Логотип Казан Утлары
Повесть

ГЫЙЛЬМЕНИСА

I

Сугыш арты өзек еллар иде. Колхозлар хуҗалыкларын көч-хәл белән генә тарталар, ләкин тарталар, шул ук вакытта шәһәрне дә туйдырып торалар. Аннары тагы, яшерен-батырын түгел, күршеләрдәге туганнарына да өлеш чыгаралар иде. Шуның да өстенә тагын, колхозларда вәкил өстенә вәкил утыра торган чак, колхоз председателенең, гел тыкырдатып-ашыктырып торучы вәкил белән, гел кулын сузып, «җитмәгән җирен ялгап җибәрүне» сорап торучы гади колхозчы арасында, нишләргә белмичә, өзгәләнгән чаклары иде. Мин үзем ул елларда өлкә газеталарының берсендә әдәби сотрудник булып эшли идем. Колхозлар һәр төрле вәкилләргә бер дә аптырамаган бер вакытта, алары янына тагын, газеталардан булсын, радио- комитеттан булсын «үз хәбәрчеләре», «үз корреспондентлары», берсен- нән-берсе уздырырга тырышып, эшләгән кешеләрнең аяклары арасында әледән-әле буталып йөргәндә, кунак өстенә кунак дигәндәй. «Якты көн» исемле колхозга без фәкыйрегез килеп төште. Көне яктысын якты да, әмма колхозның экономик хәле бик үк шәптән түгел иде. Тик хәзергә мин ул турыда түгел, мин сөйләргә җыйнала торган хәл бөтенләй башка: ял түгел, бәйрәм түгел, гап-гади көннәрнең берендә, кулыннан эш килердәй кешеләрнең бөтенесе диярлек кырда, фермада, каралты- кура юнәтү эшендә мәш килеп йөргәндә, әйтәм бит, тавык артыннан чыккан күкәй кебек, түп-түгәрәк, гапгади бер көнне салам түбәле искерәк кенә бер өй түбәсендә — бөтен авылына бер өйдә — кыекка ныгытылган кызыл флаг җилфердәп тора иде. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, бу хәл мине бер үк вакытта бик кызыксындырды да, аптыратып та калдырды: нилектән икән бу? Их, әгәр теге «уңай хәлләр» төяп кайтырга дип тыгып килгән блокнотка дөньяда юк берәр тамаша тутырып кайтсам? Колхоз идарәсе кешеләреннән — килешсә, килешмәсә — иң элек шул турыда сорашырмын дип керсәм, мин сүз башлаганчы, монда үзеннән-үзе сүз шул турыда кузгалып китте. — Бу Гыйльменисаттәйгә хат артыннан хат, телеграмма арты телеграмма ташып бушый алмыйм бүген,—дип зарланган да. мактанган да кебегрәк итеп әйтеп куйды хатлар, газеталар белән күбенгән сумкасын муенына асып кергән колхоз почтальоны. Сумкасыннан колхоз идарәсенә дигән газета-журналларны бушатты да сүзен янә дәвам итте, — җитмәсә тагы, ике җирдән берьюлы акча да килеп төште, С ярыйсы гына сумма болай, кая куярга белмичә аптырар, нишләргә инде мина ул Гыйльменисаттәй белән? Почтальон кызның, сумкасы кебек, үзенең дә авызы жырык булып чыкты, күренеп тора, юл уңаеннан аның мондагылар белән бераз шаярып сөйлисе килә иде бугай. Ләкин председатель Мөрсәлимов бик житди иде бүген —башка көннәре өчен жавап бирә алмыйм. — Аптырама, бөтенесе заслуженно Гыйльмениса түти өчен. Килеп < торсын акчасы, янчыгы табылыр,— диде ул кырт кына. Әлбәттә, председательнеке дөрес, акчасы булса—урыны табылыр. S Почтальон кыз, озак бәхәскә кереп тормыйча, чыгып китте. Мин эшнең S нәрсәдә икәнлеген беркадәр чамаладым. Ниндидер бер Гыйльмениса | атлы карчык турында барды суз. Әйтүләренә караганда, аңарга җит- 3 меш яшь тулган, имеш, хат-телеграммалар әбине шул житмеш яше белән котлап ява булса кирәк. Председатель Мөрсәлимовнын сүзләреннән мин тагын шуны да абайлап калдым: үз вакытында ярыйсы гына = эш күрсәткән кеше булса кирәк ул Гыйльмениса карчык дигәннәре. о Инде чират миңа да житте бугай, дип, авызымны ачарга гына тор- © ганда, бер як читтә, үзенең кәгазьләр һәм папкалар белән тулган * шкафлары алдында, әлегә хәтле сүзгә-өнгә катышмый утыручы баш * счетовод (аны «бухгалтер» дип тә йөриләр, ә ул үзенә күбрәк ошаган- £ га күрә үзен «баш счетовод» дип йөртә), әллә ни зур мәгънә бирүдән < түгел, шулай да уяулык күрсәтүнең бер вакытта да зыян түгеллеген е искә алып булса кирәк, аптыраганнан кузгаткан бер тон белән: — Акчасы-телеграммасы аның чорт с ним, токымы шулай Нух диңгезе булгач, йөзә бирсен, эчен төртеп тишмәс,— дип, элек председательне куәтләгән булды һәм шундук, житди политик мәсьәлә чишкән кебек, үтә житди тавыш белән ялгап китте,— менә сез шуны әйтегез, кайсыдыр бер дурагы, шимбәне үтмичә, жомганы көтмичә, дигәндәй, аның өй түбәсенә кызыл флаг менгезеп кадаган. Значится, политически төс бирмәкче Гыйльмениса карчыкның житмеш еллыгына. Ә бу соң сыямы икән берәр төрле капкага? Соңыннан, энәдән дөя ясап чыгаргансыз, дип сүзе булмасмы икән, дип әйтүем. Председатель бу юлы, хәтта озак сузып торырга теләге ук юклыгын сиздерергә тырышып, берьюлы өзеп салды: — Сыяр. Гыйльменисаттәй кебек борыны белән боз тишеп гомер иткән, Гыйльменисаттәй кебек уллар-кызлар үстергән кешене, әгәр хәлемнән килсә, музейга куяр идем әле мин. Ә теге аның өе түбәсенә флаг менгезеп кадатучы «дурак»ның кем икәнлеген беләсең бик килә икән, бел. аны мин әйттем, комсорг Җавит эшләде. Мөрсәлимов истә-оста юк чагында кинәт мина борылды, аның чак кына кысылыбрак торган соры күзләрендә көч һәм халык арасында озак еллар эшләүдән җыелган хәтәр хәйләкәрлек янып тора иде: — Менә корреспондент иптәш әйтеп бирер тагын без белмәгән- нәрнс,— дип башлады ул. сүзләрен юри әкренәйтеп.— япь-яшь көенә ике ирдән калып — берьюлы ике ирдән калганнар турында сүз бармый, берьюлы өч ирдән калганнары да бар аның безнең авылда — элек бер оядан өч бала белән калып, аларны үстереп кеше иткәч, аннары икенче оядан тагын өчне итәгенә төяп тол калган, и шул атасыз ятимнәрне бер ялгызы, кешегә орчык эрләп, әвен сугып, үзе киенмичә киендереп, тамагын, өстенбашын карап, укытып, канат-каурый куеп дөньяга очырган, и шуның да өстенә колхоз чыкканнан бирле колхозында кая куйсалар — шунда эшләп килгән, и шуның да өстенә яше җитмешкә җиткәнче шушы мәшәкатьле дөньяда без яшьләр белән бер аяктан диярлек атлап килгән Гыйльменисаттәйнең өй түбәсенә, аның бәйрәмен котлап кызыл флаг менгезеп кадау, йә, әйтегез, кайсы контрның тегермәненә су кою булыр икән? Дөрес, безнең колхозда моннан башка да эшләр бар, без аларны онытмыйбыз, илләмәгәр кешеләрне онытырга да хакы- быз юктыр дип уйлыйм мин. Дөрес уйламыйм икән, әнә корреспондент иптәш утыра. Казанның үзеннән чыккан кеше, әйтсен, төзәтсен, тиешле таба икән, «Якты көн» колхозының председателе Мөрсәлимов дөрес эшләми, дип газетасында язып чыгарсын, сүзем юк. Мин аның мондый ихлас күңелдән һәм чын-чынлап кешене яклап әйткән сүзеннән тәмам әсәрләнеп, авыз эчемнән ниндидер мәгънәсез ымлыклар ясаудан узмыйча утыргач, председатель тагын да канатланып китеп, соңгы тәкъдимен үк ясады: — Көндез сез үз ирегегездә, иптәш корреспондент. Йөрегез, күрегез, телисез икән, кешеләр белән сөйләшегез. Кичкә урыныгыз — безнең мәжлеснең түрендә. Чакыру шушы: бергәләп, безнең хөрмәткә лаеклы колхозчыбыз Гыйльмениса түти Рахманованың җитмеш яшьлек юбилеен бәйрәм итәрбез. Кызыксына калсагыз, соңыннан аның гомер юлы, биографиясе белән дә танышырсыз. Бик тә гыйбрәтле аның биографиясе. Бу кадәр кистереп әйтүгә каршы килә аламмы соң? Кунак — хужа- ның ишәге, дигәндәй, бу очракта ишәк булудан да яхшысы булмас, дидем эчемнән. Ләкин, ишәк булу белән бергә, мин әле бит кеше дә идем. Кичен булачак мәжлесне көтеп, күләгәле чоланда баш астыма ястык, ястык астына блокнотымны салып, йокы симертергә ашыкмадым. Үз күзләрем белән авылны, колхоз хуҗалыкларын караштырга- лап йөрергә, туры килсә, жайлап кына кешеләр белән дә сөйләшкәләргә дип, урамга чыгып киттем. Авыл, шома хикәяләрдә язылганча, коеп куйган түгел, сугыш арты еллары авылы икәнлеге бөтен жиреннән күренеп тора иде. Әмма шулар арасында салам түбәле бер өй — бары тик бер генә өй башында жәйге жилдә зур ут күбәләге кебек җилфердәп торган кызыл флаг, бер үк вакытта, гажәп тә, серле дә булып, әледән-әле минем күз алдыма калкып килеп чыга торды. II Клублары, әлбәттә, зур түгел иде, ул чакларда күп авылларда шулай булганы кебек, монда да иске мәчеттән бозып әтмәләгән тәбәнәк кенә бер бина, аның каравы стеналарына плакат һәм лозунгларны бер дә жәлләмәгәннәр. Бер караганда, ник кирәк булды икән монда сәхнәгә кызыл жәйгән президиум өстәле сузып кую? Ник кирәк трибуна? Ник кирәк башы китек графинга су тутырып кую? Куй зал дигәненә байдан буйга сузып өстәл. Берсе житмәсә, икенчесен китереп ялга. Кунагың күбрәк булырлык икән, икенчесе янына өченчесен, дүртенчесен тез. Тигезле-тигезсезрәк чыгуы мөмкин, була бирсен. Өстәлнең ике башында ике самоварың гөжләп утырсын. Чыңлап торсын чынаяклар. Кайберәүләрнен. әйтик, чәй белән генә сусыны басылмый икән, андыйларны да кырын какма, елына күрә жылы шулпа, дигәндәй, мыек чылатырлык кына «тегесе» дә йөгереп торсын. Ә президиум нишли? дип аптырап калучылар булса, баш-күз әйләнгәнче аларга да турысын әйтеп калыйк: туктагыз әле, егетләр, атна башында, шимбә азагында халык туплап шаулаша торган гадәти жыелыш түгел бит бу. Әгәр беләсегез килсә, бу — бәйрәм, кеше бәйрәме һәм күтәр син әнә шул бәйрәм итүчене «гаршекөрсигә». Анысына ук буең житми икән, күтәр һич югы бөтен кешенең күз алдына — сәхнәгә. Бер үзе бер президиум булып утыра бирсен. Бер үзе бер президиум булып утыруны килештермәсә, янына үзе белән бергә гомер иткән — жәфаны, шатлыкны бергә кичергән кордашын менгезеп утырт. Күңелсез булмасын өчен юбилярның бер үзенә бер самовар гөжләтеп куй. Әгәр кордашы белән икәү икән —икесенә бер самовар. Татарны чәй белән куркыта алмассың, эчә алган чаклы эчсеннәр. (Әгәр инде бөтенесе дә түгәрәк булсын дисән, кагылсалар-кагылмасалар — алар эше. самовар артына — ышыккарак яшереп, стегесен» дә куй.) Ә үзен, авылнын нинди генә алыштыргысыз тоткасы булма, әйтәсе сүзеңне моннан, кеше арасыннан торып әйт — юбиляр сиңа хезмәт күрсәтүче түгел бүген, син аңарга хезмәт күрсәтүче! Ә бирәсе бүләген булса, анысы өчен купмый булмас инде, шау-шусыз гына менгезеп бир, зинһар. ♦ кирәкле сүзен дә әйт. Ә чәйне рәхәтләнеп коя бирсеннәр, моңа хәтле < чәй эчеп берәүнең дә Каспийга агып киткәне юк. = Дөресен әйтим, юбиляр Гыйльмениса түтинең салам түбәле өй | башына кызыл флаг менгезеп кадарга башлары җиткән бу авылда 2 үтәчәк юбилей кичәсен дә, чама белән, шулайрак булыр дип күз алды- 5 ма китергән идем мин Юк, алай булмады. Китте стандарт. Китте ки- з таптан яки газеттан күчереп алган цитаталар Китте тешкә тия торган мактау сүзләре. Юбилярыбыз Гыйльмениса түти — яхшы ук бөрешеп ♦ калган, иңбашлары төшкән, күз төпләрен җыерчыклар баскан, теш- - ләре рәтсезлектән иреннәре эчкә батып кергән, шунлыктан булса ки- = рәк, сөйләшмәскә, сүз әйтмәскә тырышыбрак утыручы тыйнак кына © бер әби булып чыкты. Ләкин күзләре — нур ук чәчмәсә дә, әле тонык- * ланырга-сүнәргә өлгермәгән һәм әле тиз генә бирешергә җыйналмый х да торган үткен, беркадәр хәйләкәррәк, бу шау-шуга бик үк ышанып = та җитмәүче, сизгер, җылы карашлы һәм бик-бик күпне күргән күзләре < карчыкның әле бөтенләй үк тузмаганлыгын, яшәү дәрте кечлелеген, е болай олылаудан яхшы ук нык сөенгәнлеген, шул ук вакытта бу шау- шудан, бу купшы сүзләрдән, бу бүләкләрдән башы әйләнеп, аптырабрак та калганлыгын раслап тора иде. Мин тагы шуны да сизеп алдым: бу шау-шу уңае белән балаларын һәм балаларының балаларын күрүдән Гыйльмениса түти әйтеп бетергесез куанган, хәтта бу вакыты- вакыты белән мәзәк хәлләргә дә барып җитә иде: әйтик, аның эшчән- леген билгеләп, фәлән-фәлән оешмадан, районның фәлән учреждениесеннән махсус җибәрелгән оратор, кызыпкызып, Гыйльменисаттәйнең узганын, хәзергесен, балалар тәрбияләп үстерүдәге тырышлыкларын санап адрес укый, ә Гыйльмениса түти, бу сүзләргә бөтенләй игътибар да итмичә, Казаннан кайгкан кызы Фасиләсенең кулын үз кулларына алып, кунак кулларның аклыгына, йомшаклыгына исе киткәндәй, сы- пыргалап утыра. Шулай булмыйча соң, беренче ире Галтелбаридан туып калган кызы икән нч, ике яшь ярымлык кына булып калган әтисеннән. Кеше балалары өстеннән төшкән искене рәтләп кидереп үстергән әнисе, ә хәзер әнә нинди ханым-солтаным булып утыра кызыл япкан президиум өстәле артында. Алланың биргәненә шөкер, кияве зур урында эшли, ә шулай да кайнанасынын бәйрәменә җибәргән, әле нинди бүләкләр белән... Шул турыда уйлый Гыйльмениса Сораштыра торгач тагын шуны да белдем Гыйльмениса түтинең алты кызыннан өчесе үзләре килгән, калган өчесе, төрле сәбәпләр белән үзләре килә алмаганлыктан, бүләген-бүктәрен күтәртеп, җиткән кызларын, буй үстереп килүче малайларын җибәргәннәр, бу соңгылары өчен беркатлы карчык аеруча куангандай күренә иде Баламның баласы — балдан татлы анасы, дип көйли-көйли, берсе артыннан икенчесен алдына алып сөяргә дә сөяргә иде дә бит, икенче буын тармаклары булып киткән һәм үзләрен инде бик үскәнгә санаган яшьләр соң синең кытыршы куллы әбиең алдына кереп утыралармы Кичтән клубта булган ыгы-зыгыдан болай да башы әйләнеп кайткан Гыйльмениса түтинең моңа хәтле ялгызы гына яшәгән кечкенә өендә иртәгесен олылы-кечеле берьюлы җнде-енгез кеше кайнаша башлагач. шуның янына тагын күршеләре дә, керәчыга йөреп, кайсы хәл белә, кайсысы чит-ят җирдән кайткан кунаклар белән кызыксынып, шау-гөр килергә тотынгач, бөтенләй зиһене таралган. Әле чәй куеп җибәрмәкче булып, самовар колагына барып ябыша, әле урта бер җирдә самоварын онытып калдырып, кергән күршеләренә юбилей бүләкләрен күрсәтергә тотына иде. Шул ыгы-зыгы арасына — бик кирәкле кишер яфрагы — мин дә килеп кердем Нишләмәк кирәк, ачып кергән ишектән шундук борылып чыгып китү дә мөмкин түгел иде Шулай да мин Гыйльмениса түтинен юбилей ыгы-зыгысыннан, кунак-төшемнән һәм өстәвенә тагын, әлеге теге Фасиләсе ияртеп кайткан, куп сөйли-сораша торган бәйләнчек оныгыннан нык кына арганлыгын шундук сизеп алдым Дөресен әйткәндә, минем сүз дә аз булмас, һәрхәлдә, аяк өсли генә сөйләшә торган түгел иде Колхоз председателе Мөрсәлимов әйткән тәкъдим истә нык саклана, бер-ике көн кайдан килеп — кая китмәгән, мин Гыйльмениса түтинең, кунаклардан арынып, бераз тынычланып калуын көтәргә булдым, һәм оттырмадым. Карчыкның куанычы куенына сыймый, теге көнне килгән бүләкләр өстенә тагын, идарә карары нигезендә, аның ишек алдына фермадан бүләк тана да килеп кергән иде. Берничә көннән ул мине бөтенләй яна кунак итеп (теге көнне ыгы- зыгы аркасында рәтләп күзенә дә чалынмаган булсам кирәк!), самовар жырлатып. чәй табынына шәһәрдән кайткан затлы күчтәнәчләрен куеп, барлык башыннан кичкәннәрен сөйләп бирде. Әлбәттә, авылдашларыннан, белгән-күргән исән кордашларыннан да сорашкаладым. Минем бурыч хәзер шуларны, түкми-чәчми, укучыларга җиткерү. Чынлап та, гыйбрәтле Гыйльмениса иде бу. III Безнең бу егерменче йөзне башлаганда. Гыйльмениса егермедән ашкан кыз була, бик аһ итәрлек чибәрләрдән саналмаса да, үз тиңнәре арасында матур кызларның берсе исәпләнеп йөри, буе-сыны коеп куйган кебек, чәч тәңкәләрен чыңлатып, вак-вак атлап чишмәгә суга киткәндә, бүрәнә өсләрендә тезелеп утырган карт наяннар, инде әллә кайчан өйләнгән булганлыктан, кызга бик төбәп карарга яхшысынмасалар да. берсенә-берсе сиздермичә, эчләреннән генә, «җитте бит кыз да Әлмөхәммәт абзыйда, насыйбы кем икән дә, кайсы бәхетлесенен куенына кереп эрер икән!» дип вәсвәсәләнеп калалар иде. Килешле буй-сын янына тагын каш-күз дә килгән, озын керфекләре китапларда язылганча, кара күзләрен саклап ук басып тормасалар да, шулай да үз урыннарын беләләр, уйнап-сикергәләп кыланырга өйрәнмәгәннәр. Әйе, кыз бик тыйнак күренә тыйнаклыкка да. шулай да яшьлек яшьлек инде. Җитмәсә җиле дә тыйнак түгел авыл җирендә. Кайчакта шулай, болында печән җыйганда булсын, тау буендагы кичке уен вакытларында искәрмәстән генә исеп, кызның башындагы яулык читен ачып ташлый, шунда аның пөхтә итеп үрелгән һәм чәчне тартып, басып торсын өчен тагылган көмеш чулпылы калын толымнары күренеп кала. Алай гына булса бер хәер иде, кайчагында түгәрәк ак муенының бәләкәй генә бер «уч төбе» дә ачылып китә. Ходавәндә, шул минутларда син инде күрми күргән авыл егетләренә, «аһ!» дип, шашынып, бер кычкырып җибәрүдән тыелып калу өчен күркәм сабырлыклар бир! Озын сүзнең кыскасы, кыз нәкъ үз ботагында, кояшның күзе астында пешеп җиткән алма, акылы-фигыле дә макталып телдән төшми, эшкә дә уңган, әйтүләренә караганда, абыстайдан укып кына булса да «китапны су урынына эчә», шуның янына тагын —бусын бәлки көнчелектән дә әйтә булганнардыр инде —егетләр хатын килештереп язарлык каләм дә кыштырдата белә, имеш. Сездә дә шундый бер сорау туа торгандыр, минем үземдә дә беренче карашка андый сорау бик туды: шундый кызарып пешкән алма оулгач, җитмәсә тагын авылда бер Әлмөхәммәт бай кызы да икән, нишләп соң ул егерме ике, егерме өч яшькә хәтле гел үз ботагында — әтисе өендә утыра? Нишләп аңарга, өйләнергә теләп, яучы җибәрмиләр? Яки сонгы исәп—кара исәп: нишләп аны берәр карчыгадай чая егет, каз бәбкәсен тибеп алып киткән тилгән кебек, көпә-көндез «тибеп» алып китми? Ул елларда безнең татарда андый эшләрдән качу булмаган бит! Тора-бара аңлашылыр, туктагыз, сез мине бүлдермичә, белгәнемне-ишеткәнемне әкрен генә тезәргә ирек бирегез. * Моның, әлбәттә, сәбәпләре күп булгандыр, хәтта безгә мәгълүм < булганы да берничә. Беренчедән, Гыйльмениса, баш очында ничаклы = гына чая карчыгалар үтәлисүтәли кисешеп очканны сизмәсен, каз S бәбкәсе кебек түгел, каз бәбкәсе кебек «пи-пи», каз бәбкәсе кебек 2 юаш кыз булмый. Ул үз дәрәҗәсен белә, кирәк-кирәкмәс урында иха- £ хайлап чапмый, теләгән-теләмәгән кешене кулына якын китерми, кичке з уеннарга сирәк чыга, чыкса да, вакытында һәм берәүдән дә озаттыр- мыйча, үз өенә кайтыр юлны үзе табып, тизрәк кайтып китү ягын * карый. ® Икенче сәбәп: үз ишләре арасында иң чибәрләрдән берсе буларак, * юкка-барга борылып карамау да бар, муенны-башны бик текә тота, Ф Бу текәлек вакыты-вакыты белән тәкәбберлеккә үк үсеп җитә, һәр- * хәлдә, син аңарга, күктән йолдыз ук чүпләп бирә алмасан да, җирдәге * йолдызларның яктыракларын тотып китер. Гыйльмениса да кеше ич, * башка чибәрләргә хас борын күтәрү нишләп анда гына булмыйча < калсын, ди?