Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ҮЗЕШЧӘН СӘНГАТЬ КӨЧЛӘРЕНӘ СМОТР КПССнын Татарстан өлкә комитеты, республиканың Министрлар Советы һәм профсоюзларның Татарстан өлкә советы В И. Леннннын тууына 100 ел тулу һәм республиканың 50 еллык юбилее уңае белән үзешчән сәнгать көчләренә смотр үткәрергә карар бирде. Смотр республика районнарында 1969 елның маена кадәр, зоналарда 1969 елның октябрендә үткәреләчәк. Йомгаклау Казанда 1970 елның июнь аенда булачак. Үзешчән сәнгать көчләренең чыгышларын бәяләү өчен композитор Җ. Фәйзи (председатель), режиссер Ш. Сарымсаков (смотрның баш режиссеры), балетмейстер В. Феклин (смотрның баш балетмейстеры), художник Э. Нагаев (смотрның баш художнигы), А. Абдуллин, А. Гацуллина, М. Гумеров, Р. Ишморат, С. Казачков, 3. Нури, М. Сәлимжанов, Р. Салахетдинов, В Саликов, Л. Сперанская, А. Тихонов, К. Хөсәенов, Р. Яруллина (членнар) составында жюри төзелде. ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ БРИГАДА Берлинер Бремзенберк. Берлинда революцион традицияләргә бай булган бу заводның күп кенә бригадалары социалистик хезмәт коллективы исемен йөртә. 1967 елның сентябрендә бу заводка Казан туристлары кунакка килә. Алар социалистик хезмәт коллективларының берсендә—башлыча инженерлардан, экономист- плановиклардаи торган бригада да булалар һәм коллектив членнарын тагар халкының батыр улы, легендар шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы, ижаты һәм фашист тоткынлыгындагы патриотик эшчәнлеге белән таныштыралар. Шуннан сон брита да членнары Германия — Совет дуслыгы җәмгыятенә, татар шагыйре һәм патриот Муса Җәлилнең исемен йөртергә рөхсәт сорап, мөрәжәгать итәләр. Безнең Германия Демократик Республикасындагы дустыбыз, әдип Леон Не- бенцальдән күптән түгел хат килде. Ул Муса Җәлил исемендәге бу бригада членнарының һәм 15 номерлы урта мәктәп укучыларының ГДР пионерлар оешмасының 20 еллыгына багышланган тантаналы Утырышында Муса Җәлилнең хатыны Әминә Җәлнловага бергәләшеп хат язуларын хәбәр итә. Бригада членнары герой шагыйрь исеменә һәрвакыт лаек булырга сүз биргәннәр, ә укучылар, фамилияләрен язып, пионер галстугы җибәргәннәр. КОНВЕРТЛАРДА - АБДУЛЛА АЛИШ ҺӘМ ШАМИЛ УСМАНОВ СССР Элемтә Министрлыгы татар язучылары Абдулла Алиш белән Шамил Ус- мановка багышлап нәфис конвертлар чыгарды. Атаклы балалар язучысы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишка багышланган конвертны художник А. Зубов, ә танылган жәмәгать эшлеклесе һәм язучы Шамил Усмановның тууына 70 ел тулу уңае белән чыгарылганын художник П. Чурилин эшләгән. ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ХИКӘЯЛӘРЕ ЧУВАШ ТЕЛЕНДӘ Чувашстан китап нәшрияты, татар яэу- чыларының хикәяләрен туплап, китап бастырып чыгарды. А. Шамов, Г. Бәшнров, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники, 3. Нури, Г. Минский, М. Әмир, Ф Хөсни, Б. Камалов, С. Сабиров, Р. Төхфәтуллин, X. Сарьян хикәяләрен чуваш теленә Ю. Мишшн, В. Максимов. В. Игнатьев. В Юдин, К. Петров, Ю. Скворцов һәм А. Ерусланов тәрҗемә нткән. Китапның күләме—134 бит, бәясе — 19 тнеи. Ф. ӘМИРХАН ӘСӘРЛӘРЕ РУС ТЕЛЕНДӘ Галия Хантнмирова — педагог һәм фәнни хезмәткәр буларак, М. Горький исемендәге әдәбият институтында яшь язучыларны тәрбияләү белән бергә, татар язучыларының әсәрләрен рус телендә популярлаштыручы әдипләрнең берсе. