөйләп китте: — Монда, әби, бернинди дә начальниклар юк. Монда бар да дәваланырга килгән кешеләр генә. Җыештыручымы ул, бозау караучымы яки пешекчеме, безнең өчен барыбер. Без барыгызга да кулдан килгән хәтле кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Гыйльминур карчык ышанырга белмичәрәк баш селкеп куйды. Ә үзе барыбер булса күрербез әле, иртәгә ничек ашатырсыз икән, дип уйлады. Икенче көнне дә Гыйльминур карчыкны шундый ук ягымлы чырай белән каршы алдылар. Аш ташучы кызлар бу карчык керүгә, бик якын кешеләрен күргән кебек, бөтенесе дә килеп исәнләштеләр. Алар өстәлен караучы кыз: — Әби, нәрсәләр китерим? Өегездә нинди ашларны яратып ашый идегез? — дип, карчык янында бөтерелеп йөри башлады. — Кызым, мин бар нәрсәне дә яратып ашыйм,—диде Гыйльминур карчык.— Ипи белән бәрәнге дә ярый миңа. — Юк инде, әбекәй, ипи белән бәрәңге ашап кына тазара алмассыз. Әллә яшь сарык итеннән пешергән өчпочмак китеримме? — Ярар алайса, китер. — Ә икенчегә нәрсә? — Сөтле чәй. — Чәйне китерербез, ансы аш санына керми аның. — Чәй белән өчпочмак булгач, бүтән нәрсә кирәкми инде, кызым. Гыйльминур карчык бик әйбәтләп тамагын туйдырды. Башка көннәрдә- гедән дә яхшырак мөнәсәбәт күргәч, карчык үзенең шиге юкка икәненә тәмам ышанды. Җаны тынычланды аның. «Кеше өлешен ашап ятамдыр»,— дигән уйлар күңелен тырнамый башлады. Әмма күңеле тынычланса да, ул мондагы эшсезлеккә һич кенә дә күнә алмады. Беркөнне, башкаларга әйтми-нитми генә, якындагы авылга китте, һәм алъяпкычына төйнәп бер төргәк йон алып кайтты. «Көндез барыбер йоклап булмый, ичмасам, оныкларыма оекбашлар бәйләп алып кайтырмын», дип, сестралар йөрмәгән вакытларда, йонны кровать башына әз-әзләп кенә бәйләп, эрләргә тотынды. Өенә кайтканда аның чемоданында оныкларына гына түгел, улы белән килененә дә оекбашлар бар иде.