е Өченче сәбәп — һәм бусы бичара кызны иң аптыратканы — Гыйльменисаның авылда бер Әлмөхәммәт бай кызы булуында. Ах, кайдан гына килеп чыга икән бу байлык та фәкыйрьлек һәм шулар нәтиҗәсендә килеп туа торган тигезле-тигезссзлек! Нинди генә бәхетсезлек- ләргә сәбәп булмаган да бу, күпме генә гашыйкларны кан-яшь түгәргә мәҗбүр итмәгән Без генә, безнең яшьләр генә моны хәзер белмәгәнгә салышабыз. Әлбәттә, дөньялар, гореф-гадәтләр бүтән хәзер Ләкин шулай да—хәтта хәзерге көндә дә—берәү дә үзенең карап үстергән кызын әтисе акчасына ялтырап йөри торган, үзенең кулыннан нинди дә булса эш килмәгән «шома» пижон кулына ансат кына тоттырып җибәрмәс. Ә ул чагында, байлык һәм фәкыйрьлек кешеләрне урталай аерып торучы койма хезмәтен үтәгән ул заманда, үзен авылының өстен катламына калкып чыккан бердәнбер «Әтәч Фәхри» итеп исәпләүче, тәкәбберлеккә алай тәкәббер булмаса да. үзен бүтәннәрдән берничә башка югары тотучы Әлмөхәммәт кибетченең хәленә кереп карагыз инде сез. Үзенең күз алмасы кебек карап үстергән бердәнбер Гыйльменисасын капка каккан һәрбер яучы-камчат бүреккә тоттырып җибәрә аламы соң ул? Шулай да, никадәр генә авылда бер бай булма, кызың исә никадәр генә «сусыз кашык белән суырып йотарлык» булмасын, яшьлек законы үзенекен итә икән: шушы ук авылның Хафиз атлы бер егете, әйтергә кирәк, бик алай асыл кошлардан булмаса да, ярый торган ике аяклы, ике куллы, әмма җырлый яки бии башласа авылда берәүне дә алга чыгармаучы, шул һөнәрләре өстенә тирә-күрше авылларда сабан туе саен батыр калып, Хафиз көрәшче дигән даны чыккан, шуннан башка тагы картаеп хәлсезләнә башлаган бер әнисе, салам түбәле бер өе, берничә торык каралтысы һәм бер арык сыеры, дүрт-биш сарыгыннан бүтән терлек-туары булмаган бер егет белән әлеге безнең Гыйль- мениса-спешкән алма» арасында күзгә күренми торган ефәк җепләр — мәхәббәт җепләре үрелә башлый. Әлбәттә, башта бик яшертен рәвештә, сакланып, кеше теленә керүдән үтә куркып кына Монда безнең Гыйльмениса туташыбызга әлеге шул сабак абыстаена йөргәндә ничек кирәк алай, күбесенчә үз тырышлыгы белән эләгеп калган «каләм кыштырдату» һөнәре дә, әлбәттә, ярдәмгә килә. Карагыз әле сез яшьлек, мәхәббәт дигән нәрсәне. Кеше күзенә күренмәс, ә ташны ярыр. ■к У.» № 4 49 Ташны гынамы сон! Авыл өстендә бер тулган ай булып та моңа хәтле үрелеп берәүнең дә буе җитмәгән Гыйльмениса «тиң тапмасжны әйт әле син. Иөрде-йөрде дә зәңгәр күкнең ялгыз чулпаны булып, көне җиткәч, аргы оч күпер төбендәге шул салам түбәле Хафиз өенә төшеп кунакламасынмы! Хәйләсен әйт әле син, бары тик гашыйк кешеләр генә мондый беркатлы була ала торгандыр: кибеткә тозга дип кергән Хөбби карчыкка — әлеге шул көрәшче Хафизның аны-моны абайламас карчык әнисенә — тоз төргән кәгазь почмагына ике-өч авыз сүз «тырнап» җибәрә безнең Гыйльменисабыз: «Хафиз, бүген кич сезнең буй әрәмәлеккә тана эзли төшәм». Язган язуы бары шул, ләкин күңелендәге планы — кыек атып туры китерү: тәмәке төрер кәгазьгә аптырап йөргән Хафиз тоздан бушаган бу кәгазьгә, әлбәттә, ташланачак һәм, ихтимал, әлеге сүзләрне күреп алуы да мөмкин. Бусын күрмәсә, иртәгә тагын икенчесен — ак муенлы чуар тананы «югалтып», аны эзли төшәргә кирәк булыр. Вакыты җиткән, дәрте кузгалган, ничек тә эзләп табар! Моңа хәтле дә булгандыр, әйтмәгез «булмагандыр» дип, тоз кәгазенә язылган булмаса, күңелләренә, күзләренә язылганны эндәшми- тынмый гына «укып» йөргәннәрдер — яшьләрнекен белмәссең. Ә бу тоз кәгазе почмагына язылган сүзләр үз нәүбәтләрендә шулай ук үз эшләрен эшләделәр. Шул кичне, авыл өсте кызгылт шәфәкъ һәм яшькелт йолдызлар белән тулган шул дымык кичне, көрәшче Хафиз белән Әлмөхәммәт бай кызы Гыйльмениса кичнең кич буе әрәмәлектә ак башлы тана эзләп йөрделәр, ә ул. юньсез хайван, бактың исә, әллә кайчан Әлмөхәммәт байның абзарында башка терлек-туар арасында җай гына күшәп ята, имеш. Ни генә димәгез, башын күктә йөртә торган горур кызның күктән җиргә төшүенә сәбәп була ул кич Бактың исә. җирдә чагыштырмаслык рәхәт икән, җирдә куркакурка гына булса да җан сөйгән кешең белән бергә атлап йөрергә мөмкин икән. Ә ул җан сөйгән кешең шунда. ялгыш кына тиеп киткәндәй итеп, кулын синең билеңә орындырса, анысы инде бөтенләй дөнья җәннәте икән! Әлбәттә, болай соңлап «тана эзләп» йөрүләр эзсез генә узмадылар. Буй җиткән кызның һәр адымын җентекләп күзәтә торган өйдә аның кичнен кич буе югалып торуы шактый зур җанжалга сәбәп булды. Ләкин, ничек кенә булмасын, бусы әле моның өй эчендә генә булып калган хәл. Соңга таба, булганы, уйлап чыгарылганы бөтенесе бергә кушылып, халык теленә үк менде, ә бу кеше сүзләре Әлмөхәммәт байны чәнчелсә бер тамчы каны чыкмас хәлгә китерде. Әйтергә ансат, ишетергә авыр имештер, рәтле кунаклар колгасы булмаган Чуртан Сабир малае Хафиз авылда бер Әлмөхәммәт байның ефәккә төрелгән кызына борын сузсын. Әллә кайлардан, әллә нинди затлы җирләрдән, юлга тузан төшермичә, яучылар йөреп торганда, җитмәсә. Олылар киреләнә барып, кызны дүрт стена арасына кыса төшкән саен, яшьләрнең хәйләкәрлеге, тапкырлыгы шулай ук арта барды. Кайда инде ул тоз төргән кәгазь почмагына сәлам хат «тырнап» җибәрүләр — алары аның гөнаһсыз яшь чакның беркатлы шуклыклары гына булган икән. Кире беткән Әлмөхәммәт Сабирныкыларны һәм аларнын барлык агай-энеләрен кибеткә кабул итмәс, аларга әҗәткә булсын, хәләл акчаларын тотып килсеннәр, кибеттән әйбер җибәрмәс булды — йөрмәсеннәр коры ком тутырган башлары белән Әлмөхәммәт кибетченең абруйлы исемен төшереп Әйе. Сабирныкылар ягына кибет тирәсенә хәтта көндез дә килергә ярамый, ә Сабир малае көрәшче Хафиз үзе. төнен, кеше аягы басылгач, Әлмөхәммәт байның өсте чәнечкеле тимер чыбыклар белән беркетелгән биек коймалары аша үтеп. I ыильмениса йоклый торган яңа өй тәрәзәсенә килгәли иде Дөрес. 1 ыильмениса мәхәббәттән шашынган Хафизны артыкка җибәр- ми. башка кызлардан ишетелгәнчә, яки җырларда җырланганча, тәрәзәдән тартып алырга һәм куенына салырга ашыкмый, Гыйльменисаның ул яктан тотырыгы житә, ләкин, шул ук вакытта, Гыйльмениса хәзер, теге вакыттагы кебек, билгә егет кулы ялгыш тиеп киткәннән генә эреп калу дәрәҗәсеннән узган, Гыйльмениса хәзер шундый батырлык күрсәтеп тәрәзә төбенә үк килеп җиткән Хафизын, һич югы, тәрәзә аша * гына сузылып булса да, бер үпмичә һич җибәрә алмый иде. Ә бусы — < әлеге шул ачык тәрәзә аша курка-курка гына бит очыннан гына булса = да бер үбешеп алу — бусы моның бөтенләй тамаша нәрсә икән: бер үк и вакытта йокыны качыра һәм аннары татлы төшләр дөньясына очырып S алып китә торган бер әкият икән! § Ике хәл бу татлы әкиятне бозды да куйды Шул ике хәл булмаса, £ кем белгән бу фани дөньяныкын, бу ике гашыйк тәрәзә аша үбешү * белән генә калмаган булырлар иде. Беренчедән, әллә яше җитеп, әллә Әлмөхәммәт куштанның акча төртүе аркасында, шул көзне Хафизны, = наборга кертеп, тиз генә солдатка озатып куйдылар. Солдат дигәне дә о якын-тирәдә, бара-кайта йөри торган жирдә түгел. Якынрак, әйтик, ® Казандамы, Лаештамы икәнен белсә, ихтимал, ничек тә җаен туры * китереп, барып күреп кайтуга да бер өмет сакланыр иде. Ә анын * Хафизын, буе-сыны килгән дип, тотканнар да җәһәннәм астына, Каф н тавы артына, Кара диңгезгә, әйтмешләренә караганда, биш-алты елсыз < әйләнеп кайтмый торган җиргә олактырганнар Анысы да әле, бәхете ө булып, сугышфәлән кузгалмый торса. Ә сугыш чыга калса, алла сакласын, беренче булып кем диңгез төбендәге зур авызлы кит балыкларына азык булып китәр? Шул буе-сыны белән, әлбәттә, Хафиз инде. Әйтерсең лә, сугыш буйны-сыниы тикшереп тора да, су астындагы «зур авызлы кит балыклары» барыннан да элек Гыйльменисаның Хафизын гына көтеп яталар. Нишләмәк кирәк, сөйгәнеңне сагыну ничек булырга тиешлеге бер китапта да язылмаган, Гыйльменисаның сагынуы менә шулай тиле- тилемсәрәк булып башланды. Ул кич яткан саен белгән-ишеткән догаларын барысын да берәр кат укып чыкканнан соң, кинәт үз теленә күчеп, чын-ихластан: «йа ходай, Хафизымны — күз нурымны зур авызлы кит балыкларына ризык итә күрмә!» дип, авыз эченнән пышылдап куя, тик шуннан соң гына бераз тынычлангандай булып, йоклап китә торган иде. Бәлки кеше сүзе дә, керми дисәң дә, колакка кереп калгандыр, бер мәлне аңарга, әлеге шул төнлә йокларга ятканнан соң (көндез алай уйланырга вакыт тими, дөнья мәшәкате: өен җыясы, суын китерәсе, терлеген карыйсы, кыр эшенә йөгерәсе бар — кырыкмаса кырык эш, кырык беренчесе чират көтеп тора!), әлеге теге белгән-ишеткән догаларны укып бетергәч, Хафизын — күз нурын китлар авызыннан да саклап алып калгач, һич искәрмәстән башына кинәт мондый бер тәшвишле уй төште: болай да егерме өчне тутырып килә торган ул кызга, әгәр Хафизы анда биш-алты ел торып кайтса, егерме сигез, егерме тугыз тирәләре була түгелме соң? Кичек килеп чыга сон инде бу? Бик карт кыз булып утырып кала түгелме сон? Ярый ла, Хафизы, киткән вакытта биргән вәгъдәләрен онытмыйча, әйләнеп кайтса! Кайдан башка килеп керде соң әле бу шайтан коткысы! Вәгъдәсендә тормыймы сон анын Хафизы? Торачак, алла боерса, торачак. Дөресен әйткәндә, хатлары сирәгрәк килә килүен, мәгәр бит аның бу ягын уйларга кирәк: Хафиз үз ирегендәге кеше түгел, солдат хезмәтендәге кеше, вакыты бардырмы, юктырмы? Аннары тагы хатны да турыдан- туры Гыйльменисага атап, аларның өенә яза алмый, яраткан кызына хат язган өчен әнисеннән әллә ни уңайсызланмаса да, кеше теленнән куркып, Гыйльмениса аңарга әнисе адресына да җибәрмәскә кушты. Җибәрсә, әлеге шул Түбән оч Хафаза апасы аша инде! Ярый ла, ул Хафаза апасының адресын почта йөртүчеләр бутамаган булсалар... Кыскасы, башка бик күп борчулы уйлар янына бу борчу да килеп кушылды. Арада иң куркыныч булып «29 яшь!» кара маяктай алда басып тора иде. Болай да теле авызына сыймас көнче-күбәләкләр егерме өч яшьне, карт кыз булып утырып калуның башы, дип, турыдан ук йөзенә бәреп әйтмәсәләр дә, читләтеп-читләтеп исенә төшерә торганда, утыз бусагасындагы «29» Гыйльменисаны — күктә йөреп өйрәнгән горур башны — бнк-бнк уйландыра иде... Шул ук вакытта олылар да кул кушырып тик кенә утырмаганнар икән. Бер базар көнне Әлмөхәммәт кибетче аеруча күтәренке кәеф белән кайтты. Сәүдәсе дә уңган булса кирәк, ләкин төп сәбәп ул гына булмаган, кызын ярәшергә кешесен табып кайткан, имеш. Эшне озынга сузарга бирмичә, шундук чарасына да керештеләр. Ике як та хәрәкәткә килде яучы, колак сөенчесе, сандык маллары әзерләү, туйга әзерлек һәм башкалар, һәм башкалар... Кызыгы бигрәк тә шунда: иң әһәмиятлесен Гыйльмениса «һәм башкалардан» соң гына белде: аның кияве булып куенына керәсе һәм гомерлек ир булачак кешесе Чардаклы мулласының ничә еллар буе Мәчкәрә мәдрәсәсендә пишкадәм булып җилән чабуы туздырудан узмаган, авыл теле белән әйткәндә, ни аллага, ни муллага өлеш чыгара алмаслык бөкре бер мәхдүм икән. Ни сабыр, кулы сынса җиңеннән чыгармас кеше Гыйльмениса, моны ишетеп, хәтта аның да сабырлыгы шартлап сынды. Зур авызлы кит балыкларыннан курку кинәт арткы планга калды, Хафизы өчен бер төн төнозын елап чыкты да аны да әлеге шул Каф тавы артындагы диңгезендә калдырып торырга булды — насыйбы түгел икән, башны ташка орып булмый, әмма үзенең бернинди хорафатка да буйсынмас эчке горурлыгын җиңә алмады — аңарга бик тиз һәм бернинди киңәшсез-табышсыз, тәкәббер әтисенең планын җимерү, дөньясыннан, диңгезгә китеп олаккан беренче мәхәббәтеннән, үзенең егерме өч яшькә хәтле карт кыз булып утырып торуыннан үч алу кирәк иде. Дөньяны вак- вак кына атлап үтүче һәм кирәкле сүзне дә әйтмичә, эчендә йотып калдырырга сәләтле бер кыз күренә иде, ә эчендә — купса давыл булып тузгый торган характер утырган икән. Әти-әнисенә ризалык биреп тә, каршы килеп тә бер сүз дә әйтмәде (ә тегеләр моны үзләренчә риза лык галәмәте дин юрадылар), бер кеше белән киңәш-табыш итеп тормады, сандык әйберләренә кул тидереп, өйдәгеләрне шиккә төшермәде. Бер көнне шулай, кичтән чишмәгә суга киткән җиреннән, чиләк-көян- тәсен тал төбенә куеп калдырды да, кайчандыр үзләрендә батрак булып эшләгән, болай үзенең әллә ни дан җире булмаса да, җае туры килгәндә томырылып карап куюлары белән Гыйльменисаның исендә калган Галимбәк Барыеның бер якка кыйшайган ярлы өенә барды да керде. Өйдә Барыйның үзеннән бүтән берәү дә юк, ә Гыйльменисаның — Мин сиңа ябышып чыгарга дип килдем, Барый. Аласыңмы мине? — Тукта әле, чү... Менә монда сәкегә килеп утыр.—дип мыгырданды. берьюлы тамам аптырап калган Барый Анын бетентәй зиһене чуалды, нәрсә әйтергә да. бу эшне нәрсәгә юрарга да бетми иде бичара Барый. хәле тел яшереп торырлык дәрәҗәдә түгел иде, гомердә күрелмәгән хәл, ачулы иде бу минутта Гыйльмениса, чая иде һәм, бер үк вакытта, күзендә яшь иде. Исәнме - Утырып кына торырга дип килмәдем, -саумы дип тә тормады, дуамал кызулык белән берьюлы әйтте дә салды: - диде Гыйльмениса сүзне ^У ,ьпУКЛне " ~ чилэк кия« тзлэР ем"е СУ буенда калдырып килдем, мине хәзер эзли чыгачаклар Мине хатынлыкка алырга риза икәнсең сузма вакытны, әйдә, су буйлатып, жәиүләп кенә Челәнле күл аелына барып никах укытыйк. Никах өчен түләргә миндә бар Курыкма, Әлмөхәммәт бай кызы мин Әлмөхәммәт бай кызы булганга әйтәм дә, Гыйльмениса Мине бит беләсең, баш өстемдә күк, аяк астымда җир генә. Шулары булып торсын, югалмабыз. Бергә эшләрбез, туры килә * икән, бергә ач торырбыз Тик син мине киредән ул якка кума. Җепләрне өзеп килдем мин ул як белән... £ Дөньяны вак-вак кына атлап үткән кыз иде Гыйльмениса, бай кызы = дигән яңгыраулы исеме бар иде, затлы кием-салымы бар иде, ә шулар § өстенә, шуларнын барысы өстенә тагын, кеше белеп җиткермәгән J давыллы характеры да булган икән Булган бөтен байлыгын калдырды Е да авылның иң фәкыйрь егетенә, бернинди шарт куймыйча, беркемнән £ рөхсәт сорамыйча, тотты да кияүгә чыкты . Ни белән бетәр моның азагы? Ни белән генә бетмәсен, Гыйльменисаның күңелендә хәзер тик бер генә акыл: үзе егылган еламас! о IV X Ләкин тормыш дигәнең бик үҗәт хайван бит ул, аның йоны уңаен-* нан гына сыпырып торсаң да, ул әле сиңа, син бөтенләй көтмәгәндә, н арты белән әйләнеп, куш аяклап бер тибеп куя Ә Гыйльменисаны күрә < башладык, ул яшьләй үк тормышны йон уңаеннан гына сыпырып е торырга теләмәде. «Үзе егылган еламас», дип бик кистереп әйтсә дә, елаган чаклары булгалады Гыйльменисаның. Хәтта шундый минутлары булды, күңеле елый, ә күзеннән яшь чыкмый иде. Әлбәттә, Галимбәк Барыеның кыйшык өеннән, Камәр атлы бөкре сенелессннән бүтән байлыгы булмаганны белеп чыкты ул — мәсьәлә анда түгел Мәсьәлә шунда башта бөтен авыл ничектер сәерсенеп, дөньяда булмаган бер эш итеп карады моңа. Үзен авыл тоткасы дип йөргән Әлмөхәммәт байның кызы, бердәнбер кызы, күз алмасы кебек үстергәннәре, авылның иң өтелгән чирләшкәсенә — Галимбәк хәерченең кешедә батраклыкта йөреп башы чыкмаган Барыена ябышып чыксын, имеш Кызның ата-аналары бу эшне кабул итмәделәр дә итмәделәр, ләкин шул ук вакытта, нинди байлык һәмабруй иясе булмасыннар, кулдан тәгәрәп киткән йомгакны кире тартып алырга да соң иде инде: укыласы никах укылган, кыз белән егетнең ризалыгы бар, эш законлаштырылган. Бәддога кылырга, карганырга, бусагадан атлатып кертмәскә, әйберләрен бирмәскә мөмкин, әмма кулдан тәгәрәп киткән «йомгак»ны, очын бөтенләй чуалтып та, чуалтмыйча да, киредән кулга тартып алырга мөмкин түгел иде. Авыл кешеләренең, күрше-күләннең сәерсенеп каравы, әтн-әниләренен кеше артыннан ишеттергән каһәрләре Гыйльменисаны какшатмады түгел, киресенчә, бу кыйшайган өйгә тагын да ныграк беркетә төште: «Әле мин менә сезгә күрсәтермен, әгәр берберебезне ошатышсак, торырга тиешбез Барый белән! Барый кемнән ким? Бүтәннәр кебек үк ике аяклы, ике куллы кеше. Торырга тиешбез Барый белән» Никахлашып тора башлауның икенче көненнән үк моңа хәтле эш рәте белмәгән Камәрне, әкренләп-җайлап, тәмле тел белән өй эшенә өйрәтә башлады Гыйльмениса. Үзе шулай ук сызганып эшкә кереште. Гомердә кул тимәгән, ярылып-кырылып беткән мичне, ярыкларын элек кызыл балчык белән сылап, аннары изелгән ак таш суы белән менә дигән итеп агартты. Идән-сәкене сап-сары итеп юып чыгарды Барыен, киемсалымын ничек эләксә шулай атып бәрүдән биздереп, бүреген бүрекчә, киемен киемчә элеп куярга өйрәтте. Өйдә пыскытып тәмәке тартып утырулар бетте. Элекке гадәт буенча, эч пошканнан кичләрен җыелып, Барыйның чабата ясаганын карап, авыл яңалыклары, гайбәтләр белән бүлешеп утыручылар да кими төште, соңга таба бөтенләй бетте. Өйдә урнашкан тәртип, чисталык һәм Гыйльменисаның беркемгә дә каты бәрелмичә, шул ук вакытта сызганып эшләп йөрүе, инде аны да күрмәмешкә салышып утыручы үгез тиреле кешеләргә, читләтеп- читләтеп кенә булса да, аларның үз өйләре дә барлыкны исләренә төшерү җитте —кеше дигәнең никадәр генә каткан сөяк булмасын, әгәр аның янында дөньяга яна җан өрүче икенче бер тырыш, эшлекле, кешелекле кеше үзен сиздереп, орынып яши башласа, эремичә кала алмый икән. Бу эрү иң элек Барыйның сеңелесе Камәрдән башланды. Камәр сизелерлек җыйнакланды, башын-күзен юып, чәчен тарап, элек тә беркем белән дә рәтләп сөйләшми торган кыргыйлыгын ташлап, туганым-җиңгие белән рәхәтләнеп сөйләшеп йөри торган булып китте. Хәтта бер көнне җиңгәсе аның кече якта кулына көзге кыйпылчыгы тотып, янган шырпы белән кашын-күзен төзәтеп торуына кадәр күреп алды. Ләкин бичараның алыштырыр күлмәге юк, кулын чак кына күтәрде исә култык астындагы күлмәк ертыгыннан тәне күренеп кала иде. Хәер, бу яктан Гыйльменисаның үзенең дә әллә ни мактанырлыгы юк, ябышып чыгышлый, шул су буена киеп төшкән бер кат күлмәге белән йөри, туган йортына кайтып, әйберләрен алып килергә омтылып куйган минутлары булса да, каты бәгырьле әтисенең каядыр киткән чагын көтеп, хәзергә ни бар — шуңа канәгать булып торырга мәҗбүр иде. Өс-башның бик каралуы җитсә, анда да рәтен таба төнгә каршы Барыена өйдән чыгып торырга кушып, кече як тәрәзәсенә искеләр бөркәп, шул кече якта үзенекен дә, каенсеңелесе Камәрнекен дә салдырып, тиз генә юып элеп куя. Шулай да Гыйльмениса, кем артыннан булса да сүз кушып, бай өйдә калган күлмәк-күнчекләрен, сандык әйберләрен соратып алуны яхшысынмады Ят кеше алдында сер бирү була дип карады, шулай ук әти-әнисен дә яман яктан күрсәтәсе килмәде, вакыты җиткәч үзләре төшенерләр, әти-таш йөрәкнең башы җитмәсә, әни күңеле чыдамас, ничек тә бер рәтен табар, дип көтте, һәм ул уйлаганча булып чыкты да Ябышып чыгу дигән нәрсә элек-электән бар, тик менә кемгә чыккан? Шунысы бигрәк азаплый иде ана күңелен. Шулай да ахыр бер йомшар чиге килеп җиткән булса кирәк, көннәрдән бер көнне Гыйльменисаның әнисе Шәмсениса түтидән «яшертен илче» итеп җибәрелгән күрше хатыны, Әлмөхәммәт үзе сәүдә эше белән базар киткән кичне чамалап, кызының бер төен әйберләрен — күлмәкалъяпкычларын, җәймә-одеалларын, хәтта—ничә әйтсәң дә аңа күңеле! — иреннән яшереп җыйган байлыклары исәбенә, кызын үтә бәхетле һәм матур итәсе килеп алып куйган затлы энҗеле калфагына хәтле китереп китте. Туган өйне рөхсәтсез-нисез ташлаудан, әтн-әнисенең каргышын алудан да читенрәк булды бу төенне алып калу Гыйльмениса өчен! Болай, ичмасам, суынып килә иде инде, суынмаса да, бәгыре алай ук өзелми иде. һәм кинәт... артта, авылның икенче очында бүленеп калган бай- лык-дөнья рәхәтенең бер почмагы аның артыннан үзе куып җиткәндәй булды Гыйльмениса, нәрсәнең нәрсәгә икәнен дә рәтләп төшенеп тор- мастан, бары тик әнисенең бу төен эчендә яшеренеп килгән шәфкатьле күңелен тоюдан, һич түзеп тора алмыйча, яртылаш таралган төен өстенә йөз түбән капланып, озаклап елады. Барый һәм аның аптыраган сеңелесе икесе бер якта, ни дип сүз кушарга да белмичә, катып калдылар, Гыйльменисаның елап туктаганын, борыннарын тарта-тарта, көтеп тордылар. Гыйльмениса кинәт төен өстеннән башын күтәрдер ул елап туктаган иде инде, күзләре кызыллыкка кызыл, ләкин яшьле түгел иде. — Менә бусын сүтеп иртәгә үк Камәргә күлмәк итеп тегәм,—диде ул. арадан ик затлы Оер күлмәген селкеп,— кыз кеше, кеше арасына чыкканда кияр күлмәге юк. Ә менә бу тотыла тошкәвеинав алмаш- тилмәш өйдә кия торганны рәтләрбез. Ул әле әйтәсе сүзен әйтеп бетермәгән һәм хәзер ни дип әйтергә дә белмичә аптырабрак калган чөнки төендә Барыена бүләк итәрдәй бер генә әйбер дә юк иде. — Әллә сиңа түбәтәй урынына менә бу энҗеле калфакны кидереп йөртергәме икән? Әлмөхәммәт байның кияве була торып: дөньяда юк * шундый затлы такыя да киеп йөрмәгәч,— дигән булды, ни әйтергә белмәгәннән шаярткандай итеп һәм калфакны шундук кире алып уры- £ нына куйды, шул секундта ук ул инде шаяртудан узган иде,— курыкма, = урын табарбыз без аңа. Акча китерә торган зат әйбер ул. Е Ул кичне алар утлыгы җимерелгән, ләкин Гыйльмениса бу йортка - килен булып төшкәннән бирле әледән-әле су буенда ком белән ышкып Е агартыла-агартыла чак кына рәткә кергән самовардан, чынаякларга кашык очы белән генә кәжә сөте тамызып, гадәттә эчелә торган чәйне > эчтеләр, гадәттә сөйләшенә торган сүзләр сөйләшенде, тик Камәр генә, s юктан гына да очынып китә торган тәэсирчән Камәр генә, ихтимал, я жингәсенен күлмәк тегеп бирәм дигән сүзләреннән очынып булса кирәк, и тора торгач, «иске күлмәк киеп йөргәнгә генә бөкре дип үртиләр мине, ° яңаны кисәм, алла боерса, мин бөтенләй бөкре күренми торганмындыр х әле!