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты анын тәрҗемәсендә татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның повестьларын һәм хикәяләрен рус телендә йөз мең тираж белән бастырып чыгарды. «Хәят» дип исемләнгән бу китапка язучының «Минем тәрҗемәи хәлем», «Фәтхулла хәзрәт». «Хәят», «Танымаганлык! ан таныштык», «Кадерле минутлар». «Бәхетле минутлар». «Тагар кызы», «Хәзрәт үгетләргә килде», «Рәхәт көн», «Габделбасыйр гыйшкы». «Бәйрәмнәр». «Сәмигулла абзый», «Чәчәкләр ките- регез мнна» әсәрләре кертелгән Художник Т. Усманов әеәрЛәрг.» карата тесле буяулар белән иллюстрацияләр эшләгән Күләме 286 бит, бәясе 85 тиен. МУСА ҖӘЛИЛ ҺӘМ ЛАТВИЯ ЯЗУЧЫЛАРЫ Күптән түгел «Советская Татария» газетасы язганча, 1941 ел башында яна гына Советлар Союзы составына кергән Латвия республикасы язучылары Татарстан язучылары союзы идарәсенә түбәндәге хатны җибәрәләр: «Хөрмәтле иптәшләр! Безнең республикада сезнең әдәбият, сезнең язучылар, гомумән сезнең культура тормышыгыз турында белешмәләр бик аз. чөнки капиталистик строй шартларында СССР халыклары белән бәйләнешкә керергә мөмкинлек булмады. Шуны әйтергә тиеш табам: безнең халыкта сезнең культура тормышыгыз белән кызыксыну зур. Шуна күрә яңа чыккан китапларыгыз, азучыларыгыз турында белешмәләр, азучыларыгыз турында биографик очерклар һәм аларның рәсемнәрен, шигырь һәм проза белән язылган китапларын җибәрүегезне үтенәбез. Үзебез дә әдәби тормышыбыздагы яңа лыкларны белдереп торачакбыз. Дусларча сәлам белән — Я- Якобсон» Татарстан язучылары союзы идарәсе Латвия язучылары белән бәйләнешне ны гыту эшен Муса Җәлилгә тапшыра. һәр тапшырылган эшкә бик җаваплы караган һәм аны төгәл үтәргә яраткан Җәлил Латвиядәге каләмдәшләре өчен татар язучыларының шактый гына китапларын туплый, газеталарда, журналларда алар турында, республикабызның культура тормышы турында басылып чыккан материалларны җыя. Архивтан күптән түгел генә табылган бу хат һәм. аңа: «Латвия өчен материаллар оештыру М. Җәлилгә тапшырылды».— дип язылган язу, бердән, татар һәм Латвия язучылары арасындагы бәйләнешне күрсәтсә, икенчедән. Җәлилнең каләмдәшләренә карата гаять игътибарлы булуы турында сөйли. ОЧРАШУЛАР. КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР Шагыйрь М. Ногман Пермь өлкәсенең Барда районында булып кайтты. Ул анда, Сараш. Барда авылларында булып, укучыларга шушы районда туып үскән Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев- ка багышлап язган яңа поэмасын укыды, иҗат планнары, бүгенге татар әдәбияты турында сөйләде. Шагыйрь партиянең Барда районы комитеты секретаре Зәбир Имайкин белән дә очрашып сөйләште. «Безнең районда яши торган 42 мең кешенең 35 меңгә якыны татарлар,— диде иптәш Имайкин,— Мәктәпләрдә татарча укытыла. Райондагы 44 татар мәктәбендә 6800 татар укучысы укый. Барда. Үдик (Елпачнха). Сараш урта мәктәпләрен тәмамлаган бик күп яшьләр Мәскәү, Казан, Пермь. Свердловск, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларында укуларын дәвам иттерәләр. Район хезмәт ияләре татар язучыларының әсәрләрен, татар матбугатын даимн укып баралар. Бу кызыксыну районда Г Әпсәләмов, Р. Ишморат, Н. Арсланов, М. Ногман. Ә . Маликов, Г. Латыйп, Г. Афзал. Р. Ишморатова һ. б. язучылар' булып киткәннән сон тагы да артты. Моны шул факт та ачык күрсәтә: 1968 елда районда «Казан утлары» журналын 470 кеше алдырган булса, быел исә ана 617 кеше язылды. Журналны тарату эшендә Төнгук элемтә бүлеге начальнигы Рәисә Сафина актив эшләде. Бу бүлек аша «Казан утлары» журналын 105 кеше алдыра. Башлангыч партия оешмалары, элемтә бүлеге хезмәткәрләре, җәмәгать тәртибендә таратучылар татар телендә чыга торган бердәнбер әдәби журнал булган «Казан углары»н тарату эшен киләчәктә тагында кннрәк җәелдерәчәкләр. Без колхозларда, совхозларда, предприятиеләрдә күп кенә хезмәт алдынгыларын «Казан утлары» журналына еллык подписка белән бүләклибез. 