> дип куйды. Гыйльменисаның да, Барыйның да күзләренә яшь = килде, чәй эчеп туктаганчы бүтәнчә сүз яңартучы булмады. Ләкин £ шулай да, сөйләшмәсәләр дә, телләренә купшы сүзләр килмәсә дә, бу кичне, бу табын яныннан торганда алар өчесе дә күңелләре белән иксез-чиксез яхшырганнар, дөньяда алардан да бәхетле кеше юктыр, дөньяда булса да, боларның Ташлы Ярында андый кеше юк һәм булмаска да тиеш кебек тоела иде. һәм менә шушы бәхетле кичне Гыйльмениса беренче тапкыр сүрүе-тышы катып беткән иске түшәккә кар кебек ак жәймә җәйде, мендәрләренә яңа тышлыклар кидерде. Хатынының шундый актан-чистадан урын җәйгәнен бер читтән оялган сы- манрак карап торган Барый, урын җәелеп беткәч, балалар кебек, кинәт бер киреләнеп куйды. — Кирәкми, Гыйльмениса, ятмыйм мин бу урынга. Ятсам да йоклый алмам. Эт корсагына сары май килешмәс. Гыйльмениса, чын эшкә килгәндә уен-көлкене һич күтәрә алмый торган җитди табигатьле Гыйльмениса, Барыйның бу сүзләренә хәтта җавап та биреп тормады, вакыты җитүе белән аны төртеп аударгандай яткырды. Иртәгесен Барый иртүк күз ачып, Гыйльменисасы уянганчы эндәш- ми-тынмыйча, көйле бала кебек, яткан җиреннән көлемсерәп, уйланып ятты. Ниһаять, түземлеге җитмәде — Яна урын-җир килештеме, озаграк йокладың син бүген,—дигән булып сөйләнәсөйләнә, хатынын уятты да шул ук очтан яңадан сөйләнә китте: — Ә миңа, Гыйльмениса, син теләсә нәрсә әйт, килеште бу яңа урын. Бик матур бер төш күрдем Имештер, кырдан тузан туздырып ат көтүе кайта Ат иң изге хайван ул, Гыйльмениса, белмәсәң бел Ир төшенә ат кердеме — тикмәгә генә түгел инде Син әле аның азагын тыңлап бетер, хикмәте азагында аның. Шул көтүдән бер тай, әкәмәт, ялы кыркылган, койрыгы киселгән менә дигән яшь бер тай чабып безнең капкадан килеп кермәсенме! Куып чыгарыр хәл юк малны, әкәмәт Син теләсәң нәрсә әйт, Гыйльмениса җаным, гел болай коелып төшкән булмаячак безнең тормыш, менә шушы алама Барый әйткән ие, диярсең Алдагы елда бездә җир өләшү булырга тиеш, шукарга тиклем син, ходай кушып, миңа үзем кебек бәләкәй генә тагын бер Барый да табып бнрсәң, җир өләшкәндә ике имана булып керәчәкбез дигән сүз бит. Менә бит ул бәхетнең башы кайда? Бер имана белән дүрт кеше туйдырып кара да син, ике иманаң белән сөйләшеп кара — Нигә кирәк бер Барый өстенә икенче Барый? — дигән булып, шаяртып иренең төшен жүпләргә ашыкты Гыйльмениса,— Барый бул- маса, безгә Әхәт тә ярый. Минем әни ягыннан апай тиешлебез Шәмсеҗиһан түтинең улы да Әхәт. Әле нинди генә Әхәт, сыйрагыннан тотып күлгә ташлый әтисе, бата, тончыга, шундук тагы, калкавыч кебек, калкып килеп чыга. Барый төшендә күргән ак тояклы яшь тай аларның жил капкасыннан әле кайчан атылып керер, керерме-юкмы, әмма ир кешенең яхшы төше күңелле бер эшкә сәбәп булды. Кызына «яшертен илче» аша әйберләрен җибәртүдән соң атна уздымы икән, кичләрдән бер кичне, авылга эңгер кунгач, боларга искәрмәстән генә Шәмсениса үзе килеп керде. Кырыс кына исәнләште, әйтер сүзен тапмагандай, ишек төбендә беравык сүзсез таптанып торды—бу хәлендә ул өйнең кечкенәлегенә, түшәмнең тәбәнәк булуына хәйран калган кешегәрәк охшый иде. — Түргә уз, әни,—дип ыргылып урыныннан кузгалды Гыйльмениса. Сәке йөзлегенә киез китереп салды, әнисенең беләгенә барып ябышты. — Узып тормыйм,— диде әнисе, кыска гына итеп,— менә монда үзенә генә әйтәсе сүземне әйтәм дә... Ул кызы Гыйльменисаны кече якка таба тартты, анда икәве генә калдык дип ышанганнан соң, артык һич көттермичә, кызының элек бер яңагына, аннары икенчесенә, бик авырттырырга тырышмыйча гына, чапылдатып китереп сукты. — Әйткән антым бар ие, үтәмәсәм бәхетең ким булыр дип куркам, һәм шундук, кызын кочагына кысып, үксеп жылап җибәрде. Аннары киткән чакта Гыйльменисаның учына бәләкәй генә төен салды — нәрсә икәнлеген әйтеп торуны кирәк тапмады, ә төендә ананың картыннан яшереп җыя килгән акчасы төйнәлгән иде. Акчадан күп мәртәбәләр артыгы, чагыштыргысыз артыгы: чыгышлый Шәмсениса, күп төчеләнеп тормыйча, әмма күңелендә булганны әйтмичә дә китә алмагандай: — Хуш, кияү. Болай ут капкандай йөрүемне гаепкә алма, вакытым шулай,— дип, йомшак кына исәнләшеп, китеп барды. Әйе, жылы авызы белән шулай диде, «Хуш, кияү!» диде. Бу—кайчандыр аларда батрак булып эшләгән чандыр Барый өчен әйтеп бетергесез олылау булса, аның Гыйльменисасы өчен тагын да зуррак: бу — ананың ризалыгы һәм аның Барыен «киявем!» дип кабул итүе иде. Әмма, тулаем алганда, Барыйның ак җәймә җәеп яткач кергән татлы төше алар юраганча ук килеп чыкмады. Гыйльмениса Барый беләк тора башлавының икенче елында, нәкъ әлеге шул җир өләшәсе елны, ире түземсезләнеп көткән ир бала түгел, кыз бала тапты. Димәк, хыял гамәлгә ашмады, алар дүрт кешегә бер иманалары белән калачаклар. Әлбәттә, Барый моны эченнән кичермичә булмагандыр, әмма моны ик нык кичерүче Гыйльмениса үзе булды. Бичара, күзгә күренеп, берьюлы суырылып калды, ниндидер гаепле эш эшләгән кебек, Барыеның күзенә туры карарга кыймыйча йөри башлады. Үз нәүбәтендә Барый хатынының бу эчке кичерешләрен шулай ук сизә, ул ничек тә Гыйльменисасын тынычландырырга тырыша, горып-торып баланы үз кулына ала да аяк бармакларын, кул бармакларын санын башлый. — Бөтенесе үз урынында, менә син әкәмәт,—дип куя. үзе балага әйләнгәндәй куанып,— бөтенесе сиңа охшаган, әнисе Күзләрен кара әле син аның, күзләрен... бу тиклем дә сиңа охшап туар икән. — Бишектәге бишкә төрләнә, диләр. Әле ошау-ошамау турында сүз әйтергә иртәрәк,—Гыйльмениса теләр-теләмәс кенә шулай дип әйтеп куя һәм, баланы ире кулыннан тартып диярлек алып кабык бишеккә илтеп сала,—ияләштермә кулга, гел аны кочаклап утырырга туры килмәс, дөньябыз бик үк түгәрәкләнмәгән. Сизелеп тора: Гыйльменисаның бу төрпә сүзләрендә ачыктан-ачык әйтелмәгән, шул ук вакытта әллә ни еракка да ишерелмәгән үпкә бар. Барыйга түгел бу үпкә, сабыйга шулай ук түгел — әле кайчан гына йөрәгеннән өзелеп төшкән үз валчыгына ничек үпкәләмәк кирәк... Барыннан да элек, үзенә аның бу үпкәсе; бит аклый алмады Барые көткәнен! Ир бала булмады, кыз булып туды — нишләтәсең аны. Анна- ♦ ры курка-курка гына булса да язмышына да үпкәләп куя, ләкин бусы- < на да ул чаклы түгел, берәү дә көчләп такмады бит аны бу чирләшкә = Барыйга. Үзе чыкты, өлешеңә чыккан көмешең шул икән, монда кемгә а булса* да үпкәләргә урын бармыни? Ләкин эчке ярсулы Гыйльмениса 1 шулай да тынычлана алмый: ниндидер зур гаделсезлек яшеренгән бу 5 дөньяда! Берәүләрнең бай, икенчеләрнең ярлы булуында түгел — аны- з сы аның ходай язганы буенча. Хәзергә менә әйтеп кенә бирә алмыйм аннан башка да гаделсезлек бар. Уйлана торгач бу гаделсезлекнең дә ♦ очы кайда яшеренеп ятканын тапкан кебек булды: кара әле, нишләп = соң хатын-кызга имана җире бирмиләр икән? Хатын-кыз да ике аяклы, ® ике куллы кеше ләбаса! Аның да тамагы бар. Нишләп соң алай? э Кайдан чыккан рәхимсез закон бу? * Шул ук вакытта Барый да тормыш турында уйланмый түгел иде * Кешегә чабата ясап кына тишекне тутырып булмаячак, юк, булмаячак. ~ Бер көнне ул Гыйльменисасының ак һәм тыгыз имчәгеннән баласын < туйдырып утырганны һәм сабыйның, мул күкрәк сөтен кирәгенчә йотып & өлгерә алмыйча авыз кырыйларыннан ташытып, тәмләп чупылдатуын читтәнрәк һәм сиздермичә генә сокланып карап торды да — Кара әле, Гыйльмениса, әгәр мин сезне ун-унбиш көнгә калдырып китсәм, сез чыдарсыз да чыдарсыз, синең юанычың әнә кулыңда, үзем чыдый алырмынмы икән? — дип сәер генә итеп сүз башлады, һәм шундук Казан—Мамадыш юлында, юлга таш түшәү эшендә бераз акча эшләргә мөмкин дип сөйләгәннәрен, күрше Ярмәкбаш авылының ике егете унбиш көнгә, ашау-эчүдән кала, унар сум акча төшереп кайтканлыкларын дәртләнү белән сөйләп китте. Барый чынлап та бу эшкә бик купшыпган, әйтерсең, төшәчәк акча инде аның кесәсендә үк, шул ук вакытта күз карашларының хатынына һәм баласына томырылган хәтәр елтыравында яшерен бер курку, тәвәккәлсезлек чагыла: ничек уздырыр ул көннәрен әнә шул ике җан иясеннән башка? Уздыра алырмы? — Шушы эсседәме? Утырыр идең яндырган кояш астында юлда таш түшәп?— Әллә шаяртып әйтте Гыйльмениса бу сүзләрне, әллә болай да саулыкка бик туймаган Барыен жәлләүдән ялгыш ычкындырды. Ничек кенә әйтелмәсен, аның бу сүзләре Барыйга ничектер көлгән сыманрак, һәрхәлдә, ышанып җитмичәрәк карау кебек ишетелде, һәм бу аның бөтен икеләнүләрен берьюлы чәлпәрәмә китерде Барыйның әле Гыйльменисага өйләнгәннән бирле бер эшне дә болай кызу тотканы, мондый тәвәккәллек күрсәткәне юк иде. Гомумән, ул ялкаурак селкенә торган кеше иде, бәлки фәкыйрьлеге дә өлешчә шуннан килгәндер. Эшкә уңган, пөхтә куллы һәм кешеләргә гел яхшылык кына теләүче Гыйльмениса белән янәшә һәм тату яшәү аңардагы ул яман гадәтне куып чыгаргандай булды — ул гәвәккәлләнә төште, аңарда дөньяның кайсыдыр моңарчы күрелмәгән бер почмагын тизрәк күрәсе килү теләге кузгалды. Иртәгесен ул, котомкасына вак-төякләрен салып һәм капчык өстенә бер кием запас яңа чабата тыгып, юлга чыкты. Бер көне бер ел булып тоелган чаклары булды Барыйга. Чынлап та, бик-бик ярата икән ул Гыйльменисасын. Анасын яратканга, күрәсең, баласын да шулай өзелеп яратадыр. Аннары тагы хатынының уйный-көлә кисәткәне дә дөрескә чыкты — көннәр бик эссе, таш-тузан арасында көнозын кояш астында эшләүдән башның миләре кипкәндәй була иде Әмма барысына караганда да яманрагы сагыну иде. Чак кына буш вакыты булдымы, яки гөнге йокыга ятып, күзен йомарга өлгердеме, әлеге шул тыгыз ак күкрәген бәләкәченең авызына каптырган хәлдә, ә тегесе авыз читләреннән сөтен ташытып чәпелдәтә-чәпел- дәтә, гел Гыйльменисасы белән сабые каршысына килеп баса иде. Шулай да ал димәде, ял димәде, унбиш көнгә дип чыгып киткән кеше нәкъ ике ай эшләп, азмы-күпме акча төшереп, хатынына һәм сеңелесе- нә бүләк яулыклар, исле сабыннар алып, кайтырга чыкты, һәм кайткач, үзара шаярыша-шаярыша, тагын шуны ачыкладылар: шул ике айда Барый Гыйльменисасына — өенә нәкъ унике хат яздырткан һәм шул унике хатның уникесе дә бер төрле үк сүзләр белән башланып, бер үк сүзләр белән очлана булып чыкты «күз алмам да бәгырем, якында чакта белмәгәнмен кадерең...» һәм башка шуның кебек сандугач телләре. Өстәлсә, соңыннан берничә коры сүз белән саран гына итеп нинди дә булса баштан кичкән бер факт кына өстәлгән булып чыга. Аңлаша торгач шунысы ачылды: Барый үзе яза белмәгәнлек- тән, хатларны кышлык акча эшләргә дип килгән бер шәкерттән, шактый зур хак биреп, яздыра торган булган. Дөресрәге, шулай эшлим дип тынычлык табып яшәгән. Бактың исә, теге хәйләкәр таз моны утырткан: бер буш вакытында хатларның барысын да стандарт сүзләр, стандарт сайраулар белән язып тутыра да икән, шуңа өстәсә тик юклы-барлы фактларны гына өсти, Ә бәясен Барыйдан тулысынча каерып, бичараны әкрен генә төп башына утырта бара, имеш. Бу көлке дә, чак кына аянычлы да хәлне ачыклагач, ьарыйның теге хәйләкәр шәкерткә ачуы бик чыкса да, инде эш узган: шәкерт анда — кырык- илле чакрымдагы Мамадыш юлында калган, ә сагынып хат яздырткан Гыйльменисасы Барыйның җылы куенында иде. Бу кызыклы ачык авызлык һәм, аннан да бигрәк, ике ай бер-берсеннән аерылып тору аларның араларын тагын да җылыта төшкәндәй итте. Шул ук вакытта бу ике ай аерым торып эшләп кайткан барлы- юклы акча ир белән хатын арасында чак кына сүзгә дә сәбәп булды. Чәйдән-шикәрдән башка берни дә алмыйча сандык төбенә салып куйган акчага Барый Гыйльменисасына кышка бишмәт җиткермәкче була, дөресен әйткәндә, ул әле һаман малай көткәндә кыз тапканы өчен Гыйльменисасы борчылып йөридер кебек сизә, шунлыктан, әлеге шул тегеләчәк яңа бишмәт белән ничек тә хатынының күңелен тапмакчы була иде. Ә Гыйльменисаның исә бишмәт дигәнне ишетәсе дә килми, ул кеше рәтеннән ничек тә хуҗалык ягын рәтләмәкче, башка бер сүзне дә ишетергә теләмичә, үз тәкъдимен куәтли: кәҗәне сатып, аның акчасына әлеге шул сандык төбендә ята торган акчаны да кушып, ул да җитмәсә, әнисе алып килгән бәләкәй төендәге көмеш тәнкәләрне дә өстәп, көзгә ничек кенә булса да бер башмак тана алып булмасмы? Моны болай яклавының үзенә генә билгеле булган бер сәбәбе дә бар: ире өйдә юк чагында, Гыйльменисаның әтисе тәкәббер Әлмөхәммәт, кызына карата чак кына күңеле йомшарыпмы, әллә аларның фатихасын алмыйча, ярәшкән егеттән качып, авылның иң йолкыш егете Барыйга ябышып чыгуы өчен мыскылларга теләпме, кеше артыннан: «теге хәерчесе өйдә юк чагында, әнә минем акбаш тананы алып китсен. Баласына сөте булыр, бозаулары уртак —түлке белеп алсыннар: садакага түгел, асрамага гына биреп торуым, анысы да нарасый баланы жәлләп» дип әйттергән иде. Бу сүзне ишетеп, Гыйльмениса, әлбәттә, бик хурланды, ләкин эченә сеңдерде. Каршы килеп, әти-әниләренә сүз җиткермәде, иркәләнергә теләп, иренә дә күз яше күрсәтмәде. Гомумән, ул дөньяның уен түгеллеген инде белә башлаган, иркәләнергә яратмый, хәер, иркәләп-иркәләнеп торырга аларның вакытлары да юк иде. Әмма көзгә башмак тана алып җибәрергә дигән сүзендә Гыйльмениса ирен тәки җиңде. Белмәгән кеше белеп торсын, хәзер инде алар ишек алдына да сыер малы аяк басты — игелеге белән генә була күрсен. Әмма ишек алды дигәненең бер дә рәте юк, түбәсе күк белән ябылган ихатасыз шыр ындыр табагы иде. Кәҗәне ябып куярга яраган читән әрбәлек сыер малы өчен, әлбәттә, ярамады. Шуны искә алып, аннан да бигрәк, хатыны Гыйльменисаның таналы булудан соң туган куанычы белән дәртләнеп, элек тә «Ялкау Барын» дип мыс- * кыллап йөртелә торган Барый, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тырыш- < лык күрсәтеп, кечкенә арба белән урманнан чыбык-чабык ташыды, = танасы өчен иркен генә абзар кораштырды, ишек алдын ихаталап “ тотып алды. Менә бит кая үрләп бара эшләр! Әле шуның янына тагын S күңеле дә бөтенләй үк өметсез түгел. Дөрес, быелгы җир өләшү вакы- = тында ул инде үзенең шул бер иманасы белән калачак. Алдагы жир 2 өләшү тагың унике елдан. Аңа хәтле Гыйльменисасы — рәхмәт төшке- ре — ничек тә берәр ир бала табып куймасмы? * v 5 © Ләкин Барыйның ул өметләре дә барып чыкмады. Шул бергә торх ган һәм, берберсенә кырын сүз дә әйтмичә, бик сөешеп торган биш ел * эчендә Гыйльмениса бербер артлы диярлек өч кыз бала тапты. Монын н өчен, йорт башы буларак, Барый да, әлбәттә, тыныч калмагандыр, лә- < кин моның өчен иң нык борчылганы, моны әллә нәрсәләргә юрап, шоме ланып беткәне иң элек Гыйльмениса үзе булды, һәр корсакка узганы саен ул, «йа ходам, бусын ир бала итә күр, мин синең итагатьле колың лабаса! Ник син минем аһ-зарымны, ихлас күңелләрем белән ялваруларымны искә алмыйсың?» дип, көферлеккә төшүдән курка-кур- ка булса да, инанган алласы белән әрепләшеп китә, хәтта юклы-барлы мөлкәтеннән, Барыена сиздермичә генә, нәзерсадакалар өләшеп, ырымчы карчыкларга йөреп, алдан үзенчә чарасын да күргәндәй була иде. Әмма нишләмәк кирәк — үзең теләгәнне кул белән генә тартып ала торган эш түгел шул! — гамәлдә исә гел шул бер бәрәкәт: кыз артыннан кыз туа да тора, туа да тора иде. «Әллә бик итагатьле колы түгелме мин аның? Әллә әти-әниләрнең сүзенә каршы килеп, ярәшеп әйтелгән сүзне таптап, икенче кешегә чыгуым өчен ул мине шулай җәзалыймы?» дигән уйлар да килгәли иде вакыт-вакыт. Ләкин Гыйльменисаның буйсынмас эчке характеры шундык каршы да күтәрелеп чыга. «Дөньяны яраткан, кешеләрнең кылган эшләрен, дөресне, дөрес түгелне югартын күреп, яклап торырлык бөек зат икән, нишләп соң ул күрәләтә минем — үзенең ярдәмсез колының — теләгенә ачыктан-ачык каршы килә? Яшьләй башы нужадан чыкмаган, фәкыйрьлектән тәмам тәкатьсез калган шул Барый бичарамның ялгыз бер иманасы белән алты кашыклы семьяны ничек туйдыр.мак кирәк? Алай барсына да кодрәтле хаким булгач, син үзең уйлап кара, ходай җаным!» дип, к^рка-курка гына булса да, кайдадыр — югарыдамы, түбәндәме, уңдамы-сулдамы— анысы мәгълүм булмаган, ләкин, ихлас күңелле хатынның керсез инануы буенча, аның бу интегүләрен күреп-ншетеп торырга тиешле югарыгы бер зат белән шулай бәхәскә дә кергәли иде... Газап өстенә газап, шулай эчтән өзгәләнгән көннәрнең берсендә аңарга әллә кайдагы, Каф тавы артындагы дәрьяларда-диңгезләрдә, менә ничә еллар инде, хатсызхәбәрсез югалып калган элекке Хафизыннан, бик яшертен рәвештә генә, кайчандыр, әле бай кызы булып чуклы тәңкәләр тагып йөргәндә, Гыйльмениса белән та-кыямәт дус булырга — сер саклашырга дип сүз бирешкән «ахирәт дусы» Әсхапжамал аркылы хат килеп төште. Хат, әлбәттә, әллә ниләр вәгъдә итә торган түгел — хәер, вәгъдәләргә инде соң да иде. Ләкин эшнең ничек булганы белән исәпләшмәстән. хәтта ул турыда кызыксынып та тормастан, Хафиз үзенең бу хатында Гыйльменисаның ашыгып кияүгә чыг\ы өчен тау хәтле үпкә белдергән иде. Моңа хәтле хатсыз-хәбәрсез торуының гаебе дә әлеге шул күктән куркучы һәм, ихтимал, мохтаҗ вакытларында әҗәткә чәйшикәрен биреп торучы авыл тоткасы Әлмөхәммәт байдан да шүрләүче карчык анасында төенләнеп яткан, имеш. Динга ышанучан карчык, никахлы кешеләр арасына коткы салудан куркып, улы Хафиздан Гыйльмениса исеменә аталып язылган хатларны утка яндыра килгән. Шуның да өстенә тагын Хафиз, әллә үзенең еракта инде бик күпне белә торган шәп кеше булып җитешкәнлеген сиздерергә тырышып, ялган горурлыкка бирелүдән, әллә флотта узган шул дүрт-биш ел төшендә башыннан кичкән «муштра» йогынтысы астында, кайбер адәм аңламаслык, һәрхәлдә, Гыйльменисаның колагына якын да килмәслек сүзләр дә кыстыргалап язган иде. Тагын да эчкәредәрәк кузгалганы, кешегә, хәтта «ахирәте» Әсхәпҗамалга да сиздерми уздырганы ничек булгандыр, күз алдында ярылып ятканы шул булды: «узасы узган, тузаны тузган эшләрне яңартып ятырга ничу,.. аннан башка да күңелем дөнья гаме белән тулган!» диде дә, Хафизның хатын шундук, «ахирәте»нең күз алдында ук, вак-вак кисәкләргә тураклап, күңел түгел, кул да җыя алмаслык итеп, җилгә очырды. Көрәшче Хафиз һәм Әлмөхәммәт бай кызы Гыйльмениса арасында кайчандыр матур гына уйнап алган мәхәббәт романтикасы шуның белән вәссәлам.» дип исәпләргә дә мөмкин булган булыр иде, әгәр соңыннан, бик соңыннан, ун-унбиш еллардан соң, көтмәгән хәлләр килеп чыкмаса! Мәкерле дә, хәтәр дә соң син, дөнья! Ә Гыйльмениса өчен дөньяның иң хәтәр чаклары узганда да әллә ни сизелмәде — ул тәвәккәл иде, үз дигәнен эшләде. Әлбәттә, уен булып чыкмады, хәзер дә уен түгел. Барлык нужасы өстенә шунысы тагын җанны кыйный: әтисе, әнисенә караганда, күп каты булып чыкты. Әле шушы көнгә хәтле кызының Барыйга ябышып чыгуын чын-чынлап гафу итә алганы юк. Очраганда бер-ике авыз сүз белән исәнләшә дә китеп бара Гыйльменисаның хәле ничек? Ничек яшиләр? Нарасыйлар ничек үсә? Ул турыда хәтта кызыксынып та карамый. Бу яктан бик тырналгач, бер кичне Гыйльмениса, «танабыз кайтмады, тана эзләп йөргән җиремнән» дигән сылтау табып, ә чынлыкта әтисе белән бер сөйләшепүпкәләшеп алу нияте белән, тәвәккәлләп барып кергән иде. Икенде-ах- шам намазына әзерләнеп, таһәрәт алып йөргән җиреннән Әлмөхәммәт кызына сәер генә итеп бер карап алды да хатыны Шәмсенисага: — Казан ас, табын әзерлә, барып, теге йолкышын да алып кил, бер уңайдан азрак утырып китәрләр, тана пычагыма да китмәс,—дип курт кына боерык бирде дә үзе шундук намазына кереште. Гыйльмениса моны, бердән, әтисенең йомшара башлау билгесе дип кабул итсә дә, Барыена карата бу тәкәббер картның әле һаман да болай һавалы тор- руы аны тагын сискәндереп җибәрде. Кыз чагындагы истәлекләрне яңарткан бу йорт бусагасыннан ул, яхшы ук борынын салындырып, кире атлады. Әлбәттә, аныкы да бераз тупасрак килеп чыкты — ничә әйтсәң дә шул Әлмөхәммәт кызы ич бусы да. Ләкин ничек чыкса да, үкенми, шулай әкренләп чиркәнчек ала-ала ияләшерләр әле. Теге чакта, алар- ның планнарын берьюлы өзеп ташлап, хәтерен калдырган булса кирәк шул. Хәер, бер-бер артлы туган өч иманасыз-җирсез кызың аяк арасында буталып йөргәндә, үкенергә инде соң да иде. Алдагысы аны шулай ук куркытмый, ни булса — шул булыр, Гыйльмениса өчен дөньяның иң хәтәр чагы менә бүген иде. Гадәттә, Гыйльменисасы белән төрле планнар корырга, әле өйнен тәрәзәләрен кадаклап читкә китәргә, әле яңадан байга ялланып байрак булып керергә, әле, һич югы, ат печүчеләргә ияреп китеп, аларның һөнәренә өйрәнергә дә аннары, бер җаена төшенеп алгач, хәтта ат белая генә дә чикләнеп калмыйча, шул үткен пәке белән ике аяклы затларны да печкәләп йөрергәме икән, дип, уенын-чынын кыстырып сөйләшерга а i - к 3 иештә: — Киттем, Гыйльмениса,— дип, өзеп-кистереп сүз башлады.— синен атаиа. Әлмөхәммәт байга барам. Теге вакытта да эшләгәнемне тутырып бирмәде, аны да таптырам, янә дә килеп, менә бу балалар тычкан балалары түгел, аның баласының балалары Килсен, күрсен. Бусаганы атлап кергәне юк, ничә ел бергә торып. Әллә фәкыйрьлегебез йогар дип куркамы? Авызы тулы кара кан булса да кеше алдында төкермәскә өйрәнгән Гыйльмениса өчен бу соңгысы бөтенесенә караганда да куркынычрак булды: ул әтисе алдында баш июдән курыкмый, ул югында үзенең туган йортына сирәк булса да баргалапкайткалап та йөри, әнисе белән аның мөнәсәбәте, бик үк ялтырап тормаса да, ярыйсы, әтисе күрмәгәндә генә әнисе «менә бусы үзеңнең бәләкәй чагыңнан калган, оланнарыңның я берсенә, я икенчесенә рәтләп кидер» дип, вак-төяк чүпрәкчапракларын да биреп жнбәргәли, юл өсте туры килгәндә, үзе дә сугылып, балаларны ни белән булса да куандырып, сылап-сыйнап киткәли нде. Боларына горурлыгы комачауламаган Гыйльмениса Барыйның теге сүзләрен ишетеп, чыдый алмады, бергә тора башлаганнан бирле беренче мәртәбә тавыш кубарып, китте ярата идс Барый. Кыскасы, ничек кенә булмасын, тәкъдир дигәнендә нәрсә генә язылмасын, өскә ишелеп барган бу иске өйдә алты жан иясе бер имана жиргә ябышып ятарга мөмкин булмаячагын ул яхшы сизә, тыштан шаяртып сөйләгән булса да, эчендә ут үрли, кеше ышанмастай юкпы-барны сөйләп жибәрүләре дә ничек тә Гыйльменисасын юату, ана боегырга ирек бирмәү өчен була торган иде. Шул рәвешчә, тел белән тегермән гарта килгән Барый көннәрдән бер көнне — әйтерсең, кемдер аны шуна котыртты — бөтенләй беркем белән дә сөйләшмәс булды. Ашарга ни дә булса әзерләсәләр, килеп утыра, ашый, аннан- моннан гына амин тоткан булып, ләкин юкны бар итеп әзерләгән Гыйльменисасына һич сүз катмыйча, хәтта күз кырыен да төшермичә, якадан ян сәке буена китеп чабатасына утыра иде. Үзгәлек тик шунда: әллә нидә бер кызларын — әле берсен, әле икенчесен, әле өченчесен — кулына алып, аларга да һич сүз кушмыйча, гадәттәгечә, балаларының инде мен мәртәбә саналган аяк бармакларын, кул бармакларын, берәм-берәм санарга керешә, минутлар буенча күзләренә текәлеп карап юра, аннары әйтсә тик өй эчен тутырып берничә сүз әйтә. — Бу кадәр үзенә охшатып, матур итеп тудырырсың икән, Гыйльмениса. Сиңа хет матур булсаң да, килешкән: Әлмөхәммәт бай кызы. Ә болар кемнәр? Болар бит иске мүк арасындагы гычкан балалары гына... таптап, сытып китмәсәләр ярый үзләрен бер дә бер көнне... Я бөтенләй телсез калып сәгатьләр буенча бер сүз дә кушмыйча утыра бирә иде. Барыйның балалар турында болай өметсез сөйләнүләрен дә бер дә яратмый иде Гыйльмениса. Ә бер көнне шул «телсез» Барый, һич көтмәгәндә, ясый торган чабатасын калыплы килеш почмакка тотып атып бәрде дә дәррәү аяк-өс калкып һәм бик катгый рә- тезеп, китте тезеп: — Шул көнгә калдыңмыни инде, бичара? Үзе сүз кушмаган кешемен бусагасына дүрт аякланып, мүкәләп барыр көнгә? Мина ата тиешле кеше ул, аны мин синнән яхшырак бсләм. Сырты белән торыр-торыр да йөзе белән әйләнмичә булдыра алмас, бер әйләнер. Шул чагында адәм теле белән барысы турында да сөйләшербез. Хәер, Барын бик кызган нде бу минутта, яхшы сүз белән генә тотып торыр хәлдә түгел иде, Гыйльменисаның юатырга тырышуларын берьюлы күреп, бөтен тавышына һәм бөтен ачнгысын салып, акырып жи- бәрде. — Кем әйтте сипа мүкәләп барам, дип? Теге вакытта биреп жнгкер- мәгәп хакымны даулап барам. II бер очтан шунда синең ха кынны да Даулыйм! Егерме өч яшенә хәтле шул йортта эшләп, нәрсә биреп жи- бәрде ул сипа? Я, әйт, нәрсә киеп килдең син миңа? Әлмөхәммәт бай кызы була торып? Бер кат ыштаннан килдең. Сүз бу хәтле ачыктан-ачык киткәч, Гыйльмениса иренә ачулана алмый, хәтта сүз дә әйтә алмый, әйтер сүзе булса да әйтә алмый: ш\н- дый йомшак, бала табигатьле, тумыштан ук китек күңелле, хәтта беркадәр йомыкыйрак та булып яралган кеше дә шушы чиккә җитеп гаҗизләнгән икән, аңа каршы сүз әйтеп, аны кирәкмәскә оскытып тор\- ның ни мәгънәсе бар? Шул ук вакытта Гыйльмениса бу йортта бергәләп узган тормышында беренче кабат сизде: теге вакытта атаанасына кузгалган сукыр ачу аркасында чынлап та бик йомшак, зәгыйфь кешене сайлаган икән ул тормыш иптәше итеп. Балалары тәпили алганы тәпиләп, тәпигә китмәгәне шуышып — аның тирәсенә җыелганнар, кайсы итәгенә ябышып, кайсы кулга сорап, шыңшый башлаганнар иде. Җир- судан мәхрүм ителгән бу кыз балалар тудыру яңадан беркат күңелен өшетеп алды Гыйльменисаның — ахыр чиктә. Барыйның болай гаҗизләнеп калуының нигезендә аның да гаебе бар ла. Әллә шуны сизенүдән, әллә, тавышны зурайтып, балаларны куркытырга теләмәүдән. Гыйльмениса җайлап кына, хәтта сүзне уенга борырга теләгәндәй итен әйтте: — Син ул сүзләрне чынлап әйтмәгәнсеңдер, Барый? Булгандыр шундый җенең чыккан вакытың, ычкындыргансыңдыр ялгыш. Булмастай эшне сөйләүдән кемгә файда. Бу юлы инде Барый да кычкырмыйча гына, ләкин шул ук вакытта уйнап сөйләмәгэнлеген аермачык сиздереп әйтеп куйды: — Чынлап әйттем мин ул сүзне, Гыйльмениса. Барачакмын. Ала- сымны якасыннан каерып алачакмын. Инде алай түгел икән, үпкәләш булмасын беребезгә дә, өенә ут төртәчәкмен. Әлбәттә, җен чыкканда кузгалып китә торган бу бер кабыну гына булып калды. Моңа хәтле кешенең чебешенә дә кул якмаган, гомумән, кешегә яман сүз дә әйтә белми торган, ә Гыйльмениса белән бергә яши башлаганнан бирле, хатынының сабырлыгыннан, киң холыклы булуыннан бөтенләй эреп киткән бәләкәй гәүдәле чандыр Барыйдан мондый куркыныч адымны көтеп тә булмас иде. Ә кем белгән? Кайбер хәлләрдә нәкъ әнә шул көтеп булмый торган эшләрне эшләп ташлыйлар да бит! Бер хәл дә тумыштан кешенең маңгаена язылып куелмаган. Килеп туа шундый хәл-әхвәлләр, дөнья кешене кирәгеннән артык үчекли башлый, кешедә — нинди генә сабыр һәм авыр холыклы кеше булмасын — әкренләп ачу җыела, үпкә җыела, сары су булып үт җыела һәм кеше — моңа хәтле гомердә андый кабыну күрсәтмәгән кеше — кинәт бомба булып шартлап куя. Семьясы зураеп та күгенең зураюын күрмәгән һәм балалары өчен, бигрәк тә Гыйльменисасының эчтән сыза баруын күреп, йөрәге әрнегән Барыйда соңгы вакытларда әнә шундый көтелмәгән кабынулар әле- дэн-әле куренгәли башлады. Шундыйлардан берсе, мәсәлән, көннәрдән бер көнне ул һич сәбәпсезгә сеңелесе Камәргә бәйләнергә тотынды. — Син, кызый, җиңгән үз күлмәгеннән бозып тегеп биргән бу күлмәктән кайчан чыгарсың икән? Чыгарга уйлыйсыңмы, юкмы? —дип башлап китте ул, башта бик алай кызмыйча гына. Камәре каршы килеп сүз әйтмәсә, бәлки, шуның белән беткән дә булыр иде, һәр яктан кимсетелгән кеше бит, бу сүзләр Камәргә дә авыр кагылды булса кирәк. — Бөтенләй күлмәксез йөрергә кушуың түгелдер бит бу, абый? — диде Камәр, чак кына тавышын күтәрә төшеп.—Инде мине башук күпсенә башлавыгыз икән, китәрмен... Кайда булса да минем дә чабата олтаны хәтле генә туфрагым бардыр. Мин алай, кайбер кешеләр кебек, байларныкы азрак таммасмы, дип кешедән калганны көтеп тормыйм. Ай, шушы соңгы сүзләрен әйтмәгән булса! Бик авырткан җиренә тиде шул бу сүзләр Барыйның һәм ул һични белештермичә, һичбер нәрсә белән исәпләшмичә, берьюлы кайнап китте — Кем ул байларныкын көтеп йөрүче3 Минме, син утка янмас, суга батмас бөкре шайтанны җилкәсендә туйдырып ятучы абыеңмы3 Гомердә кияү чыгасы юк сиңа Мин булмасам, янә килеп, үзе кимичә сиңа * кидерүче әнә ул изге җанлы җиңгәң булмаса, әллә кайчан кеше буса- < гасы төбендә кәкрәеп каткан кеше булыр идең инде син. = Бик нык кызды Барый да бу минутларда. Әгәр килеп Гыйльмениса- « сы аның авызын томаламаса яки, иренә сиздермәстән генә, Камәргә S хәзергә кая булса да күздән югалып торырга ишарә ясамаган булса, = ихтимал, таш коры кызу белән генә калмаган да булыр иде һәм нервысын тота алмас хәлгә килеп арган-йончылган кешеләргә хас булганча, яумыйча узган бу давыллы болыт, бәлки, монда да шу- * лай узыл киткән булыр иде. Күрәчәккә каршы, шунда Гыйльмениса йө- = рәккә үтә торган бер сүз әйтте: — Кая куймакчы буласың ул бәхетсез кызны3 Әгәр синең белән © минем канат астында да урын бетсә3 Кинәт берсүзсез аяк-өс катып калды Барый. Аның сүз әйтер чама- * сы калмаган иде. Хатынының күзләренә карады — икесендә дә яшь ® тулы иде. < — Мин монда артык кала алмыйм, Гыйльмениса. Син теләсәң нәре сә әйт, мин монда артык кала алмыйм. Хәбри малайлары әнә Донбасска китәргә җыеналар, аларга иярәм дә китәм. Аларда булган аяк-кул миндә дә бар, алар эшләгәнне, шәт, эшләрмен. һәм бернинди кыстау-ялварулар да, балаларын һәм хатынын ярату да, саусызлыгына ишарәләп, билгесез язмыш белән өркетүләр дә аны бу карарыннан кире кайтара алмады. — Сез монда ничек кирәк алай тарта-суза торсагыз, мин байлык артыннан куучы кеше түгел, әзрәк түл җыю белән «җәлт» кайтып җитәрмен,—диде ул, аерылганда Гыйльменисасын кочаклап. — Ә син теге сүзләрне оныт, Камәр, уйлама, абыең әйтмәде аны, абыеңның җеннәре әйтте,— шул сүзләр белән аннары сенелесен кочаклады, күрмәсгәй булып, озаклап, күзләренә карап торды,—җиңгәң белән яхшы гына торыгыз, балаларны карарга булыш. Кайтышлый сиңа, алла насыйп итсә, инәдән-җептән генә чыккан бер кала күлмәге и бер көмеш чулпы апкайтырмын. — Чулпыны мин җиңги үзенекен тактырганда да такмадым,—дип, мөлдерәп абыйсының күзләренә карап куйды Камәр. Ул бичара булачак «кала күлмәге»нә дә бик канәгать иде. Бик авыр, ямансу саубуллашу булды бу. Әйтерсең, барысының да өстенә болытлы күк ишелеп төшәргә тора, күкне һәм болытны дәррәү ишелеп төшүдән бары тик иңбашлары белән генә тотып торалар кебек иде. Соңгы күрешүләре һәм соңгы аерылышулары шушы булган икән. Киткәннән соң Барыйдан ярты ел буена берме, икеме тапкыр акча килде, әллә ни зурдан булмаса да, «балаларга» дигән булып, күчтәнәчләре дә килә торды һәм, аның өстенә, атна саен диярлек сагыну-саргаю сүзләре белән тулып хатлары ява иде. Бу Донбасс якларындагы хат язу остасы теге Мамадыш юлын салганда туры китергән остадан күп мәртәбәләр өстен, хатны читенпочмакларын буяу карандашлары белән чәчәкләп-чуклап тутырган кәгазьгә яза һәм хатның азагына һәрвакыт бәләкәй генә кош томшыгы төшереп (ул. күрәсең, аныңча сандугачмы. былбылмы вә башка шундый җырларга кереп тә, дөньяга килергә әле өлгермәгән берәр кошмы?), шул томшыктан як-якка канатлы- ханатлы юллар чыгарып: ...ал кадыйм түшләренә, гел кадыйм түшллренә. Былбыл булып, гөлгә кунып керәсең төшләремә, — дигән жырны язып куя торган иде. Башка җырларны белмәгәннән яки яратмаганнан түгел, кабатлап-кабатлап булса да, гел менә шушы җырны яздырганы өчен дә ярата иде Гыйльмениса Барыен. Ярата иде һәм күрмәстәй булып, киткән юлларыннан күзләрен алмыйча, сагынып көтә иде. Нишләтәсең бу вафасыз дөньяны! Чынлап та. икенче күрешү насыйп булмады аларга. Киткәненә ел тулды, инде кайтыр көннәре дә җитә булыр дип, өметләнеп көтеп торганда, Барыйның бергә эшләгән иптәшләреннән. Арча һәм Наласа ягы кешеләреннән, бер дә чәчәкләп- чуклап тормыйча язылган, коточыргыч хат килде: лава ишелеп, мәрхүмнең гәүдәсе сулы, ташлы-балчыклы җир астында күмелеп калган. Эзләп караганнар гәүдәсен, ләкин өстеңә шушы хәтле зур гөнаһларны, алдашуларны, җинаятьләрне һәм сагынуларны күтәреп торган авыр жир ишелсен дә, шуның астыннан чандыр гына Барыйны ничек эзләп тапмак кирәк? Бер имана җирдән сыгып алган бәрәкәтне алты кашыкка тарта-су- ва бүлеп, җитмәгәнен кешегә орчык эрләп, көнлеккә йөреп җиткерергә тырыша тырыша, алай да тулмыйча калган бушлыкны киләчәккә өмет яки сүзсез хәсрәт белән тутырып, кеше рәтеннән ничек тә төтен чыгарып киләләр иде әле. Тагын берничә елдан яңадан җир өләшәчәкләр, аңа хәтле Донбасстан сагынып кайткан Барыеннан, алла кушып, ничек тә бер ир бала булмасмы?., дип өметләнеп көтеп торганда, күтәрә алсаң—күтәр, күтәрә алмасаң —егыл да үл, Гыйльмениса җаным, итәгеңә өч кыз бала һәм кияү чыкмый торган бөкре каенсеңелеңне төяп, ялгыз башың кал инде менә. Ә жир өләшү елы килеп жнтсә —алла үзе сакласын — шушы күп тамаклы оя Барый иманасыннан да мәхрүм калачак. Закон алар өчен генә чыгарылмаган, ир-атың юк икән, җиргә борыныңны сузма! VI Нишләргә калды хәзер соң бу ояга? Бигрәк тә оя башы Гыйльменисаның үзенә? Кайчандыр. Барыйга кияүгә чыкканда, үзе егылган еламас, дип өздереп әйткән иде ул. Юк, үзе егылганның да елар көннәре була икән! Шулай да. төннәрен бала-чагаларына да. каенсеңеле- се Камәргә дә күрсәтмичә, күңеле тулып, бик әкрен елаштыргаласа да. көндез ул аны-моны сиздермәскә тырыша, хәтта хәл белгән атлы булып төпченергә ярата торган күрше хатыннары алдында да әллә ни сер бирмичә: — Нишләмәк кирәк язмышың шулай кырын торгач? — белән бе- термәкче була иде. Ләкин юк. борчуны бетереп булмаган кебек, бер күңел йомшагач сүзне дә туктатып булмый икән. Ни аз сүзле, кырыс табигатьле Гыйльмениса, бер туктап хәл алганнан соң, механик рәвештә диярлек, яңадан ялгап алып китә.— Илдә чыпчык үлми, без да үлмәбез, уз көнебезне үзебез күрербез, шәт. Әнә читят җирләрдә, иләмсез авыр туфрак асларында ятып калган Барый бичараны әйтегез сез. Монда булса, ичмасам, зират яннарыннан узганда догасын кылыр идең... Чынлап та. шул чирләшкә Барыен. Гыйльмениса дигәндә, жнргә- суга хаклары булмаган шушы почык борынлы кызлары дигәндә үләргә торган — һәм дөреслектә ул шулар өчен үлде дә инде! — беркатлы ирен һич кенә дә исеннән чыгара алмый. Артык аптырагач бугай, анык кайчакларда, кабынып китеп, гомердә кулы күтәрелмәслек дуамал эшләргә дә ярсып куюларын, ә вакыты белән балалар кебек оялчанга- кыюсызга әйләнүен, Гыйльменисасы күлмәк алыштыра башласа, карап торырга уңайсызланып, нинди дә булса йомыш белән тизрәк тышка чыгып китүләрен, соңгы сәфәре вакытында озата барырга чыккач, хатынының авызыннан суырып үбәргә бик теләп тә, кеше алдында кый- мыйча, «хуш инде, нәнәм... балаларыңны, үзеңне ничек тә саклый күр!» дигән сүзләр белән чикләнүен, күзләре яшь белән тулган килеш китеп баруларын — барын да, барын да бер-бер артлы күз алдыннан үткәреп, кызгану катнаш сагыну белән өзелеп сагына иде. Шулай да сагыну белән генә яшәп булмый, нәрсәдер эшләргә, бүтәннәр аяк астында тапталмаска, ничек тә аякка басарга кирәк иде. ♦ Шул турыда сөйләшү өчен ул бер көнне иртә белән каенсеңелесе Ка- < мәрне һәм, аңласа-аңламасалар, балаларны үз тирәсенә җыеп: — Я. инде нишлибез, балалар?