1970 елда районда «Казан утлары» журналын меннән артык кеше алдырыр дип ышанабыз». УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Совет районының Дербышка культура сараенда А. Расихның «Ямашев» романы буенча укучылар конференциясе булды. Романга карата үзләренең фикерләрен әйтеп, пенсионер Бикташева, китапханә активистлары Шакирова, Низамова. Валиева. Гафиятуллин һ. б. лар чыгыш ясадылар. Романның авторы А. Расих укучыларның куп санлы сорауларына җаваплар бирде, роман өстендә ничек эшләве, нинди чыганаклардан файдалануы. X. Ямашев һәм аның замандашлары турында сөйләде. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Гамил Афзал һәм Рафаил Тәхфәтуллнн Әлмәттәге 34 нче төзү-монтаж идарәсе эшчеләре белән очраштылар, бүгенге әдәбият. язучыларның ижаты турында әнгә- мә үткәрделәр, укучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр. Әлмәтнең көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында әдәби-музыкаль кичә үтеә- релде. Кичәгә язучылар Гамил Афзал. Рафаил Тәхфәтуллнн һәм журналист Фазыл Мостафнн катнашып, үзләренең яна әсәрләрен укыдылар. Әлмәт музыка училищесы директоры, композитор Мәсгут И«®‘ шев, училнше укучылары Әлфия Гайфие- ва һәм Рәис Нәгыймов татар халык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен башкардылар. М. Горький исемендәге клубта (Әлмәт шәһәре) шигырь һәм җыр кичәсе булып үтте. Кичәдә Гамил Афзал. Саҗидә Сөләй- манова һәм Клара Булатова үзләренен шигырьләрен укыдылар. Композитор Мәсгут Имашев үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Музыка училищесы укучылары Суфия Рәхмәтуллина һәм Әлфия Гайфие- ва жырларын тамашачылар яратып тыңладылар. Соңыннан жыр һәм шигырь турында житди сөйләшү булды. Азнакай район культура йортында үткәрелгән «Зәңгәр ут» кичәсендә Гамил Афзал. Рафаил Төхфәтуллин һәм Мәхмүт Хәсәнов катнаштылар. Түгәрәк өстәл янында әдәбият турында сөйләшү булды. Язучылар үз әсәрләренең язылу тарихы, киләчәк ижат планнары турында сөйләделәр, яна әсәрләреннән өзекләр укыдылар, күп сорауларга жаваплар бирделәр. ТЫНЫЧЛЫК ФОНДЫНА Татарстан язучылары союзы оештырган «Вьетнамга ярдәм» комиссиясе үзенең эшен уңышлы дәвам иттерә. 1967 елда Татарстан язучылары «Җиңелмәс Вьетнам» дигән китап чыгарганнар иде. Китапка Нәби Дәүли, Зәки Нури. Самат Шакир, Илдар Юзеев, Салисә Гәрәева. Гали Ху- жиев. Галимжан Латыйп, Әхмәт Хәмәди- шин, Фәнис Яруллин шигырьләре һәм Вьетнам язучылары әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре тупланган. Вьетнам язу- чыларының шигырьләрен һәм хикәяләрен Ә. Синегулов. Г. Хуҗиев, К. Фәсәхов, М. Садри, К. Мнңлебаев. Н. Арсланов. 3. Нури, М. Хөсәен, К- Тәхәү, Ә Баянов тәржемә иткән. Китапны чыгарудан килгән гонорарны китапның авторлары тулы- сынча тынычлык фондына тапшырдылар. Татар язучылары. «Казан утлары». «Азат хатын» редакцияләре. Язучылар союзы идарәсе хезмәткәрләре күптән түгел тынычлык фондына тагын 300 сумга якын акча җыйдылар. «КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР КЛУБЫ» «Казан утлары» журналы редакциясе янындагы традицион «Кызыклы очрашулар клубы»ның чираттагы утырышы бу юлы республика прокуратурасының криминалистика залында үткәрелде. ТАССРныц баш прокуроры. Ill класс I дәүләт советнигы И. Хәмидуллин очрашуга килгән язучыларга совет прокуратурасының тарихы, аның хокуклары. Татарстан прокуратура органнарының эшчәнлеге һәм алар алдында торган бурычлар турында сөйләде. Аннары республиканың баш прокуроры урынбасары, өлкән юстиция советнигы А. Вэлкев сүз алды. «Прокуратура хезмәткәрләре һәм әдәби иҗат кешеләре арасында хезмәттәшлек рус классикасында һәм дөнья әдәбиятында бик күптәннән бирле яшәп килә,—дип башлады ул үзенең чыгышын.