—дип сүз башлады —Азмы-күпме S ышаныр кешебез әтиегез иде, ул хәзер юк. Яңадан җир өләшкәнче ан- л нан калган шул бер иманабызны, шәт, тартып алмаслар. Анысын ни- £ чек кирәк алай суздык та, ди. Биш җан ул бер имана белән генә кая з барырбыз? Ярый ла әле, аны кеше шикелле вакытында чәчтерә алсак? Шуннан тагын кая сугылырбыз? * Монда аның, хәзергә бик каты бәгырьле булып торса да, туган әти- = се барлыгы, үтә авырга китсә, анарга барып егылырга мөмкин булача- ~ гы һәм аның ятимнәрне ничек тә ташламаслыгы күңеленә килде. Ләкин © ул моны актыккы чара итеп саклый, хәзердән үк кешегә ышанып үзен * тынычландыруны горур җаны күтәрә алмый иде. Шулай да бер баш- * лагач, анысы да бәреп чыкты: — Сез уйлыйсыздырмы-юктырмы, ә мин төннәр йокламыйча уй- < лыйм. Сугылырдай капкалар бар. Әйтик, менә Камәрнең ялгыз үзен & генә калдырып, миңа балаларым белән яңадан әти йортының бусагасына кайтып егылырга? Күңеле йомшак чакка туры килсәк, шәт, бусагасыннан ук куып чыгармас. Аларның миннән башка балалары юк. Илла да мәгәр, алдан ук әйтеп куям, тәндә җанымбар чакта мин Камәрне ялгыз үзен генә калдырмаячакмын Калдырсам, мәрхүм Барый миңа мәнге рнза-бәхил булмаячак. Шундук тагын — һич урыны түгел бер вакытта — күңелдә мондый вәсвәсәле уй да чагылып алды: «Әгәр дә мәгәр чит кеше балаларын асрап үстерергә бик тә теләп риза булган берәр дөнья әүлиясы килеп чыгып, мине кияүгә сораса? Ходайдан яшермәгәнне үземнән яшергән юк: мин әле кияүгә ошамаслык кеше түгел. Чыгарга булыр иде, ник булмасын. Мәгәр ул чагында да аякка әлеге шул «әгәр дә мәгәр» дигән богау салынып тора. Беренчедән, хәзергә әле бер яктан да андый адәм әүлиясы килеп чыгардай күренми. Күренсә дә, ул турыда уйларга иртә. мин ул турыда уйламаячакмын, уйлаганга карап кына, ул минем ятимнәремә Барый әтиләре кебек әти була алырмы-' Шулай булгач, болай уйлау иртә генә дә түгел, бөтенләй гөнаһы ук, әстәгыфирул- ла-тәүбә, мин уйламадым моны, шайтан күңелгә китерде. Юк, юк, мин балаларымны үзем үстерергә тиеш! Ничек кенә читен булмасын, үзем үстерергә, үзем, үзем... Өченче бер юл бар шул өч ятимне кайсын җитәкләп. кайсын кулга алып, хәер сораша чыгып китәргә. Бу юлга аягым атламаячак Ике аягымның берсе дә. Ике аяктан башка бит әле минем ике кулым, бер йөрәгем бар Җибәрәчәкләрме алар мине мондый хурлыклы кәсепкә?» Яшен тизлеге белән янә шундый каршылыклы уйлар узды Гыйльменисаның күңеленнән. Узды, ләкин — аллага шөкер — ул моны теленә китермәде. Шулай да, хәтта теленә китермәгән хәлендә дә, Камәре, әйтерсең, моның күңелендәгеләрен укып торган — сизгер була диләр шул андый китек күңелле кешене. — Уйламыйксана, тугаиым-жнңги, җыен юк-бар уйларны,—дип кинәт урыныннан торып, күзләрен читкә борды һәм, балаларданмы, үзеннән үземе оялып, кабаланып, кече якка таба атылды. Бераз сулыш алганчы һич сүзсез, шул ук вакытта утырган урыныннан да купмыйча, торып калды Гыйльмениса Аннары Камәрне яңадан үз янына чакырып китерде. в. «к у.» м 4. 65 — Җылауны мин үзем дә булдыра алам, Камәр ханым,—дип башлады ул, бер үк вакытта иркәләгән дә, кисәткән дә тон белән,—ИЛЙ| да мәгәр җылап утырып кына безнең тамакны туйдырмаячаклар. Ә безгә тамак туйдыру, кеше арасында ялангач йөрмәү турында уйларга кирәк. Бераз суына төшкәнче ул яңадан сүзсез калды, балаларына —әле берсенә, әле икенчесенә кулы белән кагылгалап куйды һәм кинәт, җитди эш турында сөйләүдән арып, уен-көлкегә күчкәндәй, хәтта авыз чите белән генә елмайгандай итеп. Камәриен кулларына тотынды. Аның кулларын — икесен дә —үз кулларына алып, соклангандай беравык карап торды. Карап торды, ләкин сүз башларга ашыкмады. — Күптәннән күзәтә йөрим, Камәр, зинһар, юри әйтә дип уйлый күрмә,— Гыйльмениса хәтта бераз ялварырга да әзер кебек иде бу минутта Шулай да Камәрнең кулларын ычкындырмаган иде әле,—кулларың, бигрәк тә менә бармакларың матур синең. Үзләре озын, үзләре җитез, гармунчы бармакларымыни? Беләсеңме, оста гармунчыларда була шундый озын, җитез, биеп тора торган бармаклар. Барый абыеңда, мәрхүмдә, андый бармаклар юк иде, булмаганны бар дип әйтер хәлем юк. Анын каравы Барыйның, мәрхүмкәйнең, ханы матур иде, андый матур ханлы кешеләрне чәчеп үстереп булмый бу дөньяда. — Беләсеңме нәрсә, Камәр ханым,— кыска паузадан сон, ул кинәт дәртләнеп һәм янындагы кешегә дә дәрт кертә торган итеп дәвам итте,— мин синең бу матур бармакларыңа үзләре кебек матур эш табарга уйлап торам әле. Берьюлы коеп ук куярсың, дип әйтмим, тора-бара өйрәнерсең. Мондый матур кулның, мондый җитез бармакларның өйрәнмәгән эше булмаска тиеш. Физик яктан кимчелекле кешеләр болай да тәэсиргә тиз бнрелүчэн булалар, үзе турында моңарчы гомумән беркемнән дә. бер ягы турында да мактау сүзе ишетмәгән Камәр җиңгәсенең бу сүзләрен ишетеп кинәт аптырабрак калды: «Ничек аңларга икән моны? Үзе ямьсез кешенең кулы гына матур булуы мөмкин микәннн?> Аның нәкъ менә шушы гаҗәпләнү катыш эчке уяну вакытын төгәл туры китереп, җиңгәсе Гыйльмениса сандыктан бер оч тамбур жебе белән тамбур энәсе алып килде, шундук тагын бер кисәк ак бәз эзләп тапты. Бу соңгысы Барыйдан посылка төреп җибәрелгән бәс кисәге иде булса кирәк, ныклап юылып, өтеләп куелган булуына да карамастан, анда әле шәмәхә карандаш белән калын итеп язылган адрес эзләре бетеп үк җитмәгән иде. — Тамбур белән чигешне безнең авылда белгән дә, тоткан да кеше юк, ә ул, бер рәтен белеп алсалар, иң зат эшләрдән санала. Мине менә ул чигешкә калада яшәүче алмапаларга җибәреп өйрәттеләр. Шаярма. Әлмөхәммәт бай кызы ич, яр асты Барыйга ябышып чыгасын кем белгән аның... Гыйльмениса, уенын-чынын бергә кушып, шулай сөйләнә-сөйлвнв. әлеге теге посылка капчыгыннан сүтелгән бәс кисәген киергегә тарттырды. Камәр күреп торсын өчен ул моны юри әкрен, тәмам җиренә җиткереп, бер дә ашыкмыйча эшләде. Шул арада үзе; — Бозылса, бусы әллә ни бәла түгел, кул өйрәнер өчен дип шәйлә шундый искене сайладым. Киергене .менә болай, сул кулын белән кочаклап тотасың, уң кулыңда энә, анысы менә болайрак йөри . Юк, юк. син алай текә тотма, тимер сәнәк белән тирес казымыйсын ич. Бик алай басма да энәгә... Балалар төрлесе төрле яктан әле яшелле-зәнгәрле җепләргә ерыл- галап, кечесе дисәң, ул терекөмеше әнисенең култык асты аша алдына, алдыннан сөт чишмәләренә үрелеп, комачауларга бик тырышып карасалар да, Гыйльмениса бу эшкә бик чынлап тотынган күренә, ә ул чынлап тотынган эшен ахырына җиткермичә кала торган кешеләрдән түгел иде. Камәр дә бик күңел биреп азаплана, чөнки җиңгәсе бу зат эшнең киләчәктә кияүгә чыгарга әзерләнә торган кызлар арасында базары югары булачагын әкренләпәкренләп анарга тәмам сеңдереп житкергән иде. Аннары бит Камәр үзе дә хыялдан бөтенләй үк мәхрүм калган кеше түгел, шул бер уңайдан ул күңеле белән хыял нәкышләре чигеп барыога да өлгерә: «Белмәссең бу тәкъдирнекен шулай авыл- * да юк эш белән дан җибәреп, берәрсенен колагына барып керсә... на- < сыйбы аныкы да йоклап ятмый торгандыр, бәлкем!» = Аннан да бигрәк, Камәрнең җиңгәсе күреп алган куллары, чынлап и та, эш рәте белә торган куллар булып чыкты. «Оста куллар* дип үк 2 әйтергә әлегә иртәрәк, әмма энәне-жепне ярыйсы гына тиз йөртә баш- § лады. Шуның да өстенә җиңгәсе — хәйләкәр төлке — төрлечә кодрәт- з ләндереп, каенсенелесенең көннән-көн күңелен күтәрә бара иде. «Илдә күренмәгән» бу чигеш турындагы сүз шундук кеше теленә менде, авыл- * да кияүгә чыгуны өмет итеп йөрүче кызлар шактый күп иде, ә кайсы = кәләшнең соң килен булып төшкәндә, «илдә юк» бүләкләр алып барып, ~ кияү йортындагыларны һуштан яздырасы килмәс икән? о Камәр түрдә, чистада гына утырып эшлисе бу эшкә тәмам өйрәнеп * җиттем дигәндә генә «туганым-жиңгәсе» аңарга өстәмә эшләр дә * тапты. н — Түрдән төшкәләргә туры килер сиңа, Камәр жаным,—диде жин- < race бер көнне бик җитди итеп,— мин иртәгә Гайни Сәхипләренә көн 9 леккә барам, тары утарга. Куркырлык түгел, берьюлы өч кыз бала кала сиңа иптәшкә. Олысына — Факиһәсенә кечесен так, тартып йөрсен нәни арбасы белән. Бик җылый башласа, әнә мич кырыенда бер шакмак шикәр калдырам, шуннан китеп алып, ипи белән имезлек чәйнәп каптырыгыз. Кара аны, шикәр шул гына, күп умырырга бирмә. Көндез кайтып үзем имезеп китәрмен — дөньяның уен түгеллеген кабык арбада ятканда ук белеп ятсын Ә уртанчысы — Фасиләсенә тимә генә, анысы аның акыллы: ипи эләксә, шикәр кушмыйча да бик әйбәт суыра Тик бер ягын кара: төрле жирдә ятып йоклый торган гадәте бар. Кояш астында йоклап калып, башына кызу калмасын Шулай тезде-тезде дә, баерга өмет нтмәсә дә, тамак уздырырга һәм шул исәптән көз мәлендә Гайни Сәхипләреннән иманага тигән җирен эшкәрттерү өмете белән, итәккә тагылырга торган балаларын, ничек кирәк алай юатып, тизрәк чыгып китү ягын карады. Камәргә, әлбәттә, «туганым-җиңги» тезеп киткәнчә генә туры килмәде. «Акыллы» дигән уртанчысы чәчен-башын туздырып керде дә, әллә кайдан апасы Факиһәнең тасмасын кулга төшереп, Камәр апасына, чәчемне шушы тасма белән кушып үр, дип сагызланырга тотынды. Каршы килә алмады Камәр апасы. Каршы килеп кара, бер яры китмичә, ишек алдына чыкмыйча, көннең көнозын колак төбендә, ачылыр-ачылмас теле белән нидер лыкылдый-лыкылдый җылап утырачак. Ә Камәргә, кулын яңа эшкә күнектергәндә, барыннан да элек, тынлык- тынычлык кирәк. «Иң акыллы»сы белән эшне җайлап, авыз читләрен, күз яшьләрен сөрткәләп, тузгыган башына ничек эләксә шулай әлеге зәңгәр тасманы тагып чыгарып җибәргән генә иде, ярты сәггт^ь үттеме икән, берәү урынына икәү җылап кайтып керделәр. «Олы»сы, тагып чыгарган арбасын ук ташлап, уртанчысы белән әлеге тасманы бүлешә алмыйча, гауга күтәреп кергән: янәсе, әнисе аңа дип, Факиһәгә дип алган бит аны сөякчедән. Акчага да, күкәйгә дә түгел—андыйларгә бүтән нужалар да бетмәгән — Факиһә үзе. күрше-тирә ишек алларын нан, бакча башларыннан, чүплекләрдән берәмтекләп җыйган сөякләрне алып барып, шулар бәрабәренә олы кызының үзенә дип атап алган Әнә шуны, әле Факиһә үзе тагып та карамаган өр-яңа чәчүргеч тасманы, имештер, борын асты да кипмәгән «нн акыллы»сы тагып чыккан Ул да түгел, урамнан кабык арбасы белән бәләкәен икенче берәүләр тартып керттеләр, урам уртасында, тузанлы юлда ташлап калдырган «олы» дигәне. Кыскасы, эшләргә дә, як-якка карарга да бирмәсләрдер, ахры, балалар. — Кая кушасын, шунда үзем барам, тулке синең бу сугыш чукмарларың белән каласым юк,—дип өздереп куйды Камәр, кичен Гыйльмениса эштән кайткач. «Сугыш чукмарларын» икән —сугыш чукмарлары, әйдә, бу дөньяда артык юаш булып та мәгънә чыгарып булмый. Сатулашып торырга бер дә дәрте юк иде Гыйльменисаның, эссе кояш астында көннең көнозын туңкаеп йөреп, җеп өзәрлек хәле дә калмаган иде. Иртәгесен иртәнге акыл уянды: — Ярый алайса, бүген беребез дә беркая да бармыйбыз, анда уттай кояш астында чүп утап йөрү дә бәйрәм ашы түгел,— дип башлады ул, Камәргә әйтүдән бигрәк, үзе белән үзе сөйләшкәндәй итеп,—әйдә, булдыра алсак, бездән чыксын яңа фасон: чәчтермибез абыеңнан калган имана җиребезне, чәчтермибез и әкренләп ашамыйча гына торырга өйрәнербез. Артык сүз кирәк булмады Камәргә. Тел белән әйтүгә караганда, күңелдә әйтелмичә калганнардай ул күбрәкне аңлый, җиңгәсенең сүзләре әрнү һәм гаҗизлек белән тулы икәнлекне шунда ук сизеп алды. — Үз эшемә тотынырга бер генә дә вакыт калдырмыйлар, шуңа әйтүем булгандыр инде,— диде ул, нинди дә булса бер сүз әйтмичә калса, җиңгәсен тагын да ныграк ачуландырудан куркып. — Җәен безгә тик утырырга туры килмәстер. Камәр акыллым,— Гыйльмениса хәзер тату җайга яткан, шулай ук Камәрне дә үпкәләтеп калдырасы килми иде,— кышын менә икебез тиң кул эшенә утырырбыз. Синнән эш чыгачагына мин хәзер тәмам ышандым, син шул үзеңнең тамбурыңда утырырсың, мин стан корып, чүпләмле сөлге-тасты- маллар сугарга тотынырмын. Ә ул бик иртә киенергәбизәнергә ярата башлаган Фасиләне мин аны... Ул үзенчә бик нык тузынган-ачуланган булып күренергә тырыша, әмма барыл чыкмый, идәндә — киң салам түшәк өстендә, кайсы ничек ташланып, рәхәтләнеп йоклап ятучы балаларына бер караш ташлауга ачулануы эчке шатлык белән алышына иде. — Эш юклыктан шулай азына ул. бер дә бүтән түгел.— дип сөйләнеп куйган булды соңыннан, әлеге шул апасы сөяк җыеп алган тасмага күзе төшкән Фасиләсенә төртеп күрсәтеп,— хәзергә бик матур йоклый. уятсак телебез корыр. Уянып, тамагына кабу белән син аңарга эш тап, Камәр җаным. Ич югы, әнә каз бәбкәләрен сакласын. Әйт, котырт: тилгән-козгыннан алдырмыйча, аттан-эттән имгәттермичә, унберен тиң карап үстерсә, әниең әйтте диген: көзгә бәбкә казларны саткан акчага сиңа өр-яңа ситсы күлмәк алырбыз, дип әйтте диген. — Ә тилгән, бәбкәсе-ние белән бергә, үзен күтәреп алып китсә? Уйламаганда-көтмәгәндә Камәрдән дә, һәрвакыт аз сөйләп, күп уйланып йөрүче үтә йомык Камәрдән дә әнә нинди йомры сүз килеп чыкты. Моны бары тик яхшыга гына юрарга мөмкин иде: димәк, татулык, өмет, киләчәккә, хәзергә әле ситсы күлмәкле киләчәккә генә булса да, ышаныч урнаша бара иде бу кечкенә өйдә. Җәен ничек кирәк алай, алдан ук кешегә көнлеккә йөреп, урак урып, ындыр эшләренә булышып, үз вакытында — кешедән элек тә түгел, кешедән бик сонга да калмыйча — имана җирен эшкәрткәч, чәчәсен чәчтереп, җыелганын келәтенә салдырып, өстәвенә тагын Барыйдан ук калган алабашлы сыерына азмы-күпме азыгында әзерләп,бераз баш-күз алу белән, алар вакыт тигәндә үз эшләренә: Камәре, киергесен алып, үзенең чигешенә, Гыйльмениса, стан корып, чүпләмле сөлге- тастымаллык сугу эшенә керештеләр. Балалар арасында да талаш басылды. Җәйге айларда күкәй, көзен чикләвек җыеп саткан акчаларга балаларның азмы-күпме өсте дә бөтәйтелде. Тик хәзергә Камәрнең ге- нә встеяә юк, ул үзенә күрә түгел, юк-барга риза булмый: «Болай да килеш-килбәтем рәтсез, кигән киемен дә кешенекеннән ким булса, кыз башын белән ничек кеше күзенә күренмәк кирәк» дин киреләнеп куйга- лый иде. Гажәп хәл — Гыйльменисаның моңа хәтле һич ишеткәне юк иде — соңгы вакытларда Камәр, бик еш булмаса да, үзенең кыз кеше икәнле- ♦ ген шул аз сүзлелеге аша да искә төшергәли башлады Җиңгәсеннән < качырып-лосырып кына кесәсендә кершән-иннек тә йөртә һәм тагын да = гажәбрәге: бер көнне моның өстенә иңбашларын күпертмәләп, төймә 5 юлларын яшереп, нәкъ шул заманча итеп теккән зәңгәр плюш бишмәт £ менде Башта ышанмаска тырышып, «үзенеке түгелдер, куеп торган й берәр кешенеке белән бөкресен каплап йөрүедер» дип көлеп караучы 3 күрше кызлары, өскә ишелергә торган кыйшык өйдән күзнең явын алыр- ~ лык зәңгәр плюш бишмәт киеп чыккан Камәрнең чиләкләрен шыңгыр- ♦ датып чишмәгә суга китүен күреп, төрлесе төрлечә юрарга кереш- = теләр: = — Җиңгәсе бертуган апаңнан да болай, жингәсе аркылы, сиздер- о мичә генә, Әлмөхәммәт байныкын тарттыра торганнардыр,—дип аңла- * тып маташтылар берәүләр. х Икенчеләре наданлыктан һәм көнчелектән тагын да арттырыбрак “ җибәрделәр < — Андый бөкре кешенең жен-пәриләр белән әшнәлеге була, диләр, ә менә күрербез... берәр җен егете, күзләрен томалап, очыртып алып китәр әле бер дә бер көнне. — Син күзеңне томаламыйча да китәрмен бик, алып китүче генә юк. Арада, әлбәттә, дөреслеккә күз йоммыйча әйтә белүчеләр дә чыкка- лап куя иде. — Ә син күргәнең бармы соң? Җиңгәсе белән ничек көне-төне кадалып яталар алар. Чынлап та, сукыр лампа яктысында күзләрен бетереп, икенче-өчен- че әтәчләргә кадәр, Камәрнең киерге өстендә, Гыйльменисаның станда дөмегеп утырганлыкларын күбәүләр белми, белгәннәре дә, кешедән ишетеп кенә белгәнгә күрә, ышанып житмичәрәк карыйлар иде. Халык өстенә төшәчәк зур бәлане күңел алдан сизенгән кебек, мең тугыз йөз ундүртенче елгы сугыш башланыр алдыннан берничә ел элек тирә-күрше акылларда кыз бирү, малай өйләндерү шау-шулары көчәеп китте —зур зилзилә кубу алдыннан халыкның, инстинкт буенча диярлек, адәм рәтле бер яшәп каласы килә иде булса кирәк. Әлбәттә, челтәрле сөлгелек, ашъяулыклык суктырырга, нәкышле чигеш эшләренә дә сорау көчәеп китте. Мондый чакта йокы яки «кәрәчин» белән исәпләшеп булмый. Вакытны белү өчен сәгать-мазар дигәннәре юк, беренче әгәчкә хәтле, аннан икенчесенә хәтле, билләре-аркалары кәкрәеп катканчы эшләп утыралар иде Гаҗәп хәлләр белән тулы бит бу дөнья. Әнә шундый, вакытны һәм йокыны онытып, эшләп утырган кышкы төннәрнең берендә, тәрәзә алдындагы нигездә кар шыгырдаган кебек булып китте Моны иң элек Камәр ишетте һәм, сискәнеп, киергесеннән йөзен күтәрде — Тәрәзә алдында кар шыгырдады, берәрсенең мыскыл итеп йөрүе түгелдер ич, туганым-жиңги? — дип, җиңгәсенә текәлде ул Күңеленә яның «берәр егет-жилән шаяртып йөрми торгандыр бит?» дигән сорау Да килгән иде, тик алай әйтергә кыймады «Оялмыйча егет-жилән, имеш.. аны, Камәрне күзли килмәгәннәрме тагы’» Җиңгәсе Гыйльмениса бу сүзгә игътибар бирмәгәнгә, хәтта аны ишетмәгәнгә үк салышты. Әмма Камәрнең аның саен жаны уйнаклый: килсәләр соң! Килсәләр соң! Әллә мин кеше түгелме?» һәм Камәр үз гомерендә беренче мәртәбә, тыштан аны-моны сиздер мәсә дә. күңеленнән иләсләнеп куйган кебек булды: чынлап та, килсәләр соң! Камәр кеше түгелмени? Тамбур энәсе белән чигелгән на* кышләрдәге бизәкләрне авылда тагын кем шулай оста итеп сала белә? Камәр, аның бай күңеле сала ул бизәкләрне! Ә җиңгәсе, хәйләкәр Гыйльмениса, болай үзе ишетмәгәнгә салыш* кандай утырса да. эченнән кинәт тәшвишләнә куйды: «Тишекле сөяк жирдә ятмый, диләр... Кара әле, кайчан булса да бер ише килеп чыгуы бар бит бу Камәрнең дә... Шулай була калса, алла сакласын, Гыйльмениса кем белән торып кала соң бу дөньяда? Берсеннән-берсе чәчби- рәк булып туган өч кызы һәм аннары... Барыеның юк-юкта искә килеп төшә торган, үзе кебек, кыюсыз истәлеге беләнме?» VII Бер кире китсә, гел кире китә бит ул! Инде жайланып килә, ирсез тормышка ияләштем, кызларым-чәчбиләрем көннән-көн калка, яшьләренә күрә сүз тыңлаучаннар, берсе икенчесенә күз-колак, Камәр сеңел- кәшем дә чын иптәш булып, кулы эшкә өйрәнеп, авыл арасында булдыклы дигән даны таралып килә дигәндә генә — юк икән, бетмәгән икән Гыйльменисаның күрәселәре! Унөченче елны яңадан җир өләшү килеп җитте. Рахмановлар гаиләсе, ир-ат булмаганлыктаң, иманадан бөтенләй төшерелеп калдырылды. Уйлап карасаң, кызык килеп чыга: кеше жирдә яшәргә тиешле, шул ук кеше жиргә лаек булып та саналмый. Бу очракта Гыйльмениса ялгыз үзе генә дә түгел, өч кызы, бер каен- сеңелесе белән. Шуның да өстенә тагын, мең тугыз йөз ундүртенче елгы сугыш башланып, кешеләрдән туй, малай өйләндерү, кыз бирү хәсрәте очты, кешеләрнең башына зуррак хәсрәт авып төште. Үзеннән-үзе аңлашыла: чүпләмле сөлгеләр, тамбур нәкышләре белән чигелгән өстәл ашъяулыклары, поднос яулыклары хәстәрләү кайгысы да китте. Озакламый фронт якларыннан кара тәреле шомлы хәбәрләр кайта башлады: сезнең ирегез... сезнең әтиегез ., сезнең улыгыз фәлән фәләнич уртак мәмләкәтебезнең изге туфрагын саклап, патша гали-жәнапләренә вер- ноподданныйлык хисләрен югалтмаганы хәлдә, фәлән-фәлән җирдә чын каһарманнарча шәһит булды. «Верноподданныйлык хисләре» днгән чит сүзләре аңлашылмаса да. «шәһит булды» дигән сүзләре бик аңлашыла иде, моннан соң рәтле тормыш көтмә ахырысы ннде... Бер караганда, бу сугыш дигәннәре Гыйльменисага күп кенә ишләр дә китереп өстәде, хәзер инде ялгыз тол хатын ул үзе генә түгел, аның кебек яшьләй тол калганнар өй борынча булмаса да. шулай да күбәй- гәннән-күбәя бара иде. Кайгы уртаклашыр кешеләр җитәрлек, шул ук вакытта өмет белән яшәүчеләр дә юк түгел иде. Кулы язу белгән кеше итеп, солдаткаларның күбесе хат яздыру өчен Гыйльменисага килеп егыла, өмет белән хәсрәт арасында кысылып яшәүнең ачысын-төчесен шактый татыган кеше Гыйльмениса хатларны килештереп яза. Тормышның көннән-көн кысыла килүен, хуҗалык алып бару эшенең авырлыгын. авылда булып торган бәла-казаларны, кемнең сыеры зыянлавы, кемнән үлгән хәбәре килүенә хәтле — барысын да бер дә иренмичә тезә дә. ахырга таба, әллә үзенең дә сөю-сөелү хиреслеге чыгып бетмичә, яшьләй тол калганлыктан, шул бер очтан үз күңелендәгеләрне дә кушып, бик үк тәкатьсезләнеп түгел, шулай да «кайчан булса да бер ястыкка икәү башны куеп йоклаулар булырмы икән? Күрербезме икән андый бәхетне?» кебек, тулып ташкан сагыну хисләрен чайпалдыра торган итеп язуны булдыра иде. Шуңа күрә хат яздыру нияте кузгалган яшь солдаткалар күбрәк аның янына киләләр иде. Хәтта, ахыр чиктә, тормышының ертык урыннарына ямау салырлык кайбер «кештәкләр»не хат яза белү осталыгы белән дә эшли алган булыр иде Гыйльмениса — килештереп хат яздырырга теләүче киленчәкләр булган байлыкларын кызганмаган булырлар иде Гыйльмениса башта ук кистереп әйтеп куйды: әгәр шул юк эш өчен ни дә булса алып килә торган булсагыз, ике хулымнын берсен дә кыймылдатмаячакмын, диде. Шулай да кешеләр һәрвакыт кешеләр булып калалар, бигрәк тә хәсрәтле чакларында кү- иел кыллары нечкәргән, Гыйльменисаның үзенә биреп бул.маса, һич югы, ятимнәренә — кызларына дип, кесәләренә берме-икеме күкәй кыстыр- < мыйча килә алмыйлар һәм бу бүләкләрен әниләре күрсә-күрмәсә, ничек = тә балаларның кулларына төртеп китәләр иде. Шулап итеп, халык g естеиә төшкән бу зур бәланың Гыйльмениса балалары өчен бер бәй- 2 рәме дә чыгып куйды: тегеләр хәзер чәчүргеч тасма өчен алай талаш- | мыйлар, хәтта күкәйне һич әрәм-шәрәм итмичә жыеп, уртанчысы — куп- g шыланырга ярата торган әлеге Фасиләсе — кырык тартмачыдан муенына мәржән дә алып такты. * Бу хат язу һөнәре, бер яктан, Гыйльменисаның үзе өчен дә ярый, = кеше хатына үз күңелендәге сагышларны да кушып, хат язган саен ® бераз бушанып калгандай була Шуның өстенә ике хатын бергә очраш- о са, аз-маз кәлә-мәлә сөйләшеп, эчләрен дә бушаталар, арада, әлбәттә, * кызыклы-кызыклы гына гайбәтләр дә чыккалап кунгалый иде. Ах алла, * Гыйльмениса да кеше ич, гел тормыш турында уйлап, ут йотып йөргәнче, ® арада вакыт-вакыт кеше гайбәте тыңлап, бераз онытылып тору да < зыян итми торгандыр. е Әнә шундый телгә беткән яшь солдаткаларның берсе, башта, Гыйльмениса хат язганда, берничә тапкыр лышык-лышык елап алган булды да, хат язылып бетеп, конвертлангач, шактый ук тынычланып һәм һич истә-оста юк чагында: — Кара әле, Гыйльмениса малай,—дип кызык кына итеп сүз башлады,— без бүген Мәүлихәләрдә белгән-күргән өч-дүрт кенә кеше жыелып. кич утырмакчы идек Мәүлихәнең бианасы күрше авылга кызына киткән Киндер орлыгыннан жылгыр 7 пешерергә дип сөйләштек. Аннары синнән яшерен-батырыны юк, килсәләркилмәсәләр, Хисмәт писарь белән Гата хәлфә дә килер кебек әйткәннәр.— Инде бөтенләй күз яшьләре кипкән, хәтта көләчкә үк әйләнгән бу яшь солдатка, шул ук вакытта сүзләренә уен-көлке гөс бирергә теләгәндәй, шактый ук гөрләтеп өстәп тә куйды - Кирәк тапсак, Гага хәлфәдән коръән укытырбыз, яна орлыктан пешкән яна жылгырны котлатып.. Элек бераз аптырабрак калган Гыйльменисаның күзләрендә кинәт яшереп калып булмастай очкын чәчрәп чыкты — Кара әле, син кемгә саныйсың мине, Солтания? — диде ул берьюлы кабынып китеп. Тегесе, бу кыек эшнең үтмәслеген шундук төшенеп, ничек тә шаярткан атлы күренергә тырышып, сүзне сузарга уйлаган иде да, Гыйльменисаның хәтта шаярын сөйләшеп торырга да теләге юклыкны сизеп, тегесе тизрәк ишек тоткасына таба ашыкты — Бүтән вакытта хат яздырырга нкенче кеше тап, әйтмәдең дип әйтмә,—дип, кунагының артыннан кычкырып калды тәмам жене чыккан Гыйльмениса. Жене чыгуын чыкты, шулай да күңеленең кайсыдыр бер почмагы — бик яшертен, бик эчкәреге почмагы — уйнаклап калды бит «Кара әле, ни кыланалар кешеләр, үзе иренә хат яздыра килгән, жылаган була әле жигмәсә...» Аннары тагы хат яздырырга килүчеләрнең берсе —бусы Гыйльмениса белән көрәшче Хафиз арасында элеккеге, кыз вакыттагы яшертен «сандугач туйдыру»ларны белепме, әллә белмичә, тик болай, ишеткән 7 Ж. ы л г ы р — төелгән КИНА4Р орлыгы түбеннән зур пи.тмаи кебегрәк итеп катан- ла пешерелгән, соңыннан шул киндер маена ук манып ашала торган аулак нй ашы Автор искәрмәсе якалыкларыннан берсе итепме — сүздән-сүз чыгарып, һич уйлап тормас- тан, мондый яналык әйтеп ташлады: — Гомере бетмәгән булса, алла боерса, безнекеләр дә кайтыр. Әнә бит, гомере бетмәгән булгач... Күпер төбе Хафизны әйтәләр. Карайлары белән батырганнар, ди, бер чак. Батырганнар, ә башына җитә алмаганнар. Булнистән булнискә йөртә торгач, инде килеп, үзебезнең Казан бульнисенә үк кайтарып җиткергәннәр, ди. Ничәмә-ничә еллар күзгә-башка күренмәгән кеше, кайтып төшәр әле менә бер заман... Кинәт,ток тоткандай, дерелдәп куйды Гыйльмениса, я хода, әле ярый, балалар өйдә юкта туры килде, аннары тагы Камәр сүс өмәсенә киткән чак иде. Камәр дигәннән, ул да хәзер теге вакыттагы йомылып ята торган Камәр түгел. Кул эшенә уңганлыгы белән авылда даны чыккан. Җиңгәсе белән туганнарча тату торуын да мактап телгә алалар. Аннары теге буранлы кичтә тәрәзә алдындагы нигездә кайсыдыр бер билгесез адәмнең кыштырдап куюы да күңелне алгысыткыч шом калдырган иде. Шуның да өстенә тагын, куак кыштырдаганны ишетеп, «йөз бүре күрдем!» дип шапырынучылар монда да бар: Камәр турында «ул инде үзенә ике сандык мал әзерләгән, ди. Калага алып барып сатса, берсе-берсе бишәр сум торырлык күпертмәле чигеш белән эшләнгән поднос яулыклары гына да берничә дистә, ди» кебек имеш- мимеш сүзләр чыккалап тора. Болар барысы да ул серкәле башны җилкендерү өчен җитә кала: битенә кершән-иннек, тырнакларына кына ягынып җибәрә кызый, өстендә әлеге зәңгәр плюш бишмәт, әнтмәссен теге вакыттагы йомыкый Камәр дип. Әлбәттә, тәндә җаны бар кешенең, болай купшыланып та алгач, кияүгә чыгасы килү теләге дә уяна булса кирәк, шулар барысы бергә кушылып Камәрне хәзер тәмам терелткән, терелткән һәм тилерткән, «алам» дип әйтүче булса, «барам» дип сикереп чыгарга Камәрең бик әзер, тик хәзергә менә «алам* дип әйтүчесе генә күренми иде әле. Шулай да Гыйльмениса хәзерге минутта бер нәрсә өчен шатланып бетә алмый: ярый, Камәр өйдә чагында әйтмәделәр әле теге хәбәрне! Әлеге шул күпер төбе Хафиз турындагы хәбәрне. Аннары тагы шунысына бик шөкер, ялгыз баш калган чак түгел. Берсеннән-берсе тупырдабрак өч кызы үсеп килә, олысы Факиһәсенә быел унике тулды. Башкасын әйткән дә юк: кечесе, Фәниясе, «быел кыш мин дә абыстайга сабакка йөрим» дип тәтелдәп торган була. Бу бәләкәй тәтелдеге тагын шуның белән апаларыннан уздырып җибәрде: бабасы Әлмөхәммәт белән уртак тел табып алган, һични белән исәпләшеп тормый: «Син минем кибетче бабам бит! Алай булгач ник син мине киндер ыштаннан йөртәсең?» дип сөйләнә-сөйләнә, бара да сарыла икән тегеңә. Әлмөхәммәт бай да кеше бит, әллә күңеле йомшаган чак туры килеп, әллә, ярлы тәкәббер булып, һаман буй бирми йөргән Гыйльменисасын үртәргә теләүдән, шулай бара-кайта сырпаланып йөрүләренең берсендә бу бәләкәй тел бистәсен шәһәрдән генә алып кайткан өр-яңа сатин күлмәк-ыштан, яулык-тасма белән чын-төзү итеп киендереп җибәрә. Менә шулай тора хәзер эшләр! Шулай торуын тора да, нишләп сон «Хафиз кайта!» дигән хәбәрне ишеткәннән бирле Гыйльмениса тәтәйнең болай жае китте әле? Кайдан чыккан, нигә дип чыккан хәбәр булды сон әле бу? Ләкин Хафиз кайта дигәне күпмегә чын булгандыр — чынмы, уйнап чыгарылган сүз генә булдымы ул? — Әмма Гыйльмениса тормышында һич көтелмәгән һәм хәтта уйга килүе дә мөмкин булмаган бер яңалык килеп туды. Көннәрдән бер көнне аларның авыл башындагы кыйшайган өйләренә аркасына юл капчыгы аскан, капчык өстенә корымланып беткән котелогын бәйләгән, солдат хезмәтеннән кайтышы икәнлеге тышкы кыяфәтеннән, киемсалымыннан, арган-алҗыган килешеннән үк күренеп торгая. ләкин сөйләтүенә, арада көлдерә торган шук сүзләр дә кыстыргалап жибәрүенә караганда, әлегә бөтенләй үк сыгылып бетмәгән урта яшьләрдәге бер мосафир килеп керде. — Рәхәт булды әле. шакып торасы капка да юк икән монда, безнең ише килгән-киткәнне рөхсәтсез кабул итүчеләр булса кирәк,—дип керешли үк үзеннән-үзе сөйләнә-сөйләнә керде һәм шундук, «рад ста раться» дип. механик рәвештә диярлек солдат сүзләре кыстыргалап, б җилкәсендәге капчыгын салып атты, гимнастерка җпне белән маңгаен = сөртте. S — Бала-чага йөрүдән туктамый, ишеккә ябылып торырга чират ти- 5 гәне юк,— дип, жор телле кунак жаенарак ятып, кече яктан, сызганган = җиңнәрен төшерә-төшерә, Гыйльмениса килеп чыкты. Алар икесе дә. й нишләптер, бер мәл сүзсез калдылар. «Хафиз дигәннәре шушы көнг.) A калмагандыр ич?» дигән хәфевле уй үтте Гыйльменисаның башыннан. _ Унбиш-уналты еллар күрми торуына карамастан, ул көрәшче Хафизны “ әле һаман элеккечә мәһабәт, киң иңбашлы, көләч бер егет итеп күз и алдына китерә иде. Ләкин кунак анарга озак саташырга юл кал- ® дырмалы: — Әйтүләренә караганда. Барый Рахмановлар өе шушы була тор _ гандыр? — дип сорады ул. һаман шулай солдат кыюлыгы белән.—Сез н аның сеңелесе-мазары түгелдер ич? < — Мин аның хатыны идем,— дип әкрен генә әйтеп куйды Гыйльмениса, нишләптер бу кешедән оялган кебек, түбәнгәрәк карап. — Алай ди-ген.— әлеге жаваптан аптырабрак калгандай, суза төште кунак һәм кинәт тукталып калды. Анысы да. түбәнгә карап, беравык тынып торды. Аннары авыз эченнән, бары тик үзе өчен генә сөйләнгәндәй мыгырданды,— мондый жн игәнне калдырып, ашыгыбрак киткән икән шул бичара. — Утырыгыз, мин тагын бөтенләй онытылып ук киткәнмен.— дип, Гыйльмениса, татар гадәте буенча, кунакның астына киез китереп салды, урын тәкъдим итте,— менә бар булганы белән чәй куеп җибәрербез. Гыйльмениса кабаланып кече якка кереп китте, аның ул якта самовар куеп кайнашканы ишетелә, шул ук вакытта ул, үзе күренмәгәч, бераз батырая төшкән сымаграк та сизелә иде — Сорарга да куркып торам, сез соң. алла кушып, кайчан да булса безнең Барыйны күргән, Барый белән очрашкан кеше түгелсез? — Без аның белән бергә елга якын бер баракта торып, бер хуҗаның шахтасында эшләдек. Тагын тынлык урнашты. Тынлыкны кече якта кулдан төшеп киткән чыра-пычак тавышы бүлде. Шулай ла сүз ялганып китми иде әлегә. Тәкъдим ителгән урынга әле һаман утырмыйча идән уртасында аптырабрак басып калган кунак шулай да бу тынлыкны артык күтәрә алмады — ана, дөнья күргән кешегә, бер үк вакытта әллә ничегрәк: «Ник кердем?» дигән дә төсле, бик ул хәтле искитәрлек эш тә юк кебек күренә иде. — Була дөньяда хәлләр, сенелкәш. сезнең белән бездән генә калмаган,—дип сөйләнеп куйды ул үзалдына. Аннары кече якта, сиздермәскә тырышып, шул ук вакытта эшен дә караган булып, лышык-лышык җылап. борынын’ тарткалап йөрүче хуҗа хатынны тынычландырырга тырышып булса кирәк, әйтеп куйды—Бичара-мәрхүм тагын бер айдан илемә кайтам, дип ашкынып йөри иде, нишлисең бит, тәкъдирең шулай булгач... — Син үзең берәр мулла-мәзин нәселеннән түгелсен бит? — дип. әллә ачуланып, әллә аптыраганнан, кырыс кына сорап к>йды Гыйльмениса. Аңа бүлмә тактасы аша сөйләшү ул хәтле читен түгел, җитмәсә тагын, аңарга кунакның «тәкъдирең шулай булгач» дип шомартып сөйләргә тырышуы да бер дә ошамый иде. — Мулла-мәзин булып, әллә жиназа намазы өчен түләтергә килгән кеше дип шүрләдеңме, апакай? — Кунакның тавышында яңадан элекке уенчаклык ноткалары яңгырый башлаган иде инде — Юкка хәвефләнмә, минем үземне дә жиназасыз-нисез берничә тапкыр теге дөньяга озата язып калдылар. Күреп өлгермәдегезмени әле, әйләнчек сарык кебек кырын-кырынрак йөргәнне. Үземнән элек минем сулъяк иңбашым йөри, ожмахка да, тәмукка да ин элек шул сулъяк иңбашым белән барып керәчәкмен. Самовар кайнап, чәй урыны әзерләп, солдатның керләнеп беткән күчтәнәч шикәре белән берәр чынаяк чәй эчкәнче болар тәмам танышып. аңлашып життеләр: кайчандыр Гыйльменисаның Барые белән бер баракта торып, бергә шахтада эшләгән бу гидай бәндә дөньяда хәзергә исән-сау селкенеп Нәрсә дә, соңыннан сугышта булып, яхшы ук чәрдәкләнгән һәм, үзе әйтмешли, тәмугыга жантыгы белән кереп бара торган бер адәм булып чыкты. Лазареттан лазаретка йөртеп, озак кына тинтерәтеп тә, рәт чыгарлык жирен тапмагач, өенә кайтарып жибәрергэ булганнар. Кайтуына үзенең әллә ни исе китми, авылдан алган хатлаpbiigi караганда, кайтып, аны тәрәзәсе кадакланган өйдән бүтән нәрсә каршы алмаячак. Ә болан әле, әйтмәгәне булсын, ике нәрсәсе үзе белән: әнә шомарып, каешланып беткән солдат капчыгы да, үзеннән алда кырынлатып чаба торган жимерек иңбашы. Шулай ла сүзләренә, уен- көлкесенә караганда, солдат хәзергә әле тәмукка төшеп китәргә бик ашыкмый, хәтта ачыктан-ачык ук әйтмәсә дә, сүз яраларыннан шул аңлашылып калды: иргә аптыраган берәр чүпрәк баш очраса, билләһи- газыйм, өйләнүдән дә бер дә качачак кеше түгел имеш. Чәй янында нәкъ шушы тема тирәсендә сүз барганда — алламы, иблисме туры китерде — өйалдына кереп тулган тавыкларны пыран- лата-пыранлата, өйлә кунак — ят ир кеше утырудан һич хәбәре булмаган шау-шулы Камәр кайтып керде. Ул кайдандыр кыр эшеннән кайткан, көне шулай туры килгәнме, юлда берәрсе арбасына утыртып алып кайтканмы, авыз бик жырык, күлмәк тә бик югары кыстырылган, итәк белән оек балтыры арасыннан күрми күргән күңелгә яхшы ук вәсвәсә салырлык булып кызыл ыштаны жемелдәп күренә иде. — Бу шушы Камәр буламы инде? — дип, шундук чәй яныннан торып. ике кулын сузып, күрешә килде солдат. Ләкин Камәр кулын сузарга бик ашыкмый иде Ул, кунакка караудан да бигрәк, «Бу кем? Син кемне болай тора тартып минем өскә жнбәрәсең?» дигән кебегрәк итеп, жиңгәсенә текәлеп карап тора иде. Шул ук вакытта, әле Камәр турында бер сүз дә булмаган килеш бу әрсез солдатның, чебешкә ябалак очып кунган кебек, ишектә күренүгә сикереп торуы һәм әлеге алдан йөри торган янтык иңбашы белән Камәрнең янына ук килеп басуы, барыннан да бигрәк, һич ишетмәгән, телгә кермәгән килеш, әллә кайдан исемен белеп, «Камәр!» дип гөрләп торуы туганым-жиңгәсенен дә өнен алган, ул да ни әйтергә белмичә, шаккатып калган иде. _ — Дөресен әйткәндә, туганкайларым, мин сезнең бу дворецны шушы Камәр дип эзләп килдем дә инде,— солдат үзен генерал алдындагы солдатчарак тота: әзрәк каушаган, шул ук вакытта каушаганлыгын сиздермәскә дә тырыша, шуңа өстәп белгән-ишеткән яңгыраулы русча сүзләр кыстыргалап жибәрүдән дә әллә ни тайчанмый — солдат муштрасы аның канына сеңгән иде. Дәрья бит кеше күңеле, башта аптырабрак калган Камәрнең күңеленнән яшен тизлеге белән «әллә теге төнне тәрәз каршындагы нигездә кар ерып, эз ясап йөргән адәм дә шушы булды микән?» дигән уй узды Ләкин хәзергә ни әйтергә дә белми, житмәсә, жиңгәсе дә сүзсез калган, ә сүзсез калган ике хатын-кыз каршында, шулай ук сүзсез калып, эндәшми-тынмый басып тору солдат кешегә бөтенләй килешми иде Шунлыктан, бу юлы инде ул баягы кебек батыр итеп түгел, хәтта бер дә батыр итеп түгел, хәтта чак кына уңайсызланган да кебегрәк итеп, әкрен генә сүзгә кереште: — Ни дип башлап китәргә дә белмичәрәк торам, сүзе шундыйрак, апайлар,—дип башлады ул. һаман күтәрелеп карарга кыймыйча — Барый мәрхүм белән бергә, бер шахтада эшләвем турында әйттем инде. * ул чуттан кабатлап тормыйм. Шул Барый дусның бер васыяте калды < минем өстә, әледән-әле әйтә торган ие шуны' шахтага эшкә киткәндә = Камәр атлы бертуган сеңелесен рәнжеткән булган, имеш Кул белән- а ме, сүз беләнме — анысы миңа билгеле түгел, но булган булса ки-S рәк шундый бер күңелсез эш. Шуны әледән-әле телгә алып сөйли иде 5 мәрхүм. Дөнья хәлен белер хәл юк. Таҗи дус,— дия торган иде, әйтер- 3 сен, күңеле алдан сизгән. Андый-мондый хәл була-нитә калса, ди торган нде шуңа өстәп,— ерак түгел авылларыбызның арасы, барып чык без- * нен Ташлыярга, эзләп тап минем җиде җилгә сәлам биреп утыра тор- = ган гурнәчәне Камәр атлы булыр ул минем сеңел, хурланма, оялма. = харшысына барып, аяк очына башыңны орып, минем исемнән гафу © үтен: җан ачигысы белән, тормышка-эт ормышка ачу чыкканнан әйтел- * тән сүз, зинһар, рәнҗеп, күңелендә саклап йөртә күрмәсен, ди тор- * ган нде. = Камәр һәм Гыйльмениса, бу чит-ят кеше алдында һич уңайсызлан- < мыйча, икесе бердән үксеп елап җибәрделәр. Таҗи солдатка да. әлбәт- ә тә, җайсызрак булып китте .. — Нишләтим соң? Васыятьне җиренә җиткермичә кала алмадым,— дип сөйләнеп алды ул үзалдына,— белгән юк. бәлкем, мин әнә шул васыять аркасында сугыш мәхшәреннән исән-сау калганмындыр... Артык чәй эчү дә, сөйләшеп-тәфсилләп утыру да булмады, чөнки берсенә дә җиңел түгел иде. Гаҗәп бит кеше күңеле, әле яңарак кына