— Мәсәлән, Л. Н. Толстой үзенен «Янадан туу’» романын прокурат ура материалларына таянып язган». Аннары А. Вәлиев татар язучыларын прокуратура органнары белән тыгыз бәйләнешкә керергә чакырды, үзләренең ижа- ди хезмәтләре белән халыкны коммунистик рухта тәрбияләүдә аларга уңышлар теләде һәм утырышка катнашучыларны җинаятьчелек белән көрәш практикасында очрый торган «гыйбрәтле эш»ләр белән таныштырды. Прокуратура хезмәткәрләре язучыларның күп санлы сорауларына жавап бирделәр. Соңыннан X. Туфан, Г. Бакиров. М. Әмир, Ф. Хөсни. А. Расих һәм Г. Латыйп үзләренең чыгышларында, утырышка килгән барлык язучылар исеменнән, бу кызыклы очрашуга катнашулары, кызыклы әңгәмәләре, яхшы теләкләре өчен прокуратура хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр. ҖИТМЕШЕНЧЕ ЕЛДА ЧЫГАЧАК КИТАПЛАР Күптән түгел ТАССР Министрлар Советы янындагы матбугат идарәсе советының нәшрият җитәкчеләре һәм Татарстан язучылары союзы идарәсе катнашында үткәрелгән утырышында Татарстан китап нәшриятының 1970 елда китап чыгару планы проекты буенча фикер алышу үткәрелде. 1970 ел — өч зур юбилей елы. Ул елда В И. Ленинның тууына 100 ел тулу юбилее, республикабызның 50 еллыгы. Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүенә 25 ел тулу көне бәйрәм ителәчәк. Шуңа күрә бик табигый: Татарстан китап нәшриятының 1970 ел планында бу зур даталарга бәйле китаплар зур урын алып тора. 1970 елда нәшрият Лениниана буенча 5 нче җыентык — «Мәңге үлмәс» китабын бастырып чыгара. Аңа В. И. Ленинга багышланган иң яхшы пьесалар, киносценарийлар тупланган. С. Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә» җыентыгы укучыларга матур бүләк булачак. 3. Вос- кресенскаяның «Караңгылык аша үткәндә» китабында В. И. Ленинның һәм Н К. Крупскаяның беренче рус революциясе елларындагы тормышы сурәтләнә. В. Байдернн «Иң кешелекле кеше» исемле китабында Володя Ульяновның Казандагы һәм Ко- кушкинодагы тормышы турында яза. Республиканың 50 еллыгы уңае белән И. Газиның «Онытылмас еллар», Г. Аху- иовның «Татарстанның данлы кешеләре». Ш. Рәкыйповның «Шахта көен уйнагыз». «Татар әдәбияты хроникасы». «Идел белән Урал арасында» һ б бик күп китаплар басылып чыгачак. М. Садрнның «Солдат һәрвакыт юлда». Г. Әпсәлә.мовның «Алтын йолдыз». Г. Бәшировнын «Намус», Н. Дәү- линең «Яшәү белән үлем арасында» һәм «Җимерелгән бастион». С. Хәкимнең «Торыгыз. Мусалар». С. Таһировның «Урман гарнизоны». А Әхмәтнең «Җыр белән очрашу» һ. б. китаплар Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең батырлыгын сурәтләүгә багышланганнар. МУЗЫКА ҺӘМ ЯКТЫЛЫК Моннан ике ел элек, 1967 елда, музыка һәм яктылык синтезына карата Казанда семинар үткәрелгән иде. Бу өлкәдәге энтузиастлар башлыча Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан авиация институтында. Студентларның «Прометей» конструкторлык бюросы музыканы ишетеп кенә түгел.«курен» тә аңларлык итү өстендә актив эш алып бара Бу мәсьәлә буенча «Прометей» СКБы бөтен илебездәге белгечләргә информацион белешмәләр җибәреп тора. Февраль аенда Казан авиация институты, А. С. Попов исемендәге радиоэлектроника һәм элемтә фәнни-техника җәмгыятенең Татарстан идарәсе, Казан дәүләт консерваториясе. ВЛКСМның ТатарстайЧ өлкә комитеты музыка һәм яктылык синтезы буенча конференция үткәрде. Конференциягә Мәскәү, Ленинград, Киев. Харьков. Вильнюс, Минск, Одесса, Свердловск, Кишинев. Муром белгечләре дә катнашты. Конференциягә катнашучылар музыканы кино кадрлары аша... карадылар. Булат Галиев җитәкчелегендәге «Прометей» клубы членнары музыка һәм яктылык синтезын практик куллану коралларын да ясадылар. Мәсәлән, алар Казан циркын динамик яктырту ысулын эшләделәр. Куйбышев мәйданында салына торган ундүрт катлы гостиницага да музыка һәм яктылык җайланмасы куелачак