тәмам тулышып, нечкәреп калган Камәр, елаганнан соң әллә кинәт жинеләйде. әллә башына берәр җүләр уй килеп төште, солдат китәргә кузгалгач, аны-моны уйлап тормастан, җиңгәсен бер читкәрәк тартып алды да пышылдап кына: — Туганым-җиңги. ачулансаң ачуланырсың, мин бу кешене Тегермән тавына хәтле озата барам. Килешмәгәнен беләм. әйтер сүзем дә юк. ә бармыйча булдыра алмыйм. Абыем кебек булып китте ул миңа ничектер... Нәрсә әйтә алсын Гыйльмениса? Аннары ул Гыйльмениса эшемени’ Таҗи солдат: «Кирәкми! Юлны мин үзем дә беләм!» дип караса да. тыштан гына әйткән булгандыр, кыз ияргәч, бик шатланып риза булды, һәм Камәр, өстен алыштырмаган, елаганнан соң битен-күзен юмаган Камәр китте дә барды ияреп. Сөйләшә торгач, сүзләре дә табылган булса кирәк, әйләнеп кайтканда. Камәрне алыштырып куйган кебек иде. — Ул бик яхшы күңелле кеше булса кирәк, туганым-җиңги,— дип. үзен тота алмастан. сүз башлады кайтуы белән,— мина «җаным!» диде, миңа моңарчы берәүнең дә «җаным» дигәне юк нде. Мин бөтенләй, шушы чыгып китүдән ук ияреп китмәнче илем аңарга. «Тукта, кайтып, тәрәзәгә кадакланган такталарны алыйм, өйгә бераз якты керсен, юкса, мин сине ничек танырмын, караңгы өйдә?» дигән була Шундый әйбәт, шундый көлдереп сөйли, абыйның үлгән хәбәре килгәннән бирле минем әле бер дә болай көлгәнем юк иде Нәрсә әйтә алсын Гыйльмениса? Аннары ул Гыйльмениса эшеме? Гыйльмениса эше —менә тагын бер югалту, көзен, кыр эшләре беткәч. Таҗи солдат —ул әле һаман шомарган солдат гимнастеркасын салмаган иде — кайдандыр тарантаслы ат табып, дугасында кыңгырау яңгыратып килде дә. Гыйльмениса — «туганым-жиңги»не өч кызы белән үзен генә калдырып, Камәрне үзенә — бу юлы инде бөтенләйгә алып кипе. VIII Кул эше, һәртөрле чигсш-нәкыш эшләре белән генә тамак туйдыру мөмкин булмый башлады. Дөресен әйткәндә, авылның башка нужалары муеннан ашкан, өйләндерерлек егетләр калмаган, андыйларны сугыш машинасы үзенә алып, йота алганын йотып, тамагыннан үтмәгәнен чәрдәкләп кайтара тора иде. Шундый чакта да халык җорлык саклаган була, әллә кияүсез калган кызлардан көлеп, әллә аларны жәлләп, кайчагында «яшь әтәчләр»нең, җитлекмәгән тавыш белән һәм мулла, мәчет тирәсен һич санга сукмыйча: Шыбыр шыбыр яңгыр ява өй түбәсе калайга, Инле, кызлар, сез калдыгыз кузна уйнаган малайга, — дип җырлап узуларын ишеткәләргә туры килгәли иде. Камәрдән аерылу Гыйльмениса өчен, бер яктан, канаты каерылу булса, әмма шундый егетләр кытлыгы вакытында аны башлы-күзле итеп калдыруы өчен ул сөенеп бетә алмын Чакырып ук ала алмаса да, килгәндә бары белән кунак итә. мунчасын ягып кертә, хәтта — күрше-тирәләренең теленә керүдән һич шикләнмичә — әлеге теге янтыгы белән алгарак чыгып йөрүче кияве өчен кайдандыр «кумушка»сын да табып кайта иде. Тегеләре дә буш кул белән килмиләр, хәер. Килгән саен Гыйльменисаның әле кызларыннан берсенә, әле үзенә яулыкмы, алъяпкычлык ситсымы кыстыра киләләр—Таҗи кияү, янтык булмагае, чорт булсын, атаклы Ширияздан байларның алар авылына ачкан кибетенә приказчик булып кергән, газета яздыра, дөнья хәлләре белән танышып бара, килгәндә- киткәндә, әллә чак кына мактанырга теләп, әллә дөнья хәлләрен алдан- рак «сукалап», җиңгәсе Гыйльмениса алдында: — Әле. туганым-җиңги, уйлама болан гына булыр, дип. Ширияз әфәнденең кибетен ялынып-ялынып мина сылар көннәре алда әле, менә, сугыш бетеп, аннан атчайныйрак егетләр генә кайта төшсен,—дип тә җибәргәли иде. Гыйльменисаның сугыштан кайтыр кешесе булмаса да. мондый хәбәрләргә ул да бик рәхәтләнеп колак сала, ни генә димә, аның да көтәр нәрсәләре бар: беренчедән, әгәр сугыш бетсә, дөньяга тоз чыгар иде — күпме вакытлар менә рәтләп тоз күргәннәре юк. Икенчедән, кем белгән, бәлки хатын-кызларны да кертеп, җирне яңадан өләшерләр иде. Өченчедән — бусы кандадыр, күңел тирәнлегендә генә саклана торган уе — аңарда да берсе артыннан икенчесе өч кыз үсеп килә ич. Ашка чеметеп салырга да тоз исәпле бер заманда кызларны тозлап куеп булмый, ичмасам, ходай бәхетләрен ким итмәсә, сугыштан сөягенсанагын тук- ми-чәчмирәк кайткан егетләр күзе төшмәсме үзләренә? Кыскасы, дөнья үзгәрә бара: мәчет, мулла турыннан гармун уйнап, юкныбарны җырлап узучы «яшь әтәчләрне» әйткән дә юк, әле тегендә, әле монда җеннәре чыккан ач солдаткаларның алпавыт амбарларын талауларын ишеттергәләп торалар, уйнаштан бала табулар да ешаеп китте, мыскыл итсәләр итәләр, бәет чыгарсалар чыгаралар, әмма элеккеге кебек, адәмнең адәмлегеннән көлеп, мыскыллап, кыйнап-җәберләп храм йөртүләр бетте, дөньясының кырылып баруы әкренләп иске йолаларның да кырыла башлавына дәлил бугай, әмма яңасын уйлап табучылар хәзергә күренми иде әле. Гыйльмениса боларның барысын да белеп-ишетеп тора, артык киртә сикерүчеләр турында ишетеп, чиркангалап та куя — табыла бит бер нәфсесенә баш була белмәгән кешеләр. Ләкин шул ук вакытта, тамак тәмугыга кертә дигәндәй. Гыйльмениса да түбә җирдә генә басып кала алмады: уналты белән бара торган кызы Факиһәне өйгә «күз-колак» итеп куйды һәм буш вакытларында кадакланып киндер станына утырырга кушты. Кече яшьтән ук купшы киенергә яратучы ундүрт яшьлек Фасиләсен Казанга — әнисе ягыннан үзләренә «чыбык очы» тиешле казылыкчы Моталлап байга асраулыкка бирде. Унике яшендәге кечесен каз бәбкәләре, бозау карау эшенә беркетте, шуның да өстенә бусы көнгә ике тапкыр — төшкә хәтле бер, төштән соң бер — кечкенә арба белән урманнан утын, чыбык-чабык алып кайтырга тиеш. Шулай итеп берсенә дә буш торырга, юкны-барны уйларга вакыт калдырмыйча. « балаларын эшкә кушып бетерде дә үзе урман артындагы урыс алпавы- < ты Колокольников утарына дуңгыз караучы булып ялланды. Авылда. = әлбәттә, бу эшне өнәп җиткермичә телгә кертүчеләр дә булды, эше дә 3 чистадан түгел, кайткач, бөтен жире сап-сары юылып куелган өеннән 1 дә дунгыз абзары исе килгәндәй була, эштә киеп йөри торган халатын = утынлыкта ук салып калдыра, иртә таңнан һәм кич караңгы капкач 3 урман аша үтеп йөрүләр дә шикләндерә, шулай да эшли. Тормыш ләмкәссн тартырга кирәк, шуның өстенә карт һәм борынгычарак уйлый ’ торган либерал алпавыт Колокольников билгеләгән жалуньясын нәкъ = үз вакытында төгәле белән биреп бара, хәтта кайвакытта: «Менә бусын, ~ ятим балаларыңа берәр нәрсә алырсың, дип бирәм, эшеңне яхшы баш- о карганың өчен мөкяфәть» дип, берәр сумны артыграк та төртә, икени чедән, читен булса д'й кайтып-килеп, өйгә, балаларга күзколак булып * йөрү рөхсәт ителә,— әлеге дуңгыз абзарына бөтенләйгә үк кадайяан- = маган иде. < Ләкин кайчагында артык либераллыкның да кызык хәлләргә китерүе е мөмкин икән. Алпавыт Колокольников якшәмбе көнгә каршы кичләрен хезмәтчеләрен, бигрәк тә күрше авыллардан килеп эшләүчеләрне, берике сәгатькә алданрак жибәрә һәм җае чыкканда, күрше алпавытлар- әшнәләре алдында үзенең бу киң күнеллелеге белән мактанырга да ярата, үзенә карата мужикларның тыйнаклык саклауларын шуның бе- > лән аңлата иде. Ул хәтлесенең нечкәлекләренә кермәстән, хәер, атнага бер көн булса да болай иртәрәк, көнгә караңгылык капканчы өйгә кайтырга чыгу Гыйльмениса өчен бик-бик ярап куя иде Хәер, либерал алпавыт Колокольников нечкәрткән кебек нечкәртеп торырга Гыйльменисаның вакыты да юк, башы да эшләми, аңарга шул булган хәтлесе дә житеп тора, якты күздә урман аша чыгып, өйгә — балалары янына кайту үзе бер бәйрәм иде. Ә менә шундый якшәмбе алды кичләреннән берсендә якты күздә урман аша чыгу аркасында ул һич көтмәгән, күңелгә килмәгән тамашага юлыкты Галәмәт бер хәл булды бу бер караганда Ләкин Гыйльмениса андый «галәмәт»ләрпе һич тә көтмәгән иде шул. Кинәт аптыратып, сискәндереп, хәтта бер мәлгә берни дә уйлый алмас хәлгә китереп бастырды ул бичара Гыйльменисаны Урманның бу як авызында. Ташлыяр авылы яртылаш, бигрәк тә чак кына авыша төшкән мәчет манарасы белән, инде күренеп торган жнрдә, хәтфәдәй яшел үлән өстендә, тезләрен кочаклап, уйланып калган бер ир кеше утыра иде. Аның бер ягында унике-унөч яшьләр чамасында картузлы бер малай кырын әйләнеп төшкән, икенче ятында жнде-сигез тирәләрендәге кечерәге, шундый ук картузлы, сухаримы, агач каерысымы кимереп утыра һәм, әледән-әле утырган җиреннән сикереп торып, арткы яктан әтисенең муенына килеп сарыла иде. Мосафир үзе яланбаш, чигә чәчләре ике яклап коелган. Ләкин эре гәүдәсе, киң иңбашлары әле үз урынында, бәлки, авыл ягына карап, уйланып утырганныкыдыр. җилкәсе чак кына бөкрәя төшкән кебек күренә иде. Картузлы малайларына тирә-юньне күрсәтеп, ял итеп утыручы берәр урыстыр, дип эндәшмите-тынмыйча, хәтта адымнарын мөмкин хәтле җәһәтрәк атлап үтеп барганда, Гыйльменисаның колак төбендә гаҗәп якын һәм үз булып бер эндәш янгыразгы, туктамас җиреннән туктап калды Гыйльменисаң. — Бу безнең Ташлыяр анылы шушылай кечерәеп налчвпнанг» - дип сорап куйды ир. утырган урыныннан кузгала төшеп.—Арткы урам- ны. Караташ сыртын бөтенләй бетергәнсез ич. Әйткән сүзе бары тик шул булды, аннары тынлык, аптырап, күрер күзгә ышанмыйча бер карашып тору, аннары тагын тынлык — бу юлгы- сы инде уйлану, танырга тырышу, бер үк вакытта гаҗәпләнү белән тулган иде. — Тукта әле, тукта! Гыйльмениса түгелме соң син? Гыйльмениса ич син! Моны ике малаен ике кулына җитәкләгән, ләкин нинди дә булса адым ясарга әле базмыйчарак торган әлеге шул ир кеше әйтте. Гыйльмениса инде өнгә килеп өлгергән, аның каршында картузлы ике малай җитәкләгән кеше, картайган, яхшы ук суырылган, ләкин күз карашындагы яшькелт утын, Ташлыяр авылында бүтән берәүдә дә булмаган- күренмәгән моңсу-яшькелт утын әле дә булса югалтмаган, тавышындагы ягымлы җылылыкны да югалтмаган кеше — я, мәүлә! — бу бит шул, кайчандыр төшләргә кереп йөдәткән, хәзер инде онытылган һәм һичсүзсез онытылырга тиешле кеше — Хафиз... Хафиз үзе иде ләбаса! Малайларның берсе, зуррагы, нәрсәдер сизенгән кебек, әтисенә туры гына карап, русчалатып нидер эндәште, ләкин Хафиз аны ишетерлек хәлдә түгел иде. — Менә шулай, Гыйльмениса,— дип куйды Хафиз, малаеның сүзен искә дә алмыйча,— исән кешеләр бер очраша икән. Тагын тынлык: Хафиз Гыйльменисаның нинди дә булса сүз әйткәнен көтә, ә Гыйльмениса һаман сүзсез, ул әле малайларга, әле Хафизның үзенә карап, нәрсә дип сүз кушарга да белмичә, телсез калган иде. — Әйдә соң, атлый торыйк,—дип тәкъдим ясады Хафиз, бу юлы инде яхшы ук кыюлана төшеп,— безгә бит бер якка таба. Аңы белән түгел — нәрсәне булса да аңЛый һәм нәтиҗә ясый алырлык дәрәҗәдә түгел иде Гыйльмениса,— дөресрәге, эчке сагаю һәМ, искәрмәстән килеп чыккан бу кннәтлектән, әле һаман сискәнеп туктамаган шөбһәле күңеле белән, Хафизның бу соңгы сүзләрен ишетеп алды хатын һәм бусы, озак еллар онытылып торудан соң, аны иң куркыта торганы булды. — Болар әллә синең малайларыңмы? — дип сорады Гыйльмениса, кызыксынудан да бигрәк, гаҗәпсенеп. Аны, барыннан да элек, малайларның әллә нидә бер русчалатып сүз кыстырып куюлары гаҗәпләндерә иде. — Ә кемнеке булсын, минеке булмыйча? — Хафиз сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды. Ул бераз шаярткан кебек тә күренергә тырыша, ләкин Гыйльменисаның — кайчандыр бөтен нәрсәне нәкъ үз вакытында, нәкъ үз дөреслеге белән тотып ала торган булып хәтеренә сеңеп калган Гыйльменисаның — шушы ап-ачык хакыйкатьне, ягъни яныннан тырык-тырык атлап килүче картузлы бу ике малайның Хафиз малайлары икәнлеген аңлар-аңламас килүе аны — болан да әйләнә- тирәдәге үзгәрешләргә исе китеп кайтучы кешене — эчтән нык кына уйландырып калдырган иде. «Ә өйдәгеләр... Әти белән әни карчык ничек карар татарча белми торган бу пацаннарга?» дигән сорау да узды аның миеннән. — Ә әниләре соң? Соңыннанрак кайтачакмыни әниләре? Бәлки, кирәк булмагандыр, урынсыз куйгандыр Гыйльмениса бу сорауны. Ләкин нишләтәсең, аналык инстинкты, балалар язмышы белән кызыксыну чиште бугай телен, ычкынды бит шундый уңайсыз сорау. Хафиз беравык телсез калды. — Беркайчан да кайтмаячак әниләре,— диде аннары, күз карашын аска алып. Кинәт аның тавышы сынды, шуны сиздермәскә тырышып сүзсез барды, аннары салмак кына янә башлады,—Ишеткәнең юк идеме Севастополь дигән бер кала турында. Кара диңгез буендагы пор- товой бср кала. Менә шунда артналет вакытында үлеп калды әниләре. Маша исемле иде. Береговой охранада медсестра булып эшли иде. Озак кына сүзсез барганнан сон. эчке халәтен бераз җиңеләйтергә теләп булса кирәк, күтәренкерәк тавыш белән өстәде — Менә шулай кайтып киләбез инде Ташлыярга Казанга хәтле поезд белән. Казанның бу ягын тәпн-топи.— аннары, бөтенләй уенга ♦ әйләндерергә теләгәндәй, болай дип тә өстәде,— ни урыс, ни татар « дигәндәй, ике малай җитәкләп Кертерләрме авылга, юкмы? = Гыйльменисага кинәт бик авыр булып китте—нилектән икәнлеген S үзе дә белми, бәлки, анасыз калган балалар язмышы өчендер, бәлки 3 дөньясының шулай катлаулы булганлыгы өчендер, бәлки, үз язмышы | кинәт башына китереп органдай булгандыр — ләкин Гыйльменисага 3 бик-бик уңайсыз булып калды бу минутта. IX = о о Хафиз кайтышлый, урман юлында Гыйльмениса белән беренче оч- * рашканда ук. унный-көлә: «Ни урыс, ни татар, ике малай җитәкләп * кайтабыз менә. Кертерләрме авылга, юкмы?» дип бөтенләй юктан гына ь әйтмәгән, өндәге картларының үтә иске фикерле диндар кешеләр бул- < ганлыгын чамалап әйткән икән. Озак аерылып торудан да ара яхшы е ук суыИган. шунын өстенә кайтучы кеше мәкәрҗәдән түгел, бүләк-санаклары юк, кесә ягы да буш. һич урынсызга телдән ычкынгалап китә торган, ләкин мондагыларга аңлашылмый да. аларны шаккатыру өчен әфсенле көче до булмаган диңгез терминнарыннан һәм Ялтыравыклы төймәләр тезгән кителеннән бүтән байлыгы хәзергә күренми Шул «юк» өстенә тагын татарча бер авыз сүз белми торган ике малай да өстәлгәч, тынычка өйрәнгән карт белән карчык әллә нишләбрәк калдылар. Әлбәттә, кайту белән үк —берьюлы сиздермәделәр. Булганы белән куйак иттеләр Хәтта картузлы малайлар белән әби арасында бармаклар белән төртеп сөйләшү. Һәртөрле ымлаулар ярдәмендә кызыклы- кызыклы гына анлаШып караулар да булды шулап да бу кунакчыллык озак дәвам итә алмады, әбинең җыела килгән үте бер көнне тышка ук бәреп чыкты Туйдым миИ бу кул белән төртеп сөйләшүләрдән,— дип. хәзергә әле карты алдында гына булса да. үтен түкмичә кала алмады Сәрби әби,— җитмәсә тагын сүз ишеттерә торалар Бер көйне су юлынта Хабра карчыгы Әс.хап күзгә бәреп әйтә: марҗадан туган ул сөннәтсез малайларны безнең мөселман җирендә озак асрарсызмы икән? Әнә абыстай әйтә, ди. анда; сугыш зилзиләсенең болай озакка сузылуы да. уйнаштан туган балалар да, мәчет манарасының тора торгач бер якка кылая башлавы да, сөннәтлесенең. сөннәтсезенең бср коедан су эчүе дә. дип әйтеп әйтәдер, ди... Ул әле тагын да сузмакчы иде. карты Хәсәнша: —• Кунсана шул Хабра карчыкларын да. разный андя мәет козгыннарының сүзләрен,—диде сүзен кырт өзеп.— сөйләшсәм мин үзем, ир кеше белән ир кеше, сөйләшермен Ә малайларга, сөннәтсез, дип тел тидерәсе булма Болай да җнреннәнсуыннан. туган аналарыннан язган балалар алар — Ничек тел тидерим, ди. кайчан мин аларның телләрен гүпчи дә белмим,—дип мыгырданып калды карчыгы Ләкин бу әле анын карты белән килешүе днтән сүз түгел, эш кайсы якка булса да бср якка хәл нтелмәсә, ул әле. әлбәттә, мыгырданып кына калыр кебек күренми иде. Шулай да Хәсәнша карт башламады ул җитди сүзне, Хафиз үзе башлады — ул бормнгычаряк уйлый торган картларның ашына кара таракан булып төшкәнлеген үзе дә сизеп йөри иде. — Бодай тора эшләр, әти,— дип башлады ул бер кичне өйдә әтисе картның ялгыз үзен генә туры китереп,— син үзен дә элекке солдат кеше, анларга тиешсен шушы Русия мәмләкәтен саклап, ничәмә-ничә еллар тозлы диңгез сулары гизгән, берничә тапкыр ранный булган кешеләрнең — без солдат, морякларның — урыны хәзер ишек төбендә түгел, өйнең түрендә булырга тиеш. Безнең братва моны әле тиздән күрсәтәчәк. Әти белән сөйләшкәндә сүзнең митингда сөйләшкәндәге кебегрәк килеп чыгуын һәм үзенең урынсызга кыза башлаганлыгын сизеп, Хафиз шундук әкренрәк җайга ятты, сүзенә тизрәк йомгак ясарга ашыкты: — Тел белмәгән балалар белән әнигә җиңел түгеллеген мин сизеп йөрим Сөйләшәсе кешеләр белән сөйләштем: без Зәки солдат өенә күчмәк булабыз. Зәки минем элекке дус иде, нишләмәк кирәк, башын шул без йөргән туфракка ук салган, хатыны икенче иргә чыккан, өе буш, тәрәзәләре кадакланган. Ә безгә — державный линкорларның көлен күккә очырган дингез бүреләренә — тәрәзәгә кадакланган такталарны каерып ату нипочем не стоит! Җитди башланып, ярым шаяргандай очланган шушы әңгәмә җитте, бүтән сүз кузгатып торуның кирәге булмады. Икенче көнне үк эшкә керештеләр. Эшкә керешү' дигәне шул: барып, Зәки солдатның сугыш алдыннан гына салдырган өенең тәрәзәләрендәге тактаны кубарып аттылар. Сәрби әби килеп өйне җыйгандай итте, көннәр җылы, әлегз ягарга кирәк түгел, ике малаен янына алып, түшәлеп йокларга сәкесе бар — башкасын күп уйлап тормады Хафиз. Әлеге теге картузлы ике малаен ике кулына җитәкләде дә, иңенә янә шул шомарып беткән солдат капчыгын җиңелчә генә элеп, күчте дә килде буш өйгә. Күчеп килде һәм кинәт аптырап калды: карасана, түшәмнән үрмәләп, каядыр караңгырак почмак эзләп баручы озын ботлы котсыз үрмәкүчне телгә алмаганда, бөтенләй шыр икән ләбаса монда: тавыш-тын юк. авыз эченнән мыгырданып йөрүче әни карчык юк, аш пешереп торасы юк, су юк, әгәр солдатның үзе белән йөрткән калай кружкасын исәпләмәгәндә, су эчәргә стакан-мазар шулай ук юк... — Борынны салындырмыйк, хлопцы. Тиздән безнең Севастопольдән үзебез төреп салган багажларыбыз килеп җитәргә тиеш,— дигән булды ул, бердән оеп, сүзсез сеңеп калган малайларына җан өрергә теләгәндәй. Ләкин ул багаж дигәнендә дә рәтле-башлы нәрсә булмаганлыгын ул үзе белә, балаларын юата барган саен, бу тынчу бушлыкта үзе әкренләп-әкренләп буыла башлаган кебек иде. Шулай да озак дәвам итмәде бу ташландыклык хисе. Ничек кенә авыр булмасын, сугыш чорының җәфасы-югалтулары күңелләрне ничек кенә ташка әверелдермәсен, шулай да әйләнә-тирәдә кешелекле кешеләр бетмәгән, күңелләрдә мәрхәмәт хисе сүнмәгән иде. Иң элек, күчеп килүчеләрнең кайнар эзләренә үк басып дигәндәй, әни кеше Сәрби әби килеп керде. Ул иңбашына зур төен күтәргән, килеп җиткәнче тәмам алҗыган, ишектән керүгә көч-хәл белән сәкегә җитеп, иңендәге йөген сәкегә әйләндереп төшерде һәм, бераз сулыш алганчы, ләм-мим сүз кушмыйча, хәйран калып утырды. — Менә бусы салып ятырыгыэга,— диде ул төргәктән өч мендәр, зур бер киез һәм бер юрган чыгарып,— атыбыз булса, барысын бергә төяп китерер идең дә бит... Сүз ялганып китәргә өлгермәде, ишектә шулай ук күтәренгән, шундый ук мышкылдаган Хәсәнша карт күренде: анысы искерәк булса да бер самовар, беркадәр чынаяк-савыт һәм, ни унлаптыр, бик зур буш кәрзин китергән иде. — Ычкына башладыңмы әллә, башыңа ат типкән карт,—дип шундук аны шелтәләргә тотынды карчыгы,— нәрсәгә, ди, аларга синең бу буш кәрзинең? Пөк итеп шуны күтәреп килмәсәң. — Нәрсәгә дә ярый торган әйбер ул, тимә,— карт игътибарсыз гына җавап бирде һәм аннары Хафизга карап, ләкин аңарга әйтүдән дә бигрәк малаеның малайларына ымлап, өстәп куйды — Хәзергә әнә алар- нын вак-төяк әйберләрен шунда ташлый тор, соңыннан, алла кушып, тнрәнгәрәк тамыр жәя башлагач, каз утырту өчен менә дигән оя. . Тик шуннан сон гына, бу юлы инде бик җитди рәвештә, хәтта * карчыгының аңсызлыгы өчен ачулангандай итеп, өстәп куйды: 5 — Әллә каз асрамаслар дисенме син аларны? Артларында гына = шундый күл була торып. £ Әле бүген кичке ашау-эчү якларын карыйсы бар вакытта, әллә кан- | чан булачак каз оясы турында кайгыртып, буш кәрзин күтәреп килгән = Хәсәнша картның сүзләре, бер яктан, азрак көлке тоелса да, чынлыкта рен дә күңеленнән ясап, әзерләп килгән иде. Мәсәлән, менә болайрак башла- макчы иде ул сүзне: — Хәтерендәме. Хафиз? —дип башламакчы иде чама белән һәм. әлбәттә, бу сүзнең икесе өчен дә көтелгән сүз, кире кагылмаячак сүз булырына ышанган иде.— син бер вакытны мина әйткән иең, ике ояны бер итү турында сүз кузгаткан иең. Ихлас булган булса шул сүзен, менә килдем мин. каршыңа үзем килдем, ал мине үзеңә хатын итеп. Үземнекеләрне очырып бетердем, инде синең балаларыңа ана буласым килә! — димәкче иде. Ләкин килеп җитеп. Совет йортына кергәч, ничектер каушабрак калды. Телен әйләндереп сүзен әйтә алмыйча торды. Яшь кызлар кебек кызарды. Әмма бу оялчанлык, сүзен әйтә алмыйча кызарып-алсуланып торуы анарга бу минутларда үзенә хас, август ае иртәләрендәге кебек, өлгергән бер матурлык өстәде, сизелер-сизелмәс кенә яшәртеп җибәргәндәй булды. Шул ук вакытта Хафиз да, нинди дә булса сүз башларга ашыкмыйча, сүзсез генә аңарга текәлеп калды. — Ник килдең дип. ник сорамыйсың. Хафиз? — Беравык тынып торганнан соң, сәер генә итеп шулай сорап куйды Гыйльмениса һәм шул пауза бөтенесен хәл итте булса кирәк. Калганнарын ул артык тотлыгып тормыйча, хәтта арага чакчак кына уен-көлке дә кыстыргандай итеп әйтте:— Ничегрәк уйлыйсың, Хафиз, синең ул әнисез малайларың башлары белән йөри башладылар түгелме? Син өйдә юк чагында, дим. — Белгән юк инде, Гыйльмениса малай, артта күзем юк,—дип җавап кайтарды Хафиз, үз нәүбәтендә шулай ук җиңелчә генә шаярткандай итеп. Аннары бик җитди, хәтта үпкәләгән дә кебек итеп өстәде: — Әйткән идем мин сиңа теге вакытта бер сүз, тыңламадың ич... — Ул вакыт сәгате сукмаган булгандыр, бәлкем... Гыйльмениса әйтер сүзен әйтеп җиткерер-җиткермәс тагын тукталып калды. Ләкин Хафиз өчен артык сүзнең кирәге юк иде инде. Ул шундук бөтенесен берьюлы төшенеп алды: әйе, хәзер менә вәгъдә сәгате суккан, хәзер менә ул, колакка керерлек бүтән бер йомышы да юк килеш, әлбәттә, аның янына тикмәгә генә килмәгән... Монда, ихтимал, бүтән сүзләр дә, үзара шартлар куешу-фәлән дә булмыйча калмагандыр. Ләкин безнең өчен дә. аларның үзләре өчен дә ин әһәмиятлесе алары түгел, иң әһәмиятлесе шул булды: алар шул көннән башлап, ЗАГСта язылышып, бергә тора башладылар: утыз елдан сон беренче мәхәббәте яңадан әйләнеп кайтып. Хафизга хатын, аның әнисез калган малайларына әни булды Гыйльмениса. XII Хафизның элекке хатыныннан калган Толя белән Мишага йомшак күңелле ана булу өстенә. югарыда бер әйткәнебезчә, Гыйльменисага яшьлеге яңадан әйләнеп кайтты: илле яшькә җиткән, кызларын кияүгә биргән олы яшьтәге хатын, кеше көләр, гайбәт азыгы булырмын дип куркып тормады — күрәсең, андый фани исәпләрдән өстен торган көч — табигать көче, яшәргә, үрчергә тырышу көче сакланып калган булган аңарда — Хафиз белән кушылып тора башлагач, берсе артыннан ук икенчесен, тагын ике кыз бала тапты, һәм аларын да үстерде. Җиткән вакыты булгандыр, җитмәгән чагы туры килгәндер, берсен дә кешегә чыгармады, юк-бар зарлану белән Хафизны эшеннән бүлмәде... дип үк әйтсәк, чынлыкны чак кына бозу булып чыгар. Шулай да булды анык Хафизга бәйләнеп йөргән берничә вакыты... Егерме тугызынчы елның азакларында тынгы белмәс Хафиз жиң сызганып колхоз төзү эшенә керешеп китте. Болай да кызу канлы кеше, диңгез сугышлары да күргән, бу яңа һәм шау-шулы хәрәкәт анын жа- нын кузгатып ничектер яшәртеп, усалландырып җибәргәндәй итте. Авыл советы эшен бүтән берәүгә калдырып, мәрәк Хафизың башы-аягы белән шул тынычсыз эшкә чумды. Усалланырга сәбәпләре дә бар. авылда бу яна эшкә каршы килүчеләр, астыртын аяк чалучылар да юк түгел иде. Шундыйларның берсе Хафизның бабасы Әлмөхәммәт кулак булды. Кайтып, кызына кияү булып, кан катышуга да карамастан. * Хафизның Әлмөхәммәтләр бусагасын атлап кергәне юк иде, ә менә < колхоз файдасына тегенең сбруйлары белән ике атын, урак машинасын = һәм сабантырмаларын алып чыкканда, аннары тагын, карт белән кар- 5 чыкны иске аш өендә калдырып, зур яңа өйләрен авыл уртасына колхоз л идарәсе итеп күчергәндә, алар беренче тапкыр йөзгә-йөз туры килмичә | кала алмадылар. 3 — Бик очынма, кияү, чабып барганда йөзтүбән капланып төшеп, борыныңны канатудан саклан,— диде карт, якын итеп, алдан кисәтеп * кую тоны белән. s — Безнең өчен борчылма, кайнатай, без канны күргән кешеләр,— 5 дип жавап кайтарды Хафиз, артык ачусыз гына. Аннары, үз чиратында © бусы да картны кисәткәндәй, тавышын тигез генә тотып өстәде.— Иске * өендә, үз нигезендә түгелмичә-чәчелмичә утырып калуына рәхмәт әйт. * Югыйсә, синең ишеләрне, салкын вагонга төяп. Себер якларына оза- й тырга да күп алмыйлар хәзер. < Бу очрашу да, әлбәттә, жинел узмаган иде Хафиз өчен — ни генә 9 димә, хатынының атасы бит ул Әлмөхәммәт. Ләкин моннан да авыррагы әлс алда булган икән. Бу шаушулы эшләрнең барысын да күреп- белеп торган һәм ул эшләрдә иренең атаманнардан берсе булып йөрүен, хәвефләнү аралаш, эчке ризасызлык белән күзәтеп йөргән Гыйльмениса, бигрәк тә Хафизының әтисе Әлмөхәммәткә каты бәрелүен ишеткәч, берничә көн бөтенләй телсез калып, нәрсә әйтергә, ничек сүз башларга белмичә, авызын турсайтып йөрде. Моңарчы чүкердәшеп яшәгән ир белән хатын арасында кинәт мондый тартынкы сүзсезлек урнашып калуы аларның үзләре өчен дә читен, моны бигрәк тә балалар, аеруча үсмер егет булып килә торган Толя сизә иде. — Нәрсә булган ул безнең әтигә? —дип сорау бирде ул бер көнне тора торгач,— ашый да торып чыгып китә, ашый да торып чыгып китә. Килгән кеше кебек. Тавышыннан, серле итеп әйтүеннән үк сизелеп тора: ул моны әтисеннән дә бигрәк, әнисе өчен борчылып әйтә иде, югыйсә. Ләкин Гыйльмениса аны-моны сиздермәде, берни дә булмаган кебек: — Мәшәкатьләре күп бит аның хәзер. Күрмисенмени, нинди зур эшләр купты авылда,—дип, кыска гына жавап бирү белән бетерде. Ләкин үз күңелендәгесе шулай да бетеп үк җитмәгән икән, бер кичне — балаларның йоклардае йоклагач, олысы чыгып киткәч, ялгыз икәве генә калгач, ир белән хатын арасында башка, җылырак, ягымлырак сүз әйтелер бер вакытта, үпкә һәм рәнҗү тулган тонык бер тавыш белән әйтте Гыйльмениса: — Китереп җиткерделәр: минем әти белән әнине, себер җибәрмичә, всләренә җимерелергә торган иске өйләрендә алып калуын өчен, алар- дан рәхмәт ишетергә теләгәнсең икән, Хафиз.— Гыйльменисаның тавышы калтыранып куйды, сиздерергә тырышмаса да әллә кайдан сизелеп тора, елап әйтә иде ул бу сүзләрне,— шулай ннде ул безнең әти, гомер- гомергә каты бәгырьле булды. Аның өчен менә мин әитәм: рәхмәт инде. Хафиз, бик зурладың син хатыныңның әтисе белән әнисен... картайган көннәрендә мунчага ябып куеп. — Ник мунча булсын, үзләренең гомер иткән өйләре ич,— диде Хафиз, бүтәнчә ни әйтергә дә белмичә. Ул үзе дә, әлбәттә, сизде: бу Mere минутта әйтелә торган сүз түгел, ул моны әйтергә теләмәгән иде. Гыйльменисаның моны хәтта ишетмичә дә калганлыгын, аның бик нык рәнҗегәнлеген ул шулай ук сизеп тора иде. Ләкин нишләтсен соң ул үзен, башка сүз килмәде ич тел очына. Байлык белән түгел, татулык һәм мәшәкать белән тулы, ләкин асылда кеше белми, кешегә әйтеп тә булмый торган бәхетле гаилә тормышы өстеннән, яумый узган болыт кебек, салкынча җилле беренче күләгә, беренчесе һәм соңгысы, әнә шулай узып китте. Икенчесе дә булды. Ләкин анысы болай күңелне рәнҗетеп түгел, әллә ничек, бер дә көтмәгәнчә, бераз җиңелчәрәк, хәтта шуграк та булып. бу ике кешенең характерын якынтын белмәгән кешеләр өчен чак кына көлкерәк тә күренгәндәй, җәйге тын җилдәй битләрне сыйпап узды. Турысын гына әйткәндә, әле дә рәхәтләндереп сыйпап тора. Шул ук җилле-давыллы вакыйгалар әле басылып та бетмәгән иде. әле авыл кешеләренең өчтән бер өлеше диярлек, «керсәм ничек тә, кермәсәм ничек?» дип бүрекләре белән киңәш итеп туктамаган көннәрдә, шулай да кергән хәтлеләре, Хафиз председатель җитәкчелегендә, мәш килеп беренче уңышны җыеп маташканда, уттай эш өстендә, нре Хафизның төн йокламыйча чапканын күреп, аңарга ничек тә булышасы, эшен җиңеләйтәсе килгән Гыйльмениса — кирәк бит, беркем әйтмичә, шуны уйлап чыгарырга! — көннәрдән бер көнне Хафизы алдына мәсьәлә китереп куйды. — Кара әле. Хафиз,—дип башлады ул. бик тә җитди кыяфәт белән,— уракка кешем җитми дип сукранасың, балалы хатыннарны эшкә чыгарып булмый, дисең. Әгәр без, әйтик, болай итсәк? Бушаган йортларның берсен ачабыз да көндезге эш вакытында балаларның бөтенесен шунда җыеп апкалабыз. Безнең Сәкинә белән Сәлимә дә шунда ук булыр. Үзем карыйм, икмәген-итен колхоз бирсә, сөтен шунда тәрбияләнүче балаларның ата-аналарыннан чиратлашып китертербез,— ул үзенең бу сүзләреннән, аларны алай җиңел генә әйтә алуыннан үзе дә бер мәл аптырабрак калган кебек күренә иде,— юк-бар сылтауга урын калмас ие. колхоз эшенә күбрәк чыгарлар ие, дигән сүзем инде. — Ә колхоз председателе үз хатынын күләгәдә генә тота, димәсләрме соң? — дигән булды Хафиз, сүзне чынга алырга теләмәгәндәй күренергә тырышып Күңеленнән исә ул моны хуплый гына түгел, бу фикернең моңарчы үз башына килмәве, аны нәкъ менә аның Гыйльменисасы уйлап тапканы өчен гаҗәпләнеп бетә алмый торды. Әлбәттә, ансат кына әйләнеп китмәде. Төрле сүзләр, гайбәтләр таратырга сәбәп булып, баштарак балаларны авырлык белән генә, ялынып- ялварып кына китереп булса да, шулай да Гыйльмениса кузгаткан идея үз юлын тапты. «Якты көн» колхозында беренче балалар бакчасына әнә шулай нигез салынды һәм ул көннәрдә кулаклардан калган йортның берсендә, кирәкле әсбаплары, савытсабасы һәм уенчыклары җиткерелмәгән килеш, ничек кирәк алай ачылып киткән ул бакча, соңыннан киңәеп, махсус йорты, мәйданчыклары ясалып, хәзерге көнгә кадәр дәвам итә, диделәр. Ә менә Гыйльменисаның олы яшьтә яңадан әйләнеп кайткан бәхете — тынгысыз йөрәкле Хафизы, кызганычка каршы, дәвам итә алмаган, ул башлаган эшне хәзер башкалар — яшьрәкләр дәвам итәләр. Хафизны, данлыклы көрәшче Хафизны, шул шау-шулы елларда, кайдандыр киңәшмәдән кайтышлый, ике авыл арасындагы чокырда, башына капчык кидереп, арба кендеге белән кыйнап, үтереп киткәннәр иде. Шулай итеп, безнең Гыйльменисабыз картайган көнендә, инне нигә куеп, бергәләп атлар кешеңнең — җан дустыңның кирәклеге аеруча нык сиздергән бер вакытта, бу юлы инде дүрт баланы кул астына жыеп, тагын ялгыз кала. Бик-бик авыр кичерә бу югалтуны Гыйльмениса «Хафизым кайда Хафизымны табып китерегез!» дип. дөньяга кычкырасы килгән минутлары була. Үзен, картайгач дөньяга килгән балаларын бәхетсезлектэ гаепли. Сонгы вакытларда ничектер оныткан, инде хәтереннән үк чыгарган Барыен кабаттан исенә төшерә, «Бактың исә. бу әле шунын кар- тышыдыр... Бик бирелеп киттек сии, Гыйльмениса, дөньясына», дип узен-үзе тирги, аннары, курка-курка булса да, аны — Гыйльменисаны — гел болай түбәләп торучы алласын каһәрли башлый. Ф Шулай өзгәләнә Гыйльмениса, йөрәге парә-парә килеп теткәләнеп беткәйдәй була Шулай уза көннәр, шулай уза атналар, шулай уза ай- S лар, атасыз калган балалар әкренләп калка, була елаган вакытлары. = була җырлаган чаклары, бөтенесе Гыйльменисаның колагында, бөтене- •= се Гыйльменисаның күз алдында һәм тормыш яратучы, кешеләр ярату- - чы. мәшәкать яратучы таза рухлы Гыйльмениса, парә-парә килгән шул Е тетмәләр арасыннан яңадан терелеп чыга, башын калкыта, күзләрен u ача алган хәтле кинрәк ачып, дөньяга карый.., ♦ Аннары соңгы вакытларга чаклы Гыйльмениса җәйге кыр эшләре - чорында станнарда — тракторчыларга, куна-төнә эшләүче колхозчылар- s га аш-су пешерүче булып эшли. Балалары укып, кайсы кая таралыша. ® һәрберсе үз эшендә белгеч булып эшли, алардан, акчалата булсын, х кирәген-кирок түгелен белер-белмәс тутырылган әйбер посылкасы х булсын, әледән-әле килгәләп тора. Иң кечесе —үзе янында калган = Сәлимәсе колхозда сыер савучы булып эшли. Начар эшләүчеләрдән < түгел, елның елына бәйрәме саен, эшкә йомгак ясалган саен бүләкләп ә торалар кызны. Ә колхозда, үзегез беләсездер, андый «йомгаклар» әледән-әле ясалып кына тора. Язгы кыр эшләре бетә — бер йомгак. Җәйге кыр эшләрен төгәллиләр, дәүләткә сатасын саталар, колхозчыларга бирвсен бирәләр, инде нәрсә эшләргә? Тагын йомгак ясарга. Ел бетә, үзеннон-үзе аңлашыла, еллык эшкә Йом[ак ясарга кирәкме? Кирок. Шулай итеп. Сәлимәсе бер яктан, Гыйльмениса үзе икенче яктан, «йомгак» саен ташып кына торалар бүләкне. Инде аңарга: «Гыйльменисаттәй, булды сиңа, эшлисен эшләдең, инде, давай, пора на боковую!» диләр. Хәйләкәр хәзерге яшьләр, карчык кеше акламас бу сүзне, аш-суны бик тәмле пешерә, селкенәсе килә икән, әйдә, яшьләргә акыл өйрәтеп булса да селкенә бирсен, дигән булуларыдыр инде үзләренчә Картуздан күчеп түбәтәй астына кергән, соңыннан янә картуз астына күчкән ике малай үстереп кеше иткән кеше Гыйльмениса, кирәк икон, моннан шәбрәкләрен, татарчадан русчага, кирәк икән, русчадан татарчага әйләндереп салырга әзер. — Китми торсын әле «на боковую»,— дн ул. кинәт кабынып,— менә бер дә бер көнне аягымны бөтенләйгә сузармын, «боковуегы»»та ла куеп тормассыз, берьюлы кабергә илтеп тыгарсы», ә хәзергә тәндә Жан бар чакта дигәндәй... Тик кышын гына бераз баш-күз алып торалар карчыктан Кышын тракторчыларга иш пешерергә кирәк түгел, кышын әле бер кызына, аннан икенчесенә, аннары малайларына кунакка йөри карчык. Хәер, анысы да бераз кызыграк, әллә ничегрәк. Гыпльменпсачарак килең чыга. «Бер ай юрып кайтырмын, туйдым бу он иләүдән дә нии салудан», дип китә, атна да узмый, Сәлимәсе егет белән йөреп, ирек ачып калырга тик исәп итеп кенә өлгерә, тын итеп кайтып төшә карчык. Кайтып төшә һәм шундук боргычлап ала кызны Шунын өстснә. җәйгә каршы- рак туры килсә, боргычлап ала колхоз председателен. — Сез монда авыз ачып утырмагыз.— ди ул, идарә йортына махсус шуның өчен килеп,— язга-жәнгә әзерлек сабан-тырмаларны көйләп кую белән генә бетми ул, фермагызда, һич югы, ике-өч сарыкны. аерым ашатып, симертеп куегыз. Гыйльменисаттәйяең ашы тәмле була, тигәч тә. теге ни... Гыйльменисаттәегез “ашка бармагын турап салмас. Аш тәмле була ул тәмле пт салсан. ит тәмле була — малы тәнле булса. Ашатсаң, икенче төрле әйткәндә... Менә бу чаклысында. бөтенесен тик иткә генә аударып, бераз кызыбрак китә Гыйльмениса Аш тәмле булсын өчен ул, шул әлеге тәмле ит өстенә тагын, борычын, укробын өйдән алып барып сала. Өндә андый бәрәкәте саега башласа, кызларына яки малайларына — бер салганда берсенә, икенче юлы икенчесенә — хат яза. Әле бер көнне әтисе урынына Севастопольгә китеп эшкә кергән малае Мишадан татар сүзләрен рус сүзләре белән аралаштырып бутап бетергән, шулап да Гыйльмениса тәтәц сүзлексез «сукаларлык» хаты, аннары кулдан тарта торган тегермәне белән унлап пачка борчаклы борыч төрелгән посылкасы килде. «Мин синең борыч яратканыңны беләм. кадерле әнкәем, в данный момент тартылган әзер борыч порошогы таба алмадым, кулыңа физкультура булсын дисәң үзең тартырсың, үземә көч килер дисәң, колхозда көчләрен кая куярга белмәүче пацан- дубинкалар бетәсе түгел, шулардан берәрсен чакырып тарттырырсың. Барыбер колхоз файдасына китәчәк борыч икәнлеген алдан ук белеп торам мин аның», дип. теленә салынып язган иде хатын. Иң элек утырып елады Гыйльмениса, аннары, тегермәнен бер култыгына, борыч пачкалары төрелгән посылканы икенче култыгына кыстырып, күршеләренең әле берсенә, әле икенчесенә керә-керә: «Менә Миша улымнан килгән. Әкәмәт ана җанлы булып чыкты анысы да, бер дә башына килмәгән, җибәрмәгән әйбере юк», дип мактанып йөрде. Менә шул кешенең — зур авырлыклар белән берсеннән-берсе уңганрак бер көтү балалар үстереп, үзе җитмеш яшендә дә бала җанлы булып калган Гыйльмениса Рахманованың бөтен тирә-як колхозларны шаулатып үткәрелгән юбилеена туры килдем мин. Мине башта бераз гаҗәпкә калдырган бердәнбер кызыл флажок аның өе өстендә җилферди иде. Дөресен генә әйткәндә, сугыш арты авырлыкларын көчкә-көчка генә сөйрәп баручы бер колхозда тора торгач болай бәйрәм ясап уйнаулары мине башта яхшы ук гаҗәпкә калдырган иде. Шуңа күрә бу кеше турында бөтен ваклыклары белән язып тутырган блокноттан мин редакция көткән уңай «материал»ны, әлбәттә, эшли алмадым Блокнот минем китапханәмдә, астагы шүрлекләрнең берсендә, башка бик куп кәгазьләр, блокнотлар һәм хатлар арасында аунап ята бирде. Тик еллар узып, керәсе акыл кереп, чыгасы тилелек чыгып беткәч, аннан да бигрәк тирә-юнемдә, байлык белән торып та. бер яки ике баланы рәтләп үстерә алмаучы, яки кияүгә чыгып бер-ике ай тору белән, «характерлары туры килмәгәнлектән». тизрәк әти-әнисе өенә йөгереп кайтуча, ә шулай да әлеге шул кыска гына вакытта башка нәрсәләре туры килеп, соңыннан әтисез баласын олы яшьтәге үз әнисенең муенына тагарга, үзе тагын «кыз»га әверелеп чабарга әзер торучы кайбер йөгәнсез яшьләрне күргәли башлагач, мин ул блокнотны яңадан тартып чыгардым. Юк. бик тә гыйбрәтле материал күтәреп кайткан булганмын мин. Дөресен генә әйткәндә, шатлык һәм борчулар белән тулган безнең бу гүзәл җиребез, ышанычлы бүтән күп кенә җилкәләр белән беррәттән, әнә шул Гыйльмениса кебек тырыш аналар җилкәсендә дә тора. Июнь. июль, август. 1968 ел